ГАБДУЛЛА ТУКАИ ҺӘМ ТАТАР МУЗЫКАСЫ
авызына иттихад •• иттифак (берләшү, бергәләп эшләү) сулары салыйе; җан рәхәте Д, оригиналь яңгырый Аның вокаль репертуарында Глиниаиың -Руслан Һ.М Подла. операсындагы фарсы хорының Туман сүзлҗзенэ ммрлаиу., игътибарга ләм Менм шушы бетен музыкаль башкару эшч,илеге киң татар аудиториясен дөич. профессиональ сәнгатенә якынайтуга жезмәт ит, һәм яңа. тагын да югарырак дәр,- җәдәге иҗатка юл күрсәтә Алдарак атап үтелгән башкаручылар репертуарындагы позитив момент дип аның интернациональ эчтәлеген күрсәтеп үтәргә кирәк Социал. ♦ культура процессында демократик тенденцияләр шуңа китерде Әдәби-музыкаль ми- Л чәләрдә татар көйләре белән беррәттән рус һәм чит ил музыкасы, шулай ук Россия- < иең башка жалыклары (мәсәлән, башкорт, азербәйҗан, үзбәк) музыкасы да күп яң- 3 гырый. Татар аудиториясе очен әле яңа форма булган инструменталь аисамбльләо X оештыру да прогрессив әһәмияткә ия була Халык оркестры белән И. Галиәкбәроя ' җитәкчелек итә. Бу беренче музыкаль-башкару коллективы скрипкачылар белән ман- < долиначылардан гыйбарәт була Тукай, культура өлкәсендәге шушы яңарыш һавасын сулап яшәгән һәм эшләгән бөр 7 вакытта, татар халкы тормышындагы яңа ружи процессларга үз мөнәсәбәтен белдер 2 ми калмый. Әле Җаекта чакта ук ул беренче әдәби-музыкаль кичә үткәрүне котлап, с татар җәмгыяте тормышына бу вакыйганың нык тәэсир итәчәген фараз кыла «Әдә- * бият ахшамы карт аталарымызның чын йөрәгеннән чыккан - Тәфкилеф» Әллүки». '~ иСакмар суы» көйләрен, үлгән җиреннән яңадан терелтеп, туган вә туачак балала — рыбызның күңеленә яңга-яңга милләт хисләре, истикъбаль (якты киләчәк) дәртләре Г салырга хезмәт итеп, милләт балаларының үлгән күңеленә, саба җиле шикелле рух •речектер. булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик: тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын...» Тукайның иҗади йөзен тасвирлаучы иң якты якларыннан берсе — аның халык авыз иҗаты белән тирәнтен кызыксынуы. Халкыбызның җыр хәзинәсе үрнәкләрен җыю һәм пропагандалауда аның хезмәте гаять зур. Тукай, күп җырлар җыеп, аларны формалары, характерлары, эчтәлекләре ягыннан анализлый. Шагыйрьнең халык җырларына булган керсез мәхәббәте, аларның гүзәллеген, сәнгатьчә байлыгын, этик һәм фәлсәфи тирәнлеген ачып салырга омтылуы, Тукайга «халык җырлары — халык тарихының иң кадерле хәзинәсе ул» дигән зур мәгънәле нәтиҗәгә килергә ярдәм итә Үзенең «Халык әдәбияты» дигән лекциясендә шагыйрь халык җырларына бәя бирел болай дип язды: «Халык җырлары — безнең бабаларымыз тарафынан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Әйе, бу — кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман да халык күңелендә һәртөрле бәлая вә казая- дан, муллалар әйтмешли, мәсун вә мәхфуз 1 уларак калдылар, алар сәламәт әле, алар яңгырый әле». Халык җырларының сулмас гүзәллеге һәм бөек эчтәлеге хакында Тукай үзенең «Милли моңнар» дигән шигырендә гаять нәфис һәм күркәм итеп язды: Ишеттем мин кичә: берәү җырлый. Чын безнеңчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле.