Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙӨЗ МЕҢ СҮЗ

Шигърияттә мәңгелек булган, вакыт узу белән генә юкка чыкмый торган мәсьәләләр бар. Алар эчкәредә яткан хакыйкатькә, шигъриятнең асылына кагылышлы мәсьәләләр. Шулерның берсе — традиция һәм новаторлык турындагы, әдәби традицияләр «таушаткан» сүз белән көрәш барышында яңа шигъри, сүз өлгереп чыгу турындагы мәсьәлә. Бу процесс иң әүвәл шагыйрь миссиясе белән бәйле. Шагыйрьнең кылганы һәрвакыт традицияне вату, үзгәртү һәм яңа, алдагы күкрәүләр авазы салу ул. Шигърияттә яңа сүз иң элек телнең субстайциональ табигатенә яңача мөнәсәбәт, сүзләрнең мәгънәсен, яңгырашын үзгәртү белән бәйләнгән, һәм хәтта күпмедер дәрәҗәдә шагыйрь үзенә генә хас булган, үз телен барлыкка китерә дип тә әйтергә мөмкин. Яңа һәм традицион шигъри сүз турындагы, аларның хәзерге күпмилләтле шигърияттәге катлаулы мөнәсәбәте турындагы мәсьәләне минем үткәндәге фольклор сүзе һәм индивидуаль, шигъри сүз нисбәте аша күздән кичерәсем килә. Хәзер традицион мәгънәдә аңлашыла торган фольклор, халык әдәбияты юк, дип өйтәм икән, бу арттыру булмастыр (һәрхәлдә, Урта Иделдәге фин-угыр халыклары һәм төрки халыклар өчен). Эчке мәгънәгә ия булган саллы халык сүзен сагыну, юксыну бар, «кара туф рактан орлык булып шытарга» хыялланган шагыйрьләр бар. Ә гомумән алганда халык иҗаты, халык сүзе күп кенә милли әдәбиятларда хәзер антик әдәбият сыман ниндидер бер борынгы хәзинә итеп кабул ителә башлады. Икенче яктан караганда, фольклордагы тотрыклы, специфик милли образлар саклана, күчеп бара. Әйтик, татардагы былбыл, тирәк, гөлләр, таң җилләре, чуваштагы ңмән, өянке, карлыгач, урманга бәйләнешле метафоралар һ. б. Болар һәммәсе культураның яшәештәге потенциалын, җирлеген, тамырларын тәшкил итә. Милли культураның тамыр системасы булмаганда язгы саф үләннәр дә була алмас иде; яңа яшеллек, үз сәгате җиткәч, табигать законнары буенча кичәге, үткәндәге аша калкып чыга, җирдән тормыш сүле ала. Дөрес, бу — традицияләр белән новаторлык арасындагы идеаль нисбәтне чагылдыручы метафора гына. Чынлыкта, шигъриятнең үзендә башкачарак. Монда көтелмәгән борылышлар, зигзаглар да булырга мөмкич. Мин илебезнең күпмилләтле яшьләр поэзиясендә шушы процессның чагылышы турында сөйләмәкче булам. Аның аерым аспектларын, кайбер поэтик шәхесләрне-*- әйтик, чуваш Геннадий Айги, башкорт Равил Бикбаев, татар Равил Файзуллин кебекләрне һәм яшьрәкләрне телгә аласым килә. Уемда — шушы яңа шигър> төбәкнең гомуми планын бирү, кординатларын билгеләү, хәрәкәт сызыкларын сызу. Моны алдан ук үземне аклап кую өчен әйтүем, чөнки бу тема һәм проблема үз әдәбиятын һәм аның иҗатчыларын яхшы белгән тәнкыйтьчеләрнең кулга-кул тотынып эшләвен таләп итә. Әлегә исә хәтта Идел-Урал төбәгендә дә, ягъни чуваш, башкорт, татар тәнкыйтьчеләре