Логотип Казан Утлары
Повесть

НИГЕЗ

Көтү «траты, ниһаять, безнең капкага җитте Иртәгә тауүзәннәргә мин хужа булачакмын Теләсәң кыргый ташларга исемеңне язып кит. теләсәң кычкырып жырлап жнбәр. теләсәм икс бармагың иы кабып, әче ител сызгырырга була жил чыгарырсың дип, берәү дә бәйләнмәс... Ә кичен талчыккан гәүдәмне ястыкка таратып ташлауга, күз алдымнан, бөдрә болытлар булып. « арык көтүе үтәр, мекердәп куйган бәрән тавышлары колагымда кабат кабат мгмырлр, сарыкларның мина төбәлгән беркатлы ышанучал кү мэре йокыдыр кебек. Озын көнне үткәргән кояш шулкадәр арыгандыр кебек тоела мина Әнә ул. тауга утырып, бер мизгел ял итен ала Әти дә бит шулай эштән алҗып кайткач, бер тын баскыч төбендә утырып тора Тау өстгнә менсәң, кояшның тирән итеп бер сулыш алуын да ншетерсен шлкг.г т. Мин. йөгереп килен, баскычтан абгар түбәсенә күтәрелә*. кокш кыср чыгы тау артыннан соңгы тапкыр күз кысып алуга, бөтен күк й*х-н.» Жете төсләр сирпелә, су буендагы кара кучкыл өянкеләр, > • «ш< « пи кә кергән таулар серле бер тынлыкта оеп кала. Көн белән төп алышыр минуттагы шушы манзара уртасында мин күпмедер вакыттан сон гына исемә киләы Абзар түбәсеннән төшкәндә искәреп алам өйалды ишеге төбенә хәтле ачып куелган Flor.-pcti ки ләм дә караңгыда шәйләгән аксыл шәүләоем дулкын дулкын сырлы мө тезеннән электерел, тышка сөйри башлыйм Кәҗә. ммн-м ку тны кае рып, он әрҗәсенә тагын борынын төртеп ала һәм. аякларын алга ки бәреп, өстерәлеп чыга башлый Каяи килгән анл шундый акыл ♦ Ишеккә килен, каешыннан тартсйЦ, »чтаге ксләнем ачыла икәнем карап торып лы күгемдә йолдызлар булып кабыныр әле Хәзергә мин ишегалдында Әни аранда сыер сава Кичке талгынлык та чиләккә бәрелеп чыжылдаган сөт исе борынны рәхәт кытыклый Ко яш кызарып баеса, көн аязга булыр, ди өлкәннәр Сүрәнәя бәргән кояш, ак тәлинкә булып, әкрен генә офыкка тәгәри Менә ул күзгә к үре иеп тулыша, зурая, авырая башлый һәм Сарай тавына якынайганнан якыная бара. Миңа калса, бүгенге кояш тау артында »рсп югаладыр да. икенче көнне иртән каршы як тау артыннан бөтенләй яңа кояш чыга өйрәнгән диярсең - теше белән генә эләктерә дә Элегрәк ул үзе сыярлык кына ачып керә иде дә. артыннан ишек ябыла иде. бурлыкта тотылгач. әнидән аңа нык кына эләккәли иде. Сыртын «кашыта» торгач, тәки өйрәнде бит: хәзер инде келә бавын теше белән аска тарта да, арт аякларына баскан килеш, ишекне стенага ук терән куя Ни дә бул са эләктергәч, чыгып китәргә юл ачык дигән сүз Әмма тояклары каты шул өйалдына кергәнен барыбер ишеттерәләр. Тоякларына йомшак чүпрәк урарга да өйрәнсә, кәҗәне мин кешедән кала иң акыллыга санар идем Безнең кәҗәнең кушаматы — Алпамша. Ул нинди генә мутлык эшләсә дә. минем аңа кулым күтәрелми (сакаллы бит ул!) Алпамша минем юашлыкны белә, шуңа күрә артык көяләнми дә. Әнә бит. яңа гына бурлыкта тотылуын онытып, матур иренен кыйшата-кыйшата, кү ши бирә. Борыны онга буялган, сакал очы калтырып, пар мөгезе селкенә, ә үзе акыллы күзләрен миңа төбәгән. Укытучы шикелле сынап карый. Сарыкка сакал куйсаң, бик мәзәк булыр иде Акыллы, хәйләкәр булганы өчен кәҗәгә генә бирелгәндер шул ул. Ишегалдына үлән чемченгән сарыкларга хәзер мин йодрык күрсәтәм, барысы да кинәт кенә юеш танауларын күтәрәләр дә «ни булды?» дигән курку-аптырау белән миңа төбәләләр. Алпамша бөтенләй башка... «Нигә җүләрләнәсең, килешми болай»,— дигән шикелле мыскыллы күзләрен төбәгән. Аның мәгънәле карашыннан хәтта оялып куям. Ә ул, бер уч койрыгын горур чөеп, ыспай гына атлап китә. Алгы аяклары белән коймага таяна да. сузы лып. чаган яфракларын кыерларга керешә. Шул ботакны сындырып бир үзенә — иснәп тә карамаячак. Кәҗәнең алдына ашарына салгач та ва- кыт-вакыт куып торырга кирәк — урлашам дип уйламаса. азыкның тәме булмый аңа. дип көлдерә безне әти Чынлап та. бөтен нәрсә рөхсәт ителсә, киртәләркоймалар, бикләр булмаса, үҗәт кәҗәләр, сакалсыз- ланып. сарыкка әйләнерләр иде. Алпамшага ни өчен сүз әйтмим — кызганам мин аны. Бер айлар элек булган фаҗигане ул үзе дә һаман оныта алмый бугай. Кайтмый калга- 1Ый торган гадәте бар иде аның. Төнгә калган сарык-кәҗәләрнең мәчет чрынындагы яшел чирәмлектә төн чыгуы гадәти хәл иде. Ул көнне иртүк авылга шомлы хәбәр таралды: - Төнлә бүре килгән! Малларны кыерлап киткән... Андый хәлнең булган юк иде бит әле дип. күпләр ышанмый торганда. кемнең — кәҗәсен, кемнең сарыгын бүре буганлыгы имеш-ми- мешкә әйләнеп, бөтен очка килеп иреште. Нидер сизенепме, әни мине ияртеп тизрәк мәчет мәйданына ашыкты. Чишмәгә төшә торган тар тыкрыкта хатын-кызлар җыелган. Бер кырыйда кызганыч тавыш чыгарып, якын килергә дә, ерак китәргә дә белмичә, безнең Алпамша тора. Кычытканлыкта ак мамыклы бәтие нәкъ тере кебек ята. эч тирәсендә генә канлы эз бар. «Каһәр суккыры, бөерен генә алган бүре»,— диештеләр өлкәннәр. Әни исә кәҗә бәтиен сый- пый-сыйпый елап җибәрде Хараплар булды, хараплар гына булды, күңелем сизгән иде аны... Кичә, эзләргә барыйммы дигәч, җибәрмәгән иде, ә хәзер әни бөтен Iаепнс миннән күрәдер сыман. Мин бер кырыйда куырылып басып торам. кырын күз белән генә Алпамшага карыйм, бөтен гаепне аңа аударасым килә. Ә ул. терелтегез бәтиемне, ярдәм итегез, зинһар, дигән өмет белән һәммә кешегә мөлдерәп карый Кәҗә бәтиен малайлар белән таллык кырыендагы чокырга илтеп күмдек. Балчык ташлар алдыннан мин аның мөгезен тотып карадым. Сап-салкын Аның мөгез төбеннән тотсаң, шундый җылы, кулга рәхәт иде бит... Соңыннан, малайлардан аерылып калдым да, елап җибәрмәс өчен, тал чыбыгы тешләдем Әче тал кайрысы елыйсы килүне бетерә икән Кинәт арттан тез астына нидер төрткәнгә борылып карасам Алпамша килеп баскан, юашланып, мина ышкына башлады Күзләре тирәнәеп киткән, эчтән елый иде бугай ул Мин аның йомшак мамыклы сыртын унайга сыпыра башладым һәм аңа да әче кайрылы тал чыбыгы ♦ каптырдым. . Алпамша, бәтиен җуйганнан соң, берара боегып йөрде. Утын әрдә- ь иәсенә дә ышкынмый, ярдан ярга да сикереп уйнамый, койма башына да х үрелми, башын иеп, бер урында тик басып тора. Сакал очы, яңаклары ф гына селкенә, гүя ул үз-үзен юатып, эчтән нидер сөйләнә. Ә күзләре шундый моңлы, шундый моңлы. Шул көннәрдә ул песи баласы белән дуслашып китте Безнең песи = бик мәзәк кыяфәтле: ике колагы, дүрт аягы кал-кара, калган җире ап- < ак. Әйтерсең ул колаклары һәм аяклары белән кара буяуга батып чык- *- кан. Агартырга исәпләгәндәй, юынуны да ул аякларыннан бзшлый Ан- -° дый чакта мин аны үртәп җырлыйм Песи битен юына, колак арты кап-кара...• Ул миңа күтәрелеп карый да. аңлап алгандай, кара тәпиен юешләп, х колак артын ышкый башлый Кич җитсә, песи баласы Алпамшаның кайтыр вакытын сизенеп, кәҗәләр төркеменә каршы бара Алпамша, төркемнән аерылып чыга да. аңа таба килә Көне буена бер берсен күрми сагынышкан ике җанвар, урамда тукталып, борынга борып тигерешәләр песи муенын суза, тегесе башын ия Бу гайре табигый дуслыкка хәйран калып, күрше-тирәләр дә карап тора — Бәтиен сагына... — Баласын җуйганга шулай инде ул. мескен, дип. Алпамшаны жәллиләр Ишегалдына кайткач, песи белән кәҗә тагын борынга борын тидерешәләр, песи моның белән генә канәгатьләнмичә, алгы тәпиен сузып. Алпамшаның башыннан сыйпап ала Аның йомшак кагылуыннан кы тыкланыпмы, кәҗә башын чайкап куя Бераздан Алпамша үзенең зур гәүдәсеннән уңайсызланган шикелле сузылып ята. һәм песи аның куенына керә. Песи баласы шуннан соң гел өйдә кунмас булды, аранда кәҗә бе | лән бергә йокларга гадәтләнде Әлеге дуслык Алпамшаның кайгысын әкренләп оныттырды бугай Хәзер инде ул элеккечә тиктормас, шук - койма, киртә белән бүленгән бакчалар яныннан тыныч кына үтә алмый Бу минем ишегалды дөньясы Капканы ачып чыгуга, киң урам башлана Каршыла чирәмлек Бу яклап бишалты өй рәттән баруга авыл башы Анда тармакланып күтәрелгән ялгыз өянке тора Еракта, нәкъ олы юл турысында, шәфәкъ нурына гөмбәзе манчылган Чатыртау күренә Капкадан чыгуга, мин һәрвакыт ин *лгк Өянкегә карыйм Өянкенең дә балачагы, үткәне була Кәүсәсенә еллар боҗрасын өстәлгән саен, аның хәтере дә байый арта баруын кешеләр беләләр микән? Ул. яшел кабыклы нәзек, тал булып, дөньяга беренче тапкыр к>зеи ачканда. кыр туг»«л»рл»н бүтән гасыр auue ««. ынржаларлан бу тм гасыр тегене чыга, авыл урамынн.н сыга туган ,уалырын. жнгүле ат ларда бутан гасыр кешеләре уз» на,- әле Анык нн беренче теләге бакча читәне аша үрелеп карау булды, әмма буе җитмәде. Кыска буйлы талтирәк, нәүмизләнен, ихата эчен күзәтә башлады. Янәшәдә генә сиртмәле кое. Арырак салам түбәле өй. Әнә, болдырдан киндер ыштанлы. чигүле түбәтәй кигән малай йөгереп чыкты да ябага тубын тибеп җибәрде. Ишегалдында гамьсез генә чүпләнгән тавыклар, пырхылдашып. як-якка сибелделәр Дәррәү купкан тавыштан куркып, песи баласы капка астыннан урамга чыгып шылды. Туры лапас астыннан карлыгачлар ук кебек тышка атылдылар һәммәсен хәрәкәткә китереп, нәни туп нәзек талның яшел кәүсәсенә бәрелеп туктап калды. Кое сиртмәсе, шыгырдап, бер төшә, бер күтәрелә. Тимер кыршаулы агач чиләктән, шыбырдап, ләйсән тамчылар коела Көянтә-чиләк тотып килгән хатын-кызлар арасында уен-көлке, үзара төрттерешү, җор сүз һич тә тынмый, чылтырап аккан суга кушылып ага бирә. Тал-чыбык- ның күз алдында таштан-ташка басып йөргән чүәкләр, ялтыр башмаклар, читекләр бутала. Өстә кояш кыздыра Эссе Ә агач чиләк, кое бурасының бозларына бәрелә-бәрелә, әле аска төшә, мөлдерәмә суын чайпалдыра-чайпалды- ра. боз кисәкләрен китеп алып, әле өскә күтәрелә. Янәшәдә генә салкын җир дымын шифалы су тәмен тою тал-чыбык- ка рәхәтлек бирә Аның тизрәк үсәсе, төпсез күктән туарылып аккан ак болытларга ябалдашы белән орынасы килә. Тал-тирәк үсәргә ашыга Давыт исемле түбәтәйле малай әнә, ябага тубын алды да, сикерә-уйный, урамга чапты — ул да ятьрәк үсәргә ашыга, ахрысы. Су буенда моңлы итеп күке кычкыра Кайдадыр эт өреп куя. Күктә кояш кыздыра. Шулай тыныч кына кабатланыр сыман иде бу көннәр— айларга, елларга әйләнеп, бер көе генә кабатланыр сыман иде... Гел бер урында гына тамырлар җибәреп үсәргә тиешлеген аңлаган талтирәк әкренләп ихата тирәсендәге шаулы тормыш белән яшәргә күнекте. Кое янында мәш килгән хатын-кызларның, читән буеннан сөйләшеп узган ирләрнең, капка төбендә гәп корган картларның сүзләрен дикъкать белән тыңлый торгач, тал-тирәк әкренләп кешеләр телеп аңларга өйрәнде. «Гомерем буе шушы очның гаме белән яшәдем мин. Кайсы гына өйнең капкасын киереп ачып, кемнәрне соңгы юлга озатканны да. олы юлдан сугышка киткәннәрне дә хәтерлим мин. Айлы төннәрдә күпме гашыйклар. күләгәле ягыма сыенып, бер-берсенә иң кадерле сүзләрне әйтештеләр — аларның сере миндә. Бәхет эзләргә чыгып киткән егетләрнең. тегермән үреннән күмелгәндә, соңгы тапкыр авыл ягына борылып карауларын да мин күрдем Яфракларым телендә барысын да сөйли алам, тыңлый белгәннәр йөрәгенә хәтерем күчәр... Сак кына сирпелеп киткән аваз да иң беренче минем яфракларыма килеп кагыла. Хәзер дә әнә теге очтан гармун, җыр тавышлары ишетелә түгелме? Таң белән, атларга төялеп, чалгыларын зеңгелдәтеп, ирләр печән өмәсенә киткәннәр иде. Шулар кайтып киләдер». Яулык чөйгән хатыннар капка төпләренә чыгып баскан. Кичке урамда үзенә күрә бер бәйрәм төсе. Атлар якыная. Өянке бер тавышны бүтәннәр арасыннан аерып ала. Әллә каян ук таный ул аны. Гармун тавышын басарга тырышып. Байтирәк җырлый: Клубларда утлар янгач. кинадыр дигән идем. Чабатасын салып куйгач. кунадыр дигән идем «Сугышка кадәр нинди гаярь тавышлы сылу егет иде бит Ә хәзер тавышы карлыгып, күкрәк читлегеннән интегеп чыга Эчендә кайнаган дәртдәрманын тыя алмаганга, көчәнеп булса да. җырларга тырыша үзе Нинди гаярь тавышлы егет иде бит > Өянкенең арыган буыннары буйлап җылы дулкын, кичке тынлыкта оеган яфракларына күчеп, җинелчә шыбырдауга әйләнде. Рәхәт тә, монсу да иде ана хатирәләргә бирелү ------- 3 Әни казан арасында нидер пешеренә, миндә кайгысы юк Мин сөтле = чәйне ашыгып кына чөмерәм дә бакчага чыгам Кичке тынлыкта йокым- ф сыраган агачлар арасында куе күләгәләр, кара күзле шәүләләргә әйләнеп, мине уратып алырлар кебек Ешкынлыкка карамаска тырышыб- ы рак, усак агачы төбенә урын җәям Җилсез вакытта да салмак кына s лепердәп утырган усак яфраклары астында йокыга китүе рәхәт Өйал- ды баскычы да якынла гына. Ә түрдәрәк — бер берсенә терәлеп үскән «- шомырт, балан куаклары, сары алкаларын асылындырган чаганнар, л Анда — шүрәлеләр оясы Алар кояш нурыннан куркып, тан белән кая- дыр качып бетәләр - чыклы эзләре генә кала Гармун, җыр тавышлары якында гына ишетелә башлады Онытып * торам икән — бүген бит печән өмәсе' Әти дә шунда булырга тиеш Әни « искәрмәгәндә, тизрәк чыгып шылырга кирәк «Иртүк торасын бар. , трай тибеп йөрмә»,— дия башлар тагын Мин дымсу-әчкслтем исле тәмәке түтәлен ерып узам да койма башыннан йомарланып урамга енкерәм. Урам тутырып, җигүле атлар кайтып килә Капка төбендәге утыргычта кичке эшләрен бетереп чыккан апалар утыра Капка саен атлар туктала, ә җыр тынмый Чалгысын печән астыннан суырып алган абзыйларның тиз генә өйгә кереп китәселәре килми Чалгыларын койма гына өзек-өзек калтырап ишетелә Нәүширван абзый агач аягын дөпелдәтеп сала да борылып ата һәм карлыккан моңсу тавышка жыр сузып җибәрә «Их. дускаем » Шул вакыт калҗайган өйалды ишеге жидс тавышка шыгырдап ачыла. Са- бирәттәй баскычка чыгып, нәкъ тегермәнче Сафа абзыймын күркәсе шикелле кабарынып, чәлдерчөлдер килә башлый \ч\ танамы ул яратып битәрләгән буламы аңламассың Ул кереп китүг.. Н.үшир»- . яб тый, башын күтәрми генә җырның икенче «мешен < %за бап. тми . р> х«т яшә. » Өйалды ишеге тагын күгәненнән «увмымв булып ачыла. Сабирәттәй, мул күкрәген кнереп тагын -ил рен ул безгә атап ыр>ыта Без киртә буемнан а быз да якадан җыелабыз Өченчесендә миде Нәүширван абзый карчы га каптырып куялар ла утырт ычка, хатын кызлар ара. миа кереп чү мә шәләр. Китә көлеш, кычкырыш, уен-көлке. Атлар ары к> тгала. Т-.яклары гармун көенә тыпырдап, биеп тора Әнә, Нәүшнрэая абззяинын ар кылы такталы авыш капкасын өстерәтеп ачтылар Арбадан ул ү;*е генә төшәрлек хәлдә түгел иде Аны. култыклап, чирәмле ишегалдына алып керделәр. Ул арада инде баскычка биш чыгып кергән Сабнрәтт.ж кал җайган өйалды ишегеннән күләгә кебек кенә кереп кигт. лә. шартлатып, эчтән бикләп тә куйды Аның бу гадәтен бөтен оч бел.» Нәүширван абзыйның да елына бер шулай өмәдән йомшан, ммв I «л лә кайтасы һәммәсенә билгеле Ирләр казык башына эленгән н бәш -ый Йокы жинел канаты белән көндезге дөньямны сыпырып ала Юк мн нем әле рәхәт караңгылыкта онытыласым килми, микем »ле жааап та былмаган күпме сорауларым калды, минем алардан аерыласым -ми lap, якты күренешләргә терелеп мнн< ү ................... гмр ЭЯВ ул! Ю | уртасыннан к.н'пип MI I ■ И ган Сары i.>p i »n тлкыч үр. и кулында сары саз чәчәкләре Бетнең авылда м<>ндый ак ч« зтәр • ы. кызыл күлмәкле кыз бүтән юк «Полячка дип пышылдадым мин «Бронислава ..» Мин аны күптән беләм икән бит* Бронислава дип дәшүгә, ул мина борылып карын һәм артында кулларын вес кенә тыккан яланаяклы малайны күргәч, балвсынмм.одзга. Мин янын матур туфлиләреиә. биктәнечле сумкасы- > ‘ 'Г“ м »ызы-ып онытылып карыйм, ә ул һаман елмая, минеблл ж.,йг^чапелмая , -ын бер-бер артлы авызлар ачыла башлый Ай отыры биеккәрәк күтәрелә бара Аръяк сазлыктан бакалар жыры ишетелә — Башладык купшы кыяфәтенә карап, минем елыйсым килә, тизрәк үсәсем, аның зурлыгы буласым килә. Ә ул кулындагы чәчәкләрне исни, аның борын очында йогып калган сары чәчәк тузанын күреп, мин дә көлә башлыйм. Ул кинәт миңа полякча эндәшә: — БИРснБИРнен БИРнБИРсеБИРмен БИРни БИРчек? Мин башта аптырап калам. Аннары кычкырып көләргә итәм, тик тавышым гына чыкмый. Бу бит... безнең авылда клубка чыгып йөри торган олы кызлар сөйләшкәнчә... Без, малайлар, кырыйларына килеп бассак, шундый телгә күчәләр. Янәсе, без аңламыйбыз инде. Иҗек саен «бир» сүзен кушасың да... — БИРтәнБИРзил,— дим мин. — Тәнзил.. Син аңлыйсыңмыни?—дип ул чәчәк бәйләмен иреннәренә китерә. Ак тешләренә кадәр сары чәчәк тузаны йокканын күреп, мин тагын елмаям. Кинәт урамның теге башыннан өермә куба, бөтерелә-бөтерелә, кайнап торган гарасат күтәреп болай таба килә башлый. Мин Полянканың кулыннан тотып алам да. Нигә соң әле аның кулы шулкадәр салкын, җитмәсә маңгаема куя? Нигә соң... Өермә артыннан тонык булып тавыш килә: — Тор... тор инде, улым... Йокы пәрдәсен көчкә ертып, күземне ачам. Томан эчендә әни басып тора, бәрәңге кабыгы исе килгән кулын маңгаема куйган. Ләззәтле төшнең өзелүенә нәүмизләнен, йокының тәмен әле яңа гына аңлап, мин юрганга төренәм дә икенче ягыма әйләнәм. Әнинең кисәтүле тавышы, ерагайган саен, ягымлылана бара. — Халык көтү куа башлады, соң... га.. Өстемнән җылы юрган шуып төшә, юрган астына иртәнге салкын бәреп керә, керфегемне күтәрүгә, койма ярыгыннан кысылып үткән кояш нуры күзләрне чагып ала. — Тор, улым. Иртәрәк ятарга иде аны. йокының кичкесе түгел, иртәнгесе тәмле икәнен белмимени бу әни?! Мин. коймага тотыиа-тотыиа, алпан-тилпән килеп, әни артыннан ия- рәм. Җиз комганнан үтешли генә су агызып битне чылаткандай итәм дә өйгә керәм. Әни инде чәй кайнаткан, күкәйләр пешереп куйган, ә минем берни дә кабасым килми. Бөтен теләкләрем кичәгедә калган. Хәзер исә бердәнбер ниятем — йокы, йокы, йокы Бер стакан җылы сөт кенә тамагымнан үтә. Төштә * алданганымны әле генә төшенеп киләм... Әни, капканы киң ачып, сыер-сарыкларны алып чыгып та китте. Дүрт урам килеп тоташкан урында — көтү җыела торган мәйдан. Койма буенда апалар соңгы яңалыкларын бүлешәләр. Бөтен хәбәр авылга шушыннан тарала. Әни көтүне күпергә кадәр озатыша төшә. — Кичә Сабирәттәйләргә җен килгән. Төне буе дүрт тәрәзәсен берьюлы кагып чыккан. Балта тотып чыккач кына качып киткән, ди. Мин читкә карап, яшереп кенә елмаеп, әнинең сүзләрен тыңлап барам. Ярый әле үзем шаһит, юкса ышанып та куюың бар. Юк кына хәбәр дә әнә ничек арттырыла, сөйләгән саен үсә, зурая башлый. Олылар гынамы, без, малайлар да шулай бит — купайтып сөйләргә яратабыз. Арттырып сөйләгәч, вакыйгага үзең дә катнашкан кебек буласың... Мең төскә кереп, яшьнәп яткан чыклы үләндә карасу-яшел эз калдырып, сарык көтүе тауга табан күтәрелә. Мин, тирән эчле галушым белән аерым эз ясап барам. Эреле-ваклы кәҗәләр төркеме бер тирә- дәнрәк атлый. Кәжәләр барыбер көтүдә тормый, ишегалдыннан чыгарып җибәрү өчен генә куган булалар инде аларны. Мин. йокыдан айныр өчен башымны селким дә, Челтер чишмәгә йөгерәм Түмгәкле аланлыкта тарлавык ясап, агач улактан тыйнак кына агып ята ул. Кепканы салып ыргытам да, тал такыр итеп пәке белән кырылган башымны боз салкынлыгы килгән суга тыгам Меңләгән корт чаккан кебек, баш тиресе куырылып килә Өтеп алган авыр- тулы ләззәттән ничек инде ухылдап кычкырмыйсың?' Донья кинәт яктырып китә, зиһенем ачыла. Тирәннән бәреп чыккан чншмә янында үзе- ♦ нә бер төрле дымлы ис килә. Мин укып, ишетеп кенә белгән д дингез исе дә шундый түгел микән? Мин чишмә суының борыла боры х ла аккан юлына карыйм. Челтер чишмә суы инешкә кушыла Инеш Ык £ ка коя. Ык — Камага, Кама — Иделгә, ә Идел Каспий диңгезенә ба- ф рып кушыла. Димәк, мин әле генә суын эчкән чишмә күз күрмәгән ераклыктагы диңгез белән тоташа Каспии диңгезенең башы — безнең " авыл чишмәсеннән икән бит! Мин бу ачышымнан горурланып, тирә- s юнемә карыйм Кычкырасым килә. Инеш буендагы өянкеләр, без моны инде күптән беләбез дигән шикелле, олпатларча, тын гына утыралар *- Өянке яфраклары арасыннан чәрдәкләнгән көзге булып күренгән л кояш күтәрелә башлауга, тирә юнемдә һәр үләннең, һәммә бөҗәкнең £ уяна башлаганын ензәм Пәрәвез җепләреннән тукылган кебек үтә нәз и берек тынлыкны кинәт сискәндермәс өчен һәммә кош. һәммә бөҗәк үз * вакытын белеп кенә уяна, үз чиратын белеп кенә аваз сала башлый. < 1 шулай итеп, зеңләп торган тынлыкка җан иңә Иртәнге тынлык төрле төстәге тавышлар белән канатланып, колакны иркәли башлый Мин дә үз вазифамны онытмыйча урынымнан кузгалам Өянкенең кнчкырын канатлары салына, яфраклары талгын сүлпән лектә оеп кала. Төн карасы куергач, берьялгызы каласын сизенгән Өянкенең игътибары әлегә урамны күзәтүдә, кешеләр тавышын тың лауда Печән өмәсеннән кайткан атлар авыл башыннан борылдылар Әле һаман ниндидер хозурлыктан айный алмыйча капка төбендә торган Байтирәкне хатыны Солтания, чәй суына дип. өйгә әйдәклн башлады —Чәй эчкән бар, карчык,— дип. Байтирәк сагышлы гына әйтеп куйды,— Өйгә керәсе килми, әйдә, өянке төбенә барып утырыйк әле.— дип, ул хатынын иңеннән кочып алды — Күбрәк төшердеңме әллә, картым, җаның өйгә сыймыймы5 - дигән булып, Солтания аның чәчләренә йогып калган ябышкак үләң орлыкларын чүпли башлады Ягымлылана, назлый белә иде ул ирен Өянке төбенә барып утыргач, Байтирәк бирчәйгән кәүсәгә учы бе лән сугып: — Әткәйдән калган бердәнбер мирас бит бу безнең,— диде Иха тасызннсез. юл кырыенда . Берәрсе кисеп аударгандыр дип, иртәләрен кеше җаны бәргәләнеп аладыр -Әллә кнл.гр уйлап, «кк бетеренмә.-«п. (.о-чтанн. иренен аг.