Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кызыклы хәлләр

Эшләпәнең Дәүлигә үпкәләве Бер елны Нәби Дәүли эшләпә сатып ала. Яна эшләпәсен киеп урамнан барганда бер дусты очрап ана әйтә — Нәби, салып ташла моны, сина эшләпә килешми! — ди Өенә кайткач, Дәүли көзге каршына килеп карын чыннан да эшләпә ана бик үк килешми төсле — Ярар,— ди Н. Дәүли,—Иртәгә көньякка. Минеральные Водыга китәсе, мин аны поездда онытып калдырырмын' һәм поезддан төшкәндә Н. Дәүли эшләпәсен алмый Перронга чык кач, аны проводница куып җитеп — Сез эшләпәгезне онытып калдыргансыз, алыгыз! — ди Рәхмәт сүзе мыгырдап. Н. Дәүли үги эшләпәсен алып китә — Ярар, ди ул — Хәзер очкычка утырып очасы .Мин аны шунда калдырырмын! һәм самолеттан төшкәндә эшләпәсен алмый Әмма вокзалга кереп киттем дигәндә генә Н Дәүлине стюардесса куып җитә — Гражданин пассажир, эшләпәгезне самолетта калдыргаисы/ ди. Рәхмәтләр әйтеп, Н Дәүли эшләпәне кимичә ген.», кулына тотып китә һәм аны вокзалдагы урындыкта калдырып, шәһәргә чыгарга була. Чыккач, күрә: тышта коеп салкын янгыр ява — Әһә. менә кирәген чыкты, дип. Н Дәүли • ИШрГМ җиргә йөгереп килә. Килсә, эшләпәдән җилләр искән! Ярулла җиләне Утызынчы елларда Мннаалә тнбогенен Тулбай авылын.» яшал .р вГабсаттар картнын колхозга керүе. «емле паста куарга амнәрне нйдон нйг.1 кереп, халыктан жыйнакчылар акая Ин к.рчале кием - ЖИЛӘН булып чыга Эхлн торгач, жат -я за табыла .1 ..... ... хужасыиын хатыны а..........артжтл.ргя. бартер... Шу»» » сиздерми гена ашалар ля.танне хужадан алып х«»т.р Кичхн area т> карарга, дип. Mere жнләнне бириаскә тарткалашкан хатын да ире бс- ләп иң алгы рәткә килеп утыра к-пв»»м» Спектакль башлана Залда чалык шы. рым ту•’*- Ь”-■ « генә алынган җиләнне киеп, яшь егет сәхна . >• жасынык хатыны кычкырып җибәрә i - .. ................... бу у.жю беЗНИ Ярулла «ММ* П-елЗал берд-.м кола башлый „тин 6нл — Ярулла жил >ие ш>л. «'1 • т,ии1М1 бетам жажмав лоһн, Ярулла жнлапе. Әнә. нмаулы урлаганнар, чукынмышлар! Ярсыган хатынны тынычландыру шактый озакка сузыла, халык спектакльдән битәр хатын «тамашасыннан» көлеп хәлдән тая. Спек- гакльне яңадан башлыйлар. Әлеге егетнең җилән киеп сәхнәгә чыгуы була, халык тыела алмый тагын көлә башлый. Спектакль бик зур уңыш казана. Тулбай авылы халкы бу кызык тамашаны әле дә булса хәтерли, әле .I.» булса «Ярулла җнләие»н искә төшереп, рәхәтләнеп көләләр, ди. Серле Солтан 1971 елда, әнисе каты авыру сәбәпле, Зәйни Шаһиморатовның «Раушан» пьесасында баш роль — Солтанны уйнаучы артист гастрольдән кайтып китә Гастрольне өзү һәм финанс, һәм спектакльләр планы ягыннан театр өчен файдалы түгел, шуңа күрә, кайтып киткән артист урынына тиз генә Минзәләдән башка бер артистны җибәрергә тиеш булалар. Юл ерак, артист берничә көннән генә килеп җитә ала. Тик ятмас өчен артистлар спектакльне Солтансыз гына уйнарга карар кылалар. Солтан сүзләрен һәркем үз җаенча: — Менә Солтан бу урында шулай-шулай дип әйтер иде! Солтан сиңа шулай дип әйтергә кушты! — дип сөйләргә тиеш була. Спектакльне шулай Солтансыз гына уйнап чыгалар. Халык бик канәгать кала. Ләкин, сәхнә артына кереп, кызлар сорый: — Солтан да, Солтан диделәр, их, шул Солтанның үзен күрергә иде! Аңа каршы артистлар: — Ие, үзебез дә шул Солтанны күрәсебез килеп тилмерәбез! һаман килеп җитми бит әле Солтан! — диләр. Бусагадан базга Кышкы чатнама суыкта Мннзәлә театры артистлары тун-толыплар- га төренеп авылдан-авылга йөриләр икән. Авылларда кунак өйләре булмау сәбәпле, кайвакытларда артистлар үзләре фатир эзләп йөрергә мәҗбүр булганнар. Рабига Терегулова исемле артистка бер өйнең ишегеннән керә дә ачык базга төшеп китә. Төшсә, ни күрсен, бер хатын сукыр лампа яктысында чиләккә бәрәңге тутырып маташа икән. Каршысына егылып төшкән ят хатынны күргәч, хуҗабикә: Әстәгафирулла,— дип куя,— Каян җил ташлады сине? Апа' ди Рабига. Фатирга кертмәссезме икән, ә? Соң, апаем, аны базга төшеп сорамасаң, мин чыкканны көтәрлек тә тәкатең калмадымы? — ди хуҗа хатын. *Кызыклы хәлләр»не журналга Батулла әзерләде.