АВЫШ БАСУ ИКМӘГЕ
Күптән түгел мин дустым Мәхмүт белән очраштым. Хәләхвәл сораштык, үткәннәрне искә төшердек Күпме генә сөйләшсәк тә сугыш жиле кагылган балачак хатирәләре һәммәсеннән терерәк һәм өстенрәк булып чыкты Эшме, гаиләме, халыкара хәлләрме— бол арның кайсына гына кагылсак та, ирексездән балачакка әйләнеп кайттык Шактый гәпләшеп утыргач, Мәхмүт кинәт болай диде: — Нигә син сугыш елларына багышлап берәр нәрсә язмыйсын? Ул чорлар гурычда ни әйтә алам сон? Дөресе шулай иде, тик кыенсыну димме, үземне гаепле санау димме — ниндидер бер авыр тойгы күңелнең иң тирән жирен гырнап куйды. — Без бит әйтергә тиеш.— Мәхмүтнең соры күзләре бер генә секундка миндә туктап алдылар да читкә төбәлделәр Мин аның керфекләренең еш-еш сикерүен, күзләренең дымлануын күрдем Бу халәтен яшерергә теләп булса кирәк, ул тәрәзә каршына барып, миңа арка сы белән басты Аның тонык, калтыранган тавышы мине сискәндереп җибәрде: — Без мәңге түләп бетерә алмаслык бурычлы Мәхмүт сервантны ачып, аннан бер төргәк алды һәм миңа сузды — Әти хатлары Укыгач кайтарырсың Сәлахетдин абыйның районда танылган механизатор булганлыгын 1944 елның көзендә сугышка киткәнлеген ишетеп белә идем мин Ул чакта Мәхмүт туарга ике айдан күбрәк вакыт калган булган Сәлахетдин "абыйның хатларын кабат-кабат, аерыла алмыйча укы дым Укый торгач, хат юллары минем колагымда яңгырый ук башлады лар, музыка кебек бөтен рухымны биләделәр Бу — безнең әтиләрнең уртак тавышы иде Берничә көн үтүгә Мәхмүт турында хикәя я «арга керештем Ләкин хатлар минем колагымда көн-төн яңгырауларын дәвам иттеләр, кулы ма каләм алсам, язасы сүзләремне оныттырдылар, фикеремне чуалтты лар Шулай газаплана торгач, аларның кайбер юлларын, өзекләрен мин, үзем дә сизмәстән, хикәям битләренә төшерергә керештем һәм. ни хикмәттер, фикерләрем яктырып китте, каләмем туктаусыз йөгер.» башлады Әсәремне ничек язылган — шул хәлендә укучылар хөкеменә тапшырам « Әйтерсең, авылдан чыгып киткәнгә атналар түгел еллар үткән. Барабыз да барабыз һәммәсе җимерелгән, яндырылган. Авылдан ераклашкан саен сезгә якыная гына төшәм кебек. Бөтенесе күз алДында Тан алдыннан һаман да Галимәләрнең кызыл кикрикле әтәче беренче булып тамагын киерәме? Кояш Фәтхетдин абзыйларның читәне өстенә күтәрелүгә эшкә китәсездер. Шәрифәттәй керәме, мур кыргыры кәҗәсен өй борынча каргап йөриме? Сәрбиҗамал. син миңа рәнҗебрәк калдйң бугай. Фронтка җибәрүләрен сорап кабаг-кабат гариза язмасаң да булыр иде, дидең. Әнисенә үлем килгәндә аңа ярдәм кулы сузмаган баланы кеше дип буламы? Сугышка китү дә шулай бит Син кайгырма, хәзер язмыш сине миңа, мине сиңа бәйләгән инде Бәхетебез дә, бәхетсезлегебез дә уртак. Безне берни дә аера алмаячак. Саубуллашканда әйткән сүзләремне онытма: үзеңне дә, туачак бәләкәчебезне дә сакла». (1944 елның сентябрендә язылган хаттан.) Балчык катнаш борчак сабагы тагын уракка килеп тыгылды. Мәхмүт кабаланып хедерны күтәртте. Юк. урын булмый иде. Ул терсәкләрен штурвалга терәде, тирле маңгаен учларына салды. Онытыласы, бу комбайннан, бу борчак басуыннан әллә кая, күз күрмәс җиргә качасы килә иде. Ул башын күтәрде, төкереген йотты, йомылып баручы күз кабакларын сыпырды Әвернә бер көнгә әйләнә, аңа уралып тырпаешкан