Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИРДӘ ЯШИМ

Рәфикъ Юнысов е Ялвару Тимә, зинһар, кешегә! Кеше бит ул! Җанлы моң! Җир миллиард ел эзләгән Аның һәрбер чалымын! Кояш тулы чишмәдә Битенкулын юган ул. Кызган, зинһар, кагылма: Яшәргә дип туган ул! Кеше бит ул йокыдан Өмет белән уяна. Үлән үссен, җил иссен — Ул шуңа да куана. Кайнар бите — бүтән бит Җылысын тояр өчен. Бу колаклар — иң назлы Сүзләрне җыяр өчен. Йолдыз кебек бу күзләр Матурлык эзләр өчен. Кеше бит ул. Бу куллар — Дөньяны бизәр өчен. Кеше бит ул! Ерткыч та Зурлап читкә тайпыла. Ничек бер син күрмисең - Йөзеннән нур агыла! Калкансыз яши кеше, Ак күлмәк киеп кенә. Тәнендә тормыш уты — Шәм уты кебек кенә. Аны таптап сүндерү Берни тормый көчлегә. Аһ, зинһар, кагылма! Кеше, тимә кешегә! Җирем минем, зәңгәр йолдызым! Миңа кадәр булып үткәннәр Яңа гөлләр, яңа күлләрме — Ни дә булса бүләк иткәннәр, Синең якты, уйчан йөзеңә Яңа нурлар өстәп киткәннәр. Ә мин, бәлки, синең йөз суың. Куанычың була алмадым? — Синнән бары соклану тулы Күзләремне ала алмадым. Хәтәр мизгелендә берәүләр Яшен итеп атты үзләрен! Ә мин андый була алмадым — Томан сарды бары күзләрем... Рәсем бүләк иткән сабый күк Җырлар язам менә көнозын. Алар бар да синең турыда, Җирем минем, зәңгәр йолдызым! Барабыз Мин сүз язып өлгергәнче Күпме ара үтәсең! Кая ашыгасың, Җирем, Безне кая илтәсең? Беләм, беләм, җиңел түгел Кояшыңа өлгерү! Парсеклар белән үлчәнә Синеңбезнең юл йөрү. Яктырткыч снаряд кебек, Утлы сызык сыздырып, Киек Казлар Юлы буйлап Оча Кояш ыжгырып. Бөтерелеп кереп бара Билгесезлек күзенә Коточарлык тизлек белән Галактика үзе дә. Кайтулар юк — кайтыр юлны Белмәдең ни, белдең ни! Борылу юк — алда нәрсә — Күрмәдең ни, күрдең ни! Кара упкын, салкын упкын — Ниләр генә юк анда!.. Ә без курыкмыйбыз, Җирем, Синең белән булганда! Г алактикадашларга Беләм, сез дә, безне уйлап, Хәзер күккә карыйсыз. Аксыл, кызыл, сары, зәңгәр Җем-җемнәрнең кайсы — сез? Галактика — көмеш табак — Зәңгәр моң белән тулган. Әйтерсең лә һәр йолдызы Яңгыр белән юылган — Шундый чиста! Матур бит ул Безнең олы өебез! Сез ничектер, ә без аны Киек Каз Юлы дибез. Бу — безнең дә хыял юлы! (Әлегә бик аз йөрдек). Тормыш нәрсә? Яки — очыш, Яки — аңа әзерлек. Булсын гына очрашулар — Сөйләр сүзләр табылыр! Абсолют ноль суыгында Уртак утлар кабыныр. Авылдашлар кебек бит без Чиксез Галәм каршында! Ә мин үзем Җирдә яшим — Кояш системасында! Гипотеза Пасха утравында таш сыннар бар Алар һлммлсе д» күккг карап тора. Сөйли мифлар: бу сыннарны Куйган күктән килгәннәр. Ник куйганнар — белми беркем. Исән түгел белгәннәр Бер мин беләм. Минем өчен Салкын түгел салкын таш. Йөрәгемдә янган утлар Шушы сергә аваздаш.. Бу күзләрдә сагыш яши. Түгел ләкин без белгән. ...