Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИННЫҢ ТУГРЫЛЫКЛЫ ШӘКЕРТЕ

Сзжибгзрлй Сзетгалиевнең тууына 90 ел Ялкынлы революционер, Татарстан Халык Комиссарлары Советының беренче председателе Сәхибгәрәй Светгалиеанең тууына бу елның февраль аенда 90 ел тула. Аның куп тармаклы зшчәнлего Казанга гына түгел, Уфа, Екатеринбург (Свердловск), Чилабе, Златоуст, Самара (Куйбышев), Бәләбәй, Симферополь, Саратов кебек башка шәһәрләр белен де, Москву белен дә нык бәйләнгән. Эшче гаиләсендә туып үскән Сәхибгәрой әле унике вшьлок малай чагында ук, Уфадагы социалдемократлар белән элем- тегә керә. Бу — Россиядә беренче революцион күтәрелеш чоры. 1906 елда, тыелган политик әдәби ат саклаганы очен. аш- үсмер Сәетгалиев беренче тапкыр кулга алына- Соңрак, революцион зшкә катнашып киткәч, аны Самарада һәм Златоуст шәһәрләрендә дә берничә мәртәбә кулга алалар 1916 елның маеннан, патша армиясендә хезмәт итә башлагач, Сэхибгәрей Екатериншыла ки: армиянең политик позициясе, солдатларның кайсы якта торып керәшәчеге социалистик революциянең җиңүҗнңмәвондә хәлиткеч роль уйный РСДРП(б)иың Екатеринбург комитеты большевик Сәетгалиевке Усалдагы хәрби частьларда, яңа оештырылган татар-башкорт роталарында агитация һәм пропаганда эшләрен тапшыра Бу роталар большевиклар белән буржуаз милләтчеләр арасында, моселмам солдатларының күңелен яулау очен, бик кискен тесто алып барыла торган кереш мәйданына әйләнә. 1917 елның августында Екатеринбургта Урал месолман сугышчыларының зшчеләр катнашындагы I съезды ачыла. Сәетгалиев съездда РСДРП(б)ның Урал елке комитеты исеменнән доклад я«ый. Ул үзенең чыгышында татар-башкорт роталары оештырылуның топ максатын аңлата Мондый роталарның башка милләттәге солдатлардан бургтагы солдатлар арасында Ленин идеяләрен таратуда даими эш алып бара. Бусы инде егеткә шәһәрнең яшерен большевистик оешмасы тапшырган бурычны үтәү тесендә башкарыла. Февральдәге буржуаз-демократик революция җиңгәннән соң, солдатлар унтер- офицер Сәетгалиевне башта — полк Советына, аннары Екатеринбург шәһәренең эшче һәм солдат депутатлары Советына член итеп сайлыйлар Бу чорда солдатларга партия Үзәк Комитетының һәм Владимир Ильич Ленинның күрсәтмәләрен аңлату, алга куелган бурычларны тормышка ашыру буенча киеренке >ш жәолдерелә Аңла- һичнинди аерымлыклары булмавына, аларның агитация-масса эшләрен туган телдә алып бару ечен генә кирәклегенә тешендерә. Съезд, бу юнәлештә үзәкләштерелгән җитәкчелек тәэмин итү өчен, Урал өлкә мөселман хәрби Советын сайлый. Сәхибгәрәй Сәетгалиев аның председателе була. Бу Совет Урал буендагы сигез гарнизонның татар-башкортларын берләштерә. Корниловның революциягә каршы оештырылган һөҗүме башлангач, Сәетгалиев татар-башкорт солдатларына мондый сүзләр язылган өндәмә тарата: «...