р ган чнгә чәчләрен бармагы «елан йомшак кына аралый «ашлады куркып уянам — Безнең дисең, ә үзең Хикмәт белән ничә ел инде исәнләшмисен Абыең бит ул синең. — Абый дигән булып . Аерма яшь тә ике ай инде Исәнләшмәү бит әле ул дошман күрү ди toil сүз түгел. — Бер үк сукмактан йөреп, бер үк чншмә суын эчеп Туганын ое ләи белешмәү — Нишлисең, шулай килеп чыкты бит. карчык Икесе дә Сарай тавы артында сүнә «арган шәфәкъ сытыгына карап утырдылар Байтирәк, шырпы алып, теш каезлый «ашлады — Шуны уйлыйм әле. карчык сугышта сл арын гына Нмре.гган югыйсә, ә күпме кешеләр, купне жирләр күрелгән Кич жика. .ни ■». мешан, жан тарыга башлый Шулар гынгы «нргги акры мина Улар да иска аладыр, мнн д.г нскә тншерәм Менә шул «ер, ә туры килгәндә. — Госпитальдә ятканда, түшәмгә карап, гел бер уй уйлый идем Исәнимин кайтып, шушы өянке төбенә бер утырсам, үлсәм дә үкенмәм дип Ун елдан артык гомер үткән, менә беренче мәртәбә килеп утырдым. Әйткәнен оныта шул адәм баласы.. Байтирәкнең болай ачылып китүе сирәк була иде, шуңа күрә Солтания аны бүлдермичә тыңлады, чәй турында яңадан искәртергә кый мады. , Байтирәк, гәзит кәгазе ертып, тәмәке төрде, төкерекләп ябыштырды да. кабызып, тәмләп суырды. Аннары үзенең яралануы турында сөйли башлады. Хатыны, бу хәлләрне инде ничә тапкырлар тыңлаган булса да, беренче ишеткән кебек, йөзенә газаплы теләктәШлек чалымнары чыгарып утырды — Снаряд шартлагач, аңымны җуеп, күпме ятканмындыр... Себер егете Петя алып чыкмаган булса... Дуслар идек без аның белән. Синең дә чәчең минеке сыман сары, күзләрең дә зәңгәр, руска охшагансың, дия иде. Кем кемгә охшагандыр бит әле, бер алла белә дим мин моңа. Син татарны кысык күзле, маңгай уртасында мөгезе бар дип күз алдыңа китерә идеңмени, дим. Ә ул шаркылдап көлә, «мөгезне артты расың инде», ди Колоколов Петр Онуфрий улы икәнен беләм, кайсы районнан — юк... Исән микән ул хәзер? Көн саен үлем баш очында эленеп торганда, кешеләр тиз туганлаша икән. Ә тынычлыкта... Күр инде, үз туганым белән аралашмыйбыз бит. Байтирәк, йонлач бармаклы йодрыкларын кысып, тез капкачына сукты. — Син гаепле бит, Байтирәк, үзең башлап эндәш... — Юк!—дип, Байтирәк хатыны кырыеннан читкәрәк шуышып, усал итеп карады — «Мин ул бөкре шайтанга мәңге дә эндәшәсем юк»,— дип кем әйткән, Хикмәтме?! Мин ул бөкрене үзем теләп алдыммыни! — Ул тән ярасына кагылса, син аның җан ярасына кагылдың. Уйлап кара, кайсы авыррак?.. Байтирәкнең ачу белән тәмәкесен изеп, ашыга-ашыга атлап китүен, кече капканы атып бәреп кенә япкач, тирән сулап, Солтаниянең дә кузгалуын Өянке нәүмизләнен күзәтте. Шундый чакта җил исеп куйса икән! Меңләгән яфраклары белән ул нидер пышылдар, шаулар, чайкалыр иде. Юк шул, дөнья тып-тыныч... Урак ай. йолдызларны аралап, күк гөмбәзенә күтәрелгән, кабер тынлыгы иңгән авыл өстенә чалкан ятып карый. Шушындый авыр, моңлы тынлык астында төн чыгуы ялгыз Өянке нчен никадәр кыен икәнен кешеләр башларына да китермиләр. Черем итәргә Өянкенең тамырларына кадәр төшкән хәтере ирек бирми. Изрәп йоклаган авылның хәтере сагында ул, юеш үләнгә бөркет булып сузылган кара күләгәсенең дәвамы булып, биеккә күтәрелә Ай нуры сыенган тәрәзәләр артында тыныч сулап яткан кешеләрнең өнендә калган иртәгәге хыялларын дәһшәтле-хәтер бер сүз челпәрәмә китерергә мөмкин бит. Теге чакта шулай булмадымыни. . «Сугыш» дигән аянычлы хәбәрнең бер көн эчендә кешеләрне ничекүзгәртеп куюын Өянкенең әле дә онытасы юк. Сугышка алынган ирләр, хатын-кыз, бала чага — барысы да авыл башына. Өянке янына җыелдылар. Атлар кешнәве, балалар, хатын-кызлар җылавы, эш белән изелгән ир-атларның беренче мәртәбә ачылып, уз хатыннарына җылы сүз әйтеп калырга ашыгуы, яшерен гыйшык тотып йөргән кыз-кыркын, аркасына капчык аскан егет-җиләннең тыйнаклык чиген узып, кочаклашу-үбешүе. . Юк! Моны болай гына түгел, һәр мизгелен каитакайта, кабат-кабат. әкрен-әкрен генә искә төшерергә. яңадан кичереп карарга кирцк. Әгәр чәче булса, ул көннең чәче агарыр иде. Әгәр бәгыре булса, ул көн сулыгып-сулыгып сыкрар иде... Кемдәдер ачы {бал эчеп, беренче мәртәбә татыган хәмер башына киткән егерме яшьлек Байтирәк, Өянке кәүсәсенә тотынган да күз яшен тыя алмый. Сабыр, аз сүзле абыйсы Хикмәт аны каерып алып, инде кузгала башлаган арбага утыртырга маташа Байтирәк, анардан йолкынып, йодрыгы белән күкрәген төя — Шулай китиммени?! Бер кыз да кочакламаган килеш! Шулай ♦ китәммени?! Бер кыз да кочакламаган килеш... „ Шул чак кызлар төркеменнән Солтания аерылып чыкты да, инәлеп, Й ялварган сыман өзгәләнеп Байтирәккә таба китте — Кил, Байтирәк, үзем кочаклыйм сине! Байтирәк, үзенә таба кулларын җәеп килгән күрше кызына шакка- * тып, хәтта бераз шүрләп, бераз икеләнеп карап торды да кулларын че- “ бен куган шикелле селтәп чигенә башлады. Егетләр аны арбага тар- = тып алдылар. Инде кузгалып, берара киткәч, Байтирәк кинәт арбадан сикереп төште, халык төркеменнән читтә, башын игән килеш р өенә u таба атлаган Солтанияне куып җитеп кочаклап алды. Зырылдатып бер л әйләндерде дә. — Болай булгач, исән кайтам,—дип кычкыра-кычкыра, хәзер инде u кызның үзен аптырашта калдырып, атлар артыннан йөгерде Сүзендә торды Байтирәк. Арба артыннан йөгергән төз гәүдәле егет, < сугышның икенче елында яшел капчык тотып, чигә чәчләре агарган бөкре булып, карлы юлдан кайтып төште. Кызганулы шатлыктанмы, шатлыкны кызгануданмы елаган әнисен юатып, бер чынаяк чәй эчте дә, кар шыгырдатып, күршегә кереп китте. Сыер алдына печән салып, лапастан чыгып килгән Солтания йөзе суырылып, олыгаеп киткән Байтирәк солдатны эңгер-меңгердә танымыйча куркып калды. Аннары Байтирәк аның туңган кулларына кагылды, аннары тезләнде дә аякларын кочты — Син гаепле, Солтания Кочаклыйм димәгән булсаң, исән ка ласы түгел идем бит!.. Солтания күзләрен чытырдатып йомды «Тавышы үзгәргән, тавышы үзгәргән... тавышы үзгәргән! Интегеп, күкрәк читлегеннән газапланып чыга Ничек җырлар ул моннан соң, ничек җырлар?! Ул моңлы итеп җыр сузса, бөтен оч сулышын тыя иде бит!> Торгызырга дип иелгәндә, аның калтыранган кулы егетнең каты ар ка бөкресенә тиеп китте, аннары Байтирәкнең бер башка тәбәнәгәеп калганын искәреп алды һәм кинәт, кычкырып җибәрмәс өчен, иренен тешләде дә ачык калган капкага таба йөгерде. Бу ихатадан, бу өйләр дән читкәрәк, чнткәрәк китәргә кирәк иде Итек эченә кар тулды, көрт кә батып егылды, тагын торды. Өянке янына җнтәрәк, сулышына буы лып капланды да тавышын эченә йотып үкси башлады Бераздан, иңенә кагылудан сискәнеп, башын күтәрде Байтирәк аның шәленә, чәчләренә сарган карны сыпырып төшерде. Солтаниягә кинәт җиңел, рәхәт булып китте Ул Байтирәктән битәр үзен юатырга, тынычландырырга теләгәндәй ашыгып — Шөкер, исән кайткансың,— диде — Гарипләнеп диген. Шуннан куркып калдыңмы? — Алай димә, Байтирәк... Егет аның беләкләрен авырттырып кысып селкет.» башлады — Мин анда кул аяклары өзгәләнгән, бомбежкада ботарланып ташланган кешеләрне күпме күрдем Тора-бара кызганмаска, игътибар итмәскә өйрәндем Ж.нр тулы мәет арасыннан йөреп, бәгырем кат ты минем. Солтания Син генә йомшата аласың мине Кул-аягым исән бит әле! Кире какма, юкса икебезгә дә яшәү юк! Госпитальдә ятканын, яраланганын да әйтмичә, гадәти хатлар язып яткан бу егеттә ниндидер бер тәвәккәллек күреп, чарасыз калган Солтания калтырый башлады - Әгәр үзебезгә кадәр күтәреп бара алсам...► Сүз әйткәләгәнче. кайнарланып. Байтирәк аны күтәреп алды да капкага таба юл ярып китте. Нидер сизенеп чыккан әнисе, үзе күренмичә генә, ни булганын да янышмыйча, ишекләрне ачып торды Солтанияне өнгә кертеп бастыру- га Байтирәк чайкалып китте, мич почмагына тотына-тотына идәнгә сыгылып төште. Госпитальдән әле ныгып та чыкмаган егетнең көл төсенә кергән чыраена салкын тир бәреп чыккан иде. Ике хатын-кыз аны чишендереп, ике яктан култыклап, сәкегә китерделәр. Ул арада Ьанти- гирәкнең әнисе, ниндидер үлән бәйләмнәре алып кереп, кайнатырга куйды Солтания сәке йөзлегенә утырып, салкын кулын маңгаена тидерүгә, Байтирәк күзләрен ачты һәм беренче мәртәбә елмайды. Син ачуланма инде. Солтания. Икебезгә дә яшәү юк дип кызган баштан гына әйттем мин. Синең ни гаебең булсын. Солтаниянең битеннән кайнар юл ясап агып төшкән яшь тамчылары ирен читенә җыелды Җиделе лампа уты артык якты тоелды аңа бу минутта... Шул көннән соң ике йорт арасында кардай әрчелгән сукмак салынуга Өянке шаһит Онытылырлыкмы соң.. Өянкенең гомерен дә Байтирәк саклап калды бит ул кышта. Үтә зәһәр салкыннарда барлы-юклы утыннар ягылып бетү алдында, морҗалардан чыккан төтен баганалары сыеклана башлаган көннәр иде Украина якларыннан күченеп килеп, вакытлыча монда көн күргән хатын-кызлар, авылныкылар белән бергә, тегермән янындагы өянкеләрне кистеләр, иске кабер бураларына кадәр утынга, ташылды. Ә бер көнне., кемнең башына килгәндер, авыл башындагы ялгыз Өянкегә дә чират җитте. Өч тармаклы юан агачның бөтен сынын тетрәтеп, үтмәс балта белән чаба башлауга, фуфайкасын да өстенә кияргә оныткан Байтирәк капкадан йөгереп чыкты. Карга бата-чума, кыч- кыра-кычкыра йөгергән ирне күреп, хатыннар туктап калдылар. Балталы куллары салынып төште. Тимәгез өянкегә! Нильзә, нильзә!—дип, ул гыжылдый-гыжылдый килеп. Өянкегә аркасын куеп басты. - Монысына тимәгез! Ул бит, ул бит..- Байтирәк, тончыгып, ютәлли башлады. — Сезнең нигез агачы дип... Утын кирәк бит, менә эвакуированныйларга да,— дип теш агарта башлаган авыл хатыннарына Байтирәкнең бер сүзе җитә калды. Ничек кулыгыз күтәрелә? Шушыннан бит күпме ирләр сугышка китте. Үрдән авыл күмелгәч, иң соңыннан шушы Өянке хушлашып калды бит безнең белән. Яу кырындагы ирләрегезнең хәтеренә кагылмагыз ичмасам... Кайчандыр шәһәрнекеләр икәнен искәртеп пальто кигән, хәзер инде тәмам авыллашып, билен киндерә белән буган, олтанлы зур итекләр кигән рус, украин хатыннары—бер тирәгә, авылныкылар бер тирәгә укмашып, бердәм тындылар Байтирәк тә кинәт, үзен гаепле сизеп, сүздән калды Аннары, капылт бер карарга килеп, хатыннарны үз артыннан ияртеп китте. Әйдәгез, иске сарайны сүтеп ташлыйк, барыбер түбәсе юк. Оч- ныочка ялгарга ярап торыр. Күрше авыллар Ширәмәт урманын кисәләр икән Безгә дә бүген-иртәгә чират җитәр Пошли!—дип, ул шәһәрнекеләргә русча белгәнлеген. дә күрсәтергә ашыкты. Ул көнне Өянкенең ярасын өшетеп җил исте. Читкә чәчрәгән йо- мычкакайрыларны төнге буран күмеп китте. Ә язын гомердә күрелмәгән бер хәл булып алды. Җылымса, ты- мызык бер иртәдә Өянке ябалдагына киң канатларын җәеп, озын сыйраклы гаҗәеп зур кош килеп кунды Өянкенең мондый галәмәт кошны беренче тапкыр иңендә тоюы иде. Сәер кош, урыныннан кузгалмыйча, горур бер тантаналык белән, Алтын Болак авылы өстенә карап тора бирде. Ул арада капкалар шыгырдап ачылды, өлкәннәр дә, бала-чага лар да йөгерешеп чыктылар — Белый аист! Белый аист!— дип йөгереште рус балалары — Лэлэко! Лэлэко!—дип кычкырышты украин балалары Бу ят ф кошның исемен өлкәннәрдән сорап белгән авыл балалары „ — Ләкләк килгән! Ләкләк...— дип, төркемгә кушылдылар Бу кадәр тавышны кабул итә алмадымы ләкләк — мәһабәт канат- = ларын жәйде дә, баскан ботагын сыгылдырып һавага ыспай гына кү- * тәрелде. Салам түбәле йортлар өстеннән бер әйләнеш ясап, Алтын Болак авылын калдырып китте. Кулларын каш өстенә куеп, яше-карты “ аны күздән югалганчы карап калды. х Көнбатыштан, бомба, снаряд шартлауларыннан тынычлыгын жуеп, * аяз күк эзләп килгән ләкләк кешеләр күңеленә гүя якты бер хәбәр са- u лып китте. Украинадан килгәннәр өчен ул туган якның канатлы бер л җаны иде. Кояшлы икмәк кырларын, торган нигезләрен искә төше- •» рүдән аларның күзләре яшьләнде Авыл хатын-кызлары да бу сәер кош- “ нык Өянкегә килеп кунуын яхшы фалга юрадылар Еракта, бик еракта, ~ үлем гарасатына кереп киткән якыннарының сәламе итеп кабул кыл- g дылар. Ирләре сугышны бик тиз генә хәл итеп кайтырлар дип әзерләнгән, бик өзелгән чакта да кузгатылмаган каклаган каз, казылык, жнләк вареньесы ише тәмтомнар өстәлгә куелды Хуш исле үлән чәе уртага жыйган табында рус, татар украин сүзләре белән кушылып, гөлдерәп торды, һәркемнең күңелендә кабынган ялгызак өмет, бердәмләшеп, олы ышанычка әверелде. Туган жирен калдырып килгән ләкләкләр соңыннан да күренгәлә- деләр, оя корып, бу якларны үз иткәннәре дә булды, әмма берсе дә яңадан Өянкегә килеп кунмады Сарыклар тауга менеп житүгә, кырыйдарак барган кәжә өере, туктап, бер тирәгә жыела Төс-кыяфәте. зурлыгы белән дә башкалардан аерылып торган, нәкъ инде хужасы — тегермәнче Сафа абзыйга охшаган оренбур кәжәсе кукраеп уртага чыга Авылда малы гына түгел, өе, ихатасы, капка баганасына чаклы хужасынэ тартым була бит Орен- , бург кәжәсе янына жыелышып, «аксакаллар» нидер киңәшә, минем якка да карап алалар. Алпамша, мине таныганын белдереп, мөкри дә башлыклары янына барып баса. «Курыкма, минем хужаның малае гына ул, усал түгел»,— дия, ахрысы Оренбург кәжәсе, тәгаен бер карарга килеп, горур башын кутәрдс дә вәкарь белән алга чыгып басты Бүтәннәр әле тын гына торалар Ниһаять, карар кылынды: башлыклары, артына борылып, күз белән генә команда бирде дә эре-эре атлап китеп барды Тәвәккәлләп, өтек койрыгын югары чөйгән кәжәләр өере дә кузгалды Кызыгыпмы, көнләшепме, кайбер сарыклар да, башын кыңгыр салып, алар артыннан карап калалар Мин урынымнан кузгалмыйм Сизеп торам бит кәжәләр күз кырые белән генә мине күзәтеп баралар Берәр тавыш бирмәсме дип, колаклары шомрайган Кәжә-халкына каршылык кирәк, уңай форсатны ФНӨМНЛӘр алар, кычкыручы, артларыннан ннн-руче булмагач, энә ничек сүлпән генә атлыйлар Кәжәләрнең йөрешләренә кадәр ниндидер мутлык сизелә, сарык рәтендә йөртергә килештереп кара син бу > сакалбайларны Аларга сикерер өчен текә ярлар, ышкыныр өчен карт өянке кәүсәләре, сөзешер өчен хәтәр сукмаклар кирәк Сарык көтүе, тоташ яу булып, басу кырына якынлашып килә Башакларын дулкынлатып жил йөгергән бодай басуы ызанына дүрт-бнш адым кала сусыл үләнлек, куе яшел булып, күпереп тора Димәк, мои- да көтүне берәү дә якын китермәгән, үләнгә кагылдырмаган. Сарык дигәнен икмәккә бер башын тыкса, аерып кара анналы... Мин аларның борын тишекләре белән еш-еш сулу алып, тәм белән үләнне керт-керт кимереп килүләрен карыйм да шушы мул, сутлы үләнлектән аерырга кызганам. Инде соңгы секундта, ызанга бер адым калгач кына, кепкамны һавага чөеп җибәрәм. Кепка килеп төшүгә, сарык көтүенең бу башы су урынына кирегә ага башлый. Кепкамны алып, икенче башка таба чөеп жибәрәм, һәм үзем дә шунда йөгерәм. Көтү, бөдрә дулкынга охшап, бөтен ине белән тауга таба агыла. Хәзер инде аларның яклары буталды, әкияттәге сыман, мин аларны кирегә борып куйдым. Юнә- леш-тау астына, үзәнлеккә таба. Сарыклар, сибелешеп, үзләре яраткан тау үләненә ябышалар Хәзер инде мин дә тыныч, кояш җылыткан таш өстенә утырып, җәйрәп яткан авыл өстен күзәтергә була. Әнә, Нәүширван абзый, чатанлап, капкасыннан чыгып килә. Ул, ямьсез итеп кычкыруга, каршы тау битенә сибелешкән казлар, еландай муеннарын турайталар, шомланып карап торалар да, икмәккә керергә дигән уйларын онытып, оя-оя тезелешкән хәлдә, су буена титаклый башлыйлар. Нәүширван абзый алай ямьсез тавыш бирмәсә дә, аның капка тавышыннан ук казлар сагаеп кала — ерактан ук сизә-таныйлар аны. Нәүширван абзый — кыр сакчысы. Казый дип йөртәбез без аны. Әнә, җирән кашкасын җитәкләп, ат караучы Байтирәк абзый кайтып килә, атының борыны ерактан караганда, Байтирәк абзыйның бөке- ресенә тиеп-тиеп ала кебек. Бераздан велосипедына атланып, күрше Хәмит абзый чыкты, ул районда эшли. Әнә, тыкрыктан минем әни төшеп килә. Көянтә-чиләк аскан, кулында төенчек. Чишмә янына җиткәч, ул миңа кул изи. Мин таудан төшәм, түмгәктән-түмгәккә сикереп, аксыргакларның киң, яссы яфракларына җыелган чык суын түгә-түгә әнигә таба йөгерәм. Ул инде чиләкләренә су тутырып куйган, төенчек асылган сары буяулы көянтәне сузып, миңа каршы килә. — Эшкә киткәнче ашарыңа китерим дидем, улым. Чирәмгә утырабыз. Әни төенчекне чишеп җибәрә. Пешкән йомыркаларны, калын итеп киселгән казылык кисәкләрен минем алга этәрә. Мин кайнар арыш ипиен умырып кабам да сөтле чәйгә тотынам. Кырда ашау нигәдер өйдәгегә караганда тәмлерәк. Элегрәк әти мина кыр дан «куян чәе», «куян ипие» алып кайта торган иде. Шешәдә калган чәй. арыш кылчыклары кадалган ипи гадәттән тыш тәмле тоела иде, чынлап та куян биреп җибәргәненә мин аның ышана да идем бугай. Хәзер дә мин, әти эштән кайткач, аның сумкасын карыйм. Өйдән алып киткән чәй, өйдән алып киткән ипи кыерчыгы икәнен дә беләм, югыйсә, ә барыбер тәме икенче. Күрәсең, ул ипигә кырлар исе, кояш нуры, җил тәме сеңәдер, юл йөреп кайткан ипи шуңа бик тәмле тоеладыр. — Менә, казылыгын аша, улым. Бүген әле күп йөгерәсең булыр. Минем әни, гадәттә, коры гына сөйләшә. Аркамнан да сөйми, иркә сүзләр дә әйтми Ләкин беренче карашка гына шулай кырыс булып күренә ул. Каядыр чит авылда, күз күрмәгән кешенең берәр фаҗига аркасында үлүен сөйләсәләр дә: «И мескен»,—дип җылап ала үзе. Моннан өч ел элек (ул чакта миңа җиде яшь булган икән), Сталин бабай үлгән көнне, бөтен авыл мәктәп радиосын тыңларга агылды. Соңыннан күрше хатыннары да безгә җыелдылар. Әни җылый-җылый шешенеп беткән. Бүтәннәр дә яулык чите белән күзләрен сөрткәләп алалар. Мин дә җылыйм. Сугыш башланмаса гына ярар иде, ходаем,— ди әни. — Башланмас, илне күз карасы кебек саклагыз дигән бит. Апалар әнә шулай бер-берсен тынычландыралар. Ничек күз карасы кебек сакларга — мин шуңа һич кенә дә төшенә алмыйм. Сорарга да кыймыйм Ни өчеН күз карасы . Бөтен кеше дә кара күзле булмый бит Әнинең зәңгәр әнә, әтинең — куе көрән, ә минем — яшькелт. Күз карасы кебек дигәнгә мин үзлегемнән уйлый-уйлый төшендем Шушы кояшны, болыннарны, зәңгәр күкне әти белән әнине кинәт кенә күрмәс булсаң... күзләрең сукырайса. Юк, юк, мин ул турыда уйларга да куркам! «Күз карасы кебек сакларга » Димәк, дөм-караңгылык- ф та калмаска, кояшны, кырларны, елгаүзәннәрне, әти-әниләрне саклар- п га дигән сүз — «күз карасы кебек » Әни аны «күзнең кешесе» ди. Чынлап та, малайлар белән сынашкан = бар, күзгә якын килеп карасаң, анда кеше күренә.. — Аша, улым,— дип әни кояшка карап ала.— Берәр сәгатьтән туп- ♦ лауга да төшә башларлар. ■ — Сарыклар үзләре белә вакытын х — Туплаудан иртә кузгата күрмә, тотып та тыя алмассың аннары. — Кичкә кадәр ятсыннар шунда. £ — Алай итмә, ач кайтаргансың дип күзне дә ачтырмаслар л Әни минем һәр сүзне чынга ала, шундый беркатлы инде ул. — Ярый, миңа эшкә китәргә,— дип әни ашъяулыгын җыеп төйни — о Төшлеккә бәрәңге пешереп калдырдым Суганның бер төптән берәр генә кыягын өзеп җый, яме. Сөт — кар базында. Агач кашык белән бол- х гатып ал, өстен генә чөмерсәң, зәңгәр суы гына утырып кала. Ярар дим мин эчемнән генә. Әни, мөлдерәмә чиләкләрен бер дә чайпалдырмыйча, жил-жил китеп бара Артыма борылып карыйм, сарык лар әллә кай арага чәчелгәннәр, тау битенә ябышып үскән түмгәкләр кебек кымшанмый да ашый бирәләр Мин, кесәмнән лупа чыгарып, уч төбен кыздырып алам. Кояш нуры сизелеп зәһәрләнә. Дерелдәп торган түмгәкләрдән снкерә-сикерә, аксыргаклык арасыннан тауга күтәреләм. Баш очымда, чыелдап, тәкәрлекләр әйләнә Тау битендә оясыннан башын тыккан йомран мине үртәп сызгырып куя. Мин аңа үзе кебек сызгырып җавап бирәм Үрә баскан йомран, мнн килеп җиткәнче күзәтеп тора да кинәт юк була Оясы, кара авызын ачып, миннән көлеп кала Бераз киткәч, борылып карыйм — йомран тагын башын калкыткан. Ат кылыннан ясаган тозак белән бер эләктерермен әле үзен! Таудан бөтен нәрсә уч төбендәге кебек күренә Чишмә башында ха. тынкызлар кайнаша. Әнә, арадан берсе, аерылып, монда таба килә башлады Чуар күлмәкләр арасыннан мин аны шунда ук танып аллым. Безгә каршы йорттан Мәдинә апай «Нати» тракторын йөртә ул Урак өстендә әтинең «Коммунар» комбайнын тарттыра иде. Мин аның туктаусыз селкенеп бара торган агач кабинасына утырып та йөргәнем бар. Гел бер төсле камыллы басуга карап барабара, кабина селкенгән уңайга әкрен генә йоклап китә идем Әти биек комбайн күперчегендә, штурвал тотып бара «Коммунар»ның алда бер генә киң тәгәрмәче бар Кырын урыннарда ул авып китәр төсле янтая Нигә алга бер генә тәгәрмәч куйдылар икән дип, мнн гел шөбһәләнә идем Комбайн туктагач, шомарып, елкылдап беткән тәгәрмәчкә кулны куясың — жып-жы- лы була. Мәдинә апа авыр күн итек, пинжәк кигән, башында — беретка Безнең очта ул бүтән апалардан аерылып тора. Кара тут йөзле, ут кара күзле, иреннәре дә кара кучкыл кызыл Мнн аннан нигәдер куркам да.. Бервакыт безнең капка төбендә җыелып утыралар нде, бер егет аңа Чәнечкеле сүз әйтте. Мәдннә апа шунда егетне җилтерәтеп торгызды һәм сугып та екты. Көтү арасында каранып йөргәннән соң Мәдннә апа — Үскәнем, кил әле,— дип, үз янына дәшеп алды — Бүген-иртәгә мирнус сарыгым бәрәнләргә тора, әнә. муенына кызыл чүпрәк бәйләгә- не... Күз-колак бул әле шуңа, үскәнем,-дип, сүз озайтып тормыйча, Артыннан мин аны кызганып карап калдым Нигә шулай, матурлыгын яшереп, ирләрчә киенеп йөри икән ул? Былтыр гына бит әле, былтыр гына бүтәнчә киенә иде... Сабан туе алдыннан, Бөгелмәгә барган җиреннән ул мотоциклга утырып кайтты. Күн киемле абый кеше, мотоциклын капка төбендә калдырып, Мәдинә апаның өенә үк кереп китте. Көтү кайткач кына, капканы киң ачып, мотоциклны ишегалдына кертеп куйдылар Капка төбендә җыелып утырган халык арасында сүз гел шул турыда гына барды. — Бичара, шул чибәрлеген әрәм итеп, тәки утырып калды бит. — Әнисе аркасында инде. Җиде ел урында яткан карчыкны карау жиңел дисеңме... — Утыз яшьләр бардыр инде аңа. .