Чит дөньяга килгән алар — Кайтыр юллар киселгән. Калган алар — ятим түгел, Илсез түгел — дөньясыз! Бу хис сезгә таныш түгел — Аңламассыз моны сез. Ят томаннар кагылудан Бәгырьләре өшегән. Тау-тау сагыш булып җанга Ят дулкыннар ишелгән... Яшәгәннәр төнне көтеп. Төн Галәмне ачканда, Карашларын күккә төбәп, Яр буена басканнар. Чиксезлекнең иң ягымлы, Иң сөйкемле ягыннан Зәңгәр нокта булып кына Зәңгәр йолдыз кабынган. Янган йолдыз! һәрбер нурын Җыеп барган күзләре. Йолдыз булып калтыраган Кара төндә күз яше... Шулай озак яшәгәннәр Елмаюсыз. Көлүсез. Көч-кодрәтле булсалар да Булмаганнар үлемсез. Сүнсен алар бу җептән дә Аерылган килешме? Тиңсез сагыну шулай эзсез Югалырга тиешме?.. Шул ук караш... Җиргә иңеп Еллар йөге астында, Тора ташлар тугрылык һәм сагыну постында! Эчтән сызып елый ташлар. Булмый, булмый юатып! ...Җирем, мин дә изаланам Төштә сине югалтып! Төш Космик сәяхәтем тәмам итеп, Инде Җиргә кайтып барганда, Мин адаштым кинәт. Ракетамда — көмеш арбамда Элеккечә иде бар да. Тик... Яңабаштан ничек җыясы? Җирне, бары Җирне югалттым мин — Чәчелде дә китте дөньясы! Матурлыктан һушсыз идем лә мин — Кичәгедән бүген ни калды? Бер тузанын бары җуйган идем — Бөтен Галәм сүнеп югалды! Бу йолдызлар нәрсә? Черек уты... Янда Җирем балкып тормагач. Бу чиксезлек — төрмә камерасы, Тузан кадәр Җирем булмагач!.. Кораб эчем — нәни җәннәт. Юлда Олылары тагын табылыр... Башта — җаным, аннан — тәнем, аннан— Сөякләрем Җирне сагыныр... Космос кебек салкын күзләремә Бер зәңгәр нур кинәт чалынды. Төзекләнде Җиһан! Галәм тиңсез Фейерверк булып кабынды! Егерме ел менә сискәнәм мин, Хәтерлим дә шушы төшемне... Бөтен аермасын тойдым шунда Яшәү белән Җирдә яшәүнең! Асия Минһаҗева Туфанны көткәндә Университетның тарих филология факультетындагы очрашу истәлеге Фойе... Әрле-бирле чайкала яшьлек диңгезе. Кайныйбәрелә ярга... Ашыгалар бар да, Вакытлары тарга. Дипломатны өстәл итеп. Бармаклары белән сызып, Фидель улы белән Гете оныгы Бәхәсләшә кызып. Грузиянең кояш йөзле кызы, Толымнарын үрепсүтеп. Кемне тора көтеп? Сайлап җыйгандай төркемдә — Башкорт, казакъ, кореянның сылу йөзе. Үзбәк, таҗик, төрекмәннең энҗе күзе. Әрмән белән молдаванның кайнар каны һөм кыргызның Манас булган үлмәс даны. Бар да кайный, дулкынлана Нидер көтеп. Сизмәделәр... Яннарыннан Тарих бара иде үтеп. Әйе, әйе, Әле менә, әле генә Чал башын ия-ия, Карашы белән барысын да сөя-сөя, Хисе белән барысын да иркәләп. Картлыгына чак-чак кына үпкәләп. Тарих бара иде китеп... Ул тарихның гасырлары Лорка белән Петефиның Йөрәкләрен саклаган. Шуңа, бәлкем, беркайчан да Үз йөрәген сатмаган. Ул тарихның елларында — Че Гевара, Виктор Хара куллары. Ул тарихта кемнәрнеңдер Башланмаган юллары. Ул тарихның хәтерендә — Тукайларның, Мусаларның хак сүзе. Еллар сыкрый: «Такташ»,— дисәң, Еламыйча чак түзеп. Ул тарихның төннәре бар — Кулдан төшми каләме. Мөмкин булса, башын сыйпап, Сөяр иде галәмне. Искәрмичә йөргәнбез без Тарихның ак чәчләрен. Яшьлек диеп уйлаганбыз Язларын һәм чәчәген. Кысып кочаклардай булып, Күз алалмый карыйсың: Сабыр гына үтеп