Барыгыз да, моңарчы күрелмәгәнчә, турыдан-туры яки хәрби милли оешмалар аша, эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советлары тирәсенә тупланыгыз; аларның чакыруын ишетү белән үк революцияне контрреволюцион элемтәләр һөҗүменнән саклап калырга әзер торыгыз! Генерал Корнилов яки аның иярченнәреннән ишетелгән бер генә күрсәтмәне дә үтәмәгез!..» Өлкәдәге мөселман хәрби Советы членнары һәм большевиклар җитәкчелегендәге татар-башкорт роталары Екатеринбургта Октябрь кораллы восстаниесен әзерләүдә зур активлык күрсәтәләр. Власть тулысынча Советлар кулына күчкәч, шәһәрнең Югары Исет районында оештырылган митингта Сәетгалиев ялкынлы сүзләр белән чыгыш ясый. Ул эшчеләрне һәм солдатларны башында бөек Ленин торган Совет хөкүмәтен, һичсүзсез, хупларга, азат тормышны яклауда җаннарны аямый көрәшергә чакыра. Сәхибгәрәй Сәетгалиев — гомере буе ленинчыл милли политиканы, пролетар интернационализм принципларын тормышка ашыру өчен тырышкан революционер. Аның эшчәнлегендәге бу сыйфат 1918 елда Казанда контрреволюционер милләтче татар буржуазиясе тарафыннан оештырылган Икенче Бөтенроссия мөселман хәрби съездында бигрәк тә ачык чагылыш таба. Сәхибгәрәй бу съездга Урал ягы татар- башкорт эшчеләре һәм солдатларының делегаты буларак катнаша. «Хәрби шура» җитәкчеләре «Идел—Урал штаты» дигән буржуаз дәүләтне законлаштырырга азапланалар. «Хәрби шураиның бу юнәлештәге «эшчәнлеге» Совет властена шактый җитди куркыныч тудыра. Аның карамагына Идел буе һәм Урал ягының төрле шәһәрләренә урнашкан 65 меңләп кораллы солдаты булган татар полклары керә. Өстәвенә, ул Украинадагы, башкортлардагы, Төркестандагы, чуваш, мари, удмурт якларындагы кара көчләр белән тыгыз элемтәдә тора. Рус буржуазиясенең урындагы контрреволюцион элементлары да «Хәрби шура» тирәсенә елышалар. Алар: «Большевиклар патшалыгы булганчы, татар ханлыгы гына булсачы!» — дип тәкърарлыйлар. Сәхибгәрәй Сәетгалиев, Камил Якубов һәм Хәсән Урманов җитәкчелегендәге аз санлы большевик делегатлар бу съездның трибунасын буржуаз милләтчеләрне фаш итүдә файдаланалар. Милләтчеләр, илдәге бөтен мөселманнарны берләштерергә, дигәч максат белән чыккач, Сәетгалиев ленинчыл партия карашын ачыктан-ачык аңлатып бирә: — Без,— ди ул,— кешеләрне русларга да, татарларга да бүлеп карамыйбыз. Без — большевиклар! Халыкны милләтчелек баткаклыгына сөйрәргә азапланган съезд, эшчеләрнең актив катнашлыгы белән, куып таратыла, «Хәрби шура» бетерелә. Сәетгалиев бу кискен көрәштә дә үзен социалистик революциягә тугрылыклы, сугышчан рухлы интернационалист итеп таныта. Партиянең Казан губкомы аны Казанда калдырырга карар кыла һәм аңа милли эшләр буенча комиссарлык вазифасын тапшыра. Ул чор газеталарында, архив документлары арасында Сәхибгәрәй Сәетгалиевнең күп санлы чыгышлары саклана. Алар барысы да бу большевикның барыннан да бигрәк халыклар дуслыгын ныгыту ечен җан аямый көрәшкәнлеген дәлиллиләр. 