ҮЗ ХАКЫЙКАТЕҢНЕ АЧУ
Мипли сәхнә сәнгатебезнең төрле буын вәкилләреннән Ф. Халитов, һ. СолI танов, Ш. Биктимеров, Р. Таҗетдинов, Н. Дунаев, Ф. Әхтәмова Татар дәү- Lләт академия театрының баш режиссеры М. Салимҗанов турында сөйлиләр: — Бер үк вакытта ул фикер иясе дә. оештыручы да, тәрбияче дә, педагог та. Мин үзем Сәлимҗанов репетиция ясаганда вакытның узганын да сизмим. Ул һәрдаим эзләнә һәм сине дә эзләнергә чакыра, җәлеп итә. Ә аның сокландыргыч дәрәҗәдәге төгәл экспериментлары, актерны гадәти амплуа кысаларыннан «йолкып алып», гүзәл нәтиҗәләргә китерүче экспериментлары! — Киң масштаблы режиссер. Ташып торган көч, гаҗәеп эшсөярлек, бай фантазия. Ә аның пьесада төп нәрсәне тотып ала белү сәләте бигрәк тә сокландыра. — Казан университетының юридик факультеты, ГИТИСның режиссерлык бүлеге һәм театрга, аның һавасына, андагы барлык әйберләргә мәхәббәт, кече яшьтән үк көчәя баручы мәхәббәт — сәхнә сәнгатенә ул менә нинди байлык белән килде, режиссер, художник, остазларның алдынгы фикерләре белән коралланган көчле шәхес буларак килде. — Әсәрне халык язмышы көзгесенә әверелдерү, шәхси драма тарихын халык драмасы рәвешендә сөйләп бирү — моның өчен талант кына җитми... — Артист талантының көтелмәгән яшерен якларын ача белү, минемчә, Марсельның иң яхшы сыйфатын билгели. Ә мондый режиссерлар, дөресен генә әйткәндә, сирәк очрый. — Марсель «диктатор» түгел, ул актерга иҗат иреге, рольне үзенчә үзләштерергә мөмкинлек бирә. Төптә яткан мәгънәне табарга, характерның икенче һәм өченче катламнарын ачарга; образны калку, реаль һәм шул ук вакытта сәнгатьчә бөтен итеп гәүдәләндерергә булышып, ул актерда иҗат активлыгын уята, җаның-тәнең белән бирелеп эшләргә дәрт кузгата. Студентлык елларында Сәлимҗановның спорт мастеры, фехтование буенча берничә тапкыр Татарстан чемпионы булуы һәм РСФСРның җыелма командасында торуы, минем күзәтүемчә, эзсез югалмаган: кайчак аның парадоксаль фикерләре рапирачының көтелмәгәндә алга ыргылуын һәм башка кискен, төгәл хәрәкәтләрне хәтерләтә. Ә хәзер вакытлы матбугатта чыккан кайбер бәяләмәләрне күздән кичерик. «Театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов милли колоритларны бирү формаларын иҗат итүдә чын мәгънәсендә зирәклек күрсәтә* («Правда». 1975). «Режиссер карашының аныклыгы, әсәрләрне заманча укый белү — аңа әнә шундый сыйфатлар хас...» («Советская Россия», 1975). •Режиссер М. Сәлимҗанов эшендә «интеллектуаль драма» эстетикасын үзләштерергә омтылу ачыктан-ачык күренеп тора... Бер яктан, ул «идеяләр театрыина омтыла икенче яктан, ул «характерлар театры» белән нык һәм органик төстә бәйләнгән" («Театр», 1982). Татар театры һәм аның бүгенге баш режиссеры турындагы күп санлы бәяләмәләрдә Марсель Сәлимҗановның иҗат йөзе шактый тулы ачыла, һәм алар илле яшен тутырган режиссерның Татарстан һәм, гомумән, Россия Федерациясе сәхнә культурасында тоткан урынын да ачык билгелиләр. СССРның халык артисты, ТАССР һәл РСФСР Дәүләт премияләре лауреаты... Мондый югарылыкка ул кырык яшен узуга у» күтәрелде. M ИЛ I тетте укыган елларда да ул спортка шактый вакытын багышлый. Өстем» кыенлыклартудыруга карамастан, фехтование егетнең характерын формалаштыруда, ихтыярын һем тотрыклылыгын ныгытуда уңай йогынты ясый, кирәк вакытта кечеңне «бер ноктага*- тупларга булыша. Ә инде режиссер буларак эшли башлагач, Марсель спорт белән шөгыльләнүнең файдасын ачыктан-ачык сиземли. Режиссер пьеса трактовкасы дәреслегенә актерларны ышандырырга тиеш, ә моның ечен исә ихтыяр кече һәм башка