Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯРЛАР БИЕК

Мәктәп ишегалдындагы шомлы балкышны нн элек Фирүзә курен өлгерде. Укучылар, тәрәзәгә борылгач та аның өнсез катуын курен, парта арасыннан дәррәү күтәрелделәр. Ишегалдында коточкыч* я IKUN өермәсе җилпенә иде һичнинди төтен фәлән юк, саргылт кызыл ялкын, гүя җир куеныннан ургый, артканнан арта барып, һаман бнеккәрәк үрли — Ни бу, балалар? Укучыларның һәммәсе, Фирүзәнең соравын җәнапсыз калдырмаска тырышкандай, нәрсә дә булса әйтеп калырга ашыкты — Ут! — Янгын! - Фирүзә Галләмонна, бу бит — унынчы ы бар — Бу лагерьда, синең белән мин директор' Педсовет раслаган исемлеккә өстәп, безгә каршы килеп, кемнедер көчләп тагарга берәү иск дә хакы юк! — Бәйрәмов өчен үзем җавап бирермен. Әминә ханым ч»ир^ ... нең тавышы таләпчән иде.— Эш вакытында әйбәт ул Мине үгетләүнең кирәге юк ул баланын нннлнлеген бсләм — Ул сезне бик хөрмәт итә, Әминә ханым' Фирүзә монысын өл кән укытучының күңелен күтәрү өчен әйтте. Иң яраткан фәнем география, дип сөйли. Географ, ниһаять, елмаеп куйды. — Әй, оста да инде син, Фирүзә җаным! Ярый, килештек! Бәхеткә каршы, көн дә ачылыр кебек: өер-өер болытлар ертыгы арасыннан күкнең зәңгәрсу йөзе күренеп-күренеп киткәли. Бу кояшлы көннәр башлану билгесе. Башка җәйләрдә, лагерь тормышы бер эзгә салынгач, укытучылар үзара чиратлашып, Казанга кайтып киләләр иде. Быел ял турында уйлый да алмыйлар Фирүзәнең күңеленә борчулы уйлар сарыла башлады. Ул, балаларны сагынганга шулай бу, дип, үзенчә нәтиҗә ясый. Башка елларда балалар Зиннәт белән шәһәрдә калалар иде. Кайттыңмы күреп киләсең. Быел кечкенәсе, укулар бетүгә, пионер лагерена китте, олысы — армиядә. Зиннәт саубуллашканда көлдереп: — Сез мине өр-яңадан егеткә әйләндердегез,—дигән иде.—Эштән соң паркка йөрермен инде. Өенә кайтып килү теләге бик көчле булса да, Фирүзә бу хакта авыз да ачмады. Кодрәт Бәйрәмов килгәч, бу мөмкинлеге тагын да ераклаша төште. Әмма, кеше өмет итә, тәңре әмер итә, диләр — юлга чыгу бөтенләй көтмәгәндә үзе каршыларына килеп басты. Басуда дәртләнеп эшли башлаган чак иде. Фирүзә көткәнчә аның группасын Бәйрәмов үз кубызына биетергә тотынды. Малай ярышны бик ярата. Ул, Әминә апа группасының никадәр эшли алачагын чамалап куя да, үзләренә буразналар бүлә. Ничек саный — Фирүзә бу кадәресен сизми дә кала. Аларга өч-дүрт кенә яфраклы чөгендерләрне утап, сирәкләп чыгу йөкләнгән. Көн азагында басу хуҗасы эшне кабул итәргә килә. Нәтиҗәсе — күз алдында, яшькелт буразналар сызылып ята. Беренче көннәрдә санадылар да кайтып киттеләр, санадылар да кайтып киттеләр. Совхоз вәкиле дә актан-карадан сүз әйтмәде. Өченче көнне, эш азагында, бу кешенең Әминә апа белән шактый кырыс сөйләшүе ишетелде. Алар икесе дә Фирүзә группасы эшли торган якка карап басканнар, һәр икесе нидер расламакчы, бәхәсләшәләр. — Бер үк яшьтәге балалар, сан-исәпләре дә тип-тнгез,— ди басу хуҗасы.— Ник сезнекеләр бермә-бер азрак эшли? — Бәлки, безнекеләр чистарактыр? — ди Әминә апа. — Әй, шулай булса-а-а! Юк шул, чисталыгын да аерып алып мактап булмый. Нахакка рәнҗетү булмасын, дип, мең энә күзеннән үткәздем эшегезне. Кичә, сез кайтып киткәч, аркылыга-буйга йөреп чыктым. Юк, сыйфат ягыгыз әллә ни түгел, эшләгән буразна саны да кимрәк. Агай чөгендер басуын дер селкетердәй баһадир адымнар белән ары китте. Шуны гына көтеп торган кебек, Фирүзә янына авызы колагына җиткән Бәйрәмов килеп басты. — Эшләрен чуалттыкмы, Фирүзә Галләмовна?! Мине лагерьга алып килмәскә тырышкан өчен бу. — Ярыш, Кодрәт акыллым, бер-береңне уңайсыз хәлдә калдырыр өчен оештырылмый. Син шуны аңламыйсың икән әле. Кичен Әминә апа Фирүзәгә үзенең яңа карар чыгаруы турында хәбәр итте. Моңарчы группалар, малайларга-кызларга бүленеп, икешәр бүлмәдә яшиләр иде. Ике бүлмә арасында, караваты һәм өстәле булган урындыкта, тәрбияче-педагог урнашкан. Такта стеналар аша өч бүлмәдәге кешеләрнең сүзләре бер-берсенә яхшы ишетелә. Алар кич буе кычкыра-кычкыра сөйләшәләр, көлешәләр. Фирүзә дә аларга кушыла, сорауларына җавап бирергә тырыша, әңгәмәнең үзәгендә була иде. Икенче йортта нәкъ шундый ук тәртиптә Әминә апа группасы яши. Тын кичләрдә хәтта аларның да шулай гапләшеп ятуы ишетелгәли иде. Эшләрдәтё тигезсезлек фаш ителгәч. Әминә ана, ике группа өчен дә баш кеше буларак, яңа тәртип тәкъдим итте. - Группаларны кушып карыйк эле. Фирүзә җаным, - диде - Өйләрнең берсендә малайлар гына яшәсен, икенчесендә — кыллар Гх>лан узара дуслаша алмыйлар Эшләренә дә шул зарар итә бугай — Балалар ни дияр-икән соң, Әминә апа? — Фирүзә турыдан-туры ♦ каршы килеп тормады,— Әйтеп карыйк! х — Менә минем яшемә җитсеннәр, минем кадәр эшләсеннәр, укучы- х ларның язмышы өчен җавап бирерлек дәрәҗәгә ирешсеннәр, аннары * уз теләкләрен алга сөрерләр! Хәзергә мине аларның фикере кызык- < сындырмый... Яңалык, Фирүзә шикләнгәнчә, лагерьда тавыш-гауга чыгарды Группалар әле аерым-аерым, әле зур төркемнәргә оешып кычкыра кычкыра * бәхәсләшәләр .Укучыларга хәлне мөмкин кадәр йомшартыбрак аңла- < тырга кирәк иде. Хәзер үк Фирүзә янына килергә ашыкмасалар да. □ бераздан алар ' үз кысаларына кайтып төшәрләр, мен төрле сорау * яудырырга тотынырлар Ике өйнең берсендә гел малайлар гына калгач. Әминә апа андагы з? күзәтүтәрбия эшләрен физкультура укытучысына тапшырды Кара- = нылчы карт та шул тирәдә күбрәк йөрергә ризалашты Физрук иртэw кич күбрәк елга буена китәргә яратучан, шунлыктан Әминә ача кара3 кылчыга аерым әйтте: — Син, агай, олы кеше, күз-колак була күр! диде Уннан сонарх мый йокларга ятсыннар! Берүк тәмәке тартырга өйрәнә күрмәсеннәр! Фирүзә сүзгә кушылмый булдыра алмалы — Әйдә, Әминә апа. дип, өлкән укытучыны читмә алып китте. Кирәкмәс, бу агайдан тәрбияче ясарга тырышмыйк' диде Әминә апа бу күрсәткечне дә авыр кичерде. Шунда ук үзенең яка күрсәтмәсен әйтеп калырга ашыкты — Син минем группа кызлары янында яшәрсең, Фирүзә җаным. Минем кызларның саны кимрәк, бүлмәдә буш урыннар бар Гомумән, без монда ике төрле класс икәнен онытыйк! Чын дуслар булып берләшик. Менә шунда күрербез, эшләр тнп-тнгез булачак безнең! Мондый ясалма кушылуның әллә нн нәтиҗә бирмәвен белсә дә. Фи рүзә каршы төшәргә кыймады Күк күкрәүле яңгыр алдыннан табигатьнең беразга тыл тын калуын хәтерләтеп, балалар сәер битарафлык күрсәтәләр ндс Лагерь мшегI алдындагы чыр-чу, дөнья күтәреп шаярулар, шатлыклы