Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДАЛА КОЯШЫ

 

 Сугыш вакытында булды бу хәл Казахстан җирендә, далада Түзеп булмаслык эссе көннәр иде Кыздырылган таба кебек баш өстендә көйдереп торган кояш нурына бер дә чыдарлык түгел, минем шундук мием кайнарга тотынды, ә бераздан инде чигәмә ни беләвдер туктаусыз бәргәлиләр сыман тоелды Өстәвенә чикерткәләр берөзлексез чәр-чәр килә, зур көлтә арбасы — мөгәлдәккә җигелгән пар үгез камытынын тимер чөйләре зәһәр шыгырдап җанга тияләр Ябык, ярым сөяккә калган әлсерәү үгезләр үзләре дә ачуны китерәләр селәгәй агызып һаман күшиләр дә күшиләр Хәер, мескеннәр шул инде алар да: шыксыз, керфексез күз тирәләренә зәнгәрсу кара эре чебеннәр ияләшеп алган да имә, җәберли үзләрен Болар исә шума каршы һич ни чара күрә алмый, сабыр күндәм генә башларын иеп. тик торуларын беләләр Хайвани затиын көн саен дәвам иткән газапка шулай күнегүедер инде бу, мөгаен Монда, далада, әле мин беренче көн генә эшлим. Иртән бригада утарында мине чуендай каралган йөзле, таза беләкле көлтә ташучылар бик чит күреп, мыскыллы елмаеп каршы алганнар иде. Шул хәл хәзер дә һич күңелемнән китми, күз алдымда тора. Бу дала-бушлыкта гомер иткән егетләр минем эшкә нинди кыяфәттә килүемне өнәмәделәр- аңламадылар булса кирәк. Эвакуацияләнеп яңарак кына килеп төшкән бу форсовый шәһәр малаеның аягында ап-ак парусин (чүпрәк) туфли, билендә якоре ялтырап торган каптырмалы чын диңгезче каешы, сөякчел арт санында балак очлары киңәйтелгән «клешлы» ап-ак чалбар булсын инде! Бу ничек ошасын? Бу кием исә минем балачак хыялым, флотка дип хәзерләнүем билгесе иде. Әтинең утызынчы еллар башында киеп йөргән чалбарын үзем шулай сипләп. «клеш»латтым. якорьле ялтыравык бляханы да үзем юнәттем Ул елларда «бригантина», «шкипер», «шхуна» кебек төрле китаплардан укып, ятлап алынган сүзләр минем күңелдә әллә нинди хисләр тудыра, хыялый сәяхәт дөньясына алып кереп китә иде. Күз алдыма ак болыттай җилкәннәр, тансык җилле, ак кояшлы җылы диңгез, җай гына чайпалып яткан диңгез буендагы үзгә, матур шәһәрләр, ят җимеш, бананнар килеп баса. Билгесез яр буйларының күгелҗем күген, шул гөмбәз астында ара-тирә чайкалгалап алган зур кораб фонарьларын «күрә» башлый идем Әйе. әйе, мин инде сигезенче класста ук җилкәнле корабны ничек идарә итү хакында иске уку китапларын табып укыган, төрле диңгезче язмаларын. Джек Лондон романнарына бирелгән аңлатма-искәрмә- ләрне яттан өйрәнгән идем Кайда нинди мачта, кайсы төр җилкән куеласын да яттан беләм. Шуның өстенә кемнәндер диңгезче тельняш- касының бер кисәген алыштырып алып, аны үз майкама тегеп куйган һәм күкрәгемнән «диңгез чите» күренеп торсын өчен һәрвакыт диярлек күлмәк изүен чишеп йөри идем. Шул нәни генә чүпрәк кисәге дә күңелемдә иксез-чиксез горурлык хисе тудыра, гүя мин чын-чынлап җилдавыллы очсыз-кырыйсыз диңгездә йөзәм. Тугызынчы класста укыганда исә мин, хәрби диңгез клубына язылырга теләп үземне чыныктырырга, кышның зәһәр