ӘРӘМӘНЕҢ ЯМЕ
Барлас Камалов киң катлау әдәбият сөючеләргә узенең повестьлары, мавыктыргыч хикәяләре белән яхшы таныш. Аның узган ел дөнья кургән «Ярсөяр әрәмәсе» дигән җыйнак повесте да 1 шундый мавыктыргыч әсәрләр рәтенә керә. Әсәр башыннан ахырынача гуманизм идеясе белән сугарылган. Кешелеклелек сыйфатларын үзенә мул туплаган баш герой Госман Галиев әсәрдә калку фонда сурәтләнә. Повестьны укый башлау белән ук ул укучы күз алдында уңай кеше буларак ачыла бара. «Басу карап йөргәндә гомерлек механизаторның күңеле шатлык белән тулы иде. Яз шатлыгы белән... Әйе, җир ябага койды. Табигать кыш белән саубуллашты...» Әнә шулай итеп безгә Галиевнең табигатьне, андагы тереклек ияләрен үлеп яратканлыгы мәгълүм була. Язучы, тел геройның озын кышлардан соң туган якларына әйләнеп кайтучы киек казларга карап хозурлануы белән генә чикләнеп калмый, ә Госманның кошлар язмышы өчен чын күңелдән борчылуын да исбатлап бирә. Галиев олы башын кече итеп колхоз рәисеннән киек казлар өчен азык сорый, председательне дә кошларны туйдыру кирәклегенә ышандыра. Беренче карашка төп образның бу гозере һәм күллекләр буена барып кошларга бөртек сибеп йөрүе берникадәр мәзәг- рәк тоелса да, чынлыкта моның нигезендә ихласлылык, самимилек, олы җанлылык ята. Гөнаһсыз җан ияләренә кул күтәргән, мал дигәндә теләсә нинди адымга барырга әзер торган Кадим картны Госман җинаять урынында тота, һәм үз вөҗданына тугры калып, әлеге бәндәне, үзенә бабай тиешле булуга да карамастан, атып алган кыр казы һәм мылтыгы белән авыл советына илтеп тапшыра. Укучы Госманның бернинди мәкерсез-ялгансыз булуына аз гына да шикләнми. Иш янына куш дигәндәй, әйтелгәннәрне ныгытучы, төплерәк итүче тагын бер деталь — үзен фронтта разведкага баргач ярым үле хәлдә ташлап калдырган кешенең кызы — үз малаеның сөйгәне икәнлеген белгәч тә, ул капылт кына карар кабул итми. Бу турыда хәтта сөекле тормыш иптәше Галимәгә дә белдерми, башлап олы улы белән киңәшә. Зөлфәтнең дә киңәше үзе уйлаганнарга куәт биргәч, ул яшьләргә язмышларын бәйләү мәсьәләсендә комачауламаска була. Б. Камалов әсәрләренең күбесенә хас сыйфат — өлкәннәр белән яшьләр язмыш- тормышын бергә бәйләп алып бару, яшьләрне өлкәннәрдән үрнәк алу сыйфатында манзаралау. Бу — игътибарга лаек алым. Бу алым тагын да тирәнрәк башкарылып, киңрәк планда яктыртылган тәкъдирдә — язучының уңышлары зураер. Соңгы вакытта байтак кына язучыларыбыз повестьларында ни сәбәпледер бер образны гына ныклап торып игътибар үзәгенә алалар да калган образларга дикъкатьне шактый ук киметәләр. Әйтергә кирәк, кирәгеннән артык киметәләр. Әсәрнең аксый төшүенә китерә бу. Сүз дә юк, персонажлар арасында берсе аеруча нык күзгә бәрелеп, ягъни аерылып торырга тиеш: шуның өчен дә ул баш герой. Ләкин моның белән генә эш бетми бит әле, аның калганнары да, һич югы икесе-әчесе киңрәк ■ Камалов Б - га тиеш дип фараз кыла. Ташбуага килеп тә, Яртугаи авылына барып чыкмый Сеигә- туллин. Билгеле, ул вәҗдан газабы кичергәндер. Шулай икән, анда кешелеклелек сыйфатлары бар. Өстәвенә, ул бүгенгесе кәйдә ил естәленә мул итеп р-зы< кую «чан кеннәрне тенге ялгый. Кызы Сәвияне дә яхшы тәрбияле итеп үстергән. Укучыга тагын фараз итәргә кала: шулай да нинди кеше ул— Мнңиехмәт Сахагуллмн? Кайберәүләр -Тагын нәрсә, ризыкны чәйнәп үк каптырырга кирәкмени?. — диярдер .Азык бик тупас булганда, аңа карата тиешле чаралар күрү зыян итмәс иде. —д-ap идем мин. Аннары Кадим карт хакында берничә сүз Укып, без аның тезетеп булмаслык бозык адәм икәнлегенә ышанабыз. Әтисе юлыннан килеп уя елешче муллалык белән дә кон күрә. Тик аңарга карата җәмәгатьчелек нинди карашта, нинди -аралар күрелә, укучы боларның берсе хакында да хебардар түгел Хәтта живее Госман җняавть •стенде эләктереп, авыл советына илтеп тапшыргач тә, җәзага тартылганмы. юкмы — белмибез. Бу образга да игътибарны арттыра тешәргә кирәк иде кебек. Гомумән, әсәрнең киң колачта, зур күләмдә язылырга хакы бәр. Күтәргән проблемасы бе-ен ул моңа лаек. Туган як табигате, җир кешеләренең аңарга мәхәббәте, эшне сеюәә- ра, гади һәм катлаулы да булган игенче хезмәте белен ил-кеи күрүләре — болар бар да бүгенге кен үзәгенд* торган күпкырлы бурычның үзәк әлешлере-нои берсе Пе- вәстьта коры сейләп китү белән генә чикләнгән урыннар да юк түгел Ышанасы киле. Б. Камалов әле бу әсәрен һичшиксез тулыландырыр, киңәйтер һем чы- әдәби эсер үрнәгенә җиткерер