көлүләр бетте. Басуда исә һич уйламаган сәер үзгәреш булды Әминә апа группасындагылар элеккедән дә аз эшли, Фирүзәнекеләр норманы үтәп бара, аерма элеккечә бермә-бер Көн азагында эш кабул итәргә килгән кеше тагын аптырады — Нәрсә булды соң сезгә? Кичәгенең яртысын гына сирәкләгәнсез Ант?! Әминә ана Фирүзәгә ялыныр! ә тотынды — Әллә син үзләре белән әйбәтләп сөйләшеп карыйсыңмы? — Бергәләшеп сөйләшик. Әмннә апа' Ул арада Әмннә апа нидер уйлап алды — Беләсеңме нишләтәбез иртәгедән буразналарны ia аралашты рыйк. бер буразна - синең укучыга, икенчесе минекенә. Бүген кичтән үк үзләренә дә аңлатыйк! Физрук, нәкъ Әминә апа кушкан вакытка балаларны иркен мәйдан га чыгарып тезде Көне буе эшләп тә, уйнлп-шаярып та шактый тал- чыккан укучылар җитди мәсьәләләр хәл итүгә әзер микән сон? Фирүзә Әминә апага — Әллә иртәгә генә белдерербезме? — дин караган ндс Әмннә апа үз уеннан кире чикмәде — Минемчә, белдереп калу хәерлерәк, йоклар алдыннан үзара фикерләшергә дә җанлы булыр.— Әминә апа үз теләген аклардай терәк тә тапкан иде инде.— Без аны илдәге яңалыкка нигезләп аңлатыйк. Хәзер бит бөтен җирдә коллектив подряд ысулы мактала. Без ике классны бергә куша алмый интегәбез. һәм ул үзенең кыска гына чыгышын нәкъ шуннан башлап та җибәрде. Соңыннан: — Безгә, укучылар, гомуми нәтиҗәнең әйбәт булуы кирәк! —диде.— Ярышып. бер-беребезне оятлы итәргә тырышмыйк! Фирүзә шактый тынычланган иде, чөнки Әминә апа шактый шома итеп аңлатты. Тик, балалар үз урыннарына таралышканда, аның янына Кодрәт килеп: — Фирүзә Галләмовна. ник соң безгә рәхәтләнеп эшләргә рөхсәт юк? — дип, күңелгә тагын вәсвәсә салып китте. Малай, сорау белән, юкка да чыкты. Мондый сүзнең ник әйтелгәнен ачыкларга җай калмады. Әминә апага әйтергә дә базмады Фирүзә. Кәефе бозылыр, тагын Кодрәткә кырын карый башлар кебек тоелды. Барысы да урыннарына кереп яттылар. Фирүзәне йокы алмый интектерде. Колак төбендә Бәйрәмов соравы яңгырап торды. Такта стена белән генә аерылып торучы бүлмәнең икенчесендә Фирүзәнең гаҗәпләнүенә каршы, башка көннәрдә бик тиз йокыга талучан Әминә апа да караватында әйләнеп-тулганып азапланды. Таң алдыннан Фирүзә сискәнеп уянды. Бу таң, бу вакытсыз уяну шомлы тоелды аңа. Ул гомерендә дә болай кисәктән, бу рәвешле тәшвишләнеп уянмый иде. Фирүзә тиз генә халатын киде дә ишек төбенә чыкты. Чалт аяз көн туып килә. Чистарынып, шатланып күтәрелүчән кояш та чыгып өлгермәгән әле. Күк йөзенә аның алсулыгы гына таралган. Табигать, гүя җан ияләрен дәррәү кузгатырга базмыйча, тирә-юньдә тынлык саклый. Фирүзә малайлар йоклый торган йортка күз салды. «Шылт» иткән тавыш та юк. Бу вакытта каравылчы шул тирәдә йөрергә тиеш иде. Физрук уянып чыккач кына, ул ял итәргә китә. Ник соң каравылчы күренми? Фирүзәнең карашы, лагерьны узып китеп, алда күтәрелгән тау сыртына күчте. Олы юлга алып чыгучы сукмак буйлап кемнәрдер китеп бара. Бер, ике өч... Фирүзә азагына кадәр санарга теләмәде, ул инде болай да аңлады: бу— аларның егерме биш укучысы, малайлар, лагерьны ташлап, шәһәргә юл алганнар. Укытучы, йөгереп барып, малайлар йортына керде. Ишек төбендәге караватта каравылчы зарланып ята. Аны ятакка бау белән бәйләп салганнар. Фирүзә керүгә, ул дөньяны каһәрләргә тотынды. Аннары: — Хәер, үзем җүләр. Гомердә ата-бабам эшләмәгән эшкә алынгач, мин җүләр булмый, кем җүләр булсын?—дип, үзалдына сукранды. — Абзый, әйбәтләп кенә аңлатыгыз әле! Ни булды?— Фирүзә ашы- гакабалана аның кулларын чиште. — Ул сорауны сезгә бирергә кирәк! Мин бит пенсионер гына. Исән башка тимер таяк алган шыр тиле мин, ник миннән сорыйсыз? Үзегезгә тапшырылган ристаннар. үзегез карагыз. Минем берсенә дә катнашым юк! Әҗәлем болай да әллә ни ерак йөрмидер... — Ни сөйлисез соң сез? Тапкансыз бер сүз — әҗәл, имеш! Әле. рәхмәт, анысын да сезнең малайлар искә төшерде: абзый кеше, телеңне тик тот. диделәр. Яшь булсалар да, акыллары минеке ише генә түгел! Кала баласын тәрбияләү минем кулдан киләме соң инде! Фирүзә эндәшми-нитми генә бүлмәгә караш ташлады. Караватлар пөхтә җыештырып куелган. Малайлардан хәтта чүп тә төшеп калмаган. Фирүзә ашыгыч рәвештә юлга җыенырга кирәген чамалады. Хәзер ** Казанга китеп һәр баланың өендә булырга, әтн-әннләре янына кайтып житүләрен ачыкларга һәм хәлне мәктәп дирекциясенә анлатып бирергә кирәк Үз классындагыларны ул яхшы белә. Әминә апаныкыларның адресын каян алырга?! Өлкән укытучының ифрат борчылачагын күз алды иа китерсә дә, Фирү зәнен бу хәлне белдерми хәле юк Мондый гадәттән ♦ тыш вакыйганың район мәктәпләре арасында булганы юк иде әле ж Әминә апа. малайларның качып китүен ишеткәч, еларга ук тотынды. = Аңа карап «Педагогларча!» — дип уйлады Фирүзә һәм яшьлеген искә 13 төшерде < Университетны тәмамлагач. Фирүзәне ерак районнарның берсенә, j урта мәктәпкә эшкә җибәрделәр Ап ак «эчле карт директор яшь укы тучыны- класска үзе озата керде. ♦ — Укучылар, бүгеннән сезнең класс җитәкчесе Фирүзә апагыз Гал < ләмовиа булыр,— диде.— Ул — әдәбият укытучысы Югары белемне ® Ленин бабагыз укыган университетта алган Ул биргән гыйлемне сез ж узегезгә сеңдерергә тырышыгыз!— өлкән педагог Фирүзәгә борылды — * Укышлар телим! Директор чыгын киткәч, дәрес матур гына дәвам итте Фирүзә ик х соңыннан, дәресне йомгаклау өчен һәм балаларның сорау-ф мәннәре *" булса дип. бераз вакыт та бүлеп калдырды. Дәреснең темасы буенча 3 бик тырышып әзерләгән сүзләрен түкми чәчми сөйләде-сөнләде дә * — Аңлашылдымы, укучылар?— дип сорады * Класс күмәк, көр тавыш белән — Юк! — дип җавап кайтарды Фирүзәнең тез буыннары калтыранып куйды Дерелдәгән куллары, ашыгып, өстәл өстендәге дәфтәр-кнтапларны җыештырды Әле кыңгырау чылтырарга берничә минут калуга игътибар да итмәстән, классны калдырып чыгып йөгерде ул Укытучылар бүлмәсендә директордан башка берәү дә юк. Хәер. Фирүзәгә барыбер нде Ул күзенә чалынган беренче урындыкка ауды да. йөзен учы белән каплап, елап җибәрде Директор башта дәшми торды. Өлкән педагог Фирүзәнең елау катыш «Күпме тырыштым, бу көнне күпме көттем бит мин' Мнн аларга ни начарлык эшләгән? Ник алар шул кадәр шәфкатьсез? * дигән сүзләреннән күп нәрсәне аңлаган иде инде Кыңгырау чыңлады. Фирүзә елавыннан «кырт» туктады, ашык пошык күзен сөрткәләде, астан гына директорга карады Карт елмая иде. Аның күзләрендә дә. елмайганнан соң бөтен бн тен ермачлаган тирән җыерчыкларында да. хәтта басып торышында да сөенеч балкый. Юк, директор яшь укытучының үксүеннән якн дәрес ташлап чыгуыннан көлми, ул ихластан шатлана иде Ул кинәттән җитдиләнде. Бүлмәгә башка укытучылар кереп тулачагын белеп, ашыгып кына кыз янына килде, аркасыннан сөйде — Синнән чын педагог чыгачак, кызым һөнәр сайлаганда ялгышмагансың. Бу елавың — шәп нәрсә! Фирүзәнең мәктәптәге эшкә бәйле төстә тагын да елардай чаклары булгандыр, мөгаен Әмма хәтердә нң нык сакланганы әиә шул беренчесе Инде менә аның каршында, олы башын кече игеп. Әминә МЛ елый Фирүзә белә -пш \.»»