сугышчанлык сыйфатлары сорала. Болардан тыш, фехтование кешенең пластик культурасын үстерә һәм кеше тәненең матурлыгын күрергә, үз гәүдәң белән сыгылмалы рәвештә «идарә итәргә» булыша. Бүгенге заман театры ечен мондый сыйфатлар бик кирәк. Университетның бишенче курсына җиткән студент, шактый вакытын спортка бирүгә карамастан, театрдан бер генә карышка да читләшми. Алай гына да түгел, фехтование аны театрга тагын да якынайта — спектакльләрдә ул фехтование алышларын куя башлый. Илебез башкаласында үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате кеннәре (1957) аның өчен аеруча истәлекле булып хәтердә калган. Авырып киткән артистларның ролен ул бик теләп башкара. Спектакльләрне тикшерүдә чыгыш ясаган театр белгечләренең һәр сүзен зур дикъкать белән тыңлый һәм аның үзендә дә зур җаваплылык тойгысы уяна. Боларның бөтенесе дә егетнең аңына сеңеп бара һәм акрынлап тормышта кискен борылыш ясау зарурлыгы тудыра. Әдәбият һәм сәнгать декадасыннан соң Татар дәүләт академия театры коллективы Ташкентка китеп бара. Ә Марсель, беркемгә дә әйтмичә, ГИТИСка керергә әзерләнә башлый. Ниһаять, ул күренекле режиссер һәм педагог А. Лобанов курсында укый башлый—җан һәм тән омтылышына бирелә. Егет дөрес карарга килгәнме? Театрда күл еллар буе уңышлы эшләве аның үз хакыйкатенә илтүче дөрес юл сайлавын раслый. Шушы ук елларда Мәскәүнең М. Щепкин исемендәге училище каршында эшләүче Татар студиясендә Р. Таҗетдинов, Р. Шәрәфиев, Н. Ихсанова, Н. Дунаев, Г. Исәнгулова, Ә Шакиров, Ф. Әхтәмова кебек өметле яшьләр дә укый. Хәзерге көндә исә алар халык ихтирамын казанган артистлар булып танылдылар. Бу җәһәттән шуны әйтел үтәсе килә: М. Сәлимҗанов һәм аның буындашлары шул яктан бәхетлеләр—алар дулкыны килгән вакытта, ягъни илленче еллар ахыры һәм алтмышынчы еллар башында бөтен совет театры яңарыш кичерде. Дөньяны таныпбелергә омтылучы драматурглар, бүгенге заман һәм классика әсәрләрен яңача «укырга» сәләтле режиссерлар калкып чыкты. Англия, Франция, Япония, Италия һәм башка илләрнең күренекле труппалары Мәскөү сәхнәләрендә ешрак чыгыш ясый башлады. Яшь тамашачылар театры... Югары белемле режиссер буларак, М. Сәлимҗанов беренче мөстәкыйль адымнарын менә шушында ясый. Ә өч сезон узып киткәч, 1966 елның язында аны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры итеп билгелиләр. Шул рәвешле ул 31 яшендә танылган коллективның җитәкчесенә әверелә. Әлеге адымда күпмедер тәвәккәллек тә була, әмма ул тулысынча аклана. Әйтергә кирәк, М. Сәлимҗановның килүе театрның иҗади яктан шактый катлаулы чорына туры килә. Шулай да коллектив үзенең абруен югалтмый, киресенчә, илебезнең күренекле театрлары югарылыгына күтәрелә. Күзгә күренеп үсүнең берничә алшарты бар: КПССның XX съездыннан соңгы чорда күпмилләтле совет сәнгатенең гомуми күтәрелеше, аерым алганда, яшь режиссерның һәм театр директоры Р. Җи- һаншинаның ныклы иҗади хезмәттәшлектә, алга зур бурычлар куеп эшләүләре, коллективның щепкинчылар хисабына яңаруы, татар драматургиясенең яңа сыйфат үзгәреше кичерүе... Театрны заманчалаштыру эшен М. Сәлимҗанов бик саклык белән, әмма эзлекле рәвештә башлап җибәрә. Заманча репертуар булдыру өчен ул театр активына драматурглар туплый. Мәсәлән, X. Вахитның күңелле һәм шактый тирән мәгънәле пьесалары, Ш. Хөсәеновның гаять зур уңыш казанган «Әни килде» әсәре, шулай ук Д. Вәлие* Р. Хәмиднең үзенчәлекле драматургияләре соңгы унъеллыклардагы эзләнүләрне шактый ачык чагылдыралар. Ниһаять, театрның үз әдибенә әверелгән драматург