Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯВА КАРЛАР

Бик тә озынга, иксез-чиксез озынга сузылды бу кыш. Очы-кырые күренми. Ярый әле кар явып үтте.. Югыйсә җирнең өсте тиресе туналган җәнлек кебек иде. әллә нинди каты төерләр белән капланган. Шәрә килеш туңдырды, шакырайтты. Агачлар җылынырга теләгәндәй ботаклары белән шакылдап утыралар иде. Шул чакта, рәхмәт төшкересе, бар дөньяга беренче карның хуш исе тулды. «Ак аюның» пәйда булуын күреп, тирә-як үзалдына пышылдый башлады. Кар ява да ява Кар бөртекләре җиргә төшәргә юлдашлары Тәмам яктырып бетәр алдыннан кышкы көн караңгылыкны капшап йөри Кышкы көнне тиз генә уятырмын димә. Әйтерсең, вакыт яктылыкны тагын куып җитә. Шулай соң гына яктыра, иртә караңгы төшә Минем әнием бөтенләй олыгайган инде. Әниемнең баскыч култыксасына тотына-тотына бишенче каттан төшеп килүен йортлар, тыкрыклар аша күрәм. Аннары ул подъезд төбендә тирә-ягын көрт баскан эскәмиягә чыгып утыра Тирә-юньдәге бар нәрсәләр ашыкмый-кабалан- мый гына күченеп йөриләр кебек, күз алдында дөнья иркенәеп китә. Кар яву җанны җиңеләйтеп җибәрә. Агачлар артында, шау-гөр килеп торган тау артында күренеп-күре- неп киткәләгән әйберләр арасыннан әниемнең күзләре нәрсәнедер шәйлиләр кебек... Ишле гаилә өстәл янына тезелешеп утырган, өй эче чыңлап тора. Чәчәкләр чигелгән ашъяулык өстендә куллар хәрәкәтләнә. Утлы күмер кисәкләре ата-ата мич яна. Гомер үтүен искәртергә теләмичә генә маятнигын атындыра-атындыра сәгать йөри. Ә тәрәзәнең теге ягында кар ява да ява. Пыялалар яп-якты. Өй эченә кызган үтүк исе таралган Бөтен җирдә пөхтәлек. Фикус гөленең кара яшел яфракларынашыкмыйча һавада бөтереләләр, арлы-бирле очалар. Күңелгә шундый уй килә шәм утына һәм тыныч кышның җанлы кар бөртекләренә карап утыру миңа ошый икән ләбаса. Щәм ул мәңгелек илчесе, кар бөртекләре исә тормышны яктыртып алучы мизгел да кар тавының җемелдәве чагыла. Подноска нәни генә күмерләр һәм сулыш кебек җиңел көл коя-коя ялтыр йөзле самовар шаулый. Гаилә бөтен — ике кыз һәм бер малай, сау-сәламәтләр, әнә, терсәккә терсәк утыралар. Җылы, өстәл өсте дә буш түгел. Диваннан өстә стенада сугышка хәтле төшкән фоторәсем — ул чакта без бишәү идек. ф Болай караганда бернәрсә дә үзгәрмәгән сыман шул ук самовар, а. чәчәкләре уңган шул ук ашъяулык, шикәр тутырылган зәңгәрсу ваза, * эченә мамык түшәлгән катлы тәрәзә Әмма хәзер д\ртәү генә шул < Нигә соң шушы хатирә әледән-әле искә төшә икән? Әнием миңа * моны үзе сөйләгән иде: шул ап-ак карлы кышта әни әтинең кайтуына g өметен өзә. Аның үлеменә ул инде тәмам ышана һәм караңгылыгын юып алынган якты тәрәзәләр каршында басып торганда үзен тол итеп * тоя... Караңгыдан торып Чехов базарына барып кайта, барлы-юклы акс «асына тигәннең һәммәсен дә сатып ала. Әтинең якты истәлегенә шун- ь дый табын әзерләргә уйлаганмы, әллә балаларына бәйрәм оештырырга * теләгәнме — мөгаен, икесе дә булгандыр. Кар аның башына, иңбашларына ява, кар бөртекләре иркәләп кенә £ мамык шәлен бизи һәм шул чакта мескен тол хатынның тамагына •- кайгыдан каты төер утыра Балаларым бар бит әле дип, үз-үзен азмы- ® күпме юата ул. °- Кар-бураннар уйнатып янәшәсеннән чыңлый-чыңлый трамвай узып китә. «Монда икәү бергә йөргән идек»,— дип уйлый ул. Капка астыннан эт өрә. Аз гына яктыра башлый. Өйгә кайтып җиткәндә