ТЕАТР КАЙДАН БАШЛАНА
Узган елның җәендә, театрыбызның Мәскәүдәге иҗат отчеты вакытында, без күренекле рус совет язучысы Л. Леонов белән очрашкан идек. Кыенсынып торубызны күреп, ул шаярып алды һәм аннары эшлекле сөйләшүгә күчте: «Ягез сөйләгез, «Ябырылуяны сәхнәләштергәндә, мөгаен, мине ачулангансыздыр. Пьеса сәхнәдә кую өчен бик авыр бит...» Мин, режиссер буларак, әсәрне сәхнәләштерүнең авыр булганлыгын яшердем, һәм аннары «Ябырылуиның кәмаллылар тарафыннан инде сиксән мәртәбәдән артык уйналуын, спектакльнең зур уңыш белән баруын әйттем. "Пьеса сәхнәдә кую өчен бик авыр бит...» Чыннан да, авыр булды. Җитмәсә, Леонид Максимович Леоновның алдынгы театрны ничек итеп күрергә теләве турында әйткән сүзләре хәтердә һәрвакыт яңарып торды: тирән анализ театры, югары хисләр, үткер сүз һәм күңелнең иң тирән төпкелләренә үтәрлек тормышчан сәхнә гәүдәләндерешенә ия булган театр... Билгеле инде, мондый олы бурыч өстә торганда, әсәрне җиңел генә сәхнәләштерә алмыйсың. Гомумән, минем сизүемчә, соңгы вакытта теләсә кайсы пьесаны сәхнәләштерү авырлаша бара. Кем әйтмешли, халык театрга яхшы спектакль карарга килә, ә югыйсә пьесаның үзен укып чыгарга да була бит. Үэ-үзеннән канәгать булган режиссер юктыр, мөгаен. Дөрес бүген театрыбызга халык яратып йөри. Бу — зур уңыш, әлбәттә. Әмма киләчәктә театрны нинди юлдан алып барырга? Бер елдан соң. өч елдан соң нәрсә куярга? Театрда зур талант ияләре бар. Ә талант — халык байлыгы, аны «тик яткырып» булмый. Әйтик, Биктимеров, Таҗетди- нов, Шәрәфиев иртәгә нинди рольдә уйнарлар? Иҗат мөмкинлекләрен тагын да тулырак ачар өчен Камаловага нинди образ тәкъдим итәргә? Яки менә Гайнуллина, Зарипова, Мотыйгуллина кебекләрне ничек итеп иҗат үсешендә тотарга? Театр яшьләргә дә. урта буынга да, өлкәннәргә дә бердәй кызыклы булсын өчен нәрсә эшләргә? Гомумән, нәрсәне ничек уйнарга? Бер-берсе белән үзара бәйләнгән менә шундый сораулар режиссерга беркайчан да тынгылык бирми. Кайда гына булсам да (хәтта балык тотканда да), мин әнә шул хакта уйланам. Сорау артында сорау. Тулы җавап биреп кара син шуларга! Ә имтихан алучы заман мәсьәләләрне тагын да катлауландыра. Театрга кемнәр йөри? Мин үзем тамаша залын туктаусыз өйрәнәм. Йөзләр сөйли. Сәхнәдә уйнаучы артистлар да залны бик нечкә һәм төгәл итеп тоялар. Кешеләр акылларын зирәкләндерергә, яшәргә өйрәнергә килгәннәрме, әллә күңел ачар, «ат кәмите» карар өчен генәме? Чыннан да, тамаша залын өйрәнү зарур. Мондый кызыксыну кайвакыт гыйбрәтле нәтиҗәләргә китерә. Бер карасаң, тамашачыларның 75 процентын хатын-кызлар тәшкил итә (Килүләре өчен аларга рәхмәт, әлбәттә). Ә ирләр кая? Югыйсә тормышта гомуми сан буенча башкачарак чагыштырма күзәтелә бит. Әллә соң сәхнәгә ирләрне җәлеп итәрлек проблемаларны тиешенчә күтәрә алмыйбызмы? Әлеге факт уйландыра. Тагын бер күзәтү: залның яртысында эшчеләр сыйныфы вәкилләре утыра. Бу, бер яктан, күңелле күренеш. Мәсәлән, Мәскәү театрларында алар шактый азрак була. Сүз У ТЖАТР КАПАЛИ БАШЛАНА ф ’ Тамашачыга — рәхмәтнең иң зурысы. Әмма, рәхмәт әйтүдән файдаланып, кечкена генә бер үпкә сүзе дә белдереп үтәсе килә: ни өчен бездә тамашачыларның шактый өлеше, спектакль тәмамланып, пәрдә төшәр-төшмәстән, дәррәү кубып, киенү урынына чаба, яки кайберәүләр, сәхнәдәге вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдереп, төрле реплика ташлап утыралар? Ә бу исә җаны-тәне белән бирелеп