суыгында да фор- точкамны ачык калдырып йокларга керештем. Иртән тору белән гантель күтәрәм, көч җыям. Шул ук кышны әлеге җиз бляханы да сатып алдым. Дулкында чайкалган палубада барган шикелле, аякларны җәеп, чайкалып йөрергә дә өйрәнеп беткән идем инде. һәм менә бу август көне, дала кояшы Мин Смоленск шәһәре тирәсендә окоп казуда катнаштым, шуннан өйгә — Мәскәүгә кайттым Өйдә инде беркем дә юк. фәкать йортлар идарәсендә әнинең нәни хаты гына көтә иде. Алар эвакуацияләнеп ерак Казахстан якларына китеп барганнар, артларыннан киләкилә, ниһаять, менә мин дә куып җиттем үзләрен. Килү белән бер нәрсәне аңладым баЛачак хыяллары заманы түгел икән. Сихри диңгез уртасындагы Алтын сарай ише бу өмет-юаныч- ларым эреп юкка чыгарга, һич югы вакытлыча онытылып торырга тиеш. Ә минем алга, иң олы бала буларак, әниемә булышу, кече сеңел- лә.ремне тәрбияләшү бурычы килеп баскан иде Бүген иртән, көлтә ташучылар бригадасы урнашкан утарда күренү белән үк, киң җилкәле, читтәй караганда аска таба очлаеп килгән таза тимер чөйне хәтерләткән гәүдәле бригадир Бендрик мине: — Ай-яй, кендегең ялтыравыклы икән!— дип, кимсетүле көлә-көлә каршы алган иде. Аннары ул чалбарымны тотып торган якорьле бляханы таза кулы белән эләктереп анда-монда тарткалагандай итте.— Анда, Мәскәүдә. әллә барыгыз да шушы уенчыкка табынганмы?— дип авызын ерды. Мин эндәшмәдем. Безне урап, әйләндереп алган башка егетләр барысы да каралып, тузанланып беткәннәр, тир тозыннан култык аслары бәсәреп чыккан гап-гадн сатин күлмәкләрдән иделәр Алар да мина карап бертуктаусыз пыскыткан тәмәке төтеннәре аша. кәмит күзәткәндәй. мыскыллы гына елмайган булалар, ә үзләре жир идәнгә теш арасыннан гына «черт» тә «черт* төкеренгәләп куялар Төшенәм, аклыйм Алар арасында мин бу чиста-пөхтә шәһәр киемем белән, юри шулай кыланган сыман, бик ятышсыз, көлке бер кыяфәттә- * мендер Ләкин үземә шулай шәһәр курчагы итеп караулары хәтеремне з дә калдырды Өстәвенә, эш бүлгәндә Бендрнкнын — Әнә, үгезләр, яннарына бар, иснә, Мәскәү көязе, башка вакытта 2 үзендә борын сөрткечен белән одеколон йөртергә онытма' дип көлүе < күнелемә тиде Инде менә шыгырдавык арба, күшәп туймас үгехтәр 5 белән генә калгач та ул мыскыллау сүзләре колак тэбеннән китмиләр. Үгезләр башына тагылган баудан тартып, саргаеп торган көлтә өеменә ♦ якынлашканда күңелемдә бер генә уй бөтерелде әйе. шушы шыр дала- а да бүген үлсәм үләрмен, әмма дә ләкин ул ерык авызларга кемлегемне £ күрсәтмәсәмме'-* Әйе, әйе, хәзер исбат итәчәкмен мин моны! « Ашыга-кабалана килеп, ярсь!