— Л Әллә нинди зарлы, моңлы көй. Татар халык җырларын туплау һәм өйрәнү Тукай заманында система рәвешендә булмый. Бу эш ара-тирә этнографик максатларда гына башкарыла. Фольклористика өлкәсендә Тукай эшчәнлеге асылда халык поэтик текстларын анализлау юнәлешендә барды. Шагыйрьнең халык җырларындагы сәнгатьчелек, эчтә- лек-фикер үзенчәлекләрен алга куеп тикшерүе табигый һәм логик яктан аңлашыла да. Талантлы һәм илһамлы художник буларак, Тукай татар халык иҗатындагы энҗеләр — сүз-гыйбарәләр диңгезенә «башы белән чума». Хәлбуки, бу әле Тукай җырларның көенә әһәмият бирмәгән дигән сүз түгел. Киресенчә, халык җырларын ул барыннан да элек көйләренең матур һәм күңелгә ятышлы булулары өчен ярата һәм аларга югары бәя бирә. Интуитив рәвештә җырдагы музыка һәм сүз бердәмлеген тойган хәлдә, Тукай шулай да үзенә яхшы таныш булган кадерле әдәби сфера хакында фикерләрен күбрәк белдереп калган. Шунлыктан аның игътибары еш кына эчтәлектәге сурәт-тасвир якларына, җыр текстындагы шигъри персонажлар табигатенең тирәнлегенә һәм төгәллегенә җәлеп була. Халык җырының көенә характеристика биргәндә Тукай, кагыйдә буларак, көйдәге мәгълүм бер халәтне, эмоциональ климатны билгеләү белән чикләнә. Шул ук вакытта ул көйдәге психологик настройның гаять .нечкә нюансларын да күрсәтеп куя. Тукай җырдагы көйле-шигырьдә образ үсешенә сизгер. Шагыйрь буларак, ул җырлардагы мелодиканың бөтен эмоциональ төсмерләре тексттагы мәгънә сыйфатларыннан килеп чыга һәм киресенчә, дип күрсәтте. Мелодиканың күркәмлеге, Тукай аңла- Ьынча, җыр сүзе астына яшерелгән фикерне дә тирәнәйтә һәм үткенрәк итә. «Тәф- тиләү» җырының килеп чыгышын тикшергәндә, мәсәлән, Тукай бу җыр сурәтен болай тасвирлый: «Аннан соң җегет белән кыз арасында нинди маҗаралар булгандыр, миңа мәгълүм түгел. Ләкин Тәвкилев көенең моңлылыгына караганда, җегет белән кызарасында мотлак бер фаҗига булгандыр, дип фикергә килә». Җыр текстларын тикшергәндә шагыйрьне, беренче чиратта вакыйгалы, фабулалы моментлар кызыксындыра. Тукай җырларның конкрет тарихи килеп чыгышларын күз алдына китерергә тырыша, халыкның мондый әсәрләре туардай тормыш-көнкүреш хәлләрен фараз кыла. 1 Мәсун вә мәхфуз — сокланып Тукай күрсәтеп үткен фактларның күбесе тарих хатирәсе ген», һәм алар хәтта шагыйрьнең хәтерендә бик томанлы теста генә ишарәләиәләр, әмма җырлар тарихы турындагы аның хикәятләрендәге ымнарның әһәмияте барыбер зур. чөнки алар халыкта көйле-шигырьле әсәрләр туу процессы чоңгылына күз ташларга булышалар. Аның фольклор буенча чыгышларында мәгърифәтче пропагандистлык моти.ларыи күрүе кыен түгел. Халык иҗатына бик якты һәм ышандырырлык билгеләмәләр биргән «Халык әдәбияты» дигән әлеге популяр лекциясе дә нәкъ шул юнәлештә язылган. «Халык әдәбияты, халык шигырьләре дип, инша итүче шагыйре беленмәгән яки уйлап чыгаручысы вә әүвәл кем тарафыннан сөйләнгәнлеге мәгълүм булмаган хикәя ■ә мисалларга әйтеләдер.— дип язды Тукай.— Халык әдәбияты бер дә кәгазьгә языл- маса да. буыннан буынга ишетелеп, халык күңелендә бер дә онытылмый торадыр». 1907 елда шагыйрь «Җырларымыз» дигән мәкаләсен яза Анда ул татар халык шигырьләренең структурасын һәм эчтәлек-фикер ягын анализлый. Шул мәкалә һәм «Халык әдәбияты» дигән лекциясе буенча шагыйрьнең эстетик һәм конкрет иҗат карашлары эволюциясен күз алдыннан кичерү кызыклы. Беренчесендә Тукай берничә җыр нигезе булган шигырь текстларының образлар даирәсен тасвирлый Шагыйрь халык шигыренең универсальлеген, аның теләсә нинди халык кее мелодикасына җи- ңел генә яраклаша алу сәләтен күрсәтергә һәм исбатларга омтыла. 