уйнаган артистның күңелен төшерә, иҗат дәртен һәм стимулын үстерүгә күпмедер дәрәҗәдә зыян китерә. Театр сөючеләрдән миңа бик күп хатлар килеп тора. Араларында үзләренең килеш- мәүләрен белдерүчеләр дә, үз зәвыклары җирлегендә туган тәкъдимнәрен көчләп тагарга тырышучылар да бар. Берсенә дә үпкәләмим. Кызыксынсыннар, әмма битараф булмасыннар. Бәхәсләшәбез. Кайберәүләр сорый: нигә «Таһир-3өһрә»ләр куелмый? һич сүзем юк, куярга кирәктер. Әмма һәр заманның үз «Таһир3өһрә»ләре бар. Без куябыз, элегрәк язылган әсәрләрне бүгенге заман күзлегеннән укып куябыз, ә ул, әйтик, «Таһир-3өһрә»нең үткән еллардагы куелышын карап үскән кайбер «көйсез» тамашачының күңеленә бик үк хуш килми. Артистлар да башка, сәхнә бизәлеше дә. Әйтик. Ермолова. Качалов, Кариев. Волжская, Тархановлар бүген башкачарак уйнарлар иде Өлкән тамашачы чагыштырып карый, әмма аңа яшь вакыттагы беренче тәэсирләре белән бәйле спектакль якынрак кебек тоела. Ә театр, тере организм шикелле, туктаусыз камилләшә. Тормыш алга бара. Гореф-гадәтләр дә үзгәреш кичерә. Хәзерге яшьләр яратуны да, әйтик, испанча тәрәзә янында җырлап яки «тәрәзәдән тартып ал» дип түгел, башкачарак белдерәләр. Тамаша залында яңа заман кешеләре утыра. Аларны бит үткәннәрнең «экзотикапсы гына кызыксындырмый. Кабатлап әйтәм, кешеләр театрга тормыш сабагы алыр өчен киләләр. Син дөрес яшисеңме? Тукайча әйткәндә, «тормышың нинди: җитешме? Җитеш булмаса, кай җире җитешми?» Менә шуңа күрә, заманчалык алга чыга. Ә сәхнә әсәрләре заман күзлегеннән укуга бигрәк тә мохтаҗ. Гомумән, театр бүгенге заман кешесенең эстетик зәвыгыннан югарырак торырга, тамашачыны үз артыннан ияртергә бурычлы. Театрны туктаусыз хәрәкәт һәм эзләнү яшәтә. Товстоноговка әйткәндә, театр һәр биш ел эчендә яңадан кораллана да белергә тиеш Труппаның да яңарып торуы зарури, һәм, табигый ки, мондый яңарыш режиссер алымына да кагыла. Тормыш раслаганча, теге яки бу алым чиктән тыш «эксплуатацияләнсә» ул алдынгы алым булудан туктый. Кайвакыт үз зәвыкларын гына алга сөрүчеләр дә очраштыргалый. Берәр җитди спектакль караганнан соң, андыйлар әйтеп куялар: нигә шунда җырлап-биеп алмаска?! «Бирнәсез кыз»да да тальян уйнатырга теләүчеләр булгалады. Алга барабыз-җырлап алабыз (яки биеп алабыз), дип әйтүләр, бәлки, концертларда гына килешәдер. Ә спектакль — концерт түгел. Спектакльне музыка белән генә яраттырып булмый. Музыка, бию. чәчәкле-чуклы декорация ^елән бизәлгән мәгънәсезлек, француз язучысы А. Ривароль әйтмешли, барыбер мәгънәсезлек булып кала. Кайберәүләр фикеренчә. «Казан сөлгесеинең яңа куелышы, янәсе, дөреслеккә бик туры килми. Муллаларның, мәзин кызларының үз-үзләрен тотышы, имеш, безнең халык өчен характерлы түгел. Шулаймы? Без милли типажларда артык дәрәҗәдәге талантлык күрергә теләмибезме? Безнең халык ачы итеп көлә дә белә. Гомумән, без яшәешнең аерым этапларын моңсуланып кына түгел, көлеп-елмаеп та озатабыз. «Казан сөлге- се-ндәге көлү — киңрәк мәгънәдәге көлү. Без бу әсәрдә К. Тинчуринның зур интернационалист икәнлеген тагын бер мәртәбә ачык күрәбез. Бу уңайдан «Американ»ны, «Җилкәнсезләрпне искә төшерик Әлеге пьесаларда көлү угы вак милләтчеләргә, «түргә комган белән елкы мае куючыларпга каршы юнәлдерелгән. Көлик. Әйтик, грузиннар бу мәсьәләдә бер дә курыкмыйлар — ачы итеп, мәгънәле итеп үзләреннән көлә беләләр, һәм шуны да әйтеп узасы килә: бер генә режиссер да классиканы бозып