п сәнәкне чүмәләнең төбенә китереп тә кададым Ниятем бер күтәрүдә бу чүмәләнең һич югы өчтән бе- £ реи йолкып алып биек арба үрәчәсеннән әйләндереп салу Бер кизән- «а дем, ике кизәндем, тагын бер талпынып каралым — көчәнүем бушка Е китте Көчәнә-көчәнә көлтә өемен күтәреп алмакчы булам, шылтырап 5 кипкән кыска бодай саламы сәнәк ябеннән шуа да төшә, шуа да төшә. £ Инде үз-үземне белештермәс хәлдә сәнәк белән ары да, бнредә селтә- нэм, нэтижә һаман шул уң күтәргән саен Дөлтәләрнең күбесе җиргә, башыма коела, тиргә манчылган юка тенниска белән тән арасына, муен, җилкә тирәләренә кибәк, тузан тула Күз. авыз, борын эченә дә тула, инде бөтен тәнем әрнеп әчетә башлады Ниһаять, тәнне тырнап торган теннисканы сыерып Салып ташладым Бу ни бу? Болай булса көн озынына да бер арбаны төяп бетерергә хәлемнән килмәсме? Тора-бара тәмам төшенкелеккә бирелдем, ә инде берәр сәгать чамасы узганнан соң башка көлтә ташучыларның тулы арба белән эсксрткә таба килүләрен күргәч, мәгънәсез кизәнү-селтәнү- ләрдән тәмам хәлем бетеп, буылып егылыр дәрәҗәгә җиткән идем Ә көлтә оланы янәшәсендә атлаучы егетләр чынлап та мина карап йөзләрен чытып узалар илеме, әллә инде зәгыйфь хыялыма шулай шәй- ләндеме, белмим, тик шунысы хак аларнын берсе дә миннән хәл- әхвәл сорашмады Мин нсә җәфа чигәргә дучар ителгән җйн иясе төсле, тәмам хәлдән гайган килеш, инде таралып, енбелеп беткән көлтә калдыкларым тырпайтам җәпле сәнәк очына элеп олауга салмакчы булып азапланам... Селтәнеп чөеп ташлаган саен саламнын бер өлеше, тончыктырып, үз өстемә ишелеп төшә, авызга тулган тузаннан, көннең бөркүлегеннән сулышым каба, һава җитми Нәкъ каршымда эленеп торган кояш күземә берничә булып күренә, гүя ул, үз кызуына үзе эреп, шулай таркалган - хәзер ул минем алда кара боҗра сыман тора! Колак туктаусыз шаулый, баш чатный кемдер, әйтерсең лә. агач күсәк белән берөзлексез төя дә төя Әлсерәтә, хәлсез тәнемне шабыр тир басты, теш арасында ком шытырдый, кашны-күзне күптән инде тузан пәрдәсе каплап аллы, кояш һаман рәхимсез кыздыра — мин менә-менә озын арба янәшәсенә тәгәрәп китәрмен төсле Мәгънәгезгә ыгы-зыгы килеп бик күп көч сарыф ителде, тәмам кешелектән чыктым, ахры Менә-менә авып, тәгәрәп китәм дип. соңгы чиккә җиткән бер вакытта яныма тимер чөйне хәтерләткән бригадир Бендрнк килеп киткәндәй тоелды Авызын иртәнге кебек үк ырж'айтып ерган килеш үгезләр артыннан ул мина нидер әйтте, көлтәләргә ишарәләп нидер күрсәтмәкче булды шикелле, хәтта кулымнан сәнәкне дә йолкып алмакчы итте бугай әле Әмма мин, үзем дә төшенеп җитмәгән бер усал кирелек белән — Кит әле моннан!—дип аңа бакырдым, ахрысы Аннары ярсулы ачу белән тагын бер гаепсез көлтәләрне актарырга керештем. Шуннан соң инде минем яныма берәү дә килмәде, берәү дә сүз катмады Аңлы-миңле кңлеш, инде хисап бирә алмас дәрәҗәгә җитсәм дә, үз-үземә карата туган ярсуның көчәя баруын тоям. Балаларча беркатлы бу битәрләү кыш буе форточканы ачып йоклауларның шулай рәхимсез рәвештә юк бер нәрсә булып калуын төшенүдән туган хис иде. Бер ялгызым шулай кайнаша-кайнаша мин төш ваккты җитүен дә сизми, абайламый калганмын: көннең иң эссе, иң бөркү чагы башланды. Кыр-далада тормыш, әйтерсең, үлеп тынып калды, ни сиңа башак тибрәтеп җил йөгереп үтмәс, ни бер аваз килмәс — бар җан иясе түзеп булмаслык бу кызудан качкан, көлтә һәм камыл өсләрендә бары тик көмеш нур дулкыны, нур рәшәсе генә