1918 елның мартында Казан губернасы крестьяннарының IV съездында да Сәетгалиев күп милләтле крестьян халкын бердәмлеккә, дуслыкка өнди: — Без бер-беребезгә, бу — мөселман, монысы — Урыс, бусы — яһүд, дип карамыйк! Эшчеләр, русмы ул, татар баласымы — бервакытта да бер-берсенә каршы сугышмаячак, чөнки аларның төп мәнфәгатьләре уртак,— дип аңлата. Гражданнар сугышы елларында Сәетгалиев халыкны акгвардиячеләргә һәм чит ил басып алучыларына каршы көрәшкә өндәп, күп көч куя. 1918 елда ул партиянең Уфа, Бәләбәй, Аксаков, Самара шәһәрләрендәге мөһим эшләренә катнаша. 1918 елның Октябренда Сәетгалиев, РКП(б)ның татар-башкорт оешмалары Уфа губернасы бюро председателенең урынбасары буларак, Көнчыгыш халыклары коммунистик оешма ларының II Бөтенроссия съездыма делегат ител сайлана. Бу съездда аны РКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы председателе дәрәҗәсенә күтәрәләр. Шул чордан башлап, Сәхибгәрәй Сәетгалиев илкүләм мәшәкатьләрнең үзәгендә кайный һәм турыдан-туры партиянең В И. Ленин җитәкчелегендәге Үзәк Комитетында зшли башлый. Владимир Ильич аның хезмәтләренә ифрат дәрәҗәдә игътибарлы була, кирәк чакларда, ярдәм дә итә. Сәетгалиев исә, үз чиратында, юлбашчының. Көнчыгыш халыклары белән эшләгәндә, гомумкоммунистик теориягә һәм практикага таянырга, шул ук вакытта, әлеге халыклар аңында һәм тормышында сакланып калган урта гасыр артта калганлыгын да истә тотарга кирәк, дигән тәгълиматына таяна Сәхибгәрәй Сәетгалиев — Татарстан АССРның иң актив оештыручысы. Ул. беек Ленинның тәкъдиме буенча, РКП(б) Үзәк Комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының Татарстан республикасын оештыру турындагы декрет проектын тезү комиссиясе составына кертелә. Эшчәнлегенең бу чорында Сәхибгәрәй Сәетгалиев Татарстанда ленинчыл милли политиканы тормышка ашыру ечен аеруча тырыша 1920 елның 20 мартында В. И. Ленинга тапшырган бер язмасында Сәетгалиев Бөек Октябрь революциясе аркасында татар халкы ирешкән хөрлекнең әһәмиятен, татар халкы үзенең артталыгын, руслар белән кулга-кул тотынып көрәшкәндә генә җиңеп чыгачагын ассыэыклап күрсәтә 1920 елның 27 маенда Татарстан АССР тезелү турындагы декрет кабул ителә, һәм В июньдә РКП(б) Үзәк Комитетының Политбюросы карары нигезендә Сәхибгәрәй Сәетгалиев Татарстан ревкомының председателе постына билгеләнә 1920 елның сентябрендә ул Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советының беренче Председателе ител сайлана. Үзенең бу җаваплы вазифасын үтәгәндә Сәхибгәрәй Сәетгалиев яшь республиканы гражданнар сугышы китергән җимереклекләрдән арындыруда, халык хуҗалыгын күтәрүдә, культурасын үстерүдә күп эшли. Татарстанда тар карашлы милләтчеләрнең корткычлыгын фаш итүдә, Солтангалиев җитәкчелегендәге дош- мани агымга каршы көрәштә ул зур роль уйный, еларга отпор бирә Ленинчыл милли политиканы тирәннән аңлаган хәлдә, пролетар интернационализм принципларына таянып эшләү нәтиҗәсендә Сәетгалиев. чагыштырмача тиз арада, үзен киң колачлы партия-совет эшлеклесе итеп таныта. РКП(б)ның XII съездындагы, РКП(б) каршындагы милли хезмәткәрләр турындагы iV киңәшмәдәге, Татарстанда һем Кырымда уздырылган терле җыелышлардагы чыгышлары, В. И. Ленинга язган хатлары, Ленинның, Сәетгалиев