арасында да элемтә, бәйләнеш җитәрлек түгел. Поэтиканың яңаруы ирекле шигырьнең шактый киң таралуы, лирик фикерне турыдан әйтү нәтиҗәсендә сюжетлы шигырьнең кысрыклануы, сурәтләрнең ассоциатив бәйләнеше һ. б. халык башлангычларын радикаль инкарь итү яисә милли йөзне югал- Алтмышынчы еллар уртасындагы чуваш поэзиясенә мерәҗәгать итәбез икән, нәкъ менә шул чакТа яшьләр арасында бетен день я рухи культурасының әлифләрен актив- ♦ рак үзләштерү барганлыгын күрербез Яшьләрне иң элек Бетховен. Ре-бо Вән Гот кебек олуглар кызыктыра иде. Кеч-куәт җитәрлек иде алар якындагыны гына тугае, > ерактагымы да узләштерергә ашыктылар Ул чактагы пафос күпмедер дәрәҗәдә вәрә- X кот мотивыннан килеп чыккандыр. Чуваш әдәбиятында боларның һәммәсе Геннадий Айгидан башланып китте. Аның «О, тимер юллар тимере сагындыра!» дип аваз сә- «, луында юл дәрте, үзе ечен деньяны, илне ачу теләге -тагылды Яки менә икенче бер шигырьдә дә шул ук тома. Русь* дигәндә күз алдында к Офыклар аһаңе яктыра. җ (Юлга-юл таржемә.) х Хәер, яшьрәк буын чуваш шагыйрьләре бу вәрәкәт мотивын тышкы вәремәт, урын- ” иы алыш^мру, каядыр бару итеп, шул еллар романтикасы рухында гына аңлады- и лар Ә Айгиның үзе ечен «хушлашулы тимер юл офыгы» шул китүләрдә, вушлашуләр- а да, билгесез киңлекләргә ташлануда хисләрнең чынлык мизгеле булу белән кадерле ы иде Шартлар шундый —күнегеп торырга, алдашырга вакыт юк. Шагыйрь сафлык ® ертелген тойгыны Шушында таба. < Билгесезлек каршында кешенең эчке халәте булган сафлык «балачак», аерылышу, ялгызлык, үлем (якыннар белән бәхилләшү) темаларында үсеш ала Шул арада Айги шигырьләрендә хәрәкәт яшәешнең тиз алмашынып торган тәэсирләрем теркәү ысулы булудан бик ераклаша. Ул эчкере табе китә һем катлаулы ассоциацияләр, мяһә- форик читләтеп әйтүләрнең бетен чылбырын да уз артыннан ияртә Шигъри телнең синтаксисы һәм бетен агышы үзгәре. Айги сүзе чуваш әдәбиятында да яңа сүз. Мондый мәгънәви киеренкелекнең, сүзләрнең үзара шулай берегүенең, үзара тартылышының, бетерелүенең чуваш поэзиясендә моңарчы беркемдә дә булганы юк иде Гүя еермә күтәрелә һем бетенесен күтәреп, бетереп ала. Поэзия тарихын күп язмышларны, буыннар тормышын үз әчене ала торган озын чылбыр итеп күз алдына китерәбез икән, везерге һәр шагыйрь үзен шул чылбырның бер буыны итеп тоярга тиеш Ул үзендә традициянең җанлы сулышын тоярга тиеш Нәкъ менә җанлы сулышын Ченки халык аңы поэзия тарихын, икенче дәрәҗәдәге әдәби фон белән дә кызыксынучы филологлардан үэге буларак, башкачерак ител күрә. Халык каләм тибрәткән барлык шагыйрьләрне дә түгел, иң яхшыларын, уй- нмятлере изге булганнарын, үзе ечен түгел, кешеләр ечен. холык ечен җан атып яшәгәннәрен, тарихның драматик мизгелләрендә халык әеҗданы авазына әверелгәннәрен генә үз ите. Андый шагыйрьләр һәрвакыт