Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

чуваш шагыйре

Карт солдатны күмү Дүрт сугышта ничә окоп казыган ул, биргән көчен. Җир аны үлемнән йолган кыю, эшчән булган өчен. һәм ветеран дөнья куйды... Җирдән аңа шул ук кадер - окоплар дәвамы итеп яшьләр казый аңа кабер... Идел тавышы Дулкыннар ярга яталар Чылбырчылбыр. Тавышлары колагымда: «Юл бир! Юл бир!» Идел, синең юлың бар ич — ашкын, ашкын! Салларың бар, ак пароход ташы, ташы! Су түгелдер ярларында — көчтер, көчтер! Шуңа күрә дә таләбең: «Эш бир! Эш бир!» Порфирий Афанасьев, чуваш шагыйре Су эзлибез Җир чокыйбыз — су эзлибез. Көн эссе. Сынды чыдам... Бәлки шушы катламнан соң Чишмәсе бәреп чыгар?!. Су табылмас бу төштә — Төкерик лә бу эшкә... Юк! Ярамый! Эзлик, эзлик! Хурлык ич ташланган эш. Аркаң таш булып катса да Тагын бераз казып төш! Алдым берне батырып — Урра! Чишмә ялтырый! Су эзлибез — һәм табабыз! Зуррак шатлык бармы соң?! Сусаганнар, су эчегез — Сусыныгыз басылсын! Дуслыкның нигезендә Йөрәгем чатнап китте дә, мин түзмәдем, инәлдем: «Тизрәк килеп җитә күрче!..» «Вакытым юк!..» — димәдең. Миңа якты шатлык иңде. Аңа синсез тимәдем. «Тизрәк килеп җитә күрче!.. «Вакытым юк!..» — димәдең. Күңелне бүлешә алу дуслыкның нигезендә... ...Ә мин килә алырмынмы чакырган мизгелеңдә?.. Чувашчадан F ХАРИС гарҗемелвре Любовь Мартьянова, чуваш шагыйраса Нахак сүзләр әйтеп, дусны сатып җибәргәнче — телдән язу хәерлерәк. Җирнең гөлен изеп, файдасызга тик йөргәнче — аяк булмау хәерлерәк. Илне ташлап, читтә солтан булып яшәгәнче — җанны җую хәерлерәк. * Юк, сүндермә! Башка берәү өчен бар дәртенә Яна башлаган учакны ялкынланып яна — Син сүндермә — кул күтәрмә аңар!.. янсын!.. ...Минем нәни учагымны Сине җылытмаса, әйдә. Син ул бүтәнгә калсын. сүндермә... Ишкәксез көймә Ишкәксез бер көймә кузгалды — кемнеңдер өзелгән төшедәй, куркынган елмаю ишедәй, иманын югалткан кешедәй... Кирегә һичкайчан кайталмас, каршыга йөзәргә җан атмас, ярдәмгә килергә җай талмас — ишкәксез кузгалды бер көймә... Тормыштай кайнаган дәрьяда кузгалды ишкәксез бер көймә... Знмиүр МАНСУЯО1 твржемелере