бөтенләй яктырып беткән була. Битләре кызарган әни ишек катына басып, өстендәге карларын каккалап төшерә. Мамык шәлен битенә каплап елап та ала Аннары кухняга керә, балаларының йоклауларын тыңлап утырганнан соң, якшәмбе көн икәнлеген уйлап бераз тынычлана. Күңеленә тагын моңсуланырга ирек бирмәс өчен кинәт кенә кузгала да, өйне җылыту нияте белән, кухнядагы кечкенә мичне ягып җибәрә. Дөге белән нт юып куя. Кара җимешләрне чистарта. Суган, кишер турый. Шул чакта күршедә яшәүче ябык Газизә керә, иснәнеп тора - Пыла-ау! - Сыйларга уйлыйм әле, - диде әни Эремчек белән каймак та сатып алдым әле. Син утыр, утыр Бездә бүген тәмле исләр чыкты — Ай, нинди кеше иде! - дип, авыр сулый Газизә Аның шулай йө рәкне авырттырып әйтеп куя торган гадәте бар - Син яшьләй калдың Өч бала белән.. Нишлисең инде, тол килеш тә яшәрсең әле Түзәрсең — Тол хатынның бусагасы да алтын була диләр Минеке — боз - Нихәл итәсең инде, ди Газизә тагын — Утын бар. җылыда яшәрбез Җылынырга калды инде. Алар бер-берләрен бүлдермиләр, йон эрләгән кебек ярымпышыл дап кына сөйләшәләр Сулыш алуларыннан да билгеле - җанланды лар. Мин әниемнең сулыш алуын, аның сүзләрен тыңлап ятам Торырга иртә әле — тау шуарга, йөгерергә-уйнарга өлгерермен Кинәт кенә куллары белән авызларын каплап көләргә тотыналар Аларның йөзләрен күз алдына китерүе кыен Чәй кашыгы чыңлаталар Каймак белән чәй эчүдән дә тәмле нәрсә юк шул Тәрәзәдән төшкән балкыш аларяын йөзен яктырта Мичтә ялкын бии. Алар тиздән чынаякларны җыештырып куйдылар, саубуллашты *• S3 лар. Газизә папирос кабызды һәм тәмле төтен исе ишек ярыгыннан бүлмәгә саркып керде. Менә без дә кар ялкыны кочагында калган пөхтә өйнең өстәле янында тезелешеп утырабыз. Бу чынлап та ялкын, әнә ич тәрәзә төбендә көрт өеме дә күренә. Шаян жил бөтерә-бөтерә тәрәзәгә кар сибәли, түбәдән дә кар коела, көрттән кар фонтаны күтәрелә. Шулкадәр якты ки, күрше йорт артыннан әлеге зәңгәр упкын өстенә менә-менә К09Ш күтәрелеп чыгар да бөтен көченә яндырырга тотыныр, һәм шулвакыт кар кинәт кенә кабынып китәр, ниһаять, бәйләнчек җәяүле бураннан котылыр. Ачылып киткән ишек ягына карап дүртебез дә катып калабыз. Дүртебез дә берьюлы бер үк нәрсә турында уйлыйбыз — кинәт әтиебез пәйда булса!.. Ләкин бу яңа көннең яңа өмете генә, тормышыбызның бетмәс-төкәнмәс теләге, күңелне матур ялган белән юатып алу. Карның аклыгы әниемә больницаның чиста, тирән маза бүлмәсен хәтерләткәндер. Анда исә һаман да яшәү сәләтен югалтмаган ялкынлы яшь гомер үлем белән көрршә, янында ак халат кигән әни йөри... Әни эскәмиядә, һавада жилпенгән кар бөртекләре астында озак уйланып утырды. Бер-бер артлы кызларын кияүгә бирде ул. Идел аръягына, Уралга озатты. Хәзер инде эш ярата торган ярдәмчел улы белән генә калды. Шатлык арттымы яки кимедеме, каян белергә, ничек төшенергә бизмәннең кайсы ягы аска тарта, нәрсә йөрәкне авырайта, жимерә, ә кайсысы мамык кебек кенә кагыла да җирдән өскә күтәрә? Гомернең ашыгуы кая яшеренгән — басу аталыгындамы, әллә кырның урманга таба бөкрәеп килгән урынындамы? Стенадагы фоторәсем исә картаюны һич тә белми Иске йортны ташлап киткәндә аңа ут төрттеләр. Бары тик җиңел- чә әйберләрне генә үзебез белән алган идек, инде үз вазифасын үтәгән әйберләрне юк кына бәягә сатып җибәрдек — балкып торган заманча фатирга авыр, тузган