КАЛӘМ ҺӘМ БОМБА
Башлыча әдипләребез һәм әдәбият сөючеләребез өчен чыгарыла торган бу кадерле журнал битләрендә сүз әйтү мөмкинлеге тугач, минем телгә иң әүвәл шул ике төшенчә— каләм һәм бомба төшенчәләре килеп керде. Бөтен гомере Совет Кораллы Көчләренә хезмәт итүгә багышланган, өч сугышны кичкән Ленин солдатының, миндәй өлкән генералның җир йөзендәге иң изге эш коралыннан саналырга тиешле каләм һәм җанны тетрәндергеч утлы корал булган бомбаны рәттән куюына гаҗәпләнергә ашыкмагыз. Заманы шундый. Җир шарында Америка Кушма Штатлары империалистларының, һичнинди кысаларны чамаламыйча, өзлексез коралланулары дөньяның тынычлык сөюче илләрен дә яңа сугышка әзерлек чаралары күрергә мәҗбүр итә Без һәр көн, һәр сәгать коточкыч үлем кораллары: канатлы ракеталар, «Першинг-2»ләр, нейтрон бомбалары турында яңадан-яңа хәбәрләр ишетеп торабыз. Мондый шартларда, минемчә, әдип кулындагы каләмнең роле ифрат га зурая. Каләм һәм бомба. Беренчесе — кешеләрне матурлыкка, шәфкатькә, дуслыкка чакыра торган әсәрләрне, фәнни ачышларны мәңгеләштерү коралы. Икенчесе—җан иясенә кирәкле бөтен нәрсәне кырып, яндырып бетерергә, җирне үлем пәрдәсе белән каплап куярга дип ясалган ут чыганагы. Бер-берсенә капмакаршы көчләр. Каләм бәя биреп бетерә алмаслык байлыклар тудыра: китаплар, пьесалар, кинофильмнар, җырлар... Алар үзләренә миллионлаган кешеләрне ияртә, яктылыкка дәшә, кара көчләргә каршы көрәшкә өнди һәм оештыра торган искиткеч рухи куәткә ияләр. Хәтерегездәдер: әле күптән түгел, үткән елның октябрь аенда безнең Ташкент шәһәрендә Азия һәм Африка илләре язучыларының VII Конференциясе булып узды. Боек Октябрь революциясе вакытында, әле яңа гына оешып килүче Совет Армиясенең татар сугышчыларын- нан төзелгән махсус бригадасын җитәкләп, мин ул якларда басмачыларга каршы көрәшеп тә йөрдем. Безнең ул поход турында минем рухыма бик хуш килә торган бер җыр да бар: Фер.-анл Бохара - бея үткен ара, ил' Фрунзе — безнең командарм Дошманнарның җиңдек барын Данлы елларда' Бүгенге көннәрдә Ташкентның халыкара форумнар үткәрерлек шундый мәшһүр үзәккә әйләнүе мине нык шатландыра Ташкентта мондый Б Конференция инде икенче тапкыр уздырылды. Һәм аңарда катнашкач һәр язучы кабатлап үтте—Ташкент язучыларга моннан егерме биш ел элек үк, иң беренче булган шушындый конференциядә үк, безнең чор әдипләренең иң изге бурычы тынычлык өчен көрәш, дөнья халыкларын сугышка каршы туплау, дип билгеләде. Бәхеткә, бу беренчел принцип язучылар иҗатында якты чагылыш тапкан һәм 1983 елгы Конференция моны зурлап ассызыклады. Чыгыш ясаучы язучылар бик урынлы рәвештә: Без Вьетнам халкының Америка агрессорларын батырларча җиңеп чыгуына да өлеш керттек,—диделәр. —Ангола һәм Мозамбик, Эфиопия, Лаос һәм Кампучия, Әфганстан һәм Никарагуада революцион халыкчан көчләрнең уңышлы көрәшенә без дә турыдан-туры катнаштык, дияргә мөмкин, чөнки каләмнәребез халыкларның азатлык өчен алып барган гадел көрәшен хуплады... Бу сүзләрне укыганда, гаскәри хезмәт кешесе буларак, күз алдыма Бөек Ватан сугышы елларында күргән хәлләр килеп басты. Ул чакта фронтларда татар телендә дә дистәләрчә газеталар чыгарыла иде. Редакцияләрдә Татарстанның талантлы язучылары һәм журналистлары эшләделәр. Мин үз дивизиямнең солдат һәм офицерлары кулында ул газеталарны бик еш күрә идем. Дошман белән барган авыр бәрелешләрдән соң, аз гына вакытка ял бирелсә, кулларына газета алалар, иң якын дуслары, туганнары белән очрашкандай булалар. Җаннарына ятышлы, омтылышларына тәңгәл язмаларны табып алып, ни дәрәҗәдә шатланганнарын