бәр. Татар поэзиясендә Тукай, Так таш, Туфан шундый. Чувашта алар — Иванов. Сеспель, Митта Аларның шигырьләре һәркемнең теленде, күңелендә, шуңа күре аларның бәй һәм күпкырлы традицияләренең везерге һәр шагыйрьгә йогынты ясамый калуы мемкии түгел Бу шагыйрьләрнең халык шагыйре диген олы исеме бар, аларның стиле — үрнәк. милли норма. Авыр чикте терле буыннар, шигъри язмышлар чылбыры тиронго, исемсез халык чичәнемә, аның җырда, әкияттә, мифта сакланып калган сүзенә китә. Ләкин башта чылбырны еэүче булып башлаган шагыйрьләр дә бар Беренче тәэсир буенча еларның Сүзе шулкадәр яңа булып тоела ки, укучы һәм тәнкыйтьче алар- иы үткендәге биекләрнең дәвамы ител карамый, еш кына шуның аркасында аләриы милли итеп тоймый «Чылбырны озүче» шагыйрьләр ечен сурәтләү чараларын кискен яңарту, поэтик фикерләрнең принципларын үзгәртү хас Айги ечен. мәсәлен везерге кешенең танып-белү процессы катлаупылыгыи һем тирәнлеген күз алдына бастыра торган сүзгә сукмакларны эзләү иҗади үсеште меһим баскыч булды Момда «чылбырны еэүче» шагыйрьләрнең бу әдәбият ечен типик булмаган традицияләргә таянуы да зур роль уйный Чуваш шагыйре ечен француз поэзиясе шундый традиция булды. Г Айгиның француз поэзиясе антологиясен әзерлел, тәрҗемә итеп чыгаруы — чуваш »у Диган сүз түгел иде. Киресемчә, яңа форм «л ер эзләү миләшлекнең есыпы турамдагы мәсьәләне кискенрәк куйгандыр, ул. этнографик нәрсә янса характерлы милли пейзаж булудан бигрәк, фикер яссылыгына күчерелде Шигырьдән ич элек фикер таләп ителә башлады культурасының соңгы еллардагы зур бер вакыйгасы. Антологиядә Франсуа Вийоннан алып Иа Бонфуага кадәр 77 шагыйрь әсәрләре бар. Хәзер, ун елдан артык вакыт үткәннән соң, «чит ил үсентесен чуваш туфрагына күчереп утырту» уңышлы булды дип әйтергә мөмкин Тәрҗемәче чуваш поэтикасы рамкаларында яңа мөмкинлекләр ачты һәм, антология турындагы фикерләрдә күрсәтелгәнчә, иске чуваш силлабикасы, архаик тел синтаксисы XVII гасырдагы француз шагыйрьләрен, хәзерге француз верлибрын һәм чәчмә шигырьләрне тәрҗемә иткәндә бик табигый яңгыраш алды. Хәер. Идел буендагы төрки һәм фин-угыр телләрен яхшы белгән Н. И. Ашмарин 1895 елда ук «Көнбатыш декадентлары һәм Идел буе халыклары поэзиясе» дигән кызыклы мәкаләсендә Верлен, Метерлинк шигырьләрендә һәм мордва, чуваш, татар җырлары үрнәкләрендә якынлык таба. Әлбәттә, бу текстуаль якынлык түгел. Тәрҗемәче Айги хезмәтенең икенче, шулай ук әһәмиятле нәтиҗәсе—яшь чуваш шагыйрьләренең уз тавышларын эзләүдә киңрәк һәм төрлерәк була баруында, аң офыкларының киңәюендә. Чуваш поэзиясе заман ритмнарына һәм бурычларына яраклаштырып сыгылмалырак, интеллектуальрәк тел белән бирелә башлады. Бераздан «Венгрия шагыйрьләре» дигән антология дөнья күрде. Гомумән, Айгиның хәзерге чуваш поэзиясендәге ролен билгеләгәндә