комодны, чайкалып торган этажерканы, никельләре куба башлаган тимер караватны алып бармассың бит инде... Акшарына битне куеп мич белән дә саубуллаштык. Ашык-пошык ишекне яптык: әй, дөньялык, үзгәреп торуың никадәр яхшы синең. Үзгәрешләр яшьлекне кире кайтарырга вәгъдә итә сыман, әмма ян гыннан соңгы харәбәдән ачы төтен исе килә. Кая ул яшь чакта, кызган чакта ташландык ояны йөрәккә якын алып торырга— Шуннан китте, китте, барысы да чәрдәкләнде... Теге кышкы аяз көндәге кебек дүртәү өстәл янында утыру кабат насыйп булмады инде. Кайгылар ишәйде, юллар урауга әйләнде. Ә әни улы белән китте, улы кайда — әни шунда. Кызлар белән хат аша хәбәрләшә. Кая да сыеша алмаган горур хатынны каксалар, суксалар, шайтанны яки ятим баланы куган кебек кыерсытсалар, нишләргә? Бәлки ул горур кешедә талчыккан йөрәген саклау хисе, татлы хыяллар, җимерелгән ояны саклау теләге яшеренгән булса? Аңламаган килеш кычкыралар, пычрак аяклары белән таптыйлар ич. Шәфкатьлелек шәме, кайда синең кыюсыз һәм учка йомылган яктылыгың? Киленнәр имән урманындагы каен кебек, яки алар җилгә охшаш, яисә кояшка—аларга күбрәк яктылык, һава, иркенлек бир, тау башыннан җил исүе дә әйбәтрәк күренә, һәр шылт иткән авазны ачык ишетергә була. Түбәнлектә караңгы, юеш, елга буендагы янган нарат ка, кайчандыр яфраклары шаулап торган корыган ботакка яшь. көнчел күнел белән кем генә орынырга теләр икән. Әйтерсең, ул гына бу җиргә мәңгелеккә килгән... Юк. килешә алмады карт ана киленнәре белән - беренчесе белән дә, икенчесе белән дә.. Оныкларны да алар уз кочакларына суырып алдылар. Кайчакта янәшәдән генә чаналарда үтеп китәләр - ул да озакка түгел. Кулың белән кагылырга өлгермисең - саубуллаш! Күңелен булгандыр, җитте, янәсе. Ә улы? Нишлисең бит. күңелендә нәрсә барын белгәнче улы яланбаш килеш тормышта арлы-бирле чапты, сукыр килеш бәрелдс-сугыл ды, яраланды, очраган кешеләрне нәрсә белән гаҗәпләндерергә, шатландырырга белмәде. Ул - ул инде, аны кичерергә дә була. Аның ирләргә генә тиеш үз ихтыяҗлары, үз борчулары Тик менә ул үз-үзен гафу итәрме? Ә кызлар хат аша хәбәрләшәләр. Иренең кабере генә чит җирләрдә вәйран булып "ята I Хәзер улы да аннан өлкәнрәк инде Кар ява да ява Карт ана өй тирәли әйләнеп чыкты, кире эскәмиягә кнлдг. җылын килеш калды Хәзер, әнә, кая барырга инде дип. баскыч култыксасына таянып тора Теге вакыттагы кебек өстенә кунган кар бөртекләрен дә кагып төшерми . Кар ява да ява. . «Минем әни карт инде.. Бөтенләй картайган >■ дип пышылдыйм мин бозлы тәрәзәгә. Дөньяда моннан да ачы хәер.» җыйнаган башка гаи урынны кар каплаган иде инде Бишенче катка күтәрелү күз алдына да китерү кыен Кайчандыр җиргә якынрак фатирга күчәргә ризалашкан иде - соңыннан үзе үк уеннан кире кайтты Нәрсәдән курыккандыр? Күрәсең, картлык баса. Беркем дә аны хупламады, үгетләмәде, аңа уралган пәрәвезне алып ташламады Дөньяда үзе кебек үк япа-ялгыз калган һәм аңа әледән-әле саташулы төшләрен сөйләүче ахирәтен тыңлаган булыр иде бәлки... Горур булып бишенче катта, нәкъ түбә астында яшәгән сүз юктыр. Гаепләмәскә дә. гафу да үтенмәскә, күз карашларыннан оялып битне учың белән капламаска да Озын-изын кышның күктән савылган кары белән бер ул, күзләреңне Йомсаң да барыбер явачак. явачак һәм күз кабакларын туңдырачак. 1 I / г Хәйдер I ХИНИДИНОВ f фмемег