Т. Миңнуллин коллективны тагын да киңрәк орбитага чыгарырга булышлык күрсәтте «Моңлы бер җыр» публицистик трагедиясе, «Канкай углы Бәхтияр» тарихи драмасы, «Әлдермештән Әлмәндәр», «Дуслар җыелган җирдә» философик притчалары, «Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле, «Монда тудык, монда үстек», «Әниләр һем бәбиләр* психологик драмалары, бер яктан, драматургиябез казанышлары хәзинәсен баетса- f лир. икенче яктан, tfnap сәхнә сәнгатендә режиссерның актив иҗади эзләнүләрен чагылдырган күренекле вакыйгалар буларак кабул ителәләр. Заманча спектакльләр тудыру белән беррәттән, М. Сәлимҗанов академия теа- , грыида эшли башлаган беренче көннәреннән үк татар классикасы үрнәкләрен сәхиә- льштерүнең яңа формаларын эзли һәм аларны уңышлы тормышка ашыра. «Миркәй ♦ , балан Айсылу» (Н. Исәнбәт)— шушы юнәлештәге эшчәнлекиең беренче казанышы. >, , Шушы куелышта ук режиссер «камерный яңгырашнтан катгый рәвештә баш тарта. < , Пьеса трактовкасының үзенчәлеге шунда: спектакльдә халык һәм аның фаҗигале яз- ш мышы баш герой итеп алына. Деспотлык әхлагы, югары катлауларга хас карашлар Е балан каршылыкка кергән мәхәббәт, татар сәхнәсендә инде күп мәртәбә күрсәтелсә г- да, олеге куелышта бөтенләй яңа яктан ачыла киеренке драматизмы белән тама- * юачыларның күңелендә давыл кузгата. Классик драматургыбыз К. Тинчурин әсәрләре М. Сәлимҗанов иҗатында үзгә бер < . урын алып торалар. Егерме ел эчендә ул аның биш пьесасын —«Американ», «Сүнгән я йолдызлар», «Назлы кияү», «Зәңгәр шәл». «Казан сөлгесе» әсәрләрен сәхнәләштерде ** Режиссер һәрбер куелышта спектакльнең заманча образын табарга омтылды һәм, эч- ♦ ха хәрәкәт логикасына гаянып, пьесаларның камил гәүдәләнешен бирүгә иреште. Әле- < га пьесаларның элекке куелышларын кабатламыйча, ул әсәрләрнең сәхнәдәге яшәеш- ® дЛарен яңача формалаштырды. Режиссео актерларның игътибарын персонажларны хәрәкәткә китерүче эчке логикага юнәлдерде һәм уенчыларны, геройларның эч йөзен, о; коикрет гамәлләрен күрсәтеп, төп мәгънәне төгәл ачарга чакырды. Шуңа игътибар итмичә мөмкин түгел: әлеге спектакльләрдә М Сәлимҗанов үзенең психологик театр тарафдары булуын сиздерә. Әйтик, «Американ»ны ул, характерлар- “ иың эчке психологик реальлегенә ирешеп, аерым кысалар белән чикләнмәгән «тама- шплы» спектакльгә әверелдерсә, «Сүнгән йолдызларины катгый рәвештә сугышны гаепләүче социаль мелодрама итеп сәхнәләштерә. Әлеге спектакльләрнең идеяләре с; психологик яктан табигыйлек дәрәҗәсенә күтәрелгән характерлар аша гәүдәләндерелә. S Үзенең яраткан драматургы Т. Тинчурин әсәрләрен сәхнәләштерү барышында табылган яңа формалар, яңа сурәтләү чаралары башка спектакльләрдә дә. аерым «ганда, Н. Исәнбәтнең «Качаклар» пьесасы куелышында да уңышлы файдаланыла Әлеге әсәр туган илен ташлап китүчеләрдән үтергеч рәвештә көлүче сатирик комедия кгеп куела. Кәмит уенына хас эксцентрик, «зәһәр» буяулар кулланыла Бизәлешнең ойлонүгә корылуы карусель символы буларак кабул ителә. Барысы да әйләнә: шау-шу. ыгы-зыгы... Тормыш каруселе аларны, башларын ейләндерә-әйлондерә. үзләренә кире опып кайта. Характерларның җисми бирелешендә психологик тирәнлек, монесәбәтләру»Ң виртуозларча эшләнеше әлеге спетакльләрдә аеруча ачык сиземләнә. Татар драматургиясе үрнәкләрен сәхнәләштерү белән беррәттән, М. Сәлимҗанов рус һәм башка милләт, шулай ук чит ил авторлары әсәрләренә дә еш мөрәҗәгать ите. Иң элек И. Дворецкийның «Чит кеше» драмасы буенча куелган спектакльне искә ’ешерик. Искергән традицияләргә каршы