— Әнисе үлгәненә дә бер ел инде. — Кемне ияртеп кайтты икән соң ул? Җүнле кеше булса ярый да... — Менә сиңа Мәдинә... Гомер ир-атка күз салмаган кыз. Кем уйлаган... Аның шулай гел ялгыз яшәвенә күнеккән апалар бу көтелмәгән вакыйганы сөенеп тә, көнләшебрәк тә кабул иттеләр бугай. Сабан туена алар бергә чыктылар Мәдинә апа жиңел туфли кигән, нечкә билле, зәңгәр чәчәкле күлмәктән. Авыр толымын түшенә яткырып куйган. Күн итектән, ирләрчә киенеп йөрүенә мин аның шулкадәр күнеккәнмен икән, мондый чибәр итеп күргәч, ул ничектер ерагаеп калды, Мәдинә апа кыяфәтле бүтән чит бер кешедер кебек тоела башлады. Ә Сафуан абый (аның исемен иртәнгә бөтен оч белеп өлгергән иде) ак күлмәктән, иңенә әллә ничә кесәле, әллә ничә замоклы күн пинжәк салган. Кулында — фотоаппарат. Гармун кунычлы хром итеге баскан саен шыгырдап китә. Ике кесәле, кыршылып беткән күн пинжәк полуторка шоферы Таһир абзыйда гына бар иде. Ә Сафуан абыйның аныкы ише генәме соң!.. Без. малайлар, аңардан күзне алалмыйбыз. Ул бик тиз арада тирә-күрше, бөтен оч белән танышып та чыкты. Үзе, алтын тешләрен чагылдырып, гел елмая, халыкны тезеп, фотога төшерә, безгә дә сүз кушып китә, исемне сорый кыскасы, барысйна да өлгерә иде. Ул арада, тиз генә фотоаппаратын, пинжәген Мәдинә апага тоттырды да гер күтәрүчеләр арасына чыгып басты Кулын төкерекләп, иелеп, гергә тотынган гына иде, «Сәгатең! Сәгатеңне харап итәсең!»- дип төрле яктан кычкырганга туктап калды (ул елларда кул сәгате авылда бер Сафа абзыйда гына бар иде бугай), каешын жәлт кенә ычкындырыл, сәгатьне ерактан Мәдинә апага ыргытты. Мәдинә апа тотарга өлгерә алмый калды, сәгать үләнгә төшүгә, халык «аһ» итеп куйды. Ә Сафуан абыйның исе дә китми, көлә генә. Мускулларын шыкырдатып муен тамырлары бүрткәнче чөйде дә чөйде ул ике потлы герне. Җитте, җитте! — дип, халык түземсезләнә башлагач, бөтенесеннән артыграк күтәрүенә тәмам ышангач кына ул, герне ташлап, мәйданнан чыгып китте. Бәйрәм соңында алар култыклашып, икесе генә су буеннан кайтып киттеләр. Сафуан абый шул килүеннән авылда торып калды. Мәдинә апаның тракторында эшли башлады Авылга ул мотоцикл, фотоаппарат һәм тагын зур колаклы, зур башлы, калын тавыш белән өрә белгән эт алып килде. Ү Кемгәдер бура күтәрәләрме, берәрсендә мәҗлесме, болай гына сөйләшеп утыралармы уртада Сафуан абый: ул башлап йөри, ул кузгата иде халыкны. Эшләсә — эшли, шаярса — шаяра, җырласа —җырлый белә торган үзенә бер хикмәтле кеше иде ул Мотоциклына тез утырып кайтып килә, арттан эте ияргән, өрә-өрә чаба.. Капка төпләрендә карчык-корчык, эштән арып кайткан ирләр, бала-чагалар Сафуан абый урамның һәр ике ягындагылар белән дә башын борып, исәнләшеп кайта, алтын тешләре елтырый Каршы өйләр рәте безнең турыда бетә. Мәдинә аланын өе иң кырыйда. Эт өрдереп, урам тутырып кайтып килгән Сафуан абый туры гына кереп китми әле, ♦ чирәмле таудан бер әйләнеш ясый, аннары гына бәләкәй капканы алгы көпчәге белән бәрдереп, ишегалдына кереп китә, капка ябылып өлгер- ь гәпче, шатлыклы өрә-өрә эте дә кереп чума. х Безнең капка төбенә җыелган күрше-тирәләр аның бу мәзәк гадә- ф тенә каш җыерып та, көлеп тә карап утыралар — Акыл утырмаса утырмый икән бәндәгә, кырыкка җитеп килгән 5 адәм югыйсә. — Төмсә чырайлы Нәүширван абзый беркайчан да әйбәт = димәс, гел кирегә сукалап, эче авырткан кеше сыман, чырае сытык бу- < лыр. Аның сүзен берәү дә җөпләми, чөнки Мәдинә апа монда. Ә ул *- Нәүширван абзыйны ишетми дә, рәхәт елмаеп утыра бирә. -° Ул арада Сафуан абый, күн пинжәген җилбәгәй җибәреп, йөгерә- „ атлый, болай таба килә Әллә ничә ел күрми торган шикелле ир-атлар о белән кул биреп күрешә, минем дә кулга бензин исе йоктырып ала. Са- < фуан абый килүгә, тын гына сөйләшеп утырган очташларга җан керә. * — Фирүзәттәй, черек капка баганаң аварга тора Председательгә әйттем. Кайтарырлар. Без аны момент утыртып куярбыз! Фирүзәттәй Сафуан абыйга туры карамыйча гына рәхмәтен әйтә. Шул чак Нәүширван абзыйның сытык тавышы арага керә - Син, Сафуан туган, ике тәгәрмәчле тимерне тез арасына кыстырып чабам дигәч тә Туры гына кереп китеп булмыймыни, таудан әй- ләнмәсәң аны, каз таптатырга Сафуан абый, башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлә, алтын теш шәүләләре иреннәрендә уйнаклап ала Өйрәнелгән, Нәүширван абзый Аэродромга төшәр алдыннан почетный круг бирә идек шулай. Сафуан абый бу турыда артык сүз озайтмый — Әйдә, карчык, трактор ватылды минем, запчасть кайтканчы — ял,— диюгә, Мәдинә апа сикереп тора. Сафуан абый аны әллә ничек крна, җайлы гына күтәреп ала да. — Җүләрләнмә, Сафуан, олы кешеләр янында, - дип, Мәдинә апа ► аны битәрләгән була, үзе муеныннан кысып кочаклаган Сафуан абый аны күтәргән килеш капкаларына кадәр алып бара Карчыккорчык бу хәлне өнәмичә читкә борыла — Гадәтсез... — Шәһәр кешесенең шул инде - Капты Мәдинә иргә, көтә торгач — Сәмәлүт йөрткән диләр, дөрес микән соң? Нәүширван абзый инде икеләнеп тормый, балта белән генә юынып төшерә: — Моңа тагын летчик булу Керәчин салып йөргәндер инде шунда. Ә миңа Сафуан абый ошый Очучы булганлыгына да ышанам мин аның. Бервакыт ул һавадан очып барган самолетны күмелгәнче карап торды, күзләре тоныкланып калды Әллә нинди, сынып киткән тавыш белән мина — Мәдинә апаңа әйтерсең, соңрак кайтылыр,— диде дә. мотоциклын сикертеп кенә кузгатып, олы юл ягына җилдерде. Төн уртасында И1гына кайтып керде ул. Мотоциклын сүткән чакта мнн гел аның янында кайнашам Бер вакыйгадан соң ул минем белән инде шаярмый, олыларча гына сөйләшә торган булып китте. — Кабынмый, искра балонга киткән,—диде ул, озак азаплангач. Аннары бик җитди генә итеп миңа. - Бар әле Мәдинә апаңнан сорап чык. бер банка искра булырга тиеш иде —дигәч мин торып та йөгердем Аның йомышын үтәргә әзер сөенеч белән кереп киткәч, Мәдинә апа бот чабып, тыела алмыйча көлде, иңемнән кочып. «искра»ның ни икәнен аңлата-аңлата. Сафуан абый янына, капка төбендәге чирәмлеккә алып чыгып китте - Нигә алай шаяртасың, Сафуан, үскәч күрсәтер әле искраны үзеңә,— дип яратып битәрләгән булды Мин, алданудан комачтай кызарсам да, Сафуан абый, буасы ерылган инеш кебек, шаулап-шаркылдап көлә башлагач, әллә ничек, җиңел булып китте. Су буена төшеп, карт өянкеләр арасында шулай. Сафуан абый сыман, башны артка ташлап көлеп караганым бар минем. Булмый гына бит. Тын җитми, күздән яшь чыга. Аныңча көлә белү өчен дөнья күрергә кирәктер, мөгаен.. Шул көннән соң Сафуан абый минем белән һәрчак олыларча сөи ләшә башлады Буш вакыты булганда, мине мотоциклына утырта, да болынга алып чыгып китә. Үләнгә сузылып, күктән агылган мамыктай болытларга карап ятабыз. Мин болытлар агылышыннан мәгънә күрмим, туктаусыз сораулар яудырам. — Сафуан абый, самолетта очу куркынычмы? - Куркак кешегә күктә түгел, җирдә йөрү дә авыр. — Моторы туктап, төшеп китсә?.. — Андый чагы да була. Менә шунда сынала да инде — куркакмы син, түгелме?! — Ә синең егылып, төшкәнең булдымы? — Бу тимер тешләрне матурлык өчен куйдырган дип беләсеңме әллә син. Булды. Аяк та сынды, теш казнасы да җимерелде. Самолетны саклап калырга кирәк иде. Андый чакта үзеңне онытасың ул. Бераз төзәтергә туры килде... үземне дә, самолетны да... — Ничә канатлы самолетта очтың син, Сафуан абый? — АН-2дә, синеңчә әйтсәк,— ике канатлыда. Сафуан абый, теш арасына кыстырган үлән сабагын шырт-шырт ө.зеп, терсәгенә таяна, миңа үз итеп, сынап карый. — Очучы буласың киләме? — Үскәч мин көтүче булам. — Нәрсә-ә?!—Сафуан абый торып утырып, тезләрен кочаклый.- Көтүче дисеңме?! — Көтү көткәндә уйланып йөрергә була. — Кызык син,—ди Сафуан абый, башын чайкап, үзалдына көлеп куя. Тагын сузылып ята да, кулларын каш өстенә кушырып, болытларга карый — Уйланырга дисең инде... Мин аңа күптән инде кымырҗып торган соравымны бирәм: — Сафуан абый, сине очучылыктан төшерделәрмени? Ул тагын торып утыра, гадәтенчә, шаркылдап көлә башлый. — Шәп әйттең әй! «Очучылыктан төшерделәрмени...» Нәүширван абзый сүземе инде бу? — Бөтенесе шулай ди. Кстати, белеп әйтәләр. Авыл — ярык тагарак кебек ул. Анда су да, сүз дә тормый. — Сафуан абый күн итеген салып ташлады, нидер укыган сыман, бер ноктага карап, бер тын утырды.— Сөйләсәң, тарихы озын инде аның. Тумышым белән күрше районнан мин. Инән карчык авылда берьялгызы яши иде. Шул... Сирәк кенә булса да, айга бер- ике, авыл турысыннан очып узарга туры килә иде. Инәй, самолет тавышын ишетүгә, капка төбенә йөгереп чыга иде. Нинди самолет очса да, шулай чыга торган булган ул. Мин, әнине күреп алгач, үзебезнең оч турысыннан бер әйләнеш ясыйм. Кайсы чакта, алдан әзерләнгән яулык- чәй ише күчтәнәчләрне төенчек белән ташлап киткәлим. Ул көнне инде авылда сүз гел шул турыда гына бара икән. Сәрвәр малае Сафуан очып узган, әнисенә һавадан күчтәнәч ташлап киткән, и тагдалие Соң гысында Инәй карчык сырхаулап торам* дип хат язган иде. кайтып килергә җай чыкмады. Соңгысында Кайтып киләм Бөгелмәгә, авыл турысына җиттем, инәй карчык күренми. Бер әйләнеш ясадым, икене., ишегалдында җан сизелми. Урам киң, тип-тигез безнең. Тоттым да төшереп утырттым самолетны Җыелды халык, җыелды бала-чага Өйгә ф керсәм, инәй температура белән ята Әйдә утыртыл кына алып кнтәм. m врачка күрсәтермен дим. кая ул һаман үзенекен сөрә, туган нигезем- “ НӘН аерыласым юк. күршеләр караша, ди Алай итеп, болай итеп авыл z фельдшерын чакыртканчы, бер сәгатьләп вакыт үтеп тә китте. Ә аэрод * ромда самолетның юлга чыкканын белеп торалар Сәгать буе хәбәр- * сез... Ул бит сиңа колхоз алашасы түгел, самолетның юлы-вакыты исәп- “ ләнгән... Менә шуннансоң,син әйтмешли,летчиклыктан төшерделәр х мине. ч — Ә каян белделәр? * — Кырыйда ярдәмчем бар иде. Хәзер ул минем урында. л — Әниеңнең авыру икәнен әйтмәдеңме? «? — һы, күп нәрсәне белмисең шул әле син - Сафуан абый әйләнеп " ятты да үлән төпләрен сыпыра башлады — Шул җәйне инәй карчык °- дөнья куйды... Бер елдан соң, җәй башында, Сафуан абый каядыр китеп югалды Казбек исемле эте генә торып калды Урамга чыгып ята да. түбән очтанмы атлы я җәяүле күренсә, шунда таба торып чаба Сафуан абый түгеллеген белгәч, туктап, колакларын тырпайтып карап тора да. башын иеп, кире капка төбенә кайтып ята. Әллә ничек, тавышын чыгармаска тырышкан кебек итеп, шыңшып үзалдына җылын Хуҗасы киткәч. Казбек ашаудан калды, сырт йоннары таланган кебек ямьсезләнде. Мәдинә апа тагын ирләрчә киенеп, күн итектән йөри башлады. Кешеләр белән аралашмас, сөйләшмәс булды Күршесендә ялгыз яшәгән , сукыр Газизә карчык бар иде, шуны өйдәш итеп алды — Бичара, авыру әнисен ничә ел карады Тагын монысын - дип, Мәдинә апаны жәлләп, тирә-күршеләр сөйләшкәндә минем әнинең күд- ләре яшьләнә иде. Үзе барында аны аңлап, өнәп бетермәгән халык Сафуан абыйны сагына, яхшы якларын кабат-кабат хәтердән чигерә, Мәдинә апаны k ташлап киткән өчен каһәрли дә иде Безнең очта моңсу тынычлык калдырып, Сафуан абый әнә шулай каядыр китте дә барды Гомер эт яратмаган карчык-корчыклар да Казбекка сөяк-санак ки терә, аны сынпап-сөеп китәләр иде. Җәй буена шулай урамда ятып, хуҗасын көтте ул. Ябыгып, керләнеп бетте. Аның белән бергә без дә көттек Сафуан абыйны. Нигә китеп барды ул беркем белә алмады Хикмәтле сер Мәдинә апаның кысылган иреннәренә бикләнгән иде Сагыштан бетеренеп, «кайда ул?» дигән сорау белән һәркемнең күзенә инәлеп караган Казбек үз хәленә бик акрынлык белән генә күнекте бугай. Бәлки ул да Сафуан абыйның кинәт югалуына минем кебек үк рәнҗегәндер, аны төшләрендә күреп уянгандыр Кояш су буендагы өянкеләр өстеннән тәртә буе күтәрелде Тау бите нә таралган көтү әкренләп җыела төште Икешәрләп, өчәрләп укмаш кан сарыкларда инде ашау кайгысы беткән, бер-берсенең күләгәсенә сыенып, әлсерәгән хәлдә, үләнгә битараф карап торалар Кояш кыз- ’ дырырга тотындымы сарыкның мие парга әйләнә башлый Ул арада, үз күләгәсенә башын төртеп, туплау ягына бөтен көтү агылырга да тотынды. Туплау урыны буа астында, карт өянкеләр күләгәсендә, эскәк белән чүпләрлек тә үләне калмаган тап-такыр җир Эсседән аңсыз кал ган сарыклар анда, күзен бәйләсәң дә, бара беләләр. Аларга хәзер кояш хуҗа Көн сүрелгәнче, тоташ ябалдашлык өянкеләрнең мәңгелек күләгәсендә рәхәт чигәчәкләр. Ниһаять, мин ирекле. Бераздан буа ярына малайлар төшәр. Инешнең сай урынына, чишмә сукмагы төшкән басмага таба йөге- рәм. Басмадан йөгереп чыгу — үзе бер һөнәр Янәшә салынган ике агачы да, баскан саен, аерым-аерым сыгылып тора, шуңа күрә, тигезлегеңне саклап, бер көйгә гәүдәңне биетеп кенә тирбәлеп чыгасың. Фырт киенеп кайткан кайбер шәһәр малайларын алдан кертеп җибәрәбез дә, арттан үзебез каты-каты басып, басманы тирбәндерә башлыйбыз. Тигез асфальтта йөрергә күнеккән шәһәр малае гәүдәсен тота алмыйча, чайкалып, кулларын җәеп, суга барып төшә. Авылның кем икәнлеген белсен! Монда, чирәмле ярга елкылдап торган җиз капкачларын, камфоркаларын тезеп, кызлар саманыр агарталар Яр буе шау-гөр итеп тора. Без, малайлар, өянке артларыннан качып кына киләбез дә, таш атып, су чәчрәтәбез. Китә чыр-чу, китә куыш. Җиткән кызларның сөйләшүе дә серле... - БИРкиБИРчә БИРкыБИРлубБИРка БИРкуБИРнак БИРеБИР ге БИРте БИРкайтБИРкан БИРиБИРде. - БИРкаБИРяп БИРкайтБИРкан? — БИРкемБИРне БИРоБИРзатБИРты? Бу сөйләшүнең хикмәтен белсәк тә. аларның теле-телгә йокмый, бик кызу аңлашканга, мәгънәсең тотып кала алмыйбыз. Ә алар сибепме сибәләр Төшкә дә килеп керде бит. полякча, имеш. Нигә соң ул кыз төшемә полячка булып керде? Бүген күрәм бит мин аны, күрәм... Таш өстенә басып, Нәүширван абзый агач аягын читкә җибәргән дә чиләккә су алып маташа Мин, дөбер-шатыр чабып, басмага килеп керүгә, сискәнеп китте. Кырынмаган караңгы чыраен күтәреп, кычкырып җибәрде: — Көтүне иртә төшердең табырга, малай! — Соң төшермәскә ару була, Нәүширван абзый. — А-ай, ипледән ипсез туган. Телләшә тагын! Нигә шулай гел караңгы чырайлы икән ул? Аягын гына түгел, елмаюын да сугышта калдырып кайткандыр кебек тоела ул миңа. Бәбкә үләне арасыннан сузылган чишмә сукмагы олы урамга күтәрелә. Мин Нәүширван абзыйларның кабыргалары беленеп торган лапас түбәсендәге тишекләрне санап барам. Әнә, берсеннән, пырхылдап, - тавык килеп чыкты да муртайган саламда тибенә башлады. Авыш капкалы ихата, киртә казыклары төрле якка чалшайган, төртсәң, ыңгырашып, аварга тора. Ир-атлар арасында өй бурау, бүрәнә юнәтү турында сүз чыкса, Нәүширван абзый шунда ук аркылы килә: — Агач белән ерак китеп булмый,— ди.— Керәстияннең шул инде аның: черекне алыштырып, гомер үтә. Ай-яй! Яуропада күрдем мин таш сарайларны! Килеп керсәң эченә — прәме алтыннан чигелгән инде менә. Безнең Сафа тегермәне шайлы көзгеләр!.. Мин андый затлы сарайда яшәсәм, билләһи, мәңге үлмәсием. Ә хатын-кызлары ничек, Нәүширван абзый? Хатын-кыз Нәүширван абзый үзен бүлдерүчегә төксе карап, ямьшәйгән киез эшләпәсен маңгаендагы олы миңенә төшереп тери.— Фашист тәреләре барысын ташлап качкан иде. Ул Берлинда, минсиңай- тим, килеп керәбез хан сарайларына, ачып җибәрәбез көзгеле шкафларны... У-уу! Нәүширван абзый яргаланган иреннәрен ялап куя.— Көзге алдында агын киеп карыйм фетр эшләпәнең, карасын киеп карыйм,яшелен, көрәнен — ниндие кирәк! Ул кәчтүмнәр!— дип, ул Хикмәт абзыйның бостон костюмының итәген бирчәйгән бармаклары арасыча кыстырып ышкып карый,—Бу — чепуха! Вәт киеп күрсәттем мин ан- да кәчтүмнәрне.. Ул хатын-кыз киемнәре-е Ефәктән дә челтәрдән Кигереп кара инде шуны минем карчыкка Хушбуй исеннән үк башы па кабып егылачак. — Полячкан, полячкаң турында сөйлә әле,— дип. Нәүширван абзыйны тагын бүлдерәләр. — Нәрсә авызыгызны ерасыз,— дип, ул. өнәмичә, читкә борыла да ф тәмәке төрә башлый Нәүширван абзыйны тыңлаганда, миңа ерак дөньяларның жиле « кагылып киткәндәй була Аның ямьшек эшләпәсе дә. фәкыйрь киеме = дә күз алдында үзгәреп китә. Монда аның караңгы чырайлы гәүдәсе генә йөридер, ә елмая, көлә белгән чын үзе ерактагы затлы сарайлар * да адашып калгандыр сыман... ® ...Минем уйларны бүлеп, арттан кайтып килгән Нәүширван абзый i иың тагын кемгәдер кычкырганы ишетелә Әтәчләре дә усал аларның. Әнә бит ничек, бер якка салынып төш * кән кикриген селкетә-селкетә, болайга таба атлый Арттан искәрмәстән генә килеп, сикереп куна да муен чокырын чукый башлый ул «Кыска ч ыштанэ кигән әтәчкәме соң инде куып житү — минем дә галошлар кул- “ да бит. а. Безнең капка башында песи кояшта җылынып утыра Мин ишег * алдына керүгә, ул капка баганасы буйлап агып кына төшә дә. чалбар ' балагына ышкынаышкына, сырпаланырга тотына Мин аңа мендәр өстендәге сөлгегә каплап куелган арыш шишарасын сындырып бирәм Ишек катында җиңел сандалилар мине көтеп тора Кара күннән, ар ты басылмасын өчен эченә каен тузы куеп әти тегеп бирде аны Кибет некеннән дә матуррак Баскан саен, аеллары чылтырап китә Агач саплы, җиз боҗралы пәкеләре генә дә нн тора аның. Андый нәзек әйберләрне ул телен чыгарып, онытылып, үзенә бер тәм белән эшли Нәүширван абзый да аңардан күреп, пычаклар ясаган була. Аныкы инде бөтенләй башка. Сабы да шомартылмаган, пычак йөзе дә тешләнмәгән пычкы кебек йомшак ала дип, күрше-тирәләр чәч алдырырга ла әтигә керәләр. Нәүширван абзый алса, ярты башны канатып бетерә, ябыштырырга фуфайка мамыгы җиткерәлми диләр — Син шуны онытма, улым, - ди әти мина Эшне тизрәк бетереп, азагын күрергә ашыкма син һәммә әйбернең дә җаны бар Ул синең кабаланып, аннанмоннан гына тотынуыңны сизә, сиңа карыша, баш бирми башлый Тәмен белеп, яратып тотынсаң, ул үзе үк сина ярдәмгә килә Шуннан соң, мин нинди генә эшкә тотынсам да. әтинең сүзе искә төшә; тал чыбыгыннан матурлап сыбызгы тншерәмме. әнигә, пыяла белән шомартып, уклау ясыйммы, койма кадаклашаммы - тотынган коралымның серенә, җаена төшенергә тырышам Әйбәт чыкса, әти, улым үземә охшаган шул, дип мактап куя. ә начар чыкса, мин әнигә охшаган булам Мин баскычта сандалиларымны киеп торганда, арттан ишетелгән тавышка сискәнеп борылдым. Күрше Нәзифә апа үзләренең бакчасын нан дәшә икән, куаклар арасыннан зәңгәр яулыгы гына күренә , — Тәнзил үскәнем, мә, кура җиләгеннән авыз ит. дип. койма аша миңа бер стакан кура җиләге суза Көтүчеләр элек өйдән-өйгә сый ланып йөри торганнар иде,-дип елмая Сузылган куш учыма эр< жн ләкләрне бушатканда, мин телемне көчкә әйләндереп рәхмәт жтәм Нинди гадәттер инде бу рәхмәт әйтергә, олылар белән исәнләшергә оялып интегәм — Хикмәт абыең эштән кайтуга варенье кайнатырлык булды, ди Нәзифә апа Нидәндер кыенсынган шикелле, гел түбән карап сөйләшә ул Җиләкләрне тиз генә хәл иткәч, уч төбен бер-берсенә ышкып, капканы ачуга, эсселек кайнар сулышын йөзгә бәрде, ишегалдында сизелмәгән генә икән. Капка келәсен төшергәндә, мин, борылып, ялгыз Өянкегә карыйм— әлсерәп, канатларын салындырган кошка охшап утыра ул. Ябалдашы еракта күренгән гөмбәзле Чатыр тау белән нәкъ бер биеклектә. Өянке күпме гомерен су буена күченеп китү уе белән уздырды. Су буендагы агачлар шавын онытылып тыңлый, аларга сокланып, мөл- дерәпләр карый иде ул. Иңгә-иң терәлешеп, дымлы рәхәтлектән мәһабәт булып үскән өянкеләр өстеннән, яфракларының сул ягын әйләндереп, талгын җил исүгә, көмешсу дулкын йөгереп уза, җил борылгач, яфраклары тагын үз хәленә кайтып, куе яшел шауга күмелә. «Күке дә анда кунып моңлана. Каргалар да анда кайтып оя кора. Ә миңа.. Чыпчыклар кунаклап алганны санамасаң... Хәер, берәр йортка кунак кайтасы булса, саескан килеп, иң беренче миндә тавышын чарлый, аннары, йорт хуҗасының абзар я өй түбәсенә кунып чикаклый башлый...» Ялгыз Өянке гомере буе инеш буендагы яшьтәшләренә кызыгып яшәде. Берәр төндә, кеше-кара сизмәгәндә, тын гына күченеп китү иде теләге. Кинәт кенә, берничә ел эчендә, урамның бу ягындагы унлап йорт хуҗасы буш урыннар табып авылның үзәгенә күченә башлады. Өянкене утырткан Сәмигулла абзый да бүтәннәр белән беррәттән нигезен кузгатты. Ерак китмәде китүен, каршы якта иске өен сипләп торгызды да, хатыны белән бишектәге Байтирәген калдырып, биш-алты өй аша гына яшь хатынга йортка керде. Үзе белән Хикмәтне дә алды. Кайчандыр. Өянке янында ябага туп тибеп уйнап йөргән Давыт исемле түбәтәйле малай хәзер инде үсмер егет, туганнарында торып, район мәктәбендә укый иде. Ихатаны сүткәч, шәп-шәрә кыр уртасында Өянке беръялгызы,. ятим утырып калды. Сәмигулла абзый, үткен балтасын алып, кисәргә дип талпынган иде дә, тагын нидер уйлап кире чигенде. Нигез төсе булып калсын дип кызгандымы, инде буй җибәргән агачның көч каршында сабый баладай чүгеп, мең яфраклары телендә инәлеп ялваруын сизен- * деме, биленә таянып, озак кына басып торды, нигәдер балта күтәрергә кулы бармады. Ихатасыз, хуҗасыз калгач, баштагы мәлләрдә, Өянкене