аның байтак әдәби процессларны азмы-күпме тизләтүе, бүгенге яшьләрнең күбесе өчен тартылыш үзәге яки, киресенчә, үзеннән читкә этәрүче булуын әйтергә мөмкин. Әлбәттә, Айгиның шигъри теле катлаулы, семантик яктан күп катламлы, аны аңлау ягыннан караганда, төрлечә мәгънәләр бирергә урын кала. Юнәлешлелеге ягыннан караганда, аның сүзе фольклор сүзенә капма-каршы, чөнки аның адресаты, бик тә конкрет «синие бар Фольклор исә бөтен кешегә дә юнәлдерелгән сөйләү. Айги үзе хәзер гадилеккә, ачыклыкка чыгарга омтыла. Аның соңгы вакыттагы шигырьләре яктырак, үтә күренмәлерәк, ләкин аның поэтикасының системасы үзе телне гадиләштерүгә юл куймый. Гадилеккә омтылыш җитмешенче еллар чуваш шагыйрьләренең яшьрәк буынында кызыклы гәүдәләнеш таба. Татар поэзиясендә яңалыкка омтылу алтмышынчы еллар чигенә туры килә. Аның үсеш процесслары, яңа буынның җитлегүе турында Мостай ага Кәрим Р. Фәйзуллин- ның «Мой звездный час» дигән китабына сүз башында болай яза: «Хәзерге татар совет поэзиясендә, минем уемча, форманы яңарту мәгънәсендә генә түгел, яңа эстетик нормаларны яклауда һәм художество чаралары арсеналын заманның авазына, ритмына, әхлакый һәм идея ихтыяҗларына туры китереп киңәйтүдә дә сизелерлек ике шартлау булды. Егерменче еллар уртасында бу шартлау яшь Хәсән Туфанның һәм шундый ук яшь Һади Такташның формасы һәм эчтәлеге белән кыю шигырьләре, поэмалары иде. Канунлашкан әдәбият күзлегеннән караганда рифмада да. ритмда да, бөтен стильдә дә «законсызлыкпны алар закон дәрәҗәсенә күтәрделәр һәм озак- озакка төпләндерделәр... Алтмышынчы еллар башында без ихенче, ихтимал, ул кадәр үк каты булмаса да, эчке байлыгы ягыннан караганда бик әһәмиятле булган икенче шартлауны ишеттек. Шулай булуы аңлашыла да. Хәзер инде заман аша сикерү зарурлыгы, хәер, мөмкинлеге дә юк иде. хәзер аны игътибар белән һ^м бик актив тыңларга кирәк иде. Бик актив, һәм аның белән ярсып бәхәсләшергә, аны каһарманлык белән якларга кирәк иде. Чөнки Заман — ул без үзебез Минем уемча, ул чакта Рәдиф Гатауллин. Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов поэзиягә шул миссия белән керделәр. Алардан бераз гына алдарак Равил Файзуллин килде». Чыннан да. хәзерге татар әдәбиятында интеллектуаль пафос һәм яңага сусау иң элек шушы исемнәр белән бәйле. Мисал өчен, Равил Фәйзуллин шигырьләрен алыйк. Аның лирикасы тартылган җәя, хәрәкәтгамәлгә тиң булган кискен фикер. Шагыйрь тормышка, кешеләргә үтә таләпчән, ул сорау куя икән — шунда ук җавабы да бирелсен. Чын лирикларның һәркаисы кебек үк, Р Фәйзуллин тойгы белән әйләнәтирә дөньяның кушылуына, бер булуына омтыла. Шагыйрь бик нечкә, күрәләтә зәгыйфь ситуацияләргә кагылудан да курыкмый. Бу вакытта аның шигырьләре йомшак, интим атмосферага иңә. оялыпкыенсынып кына мәхәббәт белдерүгә охшый. Ләкин