чайкала. Чүмәлә тирәләрендә «цооб», «цаба», дип, үгез куган авазлар, арба шыгырдаулары тәмам ишетелмәс булды. Чигәмдә ярсып үз каным сулкылдавы гына аерым- ачык сиземләнә иде. Бер мизгелгә генә эскерт ягына күз салдым: буш арбалар, сары көлтәләргә килеп сыенган үгезләр күренеп калды. Эскерт ышыгына сөялеп утырган егетләр ашамлык букчаларын чишәләр, кайсы-берсе, үзара сөйләшкән арада, терсәк очларына бәреп йомырка кабыкларын ваталар һәм барысы да минем якка төбәлеп утырганнар, шуңа күрә мин аларга таба күз генә сирпеп алдым. Бәлкем әле шуннан соң да берәр сәгать чамасы узгандыр, мин дә арбама далада үскән егетләр кебек, көлтәне үрәчә өстеннән үк өеп, йөрәгемнең хәлсезлектән сикереп чыгар дәрәҗәдә тибүен тоеп, колагым тәмам тонган хәлдә, алпан-тилпән атлап эскерткә таба киттем. Әйе, әйе, колагым саңгырауланган, күз алдымда кояшның кара боҗрасыннан гайре берни күренми диярлек, чөнки маңгайдан тоташ тир агып төшә иде. Менә мин калтыранган кулларым белән ул тирне күздән, биттән сыпыргалаган иттем, баягыча ук чебен җәберенә әһәмият итмәстән күшәүләрен генә белгән үгезләрем алдына чыктым, тиресе сыдырылып әрнеп торган учыма үгез төкереге сеңгән әлеге мөгез бавын алдым һәм туры, нык басарга тырышып, әйдәп алдан бара башладым. Үгезләр елдам гына атлый, олау буразна саен аватүнә чАйкалып, шыгырдап, шыртлап куйгалый. Үзем киләм, үзем эскерт төбендә утыручыларның сынаулы карашын тоеп һаман уңайсызланам. Өс-башым хәзер танымаслык: ыспай парусин туфлиләремне камыл ертып, тишкәләп бетергән. Иртә белән генә бик тырышып теш порошогы белән агарткан идем мин дларны — инде нинди төскә кергәнлекләрен әйтә дә алмассың. Купшы итеп киңәйтелгән чалбар балакларына да әче тир белән соры тузан сеңгән, хәзер алар ни ала, ни кола гүгелләр Тик инде боларның берсен дә — клешлы чалбарны да, җайлы, җиңел туфлиләремне дә әллә ни кызганмыйм, туфли агартып мәшәкатьләнүем генә кызганыч. Үземне шул чаклы мескен, көч-сәләтсез итеп күрәсе килмәгәнлектән- ■ дерме, башка көлтәчеләр барыбер минем хакта яман уйлыйлардыр дип хурланудан һәм гомеремдә беренче мәртәбә шулай мәсхәрәгә калуымнандырмы, мин ирексездән ара-тирә сулкылдап-сулкылдап куйгалыйм. Ник дисәң, башка көлтәчеләр мона кадәр һәркайсы дүртәр йөк көлтә китереп бушатты, ә мин әнә көч-хәл белән берне төяп киләм. Әнә, алар эскерт ышыгында, .нилектәндер үзара сөйләшми-нитми генә кыяр ашап утырган булалар, ә үзләренең кыяфәтләре җәза мәйданына килеп җәзалау башлануын көткән кешеләрнекеннән бер дә ким түгел, һәр хәрәкәтемә игътибар итеп, бәя биреп торулары сизелеп тора. Менә Бендрик, янәшәсендә утыручыларга хәйләкәр генә күз кысып алды да: — Булдымы?— дип. ялкау гына сорап куйды. Аннары — Аяладыңмы инде, тәти Мәскәү күгәрченкәе, ипекәйнең хуш исе каян килгәнне? Әллә юкмы әле? Әйдә, утырып кыяр капкала, соңыннан эшләп бетерербез,— дип өстәде Минем исә боларның зәһәрле күз карашыннан тизрәк котыласым килә, күңелдә ашау, ял итү кайгысы юк Тереләй чишендереп, ялангач ф тәнеңә әнә шулай оятсыз рәвештә карап тормасыннар гына иде Кимсе- 3 түле шул карашларны күрмәс өчен генә дә мин хәзер теләсә нинди ки- э релеккә әзер идем, һәм үзсүзләнеп — Бушатам әле!