вакыт-ва- кыт курку ала иде. Сыер килеп ышкынганга, кәҗәләр үрелгәнгә, малайларның кепка атып, нәзек ботакларын сындыра-сындыра, өскә үрмәләвенә күнекмәгән иде ул. Иң хәтәре шул булды: янәшәдәге иң тәмле сулы саналган коены, өске бурасын сүтеп, түбәдән төшкән тирес һәм балчык белән күмеп, җир белән тигезләп киттеләр. Шул чакта, томаланган суның тирәндә буылып кычкыруын Өянке тамырлары гына ишеткәндер мөгаен. Әллә кай тирәнлекләрдән үзенә эз сабып килгән су моны күтәрә алмады, кешеләргә рәнҗеп, үз юлыннан кире чигенде, еракка качты. Моны кешеләр ваемнарына да алмагандыр, ә Өянке тамырлары... Менә ничә ел инде тамырлар, мәңге караңгы җир күгендә капшана-капшана, меңнәрчә тармакларга бүленеп, һаман тирәнгә төшәләр, һаман як-якка җәеләләр. Су тавышы ишетелми, Өянке яфракларына дым җитми. Бөтен М җегәрен тамырларына бирмәсә, инеш буендагы яшьтәшләре кебёк югары карап үсмәс идемени югыйсә. Инеш буена күчеп китү теләге Өянкедә нәкъ менә шул елны, су юлы качканнан соң туган иде. Тора-бара күнегеп, үз әйләнәсендәге кешеләр язмышы белән яшә\ анын үз гамен әкрен-әкрен генә оныттырды бугай. Сугышка киткән ир-егетләрнең кайтуын көтү... Йөзләре, тавышлары истә... Байтирәкнең ачы үлемнән саклап калуы.. «Ничек күченеп китәсең ди, бер оч кешеләренең ыгы-зыгылы тормышын, кайгы-шатлыкларын үзең аша үткәр дә, ничек итеп күченеп ф китәсең ди. Мин аларсыз, инеш буендагы тынычлыкта, җилләр көенә, „ кошлар тавышына гына кинәнеп яши алыр идем микән? Ныклап уй- t ласан, мин алардан бәхетлерәк тә бит әле. Җил-давылларны, кар-яң- = гырларны ялгызым күтәрүем бер хәл — нәзек ботакларымны рәхимсез ф сындырып, юл буйлап җил тәгәрәткәнне мин чарасыз калып күзәтәм анысы, ә су буендагылар җил-давылларны бердәм үткәрә, шуңа күрә ® алар миңа караганда куерак та, көчлерәк тә.. Ә барыбер мин үземне = аларга / караганда бәхетлерәк саныйм. Сугыш бетеп, бер ел үткәч, Алтын Болак авылы кешеләре, матур - бер гадәт уйлап чыгарып, минем ялгыз моңсулыгыма җылы кул биреп л кагылдылар. Җиңү көнендә хатын-кызлар, яудан кайткан ир-атлар ми- ч нем яныма җыелды Шушыннан киткәннәр иде бит алар, шушыннан “ озатып калганнар иде бит алар...» Ирләре һәлак булган хатыннар кара хәбәргә әле дә ышанмыйча. s эчке бер өмет белән, Өянке ботакларына үзләре чиккән кулъяулыкларны элделәр. Алардан соң, вәгъдә куешкан егетләре кайтмый калган кызлар, кулъяулык тотып, Өянке янына килделәр. Күзләре яшьләнде Китте хатирәләр. Төркем-төркем булып, Өянке тирәсендә озак сөйләштеләр. Бәйрәм-тантана иде бу, уртак кайгыларны бүлешү дә иде бу... Авылның шушы юлдан чыгып киткән йөз унике ир-егете кире әйләнеп кайтмады. Ә Өянке ботакларында алар истәлегенә төрле җепләр белән чигелгән, тамбур энә белән читләнгән йөз унбер кулъяулык җилферди. Бер кулъяулык... әлегә эленмәгән Назифә кулында Җинү көнендә ул урамга йөз ертып чыга алмый, Өянке янына җыелган халыкны койма ярыгыннан гына йөрәге сызып күзәтә. Төне буе чиккән кулъяулыгы күз яшенә манчылган. Эчтән үксеп, тавышсыз җылыйҗылый, ихатасыннан торып күзәтә, әмма дөньяга чыга алмый Аның да кешеләр арасында буласы, кулъяулыкны бергә эләсе килә — кодрәте җитми Ире Хикмәтулла турында, немецларга сатылган, үзе теләп әсир төш кән икән дигән хәбәр бөтен авылга таралган, аны пышылдап, колак- тан-колакка гына йөртәләр. Нәзнфә сизә, карашларыннан сизә, иелгән ’башын турайта алмын, күзләрен күтәреп карый алмый Ирнең йөз карасы хатын-кызның чәчләренә ак булып төшә икән Нәзнфә эштә, кешеләр арасында булганда да җаны ялгыз. Берничә мәртәбә районга чакыртып, ире турында сорашкач, тәмам сыгылып төште ул. Үлеп калса, җиңелрәк булыр иде ичмасам дип бер каһәрләсә, төннәрен торып, икенче төрле уйлый иде. Күңеленнән һич тә моңа ышана алмый, ире белән үткәргән бер ел гомерен кат-кат хәтереннән чигерсә дә, үзен мәҗбүр итеп тә, шикләнер сәбәп таба алмыйча интегә иде Өянке яныннан инде таралыша да башладылар. Койма аша карап торып, тәмам арыган Нәзнфә. йөрәге алгысынуына түзә алмыйча, капка келәсенә тотына, тагын кире китә, ишегалдыннан бер урап килә, икс урый, әмма капканы ачып, урамга чыгарга йөрәксенми, тагын туктап кала. _ я Караңгы төшкәч ул. коймаларга елышып. Байтирәкләр турына кадәр җитә, аннары, тирә-юньдә ул-бу сизелмәгәнгә тәмам ышангач кына, • курка-курка гына басып, Өянке янына килә Эчкәргерәк ботагын сайлап; калтыранган куллары белән каушый-кабалана. кулъяулык почмагын төйнәп куя Йөрәге тулышып-тулышып тибә, төн эченнән әллә нинди күзләр күзәгәдер кебек, әллә нинди шәүләләр аны уратып алырлар кебек һәм v i. куркудан, кимсенүдән рәнҗеп, җылый җылый, Бай- тирәкләр утыргычына кадәр йөгерә-атлый килә дә, җиңел сулап, башын артка ташлап, бер тын йолдызлы күк йөзенә карап утыра Яшьләре кипкәнче бик озак вакыт узгандыр кебек тоела, һәм ул, сискәнеп койма аша карый. Байтирәкләр әле ятмаган, утлары бар. Капканы сак кына ачып, ул эчкә керә. Шушындый чакта бер җылы сүз, туганнарча караш кирәк, ничекләр генә кирәк әле. Аяк тавышын ишетепме, Солтания килендәше ишек ачып каршылый, кыстыйкыстый, табын янына китерә. Байтирәк ана төксе генә карап ала да: — Тагын шешенеп беткәнсең,— дип, чынаяк шалтырата.— Кешеләрдән качып эләрлек булгач аны... Нәзифәнең бал кашыгы кулыннан төшеп китә. — Зинһар, кешегә чыгарма, Байтирәк,— дип, ул ана инәлеп карый, капкан чәе, утлы кисәү булып, тамагын өтеп ала. — Бөтен нәселгә кара яккан кешене мин!.. Байтирәк, урыныннан кисәк торып, каты-каты басып, түр якка чыгып китә. Ике хатын, бер-берсенә карарга, кыймыйча, сүзсез калалар. Кайчы асылган гер өстәлгә төшеп терәлә дә, вакытны керт-керт кискә- ләгән сәгать теле туктап кала. Мич артында сайраган чикерткә тавышы гына пычак йөзе кебек үткен тынлыкны бераз йомшарта төсле. Нәзи- фә җылый алмый, бу минутта аның бөтен тәне, бәгыре отыры катылана гына бара. Яшәргә, бернигә кармый яшәргә дигән бер үҗәтлек белән торып, ишеккә юнәлә. Солтания аны капкага кадәр озата чыга. — Үзеңне бетермә, Нәзифә, үтәр. Бу дөньяда ни булмас... Байтирәккә ачуланма, гарип кешенең җаны каты була аның. Мин аның көенә генә торам... Нәзифә дәшми. Бик эчкәре яшерелгән ышанычын, өметен сүзләргә әйләндерү — аклану булыр иде. Икеләнү арасында, су өстендәге күбек кебек тирбәнеп торган ак өмет бөтен рәнҗү-кичерешләргә яктылык сирпи. Юатучы да бары тик үзең, үзең генә булырга тиеш... Өянкенең ботакларында таң җилендә йөз унике кулъяулык җилферди йөз унике язмыш... Әгәр, үзләренә багышлап чигелгән бу кулъяулыкларның ияләре исән булса, көленмәгән күпме көлү, сөйләнмәгән күпме сүз, эшләнмәгән күпме эш — көннәрне, айларны, елларны баетыр иде. Капкалар ешрак ачылыр, өйләр артыр, морҗалардан төтен баганалары биеккәрәк күтәрелер иде. Тумый калган күпме бала... Салынмый калган күпме нигез... Җырланмый калган күпме җыр... Әгәр алар исән булса, күпме өй тәрәзәләре дөньяга көлеп ачылган булыр иде. Шулай итеп, ел саен, Өянке ботакларында Җиңү көнендә йөз унике кулъяулык җилферди. Карталарда бер нокта белән генә билгелгәнгән Алтын Болак авылының ил өчен башын салган күпме язмышы. Чит җир туфрагында ятып калган ир-егетләрнең исеме кулъяулык почмагына кадерләп, күз нуры кушып чигелгән. Өянкене теләктәш итеп килгән кешеләрнең шушындый яңа горефгадәтен саклар өчен генә дә яшәрлек бу җирдә. Хәтер булып, яфраклары арасында яктырып җилфердәгән йөз унике кулъяулыкны күтәреп торган Өянке, инеш буендагылардан олы бер өстенлеген тойган хәлдә, ничек инде күченеп китә алсын ди... Мин буа ярына төшкәндә инде малайлар җыелган иде. Зәңгәр күз-^ ле, аксыл-сары чәчле, нәкъ менә әтисе Байтирәк абзыйга охшаган Зәбир бөтенләй чишенеп ташлаган, су тамчылары ябышып калган күкрәгенә үзле балчыктан зур итеп йолдыз ясап куйган Без барыбыз да жәи буена кояшта янып, куе чәй төсенә кереп бетәбез. Зәбирнең исә зәигәрсу-ак тәнен бер дә кояш алмый, борыны гына купшакланып, кызарып бетә Сөйләшергә өйрәнеп кенә килгәндә, ул, олылардан качып, беренче сәяхәткә чыга Үзе биеклек арыш арасыннан машина тавышлары ишетелеп торган таш юлга барын җитә. Үтеп-сүтеп йөргән машиналарга хәйран калып карап тора Адашкан малайны төш вакытында гына табып ♦ алып кайталар Әни, ибадибалар күрдем, ди ул. машиналарны үзенчә атап Еллар үткәч, олылар хәтерендә онытылмаган бу сүзн. без. киредән кай- х тарып, аңа кушамат итеп тактык И-ба-ди-ба Шул сүзне әйтүгә, аның ф борын кызыллыгы бөтен битенә йөгерә,— Зәбир инде сугышырга әзер’ Икенче дустымның исеме Фирзан Ул кап-кара чәчле, нәзек сөяк- * ле. тугыз апасы куенында гына үскән иркә малай. Чут салып кәксәләр* 2 дә генә эшләгән, «чөнки», «Ләкин» сүзләрен генә кушып сөйләшә торган < әтисенең кушаматы аңа да күчкән Актәпи Фирзан бөтенләй үк чи- *- шенеп. трусиктан гына су керә. л Гадәттә без су коенырга килгәндә. «Кем алдан! Кем алдан чума!» £ дип. юлда ук киемнәребезне сала-сала ярышып йөгерәбез дә килеп u житкән уңайга ярдан суга кадалабыз Ә Фирзан «Алай ярамый — кө- * зән җыера да, үләсең», ди Ярга килеп, ул башта беләкләрен, күкрәген < чылата, чирканчык ала-ала, әкрен генә суга керә Менә без шундый өч дус инде. Аерылмас бергәлек артында — бүтән малайлар Буйга мин Зәбирдән тәбәнәгрәк. Фирзаннан озынрак. Таптаныр итеп кырылган, кояш ялаган баш түбәм майлы тәбикмәк ябылган кебек ялтырап тора Кушаматым Бүре маңгай — һай. бүре маңгай, дип Нәүширван абзый әйтә торгач, тәки ябышып калды бит Көзгедән карыйм да җиде бармак иңлеге текә маңгаема ачуым килә. Бүренең дә маңгае шундый була микәнни? Болай булгач, мина кызлар карамас инде, үскәч, озын чәч белән каплар идем каплавын — Көтүче килә, көтүче!—дип, малайлар мине шаулашып каршы алдылар. Көтү чиратындагы малай инде ул буага да. болыннарга да ху- жа кебек. Аның сүзе сүз. Су кереп чыкканда киемеңә «каз боты» да ясалмаган, чалбар балагына кычыткан да тыгып куелмаган була Чумып уйный торгач, колаклар томалана Чирәмле ярга чыгып, бер аякта титаклый-титаклый. болын буйлап йөзеп барган җиңел болыт шәүләсенә карап такмаклыйбыз Эт кояшы, тегеләй кит. Тәти кояш, болай кил! Шәүлә гажәеп зур тизлек белән өстебездән үтеп китә, һәм без тоташ яктылык эчендә калабыз. Колактагы су учка кысылып чыга Бер кырыйда пәкеле уйнау башлана Җиңелгән кешедән теш белән суырту өчен жиргә чөй кагып куелган Кын кызыл булып бүртенгәнче теш белән чөйне суырып алу бер хәл әле. аны югалта да белергә кирәк Артыңнан дүрт күз белән йөгергән малайларны эз яздырыр өчен ча- ЛЫКЛЫй-чалыклый. үләнлт тнштәрәк төшереп калдырасың Гапсалар- беттең инде - чөй таш белән тагын җиргә кагыла, тагын суырып чыга рырга кирәк Шулай гамьсез генә таралып уйнаганда, кемдер — Буржуй кнлә! дип. шомлы аваз салды Тегермән ягыннан, машина камерасы тәгәрәтә-тәгәрәтә килгән Корычбайны күргәч, уениын уты сүрелде Ул бездән өч-дүрт яшькә зуррак Абыйсы Бөгелмәдә «Студебеккер» дигән амернка машинасында эшли Фаралары алдына рәшәткәләр куелган ун тәгәрмәчле гаҗәп зур маши на Таһир абзыйның полуторкасы аның янында чебеш кебек кенә кала Безнең төшләргә кергән машина камерасы бары тик Корычбайда гына Корычбайда — бездә булмаган кием. Кызыл каймалы хәрби фуражка аңарда гына Ә без, чүпрәк кепканы киереп, эченә бөгәрләп тимер чыбык тыккан булабыз, шәүләгә карасаң, хәрби фуражка сыман күренә үзе. ә болан... Корычбай сугыш уены оештырырга ярата Аягында гармун кунычлы хром итек, кулында күн перчатка. Чалбары галифегә охшап, кабарып торсын өчен, ике кесәсенә дә төйгечләп чүпрәк тутырган Башында бәрәңге колагына төшеп терәлгән хәрби фуражка. Бил каешына агач пистолет кыстыра Эре. сирәк тешләре арасыннан черт итеп кенә төкерә дә җибәрә сала башлый Аклар, кызыллар ягына бүлү башлана. Китә кычкырыш, китә талаш — берәүнең дә аклар ягында буласы килми Корычбай бил каешыннан пистолетын тартып ала да — Полундра! дип кычкырып җибәрә. Аның кәҗә белән сарык бер- гә кычкырган ише тавышыннан без иелеп куйгандай булабыз. Без аңламаган бу сүздә ниндидер хикмәт бар сыман Шуннан ул безне тезеп бастыра. Үрә кат!—дип команда бирә Без эчне алгарак чыгарып, тезне тезгә тигереп тын калабыз — Шәлперәәй! Бу командадан соң инде тезләрне бушатсаң да ярый. Корычбай күн перчаткалы кулын билендәге пистолет сабына салып, рәт алдыннан әрлебирле йөренгән була. - Аклар ягындамы, кызыллар ягындамы, барыбер, син батыр суышчы булырга тиеш Яратмыйм бәхәсне! ди ул. син ак. син кызыл лип. җилкәгә сугып, рәт буенча килә башлый. Аннары, агач автоматларыбызны кысып, аксыргаклыкка йөгерәбез. Акларданмы, кызылларданмы барыбер әсир ителгән малайны Корычбай катына китерәсең Ул - хөкем чыгаручы, җәза уйлап табучы. Бер сәгатькә баганага бәйләп кую дисеңме, шәрәтән килеш кычытканчыктан үтү. ун мәртәбә башны суга тыгып алу дисеңме {Әгәр кычкырсаң, тагын өстәлә) болар бар да Корычбайның күптәнге җәза алымнары. Әгәр инде каршы килсәң. Корычбай сине егып салып, сыртыңа менеп утыра да. кыска чәчеңне кирегә ышкып: «кәҗә маг» чыгара башлый. Чннем өчен иң хәтәре болар түгел әле, иң хәтәре умарта оясына ябылу. Хикмәт абзыйның бакча башында буш умарт-а оясы бар (Күч төшеп оялар дип куйган инде ул аны) Корычбай шунда яба да капкачы өстенә менеп утыра. Эчтә бөгәрләнеп яткан «әсир» кычкыра, җылый башлагач кына чыгара Арада бер Зәбирнең генә моңа исе китми, аның җылавын көтәргә түземе җитми Корычбайның, ахырда үзе ачып чыгара. Бүген Корычбай җиңел зәңгәр тапочкадан. чалбарын да «галифе» итмәгән, ак майкадан гына Килеп туктады да. зыңлатып сугып, камерасын җиргә яткырды. Үзе дә үләнгә сузылды. Чылбырлы кесә сәгатен алып, капкачын чыртлатып ачты да алдына куйды. — Бер кешегә унбиш минут вакыт бирелә. Шунда ук чират тезелә башлады Аның ни әйтергә теләгәне барыбызга да билгеле. Иң алга Нәүширван абзыйның урамда да гел коры ипи күшәп йөри торган бүксә Гамиры килеп баса. Аның артыннан — эреле-ваклы малайлар Ә без өчәү читтә басып торабыз. Корычбай безнең якка күз төшереп алгалый. Камерасында бик тә йөзәсе килә югыйсә, чалбар балагын гына сызганып, киемле килеш су өстендә йөзү — үзе бер дөнья Әмма Корычбайның шарты үзгәрүсез—унбиш минут берәү йөзә тора, шул арада икенче берәү аның табан астын кытыклап утырырга тиеш. Җитмәсә, ике кул белән, ике аягын да берьюлы. Бар- маклар арып ялкаурак кытыклый башласаң, тибенергә тотына йөзү вакытын киметә Сүз берләшкән кебек, без өчәу читтәрәк йөрибез Түбәнсетми генә биреп торсын иде ул камерасын Күпме кытыкларга була аның каешланып беткән табанын?! Нигә шулай соң, кызыккан әйбереңә үз вакытында ирешеп булмый ♦ икән? Соңыннан булыр ул, камерасы да табылыр, ләкин инде без үсеп т җиткән булырбыз Әкияттәге кебек, тылсым иясенә әйләнәсе идә дә уйлаган һәр теләгеңә ирешәсе иде х Мин, ярдәм сорагандай, инеш ярыннан тезелеп киткән өянкеләргә, ф кабарынып яткан тауларга карыйм Каяндыр серле бер шәүлә кнлеп чыгар да, шушы дөньяны ничек үзең теләгәнчә үзгәртергә икәнен пы- ” шылдап кына аңлатыр, тылсымын чишәр кебек Бәлки аны еландай = муенын сузып, каршыга ысылдап килгән ата каз беләдер? Бәлки аны < муенын муенга ышкып, иркәләнеп торган әнә теге атлар беләдер? Юк, алар да белми бугай шул Кояш астында изрәп яткан тугайда бер генә дә серле зат күренми Бар да мин белгәнчә Иртәгә дә, еллар үткәч 2 тә шулай булыр Инеш тә тегермән ягына карап агар, тәкәрлекләр дә ә һаман шулай чиелдап әйләнер Без дә малайлар килеш калырбыз һәрвакыт безгә нидер җитмәс исебек. « — Их, тизрәк үсеп җитәргә иде Буржуйның йен укытыр идек! Үскәч соң була инде ул,- дн Зәбир — Хәзер күрсәтергә иде аңа, ди Фнрзан Шул чак минем күзем арканга бәйләнгән бозауга төшә Корычбайга ничек сабак укытырга дип, инде күпмеләр! ватылган башка бер якты уй килә. Без чокырсу җИргә җыелып утырабыз да киңәшләшә башлыйбыз. Корычбайның хәзергә күзенә бик чалынмаска кнрЛк Аягын кытыклата торгач, изрәп, йокыга китү гадәте бар аның Бер елны шулай, чирәмдә йоклап, авызы да кыйшаеп йөргән иде, хәзер төзәлде инде Яз көне җиргә ятарга ярамый, җир суыра дигән сүзгә мин шунда ышанган идем Минем фикер белән Зәбир шунда ук килеште. Фнрзан гына, гадәтенчә, икеләнүен белдерде — Әгәр уянса, нишлибез? — Уянсамы?! Зәбир, кабынып китеп. Корычбайны нишләтергә икәнен сөйли башлады Торып басты да инде кытыклау чиратын, үткәргән бүксә Гамирны чакырып китерде — Кыйнасагыз, әтигә әйтәм Әнә безнең морҗа күренеп тора, белдеңме! дип, Гамир телен чыгарып алды — Син Нәүширван абзыйның иң көчле малае, шулай бит? диде Зәбир. ак керфекле күзләрен хәйләкәр кысып — Юк. абый миннән көчлерәк , — һи-и, теләсәң, син аны җиңәсең. — Җнңәрем дә... — Сезнең өй безнең очта иң биек өй, әйеме? Бүксә Гамир, көлмиләрме болар дигән шикелле, барыбызга да карап алды Аның иң биек өй дигән бәя белән бик тә килешәсе килә иде. Ул, сынап, тагын бер күз атып чыкты да башын уңайга да. тискәрегә дә селкеп куйды Үзең аңла шуннан — Морҗагыз күренеп торгач, сине беркем дә кыйный алмый, курыкма,— дип. Зәбир, аның бүксәсен яратып кына кул аркасы белән чәбәкләде һәм төп сүзгә күчте — Буржуй йокыга киткәч, шыпырт кына кнлеп әйтерсең, яме Бүксә Гамир, кәкре аякларын сыгылдырып, йөгерә йөгерә китеп барды — Кавалерист булыр бу. дип. Зәбир авызын ерды Шул чакта минем ана якын итен кенә Ибадиба дип ^ндәшәсе килде Таш та әзерләп куйлык КукР^ эчендә нидер кымыржыл тора 6а рып чыгармы уебыз? Буржуины көлкегә калдырасы иде бит. онытылмаслык итеп. Зәбир чыраенда бернинди пошыну сизелми Каралып беткән тавык тәпие табып, кулына ала. — Әйбәт булды әле. безнең бер тавык аксак иде. — Ташла шакшыны, дип. Фирзан борынын җыера — Тавык тиреслектә казынып йомырка ясый Бик тәмләп ашыйсың бит әле шуны,—ди Зәбир Юктан да кызык таба белә ул. Сөйләшү рәвеше дә беркемнекенә охшамаган Югары оч малайларын аптыратып бетерә. — Мин кичә әни белән Бөгелмәгә бардым, морожный ашадым,—ди югары оч малае — Син!— ди Зәбир күзләрен зур итеп ачып гажәпләнгән була. — Әйе, мин,— ди югары оч малае. — Бөгелмәгә бардың?!—дип исе китеп сорый Зәбир - Бөгелмәгә бардым, ди югары оч. малае. Әниең белән?! - ди Зәбир торган саен тавышын күтәрә төшеп. — Әни белән бардым,— ди югары оч малае горурлыгын чак тыеп. — Син... Бөгелмәгә.. кичә әниең белән барып., морожный ашадың?! — ди Зәбир гаҗәпләнүенең соң ноктасына җитеп. Аны шулкадәр исеп китәрүенә сөенгән югары оч малаеның дулкынтанудан сүзләре төелә башлый — Морожный да ашадым Кичә Бөгелмәгә барып... Әни белән!— ди ул сулышына йотыла-йотыла. Зәбир шушы урында көтелмәгәнчә нокта куя; Үзем генә бармагач, сөйләп тә тормыйм мин аны. Аның шаяртып кабатлата-кабатлата сорашуын әле генә аңлаган югары оч малаеның йөзенә күләгә төшә. - Югары очта яшәгән булалар тагын, ә аннары әкерен кыймылдый,— ди Зәбир алар турында Әллә нинди сораулар уйлап чыгара ул, җавапны барыбыз да эзләгән булабыз, ә иң кызыгын, хәтердә калырдаен ул таба. «Кәҗә нигә сакаллы? Койрыгы кыска булганга Чатыр тау нигә зәңгәр булып күренә? Төнлә анда зәңгәр йолдызлар ява. Җәй уртасында күке нигә сакаулана? Сандугач буласы килгәнгә. Инеш нигә гел түбән очка таба ага? Сафа тегермәне шунда булганга. Энә карагы нигә дүрт канатлы? Ярдәмче канат камыт энәсе урлаганда кирәк...» Буа ярыннан инде шактый ераклаштык. Сарыклар туплавы ягыннан әчкелтем коры ис килә. Зәбирнең «Борылдык!» — дигән тавышы м-иңа бик ерактан ишетелгән сыман Борылып карасам, буа ярыннан бүксә Гамир күлмәк болгый. Зәбир белән Фирзан йөгерә үк башлаганнар икән. Аяк очларында гына килеп, Корычбайның чынлап та йоклаганмы икәнен тикшерәбез. Зәбир нәзек үлән сабагын аның битендә йөртеп ала. теге, чебен кугандай хәрәкәтләр ясый. Малайларга бик тавышланмаска кушып ишарәлибез дә. гамьсез генә күшәп яткан бозау янына киләбез. Зәбир аның тамак астын кашып тора, мин муенчагын ычкындырам. Аннары өчәүләп, какшата-какшата тимер чөйне суырып чыгарабыз. Булдыр бозау, син иректә хәзер, арт сикертеп, уйнаклап чаба аласың. Малайлар башыннан йөргән буржуйны бозау хәленә калдырырга кирәк безгә. Бик текәлеп карап торсаң, йокысыннан тиз уяныр дип. Зәбир малайларны арткарак чигерә Арканны буржуйның чалбар балагы астыннан чыгарып, бушрак итеп, ике-өч мәртәбә уратабыз. Шул вакыт, иркә ыңгырашып. Корычбай аягын күчермәкче була, аркан җибәрми тегене, менә ул күзләрен чак ачып, башын күтәрә, шул мәлдә Зәбир арканны тартып кыса да кычкырып җибәрә — Малайлар!