бара Бер халыкның тарихы... Кыргый көрәш Ишеткәнем бар: мараллар көрәшсез сөю яуламый. Көндәшсез сөюнең кадере юк. Яши алмый алар мөгез көчен сынамыйча. Тояклары белән җирне тырнап, Үкереп, борын тишекләрен киереп, ташланалар дошманына. Куаклар чытырдап сына, мөгезлар — шарт та шорт! Янда гына иркә басып сылу йөри, үлән чемчеп... Күз кырлары белән сирпел, башны горур чайкап, чөеп, Аякларны аерып басып хәлиткеч дауны күзәтә. Исе китми: аның өчен үләсең ни, каласың ни... һәм аның бөтен торышы тормышның Олы законы — Яшәүгә хокукны яклый. Аның өчен: таза бул син, аның өчен: сәламәт бул, Көчле бул һәм ыру башы... Аңа ят хис — кызгану да, гафу итү... Ул гаҗәп каты күңелле — Гладиатор тамашачылары сыман; Башын исә — ярлыкарга. Башын чөйсә... Мәрҗән күзләре ялтырап рәхимсез азакны көтә... Хәвефле азакны көтә, Берсенә — газапны көтә... ..Хайваннарга хас закон бу — таза нәсел өчен көрәш; Кырыс яшәештә бәлки шулай булу дөрестәдер; Акланадыр бәлки: көчсезгә — хурлыклы бетү, ырудан китү, Гарьлектән үзен җәзалап, батып үлү тынчу күлдә. Аңа көче җитми икән сөзеп үтерә ырудашлар. Бәлкем шулай кирәктер дә... Киләчәк буыннар өчен. Тик бу хайваннар законы.. Ә менә мин аңым белән аңлый алмыйм. Таба алмыйм җепнең очын — Кайчан безгә күчкән икән, Кай буыннан катып калган Нәкъ шундый ук кырыс закон? Ә бит чиста арий нәселе өчен кешелекнең канын эчкән сөлек тә бер күбенеп үлгән!. Җир шарын тибеп уйнарга теләп, аяк сындырганны дөнья белә!.. Мәңгелеккә мисаллар юк — Җир белән тигезләп барып тарих көлә. Кайчан салынган безгә бу — Хайваннарча кыргый алыш? ...Гасырлардан автограф — Кабер ташы — серле сагыш.. Калган безгә яман мирас Туры килә сөзешергә, Мөгезләрне сындырырга; Безне дә үлән чемченеп күзәтәме мәрхәмәтсез берәр сылу?.. Мәгьнәсезгә һәлак булып, Без мәхәббәтне раслыйбызмы шулай? Батырлыкны күрсәтәбезме? Матурлыкнымы? Г орурлыкны — тармак мөгезләрне җәеп, Парлап, янәшә, Янә бер кат Кереп китә алырбызмы бер тормышка? Яшәешкә хокук, имеш... Көчлеләрчә җиңү, имеш... Ә без — кешеләр. һәм безгә бер Сөю язган, һәм безгә бер Яшәү язган — көчлегә дә, көчсезгә дә... Ж Авыр миңа. Каршы йөгереп килүчегә Яшермим, дөресен язам. Җитәр ялварулы күзем. Бу дөньяда яшәвемә Минем бәйрәм — шул минутта Бәлкем шушы минем җәзам. Баш бирмичә, калсам түзем. Иңне баскан горурлыкны Алда — гомер. Авырлыктан Этеп төшерергә телим. Иелмичә торырлыкмы? Тик нигәдер, коткар, диеп, Тик нишләтим үзем белән Әйтә алмый минем телем. Бергә туган горурлыкны?! Ж Көннәр тигезләшкән чак! Сине эзләп кайчак Күзләр илендә адашам. Я үз-үземне алдыйм, я алдашам. «Таптым!» диел юанам да... «Югалган»... дим, Кайтмас бүтән. Аның ярты җаны белән минем җанымнан торган бөтен — төтен... Янган, пыскыган күмернең хисе... Башкача нәрсә дисең... Күк капусы ачылганда теләгән уй — Серле абага чәчәген иреннәргә китергән чак! ...Сине югалтканнан бирле мәхәббәттә я угры мин, я гел качак...