— дип мыгырдандым да эскерт кабыргасына килеп * төртел! ән үгезләрем янында басып, иреннәремне тешли-тешлн. көтә 5 бирдем. Бендрик исә болай кыланасымны уйламаган иде бугай, оста 3 гына итеп теш арасыннан «черт»ләтеп бер төкерек атты да, дала күге кебек җете зәңгәр күзе белән текәлеп мине баштанаяк карап чыкты, аннары, бик җикеренми генә сүгенеп алганның соңында, иренеп кенә эс- “ керт башына менеп китте * — Әйдә, бир!— дип кычкырды бу миңа югарыдан q Егетләр ягына борылып карамаска тырышып, мин көч-хәл белән х олауга үрмәләп мендем, баскан саен иңеп, сыгылып, чайкалып торган ° шома көлтәләрнең берничәсен сәнәгемә кадап алдым, аннары өскә күтәрдем дә Бендрикка таба чөеп җибәрдем Чөюен чөйдем, тик шул * мәлдә үк йөкнең каядыр читкә тайпылуын, үземнең исә икенче якка °- каерылуымны тойдым һәм шундук бер янтавым белән саламнарын а тырпайткан эскертнең кай төшенәдер килеп тә төртелдем, терсәгем белән битем бәрелеп, сулкылдарга да керештеләр Кайсы мизгелдәдер, Бендрикның бик яман чытылган кырыс йөзе күземә чалынып калды Ул арада мин инде ни булганын әле белеп тә бетермәстән, аңламастан, каядыр аска убырылып төшә башлаган идем Ярый әле алданрак шуып төшкән бодай көлтәләре мине җиргә каты бәрелүдән саклап калды, бары тик көлтә саламы белән камылның тәнемә мең энә булып кадап әрнетүен генә сиздем Ләкин моннан да яманы — тынсыз калуым, буыла башлавым иде, бик җәһәт сикереп торып кына ул хәлдән котыла алдым. Шунда йөкнең алды белән эскерткә иңеп, кадалып торуын, ни газап белән төялгән көлтәләремнең барысы да диярлек арба астында калганын күреп алдым Эскерткә бәрелү белән үк. күрәсең, алар олау өстеннән җиргә мәтәлеп төшкәннәр, үрәчә теше арасыннан коелганнардыр Үгезләр үзара тартыша тартыша әле дә булса арбаны каядыр өстерәп азапланалар иде Хайваннарның берсе тәмам эскерткә кысылып ук тора диярлек, мөгез төпләрендә, сыртларында — салам калдыклары, коелган башаклар Ямьсез авыз кырыйларыннан агып төшкән куе селәгәй җепләре эскерт саламына, камылга салына, буй-буй тартылып, шунда эленеп-эленеп тә калгалый иде Мнн, бу хәлгә аптырап, каушап калганлыктан, өстемә ишелгән көлтәләр тузаныннан өс-башымны кагарга да онытып, бер мәл салак, арасыннан башымны тыгып, хәйран калып, бу күренешкә карап тордым Аннары гына айнып киткәндәй булдым Ярты көн буена эшләгән эшемне, түгелгән көчемне бу пошмас үгезләр бер талпынуда юк иткән, олауны аударып, көлтәләрне сибеп ташлаганнар иде Мин әле үз хәлемне аңлар-аңламас бер халәттә идем Нәкъ шул чакта Әйе. кешеләргә икенче берәүнең гаҗизлегеннән, бичаралыгыннан көлү дә хас әлбәттә Әмма мнн бу коточкыч көлүнең ни максатын, ни сәбәбен днгәндәй аңлау, ана төшенү хәлендә түгел идем Болай шар кылдап көлү мина кешелеклелек сыйфатына хас нәрсә