— үзе беренче булып, инде күтәрелә башлаган Корыч байның кулына барып ябыша. Безгә ияреп, бөтен малай буржуйга ябы рыла. Аның әле беркайчан да болай аста калганы юк иде, башта ул аптыраудан сүзсез, чарасыз калды, аннары, әшәке сүзләр кушып, кисә- ♦ тә, яный, куркыта башлады. Кызган малайларны туктатырлыкмыни, п көчленең җиңелүе һәркемгә кызык. Буржуйның куллары артка каеры- “ лып, бөтен гәүдәсе аркан белән уратыла. Зәбир арканны шәп итеп 2 төйни, очын беркетеп, бая әзерләнгән таш белән тимер кендекне кагып * та куябыз. * Чамадан тыш үртәлгән, ачуыннан бүртенеп чыккан Корычбай ниш 5 ләргә белми, әле бер, әле икенче якка тәгәрәп карын, кул-аякларын сел- = кетә алмагач, эчендәге бөтен зәһәрен чыгарырга керешә Иң катысы < безгә эләгә. u — Ибадиба, иманыңны укытам мин синең! Син дә көлеп торма, * бүре маңгай, келәймә сугам мин аңа, күрерсең менә! Бусы тагын. Ак- тәпи, хатын-кыз арасында чигү чигеп утырасы урында . Кырык апайны и чыгарып тезсәң дә котыла алмассың миннән! Фирзан, үзенә ыргытылган бу сүзләрдән кызарып, читкә карый ? Бүксә Гамирны күр әле син Буржуйга ялагайланып йөргәнен онытып телен чыгарган, үртәпме-үрти тегене. Моны күргәч, кайчандыр укыл ган әкият искә төшә. Арыслан картайган, хәлсезләнеп ята, имеш. Аңа бөтен җәнлекләр дә килеп тибеп китәләр икән Ишәк тә килеп типкән, арысланның шулкадәр гарьлеге кузгалган, бүтән җәнлекләр бер хәл инде, ишәк килеп типте бит, ишәк, дип зарланып ята. ди. Буржуй башын артка ташлап, йөзенә «черт» итеп төкергәч кенә бүксә Гамир телен тартып алды һәм сытылып җылый башлады Без, барыбыз да сүз берләшеп, өйләргә таралыштык. Ялгыз калса, сүгенә дә кычкыра да алмас, күмәк бердәмлекнең нинди көч икәнен аңласын әле.. Инешне чыкканда басма агачлары артта биешеп кенә калды Минем бит әле бер малай да белми торган яшерен серем бар Мавыгып китеп, чак соңга калмаганмын. Нинди рәхәт ул үзен генә белгән сергә ия булу! Район үзәгендә өч класс югары укыган ул кызны мин моннан соң «полячка» дип йөртермен. Кичә төшкә кергәч тә мин апа Гөлсирин дип үз исеме белән әйтә алмадым Аны күргәннән соң. әллә нинди сүзләр сайлап сөйләшәсе, бүтәнчә атлап йөрисе, үземне олыларча тотасы кн лә минем. Авыл башына чыгуга ук мин аны искәреп аддым Тегермән үренә җитеп килә. Куе булып үскән киндер арасына кереп күмеләм Көтәм Бөтен тән сизелерснзелмәс кенә калтырый Бик озак вакыт үткәндәй тоела. Юлга чыгып карарга да куркам Бәлки ул булмагандыр, бик күрәсе килгәнгә, мин аны уйлап кына чыгаргандырмын'-’ \л район мәк тәбеңдә укый Аида да өйләре бар. монда да. Укудан тукталгач та ул атнаның өч көнен әтисе янында тора, калган өч көнендә авылга, кибеттә сатучы булып эшләүче әнисе янына кайтып йөри Безнең очтан ул нәкъ шушы вакытта, сәгать бер тулгач үтә —. Бигрәк купшы ул Канифәнен кызы,— диләр анын турында Яра гып әйтәләрме, өнәмичәме — мин аңламыйм Аяк тавышы ишетелгәч, мин сагаеп, тынны да чыгармаска тырышып киндер сабаклары арасыннан юлга карыйм Килә? Калын талымы бил турысына кадәр сузылып төшкән Бер кулында күн сумка, икенче кулында сары чәчәк бәйләме. Башына кигән такыясы да гел сары чә- чәкләрдЛ! Безнең авылда берәү дә көпәкөндез чәчәкләр тотып, урам уртасыннан йөрми, койма, киртә буендагы сукмаклардан гына йөри. Ә Гөлсирин төп-төз атлап урам уртасыннан килә. Мин, күпмедер ара калдырып, бер кырыйдан гына аны кибеткә җиткәнче озата барам Ул мине искәрми дә, артына да борылып карамый. Безнең класс кызлары булса, әллә ничә борылып карарлар иде. Юк... Мин аларның кулына чәчәк бәйләме тотып, башына такыя киеп, шушылай урам уртасыннан атлап бара алуларын күз алдына китерә алмыйм. Гөлсирин исә ниндидер мин белмәгән дөньялар аръягыннан безнең авылга ялгыш килеп чыккандыр, төшкә керү өчен генә яратылган кебек тоела миңа. Мин аның гадәтн чишмә суы эчүен дә өстәл артына утырып ашавын да күз алдына китерә алмыйм. Әнә ул ничек, аяк очларын як-яккарак очындырып, гаҗәп тигез атлап бара Нәүширван абзый әйткән полячка да нәкъ шундый иде микән? Нинди дә булса күңелсезлек чыкса, мин Гөлсиринне искә төшерәм, рәхәт булып китә. Үпкәләвем дә, ачу килүем дә бетә, гел яхшы, тың- лаучан буласы гына килә башлый Нигә соң әле мин аның кайтыр вакытын көтеп алам? Нигә соң әле мин теге очка кадәр аның артыннан ияреп барырга ниятлим? Нигә үзем дә белмим. Әгәр мин тылсым иясе булсам. Гөлсирин тукталасы таш кибетне күз күрмәгән җиргә, бик еракка күчереп куяр идем. Ул чакта бу юлның азагы тиз генә бетмәс иде, Гөлсирин, сары чәчәкле кулын җай гына селтәп, шулай барыр да барыр иде. Шулай үз-үземне онытып, авыл башына килеп кергәндә, кинәт кычкырган тавыш мине җиргә төшереп бастырды. Нәүширван абзый икән, Өянке төбендә ята. — Ма-лааай! Көтүне калдырып нишләп йөрисең урамда?! Гөлсирин борылып карамаса гына ярар иде, дигән уй мине көйдереп ала. Ярый әле игътибар итмәде. Тагын кычкырына башламагае дип тиз генә Нәүширван абзый янына йөгерәм, үзем эчтән ни әйтергә инде моңа дип сәбәп эзлим. Андый вакытта хәйләсе дә табылып тора • бит аның. — Нәүширван абзый, сине күрергә дип бара идем әле. Ни бит... Бозавыгыз арканын өзгән. Бөтен аръякны чабып йөри. — Бер бозау бөтен аръякны бетерала димени Сез, шельмалар, үртәп өздергәнсездер әле. Күкәй бурлары. Мин хәзер бөтенесенә дә риза, тик Нәүширван абзый гына кычкырмасын. Ул су буема төшкәч, Корычбайны да чишәр, җиткәндер инде, җәзасын алды бит Бозавы үзе кебек ялкау аның, беркая да олакмас. Гөлсирин инде хәтсез китеп өлгергән. Аны куып җитәр-өчен миңа сандали аелларын чылтыратып йөгерергә кирәк. Нәүширван абзыйның кырынмаган сытык чыраен хыялымда йөрткән полячка белән янәшә куеп карыйм. Полячка урынына түшен кие-' pen чәлдерчөлдер килгән Сабирәттәй пәйда була. Таш кибеткә җитәрәк, мин тагын арткарак калам. Тимер ишекнең тышкысы киереп ачылган. Гөлсирин кереп киткәч тә кесәмдәге бакырларны учка җыеп бер тын йөренәм. Бераздан соң гына, кыюланып, пыялалы ишекне шыгырдатып ачам. Эчтә тәмле исләр килеп торган сал- кынча һава. Гөлсирин әнисе кырыенда, прилавка артына баскан, чәчәкләре сулы банкада. — Нәрсә кирәк, үскәнем? Аның шулкадәр ягымлы тавышыннан май яккан күмәч тәме килеп, төкерегемне йотып куйдым. Бөтен кеше дә «нәстә» ди бит, ә ул, әнә ничек, матур итеп, «нәрсә» дип әйтә. Болай булгач, мин дә моннан сон «нәстә» димәячәкмен. Учыма батып кергән бакыр акчаларымны прилавкага куям да, читкә карап: — Перәннек кирәк ие,— дим. Гөлсирин бармак очы белән генә бакырларны катыргы әрҗәгә коя, аннары, миңа күз дә салмыйча, әнисе белән сөйләшә-сөйләшә, өч пе- рәннек үлчәп бирә Каушый-кабалана алганда, прәннекләремнең берсе идәнгә төшеп китә. Аны иелеп алам да тизрәк тышка атылам Прәннек кабып, яңакларым авыртканчы кысып чәйним, ә йота алмыйм Ирләрдән эрс-эрс яшь тама Прәннек баллы шул, тал кайрысы түгел Кола- ♦ гымда Гөлсириннең тавышы бүтән рәвеш алуыннан ятсынуны Нәзифә үзе дә сизмичә онытып, тиз ь күнекте Бөтен юшкыннарны юган көтелмәгән сөенеч күзләрен капла- х ган иде аның. Кеше сүзләрен, йокысыз төннәрдә калкып та үзе үк үте- * рә барган шикләрен хәзер инде ире каршында сорауга әйләндермәде Кинәт моңсуланып, нидер көтеп текәлгән ирен кызыклы берәр вакыйга и сөйләп, читләтеп кенә юата белде = Җиңү көне иртән. Өянке янына барырга җыенгач, төн утырып чик- < кән кулъяулыгын пөхтәләп төреп, иренең кесәсенә тыкты Бәйрәм җыенында Хикмәт чыраендагы үтеп керә алмаслык корыч -° сабырлыгын ачмый гына авылдашлары белән күрешеп чыкты, саран * гына сөйләште. Бик сагынган иде югыйсә Очынып, кочаклашып күре- о шергә хакым юк дип уйлады Мондагы тормыштан ул ун елга артка < калган иде. Ул юкта ничә тапкырлар кояш чыгып, көн килгәндер. Алтын t. Болак авылында нинди эшләр кузгатылмагандыр, нинди генә мәзәкләр тумагандыр, ничә тапкырлар кояш Сарай тавы артына төшеп баемагандыр. Байтирәк белән алар бер-берсен күрмәмешкә салыштылар Ике йортта торсалар да, бергә уйнап үскән ике туган бер ата нигезендә, уртак мирас булып калган Өянке янында сүзсез аңлаштылар арага салкын күләгә тамыр җибәргән иде Соңыннан Нәзифә белән икәүләп менеп, ата-ана„ каберенә зиярәт кылдылар (Хикмәтиен әтисен сугыш чыгасы елны, урман кискәндә, агач баскан иде.) Авыл өстенә төн иңгәч, теге елларда үзенең кача-поса барып, кал- тырыйкалтырый кулъяулык элеп йөрүләренә үч итеп. Нәзифә ирен кул тыклады да кабат Өянке янына алып китте Юл уртасыннан бардылар Хикмәт күләгәле яфраклар арасыннан кош канатлары кебек асылынган кулъяулыкларны тотып-тотып карады — Кем уйлап чыгарды моны?—дип сорады Көндезге тамашаны күреп дулкынланган иде ул — Ничектер шулай үзеннән-үзс килеп чыкты инде Безнең авыл гадәте,— дип, Нәзифә, өшегән кебек калтыранып, иренә сыенды - Мин дә элә идем Исән икәнең билгеле түгел иде бит Соңгы елда гына Чакырттылар, сораштылар Ышандым мин сиңа Хикмәт ялт итеп Өянкенең юан ботагына карап алды Асылынырга дигән уе, мәгънәсен җуеп, бавы өзелгән кос чиләгедәй тирәнгә төшеп китте. Күкрәк эчендә рәхәт авырту гына сызылып калды Тәмәкесенә зажигалкадан ут элде дә ашыгып-ашыгып суыра башлады — Мин дә. —.дип кыска гына әйтте Нәзифә Ниләр кичергәнен дә, кулъяулыкны ннчекләр элүен дә сөйли алмады Артык тыныч иде бу төн Артык рәхәт иде үз күләгәсенә чумган өй ЛОргә карап, янәшә утыруы Шуңамы. ничә еллар буе телен йозакта тотарга күнеккәнгәме. Хнкмәтулла да үз эченә йомылган хәлләрен тиз генә ачып салырга ашыкмады. Боларнын барысында бер генә көнгә кайтып күрә алсам, үлсәм дә үкенмәс идем дип уйлый иде Ә менә хәзер кинәнеп яшисе дә яшисе килә. Кырык икенче елда, концлагерьдан беренче мәртәбә качканда, ул исән калырмын дип ышанмаган иде. «ары тик иректә үл\. җанны чәнчеп торган чәнечкеле тимер чыбыклы коймадан читтә, тоткын булып түгел, ә кеше булып үлү турында гына уйлаган иде Сак астында канау казыган йөзләгән әсирләр арасында ул тик бер уй белән яндьг качарга, ничек булса да качарга. Тулы бер полк белән чолганышта калып, сугышның икенче елында ук әсирлеккә эләккән гап- гади солдатның бәргәләнгән җаны коллыкны күтәрә алмый иде Кояш чыгышы ягында калган авылы, карт наратлары шаулаган зират. Өянке янында озатып калган Нәзифә - күз карасыдай кечерәеп, йөрәгенә сыйган шушы күренешкә ул мәҗүсиләрчә табына һәм туган җир кадеренә дәхеле барлыкны шушы мәсхәрәле язмышын үзгәртеп кенә үз-үзе каршында исбат итә алачак иде. Ай буе эшли торгач, канауга күмеп барган торба озынлыгы инде ун чакрымнарга җиткәндер, елга яры күренми башлаган иде Әсирләр арасында, иртәгә башка җиргә күчерәләр икән дигәнрәк хәбәр таралды. Бүген качарга дип карар кылган өч әсир, төштән соң, эт кебек күзәтеп торган немец солдатларыннан күз яздырып, балчык өемнәре арасыннан кача-поса килделәр дә торба эченә кереп йомылдылар Кичен, лагерьга алып китәр алдыннан барлау булачак, шуңынчы күпмедер ара үтеп калырга кирәк иде Алдан Хикмәт кузгалды, икенче булып Полтава егете Кочура. арттан Алабуга егете Назыйм. Ашыгырга кирәк иде. төнгә елга ярына чыгып җитә алсалар — ирек дигән сүз Эчкәре кергән саен, торба эче җылына, суларга авырлаша барды Манма тиргә батып, һаман алга шуыштылар Алга шуышкан саен торба эче отыры кысыла, тарая сыман иде. Тынны буарлык караңгылыкны бары тик алга, алга омтылып кына җиңәргә була иде. Арттарак калган Назыймны көтеп ял иткән арада Кочура. көйгән иреннәрен кубарып, су турында мәзәк тә сөйләп алды. Төшенкелекне белми торган тәвәккәл егет иде ул. Ә Хикмәтнең кинәт кенә тәмәке тартасы килә башлады. Күптән инде тәмәкене иснәгәне дә юк иде югыйсә. Шундый чакта ни гаҗәп: су эчәсе дә. ашыйсы да килми, үтереп тәмәке тартасы килү тамак төбен кытыклый... Суелып беткән терсәк-тез башлары тагын хәрәкәткә килде. Бер туктагач. кузгалуы авыр икән, дип уйлады Хикмәт. Алга барырга да барырга. Елга ярына төнлә чыгып өлгерсәләр... Анда — су, анда—һава, анда — ирек! Шулай мүкәләп тә, шуышып та күпме барганнардыр, инде хәл бетеп. аңны җуяр дәрәҗәгә җиткәч, алда тычкан уты кебек кенә якты күренде. Фонарь яктысы, немецлар сизгәннәр дип. башта курка калдылар. Дөм караңгыда, вакыт төшенчәсен югалтып, тәүлек буе шуытканнарын. инде икенче көн уртасы җиткәне башларына да килмәгән иде. Соңыннан, төшенеп а/1гач, төн җиткәнне көтәргә булдылар. Назыйм тәмам хәлсезләнгән иде, шунда ук йокыга китте. Еракта, торба тишегеннән бәргән якты әкрен-әкрен сүрелә төшеп, тимер кыршау дөм караңгылыкка чумгач, тагын кузгалдылар. Якынайган саен ныграк сизелә барган салкынча һава агымы манма тиргә баткан тәнгә рәхәтлек бирсә, терсәк һәм тез башларындагы кан укмашкан яраларны исә ачыттырып әрнетә башлады. Иң хәтәре — шулкадәр араны мең газап белән үтү булмаган икән әле. Коточкыч гаделсезлек инде килеп җитеп, иреккә кул сузымы ара калгач булды. Беләк юанлыгы тимерләрдән торба башына эретеп ябыштырылган рәшәткәгә килеп терәлгәч, кем нинди халәт кичергәндер, шушы көтелмәгән чарасызлыктан бөтен буыннары калтыранган Хикмәтнең җаны салкынаеп, каядыр түбәнгә, түбәнгә таба убыла башлады. Каршыдагы аркылы-торкылы биешкән шәүләләрне күрмәс өчен гарьлеген, көчсезлеген эченә йотып, хәлсез битарафлыктан күзләре йомылганда, ул башта тонык кына булып. аннары бөтен тән күзәнәкләрен уятырлык итеп, Кочураның катлы- катлы итеп әче еүгепүен ишетте һәм, кинәт хәле кайтып, башын күтәрде. Кул сузымы арада гына эчәсе килү теләген котыртып, үртәл су ага иде. Бер тамчысы өчен дә гомереңне бирерлек Мона кадәрле кайчандыр эчкән бөтен чишмә суларының тәме хәтергә килде дә чатнап ярылган иреннәр, ялварып, үзеннән-үзе ачылды Шул хәтерне алдау, тынычландыру өчен генә булса да — бер тамчы су . Су!.. Су! Алда торган рәшәткәне теш белән чәйнәп өзәрлек булып, күпме генә йолкынып, көчәнеп карасалар да. комсызланып саф һаврны сулау- ♦ дан кала берни дә кыла алмадылар. Алар торбаны сала башлаганда, бу рәшәткә юк иде бит. юк иде. = юк!. Кем уйлаган?!. ...Кургашын кебек авыр хәтерен кузгатып, туган авылы тынлыгын ♦ нан сыгылып. Өянке төбендә утырган Хикмәтулла салкын тир бәреп я чыккан маңгаен, күз кабакларын учы белән каплады Әлеге чарагыз J халәтнең кабатлануыннан курыккандай, икенче кулы белән капшанып * Назифәнең иңеннән кысыбрак кочты. Күзен ачкач та әле гомер онытыл- < маслык булып хәтеренә кадакланып калган тимер рәшәткә шәүләсе күз “ алдында биеп, югалмыйча торды . Нәзифә, бәп-бәләкәй калып, ирс куенына кергән Хатын-кыз тәне белән сыенганда, ир кеше ана җаны белән сыенадыр Хатын-кызның £ кадерен күп газаплар күргән ир-ат кына чын-чынлап аңлый беләдер. < мөгаен. * Күпне күргән Хикмәтулла өчен менә шушы минуттагы җанга газиз тынычлык, йолдызлы күк йөзе, йокыга талган йортлар, хатынының авылдагы яңалыкларны тын гына сөйләп утыруы артык бәхет булып тоела иде. Моның чынлыгына төшенү өчен бәлки күпмедер вакыт үтүе, күнегү-ияләшү кирәктер Нинди көч-кодрәт табылган диген ул чакта Еш-еш сулу алганны, ыңгырашу авазларын шомлы үлем авазы итеп яңгыраткан тимер кыршау эченнән тагын кирегә ике тәүлектән артык юл үтүне хәтеренә төшергәч, аның чәч бөртекләренә кадәр кыймылдап куйды Инде берничә мәртәбә анын җуйганнан соң. тәмам шашыр дәрәҗәгә җиткән Назыймның үз-үзен тырный-тырный җан бирүе, инде торба коллыгыннан котылгач. Кочура белән җыентык суга капланып, дөнья да иң тәмле тоелган болганчык суны комсызланып чөмерүләре, аякка басып йөрү сәләтен җуйган, коры сөяккә калган ике ирнең кыр буйлап, өрәкләр кебек шуышып, сугылмаган арпа эскертенә җнтеп егылуларын чит ил күгенең гамьсез ае кырын ятып күзәткәндер. Ике тәүлек буе үлеп йоклаганнан соң, алар Германиянең үзәгеннән көнчыгыш тарафка кузгалдылар Көннәре — эскерт астында, төннәре (блсыз юлда үтте. Кылчыгы ние белән уылган арыш, арпа бөртеге, ач карынга ярап тора иде Польша чиген узгач, анысы да бетте Ачтан яшелләнеп, та- ланыпялангачланып беткән әсир качаклар урман буендага хуторга җи теп туктадылар Кочураның поляк телен белүе ярап куйды, хәлгә керергә теләве йөзенә чыккан хутор хуҗасы кием салым һәм ашарга алып килергә дип киткәч, ышанып калганнар иде бит алар Ягымлы йөз артында икенче йөз барлыгын кем башына китергән андый чакта Элек, кичке авыл тынлыгында, еракта өреп куйган эт тавышлары үзе бер моң булып ишетел.» иде. Ә бүген. Өянке төбендә хатыны белән утырган Хикмәтулла. каяндыр теге очтан килгән тавышларны элеккечә кабул итә алмады, иңендәге яра җөйләре сулыгып-сулыгцп ала сыман иде эт өргәндә Канга сусаган тешләрен ыржайтып, борын төбендә юеш тын бөркеп, алгысына тартыла, аяусыз ярсулык белән өргән тук этләрнең каешын нан тартып, үзара нидер сөйләшә көлешә карап торуы немец солдатларына ләззәт бир.» иде күрәсең Бу гарьлек «уен» күпмегә сузылган бу лыр иде. Кочура тү «мәде. кинәт сүгенеп кычкырды да. каерылып, йод ры!Ы белән эшен танавына китереп сукты Чнный-чнный бәргәләнгән шома йонлы кара эт башкаларын инде шашыну дәрәҗәсенә җиткерде, һәм шул мәлдә елмаюы йөзеннән качкан солдатлар этләрнең каешын ычкындырдылар... Соңыннан (күпме вакыт үткәндер), хутор хуҗасы аларны салкын су сибеп аңга китерде. Таш сарайның ишегеннән табут кебек сузылган яктыда ул тагын да бөкрәя төшеп, кайнар бу чыгып торган мискигә ымлады — соңлап булса да ашарга китергән иде. Кочура аңа теш арасыннан төкергән сыман итеп полякча нидер әйтә башлагач, ул, сүзсез генә башын кагып торды да, ишек ягына сагаеп карап алганнан соң, сарай почмагындагы кисмәкне урыныннан кузгатты. Анда тавык сыярлык кына тишек күренде. Кочурага ярым пышылдап, нидер аңлатканнан соң, ашыгып кузгалды. Аның артыннан ук сарайның калын ишеге ябылып, авыр бикләнгән йозак тавышы ишетелде. Ә немецлар өчен сарайда яткан хәлсез ике тоткын артык йөк иде бугай Өйдән ишетелгән җыр, авыз гармуны тавышларына караганда, аларның кәефе бәйрәмчә иде. Кичкә таба машина килеп туктаганы ишетелде. Бераздан, этләр өргән, кешеләр сөйләшкән тавышлар бергә буталып, машина гөрелдәве белән бергә ераклашып сүнде. Сарай ишеге төбендә сакчының гына вак ташнышыгырдатып йөрүе тешкә тия башлады. Аркадагы эт тешләгән яралар кан катыш туфрак белән укмашып каткан иде, аз гына хәрәкәттән дә бөтен тәнне күз аллары караңгыланырлык сызлау биләп ала. Кочура алагаем авыртудан чыраен сытып, ике кулын да хәрәкәтләндерә башлады. — Сызлауны сызлатып, чыгарырга кирәк,— дип ул Хикмәтне дә урыныннан кузгатты. Адәм баласында максат туса, тәненә көч үзен- нән-үзе иңә икән... Хуҗа күрсәткән тишек чынлап та тавыклар йөри торган юл булып чыкты. Туфрагы йомшап беткән, аны кул белән казып тирәнәйттеләр, як-ягындагы ташларны сак кына кузгатып киңәйттеләр дә.. Урман аларны үз куенына алды һәм аннары поляк партизаннары сафында ярты ел гомер. Шунда Хикмәтнең Кочура белән юллары аерылды. Күпер шартлатырга барган җирдән Хикмәт бөтен группасы белән немецлар кулына эләкте. Тагын концлагерь... Тагын качу.. Тагын, тагын... Каян килә диге^ адәм баласына көч-кодрәт. каршылык булган саен,, таш кебек катылана барган рух ныклыгы... Соңгысында аны, җиденче мәртәбә качканнан соң атарга хөкем итеп, Италия чигендәге үлем лагерына китерделәр. Баш очында асылынып торган үлемнең котылгысыз тизлек белән якынлашуын тойган хәлдә дә төшенкелеккә бирелмәде ул. Бу хәтәр язмыш белән бермә-бер алышның азагы җиткәненә ышанасы килми иде аның. Нидер булыр, болай гына төгәлләнмәс дигән яшерен өмет рәшәткә аша күренгән зәңгәр күк йөзенә карап яткан әсирдә җүләр ышаныч уята иде. Ләкин өмет белән сугарылган беренче тойгы өзлексез көтү газабыннан йомшый, әкрен-әкрен таркала башлады. Өмете дә, көче дә шәм ялкыны кебек, менә сүнәм, менә сүнәм дип бәргәләнгән көннәрнең берсендә. Таң алдыннан ул гайре табигый тынлыктан сискәнеп уянды. Күпме лагерьларның үзенә генә хас сулышын бөтен күзәнәге белән тоярга өйрәнгән Хикмәт бу мәкерле тынлыкка сәерсенеп ишегалдына чыкты. Бөтен лагерь тирән йокыда, кояш әде күтәрелеп кенә килә иде. Караса вышкаларда сакчылар юкка чыккан, тимер чыбык киртә арасында да беркем юк, лагерь капкасы шар ачык! Ул арада каяндыр шомлы гөрелдәү авазлары ишетелә башлады. Озак та үтмәде, ни кылырга белми торган Хикмәт ачык капкадан кереп килүче өй зурлыгы танкны күреп алды, җиңнәрен сызганулы, та- бак битле чутыр-кара негр люктан башын чыгарган, арттан — икенче танк, өченчесе Төшме бу, өнме икәнен анышырга өлгерә алмаган Хикмәт артык зур шатлыктанмы, артык нык гаҗәпләнүдәнме — эчтән күтәрелә килгән дулкынны сыйдыра алмыйча, җиргә сыгылып төште Пароход трюмында гына анына килде ул Ниндидер затлы исләр ♦ килеп торган врач күзәтүе астында әкрен-әкрен аягына басты Хәер, 3 йөреп китәргә коры җир юк иде, тирә-якта су да су, чиксез океан кин- х легендә чайкалган пароход америка киемнәре кигән әсирләрне каядыр 1 алып бара, вакыт исә, дәрья дулкыннары шикелле бертөсле агышка әй- ♦ ләнеп, мәгънәсен җуйган иде. я Алдан сөенгән — соңыннан көенгән, ди Бу әле котылу булмаган" икән. Куба утравында ирексез ялчы хәлендә шикәр камышы планта- ң циясендә эшли башлагач кына Хикмәт моңа төшенеп алды Тагын качу... - Гомерендә олы су күрмәгән Хикмәт берничә иптәше белән көймәдә океан киңлегенә кереп китеп, штормда чак исән калып, ниһаять. Багам ш утрауларының берсенә килеп эләкте. Дөньяның череп баеган аксөякләре £ күңел ача торган утрау портында тамак ялы өчен йөк төяүче булып < эшләгәндә аны бердәнбер хыял кеше итеп саклады — кояш чыгышы * ягында калган туган ил!.. йөк белән бергә француз пароходының трюмына эләгеп, материкка кайтып егылгач, өмете чынга ашарга инде ерак калмаган иде. Ил чигеп чыгуга, туган җир офык артында гынадыр шикелле иде Бәхетенә каршы, аның лагерьдан лагерьга «сәяхәтләрен» немецлар бик төгәллек белән теркәп барганнар икән Сүздән кодрәтлерәк булган кәгазьләр табылу— туган авылга кайту сәгатьләрен бермәбер тизләтте. — Рядовой солдат булган совет әсирен атарга хөкем итү — фашистларда бик сирәк күренеш,— дип, Хикмәтнең сөйләгәннәрен үк йотылып тыңлаган тикшерүче дә моңа хәйран калды Чит якларда вәйран булып, ят дөнья белән яланкул көрәшергә мәҗбүр ителгән Хикмәтулла өчен йөз ел гомер үткән кебек иде Ә монда, туган авылында, ун ел гына узган икән. Әлеге аермалыкны күңелендә килештерә алмаган Хикмәтулланың исән-имин кайту шатлыгы астында сыкрап торган ярасы шушы иде — вакыт ярасы Бу яра чишмә сулары, авылдашларының җылы карашы, кыртугайларнын шифалы җиле белән генә, әкрен-әкренләп кенә төзәлергә, җөен калдырып йомылырга мөмкиндер Нәзифә авылдагы үзгәреш-вакыйгаларны кыса-кыса гына сөйли, ә Хикмәтулла, болганыр төштән бастырылып, ун ел буе йоклаганнан соң, әле генә уянган кебек, күбесен аңлап-төшенеп тә бетерә алмый, әмма хатынын бүлдереп сорарга да җөрьәт итми. Башта, төрле нл чикләре белән бүленгән, артта калган тормышыннан арынырга, тәмам суынырга кирәк иде аңа Сакчы күзәтүләрсез генә, алда торган киртәләрне җимереп, иреккә чыгдрга дигән уйларсыз гына, иртәгә тыл-тыныч көн туарына, кинәт кенә мәкерсез, беркатлыга әйләнеп калган яңа тормы шып канына сеңдерергә кирәк иде аңа Шуңа күрә дә ул. капылт кына ачылып китеп. Нәзифәгә үзенең к\р тәннәрен хәзергә сөйли алмады Авыл йоклый Каяндыр сарык йөткергәне ишетелә. Өянке ботакларында кошларның йокылы авазы ишетелеп куя Кош оясы кебек авыл улларын кызларын ерак-еракларга очырып җибәрә дә киредән үзенә җыя Буыннан-буынга шулай кабатлана. Кемнәрнеңдер эчәр суы. кабар ризыгы бетмәгән, кире кайтып төшә, кемнәрнеңдер юлы чит җир туфрагында мәңгегә өзелеп кала Буыннан- буынга шулай кабатланыр. Өянке үз күләгәсенә карап утыра. Янәшәсендә кешеләр сөйләшкәнне тыңлау рәхәт аңа. Олы юлдан чыгып киткәннәрне сагына белә, кайтып кергәннәр өчен сөенә белә бит ул да Әгәр урыныннан куба алса, кунак кайткан өйнең тәрәзәсен шакып, иң беренче сөенчене ул алыр иде. Шау-гөр килеп, су коенып ятканда, кинәт өстебездән кара шәүлә очып узды. Күтәрелеп карасак, самолет — мондый зур канатлы, ап-ак самолетны якыннан төшебездә дә күргәнебез юк иде әле. тизрәк судан чыгып, ярга күтәрелдек. — Тавышсыз самолет! Тавышсыз самолет! Малайлар! Төшә! Чалбар сәдәфләрен дә эләктереп тормыйча, күлмәкне кулга гына тотып, күз алдында тәбәнәгәя барган самолет артыннан йөгердек. Без, Челтәр чишмә янына житкәндә. ак самолет отыры түбәнәеп, тау өстендәге тигезлеккә төшеп кунды. Кинәт арттан Зәбирнең: — Ятыгыз, малайлар!