1907 елгы мәкаләсендә Тукай күп проблемалар күтәрә, әмма игътибар үзәгендә шигъри тексттагы фразаларның мәгънәви мөнәсәбәте мәсьәләсе. Ул күрсәтеп узганча, татар халык шигырендә җырның беренче яртысының икенче елеше белән мәгънәдәш булмавы табигый күренеш. Татар җыр текстларының бу үзенчәлеген шагыйрь ул елларда кимчелек дип саный. Ләкин аның дөньяга караш принципларының форма-* лашуы зур тизлектә бара^ Соңрак, бик интенсив тәстә җитлеккән шагыйрь, эстегик ф критерийлар иясе булып өлгергәч, ул «Халык әдәбияты» лекциясендә татар җыры шигыренең хис-сурәт һәм мәгънә төзелешенә булган карашын бөтенләй башкача бил- а гели. Тукай дүртьюллыкта карап торышка үзара мәгънә бәйләнеше булмаган юллаоның чиратлашуы халыкның сурәтле фикерләвендә оригиналь үзенчәлек ул. бу кызык- х лы алым тыңлаучының игътибарын җәлеп итү. э соңыннан кискен борылышта төп * фикерне әйтеп салу өчен кулланылЛ дигән нәтиҗәгә килә. Бу күзәтүе белән Тукай татар халкының сәнгатьчә фикерләвендәге милли үзенчә- а лекнең гаять әһәмиятле һәм катлаулы проблемасын күтәрә. Шагыйрьнең тирән фике- = ре хәзерге заман галимнәренең эстетик концепцияләре үсеше өчен юл башы булып * тора. Профессор И Г. Нигъмәтуллина, мәсәлән, болай яза: «Татар халык җырларын- г; да татарларның сәнгатьчә фикерләвендәге милли үзенчәлек ачык чагыла... Күпчелек очракларда куплет ике кисәктән тора. Бу кисәкләрнең тематикасы бөтенләй төрле- төрле булырга мөмкин, еш кына үзара бәйләнешләрен тотып алуы да кыен Хәлбуки, куплетның беренче һәм икенче кисәкләре үзара сизелер-сиэелмәс халәт һем фикео нюанслары белән бәйләнгән булалар. Шул нюанста җырның мәгънәсе ачыла да Татар җырларының күрсәтеп үтелгән үзенчәлегендә эмоция белән фикер үзенчә я рак-, лаша: эмоциональ киеренкелек җыр куплетының беренче һем икенче кисәкләрендәге тематика һәм сурәтләр төрлелеге һәм вларның көтелмәгән булып тоелган бәйләнеше аркасында килеп туа» '. Халык җырларын анализлап. Габдулла Тукай аз сүз белен, бик тегел итеп, алврда халык милли психолгияс. чагылуын дәлилли Халыкның сенг.тък. сәләтен Тукай аның теге яки бу вакыйгага шул кенесөгате белен үз м.несебет.и белдерүенде де күрә һәм. шактый нигезләп, «Иске, күчме заманнардан калган гадәтме, нидәндер, безнең халык — шигырь вә җыр-бәетләр чыгарырга бик маил халык.,- ди Революция белән бәйләнешле прогрессив иҗтимагый күңел күтәренкелеге җыа культурасының югары сеигатьче үрн.кл.р. белен «ыэыксынуиы нык .өнөй.ө «Әйе хөррият булды, яшьләр чыкты,—дип язды Тукай «Халык әдәбивты.ида »..р .р.о.к. *"•₽ — •»«,«. мият бирелми башлаган милли моңнарымыэны терәлдерделәр. Тукай өчен җырлар, елбетте. өйрәнү объекты гына түгел иде Көйле моң асылда аның шигъри фикерләвенең табигый үзәнчелеге иде Аның .ислө-суретл. шигъри.т ' Нигъмәтуллина К> аи. 107!». Лиг ГАБДУЛЛА ТУКАЯ ҺӘМ ТАТАР МУЗЫКАСЫ дөньясының чыганагы, персонажлары табигатенең логик үсеше тамырлары нәкъ менә җырларга һәм халык шигырьләренә барып тоташа. Тирә-юньне һәм дөньяны шигъри тою һәм танып белүнең халык җыр стихиясе белән органик бәйләнештә булуы Тукай шигъриятендә татар халык җырларының төрле жанрларын тирәнтен һәм күп яктан килеп трактовкалавында да чагыла (озын көйләр, такмаклар, бәетләр, мөнәҗәтләр һ. б ) Шагыйрь аңында сурәтләр, ритмнар, рифмаларның формалашуы төрле фольклор жанрлары традицияләре: авыл көйләре, шәһәр җырлары, ярымдини җырлар