МОҢЛЫ ЯКТАШЫБЫЗ
Композитор Хөснул Вглиуллинга 70 яшь шьлегебез тайгага тоташып киткән бер үк урманда үткәнгәме, Саба егете Хөснул ага Вәлиуллинның иҗаты миңа аеруча якын һәм кадерле. Уйчан йөзле, тыйнак табигатьле якташыбызның бөтен иҗаты да туган якны сагыну, ярату хисе белән сугарылган төсле... Җырга-моңга бай, уен-көлкегә юмарт як ул Саба яклары. Фатих Хөснинең җор теле, Хәй Вахитның комедия-водевильләре, Тавил Хаҗиәхмәтовның шаян Шәвәли рәсеменнән алып, җитди, уйчан Кол Галие дә шуны раслый. Моннан күп еллар элек, тимерче алачыгыннан кайткач, яшь Хөснул да клубка тынлы оркестрда уйнарга ашыга. Сәләтле егет уен коралларында уйнарга тиз өйрәнә. Көндез кулда чүкеч, ә кичләрен скрипка һәм кларнет була. Ә күңелдә туган як, аның матур кешеләре, чибәр кызлары турында моң шыта... 1935 елда Казан музыка училищесының бер төркем укытучылары Татарстан районнарында сәләтле яшьләрне барлап йөриләр. Сабада аларны кечкенә буйлы, чандыр егет үзенә җәлеп итә. Шулай итеп. Саба суының нәни чишмәсе татар музыкасының киң Иделенә килеп кушыла, 1940 елга чаклы X. Вәлиуллин музыка училищесының теория-композиторлык бүлегендә Ю. В. Виноградов классында укый. Илһамлы студент еллары бәрәкәтле дә була — яшь егет егермегә якын җыр, тынлы оркестр өчен ике марш, фортепиано өчен «Сүзсез җыр» пьесасын иҗат итә. Бу әсәрләрнең кайберләре әле бүген дә яңгырый, Ә. Ерикәй сүзләренә язылган «Онытырга мөмкин түгел» җыры исә сәнгатебезнең алтын фондында лаеклы урын алды. Яшьлек сафлыгы, ихласлык, хис тирәнлеге, эчкерсезлек... Бу җыр шул яклары белән ота. Яшь кешегә җилбәзәк җил дә, салкын чишмә дә, җырчы былбыл белән күктәге йолдызлар да сөйгән ярыңны оныт инде дип үгет бирәләр. Әмма «йөрәк җаЯ ■ел бирә: онытырга һичбер вакыт мемкии түгел»,— дип. Композиторның беренме иҗат җимешләре үк татар музыкасына кабатланмас моңлы һем аһәңле иҗат кешесе килүен раслыйлар. Аларда композиторның табигатьне һәм шигъриятьне бик нечкә тоол-сиземләүче художник булуы ачыклана. Шул ук вакытта композиторга гражданлык тематикасы да ят түгел — ул колхоз тормышының үзенә күптән таныш күренешләрен моңга сала, музыкаль образлылык ярдәмендә авыл яшьләренең күңелле, ма- ♦ тур тормышын тасвирлый («Яз җыры» — X. Вахит сүзләре, «Тракторчы кыз» — Ә Ери- п кәй сүзләре һ. б). Халык моңына иык береккәнлеге, милли музыка үзенчәлекләрен j яхшы белүе дә композитор иҗатында бик иртә билгеләнә. Укуыи тәмамлагач ук башланып киткән Беек Ватан сугышы композиторның тор- < мышында да, иҗатында да зур сынау, рухи чыныгу чоры булды Сугыш фаҗигаләрен * ул үз җилкәсендә татыды. 1945 елның сентябрендә ул үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыра — Казан 5 дәүләт консерваториясенең композиторлык факультетына укырга керә. Анда күренек- 5 ле педагог һәм композитор А. С. Леман җитәкләгән композиция классында укый. л Инде кырыкны куыл барган, чәченә чал кереп, йезенә авыр юл ззләре төшкән ♦ композитор ечән яңадан мавыктыргыч иҗат дөньясына сәяхәт башлана. Күңелендәге а сагыш, хәсрәт юшкыннарын акрынлап җиңүле язларның кар сулары әрчи. Куанычка ° каршы, аның белән бергә консерваториядә якын дусты, иҗатташы драматург Хәй Вахит та укый. Алар икесе дә язларга гашыйк, музыкага, шигърияткә, тормыш гүзәл- < легенә гашыйк. Ике дус «Ватаным», «Яз айлары», «Саба», «Күңелкәем» дигән җырлар иҗат ителер. Яз нурында, яз нурында и Чәчәк ата үрмә гөл Яз айлары сагнуымны * Тирәнәйтә бермә бер Композиторны халык җырлары да үзенә җәлеп итә. Ул берничә татар халык кәен эшкәртеп кенә калмый, үзе дә халык сүзләренә җырлар яза. Композитор үзен шулай ук инструменталь музыкада сынап карый — фортепиано өчен сонатина һәм прелюдия, виолончель өчен «Романс» яза. Соңгысы аеруча популярлык казанып, бүген дә радиодан һәм концерт эстрадасыннан еш яңгырый. Консерваториядә укыганда Хеснул Валиуллин Хәй Вахит белән берлектә «Самат» операсының