борчак сабаклары Мәхмүткә йөзен тырнап-сыдырып ала кебек тоелды. Ул артына каерылып карады, торып басты, яңадан утырды, тартмадагы ачкычларга үрелде, кабат торып басты — җанын куяр урын юк иде. Иөз гектарлы басуда өч көн ят инде! Әле бит аның яртысы гына урылды Председатель дә килгән саен исе китеп карап тора, агроном да матае белән көнгә биш-алты урап китә, бригадир да. башкасы да юлны суытмый. Барысы да аптырыйлар, баш чайкыйлар ә борчак аксыл-сары киез сыланган хәлдә ята бирә Комбайннар аның эченә үтәргә телиләр, буы- ла-буыла моторлар үкерә, бер сажень алга барсалар, икене артка чигәргә мәҗбүрләр Берсе урса, әчесе туктый, алар башлаганчы монысы да тыгыла. Басуы нинди бит үзе кызгылт туфрак, үзе бер якка авыш, үзен буйдан-буйга урталай ярып торган чокыр үтә, тигез дигән җире дә дулкын төсле сырлы-сырлы, чокыр-чакыр Монда юньләп кар да ятмый, булган кадәресе дә иртә яздан эреп бетә һәм гомер-гомергә беренче булып шушы басуга тырмага төшәләр. Җәйге җилле көннәрдә биредән, күңелгә шом салып, өермә күтәрелә, аждаһа койрыгы төсле уйнаклый-уйнаклый авыл өстеннән үтеп китә... Звеноны хурлыкка калдырды бу басу. Район газетасы, борчакка беренче булып төштеләр дип, чабата кадәр хәрефләр белән язып чыкты, Казан радиосы сөйләде Инде борчакны бетерүче бригадалар бар. күпләр унаруникешәр гектар чабалар, ә алар моның яртысын да үти алмыйлар. Мәхмүт тырнаклы тимер таягын алып, уракны сабактан чистарту өчен җиргә сикерде. Озын көн буе шулай Ашыга-ашыга менеп утыруга, тагын төшәргә кирәк була Кичкә бөтен гәүдә кыйнап ташлагандай сызлый, уракны күтәрә-төшерә торган гидросистема рычагын өзлексез күчерүдән уч төпләре кызарып-кабарып чыкты. Мәхмүт ялгызы эшли, үзенең ярдәмчесе Рәдифне Рамилгә биргән иде. Шулай итми җае юк: Рамил армиядән кайтты гына, беренче мәртәбә комбайнчы булып уракка чыга. Моның нәрсә икәнлеген үзе шуны кичергән кеше генә белә. һәм. үч иткәндәй, уракка менә-менә төшәбез дип торганда, егетнең ярдәмче- ' " аягын аниртгырн» лртта «таге юк иде м,.хмүт ,-,л яланбаш ак күлмәктән Шул чак күбәлак-күбәләк кар яна башлады Балага салкын тияр бир үземә, костюмым белән төрим, дим Ә син көлә-көлә читкә ки- гәсең. Мин кулларымны сузып синең арттан йөгерәм, инде Мәхмүтне алам гына дигәндә, уянып китәм. Таллар песи чыгардымы инде? Каз оясы үрүче бармы? Чормада мин ясаган яңа сыерчык оясы бар. Колга тапсаң, өй кыегының бу башына куйдыр. Фәтхетдин абзый кадаклап бирер әЛе. Мин кушкан диген. Өйнең ике башында ике оя булсын. Мәхмүтне сыерчык сайраганны тыңларга алып чык. Бомбага тота башладылар, тревога! Хушыгыз!..» (1945 елның .мартында язган хаттан.) Бүген төшке ашны Хәлимә үзе китерде. Ул ап-ак халат кигән, күзләренә сөрмә тарткан. Ашны беренче булып Гата алды. Сәлим юына иде. Мәхмүт Рамилгә сизелер-сизелмәс кенә баш какты: син ал, янәсе. Рамил ышанычсыз адымнар белән генә Хәлимә каршына барып басты, тегесенең дә хәрәкәтләре акрынайды. Ул ашын болгата да болгата, әйтерсең лә, термос эченә бик кирәкле әйберен төшереп җибәргән. Мәхмүт юри авыл ягына караган булып утырды, ә үзе колагын Торгызды, күзенең чите белән генә аларны күзәтте. — Үпкәче,— диде Рамил, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп. — Үзең