традицияләре һ. б. белән аерылгысыз бәйләнгән. Шиксез, Тукай бик нечкә музыкаль аһәңгә ия булган. Аның иҗатында, башка беркемдә дә булмаганча, үзенең музыкаль халкы белән тыгыз бәйләнештә торудан туган һәм кеше, һәм художник буларак, рухи үсеше үткән «интонацион даирә»дән алган гаять бай моң тәҗрибәсе сизелеп тора. Тукайның музыкаль сәләтләре үсешендә аның уку чоры да зур әһәмияткә ия. Уя укыган китаплар арасында, әлбәттә, «Бәдәвам», «Бакырган» һ. б. кебек көйләп укый торганнары да булган. Төрки телдәге борынгы язмалар белән танышу, мәдрәсә системасы шартларында гарәп, фарсы әдәбиятларының кул астында булуы, төрек шагыйре Габделвәли һәм Каһирә университетын тәмамлаган Камил Мотыйгый белән аралашу Тукайның мөселман Шәркы культурасына якынаюында зур роль уйный. Камил Мотыйгый Тукайның, бик бирелеп, аның башкаруында төрек, гарәп һәм фарсы җырларын тыңлавын искә ала Уку барышында Тукай үзләштерергә тиешле материал да күптелле булуы белән аерылып тора. Нәкъ менә мәдрәсәдә уку чорында шагыйр» гарәп шигырь төзелеше системасы арузны камил үзләштерә. Ә татар халык җыр жанрлары булган бәет, мөнәҗәт, озын көй, кыска көй һ. б. структурасын һәм метро- ритмикасын күп очракта аруз һәм халык силлабикасы билгели. Мөнәҗәттәге стилистик үзенчәлек булган кәйлелекне без Тукайның да күп кенә шигырьләрендә очратабыз. Шунысы кызыклы. Тукай үзенең дин әһелләренә каршы юнәлдерелгән шигырьләренең шактыен нәкъ менә мөнәҗәтләргә хас булган, канунлашкан мөселман культ ритмнарында яза Бу уңайдан, «(музыкаль) ритмиканы Якын һәм Урта Көнчыгыш галимнәренең шигырь төзелешенең метрик нигезләре тәгълиматы белән бергә караулары» 1 очраклы түгел икәнлеген дә әйтеп үтәргә кирәк. Кайбер шигырьләренә Тукай теге яки бу көйгә башкарыла дигән искәрмә бирә. Әйтик. «Милли моңнар» («Әллүки» көенә), «Эштән чыгарылган татар кызына» («Зиләйлүк» көенә), «Мөхәммәдия» көенә», «Сакмар суы» көенә һ. 6. Тукай халыкның җыр иҗатын бик яхшы белгән генә түгел, ә замандашларының бердәм фикере буенча, сәләтле башкаручы да булган. Апасы истәлекләренә караганда, шагыйрь.аңа ул белмәгән җыр юктыр, дип әйткән булган. Тукай биографиясендә аның халык алдындагы чыгышлары турында сәхифәләр бик кызыклы һәм игътибар-а лаеклы. Ул чорда бу шактый кыюлык таләп итә торган эш була. Тукайның сәхнәгә чыгуы хакында хәтта газеталар да язалар. Мәсәлән, 1907 елның 18 мартында «Фикер» газетасында рус-татар концерты турында хәбәр басыла. Андагы түбәндәге юллар _ кызыклы: «6 нчы пәрдәдә янә Г. Тукаев чыгып, үзенә кушылырга музыка булмаган- лыктан, иң әүвәл халыкка хитабән: «Я сам балалайка, сам гитара»,— дип кычкырып, «Турецкий марш»ны җырлады». Габдулла Кариев һәм Галиәсгар Камалның истәлекләрендә Тукай сәләтләренең тагын берсе турында мәгълүмат бар — шагыйрь вакыт-вакыт халык өчен концертларда... хор дирижеры буларак та чыга. Әлбәттә бу очракта профессионализм турында сөйләп торып булмый. Монда башкасы әһәмиятле — халык җырларын башкаручы һәм интерпретатор буларак, Тукайның абруе шундый югары булган ки, калганнар барысы да аңа җырда җитәкче һәм остаз итеп караганнар. Әйе. Габдулла Тукайның эшчәнлеге һәм иҗаты музыка, халык җыры белән аерылгысыз бәйләнгән иде. Татар халкы Тукай шигърияте аһәңенең үз рухи дөньясына аваздаш икәнлеген тирәнтен аңлады. Шагыйрьнең күп шигырьләрен халык җыр итеп җырлый.