—дип куркыпулы тавышы ишетелде Ни булганын аңышмыйча борылып карасак ышкыла язып, баш очыннан гына нәкъ шундый ук икенче самолет очып узды — жиле генә бәрелеп калды. Кая ул яту. сулуга кабып йөгерәбез Ул арада беренче төшкән самолетның кешесе чыгып, нәрсәдер аңлатырга теләгәндәй, кулларын бутый башлады. Безгәме, әллә арттан килгән самолеткамы—аңламассың. Без килеп житкәнче. самолет, канатын чайкалдыра-чайкалдыра килеп түбәнәйде дә тау битеннән сузылган юлга борыны белән бәрелеп туктады Без аһ итеп чүгеп калдык. Самолет эченнән, пыяла капкачны күтәреп, кешесе чыга башлагач кына, жан кереп тагын йөгерергә тотындык. Без килеп житкәндә. ике очучы да самолетның яньчелгән борынын карап маташалар иде. Мондый да матур, зур канатлы, ялтырап торган ак самолетны безнең күргәнебез юк иде әле. Койрык ягына да чыгабыз, кабинасын да карыйбыз, ә тегеләр безгә сүз әйтмиләр. Шунысы кызык галәмәт озын канатына кул белән кагылсаң да, самолетның бөтен гәүдәсе селкенеп куя. Кая соң пропеллеры дип аптырашабыз, тәгәрмәче дә бер генә. — Яна төр самолет бу, тавышсыз оча торган.— ди Зәбир, белдеклеләнеп. Ул арада тау өстенә авылдан кешеләр җыела башлады. Карчыккорчыкларга кадәрле өеннән купкан Таһир абзыйның тузан туздырып килгән полуторкасы ’да күренде Атлылар, жәяүлеләр — бөтен авыл кузгалган — Сабан туемыни! Сизми дә калганмын — кояш инде тау ягына авышкан, сүрәнәеп бара икән. Карасам, сарык көтүе, агылып, туплаудан чыгып бара Мин теләртеләмәс кенә кузгалам. Көннең иң кызык җирендә бит. шулкадәр китәсе килми, авыл янына ике самолет килеп төшсен әле. моның кайчан булганы бар! Зәбир белән Фирзанның монда калуына кызыгып, тау өстеннән авыр гына атлап төшеп киләм. Бөтен кеше монда менеп килә, ә мин — кире якка. Артыма борылып карамаска тырышып, су буена төшәм дә, күләгәдә әле һаман аңга киләлми яткан бер төркем сарыкны урыныннан кубарып, көтү каршысына чыгам. Чишмә тавын халык сырып алган. Самолетлар кырмыска оясына төшкән ак күбәләкләр булып күренә. Малайлар инде әллә ниләр белеп өлгергәндер, ә мин монда беръялгызым. Әллә каян, офык артыннан килеп төшкән бу яңалык авылымны да бәләкәйләндереп калдырды сыман Мине хәзер буржуйның «Студобек- кер» камерасы да кызыксындырмый. Самолетка утырып китәсе иде хәзер. Сарай тавы артына, кояш баешы ягына, полячканы да алып. очасы иде биектән Әгәр сугыш булмаган булса, мин берничә елга ал данрак туган булыр идем Нигә мин һаман бәләкәй соң әле? Тау бите нә сузылган озын шәүләм мине үрти, хәрәкәтләремне кабатлый. Кинәт чүгәм дә, шәүлә кып-кыска булып кала. Шулай итеп мин озын шәүләмнән үч алам Тау өстендә җиргә берегеп үскән кыргый ташлар ята. Аларның да ♦ Жаны бардыр кебек. Әнә бит, кояш төшкәннәре көлеп тора, күләгәдә « калганнары Нәүширван абзый кебек кашын җыерган. Ни уйлый икән ± куныклапган бу ташлар?. ' = Бераздан Зәбир белән Фирзан, узыша-узыша, минем янга килеп ф життеләр. Яна хәбәр алып килгәнлекләре йөзләренә чыккан — Самолет түгел, планер икән алар,—диде Зәбир — Моторсыз оча, кәгазь самолет кебек,— диде Фирзан — Очучыларның берсе Таһир абзыйның машинасында район үзәгенә < китте. Казанга хәбәр итәргә. u — Самолет чакыртырга -а — Самолет тарттырып, күккә менгереп ташлый да. шуннан соң пла- щ нер үзе оча, белдеңме?—Зәбир боларны күптән белгән, үзе очып кара- и ган сыман ук, сөйли башлады — Кояшка каршы оча алмыйча төшкән- < нәр алар, күзләре чагылганга. Казан шул якта икән,— дип, ул Сарай s тавы ягына күрсәтте. — Мин аны күптән белә идем,—дип, сүзгә кушылган булдым — Планерларны алачык янына төшереп, төнгә сак куячаклар. Җип- жинсл икән ул Зәбир белән Фирзанның үкчәләре генә ялтырап калды, тагын шунда йөгерделәр. Алардан көнләшүемне төкерегем белән йотып, тагын ялгыз калдым. Сарыклар шундый тәмле итеп үлән кимерәләр. Аларга самолет ни, айдан кеше төште ни — исләре дә китми. Кояш түбәнәюгә, тугайларның төсе ачыгая, күләгәләнеп, таулар да биегәеп киткәндәй була. Сарыклар инде кайту ягына борылды. Үләннәр башын күтәрмичә генә, тезелешеп киләләр. Каршыларына чыгып, аларның тизлеген киметәм. Күз һаман Чишмә тавы ягында Әнә, планерларны бихисап ирләр күтәреп, таудан төшеп киләләр. Мәет алып барган кебек, әкрен генә кыймылдыйлар Түмгәкләр арасыннан ярылып аккан Челтер чишмәнең дерелдәп торган ярыннан сикереп чыгам, бу — беренче чик. Үләнгә ябырылган сарыклар агылып килә. Кояш Сарай тавы артына күмелгәнче, күпергә кадәр араны тотарга кирәк Су юлыннан көянтә-чиләк күтәреп төшкән әни кычкырып уза: — Кояш баеганчы кантар, улым, сонга калдырма! — Ярар,—дим ризасыз тавыш белән, үзем дә беләм бит инде югыйсә Вакыт шулкадәр акрын үтә, бүтән көннәрдә кич җиткәнен сизми дә каласың, ә көтүдә вакыт, нечкә кереш кебек, сузыла да сузыла. Төбендә төрле төстәге чуерташлар яткан Әмәт чишмәсе юлы — соңгы чик. aiyian инде күпергә ерак калмый. Әмәт чишмәсе тимер торбадан агач улакка агып тора. Галәмәт юан нмәнне чокып эшләнгән улакка атларны су эчәргә алып төшәләр Кыш көне монда ат суялар Ат каны, боз өстенә җәелеп, куе көрән төскә кереп ката Ул турыда тимераяк шумый, беләү кебек боздан, киселгән эзләр калдырып, аксаклап кына чыгасың. Хут белән килеп керсәң, мангаең белән бозны сөзәргә дә мөмкин Ниһаять, кояш Сарай тавы артыннан күз кысып алды да. бөтенләй күмелде. Нәрсәнедер төшереп югалткан сыман, тирә-юнемә карап куйдым Өстән чыпчыклар төркеме очып узды Артым белән күпергә кадәр чигенеп барам Тыеп кара хәзер, көтү, тоташ агым булып, күпергә килеп керә һәм тыкрыктан олы урамга таба юл ала е .к У. м о 81 Хәзер инде мин ирекле. Тәмам арганлыгым шунд4 гына сизелә. Бүген инде урам уртасыннан да кайтырга була... Авыш капкасын җирдән сөйрәттереп, акыра-бакыра, сарыкларын ябып маташкан Нәүширван абзый миңа таба борыла: — Ма-лаай. ач кайтаргансың сарыкларны! — Тук булмаска ару була ул,— дим мин Зәбирчә итеп. — ha-ай, бүре маңгай,—дип, Нәүширван абзый мыгырданып кала. Казбек та мине сагынган, каршы килеп, чалбарыма ышкына башлый. Башыннан сөйгән чагында күзләрен рәхәт йомып куя, бераз ияреп бара да — кесәмдә ипи катысы юк шул — булмады синнән дигән кебек аерылып кала. Капка төбендә көндезге сунардан арып кайткан Алпамша песи белән исәнләшеп тора. Бер уч тигәнәк ябышкан сакалына төртеп күрсәтә-күрсәтә көләм, ә ул уйламый да. Песине сыртына утыртам да капканы ачам. Ул арада сыер да, тук тавышка мөгерәп, авыр тояклары белән җир селкетеп, ихатага кайтып керә: көне буе ашаганын онытып, бәрәңгеле чиләккә башын тыга. Әни чәй табыны әзерләгән, кырыемда бөтерелеп кенә йөри. — Бер-бер хәл килеп чыкмаса ярар иде дип, көне буе куркып йөрдем,— ди. — Нәрсә булсын,— дим, эштән арып кайткан әтигә охшатып, тавышны күкрәк эченнән алам. — Алла диген. Сарык бит ул, сазлыкка төшүе бар. Аксыргаклыкка алып кермәдеңме соң? Аксыргак яфрагының зыянлы икәнен кем белми инде! Мин дәшмим. Әти дә шулай бит — кирәкмәс сүзгә җавапсыз кала. Бер стакан чәйне эчеп бетерергә өлгердемме, юкмы — өйалды сайгагын дөбердәтеп, Зәбир килеп керде. Әйдә тизрәк. Чишмә тавына самолетлар төште! — Нинди самолет инде тагын? Әнинең арттан кычкырыш калган тавышын ишек белән кысып, тизрәк чыгып та йөгердек. — Бусы чын самолетлар. Кызыл утларын яндырып төштеләр.—Зәбир тынына буыла-буыла сөйли. Фирзанны да алырга дигәч, кичен апалары чыгармый аны дип, кул гына селтәде. Чыклы үлән ерып, тау өстенә күтәрелдек. Кабинасында утлар янган икс самолет та янәшә торалар, безнең авыл өстеннән үтә торган икс канатлы чын самолетлар. Ул арада атын чаптырып, тарантаска үрә баскан Тимерхан абый да менеп җитте. Авыл советы председателе булгангамы, гел тарантаска үрә басып йөри ул. Элегрәк ул, җәйге челләдә кемнең дә булса морҗасыннан төтен чыкканын күрсә, капка төбенә килеп туктый да кычкыра башлый иде: — Морҗаңны ишәм бит, хәзер үк сүндер учагыңны! Мин чыннан да курка кала идем, шундый озын буйлы ул, морҗаны үрелеп кенә ишеп төшерер сыман иде... Тимерхан абый, атын читкәрәк туктатып, очучылар янына килде, ни сөйләшкәннәре генә ерактан ишетелми. Караңгылык та куерды, сал- кынча җил исә башлады. — Якын китермәгән булалар, шөребен борып алмасыек әле,— дип, Зәбиргә карыйм. Ул чалбар кесәсенә кулын тыккан да бөкшәеп тора. — Киттек, әллә нәрсә түгел икән бу Чытыр арба,— дип, Зәбир теш арасыннан черт итеп төкереп куйды. Авылга төштек, чатта басып торабыз, нигәдер өйгә кайтасы килми, арыганым да онытылган. — Әйдә клубка, кино бүген! — Зәбир, эре-эре атлап, югары оч ягына борылды. Кертмиләр бит анда. — Кино карамый калган юк әле. Кино көнне, билет сатканда өстәлне ишеккә аркылы куялар. Ут сүнеп, соңга калучылар ишеккә өелгәч, Зәбир өстәл астыннан гына шуа да үтә. Бу анык сыналган алымы. Мин исә ничә тапкырлар ымсынып карадым — булмый гына бит, өстәл астына керергә кыюлыгым житм«. Клуб мөдире Дәрия апа да бик усал шул, күреп алса, ике бармагын ♦ сөңгедәй сузып: „ — Бәбәгеңне алам бит,— дип, өстеңә килә Кайсы көнне, киноны туктатып, утны яндыралар да качып кергән 1 малайларны рәтләр арасыннан чүпләргә тотыналар Тимерхан абый, ♦ каты кожан итәге белән бәреп, малайларны жилфердәтеп кенә чыгара а тора. ш Бүген клуб каршында — халык. Яхшы кинодыр, күрәсең, уңай фор- * сат көтеп йөргән малайлар бер без генә түгел икән. Димәк, керү та- < гын да авырлаша. u Кич чыгып йөри торган жиде апасы Фирзанны уртага төреп кенә п алып кереп киттеләр. Зәбир дә өстәл астыннан кереп йомылды Ишек “ төбендә мин дә тагын берничә малай торып калдык. Тагын бер юл бар: a иске мәчет бинасы булган клубның түрбаш почмагындагы ташлар бик * җиңел алына, шуннан, капшанып, базга төшәсең дә. Идәннең олы яры * сыннан дистә еллар буена коелып, пирамидага әйләнгән чүп өеменә ятып, башны боргалый-боргалый, тишектән кино карарга була. Базга төшсәм, монда да чират, чүп өемен малайлар сырып алган, күзләре генә елтырый Булмады бу! Нишләп сон әле мин, якыннан самолет күргән башым белән, клуб базында йөрнм Кайттым киттем булыр. Эчтәлеген иртәгә сөйләрләр әле. Төнге урам. Сирәк тәрәзәләрдә генә ут күренә Каршыдагы чирәмлектән бодай таба төшеп килгән ике шәүләне искәреп, тизрәк кереп китәргә ашыгам. Төнге тынлыкны уятмас өчен, койма өстеннән генә йомарланып төшәм. Безнең капка койрыгы кысылган кәжә кебек чинап ачыла да бөтен очка сөрән сала Күземне бәйләсәләр дә, кемнең капкасы ачылганын белә алам мин Зәбирләрнеке гырлап ачыла, Фирзан- нар капкасы сикәлтәле тавыш белән шаркылдап көлә. Мәдинә апаларныкы тимергә пычак белән сызган кебек, тешкә тиеп ачыла, майлап кына торганга, Хикмәт абзыйларныкы гына бер тавыш та чыгармый... Мин тагын, салкын юрган астын жылытып, лепердәп утырган усак яфракларына карап ятам Үткән көннең болгавырлыгын аралап, колагыма сарык тавышлары килеп керә. Күземне йомсам, офыкка кадәр таралган сарык көтүе пәйда була. Су ерып килгән кебек, көтү эченнән, сары чәчәкләр бәйләме тотып. «полячка> килә. Сорау билгеседәй мө гезле усал тәкә янына туктала да чәчәк бәйләмен суза, сары тажларны берәм-берәм өзеп капкан тәкәнең башыннан сыйпый — Мин үз сарыгымны таптым,— ди. үзе мине күрми, үзе миңа дәшә. Ныклап йокыга китәргә дә өлгермәгән идем әле. өстемә шапылдап нидер төшүгә уянып киттем, песи икән, мыек астыннан мыраулап, куенга шуып та керде. Чү! Безнең капка төбендә мыдыр-мыдыр кемнәрдер сөйләшә түгелме? Койма аша куе сәрви куаклары салынып торган турга җайланган безнең утыргыч төннәрен буш тормый Бервакыт, пышан пышан гына килеп койма артыннан тыңлаганым да бар Клубка чыга торган кыз белән егетләр әллә нинди матур сүзләр генә сайлап сөйләшәләрдер, ул сүзләрнең хикмәтенә безнең кебекләргә кая инде ул ирешү дип уйлый идем мин. Ул төндә Фирданның биюче апасы Сәлимә белән Тимерхан абыйның быел гына армиядән кайткан улы Җәүдәт абый утыралар иде. Җәүдәт абый кайтып төшкән мәллррендә русча гына сөйләшкән икән диләр Имеш, әнисе коймак пешереп китергәч, коймакны әйләндереп- I әйләндереп караган да: — Әни, нәрсә бу, тәбикмәк баласы что ли?— дип сорый икән. Шуны искә төшергәч, пырхылдап көлмәс өчен, авызны каплап торган идем, ә алар минем барлыкны уйламадылар да. — Көзгә шоферлыкка укырга китәм,— ди Җәүдәт абый. — Китмәгәең,— ди юка иренле Сәлимә апа. — Шәһәрдә эшкә калам,— ди Җәүдәт абый. — Калмагаең,—ди Сәлимә апа. — Сине дә алып китәм... — Китте ди! Көт! Кияүгә чыкмыйм мин, беләсең килсә. Бүтәнне эзлә. — Кызлар барысы да башта шулай дигән була. Аннары... — Нәрсә аннары?! Нәрсә аннары?.. Әйтеп бетер. — Син бала яратасыңмы, Сәлимә? — Андый уең булса, бүтән килеп йөрмә, ишетсен колагың! — Вәт җүләр, ә! Бала яраткан кеше була, яратмаган... Шуны гына сорамакчы идем. Вәт бу авыл кызлары, ә! — Сөйләп торган булмасана, сиңа тагын шәһәр кызы!.. — Да-а, я знаешь, ты знаешь,— ди Җәүдәт абый, русчага күчеп. Тәмәкесен еш-еш суыра башлый. Сәлимә апа читкәрәк шуыша. — Болай булса, бер атнадан печәнгә төшәсе булыр... — Бар, кайтып чалгыңны кайра,— дип, Сәлимә апа сикереп тора. Җәүдәт абый аның кулыннан тотып, утырырга кыстый. Мин шул арада сиздерми генә китеп өлгерәм. Әллә ниләр сөйләшәләр дип йөргән була идем, баксаң, бер кызыгы да юк икән. Әгәр бүген дә шулар булса... койма ярыгыннан кычыткан белән чактырам мин аларны. Куе чаганлыктан мүкәләп үтәм дә, аяк очларына гына басып, сәрви куаклары артына посам. Утыргычта икәү... Кинәт, күкрәкне тутырып, дулкын күтәрелә башлый, кычкырып җибәрүдән чак тыелып калам. Сафуан абый бит бу! Аның корыч тавышын мин меңнәр арасыннан да таный алам. Сафуан абый кайткан! Мәдинә апа белән... Безнең утыргычта Урамга чыгып, күрешергә иде үзе белән. Төн бит инде, оялам. Аларны качып тыңлап тору әдәпсезлек булыр сыман, ә тыңлыйсы килә Битләрем уттай кызыша Тавышларын ишетәм, сүзләрен аңлап бетермим, бераздан гына зиһенем ачыла. Менә Сафуан абый күн киемен шыгырдатып торды, чүгәләде дә Мәдинә апаның тезенә башын куйды. — Шулкадәр сагындым бит мин сине, Мәдинәкәй. Дөньяда бер чибәрлегеңнең кадерен генә белмисең. — Матур сүзләр сөйләмә, Сафуан. Без аңа күнекмәгән. — Бер ел эчендә минем гадәтне оныттың дамыни? — Ялгыз хатынга бер ел аз гомер түгел. Сагындым дисең. Үзең киттең дә югалдың. — Хатлар язып тордым бит, ә синнән бер җавап булмады. — Язып өйрәнгәнмени мин. Көләрсең дип курыктым.—Мәдинә апа сәер итеп көлеп куйды. — Их сине... Усал дигән даның бар авылда. Беркатлы сабый икәнеңне күпләр белмидер дә... — Синнән башка берәүне дә бусагамнан атлатып керткәнем бул- , мады бит минем. — Ышанам... Китик моннан, Мәдинә. Самолетка утыртам да... Ир тәгә үк... Ташла бу йортыңны! Казанда менә дигән фатир алдым, яшәргә була хәзер. / — Мин үзем генә түгел шул. Дөм сукыр әбине кемгә калдырасын ди. г — Аны да үзебез белән алырбыз Казбекны да Мин дер калтырап, агач ботагына тотынып тора.м Минем белән бергә сәрви куаклары да калтырыйдыр сыман. Менә хәзер, менә хәзер Мәдинә апа ризалаша да Очның ямен алып. Тәрәзәләре кадак- ♦ ланган өй, алабута үскән ташландык ишегалды . Мин эчемнән генә өзе- - лел-өзелеп ялварам. Нигә соң Сафуан абый үзе монда кайтып тормый ~ икән, нигә?.. = Мәдинә апа тирән сулыш ала. — Булмый, Сафуан. Туган нигезне корытып, ничек капылт кына . * Монда бертуган кебек күршеләр. Шәһәрдән куркам мин. Үзен кайт ® — Нигә киткәнемне беләсең бит, Мәдинә Аэродромсыз, самолетсыз х яши алмыйм мин. Якында андый мөмкинлек булмады Мәдинә апа башын Сафуан абыйның иненә куеп жылый башлады. * — Күңелемне кузгаттың да... китеп бардын Шул килеш кенә яшә- л гән булсам соң— ияләшеп беткән идем ялгызлыкка " Сафуан абый аның чәченнән сыйпап юата башлады — Мәдинә. Җыен да китик иртәгә үк Чәчәк кебек йөртермен үзен- а не. Беркайда да эшләтмәм — Өйдә саргаергамы?.. — Алайса берәр жиңел эш табарбыз. Мәдинә апа бер сүз дә дәшмәде. Сафуан абый утыргычтан торып, арлыбирле йөренеп алды — Хатларга җавап язмагач, әллә ниләр уйлап бетердем Әле килеп төшкәч тә Тимерхан абыйдан курка-курка гына сораштым синең турыда Көтмәгәндә шундый очрак чыгу үзе бер бәхет бит Үзем планерда төшкән теге егетләрне сүккән булам, үзем эчтән сөенәм Алар минем бу авылда яшәп киткәнне башларына да китерми бит.. Монда калган булсам, аэродром исен сагынып үләчәк идем мин. Мәдинә, аңлыйсыңмы?!. — Әби йоклагандыр инде, әйдә өйгә керик Мәдинә апаның ягымлы тавышын мин аның китәргә ризалашуы дип юрадым Аларның ераклаша барган аяк тавышларын йоткан төнге тынлыкны кисәк ачылган капка тавышы кисеп төшерде Мин тораташ басып торам икән. Аяклар, оеп, тәмам агачка әйләнгән. Шушы төндә мин бер яшькә олыгайдым бугай. Икенче көнне дә тауга халык агылды Уракка төшкән чак булса, болай ук җыела алмаслар иде әле. Бераздан планерларны да күтәреп алып менделәр. Кайсы бәрелгәнен дә белерлек түгел, иртә-таннан торып, төзәтеп куйганнар. Самолетлар янында башы элмәкле озын арканнар ята. Агайлар ап-ак арканнарны тотып карыйлар, баш чайкый- чайкый сөйләнәләр — Чын ефәктән ишкәннәр бит. ә! Мәңге өзелерлек түгел — Яуропада күрдек без мондыйларны Бозау бәйләргә үтергән бу!— дип, Нәүширван абзый да шома арканны учыннан шудырып карый — Бозауга ншшу, эскерт тарттырырга диген!— Байтирәк абзый ныклыгын сынарга теләгәндәй, арканны тартып карый. Нәүширван абзый барыбер соңгы сүзне әйтеп кала — Эскерт тарттырып кая барасын инде... Казбек миннән бәхетлерәк Күн киемле ят кешеләр белән тыз-быз килеп йөргән Сафуан абыйның шаярып күкрәгенә еикерә. шыңшып, аягына ятып ауный, сөенеченнән койрыгын туктаусыз болгый Ничек зарыгып көткән иде бит ул аны, ннчекләр көткән иде! Мин әле һаман Сафуан абый янына барырга кыймыйча бер читтә басып торам Кичә сөйләшкәннәрен качып тыңлаганымны күзгә карау белән сизәр дә бармак янар кебек. Бераздан ул мине үзе күреп алды. Ж,ил-җил килеп, бөтен тешләрен күрсәтеп көлә-көлә иңемнән кысып тотуга, бер мизгелгә җирдән аерылып калдым. — Нихәл, Тәнзил энекәш! Үсеп беткәнсең. Нишләп болай читтән генә .. Кил. күр әйдә минем самолетны,—дип, ул мине кочаклап алып китте *дә кабинага күтәреп диярлек утыртты. Мин әллә нинди саннар, уклар тезелгән хикмәтле приборлар арасында калдым. Ул арада Фир- зан белән Зәбир дә килеп бастылар. — У-һуу! Безнең очлар,— дип, Сафуан абый аларны да самолетка утыртты. Мин кабинада «сынык рульне» тотып утырам. Күз кырые белән генә кешеләр арасыннан «полячка»ны эзлим. Нишләп күренми соң әле ул? Әнә, буржуй чагылып китте. Ике кулын да кесәсенә тыккан. Исе китмичә генә карап торган була. — Нәүширван абзый коткарган аны кичә,— диде Зәбир минем колакка иелеп,— Бердәм булсак, пычагым да кыра алмый ул. Бераздан Гөлсирин дә күренде. Кулына куе кызыл тукранбаш бәйләме тоткан. Тауның чокырсу урыннарында сибелеп утырган тукранбашка исем дә китми торган иде, Гөлсирин кулында исә алар бөтенләй башка төскә кергән кебек. Корычбай, аңа сырышып, нидер әйтә, гәүдәсен егетләрчә тотып, кулын бутый-бутый сөйләшеп торуын кара син аның,- күрәләрме мине дигәндәй, тирә-юньгә масаюлы караш ташлап ала, астан гына безгә йодрык яный. Кичә су буенда бәйләп ташлаганны әйтсәң, «полячка» көлеп үләр иде. Ә болай.. Корычбайның һәр сүзенә баш селкеп, елмаеп тора бит әле. Әгәр бер класста укымасалар, аңа да ул: «Нәрсә кирәк үскәнем?»