Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧӘЙГӘ ЧАКЫРУ

Нәкыш ысулы белән эшләнгән натюрмортлар рәссамнарыбызның иҗат хәзинәсендә шактый очрый. Әмма турыдан-туры шушы жанрга гомерләрен багыш лаган осталар бармак белән генә санарлык. Халык традицияләренең шигъри асылын кабатланмас рәвештә ачып бирүче натюрмортларны барлаганда, Р. Килдебәков, И. Зарипов. С. Неустроев, В. Зуев кебек рәссамнарның әсәрләре күз алдына килә. Сурәтләнешләре ягыннан аерылып торучы әлеге натюрмортларда бер уртаклык сизелә: халык поэтикасына тамыр җибәргән декоративлык. Шушы ук сыйфатны без В. Поповның «Чәйгә чакыру» дип исемләнгән әсәрендә дә ачык күрәбез. Индустриаль темалар өстендә актив эшләүче рәссамның натюрмортларында • монументаль фикерләү» алымының чагылуы бик табигый. Автор монда да үзе булып кала. Полотнода сурәтләнгән предметлар ничектер зураеп киткән шикелле тоела. Самавыр, чокыр-чынаяк, ваза... һәрберебезгә таныш булган гадәти әйберләр. Әмма алар күңелдә сүзләр белән аңлатып бирә алмаслык тантаналы аһәң тудыралар. Әлеге тойгы халыкта ризык өстәлен олылаудан киләдер. Гөбәдия, өчпочмак, чәкчәк, кош теле... Татар хатыннарының аш-су хәзерләү осталыгын чагылдыручы әлеге «персонажлар» күз явын алырлык төсләр белән балкучы картинага төгәлләнгәнлек биреп торалар. Форма, фактура, төсләр бирелеше ягыннан рәссам шактый камил дәрәҗәдәге бөтенлеккә ирешкән. Табын да артык әйбер булмаган кебек, полотнода да кирәксез детальләр күренми. Кыскасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе рәссам Владимир Попов • Чәйгә чакыру» исемле натюрмортында халыкның кунакчыллыгын, ризыкны һәрвакыт олылавын һәм шулай ук бүгенге тормышыбызның көннән-көн матурлануын чын сәнгать югарылыгында гомумиләштерүгә ирешкән.