дә,— диде тегесе, савытка аш салып. Рамил ашын алып бирегә атлады. Юк, бу Рамил түгел, бөтенләй икенче кеше иде. Ничек кенә яшерергә тырышмасын, аның йөзендә мең кояшның яктысы һәм җылысы бар иде. — Бер очтан миңа да алып кил инде,— диде Мәхмүт, аңа күз кысып. Бу сүзгә Рамилнең болай да көч-хәл белән генә җыелып торган авызы борчак басуы кадәр булып җәелеп китте, ул аны Хәлимә янына барышлый, биниһая көч куйса да, барлап-җыеп бетерә алмады, тигез ак тешләре чирек ай кебек балкыды. Табигатьтәге нинди генә серле көчләрнең ярдәмнәре булгандыр, егет, кайнар шулпа белән беркемне дә коендырмыйча, ашны Мәхмүт каршына китереп куя алды. — Сәлимгә дә алып кил инде, тагын бер өстәмә рәхмәт ишетерсең,— диде Мәхмүт. Рамил күзләреннән якын туганлык хисләре чәчте дә тагын Хәлимәгә таба очты. Тегесе тагын термосны шалтырата-шалтырата ашны озаклап болгатты. Рамил аның ак һәм матур колак яфрагына иреннәрен тигезә язып пышылдады: — Бүген тегендә чык... Егетнең сулышы Хәлимәнең колагын пешерде, кайнар аш буы бу сулыш көйдерүе белән чагыштырганда бик зәгыйфь тоелды. Балдызының җавабын ишетергә теләп, Мәхмүт авызына капкан кайнар шулпаны йотмыйча торды... Ләкин ул дәшмәде, ашны салды да салды, Рамилнең куллары савытны авышрак тотканлыктан, аның шулпасы термоска акты да акты. Монда, әлбәттә, иң откан кеше Сәлим иде. Аның савыты макарон токмачы белән бәрәңгедән түбәләмә булды. Бу кадәр макарон Сәлимнең авыз эченә кереп югалырга да, мыегы арасына кереп уралырга да җитәрлек иде. — Чыгасыңмы? — диде Рамил. Тегесе дәшмәде, керт-керт басып ипигә киткән булды... Менә шулай көйдерә дә инде алар нәселе, шулай көйдергән саен сөйдерә. Хатын-кыз кирәк кадәр яндырсын, кирәк чакта ялындырсын. Шулай булган саен көчлерәк яратасың ул каһәр төшкән затларны... Эшкә керешергә генә торганда Әмирхан килеп төште. — Егетләр, комбайннарны бодайга көйлибез,— диде ул. Мәхмүт сагаеп калды. — Ә борчак? — Күпме генә борчак бар монда? Кулдан чаптырам. Аның сүзләре барысына да яшен суккандай тәэсир итте. Мәхмүт берәм-берәм егетләргә карады. — Әнкәйләргә чалгы тоттыру оят булмасмы соң? Апа Рамил өстән куйды — Чалгы белән борчак чабуны онытканга йөз ел бит инде. Без шуны кабат кайтарып дан алабызмыни, Әмирхан абый? Әмирханның кызыл чырае каралып китте, яшел күзләре сикерештеләр ф Интегегез алайса,— диде ул,- Мин әле сезне жәлләп кенә... — Ике комбайн борчакта калсын, икесе бодайга керсен,— Гата, әйт- £ темме мин сезгә, дигән төсле карап тора башлады Әмирхан, шуны гы- § на көткәндәй, тизрәк сүз кыстырды х — Мин килешәм Кемнәр кала? * — Әнә бит комсомоллар,- диде Гата, йөзенә елмаю чыгарып Ра- * мил аңа таба талпынып куйды 3 — Ә нигә? Кирәк икән - мин калам Сәлимгә дә сүзгә кушылырга чират җитте. < — Хәлимә аш китерсә, син бу басуда ай буе да ятарга риза ф Мәхмүт катгый карарга килде а — Ярый, бөтенегез дә бодайга китәсез. Үзем калам,—диде ул ы — Мин дә. s Монысын Рамил әйтте. ц — Менә мәсьәлә хәл ителде,— Әмирхан кузгалды < — Киттек, Сәлим,— диде Гата — Син кит. Ә мин... калам. < Җыен тел бистәсе!— Гатаның танышында чын чынлап үкенү ян- о гырады.