куярга теләми, киресенчә, аның һәр заман өчен дә актуаль булган идея-эстетик кыйммәтен тагын да тулырак ачарга омтыла. Бездән хәтта автор күреп-тоеп җиткермәгән кыйммәтләрне ачу сорала!.. «Нәрсә турында язарга?» Кайбер авторлар миңа әнә шундый сорау да биргәлиләр, актуаль тема, хәтта мин күрергә (ә ул язарга) теләгән әсәрнең конфликтын тәкъдим итүемне сорыйлар. Иҗат эшенә мондый карашны мин аңлый алмыйм. Язарга тема беткәнме? Халкыбыз биографиясенә генә күз салыйк. Казанда Совет власте урнаштыруга багышланган берәр яхшы пьеса бармы? Татар халкының тарихи шәхесләрен җуймаучы драматургларны яратарак тешәм Ничектер оч драматург, тогәлрәк әйткәндә. К. Тинчурин, Н. Исәнбәт, Т. Миңнуллин пьесаларын күбрәк куярга туры килде. Ни ечон? Бу хакта еш уйланам. Минемчә, әлеге драматургларны бер уртак сыйфат берләштерә: алар иҗатында чын мәгънәсендәге әдәбият чагылыш таба Өчесе дә җирдә кын басып торалар. Чын реалистлар Тел осталары, стилистлар, заман ритмын һәм музыкасын нечкәләп тоя белүчеләр. Әмма алар бер-берләреннән аерылып тә торалар, үзүзләрен дә кабатламыйлар. Әйтик, «Сүнгән йолдызлар». «Америкаи.га яки «Казан селгесе»нә охшамаган. Әмма шул ук вакытта алариың Тинчурииныкы икәнлеге кычкырып тора. Яки менә Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», «һиҗрәт», «Зифә»сын үзара чагыштырып карыйк. Формалары да, язу алымнары да берберсеи кабатламый Шулай ук Т. Миңнуллииның «Диләфрүзгә дүрт кияү». «Бехтияр Кәмкаее» «Әлдермештәи Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр» кебек пьесаларының форма терпелеге сокландыра Аларда тулы бер образлар галереясы бирелгән, һәм шунысы әһәмиятле санал үтелгән әлеге әсәрләрдә «урынчылык»ка хас мәсьәләләр түгел, ә гомумкешелок проблемалары күтәрелә. Менә шуңа күрә, мондый пьесаларны 10—15 елдан сон да режет- ләнел куярга була. Алар ачкан саен яңа яктан ачыла баралар Заман, театр, драматургия, режиссура, тамашачы. Бер-берсенә тыгыз бәйләнгән әлеге тешенчеләр турында еакыт үткен саен күбрәк уйланасың икон Яңа пьесаны сәхнәләштерү, беренче репетициягә барулар, яңа сезон ачулар кыенлаша шикелле. Театр да бит. кабатлап әйтим, теләсе нинди зур художник кебек ү«, бү»о«те ’OQ- мышның бәрәкәтле агымнарын алдан ук тоя белергә тиеш Шундый тоем буп-әгә.. очракта, ул үле учреждениегә әверелә. Бу хакта еш уйлаиыла. Әмма уйлаган саен шуңа тирәнтен тошенәсең: заман театры дәрәҗәсендә тору эчен нык гражданлык позициясе, югары партиялелек, профессионал осталык телеп ителә. CW»” үзләренә лаеклы рәвештә күтәрдекме? Ә гражданнар сугышы геройларь-н (Юллектиалашу чоры фидакарьләрен?! Бүгенге авыл темасы да «вакансияле. булып «ла бирә. Шулай ук нефть темасы буенча да «Монда тудык, «онда үстек, кебек пьесаларны тагын да язарга буладыр. Ә тынычлык темасын онытырга хакыбыз бермы’ Әхлак проблемасының актуальлеге хәзер артканнан-арта бара. Һәм ул һәрбер эсерда Дв күпмедер дәрәҗәдә күтәрелергә тиештер... Мин киләчәктә «Тормыш тебеида—е куярга уйлыйм һәм теп акцентны Лукага, аның яхшы һәм киң күңелле булуына юнәлтергә телим. Бездә нәкъ менә шундый сыйфат саега башлады шикелле Ә мондый ү>- горешләр импульсын драматургка теге яки бу режиссер түгел, ә тормыш үзе гена бир» апа. Дерес, без дә аңа бу юнәлештә терлечә ярдәм күрсәтергә, вны театр коллективының бер әгъзасы итеп танырга бурычлы. Мин үзем ачкан саен ачыла баручы, үзенең мәгънәви серлелеген беркайчан да