гр һнчннн ш • \ •" торган түгел, ана кушылып еларга гына мнмкни Укытучы күэ яшемдә башка бер һөнәр иясе дә кичерми торган хисләр теләкләр сафлыгы, киләчәк өчен хафалану өмете, кешелек хаталары өчен өзгәләнү чарасызлыгы барысы да җыелган L — Әминә апа. сездә малайларның адресы үзегез белән юктыр инде, 'мин башта мәктәпкә барырмын, ахры — Яз, Фирүзә акыллым, әйтеп торам барысын да яттан белам Ул, кайсыннан башларга кирәклеген чамалаган шикелле, азрак сабыр итеп торды да тезеп китте АйАуров Мансур, Морской урамы, бишенче йорт, беренче кат, егерме беренче бүлмә. Ул йортның ишеге бер генә. Аптекалы биек йорт — Беләм, минем Бадыйкшанов та шунда яши. Фирүзә Әминә апаның тиз тынычлануына, укучыларының өйләрен китаптан укыгандай яхшы хәтерләвенә, малайларны үз баласыдай якын итүенә сокланып утырды. Соңгы адресны яздырганда өлкән укытучы кисәтергә тиеш тапты: — Яковлев Васяның әтисе — эчкече, әтисе өйдә булса, зинһар, Вася турында начар сүз катма Юк сәбәпне бар итеп, гаиләсен бимазалый торган дуамаллыгы бар аның. Казанга аяк басуга Фирүзә өйләренә ашыкты. Нәкъ алдан уйлаганча, өйдә берәү дә юк иде. Зиннәтнең заводта чагы, балалар — еракта. Ишекне ачуга йөзгә тынчу һава килеп бәрелде. «Бүлмәләрне җилләтмәде микәнни Зиннәт?» Кулындагы төеннәрдән котылырга ниятләп, Фирүзә кухняга керде. Аш бүлмәсе савыт-сава белән тулган. Зиннәт, ‘тамагын туйдырган саен, тәлинкә һәм чынаякларын кран астына гына өя барган. Хәтта идән дә юмаган. «Әй, бу ирләр! Ике сүзнең берендә, без — солдатлар! дип, мактаналар, ә инде үзләре генә калсалар..» Фирүзә үзалдына елмая-елмая залга үтте. Үзенең Зиннәткә кирәклеген тою Фирүзәгә рәхәт иде. «Ул шуңа өйрәнгән инде, сабый бала хәлендә калган, гел кузәтеп-төзәтеп торырга кнрәк аны» Суыткычта ризык беткән. Туңдыру тартмасы шыкырдап калган, капкачын да ачып булмый, сөт шешәләре өчен ясалган уентыкта сәер сынлы карасу пыяла савыт кукраеп утыра. Зиннәтнең аракыга исе китми. Кунаклар җыелганда капкаласа да, соңыннан үзен-үзе битәрләп йөри: «Тиле дә инде мин, — ди. — Кешеләр эчсен өчен, кирәкмәгән нәрсә йотып утырам. Ике тиенгә ярамаган гадәт...» Фирүзә ят шешәне кулына алды. Эчендә бераз эчемлек бар. Бөкесен ачып караган иде, тынны бугыч куәтле ис бөркелде. «Портвейн- фәлән генә дә түгел бу Бичарам, бөтенләй гаҗизләнгән икән, ялгызлыкка ияләнә алмаган, башларын кая куярга белми, шушы нәрсәне эчеп карагандыр инде. И-и, бу ирләр! Ялгыз яшәргә бер дә генә яраклаша алмыйлар шул. Хатыннар гына барына да чыдый. Күпме тол чатын бар. өйләрен гөл кебек тоталар » Санаулы сәгатьләрне мөмкин кадәр файдалырак үткәрергә кирәк иде Фирүзә иң элек юасы керләрен ваннага изрәтергә салды. Савыт- сабаларны да зур табакка, содалы суга чумырды. Укучылар артыннан йөреп кайткач, чайкап кына алачак. Урамга чыккач, Фирүзәнең уй-фнкерләрен лагерьдан качкан егерме биш бала язмышы биләде. Ул укучыларны туры китермәүдән, эш көне беткәләгәнче директор белән очрашуга соңарудан шикләнә иде. Бәхетенә каршы, беренче йортта ук малайларның шактыен берьюлы очратты ул. — Исән-сау кайтып җиттегезме, бөркетләр? Укучылар педагогның эзгә бастырып ук килеп җитүен бөтенләй көтмәгәннәр, шүрли калдылар, акланырдай сүзләр эзләп маташтылар. — Без бнт, ни, э-э, чиста киемнәр алырга гына кайттык. — Яңадан барабыз әле без.. — Төштән соңга анда булабыз... — Хафаланмагыз, анда барып йөрергә кирәкми. — Фирүзә тыныч сөйләде. — Лагерьга авылның үз укучылары килде. Мин сезне чакы рырга кайтмадым. юлда андый-мондый бәлагә очрамадыгызмы дип ксиә борчылдык. Малайлар укытучының сүзеннән боегып калдылар Алар, күрәсең, ялыну, ялвару, үгетләү сүзе көткәннәр Фирүзә, саубуллашып китәргә борылгач, арадан берсе хәтта: -Фирүзә Галләмовиа безнең бнт анда барасы килә. - дип тә ж ычкындырды — Тик һәр класс үзе бер йортта яшәсен иде! * -Ул турыда сөйләшергә соң инде, укучылар Кичә, гомуми җые 2 лышта әйтергә кирәк иде аны! Барыгыз да исән-сау кайтып җиттеме 2 сон? с. Малайлар, әйтергәме-юкмы дигәндәй, бер-берсенә карашып алды п лар. Аннары арада чаярагы тәвәккәлләде Әминә апа классыныкы иде • Ф — Сезнең классныкы КЬдрәттән кала, барысы да кайтты — Бәйрәмовны кайда калдырдыгыз? а Малайлар көлешеп куйдылар о Без түгел, үзе калды ул.. * Фирүзә, ал ардан артык файдалы хәбәр ишетмәячәгенә ышангач. « юлын дәрам итте s Әмин.) апа кисәтеп җибәргән Яковлевлар өеннән Фирүзә тынычла- Г нып чыкты Вася кайткан. Әнисенә ни булганны сөйләп биргән, әти g 1 кешегә аны-моны әйтмәгәннәр. Укытучы да мәсьәләне куертып маташ s мады. Ана рәхмәт әйтеп калды Иң ахырдан Фирүзә’ Бәйрәмовлар ягына борылды «Инк берүзе “ аерылып калды икән инде? Хәзер ул йортка ни йөз белән барып керергә?» Капканың бикле икәнен белгәч, укытучы хәтта сөенеп куйды Эчтә- геләр ишетә күрмәсен дигән кебек, звонок та акрын чалтырады Үзенең башка чарасы юклыкны аңлагач. Фирүзә капканы да шакып карады Ахрысы, өйдә берәү дә юк иде. Укытучы, сабыр атлап, кирегә борылды. Инде мәктәпкә, директор каршына барып басарга кирәк Фирүзә иц каты шелтә ишетергә әзерләнде. Коридорлар буп-буш булганга, биек үкчәле туфля тавышы әллә кай почмакларга яңгырый: чак-чок, чак-чок Бу авазлар Фирүзәгә дирек горның шелтәсе, укытучылар коллективы һәм ата аналарның гомуми үпкәсе, балаларның дәгъвасы кебек тоелды. Коридоры да бүген кирәгеннән артык озын тоелды Гаепле кеше хөкем залына кергәндә, мөгаI сн. шундыйрак хисләр кичерәдер. I Әллә, чыннан да, аның аяк тавышын ишеткән — кабинетында утыр ган директор аңа каршы атлады. Фирүзәне күргәч, күзлеген салды, хәтта укытучысының сәламенә дә җавап бирмәде — Ниләр булды, сөйлә, зинһар, тизрәк! Фирүзә бер ике сүз белән .