беренче пәрдәсен тәмамлый. Тулысынча опера 1956 елда төгәлләнә һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела. Ул Мескәүде уздырылган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында зур уңыш белән бара. «Самат» — заман темасына багышланган опера. Әсәрнең теп идеясен кыскача гына: кешенең тормыш мәгънәсе һәм чын бәхете — туган иленә, туган халкына тугрылык белен хезмәт итүендә, дип билгеләргә мемкин Ут белен чолганган танктан дустын коткарганда Самат каты яралана һәм акрынлап сукырая. Фаҗига котылгысыз. Самат Корчагиннар, Мересьеалар башыннан узган иң кыен ситуациядә кала. Ә авылда аны сеекле Әлфиясе кете. Егет аны бәхетсез итәргә теләмим дип, Әлфиягә куешкан вәгъдәләрен онытырга куша. Әмма саф күңелле, батыр йөрәкле Әлфия моңа риза булмый. Алар кавышалар. Мәхәббәт канатландырган Самат гариплеген җиңәр өчен көч таба, социализм тезүчеләр сафына басып, туган иленә хезмәт итә — колхозда электростанция планын темп, аны тормышка ашыра... Менә шул сюжет композиторга опера сәнгатендә хәзерге заманда сирәгрәк очрый торган лирнкопсихологик драма тудырырга мәмкинлек бирә. Авторның теп игътибары геройларның рухи дөньясын ачуга юнәлдерелә. Композитор бу катлаулы бурычны уңышлы хәл итә. Опера мелодик байлыгы, милли бизәкләрнең муллыгы белән аерылып тора. Художник кулланган халык кәйләре аның музыкаль тукымасына органик тесте бәйләнеп кителер, еш кыне авторның уз мелодиясен алардан аерып алу да кыен, Бу, һичшиксез, композиторның осталыгы, музыкаль сизгерлеге турында сейли. Шул ук вакытта композитор халык кое интонацияләрен файдаланып кына калмый, ул сал мәк. тыйнак, басынкы, тоелган халык коенең эчке киеренкелеген, драматизмын ачып бира белә. I» «к У • М 3 177 X. Вәлиуллинның соңгы еллар иҗатында җыр, романс жанры естенлек итә дисәк, ялгыш булмас. Шул уңайдан аның тагын бер күркәм сыйфатын әйтеп китик — ул шигъриятне тирән тоеп иҗат итүче композитор. Бу ягы аны Р Яхинга якынайта. Аларның һәркайсы билгеле бер автор шигырьләренә җыр иҗат итәргә яраталар. Бу даимилек куанычлы нәтиҗәләр бирә. Композиторның Хәй Вахит белән иҗат дуслыгы турында әйттек инде Әмма драматургның «Соңгы хат» драмасына язылган музыкасын һәм бигрәк тә романтик рухлы «Зөһрә җырыпн атамасак, татар совет җыр сәнгатенең соңгы еллардагы иң гүзәл казанышларыннан берсен читтә калдыру булыр иде. Сүз уңаеннан, гомумән, Хөснул аганың спектакльләргә музыка язу осталыгын ассызыклап үтәргә кирәктер. Бүген инде Ш- Камалның якты рухлы «Акчарлагиын да X. Вәлиуллинның Рәшит Әхмәтҗанов сүзләренә язган «Акчарлаклар» җырыннан башка күзаллавы кыен. Композиторның Сибгат Хәким белән иҗат дуслыгы да игътибарга лаек. Бу дуслык сугыштан соң ук башланып хәзер дә дәвам итә. «Урал суы буенда», «Иртәнге сихри юллар» һәм бигрәк тә «Күңелем Ленин белән сөйләшә» исемле җыр-романс- лар моны ачык раслый. Гаҗәп тыйнак, аз сүзле, уйчан Хөснулла ага яшьләрчә елмаеп-көлеп алуга да каршы түгел, һәрхәлдә Шәүкәт Галиев белән ул менә дигән «Көлү гимныпн, «Бар икән күрәселәр» җырын язды, ә шагыйрьнең табигый агылышлы лирикасы аны «Шомырт чәчәкләре ак кына» кебек гүзәл җыр язарга рухландырды. Композитор әдәбиятыбызның аксакаллары Нәкый Исәнбәт сүзләренә «Сабан туе» Әхмәт Исхак сүзләренә «Тагын җитте язлар» кебек җырлар иҗат итү белән бергә, хәзерге яшь шагыйрьләрнең әсәрләренә дә еш күз сала. Әйе, Саба егетенең Казанга аяк басканына да инде 50 еллап гомер узган. Якташыбызның канатлы җырлары да инде күптән туган якка юл тапкан... Ул үзе дә Саба якларын сагынып, якташлары белән әледән-әле күрешеп яши. Вакыт тик тормый. Язларга, яшьләргә гашыйк композиторга да 70 яшь тулды... Әмма ул һаман яшьләрчә җитез һәм хәрәкәтчән. Күксел-зәңгәр күзләре һаман да җете һәм күлне күрүчән, күңеле һаман җыр-моң тулы, мөлдерәп тора. Карт фронтовик һәрвакыт сак һәм уяу. Җыры-моңы белән ул тынычлык, иминлек өчен көрәшә.