Логотип Казан Утлары
Хикәя

1945 ЕЛГЫ ХАТ

ХИКӘЯ Аңыма килгәч, палатада икәнемә төшендем. Ак түшәмне күрдем дә, әһә, ятам икән, мәйтәм. Яткач, әлегә тере икән бит инде. Әйе, кабердә дә басып тормыйлар, яталардыр, тик аның түшәме ак булмас, мәйтәм. Шулай итеп, ак түшәм астында ятам икән. Түшәмнең аклыгын күрү, күз исән дигән сүз ич инде, әйеме? һич югы — берсе. Хәзер, мәйтәм, тикшерәбез аны. Тикшерүем шул: берсен чытырдатып йомам — түшәм юкка чыкмаса, дөнья яктысы минеке. Сул як кайда да, уң як кайда — әле аңышмаган. Хәер, дөнья яктысына карарга кайсы күз дә ярый, ә солдат өчен уңы кирәгрәк... Мушкадан фашист башын күрергә миңа уң күз кирәк. Ул бит инде күнегелгән: аткан саен сул күз йомыла Бу юлы да күз элеккечә йомылгандыр. Бүтәнчә күнегелмәгән: разведкада аягүрә генә черем итәсеңме, окопта йокымсырыйсыңмы — фашист килгәне сизелсә, башта уң бәбәк чәчрәп ачыла... Карыйм — түшәм яңа Кар кебек ап-ак. Челт бүтән бәбәкне — ак!.. Шул рәвешчә бер кавым челт-мелт күз уйнатып яттым. Унсигез ел яшәп, кызларга да шул тиклем күз кысканым юк иде. Кызлар дигәннән, фронтта ул нәрсәгә вакыты да, җае да тимәде, ә аңарчы... Мин сугышка үз теләгем белән унҗидедә чыгып киттем, син озата да белмәдең. Хәер, унҗидедән алынгач, буй-сын кызларга каш сикертерлек булмагандыр анысы, ә берсеннән дә керфек кагулар тәтемәде, гөнаһысына кермим. Ярый, түшәм ак, күзләр, үзең беләсең, кара инде минем, кызларга күз кыскалау качмас. Үземә керфек кага-кага кайберәүләрнең күз нурлары уңып бетәр әле. Кызларны әйтәм. Сабырлык кирәк. Безнең әти «ир башы үлемнән качарга җай таба, мәгәр ходай ана хатын-кыздан котылып калырлык мәдәт бирмәгән» дия торган иде.. Әйе, күз исән икән, кызлардан керфек кактырырбыз! Кызлар дигәч тә Җиңеп кайткач, сайланып йөрер бу дип уйлама тагын... Ә менә куллар ни хәлдә икән? Кара керфекләр кактырып та, зифа билләр кочарлык әмәлең булмаса — нишләрсең? Кызлар биле кочканчы, сугышны очлап кайтасы бар бит әле. Монда кулсыз - хәлләр мөшкел. Сугышта кулсыз — ике кулсыз инде ул. Автомат тәтесенә басарга бер генә бармаклы калганы да җитә. Штыковойда мин ул фашистның бугазын кулсыз-нисез дә чәйнәп өзәргә күп сорамыйм Башны күтәреп карарга чамаласам — кая ул: муен белән гәүдәне бер итеп урап куйганнар, селкетерлек тә түгел. Туң кәбестә күчәне күк - шыкырдатып катырганнар Күзләрне кыскалап кайбер нәрсәне ачыкладым, хәзер нн әүвәл ун кулны башларга кирәк. Дөньяда ашар ризыгын бетмәсә (баш очында ак түшәм торгач, минем моца законный өметем бар), әйе, дөньяда ашар ризыгын бетмәсә, котелок белән авыз арасында анысы сул кул да адашмас, ачтан үлмәм, шәт. Шуңа күрә бу мәлдә унын барлау хәерлерәк, ансыз үлем белән бер. Берзаман уң кулны граната томыргандай айкап торып җибәрүем булды — берәүнең «чырр* итеп кычкыруы бөтен палатаны басып китте, минсиңайт^м! Күзне кыегайтып карасам, ак халат кигән шәфкать туташының