белән сөйләшкәннән соң, татар коммунистларына җибәргән язмасы — барысы да шуны раслый. Партиянең XIII съезды булып узгач. Сәетгалиев Үзәк Контроль Комиссиясендә һәм СССР Халык Хезмәт Комиссариаты аппаратында эшли. Ул монда М. Калинин, Н. Крупская, И. Сталин, М. Фрунзе, Г. Орджоникидзе, В Куйбышев, Ф Дзержинский, А. Цурюпа, Н. Семашко, Н. Шверник кебек. Совет дәүләтенең һәм партиянең күренекле эшлеклеләре белән иңгә-иң хезмәт итә. Бу елларда аңа ил буйлап күп йөрергә, халык хуҗалыгын өйрәнергә һәм, күргән- нәреннән чыгыл, нәтиҗәләр ясарга, тәкъдимнәр кертергә туры килә. Аның коммунистлар һәм комсомоллар җаваплылыгына, югары оешмаларда чыгарылган карарларның үтәлешен тикшерүгә, хуҗалыкта исәпхисапны тегел алып баруга кагылышлы һем башка тәкъдимнәре бүген дә кыйммәтен югалтмаган Хезмәт ияләренең һем партиянең ышанычын, ихлас хөрмәтен казанганлыктай Сәхибгәрәй Сәетгалиев РКП(б)ның X, X, XII, XIII, XIV съездларына һем XIV конференциясенә делегат итеп сайлана, III Интернационалның II конгрессына делегат булып катнаша, Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетында күл мәртәбәләр членлыкта тора. Үзен чын интернационалист итеп таныткан Сәхибгәрәй Сәетгалиев РСФСР делегациясе составында Советларның I Учредительный съездында да катнаша һәм ул СССР оештырылу турындагы Килешүгә, Декларациягә кул куя. РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросының 1923 ел 24 маенда кабул ителгән карары нигезендә ул СССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумының СССР Конституциясен тезү комиссиясенә кертелә. 1933 елдан 1937 елның сентябренә кадәр ул Саратовның тимер юл идарәсендә политбүлек начальнигы булып эшли Кайда гына, нинди генә вазифаны башкарса да, Саетгалиев һәр эшен җиренә җиткереп үти, принципиаль таләпчәнлеген һич киметми. Шул ук вакытта ул кешеләргә карата ифрат шәфкатьле һәм игътибарлы да була белгән. Аның киләчәккә юнәлдерелгән якты өметләре башкалар күңелендә дә оптимизм уяткан, яшәргә көч өстәгән. 1920 елның җәендә III Интернационалның II конгрессы делегатларының бер төркеме Казанга килә. Алар арасында Марсель Кашен, Жак Садуль, Джон Маклин кебек халыкара эшчеләр хәрәкәтенең күренекле вәкилләре дә була. Шул кадерле кунаклар алдында чыгыш ясаганда Сәхибгәрәй Сәетгалиев: — Татарстан хезмәт ияләренең экономик хәлен һәм культурасын яхшырту — безнең алда торган иң беренче бурыч,— дип сөйли.— ...Без шуңа омтылабыз, без моңа ирешәчәкбез, һәм бу җиңү тарих битләренә кызыл хәрефләр белән язылыр. Без бүген, Ленинның турылыклы көрәштәше безнең киләчәкне күз алдына бик дөрес сурәттә китергән, дип әйтә алабыз. Өч ордены булган Татарстан бүген СССР халыкларының бердәм семьясында экономик яктан да көчле, югары культуралы республикага әйләнде. Татарстан хезмәт ияләре ирешкән җиңүләрдә ялкынлы революционер, партиянең күренекле эшлеклесе Сәхибгәрәй Сәетгалиевнең дә өлеше зур. Нәкъ шуңа күрә аның якты образы халык күңелендә мәңге яшәр.