Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Йосыф Гәрәй

Сармаш ярында

Мең тугыз йөз унөч Сармаш ташкан. Үзәгеннән чыккан үзәнгә. Яр башына, йөзен түбән куеп Яткан берәү яшел үләнгә Башын җиргә бәрә-бәрә елый. Күрәсең, зур кайгы килгәнгә. Ә соң нинди хәсрәт чыдам ирне Бәргән шулай салкын чирәмгә? Ник шул чаклы үрсәләнә кеше? Мөмкинме соң сабыр түзәргә? Сармаш мөгаллиме түгелме соң? Шул, шул, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй. «Суга сикермәсен!» — дип күзәтә Яшь шәкерте Риза Ишморат. «Сәгыйть абый, Һаҗәр әби көтә. Әйдә кайтыйк. Тиздән кич була». Башын, кулын болгый укытучы. Ак маңгаен сала чирәмгә — һичбер нәрсә һич тә җуя алмас Зур кайгылы хәбәр килгәнгә: Якын дусы һәм сердәше Тукай Әҗәл җитми иртә сүнгәнгә. «Тукай җаным, ник киттең?» дип сыкрап. Җирне тырнап елый Сүнчәләй Шәриф Биккол, башкорт шагыйре «Җир казуы авыр эш», диләр... «Җир казуы — ааыр эш»,— диләр. . Мин дә җирне бик күп казыган. Казыган бар шашып шатлыктан. казыган бар көеп кайгыдан; казыган бар үлем кургаш булып. 1 Сармаш Пермь елкэсендәгә елга Ред * «К У.» № 13 33 ярчык булып явып торганда: гөл түтәле, кара кабер, окоп казыган бар минем, туганнар... Мин яңадан түтәл казыйм менә, тирләп-тирләп алам җиңелмә... ...«Җир казуы — авыр эш»,—диләр... Юк, казый алмау авыр, минемчә... Кешеләргә барам Куанычтан җан җылынса, якты сукмак ярам: шатлыгымны өләшергә кешеләргә барам! Күңелемне юатырга бетсә соңгы чарам, хәсрәтләрдән арынырга кешеләргә барам! Чыдамнарны сындырганда яуда алган ярам, сызлауларын басарга дип, кешеләргә барам. Кемлегемне сынарга дип кешеләргә барам! Әй, кешеләр! Сезнең белән өзелмәсен арам! Владимир Портнов, рус швгыйре Фронтовик агачлар Очрашырга иде йолдызда бер. Җирдә юктыр сөю. тугрылык. Мең мәшәкать тулы бу хәятта Мәхәббәткә, ахры, урын юк Качып китик дөнья рәхәтеннән. Качыйк әйдә дус һәм дошманнан! Синең күзләр чәчәкләргә түгел. Йолдызларга күбрәк охшаган. Очрашырга иде, кавышырга Юлга чыгыйк, карап йолдызга. Күпме кеше ярын табалмыйча Янәшәдә генә юл уза. Мин йолдызда учак ягар идем, Син ашыгыр идең яныма. Элеккечә... безнең мәхәббәткә Шаһит булыр иде таң гына. Сине каян эзләп табыйм икән? — Җавабың юк. күлме дәшеп тә. Безгә шундый рәхәт булыр иде... Рәхәт булган кебек яшьлектә. Очрашырга иде йолдызда бер... Пышылдаша агач яфраклары. Исләренә төшә яшь чаклар. Тора алар солдат каберләрен Тамырлары белән кочаклап Кемнәр аңлар юкәләрнең күңелен, Имәннәрнең серен кем ачар? Яфрагы күк калтырамый усак. Агач җанлы түгел агачлар. Үз әнисе кебек сыкрый каен. Иңнәренә салып шәлләрен. Каен кочагында солдат ята.. Кемнәр белә каен хәлләрен?! Күпме алар — яуда егылганнар!— Күпме батыр, күпме «хәбәрсез...» Моңсуланып бераз тын калыгыз Ялгыз каеннарны күрсәгез. Чәчләренә сугыш төсе сеңгән... Дошман киткән. Ул бар, ул калган. Алланадыр нарат таңнан түгел, Яралардан тамган ал каннан. һәр агачның төпләрендә бүген Бардыр кебек солдат кабере. Агачларга уйма үз исемең. Ул исемсез килеш кадерле. Тәннәрендә кургаш саклый алар. Ул агачлар утта көйрәгән. Туган җиргә шулай берегергә Батырлардан алар өйрәнгән Дәфтәр турында баллада Кәгазь капчыкларны турый-турый Дәфтәр ясый идек төннәрен. Ул капчыклар ачы сагышларын Ташымады икән кемнәрнең? Кәгазьләрне тигезләргә теләп Сыйпый иде арык кулларым, Тик хәрефләр төртелә дә кала... Хәтерләтеп сугыш юлларын. Сыңар куллы әти тиз картайды Кәгазь капчык белән хат ташып. Өй борынча кайгы өләште дә Төннәр буе чыкты саташып. Хәтерлим мин һаман әтиемнең Ил сагышы тулы күзләрен, «Кыскарак яз, улым, мәгънәле яз, Кәгазь сакла»,— дигән сүзләрен. Әбиләр чуагы Көзге урман. Малай яфрак яга, Малай тели кызык ясарга. ...Өнсез калган агачларга гүя Төтен түгел, ап-ак чал сара. Урман кача томан кочагына, Урман чума сагыш, моңзарга. Ялкын чәчле малай яфрак яга... Күңелләргә көзге моң сара. Разил ВӘЛИЕВ тәрҗемәләре Җилгә чәчеп мөлкәтен, Ярлыланган көз, бөлгән. ...Ай тәрәзне ватар күк Очлы мөгезе белән. Кунаклар туймый җырлап, (уймыйлар ашап, сөйләп... Эт канәгать, ул өрми: Эт күңеле — бер сөяк. Гөнаһ кылган кешедәй Бимазаланып беттем. Тыны да чыкмый бүген Төн төсле кара этнең. Мал суйдык. Җыйдык кунак. Күздә яшь килеш көләм. ...Ай тәрәзәне шакый Канлы мөгезе белән. Үги ана яфрагы Кемнәр сине «үги» дигән, Үги ана яфрагы? Читкә — үги.. Үги итмәс Туган җирнең туфрагы. Яр сукмагы буйлап киләм, Киләм синнән көнләшеп. ...Мине шулай, авыр чакта. Алсалар иде дәшеп. Күрми сине ваемсызлар, күрми чәчәк-күршеләр... Бары хаста чакта гына Эзли сине кешеләр. Кемдер үги итсә итсен, Кемдер көлеп карасын... Мин бәхетле — җырым белән Төзәтсәм җан ярасын.