билдән түбән йомры бер җиренә шапылдатып сукканмын бит, гөнаһ шомлыгы! Оятымнан нишләргә белмичә күзләрне түшәмгә терәдем дә каттым. Шәфкать туташы: «Егет икәнсең. Сәләхетдинов! Ниһаять, аңга килдең, ут борчасы!» — дип, битемнән үбәргә иелде, шунда сул кулым да үз урынында икәнен белеп алдым Куллар ул, малай, итек балтырыннан кашык чыгарып, итле ботка ашар өчен генә түгел, бүтән эшкә дә ярый икән ич әле. Күз күрә, колак ишетә; куллар, ялгыш кына булса да, кайбер йомры җирләрнең хәл-әхвәлен белеште, хәзер чират аякка җитте. Миңа, көтүче Җиһангир абыйның өч тракторчы малае шикелле, танк иярләргә туры килмәде. Мин — пехота Ә пехотаны үзең беләсең, аяк йөртә Аяк Шәрифләренә ул-бу була калса, миннән ниткән пехота? Пехотаның бөтен дәрәҗәсе аякта. Ә менә аякның уңы-сулы юк. Тикмәгә генә ике чабата бер кием дими торганнардыр инде аны. Аякның аның икесе дә кирәк. Каз гына ул сыңар аякта тора һәм чүгә белә Шунда яныма шәфкать туташы борылып килгәнен тоеп алдым Янәшәмә килеп басты — тулган айдай елмая! Хәлем шул хәтле дә мөшкел микәнни соң? Шуны сиздермәскә тырышып, шул тиклем елмая инде бу дип Йөрәк әрни. Метр да туксан ике сантиметрлы буем белән стройда барган чагымда кайда иде соң синең бу елмаюларың дип, аяк тибеп, үтерепләр кычкырасы килә бит, каһәр суккыры! Нн тавыш чыкмый, ни аяк типми. Ә бу исә артка яшергән кулларын сузып, минем аяк очына ике чүәк куймасынмы, чукынчык! Менә шунда ак түшәм эреп күздән югалды. Кулларның җегәрс китте, аяк оеды. Мышык-мышык борын тарткалаганмын да, балавыз сыга язганмын Шәфкать туташы: «Ела, ела, иптәш Сәләхетдинов Ындыр табагы хәтле аркаңнан ярты котелок снаряд ярчыгы чүпләгәндә бер тапкыр да ынгы рашмаган идең, хәзер инде рәхәтләнеп ела! - днгәч, язгы ташу шикелле җәелепләр торып елыйсым килеп китте Елмайдым гына Ә хәл еларлык ахрысы: аркам яраланса, ник корсакта ятмыйм соң мин? Шәфкать туташы: «Иң әйбәте, аңга килдең, Сәләхетдинов»,—дип юата да бит Ярар, күз күрер тагын Беренче генә яралануым түгел Бусында савык мыйча калырга һич тә ярамый, йөзе кара Берлинга җитеп киләбез ич Бу хатымдагы шәмәхә карандаш белән язылган юллар урыны урыны белән чыланып җәелгән икән, аны минем шатлык яшьләре дип уйлый күрмә тагын. Мин әле хат язарлык хәлдә түгел, шәфкать туташына әйтеп торып кына яздырам. Шәмәхә карандаш юлларына анын күз яшьләре тама. Үзе яза, үзе елый, юләр Ник елый торгандыр белмим Ачыкланганча, һәммә җирем бөтен, буем шул ук — бер карыш та кимемәгән килеш. _ Ярый, сау булып тор Сине сагынучы пехота Сәләхетдинов диеп белерсең». Авыр яраланганнан сон кыска гына вакытка аңына килеп, күңелендә йөрткән кызга үз гомерендә беренче һәм соңгы хатын әйтеп яздырган гвардия рядовое Сәләхетдиновны шул кичне пкпиталь урнашкан замок бакчасына күмделәр Карт юкә төбендәге җепшек кар каплап өлгергән яңа кабер шәфкать туташы учындагы адрессыз хатны хәтерләтә иде