— Сезнең белән ләчтит сатып вакыт үткәргән мин юләр1 Әмирхан аның җилкәсенә кулын салды — Әйдә, Гата, булмаса үзең төш бодайга — Кем синең белән бер сүздә — шул төшсен! Гата беренче булып комбайнына юнәлде Яхшылыкның кадерен белмәгәч, үзегезгә үпкәлисез ииде Әмирхан китмәкчс булды, аннары ниндидер көч тарткандай туктап калды һәм, Мәхмүткә туп-туры карап, болай диде; — Әгәр борчак уңышы кимесә, район җитәкчелеге алдында син җа пан бирерсең! Егетләр төнге унга кадәр баш күтәрмичә урдылар «...Гитлерның бугазыннан алыр көннәр дә җитте Берлинга якынла шабыз. Сугыш озак бармас диләр Сагынуны әйтеп бетерерлек түгел, үзем генә белом дә эчемә йотам Барыбыз да шулай Инде сыерчыклар килгәндер. Ыкта бозлар киткәндер, яр буйларын тутырып боз киткәнне карагансыздыр. Минем бу хатым барып җиткәндә чәчүгә дә төшәрсез Пар күтәрелеп торган басуларыбызны күрәм. борынымда туфрак исе Әгәр бер кайтып элгәшсәм, авылдан мәңге чыкмас идем, чәчү чәчүләр не, печән чабуларны, урак уруларны дөньяда бернигә алыштырмас идем. Оҗмах шул икән'ул. Сабан туйларына кайтып җитеп, печәннәр чабарга, бергәләп уракларга төшәргә насыйп булсын иде Сәрбиҗамал! Сагыну күңелемне дә йомшартты бугай инде, Мәхмүт нең кулын кәгазьгә төшереп җибәр әле Хәзер берни турында да уйлый алмыйм, каршымда сез икегез торасыз да авыл тора » (1945 елның апрелендэ'язган хаттан ( Бүген дә көн чалт аяз булды, ярты көн тукталусыз, ватылуларсыз эшләделәр. Төшке аштан соң Мәхмүтнең эше кирегә китте Җай гына урып барганда комбайнның вариаторы кырылып чыкты Техник хезмәт күрсәтү звеносы килде, ләкин запас вариатор юк иде Искесен ремонтлау хәтсез вакытны алды Шул арада егетләр борчакны бетерә язды лар. Күп булса, ярты сәгатьлек эш калгандыр Шушындый чакта сына туына Мәхмүтнең кәефе кырылды Ул ашыга-кабалана комбайнын куз гатты, ләкин бер мәртәбә дә әйләнергә өлгермәде, авыл юлыннан тузан болыты күтәреп бирегә элдерүче фургон күренде. Кичке ашка әле иртә иде Нәрсә булыр? Менә автомашина туп туры монда таба борылды Кабинада ак халатлы Хәлимәне күрү белән Мәхмүтнең йөрәге жу итте Димәк, теге шомлы хәбәрнең сәгате сукты Ул комбайнын туктатты, штурвалга ике куллап тотынган килеш башын түбән иде.. Машина ки леп җитте, Хәлимә тып-тын басып күтәрелде. Тукта, ни булды? Балдызы кинәт кенә аның башын борды да тузанлы иреннәреннән үбеп алды — Кызың бар. җизни, кызың! Мәхмүтнең башы әйләнеп китте, ул чак кына егылмыйча калды. Ан нары Хәлимәнең ике җилкәсеннән чытырдатып тотып, берни күрмәс күзләре белән аңа төбәлде. — Ничек?! Ничек алай?!— тамагыннан ниндидер хырылдау гына чыкты. — Шулай, кызлар җиде айдан туа! — диде Хәлимә чыркылдап. Мәхмүт кулларын алды — ап-ак халатның җилкәсендә бармак эзләре ярылып калды. — Халатны бетердең, юләр! Хәлимә ак күбәләк кебек очып төште дә Рамил кишәрлегенә йөгерде. Менә комбайннар барысы да туктап калды, өч кара, бер ак нәрсә Мәхмүткә таба якынлаша башлады. Ул томан эчендә җиргә төште. — Котлыйм!—диде Гата, аның аркасына авырттырып сугып,- Синнән әрмән коньягы — Авылда кызлар җитмәүне искә алгансыңдыр, молодец! диде Сәлим. кулЬгн кысып Рамил бер сүз дә дәшмәде, килә-килешкә аны ничектер эләктереп алды һәм Мәхмүт үз аякларының борчак басуыннан аерылуын тойды... Аны дүрт мәртәбә һавага чөйделәр. Гатаның зарланганы ишетелде: — Вот бүтәкә, күтәрмәле түгел, төеп тутырганмыни! Мәхмүт җиргә басарга өлгермәде, Әмирхан килеп туктады Кулын кысты, ул арада ярты чыгарды — Әйдә, кияү, кызың белән!