хәлне аңлаткач — Бөтенесенең өйләренә барырга кирәк! — диде - Мин иртүк кайткан идем, барысында да булдым инде — Башлары исәнме? Фирүзәдән уңай җавап ишеткәч. ***— Шөкер! — дип куйды директор, күзлеген киде, башын күтәрде. - Калганын рәтләрбез! Фирүзә баштарак Бәйрәмои хакында ләм мим бер сүл әйтми торды Директор тынычлангач, читләтебрәк сүз башлады — Анда.Бәйрәмов та килде. Ул бит монда эшләргә тиеш иде Мнн кызгандым ул баланы Анын беләсезме, үз «гмдә ■шиге |килми?1 Гаҗәп хәл бит Мнн аны лагерьга җибәрүдән дә млайраш черә танмадым Тоттым да сезнең янга озаттым Алариым ганл-мс Ләп элемтәләрне ныгытасы иде!—Директор кинәттән Фирүзәгә текәлеп карады - Нәрсә? Әллә ул да качканмы? — Әйе. Өенә дә кайтмаган. Директорның ак мыегы сизелер-сизелмәс кенә дерелдәргә тотынды. Ул җир астыннан чыккандай тонык, салкын тавыш белән: — Эзләргә! Табарга! — дип күрсәтмә бирде. — Мин иртәгә иртүк лагерьга китәм, анда да күренмәсә, башкача эзләргә туры килер. Директор сәгатенә күз салды. — Бүген соң икән шул инде. Арыгансыздыр да. Ярый, барыгыз, ял итегез. Алар коридор уртасында ук саубуллаштылар. Фирүзә, Зиннәте кайткан шәпкә тәмлерәк аш әзерләү әйбәт булыр иде, дигән уй белән, кибетләргә кергәләде. Кайтса, гаҗәпкә каршы, өй буш булып чыкты. Зиннәт әле кайтып өлгермәгән Ашык-пошык кухняга узды, кичке аш әзерләргә тотынды, савытсабалар юды. Табалары, чәйнекләре, кәстрүлләре чыш-пыш килә башлагач, җаны тынычлана төште. Зиннәт кайтып, ашап-эчеп алырлар да Фирүзә керләргә тотыныр, өйне җыештырыр. Зиннәт исә һаман күренмәде. Үзенең шактый эш башкарганлыгын чамалап, Фирүзә сәгатькә күз салган иде, уелып китте: заводтагы беренче смена тәмамланганга байтак икән бит инде! Өй эшләрен түгәрәкләп бетергәндә җәйге кич якынлашкан иде. һавасы сафландырылган. идәннәре юылган, җанга рәхәт биреп торучы өйнең уртасына басып, Фирүзә, ниһаять дертләп китте. «Кая булыр бу Зиннәт?. » Ярый әле озак көтәргә туры килмәде, ишек йозагында ачкыч борылган тавыш ишетелде. Фирүзә ишек катына килеп басканын үзе дә сизми калды. Зиннәте керүгә үк сорарга ашыкты: — Кайда идең? Ни булды? Гаилә башлыгы Фирүзәсенә нәрсә дә булса аңлатырга, аны тынычландырырга ашыкмады. Диванга килеп утырды да. «У-ффф!» —дип тирән сулап куйды. Өнсез басып торучы хатынына карап, үзе сорады: — Син бит әле кайтырга түгел идең, ничек кайтасы иттең? Мәктәп тә мәктәп бит синең. — Кайтасы булды шул. — Ярын, мин өйрәнеп барам инде. Ләкин ялгыз тормышның, бик беләсең килсә, рәхәте аз икән — Ир башын чайкап куйды. — Ник эчтем инде кичә... Башка җәйләрдә Зиннәт балаларны да алып кала иде. Ял саен я Фирүзә өйгә кайта, я алар җыйнаулашып, әниләре янына баралар иде.- Быел исә, кәкрегә чалыш дигәндәй, бөтенесе җайсыз чыгып тора. Ашыйсың киләме, Зиннәт? Мин кайтканга аптырап утырма! Безнең лагерьда гомер ишетелмәгән хәл булды, шуңа җибәрделәр, иртүк кире китәргә кирәк, бер малаебыз югалды безнең. Тагын шул Бәйрәмов инде... — Беләм, беләм, — диде Зиннәт. — Шул бер малайны тыя алмадыгыз инде! Тотарга иде дә әллә кайчан тапшырырга иде гэпэтэуга! Заводларда эшче куллар җитми, белмисезме шуны? Минем цехка ук килсен иде, биетер идем мин ауы! — Әнисе киреләнде бит. Министрлыкка барган, унны бетерсен, училищега бирмим, дигән. Дирекция берни дә эшли алмады. — Белә-әм! Мин барын да беләм. Малайның әнисе барын да сөйләп йөри. Ул сезнең мәктәпкә нигәдер ачулы күренә. Беркөнне, сине эзләп, монда да килгән иде әле. Фирүзәнең кызыксынуы чиктән ашты. Ул хәтта нинди дә булса сорау бирерлек чамасын да югалтып торды. Зиннәт, хатынының ашыктырмавын сизеп, башлаган сүзен түгәрәкләү ягын чамалады: — Өйне ничек тапкандыр, белмим, Берничә дусны ияртеп эштән кайткан тына идем. Әллә юри көтеп торган, килеп тә керде снйләп та бирде Минемчә, ул урынлы зарлана Улымны ди. башта мәктәптә эшләттеләр, инде лагерьга барырга да ясаганнар, ди. башкалар икене , берсенә генә катнаша, ди — Зиннәт читкә борылды —Мин тыиыч лаидырырга тырышып карадым аны, тик үзем дә аңламыйм ник алай * иткәнсездер? Ялгыз ананын бердәнбер баласын армия хезмәтениәи дә азат итәләр.. 3 — Зиннәт, Кодрәтнең әнисе тагын килсә, син ана аңлат борчылма S сын, яме? о. Ир каршы төште: — Әтисен күрәм әле мин аның! Нигә ул ирнең баласы өчен синен * белән мин генә борчылырга тиеш?! Әтисе белән сөйләшәм ф Автобус Фирүзәне лагерьдан бер-нке чакрым чамасы ераклыктагы * тау итәгендә төшереп калдырды Килү-китү вакытлары билгеле булса, f алэрны ат яки җиңел машина белән каршы алалар. Совхоз днректо- »- рының күрсәтмәсе шундый Фирүзә бүген канчан киләчәген лагерьда з гыларның белмәвенә сөенеп куйды Көн матур, юл такыр Шәһәр ыгы « зыгысында телгәләнгән җанны бу юлда бераз басарга мөмкин Ана 2 тынычлык кирәк, ул Бәйрәмовка бәйле сорауларның очына чыгарга тиеш Бу Фирүзәнең үзе санлаган һөнәре алдындагы йөз аклыгына, педагог намусына тоташа. Малайны эзләп табарга да телен язу әмәлен ачарга иде! Шунсыз такыр сукмактан өч чакрым юл үтү түгел, җәһәннәмгә кадәр барсаң да, нрксн суларга мөмкин булмаячак. Казанга бу кайтуында Фирүзәнең сабыр санытына өр-яңа хәсрәт мая салып куйды. Ул бу хакта җитди итеп уйларга да курка Гүя ул кулындагы бәхет чүлмәген төшереп җибәргән дә. аның аатылу-ватыл мавын ачыкларга кыймый тора Күз снрпедең исә, анын чатнаганлыгын күреп өметсезлеккә биреләчәксең Адәм баласының гомерендә өмет ссзлектән дә куркынычрак нн бар?! Мәгълүм ки. баш миен бораулап торучы әлеге борчу Зиннәткә тоташкан Ни Ьчен кайгыга бирелүен Фирүзә өзеп кенә әйтә да алмый, чөнки аның күңелендә иренең соңгы тәртибен акларлык мен милли->н дәлил бар. Аларны ул әллә кайчан тапты, ире турында яман фикергә ирек бирергә теләми Хатын күңелендә Зиннәт турында бәхәс купты «Ник ул болай соң кайтты? — Чөнки ир кешенең аш сусыз өйдә япа ялгыз утырасы килми! Ник аракы эчкән? —Сүз кушар кешесе булма ганга?> Фирүзә шуңа охшаш бик күп сорауларга җавап бирә килде, сонык нан үзе дә гаҗәпләнде ул сорауны түгел, ә иң әүвәл җавапны унлап таба икән. Чөнки аның Зиннәтен югалтасы килми Зиннәт Фирүзә - болар икесе бер җан. Алар урта мәктәптә укыганда ук танышлар иде Сигезенче класс ны тәмамлагач, күрше авылга йөреп, урта мәктәптә укырга тотынды лар Юл мәшәкате, яңа мәктәпкә ияләнү мәшәкатьләре, салкын кнн Нард,» авыл читендәге йортка кереп җылынулар аларның кайгы-шат лыгын уртак итте. . Берсендә Фирүзә белән Зиннәт ике авылны тотанлырып торучы -и чакрымлык юлга икәүдән икәү генә чыктылар Беренче Май бәйрәме I алдыннан иде бу Язның җәйгә анышу чан көннәре Табигатьтәге лык кешеләр күңеленә дә үтеп кергән шикелл»- Хыялга ии мц, буласын сон’ Карчык, ярдәм сорагандай, Фирүзәгә карады — Менә шулай иртәдән кнч)л гаңдыр. Шөкер мнна кнлен-княүләрнен дә. балаларның да яхшылары насыйп булды. Шуны бел безгә ирдән кайткан, балаларын ятим изк •> Utt кирәкми! Йөрмә нәсел таплап!