күрсәгез иде аларның! Сугышчы рухына хуш килүчән шигырьләр телдән-телгә сөйләнә торган иде. Күбесе, өйләреннән чыгып киткәндә, юлдаш итеп, Тукай, Такташ китапларын да алганнар. Авыр минутларда да, уңышлы һөҗүмнән соң да, солдат капчыгыннан чыгаралар да, шул шигырьләрне укыйлар, туган җирне сагыну хисен басалар, анда тизрәк кайту өчен, җиңү көнен якынайтырга кирәген тагын да тирәннән- рәк аңлыйлар иде. Мәскәүдән алып Берлинга кадәр барып җиткән сугышчан юлымда мин андый хәлләрне — солдат күңеленең әдәби әсәрләр белән ләззәтләнү, аннан көч алу мизгелләрен бик күп тапкырлар күрдем. Бу хакта нигә шулай тәфсилләп сөйләп торуым аңлашыладыр: каләм белән бомбаның, бер-берсенә капма-каршы көчләр буларак, һәрчак, рәттән торуын аңлатасым килде. Тагын шунысы да бар бит әле, Татарстанның иң талантлы әдипләре каләм белән язган кыйммәтле сүзләрен гомер юлларының тугрылыгы белән раслыйлар. Сугышка, фашизмга мең нәләт укыган, илбасарларга ачы нәфрәт тәрбияләгән, тыныч хезмәт каһарманнарына дан җырлаган дистәләрчә шагыйрьләребез яу кырында ятып калган икән—мин моны илгә, халыкка, Ленин идеяләренә бирелгәнлекнең һәм үз әсәрләренә тугрылыкның бөек үрнәге дип аңлыйм. Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Абдулла Алиш, Нур Баян һәм тагын да уннарча әдипләребезнең Бөек Ватан сугышында, батырларча көрәшеп һәлак булып калулары — бер яктан, һич ни белән кайтарып ала алмаслык биниһая зур югалту, ә икенче яктан караганда, бу хәл — әдип сүзенең кылган эшеннән аерылмавын раслаучы, безнең әдәбиятның йөз аклыгын күрсәтеп торучы бик көчле дәлил. Киләсе елга без бөек җиңүнең кырык еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Тирәннән ышанам ки, язучыларыбыз бу тантанага багышлап иң яхшы әсәрләрен язарлар! Узган ел КПСС Үзәк Комитетында ветераннар белән очрашуы вакытында Юрий Владимирович Андропов бездән яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә актив катнашуыбызны сорады. Минемчә, бик урынлы искә төшерелгән бурычыбыз бу безнең. Минем, мәсәлән, 45 ел гомерем Совет Армиясенә хезмәт итеп, сугыш юлларында, хәрби академиядә яшьләрне осталыкка өйрәтеп узды. Кирәк дип исәпләнә икән, мин хәзер дә яшь буынны тәрбияләүгә бөтен тәҗрибәмне җигәчәкмен. Бу өлкәдә дә язучылар, журналистлар безнең кебекләргә каләм белән ярдәм итә ала. һич икеләнмичә әйтергә мөмкин, бүген дә татар совет әдәбияты сугышка нәфрәт тәрбияләүче, тынычлыкны яклаучы һәм шул ук вакытта, яңа афәт чыгуын истә тотып, илгә корыч холыклы патриотлар үстерүдә ярдәм итүче ышанычлы көч булып тора. Моның әһәмияте ифрат зур. Билгеле булганча, халык азатлыгы дошманнары тыныч кына яши алмый- я лар. Дөньяда, бигрәк тә Америка Кушма Штатларында котырынып ко- о раллану бара. Үлем чыганакларының моңарчы күренмәгәннәре уйлап табыла. Кешелеккә атом сугышы куркынычы яный. Совет Кораллы Көч- ' ләре исә һәр очрак өчен әзер торырга мәҗбүр. Совет Армиясе — бик х уяу рәвештә тынычлык сагында сакта. Мең-миллион корбаннар бәрабә- * ренә ирешелгон тынычлыкны саклауда сизгерлекне киметергә безнең 5 хакыбыз юк. Дөрес, мин үз һөнәрем ягыннан, Совет Армиясе ил азат- * лыгын киләчәктә дә тулысынча саклый алачагына, хәтта үзара дус яшәү- ♦ че социалистик илләр иминлеге өчен дә армиябезнең нык терәк бу- я луына ышандыра алам. Тарих шаһит: Совет Армиясен җиңә алган көч- “» нең булганы юк һәм булмас та1 Безнең социалистик илнең үсешен буар = өчен империализм ниләр генә кыланмады?! Гражданнар сугышы, чит _ ил интервенциясе, Совет илен озак еллар дәвамында экономик блока- < дада тоту