Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХЫРВАР ДИГӘН ТЫН АВЫЛДА...

Һәр язны, чама белән апрель башларында, Хырвар авылы кешеләре көтүче эзли башлыйлар Урман эченә утырганга күрә, авыл бәләкәй, кыр һәм болыннары да ул кадәр иркен түгел, крестьянга әллә ни җәелеп китәргә мөмкинчелек юк. Колхозның үзәк утары — башкарак нәрсә, анда кырлар да зуррак, юллар да төзегрәк, чөнки халыкның күбрәге шунда яши. Хырварлыларның да байтагы үзәккә күчеп китте, шулай булгач, авылда кырыклап кына йортның утырып калуы бер дә гаҗәп түгел. Хуҗалар аз ңкән, димәк, авылда маллар саны да аз, ә инде санаулы мал .артыннан йөгерергә теләсә үзәк усадьбадагылар бер җәйдә сыер башына кырык сум түләсә, хыр- варлылар исә бер сыер көткән өчен илле сум бирергә мәҗбүрләр. Тыныч авыл, тыныч тормыш, көтүче мәсьәләсе генә бәла: кырык яки кырык биш сумга тотанаклы, эчми торган көтүче табу шактый кыен эш, риза түгелләр, ә инде илле сум түләү ничектер кызганычрак, һәм менә апрель җиткән саен хырварлылар баш артын кашый: ни эшләргә, ни хәл кылырга? Дөрес, авылның үзендә бер көтүче бар барын, әгәр шулай әйтергә яраса, тумыштан көтүче — Осип дәдә, ахыр чиктә аңа ялварырга була, әмма, әйтүләренә караганда, быел ул да тиз генә бирешмәскә ниятләнә, имеш. Өстәвенә, шундый бәйләнчек ул, мал хуҗаларын тынгысызларга да күп сорамый. Шуңа күрә көтүне Осип картка тапшыру иң соңгы чиктә генә булырга мөмкин. Хырварлылар апрельнең беренче атнасын уздырдылар — читтән бербер хәбәр килеп чыкмасмы, янәсе. Икенче атнаны авыштырдылар — көткән кешеләре күренми. Нишлисең, Осип картны ялларга кала, әйдә, тагын бер җәй көтеп карасын әле... Авылда клуб сыманрак бер нәрсә бар: иске, ләкин бүрәнә-почмакла- ры таза (утызынчы еллар бурасы). Апрельнең соңгы якшәмбесендә хырварлылар Осип картны тагын бер җәйгә күндерү өчен шушы клубка җыйналдылар. Саргая һәм таушала төшкән утыргычлар рәтенә яше һәм карты берәм-берәм урнаштылар. Осип дәдә бригадир Илюша белән килгән иде. Яше җитмешкә җитсә дә, ул әле нык һәм күркәм күренә— кара чәче чал чәчләр белән аралашкан, сакалы һәм чигә тирәләре пөхтәләп кырылган, аякларын өстерәми генә туры атлый, башын гадәттәгедән чак кына күтәрә төшкән. Як-ягына карарга вакыты да юк кайсы көтүче атлыгып тормый дигән сүз, чөнки аның да зур көтү көткәннән алган акчаны кесәсенә саласы килә бит. һәм менә нәтиҗәсе: шикелле. Бригадир белән туп-туры сәхнәгә, юылган лозунг чүпрәге ябылган өстәл янына уздылар. Бераз утырып тордылар, аннары бригадир Илюша баскан уңайга йодрыгын күтәрә төшеп тамак кырды. — Иптәшләр,—диде ул, шундук үз сүзләренә кечкенә генә төзәтмә кертте:—Дуслар, иптәшләр, Хырвар авылы кешеләре! Осип Ермолае- берара күзләрен зал буйлап йөретеп алды Үзегез беләсез, мин су- “ тыштан рматиз белән кайттым Докторлар йөрергә кушмады Ә карчык х әйтә, күбрәк йөр, ди. Йөрүдән туктама, рматнзың бетәр, диде Әгәр бу- “ ымнарың майламаган күчәр кебек шыгырдый икән, ничек инде оялмыйча йөрисең ди! Карчык мунча якты һәм мине солы суына утыртты. " Файдасыз! Ярый, ак балчыктан ләм ясый бу. Ләмдә дә утырдым Ярда- u мс бармы? Юк Нәрсә эшләргә? Карчык минем беткәнче акыллы, бер стакан салып бирде дә әйтә бар, йөр, ди Эш юктан титаклыйм, ә үзем 5 уйлыйм нигә әле мин юкны бушка аударып йөрергә тиеш? Әнә шулай г көтүче булып киттем мин Утыз ел инде сезнең малларны көтәм, җир ° кешеләре, утыз ел, һәм әле кайсыгызның начар көтүче .