түгел, гайре табигый күренеш, вәхшилек калдыгы булып тоелды һәм мнн үземә саклану чарасы итеп бары тик бер генә юлны сайлый алдым миңа мондый чарасызлыктан котылу өчен, биткә карап мыскыллап көлүләрне күрмәс, ишетмәс өчен мөмкин кадәр тизрәк моннан качып китәргә. таярга кирәк иде. Иң әүвәл мин теге егетләр ягына каран җан ачуы белән нидер кычкырдым, шуннан буш арбама сикереп менеп бастым да кулымдагы сәнәк сабы белән үгезләрнең тырпаеп, калкып торган арт саннарына, сыртларына, кабырга башларына киерелеп суга-суга мескеннәрне куаларга тотындым. Башымда бер генә уй — тизрәк, тизрәк моннан качарга, каядыр китеп олагырга кирәк Баштарак минем төрткәләүләргә әллә ни исләре китми, һаман да әле эскертка мөгезләрен терәп торган хайваннар, ниһаять, саламнан башларын алдылар. Арба, ниһаять, эскерт куеныннан ычкынып, тәртипле генә тезелешеп утырган чүмәләләр арасына кереп китте, үгезләр авыртуга түзә алмыйча, тырт-тырт басып чаба иде. Ләкин миңа алар барыбер элеккечә үк эленке-салынкы гына баралар кебек, мине һич кенә дә тыңламыйлар кебек тоелды Кемнәндер үч алу теләге, сукырларча ярсу хисе мине, сәнәкне ташлап, тимер башлы каешка тотынырга мәҗбүр итте, һәм мин, ярсу сәбәпле, үземнең ни-нәрсә эшләгәнемне белештереп тә бе- термәстән, мескен хайваннарның арт саннарын шул каеш башы белән туктаусыз кыйнарга, каезларга керештем Янәсе, җан-фәрманга чаптырам мин аларны. Үгезләр табигатенә һич кенә дә хас булмаган нәрсә эшләттерәм. һәм басу читенә, соңгы чүмәлә янына җитүгә, үгезләр шып туктап калдылар Тиз генә айный алмыйча, әле мин аларга күпмедер вакыт һаман акырыпбакырындым, тимер каеш башы белән кизәнү-сугула- рымны дәвам иттем. Ләкин ничек кенә җикеренеп, ничек кенә кыйнасам да үгезләр бер карыш та алга китмәделәр, эчләрен тарткалап авыр сулаган килеш бер урында тора бирделәр Шул чагында мин аларның арка тиреләре суелганын, анда кан күренгәнен абайлап алдым. Курку катыш гаҗәпләнү белән тизрәк каеш тимерен тотып карадым — якорь төшерелгән бляха танымаслык хәлгә килгән, ямьшәеп беткән иде. Мин сискәнеп, уянып киткән төсле булдым, менә-менә йөрәгем ярылыр да шунда егылып китәрмен кебек тоелды. Бил каешымны каядыр читкә атып бәрдем дә, арбадан сикереп төштем, көчкә сулыш алып торган үгезләр каршына барып тезләндем. Малкайларның манма су булган дымлы маңгайларын, кан басса да һаман әле карусыз, күндәм генә карап торган дәү күзләрен учым белән капладым, аларны сыпыр- галый башладым. Кайнар сулышлары, юеш селәгәйләре учыма уралды, кулыма тиде, әмма назлап, ягымлы гына сөю, сыпыргалауларымны туктатмадым. Ә үзем ят, ягымлы бер аваз белән һаман сөйләнәм — И җүләркәйләрем, мескеннәрем!.. Нишләттегез сез мине!..—дип такмаклыйм да такмаклыйм. Үгезләр миңа сабыр гына, тын гына карап торалар, җылы сулышлары калтыранган хәлсез бармакларымны иркәли Ә кайнар күз яше мөлдерәгән күз тирәләрендә инде карасу-зәңгәр чебеннәр йөри, чебеннәр кайнаша иде. Русчадан Лирон ХӘМИДУЛЛИН тәрҗемәсе