— Ик төпчеге, ик иркә баласы. Фирүзәсе кинәт мендәргә капланып үкси башлагач кына, карчык тавы шын йомшартты.—Әй, кызым көнчелеген котырта сине Бетен - селдәге яман гадәт ул. Үзем дә көнләшә идем Әтием мәрхүм с*«леа торган каенны кочаклап та елаган чакларым буладыр иде Имеш, ник әле бу Галләметдин миңа түгел, каенга сөялгән? Апа сөялеп кемне уй лый. кемне юксына? Көнчелекнең астыртын көче хатыннар, балалар башына гына түгел, дәүләтләр өстенә афәт китерә ул. Фирүзә тынычланырга тырышып карады. — Гомер эчендә бер генә тапкыр укытучылыгыңны онытыл тор әле, әни,— диде.—Акыллы бер киңәш бир син миңа! — Мин бер вакытта да бүлгәләнә алмадым. Укытучылыгым да, синең әниең булуым да, бүгенге пенсионерлыгым да — барысы да үзем — И-и, әни... Баласы күңеленә юл яра алмавына аптыраган әни-карчык: — Син кызым, бу көнчелек галәмәтен генә җиңәргә тиеш,—дип, тагын сүз башлады.— Берәүнең дә кайгы савыты буш тормый, шуны җиңә бару инде ул - яшәү. Аерылышуларыгыз турында син әйтмәдең, мин ишетмәдем.— Ана кеше кабаттан кырысланды.— Зиннәт кияүнең андыйлыгына ышанмыйм да әле мин. Бүгенге кебек исемдә, сине сорарга килүләре...— Карчык елмаерга тырышты.— Син бит укытучым. Сәгъдия апа. ди Фирүзә дә укытучы булды, ди. Минем өчен дөньяда алардан да зур кеше юк, ди. Шундый кешеләр белән туганлашуның нинди зур җаваплылык икәнен аңлыйм, гомерем буе сезнең ышанычны аклар өчен тырышырмын, ди... Үткән көннәрне искә төшерү бик рәхәт булса да, Фирүзә әнисенә каршы төшеп маташты: — И-и, әни, кыз сорарга килгән кеше нәрсә димәс. — Мин Зиннәтне сабый чагыннан беләм. Ликбез сәгатьләрендә әтиәнисен дә укыткан идем. Сине ул сорарга килгәч: «Төпчегемнең бәхете бар икән»,— дип куйдым. ФирүзЬнең тынып калуын карчык аның килешүе дип аңлады. — Син. кызым, әллә бүген мәктәбеңә бөтенләй бармыйсыңмы? — Мин абыйны да күреп киңәшим дигән идем. әни. — Аларга бу кирәкмәгән хәбәрне ишеттермик, эшеңә ;бар! Мәктәп — барына да дәва ул. Фирүзә абыйсы белән мәктәп каршындагы тын бакчада очрашты. Тәнәфес вакытында. Әнә, малайлар арасында чатанлый-чатанлый атлап баручы кеше Фирүзәнең абыйсы иде. «Алтмышына бара, үзе һаман бала-чага кебек!» — дип, Фирүзә абыйсына сокланып карап торды. Аннары ул утыргычтан сикереп торды да абыйсына каршы атлады. Аралары шактый якынайгач, абыйсы да сең- лесен күреп алды. Әле һаман янында уралучы ике-өч малайга, елмаеп, нидер әйтте, аннары Фирүзә янына килде. — Ни булды, сеңел? Әйдә, утырыйк әле! Сөйлә! Фирүзә сабыр булырга, вакыйгаларның асылын тасвирларга, сүзенә кирәкмәгән төсмерләр кыстырмаска тырышты. Сөйләп бетергәч, абыйсы: «Шул гынамы?»—дип сорады. Фирүзә абыйсыннан: «Кайгырма, сеңел! Сиңа тел-теш тидертмәм!»— дигән сүзләрне көткән иде. Абыйсы исә бөтенләй башкача тота үзен. — Мин тагын сине, егетләргә алыштыргысыз, дип мактап йөрим,— диде.—Син әнә ничек йомшап төшкәнсең. — Миңа төпле бер киңәш бир, абый. Кайсындыр ташларга кирәк миңа. Зин...— Фирүзә тотлыкты.—Зиннәтнеме, эшнеме... Абыйсы кашларын җыерды. — Ни сөйлисең булмаганны? Ә беләсеңме әле күптән түгел Зиннәтне заводта синең Бәйрәмов белән бергә күргәннәр. Мин. ирләрнең мондый җүләрлеге озакка бара микән, дим. Абый, менә бит син бөтенләй башка. — Син, сеңел, Зиннәтеңне минем белән чагыштырма!— Абыйсының карашлары еракка юнәлде.— Авылга ике култык таягына атланып кайтып кердем мин. Кулда - педрабфак документы. Мин бит. сугышка кадәр, рабфакка кергән идем Сугыштан соң шуңа күрә мәктәптә эшли башладым Күзем -колхоз алачыгында. Авылга берән-сәрән кайта башлаган машиналар танышы әллә нинди затлы музыкалардан болайрак тоела иде Җан теләгән һөнәргә өйрәнеп, шуның белән шөгыльләнергә җай булмады Сугыш харап итте барын да. ♦ Фирүзә шаккатты, ул бит абыйсын мәктәптән башка яши алмас ке- ж ше дип уйлап йөри иде. — Балаларны яратасың бит син. абый? — Ул тишек борыннарны кем яратмьгй? Инде укытучы да икәнсең, < балалар өчен җаныңны бирергә әзер торырга тиеш син. Мин шулай 2 - дип беләм. Фәнем дә әйбәт минем физика ЯраТкан һөнәремнең теориясе Мин үзем кулга металл тотып эшләү турында хыяллана идем * Яшь чакта... Инде менә пенсиягә китәр көннәремне санап яшим. Ә бит * башкача булырга мөмкин иде. Сугыш тартып алган бәхетне кире кай- с тарып булмый, сеңел Сугыш аяусыз! Анда кем көчле, шул җиңә. Без * җиңдек. И һәм мин үкенмим. Укытучы мин кызыккан һөнәрдәге ке- * шеләрне дә әзерли бит Моны миңа, бик беләсең килсә әйтим, синең 7 Зиннәт төшендерде: аһ-ваһ килеп йөрмә, Галлямыч, ди, син. инде ничә = буын токарьлар әзерләп чыгардың, ди Сез бит, кешелеккә иң төп өл- *” ге, ди. Абый кеше аягының протезын җайлап куйды — аңа китәргә вакыт о җиткән иде. * — Ярлары биек, сеңел, без ага торган елганың, агышы кызу. Яр сазына батып каласың килмәсә, кыю булырга туры килә.— Фирүзә дәшми торгач, ул тагын өстәргә ашыкты — Зиннәт өчен кайгырып йөреп, мәктәбеңә суынма. Мәктәпкә хыянәт итәргә синең хакын юк Әнинең ни кичергәннәрен хәтерлә! Чын педагог шундый гына була ала. Әти, бичара, больницага да илткән иде үзен. Бер атна үтте — үзгәреш юк. Мәктәптә укытучылар җитешми торган чор. Әни, палатасыннан чыгып киткән дә, төне буе авылга җәяү кайткан. Имеш, программаны үтәми кала. Ул елларда бала табучыга озын ял бирү юк иде. Ике көннән соң сине укыткан җирендә тапты. Телең ачылуга, син дә укытучы булып уйный башладың. Педагоглык синең канына сеңгән, син аны ташлый алмыйсың... Ә Зиннәт мәсьәләсендә аңла: син бәхетле генә булырга тиеш, мәктәптәге балалар синең йөзеңнән хәсрәт галәмәте түгел, җирдә яшәүнең зур бәхет икәнен күреп торсыннар! Фирүзә абыйсының бер сүзен аеруча хәтерләп калды. «Ярлар биек сеңел...» Юк, Фирүзәнең яр ләменә буталып каласы килми. Ул көрәшәчәк, алга ашкыначак! Кайтып җитүен дә сизми калды — Син хәзер ирдән дә уздыра башладың, ә?— дип каршы алды аны Зиннәт.— Нишләп йөрисең, кайларда булдың? — Бәйрәмовларга бардым,—Ялганына үзе үк гаҗәпләнде Фирүзә. — Шаяртасың бит?!—Зиннәт апа тагын да якынрак килде,—Син анда юк идең. Мин бит үзем яңа гына шуннан кайттым «Ичмасам, яшереп тә тормый...»