тип миннән зар- < ланганы бар Әллә алай түгелме, ә? — Карт бу урында уң кулын кола1 гына якын китерде. Кем инде язын көтүчегә узган ел сыерларны начар көттең, дип әйт- , сен! Моны көз көне, инде сыерың җылы абзарга кереп бикләнгәч кенә әйтергә мөмкин. Язын көтүчене ачуландырып кара, сөтсез утырырсың. , Юк, д.нпми калуың хәерлерәк. Хәйләкәр дә карт соң, ничек оста эләктереп алды! - Күрдеңме инде, Илюша, һәммәсе канәгать, ә син сөйләнгән була сын!.. Карт залдагы көлүләрнең басылуын Ъөтте һәм тагын чын чынлап сөйләп китте Алладыр дип әйтәм, дөресе шул: кырык сыер, егерме биш баш мак тана, йөзгә якын сарык пэм бәрәннәр менә бит никадәрле зур көтү, хәтта син дә, Илюша, өч ярдәмчек белән өлгерә алмас идең. Син генә түгел, теләсә кайсыбызны алсак та шулай Терлекне урманда көтү ул сиңа болын ише генә түгел. Кайчак ешлыктагы сыерны өч алымнан да күрмисең. Ярый әле этләрем акыллы Алар булмаса, шул тиклем көтү артыннан мин түгел, шайтан үзе дә өлгермәс иле. Сезгә көлке көлкесен, ә миңа алай түгел сезнең тыңлаусыз сыер һәм сарыкларыгыз хәтта төшләремә керә. Кайгыгызныңдыр, кыйммәт ала, дип әйткәне бар Ә сезнең хет бер тапкыр этләремне ашатканыгыз бармьР Юк Ә бит һа һ на сулап кына тамагы туймый аларның, айга утыз тәңкәне мин әнә шул ярдәмчеләремә тотам * Карт туктап калды, йөзенә үпкәләүле кыяфәт чыгарды, шул арада сәхнәдән үк төшә башлады вич — безнен чын мәгънәсендәге олы ярдәмчебез. Әгәр көтүне чиратка куйсак, күпме кешебезне эшеннән вакытлыча аерырга туры киләчәк. Безнен бригада, иптәшләр, үзенә тигән эшне һәрвакыт намус белән үтәп килде. Инде өченче ел рәттән безнен бригадага колхоз идарәсе һәм парткомының күчмә вымпелы тапшырыла. Әлеге вымпелда безнен хөр- мәтлебез Осип Ермолаевичнын өлеше дә зур. Колхоз идарәсе һәм авыл ф дашлар исеменнән, Осип Ермолаевич, бүген сиңа зур рәхмәт белдерәсем килә. Залдагылар кул чапты, әлбәттә, кайберәүләр үзалдына елмаеп куйдылар Бригадир дәшми торды, аннары авыр сулап, акрын гына әйтте — Ә хәзер мал-туар көтү турында Осип Ермолаевичнын безнен белән килешү төзүен сорыйбыз. Залда шау-шу, үзара сөйләшү китте, нәкъ шул чакта Осип карт нидер әйтмәк булып урыныннан күтәрелде Бригадир шундук — Менә хәзер ул үзе әйтер,- диде һәм сәхнәдән төште. Карт ялгызы калды. Күзләрен хәйләкәр кысып куюы һәм мыек астыннан гына елмаюына караганда, Осип дәдә күңелле күренә иде бүген. Кәефле күрендеме — аңардан берәр мәзәк көт тә тор — Крестьяннар! — диде Осип көчле тавыш белән, үзе колакка каты булганга күрә башкалар да начар ишетә дин уйлый иде ул Җир кешеләре! Осип дәдәгезне онытмаган өчен рәхмәт сезгә! — Бу урында ул ХЫРВАР ДИГӘН ТЫН АВЫЛДА — Син сораган хакны бирәбез,—диде бригадир һәркем ишетерлек итеп. _ — Бирәбез, бирәбез! — Төрле яктан көчле авазлар ишетелде.—Сүзеңне сөйләп бетер!. Барган шәпкә картның аяклары буталды. Шушы хәтле халык җыелганда Осипның үзенең дә сөйлисе килеп тора иде шул. — Күптәннән әйтәсем килеп йөри, авылдашлар, менә нәрсә, Осип карт тагын элекке хәленә кайтты.