һәм, ниһаять, Гитлер Германиясенең варварларча басып у керүе... Бүген президент Рейган, тарих сабакларына күз йомып, импе13 риалистларның дистәләрчә еллар буе ирешә алмаган хыялларын тор- ж мышка ашырырга азаплана. КПСС Үзәк Комитетында РСДРП(б)ның II съезды уздырылуга 80 ел тулу тантанасында мин АКШ коммунистларының җитәкчесе Гэс Холл белән очраштым. Хикмәт шунда ки, Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Берлинда мин Американың хәрби һава десантлары корпусы генералы Риджуэй белән әңгәмә корган идем. Җиң* безне шактый якынайткан, дуслаштырган көннәр. Солдатларыбыз истәлеккә шинель сәдәфләрс алмаша. Америка генералы минем муенга үз илләренең зур орденын да тагып куйды. Без кочаклаштык, үбештек, бер-беребезгә тугрылыклы булырга сүзләр бирештек. Инде соңгы вакытта, дәүләтләребез арасыкдагы мөнәсәбәтләр бик киеренкеләнеп киткән көннәрдә, АКШиың нык холыклы коммунисты Гэс Холлны күреп сөйләшү мөмкинлеге тугач, мин 1945 елгы вәгъдәләребезне искә төшердем. Ахырдан: — Иптәш Гэс Холл, мөмкин булса, президентыгызга тапшырыгыз әле,— дидем. —Аңа үзенең киноактер һөнәре буенча китеп, гангстерлар, бандитлар ролендә туйганчы уйнаса, хәерлерәк булыр иде) Югыйсә, аны да шул ук Гитлер язмышы көтә бит... Ул, СССРны өзлексез коралланырга мәҗбүр итеп, тәмам чыгырдан чыгармакчы, империализм алдына тезләндермәкче, социализмның алга баруына киртә торгызмакчы була. Бу бичара президент ап-ачык хакыйкатьне аңламый: Врангель, Колчак, Деникин, Гитлер һәм Муссолини гаскәрләрен тарих чүплегенә илтеп ташлаган көч Рейган ракеталары алдында гына каушап калырмыни? Юк, әлбәттә! Бишектә чагында ук үз азатлыгын каһарманнарча яклый алган безнең дәүләт хәзер бөтен дөньяның таянычына, халыклар хокукын яклаучыга әйләнде. Без куәтле. Теләсә нинди дошманның янауларына каршы чыгарлык мөмкинлекләребез дә бар. Тик без бер вакытта да хәрби осталыгыбыз, утлы корал- ларыбызның муллыгы белән шапырынмыйбыз, чөнки һәр акыллы кешегә мәгълүм: атом-төш коралларын куллануны күздә тоткан сугышта җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була алмый. Андый сугыш кешечекне, җирне, тулаем йотачак. Шуңа күрә дә Совет дәүләтенең, севе’ халкының иң изге максаты — тынычлык! Телгә, ихтыярсыздан, Тукайның гаҗәп оста әйтелгән юллары килде: .. Без сугышта юлбарыстан көчлебез. Без тынычта аттан артык эшлибез! Безнең тынычлыкны саклау теләгебез хәзер дөньяны иңли, миллионнар теләгенә әйләнә бара. Җир шарының һәр тарафында тынычлык сөючеләр хәрәкәте көчәя, сугышка каршы күмәк авазлар яңгырый. Тынычлыкка сусаган кешеләр, зур-зур илләр бер-берсенә якынаялар, дуслашалар. Бу хәрәкәттә язучыларның урыны — иң алгы сафта. Ә Кешелекнең иң якты киләчәгендә дөньядагы барлык кешеләр сугышның, бомбаларның ни икәнен дә онытырлар, үзара матур сүзләр белән генә аралаша башларлар. Киләчәк оста каләмнәр язган җан- ягымлы сүз алдында баш ияр. Ул чакта «бомба» сүзе дә әдәбиятта күчермә мәгънәсендә генә йөрер. Аны, Һади Такташ шигырьләрендәге- чә, тормышка комачаулаучы күренешләргә каршы көч итеп файдаланырлар шикелле: ...Син комсомолмы? — Комсомоллар — Яшь ленинчылар алар. Комсомоллар — искелеккә Бомбалар! Бүген үк әдәбиятыбыздагы һәр сүз сугыш чукмарларының йөрәген ярырдай әнә шушындый ук бомба мәгънәсен алсын иде1 Ул чагында каләм дә, бомба төшенчәсе дә бер үк максатка — матурлык, хөрлек, тигезлек, рәхәт тормыш өчен көрәшкә хезмәт итәр. Совет Армиясе төзелүгә 66 ел тулу уңаеннан Татарстанның язучыларына һәм әдәбият сөючеләренә әйтергә теләгән фикерләрем менә шушы иде минем.