КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫ
Беренче кулга алыну
Георгий кавалерына тәүге тере кадерле. Революционерга да кулга алыну тәүге — истәлекле. Тоткын — исем. Төрмә ул — үзе хөрмәт. Тоткын булдың — хезмәтеңне дәүләт таныды, димәк. Кайда соң, хет күзәтүсез бармы берәр чын кеше! Шиклеләрдә йөрмәсәң дә, граждан буларак шикле. Кол-хужалар дәүләтендә башка лозунг бармы: «Кабахәтләр яшәсеннәр,— кызганма яхшыларны!» Кола ат кырын карыйдыр — тояклары тек тә тек. Кулга алынган Ульянов пошынмый күк бик артык. Нигә әле пошынырга каплыйлар дип авызны! Рәсәйдо куркак пошынсын, утыртырлык явызны сәбәп юк. Жандарм йодрыгы авызны томаласа, һәрчак әйдәү ишетелгән Россиядә ләбаса! Куркыныч, туган, намусың һәм җаның пычранса, төрмә — нәрсә, төрмәдә дә ватандашлар ләбаса! Рухи тоткынлыкта булган дөм караңгы көннәрдә намус университеты Россиянең — төрмәләр. И рәхмәт сиңа, әләкче, әләк өчен, кабахәт! Төрмәгә китергән өчен олаучыга мең рәхмәт. Менә төрмәнең капкасы. Михахайлап куя ат. Елмая шунда Володя — кулга алын-ач — ул хак! Мәлҗек пристав ягымлы, гел «сез» ди ул, «син» дими. Аның бүген бер риясыз ягымлылык көнеме! «Малай йомшак, бик сөйкемле, шундый минем үз балам. Күренрп тора — яхшы гына укымышлы семьядан» Акыллы пристав искәртә: ■Төрмәләр күл, тормыш — бер Евгений Евтушенко, рус шагыйре КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫ Беренче кулга алыну Яхшы ниятлг.чрне коткару нче* кабаытлгрм кызганмагыз Магариф «ииистрм И Д Д«жаяоа«кж cryatwraap сам ■•сынмам ган Камига сушам талерами асы Унҗиде яшьлекләргә Күрендеме, төшкә кердеме соң, күзләремдә әллә язлармы? Чалт кояшлы апрель иртәсендә мин яңадан күрәм Казанны. Әле алда безнең иң-иң соңгы, иң хәлиткеч көрәш көннәре. Ә унҗиде яшьлек Ленин инде студентларны әйди — күр әле! Әле «Аврора»ның залплары язгы күкрәү булып тумаган. Бүген ярамаган уй-фикерләр тәгълимат булырлар бер заман. Унҗиде яшьлекләр, бар дөньяда сез кешелекнең апрель җилләре. Тормыш биргән сезнең һәммәгезгә күкнең шундый аяз. зәңгәрен! Саумы, яши һәм таныш түгел буын! А Пушкин Ташу вакытында зәңгәр бозны язлар кетердәтеп кыярлар. Яшьлек бит ул — үзе тулы ирек, күктән зәңгәр йолдыз җыярга. Туфрак-ана бомбалары булып ярыласыз җирнең өстендә, шулай ярылалар яшь бөреләр, яфраклары шаулап үссенгө. Бүгенге көн пәйгамбәрләрен сез — онытмагыз тамырларын да. Унҗиде яшьлекләр, тырышыгыз тамырларга лаек булырга. Көч-куәтең күрсәтәсең килеп, томырылырга, җилеп чабарга, шәһәр светофорын чәчәк итеп, очрашуга өзеп барырга! Нигә фетнә күтәрәсез? Алдыгызда стенадыр...» Володяның карашында балкый шаян елмаю: «Стена да... Төртсәң — авар. Инде черек бугай ул...» Тораташ ката пристав: «Ишетәмме мин аек? Шундый мөмкинлек тә бармы... Нитсәң ...