икенче яктан, Р. Фәйзуллин шигъриятендә яшьлекнең башбирмәс талпынышы, чын ирләрчә ихтыяри башлангыч тулысынча сизелеп тора Гомумән. бу буын поззиясе зирәгрәк те. җитлеккәнрәк те Һем, кем әйтмешли, тормышның үзенә карета түзем л ерей тә. сабыррак та булып әверелде Р Фейзул- лиииың түбәндәге юллары, үзенә адресланган булса да. күпмедер дәрәҗәдә бетен буынга да кагыла; Багам ташка, үләннәргә, белергә телим бераз уэем хакында Бармы мин? Чинлап яшимме? Миндә ни чагылышы бар авазларның, тесләрнеи? ' Мина ни мяижәбәте бар мәңгелек җисемнәрнең? . Монда инде баштагы чорда Р Фәйзуллиииың дә. башка татар шагыйрәләренең дә теп коралы булган фикер генә түгел, монда әрнү дә. Ватанга меиәсәбәт тә. иң мәһиме — аның рухи асылын тәшеиү — мәңге булыр дип ышану да сизелә башкача мемкин дә түгел. Җитлегә бару процессында фольклорга мереҗәгеть итүнең дә роле кечкенә булмады- Ренат Харис доны яның тесләргә бай спектрына текәлеп карый, аның тес »пн- тетлары халыкча зпик мәгънә ала. Мнн яфрак Тормышны мин Лгяч итеп күрәм. Аның бер генә ноктасын Үзем белән тер-тм Бер генә ноктасын Кояшка тартам Без күб »ү — Кәүс.т үрелә безнең арттай Яшел чылбыр — бетен деньяның. терек табигатьнең элемтәсе. әйләнеше Ләкин кеше дә шушы гомуми хәрәкәттән читтә калмый, Р Харисның шигыре еш кыиа шулай туа: сурәт җырдагыча салмак устарела, һаман киңәя бара һәм кимет кеме, кисәк кенә оздереп ала. күкрәкнең сул ягын чәнчеп куя. Уйнамагыз унар чакрым биеклеккә Чнйм.иез агулы тузан1 Елгаларның, Чишмәләрнең. Күлләр, Океан, диңгезләрнең исте япмаган! Шигърият менә нинди кысан, шул ук вакытта очсыз-кырыйсыз пространством* барлыкка кило. Иорәк — Ватан киңлегендә Шигырь кылы нечкә аваз белән зыңлый. Монда дала иркенлеге да. лирик герой аша аякай вакыт та. сәгатьләр, коннар еллар үлчәме булып Идел дулкыннары шаулавы, ашел үлән үсүе, бәла тууы да Шагыйрь ашыкмый, чонки ул вакытны дорес аңлый. Кендәлек ыгы-зыгы һем тәз- сирлар аны кабаландырмый Р Харис поззивсондә киеренке. зчке »ш бора Шагыйрьнең язганнары укучыга ышанып карау белем сугарылган Ул үзе дә әйтә «әк уем дусларым турында » Татар поззнясе хәрәкәттә Яшь шагыйрьләр алдында торле юллар очык, һем алар сәнгать юлларыннан алга баруның яңа те к ирләр артыннан куу гына түгел икәнлеген тошенәлор. бу — үз-үзеңо юл, хәзер Ренат Харис очей генә түгел, яшьрәкләрдән Медәррис Згълемое. Золфет эчен дв ул халык тәҗрибәсен халыкның доньеге карашын үзләштерү аша үте бу юлдан бәргәндә җирдәге изге нәрсәләргә баш имичә тугрылык билгесе итеп җирне үпмичә мемкин түгел. М. Әгълемое. уз дәрәҗәсе* күзде тотып, боләи ди Яралганмын кара туфрагымнан. Идел йорттан, халык җырларыннан Ак яулыклы татар карчыгының ' Яргаланып беткән кулларыннан. Яшь шагыйрь үз миссиясен киләчәк буын белән аталар буыны арасында элемтә