— Фирүзә, өстен алмаштырып, кухняга кергәндә Зиннәт әле һаман залдагы диванда таш сындай утыра иде. Күпмедер вакыттан соң Фирүзә аркасына җылы бер кул килеп са- рылганны тойды. Ана сихри куәт иңгәндәй булды. Бу кулны бик яхшы белә Фирүзә: Зиннәте бу аның... Авыз ачып сүз әйтергә берсе дә батырчылык итмәде Беренче башлап Зиннәт: „ . — Хаталык — миндә,—диде - Шул Бәйрәмовның әтисе белән күпме чиләндем бит. Өенә кайтармакчы булдым Сиңа әйтми генә... Фирүзәнең җилкәсеннән, әйтерсең тау төште Менә бит ничек. — Бәйрәмовның әтисе нишләде соң? — Үзләренә кайткан булырга тиеш.— Зиннәт тавышында ясалмалык сизелмәде,— Ул бит минем сменада. Без шуннан танышып киттек тә инде Миңа барын да алдан сөйләргә кирәк булган да бит сиңа... Авызы-күзе көлеп торган Кодрәт Бәйрәмовпы мәктәптә күргәч, Фирүзәнең хәтеренә әнисе сүзләре килеп төште: дөнья рәхәтенең бер ишеге ябыла, мең ишеге ачыла, эзләп таба гына бел! — Ничек килергә уйладың, Бәйрәмов? Бүген сочинение бит. — Апа, кайгырмагыз, мин сезнең отличница артына утырам,— Малайның мөһимрәк сүзе барлыгы әллә кайдан кычкырып тора иде.— Безнең әни бәби тапты, апа! — диде ул. Малайның авызы-күзе тоташтан көлә иде.— Кеп-кечкенә, тотар жире дә юк. Әти белән барып алдык.— Малай җитдиләнеп калды.— Безнең әти кайтты бит, апа. — Менә әйбәт. Сеңелең бәхетле булсын! Укуыңа да зыян китермә. — Юк, апа. Юк, Фирүзә Галләмовна. Мәктәпнең зәңгәр коймасы Фирүзәгә күкләр киңлеге булып тоелды. Гүя ул да, Кодрәт тә җирдә басып тормыйлар, күктә очалар. Укытучы коймага сөялде. Кодрәт аның авыр портфеленә сузылды: — Бирегез, бу безнең дәфтәрләрдер инде?! Укытучы портфельдән бушаган кулы белән болай да шома чәчләрен төзәткәндәй итте: — Бүген сезгә барырга туры килер болан булгач,—диде. — Ник инде, апа? — Гаиләгезне котларга кирәк Теләсәң, бергә кайтырбыз... Фирүзә, дәресләр башланганчы ук биология укытучысын табарга ашыкты. Зөләйханың оранжереясында зәйтүннәр чәчәк атты. Сорарга кирәк. Урам тутырып, бер кочак кып-кызыл зәйтүннәр күтәреп узсын әле! Күргән һәр кеше сокланып калсын! Альберт Сафин КҮЗ КАРАШЫ ХИКӘЯ АЛИК иртәнге кофедан соң өч бүлмәле фатирында үзенә шөгыль таба алмый арлы-бирле йөренде дб телевизор алдындагы кәнәфигә килеп утырды. Кызыл агачтан сырлап ясалган тәбәнәк өстәл өстендә сибелешеп ятучы газета-журналлар арасыннан программаны эзләп тапты, тиз генә күздән кичерде һәм кире өстәлгә ташлады, телевизордан документаль фильмнар күрсәтәләр — аны карыйсы килми иде Ни эшләргә соң? Алик урыныннан кузгалмый гына сузылып стерео-уйнаткычны кабы эып жибәрдс һәм кәнәфи аркасына ята биреп күзләрен йомды Дәртле, кайнар ритмга төренгән илаһи моңсулыгы белән жанның һәр күзәнәген әсир итүче музыка авазлары уянды, күңелләрне тибрәндереп, татлы уйларга күмде Нинди гүзәл нәрсә бит бу тормыш, дип уйлады Алик, шатлык-куа- иычлар һәм ләззәт белән мөлдерәмә тулы ич ул, тәнеңне дә, жанынны да сизмичә балык кебек йөз дә йөз шул ләззәттә, яшә, рәхәтлән — шәп бит Күрсеннәр ничек яшәгәнеңне,— дип әйтә торган иде әтисе, күрсеннәр кем икәнеңне, көнләшсеннәр. Бу дөньяда яши белсәң генә көнләшәләр. Ә Алик яши белә ул һәм ничек кенә әле' Элсктромузыканың серле авазлары агыла да агыла «Спсйс» ансамбленең яңа язмалары тупланган дискны Алик моннан берничә көн элек кенә кулына төшерде. Әшнәлек белән, билгеле. Өстәвенә шушы диск аркасында үзе өчен бик тә кирәкле кеше белән танышты. Ферди- нант атлы бу кеше шулай ук дисклар жыю белән мавыга һәм. иң әһә- миятлесе, туристлар бюросында эшләүче агасы аркылы теләсә нинди дефицит язмаларны таба ала. Шуңа күрә нскнтКсч файдалы танышу булды бу. Аликның шактый бай коллекциясендә иң модалы ансамбльләр һәм җырчыларның тавышы язылган дисклар да, магнитофон тасмалары да аз түгел түгелеп Джаз дисеңме, битлзлар дисеңме, рок, поп-музыка, әйтик, кантри, ретро, диско стилендәге көйләр дисенме - бар да бар Ишләре арасында ул, гомумән, замана музыкасын ин әйбәт белүче ләрдән санала, коллекциясенең зурлыгы белән генә түгел, ә дефицит язмаларны таба белү белән дә тиңдәшсез авторитеты бар Ничек таба ул аларны? — Монысы инде Аликның үзенә генә мәгълүм Дөресен генә әйткәндә, үзе жыйган жырларның һәм көйләрнең бө тенссен үк өнәп бетерми ул Ләкин, нихәл итәсең, вакыттан артта калырга ярамый. Өендә иң соңгы сериядән төсле телевизор, япон маг нитофоны, румын мебеле, супердисклар булмый торып замана кешесе дип уйлама да үзеңне. Суперджинсы киеп йөрмәсәң. рок-му.зыка ярат- масаң ничек яшьтәшләрең белән аралашмак кирәк Дусларың белән коктейль эчеп утырганда сүз милеме өчен генә, мәсәлән- «Кичә «Рол- линг стоунз»ның соңгы альбомын табу бәхетенә ирештем, ишетсәгез иде, уникаль язмалар», яисә, «Иглз» ансамбленең яңа суперднскысы чыккан, орапжнровка искиткеч», дип әйтеп куясың, һәм аллан ук белеп торасың дусларыңда сиңа карата хөрмәт һәм көнләшү уяна. алар, һичшиксез, әлеге язмаларны тыңлатуыңны үтенерләр, ә син үзеңнең •Стенлегеңне тоеп ләззәт кичерәсең. Алик телэр-теләмәс кенә үрелеп газеталар арасында яткан «Совет- ское фото» журналын алды һәм аны кулында тоткан килеш яңадан уйга бирелде. Иң әүвәл ул үзенә ничек уңай булуын уйлап алды зәвык белән жиһазландырылган фатирында йомшак кәнәфигә чумган хәлдә татлы көйгә төренәсең дә, ләззәтле ялкаулыкка бирелеп, башыңа килгән рәхәт уйларны кичереп утырасың — шәп бит. Аннары кичә китаплар кибетенә керүен һәм буш кул белән чыкмас өчен генә «Советское фото» журналының былтыргы саннарын сатып алуын исенә төшерде. Бу журналның берәр саны күзенә чалынды исә, Алик ниндидер якты дулкынлану белән үсмер елларын сагынып куя иде. Чөнки яшьлегендә фото эше белән мавыгу сәбәпле ул әлеге журналны һәрдаим укып бара, анда басылган рәсемнәргә сокланып туя алмый иде. Кайчагында фоторәсемнәр аңа шул тикле нык тәэсир итә иде, ул бик озак йоклый алмыйча әлеге сурәтләрне күз алдына китереп ята, аннары утны кабыза да. күңелен дулкынландырган берәр фотога озак-озак карап тора, гүя аларда ниндидер сер һәм хикмәт яшеренгән диярсең. Мәктәптә фото эше буенча аңа тиңнәр юк иде. Бервакыт, унынчы класста укыганда. аның фотосурәтләре шәһәр күргәзмәсенә куелды. Алар төрле газета-журналларда күренә башлады Ә «Күз карашы» дигән рәсеме шәһәр газетасы уздырган фотоконкурста беренче урынны алды. Күз карашы... Рәсемдәге эңгер эченнән, билгесезлек һәм серлелек