Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨСЛӘР КАЙЧАН ҖЫРЛЫЙ

Шатлыклы якты сәнгать... РСФСРның халык художнигы. СССР һәм ТАССР Дәүләт премияләре лауреаты Лотфулла Фәттаховның иҗаты турында сөйләгәндә әнә шундый сүзләрне еш кулланалар һәм аның сәнгатен сугыштан соңгы чорга хас күренеш рәвешендә билгеләп үтәләр. Чыннан да сынлы сәнгать остасының әсәрләре яшәү матурлыгына мәдхия җырлыклар, һәм аларда сугыштан соңгы катлаулы тормышның сулышы, тыныч хезмәткә сусаган халыкның көчле рухы бөтен тулылыгы белән чагыла. Фронтовик- художник сугыштан нәкъ менә шундый хыял, ягъни совет кешеләренең тыныч тормышта күрсәткән батырлыкларын данлау теләге белән кайта. Шулай ул җиң сызганып эшкә тотына, әмма профессиональ тәҗрибә җитмәү сиздертә башлый. Куллар үзләрен ничектер иркен «тотмыйлар» шикелле. Сугыш гаепле. Алты ел буе сугыш коралына күнеккән кулларны ничек карандаш яки пумалага өйрәтергә? Ышанычлы дусты һәм сәигатьтәше Харис Якупов белән бергәләп эшләү профессиональ осталык дәрәҗәсенә күтәрелергә булыша. Аларның иҗади хезмәттәшлеге милли сыйлы сәнгатьнең илленче еллардагы үсешенә дә шифалы йогынты ясый. «Татарстан АССР төзелү турындагы Декретка В. И. Ленинның кул куюы»... Гаять мөһим тарихи тема буенча иҗат ителгән әлеге картина өчен X. Якупов белән Л. Фәттахов- ка СССР Дәүләт премиясе бирелә. Беренче казаныш яңа уңышларга канатландыра, һәм Л. Фәттахов үз күңеленә иң якын темаларның берсе—аны тудырган, үстергән, зур дөньяга чыгарган авылны сурәтләүгә ныклап тотына. «Күчмә лаборатория янында». «Игеннәр өлгерде», «Сабан туе»... Колхоз авылы хезмәтчәннәре турында бөтен бер серия иҗат ителә. Шулар арасында «Сабан туе» исемлесе рәссам иҗатында үзенә күрә бер этапны билгеләүче әсәргә әверелә. Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (Мәскәү. 1957) оештырылган күргәзмәдә зур уңыш казана. Сугыштан соңгы колхоз авылы «Яңа буралар» картинасында (1959) аеруча тормышчан итеп гәүдәләндерелә. Моның шулай булуы табигый, чөнки әлеге әсәр авторның туган ягы — Горький өлкәсендәге Анда авылында алган тәэсирләр нигезендә иҗат ителгән. Яңа буралар калка. Нигезләр яңара. Яңа гаиләләр туа. Тормыш тагын да матурлана. Картина менә шундый уйлануларга этәрә. Рәссамның яшьлек дусты — сугыш ветераны, балта осталары бригадиры Идрис Бадретдинов композициянең үзәген тәшкил итүче образ итеп алынган. Күренеп тора: баһадирларча кыяфәтле әлеге оста, ачык йөзле. илгәзәк, хезмәт сөючән булуы белән беррәттән. уен-көлкегә дә хирыс, иң әһәмиятлесе. бүтәннәрне эшкә җәлеп итә белә, хезмәтнең бәйрәм икәнлеген җаның-тәнең белән тоярга булыша. Алтынсу бүрәнәләр... Алардан хуш ис аңкып тора шикелле. Гомумән, картинада образдетальләр. төс нюанслары бик оста файдаланылган. Камиллек дәрәҗәсендәге композиция, аерым алганда, пейзажның әсәргә шигърилек бирүе Л. Фәттаховның оста колорист булуын раслыйлар. Һәм, әйтергә кирәк, «Яңа буралар» картинасы Лотфулла Абделмәновичның зур уңышы булып танылды һәм татар сынлы сәнгатенең алтын фондына кертелде.