— дияр иде микән? Сафуан абый килеп, кулын чүпрәккә сөртте дә: — Бар әле, Тәнзил энем, Мәдинә апаңны ашыктырып кил, безгә кузгалырга вакыт,— диде. — Мәдинә апа китәмени? — Кунакка, ике-өч көнгә генә,—дип, Сафуан абый җилкәмнән какты. Сафуан абыйның йомышын үтәмиләр димени инде, халык арасыннан бәрелә-сугыла чыктым да томырылдым гына. Ләкин ерак китәргә туры килмәде, тау астыннан менеп килгән Мәдинә апа каршымда кинәт пәйда булды. Бүген ул тагын теге елдагыча, эре чәчәкле күлмәктән, яланбаш, ничектер юашланып калган сыман, ә мин сүз әйтергә кыймый басып торам. — Кая йөгерәсең, үскәнем?—дип, ул янымнан инде үтеп тә бара, шуңа күрә ашыгып, бөтен сүземне берьюлы түгеп ташладым: — Сафуан абый сине алырга җибәрде, Мәдинә апа. Ул елмайган сыман итте дә туктап калды. Борылып карасам — түзмәгән ахры — Сафуан абый ашыга-ашыга болай таба килә. Телен асылындырган Казбек, алданрак җитешеп, Мәдинә апаның аякларына сыенды, аннары мина да кагылып китте. Шатлыгын шулай бөтен кешегә тигез өләшеп йөри иде бугай ул. — Тиз бул, Мәдинәкәй, китәбез,— дип, Сафуан абый аның кулыннан тотып алды. Мәдинә апа исә күзләрен ачкан килеш йокыга киткән сыман тик басып тора. — Ни булды, Мәдинә? - Ачуланма, Сафуан, бара алмыйм... — Ике-өч көнгә бит. Кунак булырсың. Карарсың... — Булмый, Сафуан, аңла мине. Шулкадәр еракка ничекләр чыгып китим. Аннары... Сафуан абый башын селкеп, авыртулы йөз белән карап торды-тор- ды да, кырт борылып, ашыга-ашыга самолеты янына китеп барды. Сүзләрдән берни аңламаган Казбек кына әле Сафуан абыйның кар- шысына төшә, әлё Мәдинә апага килә. Мәдинә апа кешеләр җыелган жиргә якын килмәде, шул урыннан самолетлар киткәнче кузгалмады Күп тә үтмәде, самолетларга тагылган ефәк арканнарны сузып, планерларга беркеттеләр. Гомер буе аэродромда эшләгән диярсен — авыл агайлары бөтенесен дә белеп өлгергәннәр: кузгалып киткәнче гел янтаерга торган планерның канат очыннан тотып тордылар Көчле жил « белән үләннәрне егып тарый-тарый кузгалган беренче самолет әле жирдән күтәрелмәгән дә, планер инде, кәгазь очырткыч кебек жирдән ? аерылды. х Сафуан абый Казбекны иелеп сөйде, тиз генә сикереп менде дә ~ ишекне ябар* алдыннан авылдашлар белән хушлашып, кул изәде. Ага- * рып киткән йөзеннән гадәттәге елмаюы качкан иде аның. Аерылышуны ® яна гына сизгән Казбек инде ябылырга өлгергән ишеккә сикерде, са- ~ молетның әле алдына, әле артына чыгып бәргәләнергә тотынды. Са- ч фуан абый кабина тәрәзәсен шудырып ачты да — Казбекны тотыгыз, винтка урала күрмәсен!—дип кычкырды Этнең муенсасыннан алган ике-өч таза егет аны көчкә тыеп тора- ч лар тартыла, йолкына, шашып өрә-өрә жылый иде үл. Теге самолет артыннан Сафуан абыйның самолеты да биеккә күтә- о. релеп. Сарай тавы ягына борылгач, кулдан ычкынган Казбек, күккә * карап өрә-өрә, шул тарафка карап чабып китте Самолетлар ерагаеп, офыкта эреп югалгач кына тау өсте бушап калды Шунда гына искәреп алдым Мәдинә апа һаман да әле баягы урында басып тора икән Яныннан безнең үтеп киткәнне дә сизмәде бугай, томанлы күзләрен күтәреп карамады. Бу самолетлар үзләре кузгаткан жил белән нәрсәнедер еракка алып киттеләр сыман. Дөнья тараеп калды. Без, өч дус. узышмыйча гына, боегып, инешкә таба төшеп барабыз Төш турында Мәдинә апа мине буа ярыннан чакырып алды. Күн итектән, киң жилкәле пинжәген кигән, башында беретка — кичәге Мәдинә апа. Ут янып торган күзләре генә ничектер сүнеп калган шикелле. — Тәнзил, үскәнем, минем белән барасыңмы? — дип. тимер көрәге белән үләнне кистереп алды.— Казбекны күмеп кайтырыек. йөрәге ярылып үлгәндер инде мескеннең, шулкадәр чабып Аңым әле бу хәбәрне һаман кабул итә алмый, Мәдинә апа һаман I сөйли — Үзем гаепле... Алып китәм дигән иде бит... Калдыр дип үтенгән булдым... Үзем гаепле. Кинәт яшел тугайлар бер ноктага әйләнеп, керфек арасыннан сыты лып чыккан яшь бөртегендә тирбәлә башлады Күз яшен кул аркасы белән сыпырып төшердем дә чишмәгә таба йөгердем Бу кояшны, өян келәрне, тугайларны элекке хәлендә күрер өчен, башны Челтер чишмәнең утлы салкынына куярга кирәк иде Соцынһан урман юлыннан кайтып килгәндә. Мәдинә апаның ялгызын гына алдан җибәрдек тә, үзебез Сарай тавы ягына борылдык. Күлмәген жил кабарткан Зәбир алдан менә, мин — аңа, Фнрзан миңа тотынганбыз Тауның иң биек ноктасында, ерак диңгезләр, упкын кыялар телендә гүләгән жилгә колак салып, тын гына сөйләшеп утырган өч малайның да йөзләре гадәттән тыш уйчан, сүзләре гадәттән тыш жнтдн нде. Бу аларнын ваемсыз балачак белән саубуллашу көне булгандыр. Мөгаен.. Кояш бишегендә тирбәлгән Өянке нигәдер бүген тәкатьсез бер алгы :ыну кичерә иде. Гүя ул үзенең дәвамын, тармаклы тамырлары бар лыгын оныткан да, җир асты һәм җир өсте дөньясы бүленгән сызыктан икегә аерылган; шундый рәхәт-җиңел халәттә аның бер әйләнеп, бөтерелеп аласы килү дәрте җил белән шаярган яфракларына, -сыгылмалы ботакларына кадәр күчкән иде. Әллә соң Чишмә тавына җыелган халык төркеме аның уртак тынычлыгын кузгаттымы? Биектән, төпсез һава киңлекләрен дерелдәтеп очкан, казларны да башын кыйгайтып карарга кызыктырып киткән самолетларның шушылай якынга төшеп кунаклавын аның да бит беренче тапкыр күрүе иде. Әллә соң Өянке, тимер кошларга карап, кайчандыр чит җирләрдән килгән гаҗәеп кош — ләкләкнең, зур канатларын җәеп, иң өске ботакларына кунуын хәтерләдеме? Юк, ахрысы, сәбәбе бүтәндәдер... Еракта, Чишмә тавына җыелган халыкның бүген аңа һич тә кагылышы юк иде. Аның бәйрәме елга бер генә килә — Җиңү көнендә. Берничә елдан соң, авыл үзәгенә һәйкәл салынып, сугышта һәлак булган каһарманнарның исемнәре язып куелгач, бәйрәм тантанасы да шунда күчәр, кулъяулык элү кебек матур гадәт сагынычлы бер хатирәгә әйләнеп калыр дип, уена да китерми иде әле ул. Ә көн шундый матур, ә көн шундый кояшлы. Бәрхет итәген уйнатып, йөгерек җил исә. Нигә соң әле Өянкенең үз күләгәсе тирәли бер бөтерелеп аласы килә?.. Моннан бик күп, бик күп еллар элек, беренче җәенә кергән тал-тирәк чагында, менә корый, менә корый дип көткәндә, ниһаять, июньнең нәкъ шушы көнендә, сулыш юлы ачылып, соңлап булса да яфрак ярып тернәкләнә башлавын оныткан, туган көнен хәтерләми иде ул. Ел саен, җәйнең кыл уртасында, сусыл күзәнәкләренә йомшак дулкын булып таралган рәхәт алгысыну биләп ала иде аны. Нәкъ менә шушы көндә, кәүсәсенең тыгыз үзәгеннән таралган еллар сызыгын тагын бер боҗра бөтереп алганын Өянке үзе дә белми иде шул. Аның хәтере тыгыз боҗралар арасында җил-су-кояш теле белән язылган. Соңыннан... укый белгән кешеләр күрерләр: Өянкенең шалкан кебек ак тәнендәге боҗраларның берсе — иң юкасы — каралган булыр... Кырык беренче елның рәхимсез салкыны тудырган эз... хәер, салкыны гына микән?.. Шул кара боҗраны кысып чыгарырга теләгәндәй, сәламәт эзләр салып, яңалары өстәлә бара, өстәлә бара. Кояш тирәли Җир әйләнгән уңайга сызылган боҗраларда — еллар тибрәнеше... II Тау өстеннән караганда, авыл ак түбәләре белән уч төбендәге кебек җәйрәп ята. Сирәк кайтылганга күрә үзгәрешләр бигрәк тә нык сизелә. Ә мин, җүләр, һаман әле иске урамнарны, салам түбәле өйләрне юксынам. Малай чакта үзем ачып кергән капка тавышлары да хәтердән җуелмаган. Зур шәһәрләрдә, чит-ят илләрдә патшалар яшәгән, корольләр салдырган затлы сарайларны карап йөргәндә дә мин арыш саламы ябылган гади авыл өйләрен юксынып күз алдыма китерә идем. Алтын белән чигелгән стеналар, читтән карап сокланыр өчен генә яратылган асыл әйберләр — салкын купшылык иңне баса, җанны кыса башлый һәм шул чакта сиздерми генә артыңнан килеп, кемдер*, чабуыңнан тарта, борылып карасаң... артыңда, беркатлы елмаеп малайчагың басып тора. Көзге кебек идәндә ул ялан тәпиеннән яфрак- яфрак дымлы эзләр калдырып, сине үзе белән ияртә дә очыртып кына диңгезләр, кыя-таулар аша салам түбәле өйгә алып кайта. Тик... ул өйнең инде эченә сыеп керә алмыйсың, тәрәзәсеннән дә килеп карый алмыйсын. Арыш саламы ябылган «алтын түбәле» өй бала чакның бөек әкияте булып хәтер утравына күчкән. Кешеләр генәме, сулар да бит туган ягына кире кайта. Диңгезгә барып җиткән чишмә сулары, парга әйләнеп, болыт хасил итәләр дә, янгыр булып, туган якка кайтып явалар. Табигатьнең ашкыну һәм сагыну арасындагы мәңгелек әйләнеше... ф Алтын Болак авылы үзенең тыйнак таулары, карт өянке там ырла- д, рын сыйпап аккан инеше белән эссе җәй хозурлыгында изрәп ята Ка- - дерле көннәрең онытылып калмаганмы монда, ашыгып үтеп китмәгән- = сеңме мәрхәмәтле карашлы авылдашларың яныннан? Дөньяның фани « икәнен онытып, рәнҗетмәдеңме берәрсен? Бәгыреңне йомшарту өчен, кабер өстендәге тирәкләрнең җилдә пышылдавын тыңлый белергә өй- ® рән. Соңыннан гына үкенү-сызлануыңиы үлгәннәр кичермиләр, кеше— s изгелеккә, җылы сүзгә исән чакта мохтаҗ. Мин зәңгәр рәшәткәгә тотынып, озак басып торам, һәлак булган £ егерме яшьлек Зәбир, хәрби киемнән, һаман элеккечә, эчкерсез ел- л маеп карый, нидер әйтергә теләгән сыман, хәйләкәр күзләрен кыса ч төшеп елмая. Балачактан ук газиз бер төсмердә хәтергә уелып калган “ сүзе, тере тавышы белән колагымда яңгырый: ибадиба. Бу аның «Әни, °- мин яңа дөнья күрдем!» — дигән сүзе, булгандыр мөгаен. Зәбирдән соң тагын бер’гомер яшәвемә уңайсызланып, рәсеме каршында чарасыз онытылам. Мин инде тәгәрәп кенә үткән еллар эчендә күпме «ибадибалар» күрергә өлгердем, ә ул, тормышка гашыйк чиста елмаюын җуймыйча, мәңге яшьлегендә туктап калды Янәшәмдә Фирзан да юк. Татар бугазын кисеп чыгып ул Сахалиннан бик сирәк кенә кайткалый икән. Юлларыбыз очрашмый, күрешергә туры килгәне юк. Олы юлдан чыгып китеп таралыштык та бүтән инде җыела алмадык Алар малай чак хатирәсенең мин онытып калдырган кызыкларын хәтерләгән булгандыр. Бергә утырып, искә төшерергә, барын да кабат кичерергә иде бит хәзер. Өчебез иңенә салынган балачак дөньясын берүземә күтәрү авыр, чиксез авыр иде бу минутта. Мин Язулы тауның өй тәүмәле ташларына гарәп, латин, хәзерге хәрефләр белән язылган исемнәрне күздән кичерәм. Без дә үз исемнәребезне бер килеп язарбыз, соңыннан, еллар үткәч, шушында очрашырбыз дип хыялланган идек. Ашыкканбызмы, онытканбызмы, әллә инде вакыт таба алмаганбыз—монда безнең исемнәр ташка уелмаган. Менә мин, ташлар күләгәсендә берьялгызым басып торам Туган якның тауларыннан тәгәрәп-уйнап искән җилгә йөзне куям Аста, аксыргаклыкта, җылап тәкәрлекләр әйләнә — яшел үзән акчарлаклары Шушы моңлы манзара сыйган йөрәкне сыйпап юатучы җил мине тагын тау астына алып төшә, Сафа абыйның тегермәне урынында куе камышлык Зирекләр күләгәсеннән аккан арык суы да кипкән. Минем бәләкәй генә Ниагарам тегермән 1парлавыгының гөжелдәвең дә мин хәзер күңелемнән генә тыңлыйм. Буа урынында инеш, ярын ашап кереп, өянке тамырларын ялангач калдырып, болайрак шуышкан. Аргы, сөзәк ярын үги ана яфраклары каплаган. Ялан аякларны корт чаккан кебек чәнчеп ала торган шайтан таяклары да андый ук ямьсез булмаган икән — тропик үсемлеге сыман купшы булып утыра 1 Үткәннең тавышлары шулкадәр якында гына, аермачык ишетелә, jpwien, юка гына пәрдәне күтәр дә бөтенесен дә яңадан күрерсең һәм 'ваемсыз уенга кушылып китәрсең кебек Дөнья үз канунына тотрыклы Шул; бер кергән суга яңадан кереп булмый Без коенган сулар олпат өянкеләр күләгәсеннән еракеракларга агып киткән, кабатлану булмый Сукмагын үлән баскан Челтер чишмәнең утлы-салкын суына да инде мин чал керә башлаган башымны куя алмыйм, бит-кулны чылатып, тәме хәтердә сакланган суны йотылып эчәм дә ары кузгалам. Кайчандыр тибрәнеп кенә чыккан басма урынындагы күпергә җиткәч, тукталмыйча калып буламы соң? Ярда әнә мөгезләрен чыкы-чыкы бәрдереп, шаярып кына сөзешкән булып, ыспай бөгелешләр ясап сике- ' решәсикерешә, кәҗәләр уйный — сакаллы сабыйлар. Гореф-гадәтләре үзгәрмәгән, һаман шулай элеккечә. Кыргыйлыгына, үз ирегенә хыянәт итмәгән йорт җанварлары. Лларны күзәтеп, берьялгызың икәнне дә онытып, ирексездән елмаясың. Нинди гадәттер инде миндә, кечкенә кызым, олыларча кыланып, очынып-очынып нидер сөйләнә башласа да тыела алмыйча елмаям, ә ул көләсең дип үпкәли, яңадан сиңа берни дә сөйләмим дип китеп бара Ярату тойгысы эчтә тыелып тора алмыйча, тышка бәреп чыкканны ничек аңлатасың инде аңа. Мәктәптә дә шулай иде бит бик хөрмәт иткән укытучым кызып-кызып ачуланырга тотына, ә мин елмаям, аның битәрләве дә ошый миңа, якын итүдән шулай елмаям, ә ул, бүтәнчә аңлап, отыры кыза иде. Әлеге сәер гадәтем хәзер дә мине ташлап китмәде. Соклану-ярату кебек сирәк килгән мизгелнең рәхәтен эчкә яшереп, йомык чырай белән кабул итә алмыйм — картаерга теләмәгән сабыйлык хисе мине шулай уңайсыз хәлләргә калдыра, ахрысы Искәрми дә торам — тыкрыктан әни төшеп килә икән. — Аш суына, улым. Туйга да чакырдылар үзеңне,— дип, ул миннән кыенсынган кебек аска карый.— Читтән кайталар да шул аръяк болында йөриләр, ни калгандыр инде анда,— ди әни, үзалдына көлеп. Читтән кайтканнарның үзгәрмичә калган болыннар-таулар арасында үткәндәге эзләрен хәтерендә яңартып йөрүләрен гомере буе авылдан беркая чыкмаган әни каян инде аңласын?! Өлкәнәйгәнче беркатлылыгын саклаган әнине мин ак күңелле каенга охшатам. Шәһәргә кунакка алып килгәч, мин аңа үзем укыган бинаны күрсәттем. Имән ишекләре урамга караган борынгы бинаны ул ис китеп карап чыкканнан соң: — Монда хәзер укыйлармы соң?—дип сорады. Мин эчтән көлеп куйдым. Аның бердәнбер малае укып чыккач, бу бинаның инде кирәге калмаган, япсалар да ярый, янәсе... Мастерскойда ул минем картиналарны озаклап карады. Стенага фотолардан кала бернинди сурәт элдермәгән әнигә нидер булды, күңеле тулуы тавышына ук чыккан иде. Бераздан соң юаш кына итеп, икеләнгән сыман: — Җан сорамаслармы соң үзеңнән?—диде. Бала чакта ул шушы ук j сүзләрне кистереп, һич тә икеләнмичә, кисәткән кебек әйткән иде. Кулыма төсле буяулар алып, чиста киндер каршына «иләмме, зур галереяларда борынгыдан алып бүгенгечә килгән рәссамнарның әсәрләрен карап йөримме — шушы хикмәтле сүз искә килә дә төшә. Ислам дине рәсем ясауны тыймагандыр, бары тик олы курку уятып, ясаган сурәтеңә җан иңдерерлек булсаң гына бу шөгыльгә алын!—дип хәтәр кисәтеп кенә куйгандыр кебек. Әлбәттә, мин моны хәзер шулай уйлыйм. Заман башка, кылга эленгән кылыч баш өстеннән алынган. Гасырлар дәвамында күпме бөек рәссамнар үз-үзендәге сәләтне буып, билгесез- лектә югалгандыр... Нигә соң әле уйларым болай еракка сикерде, мин бит югыйсә як- ягына котырынып кычытканнар үскән чишмә тыкрыгыннан әни бедән кайтып барам. Авылда шәһәрне сагынып, шәһәрдә авылны сагынып, ниндидер ике арадагы ноктада тирбәлгән күңел гадәттән тыш тынлыктан үзенә урын таба алмый башладымы әллә? Бәбкә үләнле сукмактан күз алмыйча, әни белән сөйләшә-сөйләшә “ атлыйм. Менә хәзер, менә хәзер күтәрелеп карасам... уң якта Нәүширван абзыйның тавыклар пырхыЛдап чыга торган тишек түбәле лапасы булыр Аны үтүгә, китек чүлмәкләр эленгән киртә казыклары, җиргә ярымтүгәрәк сызып ачыла торган авыш капкасы Менә хәзер кхтәре- леп карасам, «Әй, бүре маңгай!»—дип, чатанлап, Нәүширван абзый үзе килеп чыгар сымаи. Аягын гына түгел, елмаюын да сугышта кал дырып кайткан Нәүширван абзыйны кочып алыр идем хәзер Аңлыйм мин сине, Нәүширван абзый, айлыйм...— дияр идем Элек аның төмсә йөзе ошамый иде бит югыйсә, гел аркылы килеп сөй- « ләшүе дә тешкә тия иде, хәзер менә сагынам үзен Гел буйга сөйләшү- - челәр арасында бер аркылы килүче дә кирәк икән ул ' Алдану рәхәтен бүлеп, кинәт башымны күтәреп карыйм, юк, авыш = капка да, тишек түбәле абзар да, Нәүширван абзый үзе дә юк инде. - Юксынган җил аның миңа тавышын гына ишеттерә- «Әй, бүре ман- * гай-ай!..» = Бу нигездә хәзер тоташ коймалар — таза ихата-кура, калай түбәле = гүрнәчә өй минем хәтеремнән көлгән шикелле тәкәббер биеклектә тора. 4 Уйларымны сизгәндәй, әни — Гамир урында эшли хәзер, бүксә үстереп җибәрде, кара, сандык д кебек нинди йорт җиткерде,— диде...— Атасы Нәүширван гына күрә ч алмады, мәрхүм.. — Әнинең дулкынланган тавышы шунда өзелеп китте “ Гамир авылда могътәбәр кеше, инженер булып эшли. Бәләкәй чак °- та әйтеп безне көлдергән сүзен инде ул бөтенләй оныткандыр да. Шәһәрдә мин, кемнән булса да нахакка рәнҗетелгән чакларымда, биек манара башына менеп, офык артындагы авылым ягына карап, нәкъ Гамирча итеп: — Әнә безнең, морҗа күренә, кыйный алмыйсыз!— дип кычкырасым килә... I Без кайтып җиткәндә, капка төбендә Хнкмәтулла. Байтирәк абзыйлар һәм минем әти сөйләшеп утыралар иде. «Аю каны» шәрабы, башына кырлы стакан киеп, утыргыч астында посып утыра Барысының да йөзенә җыерчыклар арасыннан яшьлек төсе саркып чыккан. — Син кайда йөрисең?— дип, Хикмәтулла абзый миңа каршы сикереп торды.— Яшьләр ду китерә анда, әйдә, кер тизрәк Ул арада йөгерә-атлый Нәзифә апа да килеп җитте — Картлар исәбенә язылдыңмы әллә, кер әйдә, Тәнзил, сине көтәбез,—дип, ул мине култыклап ук алды. Үпкәләтмәскә тырышып, ничек кирәк алай котылып калдым Артык шаулы мәҗлесләрдә гомум шатлыкка Кушылып китә алмыйча, үз эчемә йомыла гына барам мин ‘Бүген мине биләп алган тойгылар мәҗлес рухына бөтенләй ярашмас иде. ’яшьләрнең эчкерсез бәйрәменә нигә әле моңсу күләгә төшерергә — Кара син аны, картлар мәҗлесенә кермәкче безнең белән,— днп, сирәк тешләрен күрсәтеп, Байтирәк абзый тәмәке алырга дип, кесәсенә тыгылды Картларның шундый килештереп гәпләшүләренә кызыгып карый сык. Үз чорында күп авырлыклар күргәннәр генә ялның шулай кадерен белеп, онытылып утыра беләләрдер. Ике туган— Байтирәк һәм Хикмәт абзыйлар хәзер инде элекке үпкәләрен онытып, бер-берсенә йөрешә- ләр, Зәбирне күмгән көнне сәйләшә башлаганнар, уртак кайгы якынайт кан иде аларны Туганлык җебе еллар үткәч тә яңадан ялгана ала. олыгайган саен нечкәрә, тартыла барып, төене дә сизелми башлый икән Хикмәт абзый арада иң бәхетлесе бүген. Җиде малай арасында үскән бердәнбер кызының туе көнендә ул тәмам яшәреп киткән Авылга сирәк кайтылганга күрә, һәр кешенең йөз чалымындагы әз генә үзгәрешне дә сизеп аласын Ни гаҗәп. Хикмәт абзый һаман да бер көе, чырае вакыт җиле кагылгысыз каратут тышча белән өртелгән кебек. Хикмәт абзый уллары белән ачыктан ачык мактанырга ярата Капка төбендә һәр көнне техника тезелгән булыр Кара «Победа» — олы малаеныкы Аның кырыенда — бишекле «Урал» мотоциклы. Алгы пыяла сына әллә нинди сурәтләр төшерелгән, утыргычы төлке тиресе белән тышланган «Ява» мотоциклы арттара-к тора Коймага моторлы велосипед һәм тәкә мөгезе сыман кәкрәеп килгән рульле спорт велосипеды сөялгән булыр Ин кече малаена кадәр, абыйларыннан күрмәкче, өч тәгәрмәчле велигын шул рәткә китереп куйган була бит. Малайларның берсе кайтуга, икенчесе армия хезмәтенә китә тора. Велосипедтан мо тоциклга күчү дә шул тәртип буенча бара — Бер взвод солдат үстереп бирдем илгә,— ди Хикмәт абзый, горурлыгын яшермичә. Кулы костюмына беркетелгән бердәнбер орденга ялт кына кагылып ала (Поляк ордены аны моннан берничә еллар элек кенә эзләп тапты. Партизанлыкта йөргәне эзсез калмаган икән Польшага чакыртып, зурлапхөрмәтләп тапшырганнар көтелмәгән бүләкне) . «Аю каны» стаканга бүленеп, кулдан-кулга күчеп йөргәннән сон, сүз арасына тәмле итеп тамак кырулар кушыла. — Фәтхелбаян шәп күрше минем, тик бер начар ягы бар,—дип, Хикмәт абзый әтинең иңенә кулын сала — Гомер буе көнләшеп, миннән арттырырга тырышып яшәде ул, — дип, күзен хәйләкәр кыса. Уң кулын тез өстенә куя.— Минем өч бармак тырнак төбеннән генә өзелгән, ә ул, миннән арттырыйм дип, кара инде нишләде,— дип, ул әтинең моннан егерме еллар элек үк өздергән кулын селкеп күрсәтә. — Яз җитсә, без аның белән кан дошман булып бетәбез,— дип дәвам итә Хикмәтулла абзый.— Ике арадагы ызанга якын килмим дип, мин бер адым ара калдырам, ә Фәтхелбаян, миннән арттырып үз ягыннан ике адым калдыра. Моның бакчасы киңәйсен, эшләп чиләнсен Хикмәт дип шулай итә инде ул аны, хәйләкәр... Хикмәтулла абзыйның кире яктан уңайга сөйләвен елмаймыйча тыңлый алмыйсың. t Хәзер инде әтинең дөньясы ишегалды һәм капка төбендәге утыргыч белән генә чикләнгәй. Буш вакыты булдисә, әни әйтмешли, китапка кадала. Бу кайтуда ул: — Мә, улым, укы әле, шәп китап,— дип, Толстойның «Яңадан туу» китабын кулыма тоттырды.— Бүгенгеләрне дә укыйм мин, әллә нәрсә генә шунда... сарай кырыенда йөриләр, ишеген ачып керергә кыймыйлар. Ә бу ачып кергән,— дип, ул Толстойны үзенчә мактап та алды. Байтирәк абзый инде күзгә күренеп бирешкән. Бөкресе аның гәүдәсен торган саен җиргә ныграк иңдерә бара, күрәсең. Үзе һаман әле кул кушырып ятмый, ихата тирәсен ныгытып йөри. Мин аның белән күрешергә дип барганда, ул яңа койманы сыек сары төскә буяп йөри иде. Бер төштә иске койманы сүтмичә калдырган. 