— Утыз ел эчендә мин шуңа ышандым, мал-туар үзенең хуҗасына охшый икән ул, җәмәгать. Менә алыйк безнең Натальяны. Аның тавышы нинди икәнлекне кайсыгыз гына белми! Вәт шул, мин көткән дәвердә дүрт сыеры булды аның, берсенең дә тавышы чиркәү кыңгыравыннан ким түгел иде. Дөрес сөйлимме мин? — Дөрес, дөрес! Әйдә, дәвам ит! — Шул-шул! — Карт кыза барды.— Алдашып утырмыйм лабаса. Яки менә Хәвәдусны алыйк. Син биредәме, Хәвәдус? Сезнең сыер да бит тамак ертып кычкыра, һәм аның Наталья сыеры белән дуслыгын күрсәң иде! Ике тавышка көйли башласалар — түзеп кенә тор! Колакка каты булсам да ишетәм үзләрен!.. — Ха-ха-ха! — Залдагылар буылып көлә. — Әйе... Мал иясенә охшаган шул. Менә син, Силан Терентьевич, почмакта теш агартып утырасың. Кем син? Пәһлеван дип әйтмәс идем. КечкенӘ дип тә булмый сине. Русчалатып әйтсәк — середняк, һәм менә сыерларың да, ялгышмасам — Чирнәүкә, Пегашка, Мимусь... Вәт алар да бит һәммәсе — уртача. Алга да чыкмыйлар, артта да калмыйлар — минем чыбыркыдан куркулары Вәт, яхшы хәзәйкә сыман төгәл генә, килештереп кенә нәкъ уртада баралар Юкка-барга тавышланмыйлар да. Ә бер-бер ыгы-зыгы килеп чыктымы, ничек уйлыйсың, Силан, синең Чирнәүкәң нишли инде? Нишләсен, тезләренә таяна, мөгезләрен куя һәм сөзешә башлый. Карахтер! Син, Силан, үзең дә тыныч, салмак кеше, ә менә фронттан дүрт-биш орден белән кайттың. Хырварда тагын кемнең шулкадәр бүләге бар. Берәүдә дә юк! Ә Силанның авылда орден тагып йөргәнен кемнең күргәне бар? Берәүнең дә күргәне юк. Вәт, авылдашлар, шундый ул безнең Силан. Үзе дә тыйнак — сыеры да шул кавемнән • • , — Кичәгенәк Силанда сыйланып чыктың шул, шуңа күрә мактыйсың син аны,— дип, Данил Филиппович әңгәмәгә кушылмакчы булды. Осип карт ишеттеме моны, юкмы — аңламассың. Ул хәтта Данил ягына күз дә салмады, сөйләвен белде: — 'Яки әнә Катерина сеңлекәшне алыйк. Үзегез беләсез, күзгә төтен җибәрергә оста ул. Дөрес, ялгызак хатынны моның өчен гаепләргә дә ярамый, хе-хе-хе... Син үзең гөнаһлы бәндә^ дип арадан берәү уртага ут җибәрә. — *Ләкин бүген сүз минем хакта бармый, әйткәнемчә, Катерина сыерын кара син. Сыер тек сыер, әкрен, тыңлаучан, әмма зуррак бер кигәвен тешләдеме, койрыгын сыртка салып чаба башлый, һәм ә дигәнче барлык көтүне болгатып бетерә. Андый чакта, брат, бавырың кузгалганчы йөгерәсең инде Миңа, рматизлы карт кешегә, сыер артыннан чабу түгел, ә чирәмгә кырын ятып папирос көйрәтү хәерлерәк. Өлкәннәр яхшы беләдер: туганнан бирле начар сүзне кычкырып әйтмәдем мин. Сүгенергә, фактически, фәкать Катерина сыеры өйрәтте. Биредә, клубта, Катерина сеңлекәш сыеры артыннан чапканда урман эчендә әйтелә торган сүзләрне кабатлап тормыйм, әмма ләкин, еккыр-мыккыр, кайчан да булса үтерәм мин ул дүрт аяклы хайванны! Барлык көтүне бутый, тукталдыңмы — га’епсез нәрсәдәй гөнаһсыз күзләре белән үзеңә туп-туры карап тора. Ах син, кыл койрык, мәйтәм тегеңәр, бу кадәр дә хуҗаңа охшасаң охшарсың икәнСин бит инде унбер бозау анасы, ә үзең яшь танадай кыланасың. Ну, яхшы кешеләр, әйтегез әле, Катерина сснлекэШ үзе дә шулайрак түгелме? Була, усал-ачулы чакларын, ул сина кара дымы, һәммәсе онытыла Дөрес сөйлимме мин, Данил Филиппович? — Үз башыңа сөйләнәсең, картлач! — Катеринанын үпкәле җавабы шул булды. Ә залга көлке дулкыны тәгәрәде — Менә шулай, хөрмәтле якташлар,— дип сүзен сөйли бирә Осип карт - Әгәр мин начар сүз әйтәм икән, сез мине кичерә күрегез Менә ♦ син, Тәртәбаш Кузьма, әгәр мин сине саран дип әйтәм икән, гафу ит. Синең сыерына да һәрчак нидер җитми Үлән тезләреннән, ә синең Карлыгачың читкәрәк китеп умыртуны ярата — Картлач! дип җикеренә Кузьма Оглоблин Акылдан язгансың. Синең этләрең җәй буе сыерымның койрыгын чәйнәп бетерде. Юк- барны болгатасың . — Вәт! — дип кычкыра карт — Кем акылдан язгандыр бит әле Синең сыерың белән акылдан язу түгел, атаң-анаң кушкан исемеңне дә онытырсың Минем бит әле рматизм бар Кичләрен утлы күмер өстендә утыр1андай булам Шулкадәр михнәтләрдән соң рәхмәт сүзең шулмыни? Ярар, нәрсә инде, - дип кычкыра Кузьма — Әйдә, күпме кирәген әйт тә шуның белән вәссәләм. Юкса накыт юк. Мсиә, дип эләктерә Осип карт Бөтен кеше иркенләп утыра, Кузьманың гына тыңлар чамасы юк! Яңадан көлешәләр, клуб түшәменә көлү дулкыннары бәрелә. — Чыннан да, дип кычкыра бригадир Илюша эшлекле һәм кайнар тавыш белән. Күнме сораганыңны әйт әйдә, килешүгә пичәт сугарбыз. Ә-ә, синмени бу, Илюш! Осип карт, аның белән күптән күрешмәгәндән, шатлыклы рәвештә сикереп тора Мин бит синең сыерың турында сөйләргә онытып торам икән әле Нәрсәсен сөйләп торасың, сыер тек сыер инде. ш У-у-у! Сни әле сыерыңның карахтерын начар беләсең икән. Әйт- х сәм әйтим, сыерың бик ялагай, иркә, нәкъ үзең инде! Син лутчы үз сыерың турында сөйлә! - бригадир Илюша чәчрә- ° теп җавап бирә. Аның йөзендә комачтай кызыллык. - Үземнеке турында? Үземнең сөтлсбикә турында сөйләве кыен. * җәмәгать, сез бит аны яхшы беләсез. Иң яхшысы — барып күрү. Җитте! дип кычкырды Илюша Сыер асраган буласың, ә үзең сөткә күршеләргә йөгерәсең - Сөт бер хәл, ә минем карчык анда бер мичкә сыра кайнатты Ул бит белә, шушындый көтүче өчен сез кырык биш тәңкәгезне жәлләмәм чәксез. Залдагылар, мәсьәләнең шулай җайлы гына хәл ителүен аңлап, к» лештеләр һәм гөрләтеп кул чаптылар Ну н картлач! Ансат кына тәгәрәтте бит, ә?!. Әмма Осип дәдәнең сөйләр сүзе бетмәгән икән әле Ул, тынычлык һәм игътибар сорап, кулын өскә күтәрде - Җәмәгать! Карчык кайнаткан сыраны эчәргә кирәк. Әйдәгез, ми ңа кайтабыз һәм шунда сыерлар турында сөйләшүне дәвам итәрбез Хырвар дигән тын авылда узган язда көтүчене әнә шулайрак сайладылар Осип карт табынында нинди сүзләр сөйләнде анысын тага- си генә берәү дә хәтерләми, чөнки картның сырасы да мул иде, мичкәсе дә тирән иде Җырлан башка шау-шунын булганын һичкем хәтерләми. Әгәр сезгә Хырнар урманында булырга туры килсә, биек һәм таза гәүдәле, артыш таягын саперларча оста йөрткән бер картны очратуы’ гыз бик ихтимал Бу — шул инде, Осип дәдәй. биредәге көтүче Анын ңянында хырвэрлыларның бер көтү терлеге булыр Көтү тирәсендә ике соры эт кайнашыр «Карахтеры» белән алар үзләренең хуҗаларына охшаганнар усал итеп өрсәләр дә. чит кешегә беркайчан кагылмыйлар. Рашат НИЗАМИ» гэржеиже