тойгысы уятып, беленер-беленмәс кенә булып ниндидер агачлар шәй- ләнә. Ә алгы планда исә зур кара күзләре белән туп-туры сиңа төбәлгән яшь һәм гүзәл кыз портреты. Аның саф һәм матур йөзе мөлаем елмаюдан балкый: эңгер эчендә торса да, кызның бите якты, ул ап-ачык булып күренә. Ә зур күзләре соклану, сөенеп гаҗәпләнү һәм олы рәхмәт хисе белән туп-туры сиңа төбәлгән. Бүтән һичкайчан кабатланмас һәм һичкемдә кабатланмас мизгел — күз карашы сине әллә нишләтә, синең дә күңел төбеңдә гаҗәпләнү, соклану һәм рәхмәт хисе ярала, синең иреннәреңә дә елмаю килеп куна... Күз карашы. Юләр һәм кызык чаклар... Алик кайчандыр үзенең күңелен, бөтен рухын ашкындырып торган илһамлы хисләрен хәтерләргә теләде, тик булдыра алмады. Ә шулай да ярыйсы гына ясый идем бугай мин фотоларны. Гаҗәп. Ышанасы да килми хәтта. Теләгән хатирәләр урынына ул әтисенең бервакыт төрекмән келәме алып кайтканын исенә төшерде. Мәмрәп пешкән кура җиләге төсендәге келәмне идәнгә җәеп салды да әтисе, өстендә биергә кереште. Аннары, искиткеч зур эш майтарган кешедәй, тантана белән мактанып алды: «Күрсеннәр ничек яшәгәнеңне. Күрсеннәр, көнләшсеннәр!»—дип кычкырды ул кемгәдер янап. . Алик иренеп кенә журналны актара башлады. Аны изрәткән татлы ялкаулык юкка чыккан иде инде, күңел төбендә ниндидер ризасызлык күтәрелеп килә иде. Кинәт... Кинәт ул сискәнеп куйды: журнал битеннән аңа гаҗәп үткен һәм искиткеч таныш күз карашы текәлде. Бу караш шулхәтле тере һәм шундый хәрәкәтчән иде ки, Аликка хәтта куркыныч булып китте. Ул ирексездән, кулын пешерә диярсең, журналны өстәлгә ташлады һәм кискен хәрәкәт белән урыныннан сикереп торды Аннары нигәдер журналны яңадан кулына алды, яңадан фоторәсемгә карады. Олы яшьләрдәге ир кешенең эре планда төшерелгән фотопортреты иде бу Карадан киенгән ябык-какча йөзле карт беренче карашка гомерен тауларда үткәргән көтүчене хәтерләтә Әмма нечкә иреннәренең сизелер-сизелмәс кенә итеп киная белән елмаюы, йомшак җыерчыклар сызылган ак йөзе, гаҗәп зирәк һәм тирән, шул ук вакытта сынаулы күз карашы аны акыл иясенә охшаталар иде. Сурәт астына «Күз карашы. Р Әхмәтов фотосы», дип бары ике җөмлә язылган Алик, тылсымланган кешедәй, әлеге кара күз карашыннан аерыла алмады Бу караш, әйтерсең лә, аны күренмәс нурлар белән урап алды һәм үзенә буйсындырды Күңеленә үтеп керде, йөрәген айкап ташлады, ялкыны белән анда гаҗәпләнү, шөбһәләнү һәм курку уятты. Әйе. әлеге күз карашы ана бик тә таныш иде Сурәттәге кешенең күзләре генә түгел, йөз сызыклары да, киная катыш түбәнсетү белән елмаюы да. хәтта киеме дә таныш иде. Шунысы гаҗәп. Алик аны шунда ук исенә төшерде, әйтерсең лә, кайчандыр бары бер генә күреп калган ят, билгесез һәм сәер кешенең сурәте күңеленең бер почмагында посып торган. Ул беркая да китмәгән, югалмаган. ул үзенең үткен һәм каты күзләре белән һәрвакыт аңа карап торган. аны сынаган һәрвакыт ...Бүгенгедәй хәтерендә: Алик аның барга килеп керүен күз кырые белән генә күреп алды, әмма игътибар бирмәде, җиңел һәм йомшак хәрәкәтләр белән коктейль ясавын белде. Шулай да күңелендә әллә нидән бу кешегә карата ачу катыш ризасызлык уянды була ич шулай кайберәүләр үзенең килеш-килбәте, йөзе белән генә дә сине читкә тибәрә, борчый башлый. Ә яна кергән кунак өстенә озын буйлы иске кара плащ кигән, муенына соры шарф ураган, башында таушалып беткән киң кырлы кара эшләпә, аягында озын кунычлы резина итекләр — киеме белән ул гади авыл агаена охшаса да. бу тойгыны йөзенең аклыгы һәм тирән утырган күзләренең акыллы карашы шунда ук юкка чыгарды. гомумән, аның бөтен кыяфәтендә ниндидер сәерлек сизелеп тора иде Ул кергәч тә, икеләнеп, ишек төбендә туктап калды, бар эчен күзләп чыкты, һәм стойка артына килеп утырды. Алик аның ягына кара маска тырышты, шулай да бу кешенең үзенә текәлүен һәм. һәр хәрәкәтен өйрәнергә, отып калырга теләгәндәй, дикъкать белән күзәтүен сизде. Бармен — һәрвакыт кунаклар күз алдында Алик мона күптән күнекте. Хәтта, дөресен генә әйткәндә, үзенә карап торуларын ярата да иде ул. Чөнки белеп тора берәүләр аның затлы костюмына соклана, икенче берәүләр прическасына игътибар итә, өченчеләре исә үз-үзен тотышында, елмаюында мөлаем кунакчыллык билгесе күрә берсе дә аңа битараф калмый. Күз карашлары астында Алик үзен һәрвакытта җәп иркен хис итә Чөнки иң соңгы мода белән тегелгән киеме дә, кулындагы алтын браслетлы Швейцария сәгате дә. каштан төсендәге дул кын-дулкын чәчләре дә, артистларныкыдай матур йөзе дә сокланыр өчен яратылган. Аның борчылу белмәс бәхетле тормышы да күз карашлары өчен Шуңа күрә бит ул уйнагандай итеп яши. шаяра, ләззәтләнә; үзен күзәткән дистә, йөз һәм мең кешегә яшәп күрсәтә Шуңа күрә дә һич кем алдында кызармый, кыенсыну, оялу, югалып калу, яисә вөҗдан газабы ише китап хисләрен кичерми «Ничек кеше күзенә күренәсең инде», дигән тойгыны да белми. Чөнки күз карашлары алдында аның бер кнм җире, бер гаебе юк Ләкин менә шушы иске киемле, унчан йөзле билгесез бер кешенең (Алик аны бар эчендә беренче тапкыр күрә иде) үткен һәм каты күз карашы аны ни өчендер борчый, тынычсыз лый башлады Ул бер күз карашы астында үзен, ятьмәгә эләккән б* лыктай, искиткеч уңайсыз һәм кыен хис итә иде һаман да әлеге сәер агайга нптифат итмәскә тырышып, Алик галстук таккан егет алдына коктейль китереп куйды, тегесе «сдача кирәкми» дип бишлек сузгач, йөзенә үзеннән-үзс ялагай елмаю бәреп чыкты һәм ул, шушы елмАюдан котылырга теләгәндәй, сатучыларга гына хас елгырлык белән акчаны җәһәт кенә тартмага ташлады (Ә теге кешенең кара күзләре бу елмаю ны барыбер күреп алды ) Иртәнге сәгать булуга карамастан шактый ук кәефләнеп алган ир уртасы кешегә акча кайтарып биргәндә егерме тиенне үзендә калдырды, өстәвенә ана дигән коктейльга сокны күбрәк өстәде (Кара күзләр моны да сизде, бугай.) Үзенең танышына кәгазь гә төреп яшертен генә бер шешә болгар шарәбс бирде. (Әлеге кеше моны да күреп торды.) Алик тәмам чыгырдан чыкты. Сәер кунак үзен • акырып алыр дип көткән иде ул, әмма тегесе һаман сүзсез карап >тыра бирде. Бармен түзмәде, мөмкин кадәр салкын канлы булырга тырышып, янына килде, өстенлеген күрсәтергә теләп, кимсетүле карашын плащына төбәде һәм мөлаем тавыш белән «Тыңлыйм сезне», диде. Бик теләсә дә, ул күзләрен күтәрмәде, чөнки әлеге кешенең карашы белән очрашудан курыкты. — Аракы салып бирегез әле. Туңдым,— диде агай йончыган тавыш белән. — Бездә аракы сатылмый,—диде Алик һәм борылып икенче бер кеше янына китеп барды. Сәер кунак бераз утыргач, барменны үзе чакырып китерде. — Алайса берәр төрле шарәп китерегез. — Бездә шарәп тә аерым гына сатылмый.