керешне чагылдыручы конфликтны ачыл бирү белән беррәттән, режиссер, беренче талкыр буларак, психологик драманы уткен публицистик әсәр рәвешендә калкытып бирүгә ирешә. Ә мене Б. Горбатояның ■Бер тән», Л. Леоновның «Ябырылу» пьесалары куелышында, психологик башлангыч белән бергә, гротеск-сатира. плакат элементлары да шактый мул күренә, һем. әйтергә "ирек, мондый юнәлештәге эзләнүләр үзмаксатка түгел ә эчтәлекне тегел ачуга, уңай геройларны һәм позитив тенденцияләрне калку итеп күрсәтүгә юнәлдерелә Шундый У* эзләнүләр нәтиҗәсе А. Островскийның «Котырган акчалар». «Агай-эне, әм мыек». •Бирнәсез кыз» пьесалары куелышында да чагыла Әгәр беренче һем икенче спектакльләрдә шуилык-шаянлык, кыланчыклык сизелер. соңгысы Островский буенча •уелган иң яхшы спектакльдер Биредә автор тарафыннан салынган теп мегънеге бернинди до хилафлык килмәгән һем спектакль режиссерның бүгенге театр процессы Җегендә торуын да раслый. Режиссер М. Сәлимҗанов заманча актерлар тәрбияләү труппаны сәләтле яшьләр «исабына тулыландыру юнәлешендә до эшлеклелек күрсете. Актерлар коллективының нурвнекло труппалар сафында торуы эне шундый тырышлыкка да бәйләнгәндер Баш РӘжиссер булып эшли башлавының беренче елларында ук ул актердан рольне ср- циаль-лсихологик планда үзләштерүне һәм аның тегәл гәүдәләнешен табуны таләп итә башлады, образларны пластик, ритмик һәм башка яктан ачуга игътибар юнәлтте. Ә максатка ирешү турында спектакльләр үзләре сөйлиләр. Геройларның фикер сереше һәм хәрәкәт логикасы тирәнлегенә ирешү, жанр һәм аәторның стиль үзенчәлекләренә төшенү... Әлеге омтылыш театр үсешендәге яңа этапны билгели. Чыннан да. коллектив һәр спектакльнең жанрын төгәл билгеләргә омтыла. Менә шуңа күрә, репертуарда, психологик драмалар белән беррәттән, трагедия, фарс, мелодрама, водевиль, героик һәм публицистик драмалар булуы бик табигый. Ә күп кенә спектакльләр төрле сурәтләү чараларын үзләштерү юлында үзенә күрә баскыч ролен дә үтиләр. Театр эзләнә. «Халык язмышын, кешелек язмышын» социаль яктан тагын да дәлиллерәк һәм тирәнрәк ител күрсәтергә омтыла. Табигый ки, М. Сәлимҗановның иҗат юлы тоташ чәчәкләргә генә күмелмәгән. Плюслар белән күпмедер минуслар да бардыр. Шулай да аның иҗатындагы үсеш тенденцияләре, режиссер-куючы буларак та, театр җитәкчесе буларак та, позитив яктан аерылып торалар. «Советская Россия* газетасында (1983) театр һәм аның баш режиссеры турында бик дөрес бәяләмә бирелә: «...Марсель Сәлимҗанов театрның кешеләр күңелен тирәнтен дулкынландыра торган тасвирлы һәм колоритлы палитрасын билгеләүче коллектив, үз фикердәшләренең тазанык коллективын туплауга ирешкән. Театрның анык гражданлык, позициясе, башкаручыларның профессиональ дәрәҗәсе. спектакльнең идея-художество яңгырашы, тема һәм жанр төрлелеге, репертуарның тирән уйланып һәм барысын да тигез үлчәп төзелүе, үзенчә бер мөстәкыйльлек, ерак үткәннән килүче милли традицияләргә тугрылык, спектакльләрне художество ягыннан да, музыкаль яктан да күренекле, кызыклы һәм органик камил итеп формалаштыру театрга үз йөзен билгеләргә ярдәм иткән». Иҗат юлын күздән кичергәндә, шулай уйлап куясың: М. Сәлимҗанов үзенең беренче зур бәйрәменә нинди казанышлар белән якынлаша? Ә җавап эзләгәндә, ирек- сездән: «яңа», «заманча» сүзләрен беренче итеп әйтәсе килә. Пьесаларны яңача «уку», актерлар, художниклар, композиторлар белән яңача эшләү, тормышка чын мәгънәсендә яңача караш... Менә боларның барысы да Марсель Хәкимович Сәлимҗа- новка илле яшьтә дә яшь булып калырга ярдәм итә.