ава... бугай ул...» Аның өчен мөмкин түгел авып төшү бу режим, борын заман Рим өчен дә шулай булган черек Рим. Гаитида Дювалье да шулай тоела бүгенгә, һәм Мадридта коррида да, һәм Греция җирендә. Таптанучылар сукырлар: карамый алгысына — ышана аңсыз терәүләр диварның аумасына. Ульянов шаркылдап көлә, кулы белән кар тота. Кола ат бара чаптырып туры алгы гасырга. Анда Че Гевара һәлак, гүя ацтек алласы, кылларын өзеп елыйдыр Мексика гитарасы. Тутыккан рәшәткә артында язу бар кадак сызган, Володяча апачык ул: «Атларбыз башка юлдан». Бәлки, Кытайда да кемдер: «Стена сезнең алда...» Җавап бер: «Черек стена... Төртсәң, тора аварга...» Тәвәккәл ат чабуында,— соклануым яшермим,— дәвам итәдер, Володя, синең мәңге яшьлегең. Мескен пристав, эшең яман. Тир түкмә файдасызга. Стеналарны җимерә ышаныч — авасына! Сөйгәнеңне өзелеп кеткәй чакта апрель ботаклары астында, онытмагыз үз чорыгызга да очрашу билгеләү хакында. Кыенлыклар килсә, офтанмагыз рухи куркак булма, әйдә әле. Ә чор белән очрашу урыны — бөтендөнья Көрәш мәйданы. Яшьлек бит ул — үзе тулы ирек өстен әйбер юктыр аңардан, ләкин өстен түгел ул халыктан, халык өчен көрәшдаулардан. Әгәр эчтән калтырыйсыз икән, һәм юк икән эчке өлгерү — унҗиде яшь кенә дип аклану булыр иде кеше көлдерү. Унҗиде яшьтәге кыюлыгы сезгә васыяте Ленинның. Унҗиде яшьтәге олылыгы сезгә васыяте Ленинның. Җиде юл чатының берсен сайлап, атлап киткәч инде бер юлдан, унҗиде яшьлекләр, булыгыз сез унҗиде яшьтәге Лениндай! Эпилог Рәхмәт сезгә, Казан диварлары: сөйләдегез миңа ни бар — барын. Янә язмыш мәрхәмәтле булды, бүләк итеп миңа яктысын, Казан университеты, минем өчен Россияне янә ачтың син. Мин хыялга шактый йомшак кеше. Тик фактка гына ышанам. Россия тарихы хөр фикернең изге көрәшеннән башланган. Патша исемен ятлау тарих түгел. Терек суын биргән җир-ана: Лобачевскийлары үскән илнең, магницкийлары туып торса да. Герцен, Добролюбов, Чернышевскийдай якты маяклары аркылы үзен-үзе тапкан Рәсәй халкы — шунда көч-куәте, акылы. Россияне түбәнсетеп булмый, язгы ташкын төсле көчле ул. Юкка мени аның пәйгамбәре Петр Алексеев — эшче ул Тормыш дәвам итә. Казанда яз. Иделдә боз ага. Аксын да! Народоволка төсле кыз хушлаша минем белән урам чатында. Табигать, ул синең саф сулышың, ничек җиңел оча, күр әле! Ике зәңгәр йолдыз булып балкый язгы көндә аның күзләре. Күккә ясап куйган рәсем кебек җиңел язын кыэлар-сеңелләр. Шыбырдаша асфальт өсләренә түбәләрдән көмеш сөңгеләр. Ах, син, яшьлек, бозлар челтерәтеп, яшә яшь дөньяда, гөрләшеп! Рухлы белән рухсыз көрәше бул, һәм ут белән суның көрәше. Күңелләргә кутыр үсә бара, сиздермичә килә ул картлык. Яшь чагында яшьлек бик гади ул, мәңге яшь булуың — батырлык. Апрельдә рус даһие туып, җир өстенә җәйгәч кулларын, йөз ташулар узды, алмагачлар йөз кат чәчәк атты язларын. Анда — Пугачев һәм Стенька Разин, Пушкин, Некрасовлар яктысы, Герцен үче. Маркс акылы бар— тарих язган рольнең яхшысын. Мавзолейга килеп башны иик. Башны иик һәйкәл-сыннарга— хөр фикерле яшьлек идеалына тугрылыклы улларкызларга. Пушкмннарча азатлыгың өчен, изге уллар — батырлыгың өчен, һәрчак хаклык сөйгән халкың өчен. рус шигыренең кыю холкы өчен, һәм Володя Ульяновың өчен, килер Ульяновлар өчен тагын, такмакларың, табигатең белән мин яратам сине. Ватаным!