— Алик, үзенең хуҗа икәнлеген сиздерергә теләп, янә борылып китте, ашыкмыйча гына атлап, прилавканың икенче башында яткан менюны барып алды һәм, дәрәҗә саклап, аны әлеге кешенең алдына китереп ташлады, «йолкыш, авыл гидае,—дип уйлады ул.—Нинди мәхлүк кешеләр бар бу дөньяда. Җитмәсә барга килеп керә бит әле». Агай менюга кагылып та карамады, күзләре белән бораулагандай, һаман шулай барменга карап торды. Аннары яңадан эндәште. Алик аның чакыруын ишетмәмешкә салышты, берни булмагандай, менюны килеп алды һәм, яңа гына күргәндәй, тегеңә борылды. Ул кешенең нечкә иреннәрендә мыскыллы елмаю туып килә иде. — Монда өс киеме белән утырмыйлар,— диде Алик.— һәм, гомумән, эш киеме белән кергәннәрне кабул итмибез без. Әлеге кеше барменны бүтән чакырмады, аңа текәлгән килеш сүзсез генә утырды, утырды да кинәт чыгып китте. Алик аны чишенеп яңадан керер дип уйлаган иде, тик ул бүтән күренмәде. Шулай булса да бармен сагаюлы уйдан көне буена арына алмады Ишек ачылган саен ниндидер шөкатьсез борчылу белән шул якка борылып карады — ул аны көтте. Бу кеше барга бүтән беркайчан да кермәде. Алик аны күптән оныткан иде инде. Тик хәзер һич көтмәгәндә фотосын күргәч кенә... Хәер, ни эшләп фото аныкы булсын ди әле? Бөтенләй икенче кеше сурәте бит монда. Әйе, әйе. Күзләре генә охшаган ич аларның. Күз карашлары гына Алай дисәң, ник мыскыллы елмая соң бу портрет? Аликтан көлә түгелме соң ул?.. Алик ярсуга бирелеп журналның фоторәсем төшерелгән битен умырып алды да йомарлап идәнгә ташлады. Тик нигәдер шунда ук бөгәрләнгән кәгазьне кире алып җәеп җибәрде, куллары белән тигезләде һәм ихтыярсыздан аңа текәлде. Ул үзенең әлеге күз карашына тартылуын тойды. Аны моңарчы һичкайчан кичермәгән ачу, шомлану һәм үч алу теләге биләп алды. Шушы рәсемне, андагы күз карашын һәм үзендәге курку хисен юкка чыгарасы, мәңгегә-мәңгегә алардан арынасы, әүвәлгечә, хәтта үз җанын да тоймый җиңел итеп яшисе килә иде аның. Алик ашыга-ашыга кәгазь битен вак-вак кисәкләргә ертты, ул кисәкләрне идәнгә сипте. Тик күңеле тынычланмады. Аның хәзер үз- үзенә ачуы килә башлады Кем инде, ниндидер ир затының рәсемен күреп, мәгънәсез рәвештә шөбһәгә бирелә ди шулай? Җитмәсә, рәсемнән үч ала. Юләрлек дими ни диясең инде моны. Ул мәмрәп пешкән кура җиләге төсендәге келәм өстендә чәчелешеп яткан кәгазь бөртекләренә карады һәм шул мизгелдә бөтен гәүдәсе буйлап эссслесуыклы ялкын йөгереп узды күпчелек кәгазь кисәкләренең рәсемле ягы түгел, ә чиста ягы өстә калган һәм шушы ап-ак кисәкләр арасыннан туп-туры итеп, бораулап аңа күз карашы текәлгән иде. Кәгазь ертыгындагы күз Аликны мыскыл ит;», аңардан көлә, әнә ул күздә әллә нинди салкын чаткы ялтырап китте, әнә ул күз кысыла төште һәм аңардан каһкаһәле елмаю сирпелде «Мәхлук, котыла алмассың миннән, беркайчан да котыла алмассың!» ди иде бу күз карашы Кинәт Аликка бүлмәдә ул берүзе түгел, ә тагын кемдер бар сыман тоела башлады. Ниндидер билгесез кеше стенка артына яшеренгән һәм аны күзәтә, хәзер ул килеп чыгар да. Алик үзе дә сизмичә, кабаланып, телевизорны кабызып җибәрде, бөтен көченә тавышын ачты һәм, бүлмәне тутырган экскаватор гөрелтесеннән качарга теләгәндәй, ишеккә ташланды Урамның салкынча һавасы аны сәер һәм шомлы халәттән айнытып җибәрде Ни эшләргә дә белми аптырап, ул эскәмиягә килеп утырды һәм, гадәтенчә, кесәләрен актарып, сигарет эзли башлады — кесәләр буш иде. Экскаватор гөрелтесе белән күз карашы калган фатирына кире менеп тәмәке алып чыгарга дигән уйдай күңеленә яңадан курку салынды Ул кемнән булса да тартырга алу нияте белән як-ягына каранды һәм, тротуар буйлап баручы урта яшьләрдәге ир кешене күреп, урыныннан торды. Әлеге кеше Алик турысына җиткәч, кинәт аңа күз ташлады. Берни белгертмәгән битараф һәм йөгерек бер караш иде бу. Ләкин Алик аңарда үзенә карата яшеренгән ачу һәм түбәнсетү билгеләрен күреп алды. Ул, тәмәке сорарга теләгәнен дә онытып, югалып калды. Урамның икенче ягыннан атлаучы егет белән кыз, шулай ук. нигәдер сәерсенеп, аның ягына карап уздылар Ком сибелгән мәйданчыкта шаулаша-шаулаша уйнаган балалар да кинәт тынып ана текәлделәр. Алик кинәт үзе өчен шаккаткыч ачыш ясады һәр кешенең күз- ләрс бар икән ич, аны һәрчак күреп торалар икән ич һәм ул бу күз карашларыннан берни белән дә яшеренә алмаячак бүтән. Күпме күз карашы аңа төбәлгән. Ул гомере буе шушы күз карашлары өчен яшәде, ә бүген менә табынган алиһәсе аның үзен мыскыл итә. Күз карашы гаҗәп күп ич алар бу дөньяда. Кара, яшел, зәңгәр, коңгырт, күксел, зур, түгәрәк, кечкенә, хәйләкәр, ачулы, мыскыллы, назлы сынау- лы, пазлы, вәкарь, акыллы, мәгънәсез, нарасый күз карашы аны бөтен яктан чолгап алган. Алар нидер белергә тели Алар аны һәр яктан капшый, аның күңелен актара, йөрәгенә сузыла Бу күз карашлары нидер эзли аңардан Качарга кирәк алардан. Качарга! Дачага китеп барырга кирәк, урманга Тынычланырга, онытылырга кирәк бүген. Дачадагы холодильнигында бер шешә виски һәм бер шешә «Маркин» бар. Ул телефоннан Неллины чакырыр Алар су коенырлар, виски эчәрләр, музыка тыңларлар Неллиных кочагында ул бар дөньяны күмеп киткән күз карашларын, бүгенге көнне, бүгенге куркуны онытыр Ә Неллнпың күзләре мәченеке шикелле төссез, яшел икән бит ләбаса. Елмайганда, көлгәндә бу күзләр шундый матурлар, шундый назлы- лар, магнит сыман һәрвакыт үзләренә тартып тора Әмма ул күзләр нең шундый вакыты була, аларнын карашы белән очрашсаң, ирексез- дан күңел сискәнеп куя. Аларнын төбендә ялтыраучы салкын нәфрәт очкыннарын ничә тапкыр күргәне бар бнт Аликның Игътибар итмәскә генә тырышты ул моңа Шундый чибәр кызга каян килә ул шул тиклем нәфрәт? — Ни эшләргә Неллины чакырсаң, аның күз карашы белән очрашасы була. Үзенә дәшеп торучы назлы, магур, әмма шул ук вакытта салкын нәфрәт тулы күз карашы белән һәм Алик көтелмәгән уйдан калтыранып куйды бүгеннән башлап бөтен күз карашлары алдында да гаепле һәм кыен сизәр ул үзен, б\ геинән башлап кеше күзенә күренергә оялып йөрер Анлмшсыз шик Шөбһәдән һәм куркудан качып котыласы килер Фикерләү сәләтен җуйгандай, һичкемгә игътибар итми шәһәр урамы буйлап йөргән кешегә килеп юлыксагыз, текәлеп карамагыз аңа.