—диде ул, тулы рюмка сузып. Мәхмүт болай да исерек иде, рюмканы ничек алганын сизми дә калды. Әмма шул секундта аңа нидер булды, рюмка утлы күмер кебек бармакларын пешерде, бөтен шатлыгы каядыр очты. Гаепле кешедәй ул әле Хәлимәгә, әле Гатага, әле Сәлимгә, әле Рамилгә карады, иреннәре нидер әйтергә, акланырга теләгәндәй селкенделәр, тик тавышы чыкмады. — Әйдә, суфыйланма инде,—диде Әмирхан, аның аркасына җиңел- чә генә төртеп. Мәхмүт кинәт аңа борылды, рюмкасын бик авыр йөк күтәргәндәй дерелдидерелди күтәрде дә аракыны Әмирханның йөзенә сипте. Әмирхан корт чаккан кебек сикереп куйды, ләкин үзен бик тиз кулга алды. Битен сөртмәде, тавышын күтәрмәде, сүзләрен сыгып чыгарды: — Рәх-мәт, кияү... Барысы да тынсыз калдылар. Күзләр Мәхмүттә иде. Ярым пышылдау булып аның карлыккан тавышы ишетелде: — Борчак өчен,— диде ул. сулышын еш-еш алып. Әмирхан нидер әйтмәкче булды, ләкин әйтә алмады, аңа һава җитми иде, күрәсең. Ул мотоциклына таба атлады, туктап артына борылды һәм шешәне җиргә бәрде. Бер минуттан аның мотоциклы дылык-дылык авылга таба элдерә иде инде. Мәхмүт иптәшләренә күтәрелеп карамады, күперчеккә менмәкче булды. Гатаның сөякчел кулы аны беләгеннән эләктерде — Аз гына сабыр ит әле, әти кеше... Ул комбайнына йөгерде, берничә минутта сумка тотып килде. Сүзсез генә бер ярты, рюмка чыгарды Мәхмүтнең кулыннан буш рюмканы алды да мөлдерәмә,тулысын тоттырды — Бәхетле кыз булсын! Мәхмүтнең күзенә яшь тыгылды Ул яшьләрне Хәлимә үзенең хуш исле йомшак бармаклары белән, йөрәкнең иң авырткан жирен иркәләп үткәндәй, сөртеп алды. Мәхмүт Сәлимнең шатлыктан кысылып солы кебек кенә калган күзләрен күрде, елмаюын яшерергә теләп иренен тешләгән Гатага сизелерсизелмәс баш какты. Рамил көрәктәй учына берничә кузак салып алды, өреп жилгәрде һәм аңа сузды. Мәхмүт искиткеч җиңеләю тойды, ирен читләреннән агыза-агыза, жылы аракыны эчеп җибәрде. Аннары ашыкмыйча гына Рамилнең учыннан борчак алып капты, тыгыз шарчыкларны тешләре белән яньчеде, чәйни башлады һәм телендә туганнан бирле таныш тәм тойды. Бу тәм — дөньяда бернигә дә алыштыргысыз, дөньяда берни белән дә бутап булмый торган тәм, ачлы-туклы ятим балачакларны, җиләктәй яшьлек елларын, барлык үткәннәрне, кайгы-шатлыкларны искә төшерә торган тәм иде Аңарга әниләр сөтенең тәме дә, тау буе чишмәләренең сафлыгы да. кырларда-тугайларда түгелгән мангай тирләренең ачысы да сыйган иде.. Борчак каты иде, аны ныграк кыскан саен тәме күбрәк чыга иде. Ә янәшәдә хуш искә күмелгән бодай басуы тын гына ямансулап аларны көтә иде «Кадерле Сопя! Ирегез Сәлахетдин минем дустым иде Сезнең сәлам хатларыгызны бергәләп укып юана идек Сәләхетдин Берлин өчен барган сугышларның берсендә каты яраланды, үз кулларымда җан бирде Үлгәндә дә Мәхмүт белән Сезнең исемне кабатлады, сонгы сәламен язарга кушты. Ул кыю сугышчы, олы җанлы кеше иде. Мәхмүтне аңа лаек итеп үстерегез Хөрмәт-ихтирам белән Гвардия рядовое Егор Николаев 30 апрель 1945 ел». Бу хат белән янәшә саргаеп беткән кәгазь кисәге, аның уртасында корым карасы белән сызылган нәни генә бала кулы