урнаштыруда күрә. СЦуның өчен шагыйрь гомере буена халык авазының гәүдәләнеше булган билгесез Карт куйган «табышмакларны чишеп» яшәргә тиеш. Мондый мотивлар, шушындый ьңигырь-айтлар илебездәге башка милли поэзия вәкилләренә дә хас. һәм шагыйрь бервакытны халкына, теленә, ватанына мәхәббәтен аңлатып бирү зарурлыгы тоя. Бу да шагыйрьнең җитлеккәнлеге турында сөйли. Башкорт шагыйре Равил Бикбаев бу мөнәсәбәтен төгәл афористик формада әйтеп бирә: Чишмәләрең минем йөрәк аша Чылтыр-чылтыр агып үтәләр. Йөрәгемә, гүя, каным түгел. Шул чишмәләр яшәү илтәләр.. Сиңа баксам, күңелем күтәренке, Киләчәгем шат та, тыныч та: Чөнки беләм Иңнәрендә илнең Урал дигән сынмас кылыч, бар Шагыйрьнең индивидуаль позициясе белән халыкның күмәк тәҗрибәсе арасындагы бәйләнеш — поэзиянең халыкчанлыгы критерийларыннан берсе. Чөнки шагыйрь, шәхес буларак, үзенә кадәр һәм үзеннән башка меңнәрчә еллар яшәп килгән дөньяга керә. Ә бу дөнья тааыш-тынсыз түгел, аның үз авазлары бар. Анда чишмә чылтырый, урман шаулый, кешеләрнең җылы тавышлары ишетелә... һәм шулар арасында шагыйрь пәйда була да, оран сала: «Ә бу дөньяда мин дә бар!..» Равил Бикбаев шигырьләренә хас булган югары гражданлык хисе һәм әхлакый байлык традицион мотивларга, сурәтләргә яңа яңгыраш, яңа мәгънә бирә. Дала кешесе өчен япан киңлек, төпсез зәңгәр күк, томырылып чабу — тормышның аерылгысыз һәм гадәти шартлары, алар дөньяга карашны балачактан ук формалаштыра. Яшь башкорт шагыйренең поэзиясендә чорыбызның тизлеге, тойгыларның тигезсез ритмы сизелә. Шулай да шагыйрь туктап тын алырга, чишмәдән ятып су эчәргә вакыт таба. Ул шигъри сүзнең җаваплылыгы турында гади һәм тыенкы гына итеп әйтеп бирә: Белгән халкым сүз кадерен, Сүзләр үткән күпме уттан Тиңләнмәгән юкка гына Әйткән сүзләр аткан укка. Ук беткәндә йөрәкләрдә Уктан үткен сүзләр калган. Ил өмете, әманәте , Өстен булган бар коралдан. Чын шагыйрь үз исеменнән генә сөйләми. Ул галәм аһәңен, дөнья гамен белергә, ишетергә тиеш. Алтмышынчы еллар буынының иң әйбәт вәкилләре аны һаман ачыграк, якынрак тоялар, катлаулы, киләчәк дөнья турында сораулар аларның аңында тынмый яңгырап тора. Яшь шагыйрьләрнең лирик «миннне мәгълүм дәрәҗәдә трансформацияләргә омтылуы шуның белән дә бәйләнгән. «Мин» алмашлыгы шәхесне, исемне алмаштыручы булып кына калмый. Бу, барысыннан да бигрәк, шигырьдәге гомумиләштерүнең үзәге (геометриядәге нокта кебек), лирик киеренкелекнең көч сызыклары шуның тирәсенә тартыла. Монда «мин» конкрет түгел, аерым шәхескә бәйләнмәгән: һәр укучы үзен шул «мин»гә тәңгәл итеп карый ала. Бу да фольклордагыча гомумиләштерелгән герой куллануның үзенчәлекле ысулы. «Мин-без» мөнәсәбәтенең диалектикасын Рәдиф Гатауллин менә ничек күрә: Тагын әйтәм көчен —- «мнн»еи Кешеләр өчен җигә белсен Кеше; Җирдә көчле «без»ләр белән кушылып. Үзен җиңә белсен ,Кеше! Без нәкъ менә халык җырының язма әдәбиятны үстерүдә иң көчле фактор булганлыгың беләбез. Нәкъ менә халык җыры, башка фольклор жанрлары белән ча- гыштырганда, хәзерге күпмилләтле әдәбиятка актив йогынты ясавын дәвам итә «Халык җырлары безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бә- һале бер мирастыр» дип язган Тукай. Халык җыры һәм культурада күп тормыш күренешләрен колачлый, ул күптерле, анда фольклорның кайбер башка жанрлары (табышмаклар. туй җырлары, мәкальләр) кебек алдан бирелгәнлек изк. Хәзерге чуваш әдәбиятында, бигрәк тә яшь шагыйрьләр арасында, җыр традиция- ♦ ләрен үзләштерү дәвам итә. Шагыйрьләр гүя җырдан әйрәнәләр. халыкның мәңгелек матурлыгы дөньясына кушылу ечеи имтихан тапшыралар. Бу яктан караганда М. Се- > ниэль кызыклы эволюция ясады. Башта, алтмышынчы елларда, шигырь язу эчен төп материал аның үз күңеленнән алына иде. Эчке комплексларны китапча романтик 2 идеал белән матурлап бирү, үз-үзеңне капчыкның эчен тышка әйләндергән кебек п әйләндереп салу, мәхәббәт «эңгер-меңгерләре» һ. б. Кыскасы, күптәй таныш ситуа- ® ция һәм монда бер яңа нәрсә дә юк. Табигый яну процессы, шуның нәтиҗәсендә шигърият металлы коела һәм сүз шлагы аерылып чыга Бу йомык түгәрәктәй котылырга омтылып, М. Сеииэль халык сүзенең яктысына чыга, һәм бөтенесе үзгәр» дә «итә Якты, аяз дөнья ачыла. Нәрсәсе беләндер чувашларның элекке рекрут җырына тартым яңа әсәрләр языла. Сениэльдә, һичшобһөсез. стильләштерү, халыкча булып күренергә тырышу, аның беркатлырак булып тоелган интонациясен һәм эчке саллылыгын имитацияләү бар Халык әдәбиятының югары агышына үтел керү кыен һәм турыдан-туры күчереп алу юлы белән моңа ирешү мөмкин дә түгел Фольклорга, борынгылыкка охшатып язу «модага керә» икән, бу иң элек мондый мөнәсәбәтнең уйлап чыгарылган булуы, рационализмы турында сөйли. Мифның, халык тәҗрибәсенең мәгънәсен үзләштерү нечкәрәк юл белән — хәзерге кеше психикасының үзең дә ачык тоймый торган, иррациональ моментлары аркылы гамәлгә аша. Чуваш шагыйре Педер Эйзин халык сүзенең серенә төшенүгә үз-үзан эчтән үзгәртел кору, күңел түрендәге эзләнүләр аша килде. Аның кайбер шигырьләре беренче карашка чуваш фольклорындагы мәгълүм жанрларның (мәсәлән, кунак җырларының) кайтавазы гына булып күренә. Андый шигырьләр үзләре күп түгел. Ләкин алар, кә- ■ мертон авазы кебек, аның бетен лирикасының билгеле бер этик настроен билгелиләр. Эйзин халыкның әхлак әлифбасын бик тирен тойган. Аның лирик герое инде иң интим гамәлләрендә до (геройны, кем әйтмешли, беркем күрмәгәндә де) үзен шушы әлифбадан башка күз алдына китерә алмый. Сүзләр гадидән гади, чөнки әхлакый тойгы болай да барыл җитә, ә бу — иң мөһиме. Жиде диңгез кмчо-кнчә Килер идем очып «кнл, бәгърем, кпл» дигән тавышыңны ишетсәм (Юлга-юл тәрҗемә ) Чыннан да, кайчакта туган телеңнең, сүзеңнең яктысына диңгез киче-кичә отам сәяхәт итеп кенә килеп җитәсең Янәшәңдә генә яткан нәрсә эстетика итеп каралмый Артык якын, таныш әйбер күнегелгән гадоти итеп карала Эйзин чуваш әдәбиятында фольклорга керүиең яңа ысулын ачты Мим аиы «колак сал уй дип атар идем Монда «шәхси» сүзнең һәм «бөтенесе ечеи» булган сүзнең ги- рәнтен эчке кушылуы турында сүз бара. Шушы кушылу яңа сүзне тудырды. Ул җылы. Явымлы, шул ук вакытта туры, тайпылышсыз да. П. Эйзин чуваш әдәбиятында ялгыз түгел. Любовь Мартьянова. Геннадий Юмарт. Суәар Эрдиаинның соңгы шигырьләрендә Эйзин стиленә хас сыйфатлар сизелеп тора: сурәтләү чараларының тыенкылыгы. һәр сүзнең киң мәгънә сыйдырышы һ. б. Халык җырларының, риваятьләр, мифларның саф эчтәлек мотивларыннан файдалану белән бергә бу шагыйрьләр ни гезде сүз естенде эшлиләр. Тел горизонтын алар эпик нәрсә итеп кабул итәләр „Алар тәннең әхлакый сафлыгына омтылалар Яшь шагыйрьләр гасырлар дәвамында чарланып килгән афоризм, мәкаль формасына тартылалар, ә шигырьләрнең эчтәлегендә. борын-борыннан килгәнчә, яхшылык һәм яманлык, җир һәм күк. газиз һәм ят нәрсәләр Мәсәлен. Л Мартьяноеаның бер шигыре АТНЕР ХУЗАНГAQ Ак жилкән — хыял, Уй тын жил кебек. Төпсез диңгез — тормыш. Син — җан тарткан өй кебек. (Юлга-юл тәржемә.) Күмәк тәҗрибәгә, милли образлар фондына мөрәҗәгать итү шагыйрьне үз стиле өстендә киеренке эшләүдән коткармый. Шагыйрь үз сүзен әйтергә тиеш. Монда хикмәт образларда, шигырьнең тышкы пластикасында гына түгел. Фольклорга мөрәҗәгать итү шул автор иҗатының эчке эволюциясе белән акланырга тиеш. Аны этик яктан акларга кирәк. Бу шулай дигән сүз: автор ниндидер бер мөпим чиккә килеп җиткән дә, халык зирәклегеннән башка аның һич эше бармый. Бер интервьюда Чыңгыз Айтматов та болай ди: «Кайчакта мин үз әсәрләремә халык аңының иясез катламнарын кертем. Автор исеменнән түгел һәм инде бигрәк тә герой исеменнән түгел. Бу гомуми сүз әйтергә кирәк очракларда шулай була» («Вопросы литературы», 1976, № 8). Шагыйрьне еш кына юлчы белән чагыштыралар. Юлчы офыктан беркая да китә алмый. Заманында чуваш халкының мәгърифәтчесе И. Я. Яковлев (1848—1930) халыкның дөньяны аңлавының нигезе булган «йөз мең сүз, йөз мең җыр, йөз мең чигеш» формуласын, бик күп сыйдырышлы һәм эчтәлекле формуланы биргән иде. Мин алтмышынчы еллар башында әдәби дөньяга чыккан буынның җитлеккәнлеге турында сүз алып бардым. Бу буын вәкилләрендә уртак нәрсәләр күп. Алар әдәбиятның милли үзенчәлеген төшенергә тырышалар, үз тыңлаучылары һәм укучылары күңеленә юл эзлиләр. Бу юл гомумилек горизонты — ягъни Сүз, Музыка һәм Сурәт берлеге аша үтә. Ул горизонтка чыгу исә шигъриятнең халык язмышын үз иткән шәхес язмышына: аның шатлыгына һәм әрнүенә әверелүе дигән сүз.