1 — Каен такта черүне белми икән, торган саен ката гына бара. Егерме елдан артык бит инде югыйсә... Сүтәргә кулым бармады, Зәбир кадаклаган иде бу төшне,— дип, ул эчкә батып кергән кадак башларын бирчәйгән бармагы белән сыйпап-сыйпап чыкты.— Әйберләре исән, үзе генә юк,—дип, Байтирәк абзый битен сыпырып куйды. Менә хәзер, утыргычта бер-берсен бүлә-бүлә гәпләшеп утырган өлкәннәргә карыйм да, ачынып уйлап куям мәңге картаймас кебекләр иде бит алар — безнең балачакның җанлы шаһитлары. Вакыт нинди рәхимсез, астыртын гына үз! төсләрен, үз чалымнарын сала, кешене тугач ук әзерләп куйган өлгесенә кертә бара. Ачык тәрәзәдән яшьләрнең җыр, дәртле тавышлары ишетелә. Өметнең аргы яры алар өчен әле бик ерак. Биек хәтер тавына менгән картларның моңына алар җырлаган җиңел көйләр тәңгәл килми инде. Моңлы җыр яшенә җитәргә иртәрәк әле бу яшьләргә. — Картайдык, Тәнзил апаем,— дип сүз башлый Байтирәк абзый — Без генәме, тал да картайды әнә,— дип, ул үз өе турысындагы Ялгыз Өянкегә ымлап күрсәтә. Җитмәсә быел яз., шәһәрдән кунакка кайт- Г кан мөртәт малайлар ут салып киткәннәр Өч тармакка аерылган жире чокылып кергән ие бит, тәмам черегән булган үзәге, төпкә катәр янып төшкән Иртән генә күреп алдым Кабыгында гына тора хәзер, жилле көннәрдә авыру кеше сыман ыңгырашып чыга, бичара. — Каян туа диген шундый бәгырьсезләр, ә?! ф Каян чыга дип Ата-анасы шушы авылдан киткән бәндәләр лә — Өс бөтен, тамак тук, жүләр көчне кая куярга белмиләр 2 Дөнья гаменә керешкән сүз шунда өзелде, өйгә генә сыеша алмаган = туй мәжлесе урамга ташып чыкты. Чирәмлектә түгәрәкләнеп бию баш- ф лангач, аяк йөзенә кадәр төшкән бөтерелмә итәкле ак күлмәк, ак фата кигән яшь килен, кулларын жәеп, аккош кебек йөзеп кенә безнең янга 5 килеп житте. Кай арада шулай сылу булып үсеп жнтте соң әле минем s күрше кызы. Әнә, ничек, чигенергә урын калдырмыйча, ягымлы итеп < кенә картларны берәм-берәм урыннарыннан торгызды. — Кермәгән өчен сиңа үпкәлим, Тәнзил абый, биеп кенә котыла -а аласың,— дип, мине култыклап ук алды. Яшьләрнең күмәк кул чабуы астында кулыннан таягын ычкындыр- У ■ маган Байтирәк абзый чүгә-чүгә бии, Хикмәт абзый матросларча кул- < * ларын чәбәкләп, кызына таба якынлаша, әти белән мин дә алар ара- * сында тыпырдаган булабыз. Күзләр — килендә. Ул бүген тантананың үзәге. Килен һәркемдә яшерен гашыйклык хисе кузгатырлык чибәр булганда гына туй мәжлесе соң ноктасына җитеп кыза ала Яшьләрнең карашын үзенә буйсындырып, уртада аккош булып балкыган Нәзилә дөньяга үч итеп шулай артык чибәр булып туган диярсең. Әнә бит, безнең кебекләрдә тагын бер тапкыр яшәреп карыйсы килү теләген котыртып, ярым ачык күкрәкләрен биетеп кенә уртага чыкты да кияү егетенең кулыннан тартып алды Мондый чибәрлекне тормыш буйлап кулда алып бару, ай-һай, кыенга туры килмәсме бу оялчан егеткә... Вакытында китә белү кирәк без яшьләр дулкыныннан чнткәрәк тайпылдык. . • — Мин кайтып килим әле, күкрәк кыса, даруны онытканмын,—дип, Байтирәк абзый бил аркылы салган шомырт таягына терсәкләрен бөкләп тотынды да үз-үзен этеп кузгаткан шикелле китеп барды. k — Озаклама. Бүген төне буе йоклау юк. Иртәгә кыз озатасы,— дип, "Хикмәт абзый аның артыннан кычкырып калды Пөзенә снзелер-сизел мәс кенә моңсулык күләгәсе төште Кызын күрше авыл егетенә биреп җибәрәсең әле генә аңлап алгандай, башын небрәк кузгалды Мин, мәҗлескә соңрак керергә ышандырып, югары очка менеп киттем Таныш тавышлар . Таныш эзләр... Үзгәрә барган дөнья каршында үзең генә белгән кадерле хатирәләр Борынгы кибетнең калын пыялалы ишеге электәгечә чыгырдап ачыл ган чакта мине рәхәт бер калтырау биләп ала. Прилавка артында торган тулы гәүдәле хатынның исеме Гөлсирин булса да, мин кайчандыр «полячка» дип йөрткән кыз белән аның арасында нинди уртаклык бар соң әле?.. Гөлсирин минем белән битараф кына күрешә Аның яшендәге хатын- кызның якын иткән кешеләре өчен генә сакланган аерым елмаюы була. Мин бу елмаюга лаек түгел Артык бәхетле күренгән йөзеннәП колак алкалары, бармакларындагы балдак йөзекләрнең алтын шәүләләре аша, Чатлы читлектә әсир калган кош булып, аның мина гына таныш, мин генә белгән үткәне карый Такыя киеп, кулына сары чәчәкләр тотып, урам уртасыннан 6api ан кызны, ихтимал, хәзер инде күптән оныткандыр Ә ул, һаман шулай төз басып, минем хәтер урамыннан самими матурлык иленә таба атлый Гомеремнең азагына кадәр мин аның ар тыннан шулай ияреп барырмын. Ни генә булса да, үсмер чагын күңелемдә калдырып киткән Гөлсирингә барыбер рәхмәтлемен. Мин аның яшенә җитә барам, ә ул тагын алга китә, шушы аермалык аңарда теге вакытта миңа карата баласытып карау тудырмаса, мәңге сер булып калган кадерле хатирәм булыр идемени! Такыялы кыз минем картиналарыма күчкән. Гөлсирин алардан хәбәрдар түгелдер, хәер, күрсә дә, ул инде үзен таный алмас иде. Керүче-чыгучылар беткән арада кибет эче бушап калган икән Гөлсириннең арыган куллары прилавка өстенә салынып төште. Бармаклары гүя миңа сорау белән текәлгәннәр иде. Шунда гына мин, йомышсыз терәлеп торуымны аңлап, Гөлсирингә күтәрелеп карадым. — Ни аласыз? Үткәннең бөтен төсмерләрен җуйган тавышы, ниндидер өстенлеген сиздерергә тырышып, кысылган иреннәре арасыннан ялкау гына чыкты Туй бүләген әйтеп, иллелекне бирдем дә... Кабатлану була димени Ә шулай да кабатларга кирәк иде, малай чагыма хыянәт итмәс өчен.. — Өч прәннек бирегез тагын,— дидем аныңча күплек затында эндәшеп. «Син» димәү дөрестер дә уйласаң, чынлап та шулай бит әле, минем өчен дөньяда ике Гөлсирин бар: берсе аның кулына чәчәк тотып, һаман әле мине үз артыннан ияртеп бара, икенчесе — өч прәннек дигәч, сәерсенер елмайганы — хәләл ире Корычбайның әле кызыл «Жи- гулижена (яңгырлы көннәрдә), әле ак «Жигули»ена (кояшлы көннәрдә) утырып, кибеткә көн дә эшкә килә-китә йөри. Бик күп нәрсәләр үзгәрде минем дәвердә генә, ә менә прәннектән һаман шул — балачак исе, балачак тәме килә. Кайсы гына авылдан, кайсы гына шәһәрдән сатып алма — тәме бер. Кайтып барганда каршыма Мәдинә апа очрады. Хәзер инде ирләрчә киенеп йөрмәсә дә, кул кысып күрешүе ирләрчә иде аның. Күмер кебек кара чәчләре арасында көмешсу көл сибелгән кебек. Күзләре дә элекке кебек чаткы чәчрәтеп тормый, талган моңсулык аша карый. Хәл-әхвәлләрне сорашкач, мин Сафуан абыйны искә төшердем. Мәдинә апаның карасу-кызыл иреннәрендә рәхәт елмаю уйнаклап алды. — Былтыр, капка төбенә машина туктагач йөгереп чыксам... Сафуан басып тора. Курорттан кайтышыбыз ди. Хатынын-балаларын да иярткән. Чәй эчереп чыгардым үзләрен. Ул да онытмаган икән... Мәдинә апа Сарай тавы ягына төбәлеп, сүзсез калды. Бәйләм күлмәгенең сәдәфен бөтергәли башлады. Мин еллар көле каплаган кадерле сагышына кагылдым да, хәзер инде ни әйтергә, ничек юатырга белмичә аптырап торам. Хәер, кайгысын да, шатлыгын да эченә йомарга күнеккән Мәдинә апа юатуга мохтаҗмыни соң?! Мин аңа теге вакытта Сафуан абый белән утыргычта сөйләшкәннәрен качып тыңлаганымны һаман да әйткәнем юк икән бит. Әле дә урам уртасында капылт кына ачылып китеп булмый. Тагын икенче вакытка кала инде. Шуңа ышанасың, иркенләп бер утыру җаен алдагыга калдырасың. Мәдинә апа да каядыр барырга йомышлап чыккан бит әнә. Ашыгу гадәте авылга да бәреп кергән. Вакыт хәзер монда да җәяүле түгел — машиналы, мотоцикллы... Көн — тәгәрмәчләр өстендә. Ашыгуның сәбәбен Мәдинә апа үзе бик гади генә аңлатып бирде: — Югары очтагы Нәфисә әби авырып киткән Балалары кайтып җитмәгән әле. Шуңа тавык шулпасы илтешем. Мәдинә апа һаман шулай, үз ялгызлыгын онытып, бүтәннәр кайгысы белән яши икән. Бәлки шуңа күрәдер дә аның йөзендә мәрхәмәтле матурлык — күңел чагылышы булып, картаю-олыгаю салган еллар агышына бирешмичә сакланып калгандыр. Ихтимал, яшьлегендә бәреп чыккан ялкынланасы бөтен хисе — ягымлылыгы, әкрен генә пыскып, аның бөтен гомеренә тигез таралгандыр Ниндидер үзем дә аныклый алмаган уйлар белән (кызганумы, сокланумы, гыйбрәт алумы?) Мәдинә апа чаттан күмелгәнче борылып карап калдым. Югары очның тыгыз өйләре һәм казылып беткән катканаклы урамнарыннан соң түбән оч капка төбендәге чирәмлекләре, саф һавалы үзгә бер тынычлыгы белән яшел учын җәеп каршы ала. Туй бүләген култыгыма кыстырып Байтирәк абзыйлар тыкрыгына борылыр алдыннан, күңелемә сеңеп калган күренеш тагын мине тукталырга мәҗбүр итә: авыл башындагы ялгыз Өянке . каршысында бөкресе белән койманы терәп утырган Байтирәк абзый... Еракта — зәңгәр'гөмбәзле Чатыр тау... Өянке бөкрәеп, Байтирәк абзыйга охшаган, Чатыр тау киң ябалдашлы Өянке сыман күренә. Шушы өч бердәмлеккә карагач, кан тамырларыннан аккан вакыт тукталып кала. Гел шулай булыр сыман Байтирәк абзый үзе ясаган утыргычта кояшта җылынып утырыр. Өянке талгын җилдә яшь ботакларын тибрәтер. Чатыр тау текә маңгаен күтәреп офыктан карар — ничә кайтсам да шушы күренеш, иминлеген җуймыйча, мине каршы алыр шикелле. Яшәешнең бакыйлыгын тойган бу мизгелдә мин Өянкенең кеше гомереннән озаграк, тауның исә Өянкене дә узып яшәячәге турында онытырга тырыштым. Өянке үзенең инде тәмам картайганын күләгәсенә карап та белә. Араланып калды ботаклары, сирәгәйде яфраклары. Элек сутлы үлән бәрхетенә кара бөркеттәй төшкән күләгәсе хәзер инде тетелеп тузган җәймәгә охшап калган. «...Дөньялар үзгәрешенә дә яраша алмыйм бугай. Аңламассың: кояш аязга байый, ә икенче көнне китерә дә яңгыр коя. Кышка карап җәй килми. Нидер үзгәрде. Яз иртә килә дип, җир җылысына ышанып, бөреләремдә яфрак өлгеләрен әзерләп кенә бетерәм — кинәт салкыннар башлана, җир катыра, энәле җил исә башлый. Инде ачылыр мәле җиткән бөре биләүләрен кая яшерим, ничек җылытыйм дип, төннәрен ут 1 йотып чыгам... Сизгерлегем кимеде... Кешеләр әнә утырып та, ятып та хәл алалар, ә мин — гомерем буе аягүрә. Буыннар катканлыгын җил искәндә аңлыйм, бөгелә алмый хәзер ботакларым—сына гына. Ә шулай да... кешеләр белән янәшәдә үткәргән елларымның мәгънәсе бер гомергә генә торырлык...» Казларның тук тавышка каңгылдашулары, бушап калган кырлардан искән җилләре белән көзләр үтә. Морҗалардан күтәрелгән әчкел- тем-хуш исле төтен баганалары белән салкын кышлар килә. Кара каргалар кайтып, су буендагы өянкеләргә оя кора башлауга, тау битләре челтәр карлардан арына, кышкы йокыдан арынып, кояшка битен ача— язлар килә. Аннары... көннәр кайнарлана, авыл җәйге хозурлыкта яши башлый. Яшел үлән төрткәнне күрсәм, терелерием дип, кышын сырхауга калган картларга кадәр капка төпләренә чыгып; таягы белән серләшеп утыра — күзләрендә нур, йөрешләренә кадәр үзгәргән, шөкер, бу җәйне дә күрдем дигән рәхмәтле карашлары, тәмле сүзгә әверелеп, телләренә күчкән. Ә яшьләр., мотоциклда, машинада чабучы яшьләр гел хәрәкәттә. Айлы төннәрдә тын гына килеп, Өянке янында серләшеп утырмыйлар инде. Гадәтләре башка... «Элегрәк авылга кереп килгән ят кешене кулларын каш өстенә ку 7 еп яисә тәрәзә пәрдәсен күтәреп күзәтәләр, олы бер яңалык итеп кабул итәләр иде. Хәзер инде авылга килү-китүченең исәбе-хисабы юк. Өянкегә тузан бөркеп, машиналар чебен кебек үтеп кенә тора — абай- ламый да каласың Җигүле атлар хәзер бик сирәк күренә шул. Әй ул атларның үтүе! Тояклар тупырдавы җир тирәнлекләре аша. рәхәт кытыклап. тамырларыма кадәр тарала да әллә нинди хатирәләр сулкылдап күтәрелә башлый. Андый чакта урыннан кубасы-кузгаласы. атлар эзеннән, үткәннәрне эзләп, юлга чыгасы килә Үткәннәр дигәннән... Исән кеше бер кайтып күренә икән. Кайчандыр ♦ сиртмәле кое янында ябага туп тибеп уйнаган Давыт исемле малай g Өянке хәтерендә төш кенә булып, бөтенләйгә югалган иде. Бик олы Ь урында эшли, чит илләрдән кайтып керми икән дигән хәбәрләр ише- х телгәли иде аның турында Хикмәтулла яисә Байтирәккә әллә нинди ф маркалар ябыштырылган хуш исле конвертлы хатлар елга бер булса в да килгәләп торды да соңгы елларда бөтенләй өзелде. ш Көтмәгәндә-уйламаганда кайтып төште бит беркөнне. Хәер, кайтты " дию бик үк дөрес булмас, үтешли, сугылып кына чыкканлыгын авыл- < дашлары да искәрергә өлгерә алмый калдылар» Башта... Байтирәк белән Хикмәтулланы машинага утыртып, район үзәгенә алып киттеләр. Төштән соң дүрт-биш кара машина Өянке яны- w на килеп туктады Бер-бер артлы чыртлап ачылган ишекләрдән затлы « киемле таза-таза ирләр, арттагы машинадан исә кара плащлы, үткен < карашлы егетләр төште. * Барысының да игътибар үзәгендә булган чал мыеклы ир кеше фетр эшләпәсен салып кулга тотуга, аның озын чәч учмасы ак ялкын булып, җилдә уйнаклый башлады Менә ул салмак кына атлап килде дә Өянке кәүсәсенә кулын куйды Озын, ак бармаклары сизелер-сизелмәс кенә калтырый иде Нидер әйтергә теләде чал чәчле кеше, әмма гадәттән тыш дулкынлануданмы, сүзләре тамак төбенә дулкын булып өелде Аның өчен инде балачак теле дә салам түбәле өйдә, ялан аяклы ерак дөньяда онытылып калган иде бугай Нигез урынын актарып, туфрак катламы астыннан таныш чүлмәк, чынаяк китеге эзләгән шикелле, кү- нел төбеннән ул, азапланып, кадерле сүзләрнең кайтавазын эзли иде Менә ул, ярдәм сорагандай, авыл ягына борылып карады Капкалар, коймалар, өйләр үзгәргән, аның каршында бөтенләй ят бер авыл җәйрәп ята иде Авыл гынамы, янәшәсендә уңайсызлык тоеп торган Хикмәт белән Байтирәк тә, кан туганнар булса да, аның өчен хәзер инде барыбер чит-ят иде. Кешелекле эчке бер тойгы гына аларның кан туган икәнен искәртә, ә чынында исә сизелми дә үткән дистә-дистә еллар арага салкын түбәле таулар өйгән иде Байтирәк үзен уңайсыз сизә, дәрьялар артындагы ят илләрдә эшләгән бу кеше абыйсымы аңа. түгелме — һаман әле ышанырга да, ышанмаска да белми Җитмәсә, бөкресе дә. үзен сиздереп, иңне баса башлады Озын буйлылар янында ул гел шулай, арка тиресенең тар тыша башлавын сизә иде Хикмәт исә кара тут чыраена пәрдә төшергән, ваемсыз кыяфәт белән читтәрәк тора. Өянке кәүсәсеннән күтәрелгән туган җир җылысы Давытның куллары аша йөрәгенә җиттеме, кинәт аның зиһене ачылып китте, бала чакта калган сүзләр ком юшкынындагы алтын бөртекләре шикелле елтырап, иң өскә калыктылар. — Монда безнең нигез...—дип, Давыт плащын ычкындырды да. үлчәргә тырышкандай, кайчандыр өй торган урынны чамалап, эре эре атлап йөреп чыкты. — Шулай? — дип ул сораулы карашын әле Хикмәткә, әле Байтирәккә төбәде Хикмәт, чыраен ризасыз сытып, ым какты Тип тигез чирәмлектә кайчандыр өй торганлыгына берничек тә ышана алмаган кунаклар да Давытка теләктәшлек белдереп, сүз кыстырырга ашыктылар — Монда кое...— Давыт үлән арасыннан көмешсу әрем баш төрткән турга килеп басты, нидер сөйлисе килеп тә, теле җитмәгән сабый бала шикелле мәзәк хәрәкәтләр ясап алды. «Ялгышасың, кешем, дип уйлады Өянке, өй урыны уңдарак иде, оныткансың, туган, нигезеңне, оныткансың... Кое урыны да син баскан төштә түгел, болайрак, болайрак кил, кешем»,— дип пышылдады яфраклар. Ят кунакларның сәгатькә карап алуларына караганда, алар бик ашыгалар иде, күрәсең. Давыт кулъяулык чыгарып, читкә борылды да тиз генә күз төпләрен сөртте, аннары, иелеп, кулъяулыгына туфрак алып төрде. Ул арада машиналарны кабыздылар. Кузгалу шаукымында Байтирәккә дә кыюлык иңде: — Давыт абый, әнә безнең өй — каршыда гына, чәй эчеп чыгар идек ичмасам,— дип кыстый башлаган иде, абыйсы, моңсуланган күзләрен түбән төшереп, баш селкеде. Ул инде ике энекәшен дә район ресторанында кунак иткән иде. Өйгә үк кереп торса, ныклап кайту була, ә туган җирен бик күп еллардан соң гына кайтып күргән кеше озак яшәми, диләр. Шул ырымга ышана һәм шуннан курка да иде Давыт. «Эш тыгыз булды шул, гел кайтам дип йөреп, гомер сизелми дә үтеп киткән...» Берсен-берсе уздырырга тырышкандай, шапы-шопы ишекләр ябыла башлады. Давыт ике энекәшен берьюлы кочаклады, битләреннән өчәр мәртәбә үпте дә машинага таба кузгалды. Ир кеше үбүен беренче мәртәбә татыган Байтирәк, үзе дә сизмичә, кул аркасы белән яңагын сөртеп алды. Машиналар төтен боҗралары уйнатып кузгалдылар. Артына карап, һаман әле кул болгап барган Давыт чал чәчләре белән яктырып, машина тәрәзәсеннән күренә, тегермән үреннән күмелгәнче, Өянке алар ягына үрелеп карап калды. Соңгы тапкыр... дип пышылдады яфраклары. Соңгы тапкыр... Машиналар үр артына күмелгәч кенә, ике туган Өянке төбенә килеп утырдылар Тәмәке кабызгач, Байтирәк карлыккан сүзләрен мул төтен арасыннан этеп чыгарды. — Җитмеш яшьтә бит инде югыйсә, ә бездән яшь күренә,— дип абыйсына карады да төзәтеп куйды,— Чырайга миннән яшьрәк. Кырда кунатөнә эшләп ватылмаган шул. Хикмәт, ниндидер мәгънә салып, тамак кырудан узмады. — Нигез урыны анда түгел дип әйтәсе килгән иде дә, яхшысынмадым инде... Әйдә, шулай ышанып китсен — Байтирәк, үзен хуплауны өмет итеп, абыйсына карады. Әмма Хикмәтнең кара тут чырае корыч салкынлыгы бәреп тора иде. Аптырагач, Байтирәк куллары белән җиргә таянды да, арка бөкресен өскә чөеп, урыныннан калыкты. — Әйдә, алайсам, чәйләп алыйк. Хикмәт, кул селтәп, үз өенә таба китеп барды. Әгәр дә кешеләр агачлар кебек үк бер урында гына тамыр җибәреп яши алсалар, ничек булыр иде икән, дип уйлады Өянке. Китү-кайту- лар, сагынулар булмас иде. Кешеләр бер-берсенә явызлык кыла алмаслар, кинәнеп яшәрләр, бары тик яшәрләр генә иде кешеләр, әгәр, агачлар кебек үк, тамыр җибәреп, бер урында гына тормыш кора алсалар... Өянкенең ул чактагы уйлары, әлбәттә, бүгенге көнгә үз хасиятендә килеп җитмәде. Бер-бер артлы алмашына барган буыннар — кешеләр язмышы матурлый җирне, озак дәвер яшәгән Өянке моңа инде күптән төшенгән иде. Бүген таң нинди тыныч, йомшак, нурлы булып туган иде, югыйсә, төшкә таба әллә каян гына җил чыкты: кисәк кузгала да машина эз- ләреидәге тузанны урыны-урыны белән күтәреп алып бөтерә башлый, ялкауланып, тагын икенче төшкә илтеп сала. Түбән очта бәйрәм шаукымы кузгалган шушындый да кояшлы көнне әле болайдан, әле те- геләйдән искән тотрыксыз җилнең һич тә кирәге юк иде шикелле. Бүген — кыз озату көне.. Хикмәтләр капка төбендә машина-мотоцикл кебек «заман арбаэла- ♦ рынын хисабы юк. Гадәттә, авылның бер өендә кузгалган мондый « сирәк килә торган бәйрәм шаукымы, җылы дулкын булып, бүтән ызба- £ ларга да тарала. Матуррак яулыклар бәйләнә. Яшьлеге сүнеп барган = хатыннарның да бит очларына кызыллык йөгерә. Капкалары ешрак ф ачыла Килен китүне күреп калганда һәркем көнләшүле яшәреп ала Кызы да нинди бит! Очта бер, очта гынамы — авылда бер чибәр, 2 авылда гынамы — тирә-якның данын күтәрерлек. Очның яме иде ул. Аның ике толымын түшенә салып, гаҗәп төз басып судан кайтулары. Аның исәнләшкән чакта, тигез тешләрен күр- «- сәтеп, ике бит очын күләгәле упкынлатып елмаюлары.. Байтирәкләр л коесыннан үзләренә кадәр араны ул чирәмле сукмактан шундый ки- * лешле итеп атлап бара ки, хәтта капка төбендә утырган карчык-кор- “ чык, хатын-кызларга кадәр, сүзләреннән өзелеп, озак карап калалар. °- Соклануларын эчкә яшереп, тизрәк гаеп-кыегын табарга тырышулары г өскә калкып чыга. — Уклау йоткан кебек гәүдәсен катырып йөрмәсә — Кемгә охшап шулай кыланчык булгандыр.. — Ояла да белми бит, күзгә карап сөйләшә. — Элгәре без башны иеп кенә йөри торган идек, ә?! — Заман башка, түтекәем... — Хикмәткә тартса, морҗаңнан кереп, тәрәзәңнән чыгар бу! Хатын-кызлар әнә шулай бер-берсен бүлә-бүлә, үз карашларын әйтеп калырга ашыгалар. Ә күңелләрендә бу сылу кызга яшерен соклану, яратып көнләшү һәм... сүз белән генә баса алмаслык сагыш ята Үзеннән чибәррәкне таныган хатын-кыз картая баруы белән инде килешә башлаган дигән сүз. Әнә бит. кайсылары соңыннан, өйгә кергәч, көзге каршына килеп, күз төбендәге җыерчыкларын тигезли-тигезли, гомер буе күнеккән йөзеннән уңай сыйфатлар эзли һәм үзалдына уфтанып куя. Алар инде күрше авыл киявенең нинди нәселдән чыгуын да җиде бабасына кадәр белеп алганнар Нәзилә сайлаган егет күз күрмәгән затлы бер егет булырга тиеш дигән эчке уйларына каршы килеп — Әллә кем түгел икән.. — дигән булып, кияүгә мөһер дә сугып куйдылар. Бүген — кыз озату көне Нәзилә киткәч, бөтен оч күңелсезләнеп калмасмы? Ул үткәндә, тәрәзәләр яктырып китә, өйләр биегәя, урамнар киңәя иде бит Көянтә чиләк асып. Нәзилә узганда. Байтирәк тә бөкресен онытып турая, хәтта коймага сөягән сердәш таягын да онытыл калдыргалый нде. Очның яме — Нәзиләдә. Моны чирәмле сукмаклар белә Моны Өянке белә. „ Тик менә көннең бозылырга торуы гына Кияү ягындагылар килен усал булыр ахрысы димәсләрме, артык матурлыкка сагаеп карау кешеләргә хас сыйфат түгелмени Байтирәк бүген ниндидер уе бар шикелле иртәдән үк кыбырсып йөри Туйлы йортка биш барып, биш кайтты инде, нке арада тик киләп- сарып йөри Күкрәк кысуын да оныткан, атлаулары шәбәйгән Бау алып чыгып, болай таба кнлде дә Өянкенең буш күз урыны сыман караеп калган ботак тишегенә карап торды, кәүсә төбендәге кара күмергә әйләнгән куышлыкны кулы белән сыпырып караганнан сон шушында ут салып киткән шәһәр малаен тагын бер каргап алды һәм кәүсә әйләнәли уратып, сүс бауга элмәк ясый башлады. Әз генә тарткан иде. черек бау өзелеп тә чыкты. Ниндидер йомыш белән күршегә кереп барган карчыгына ул җилкә аркылы гына дәште: — Әй, син, җүнлерәк бау алып чык әле! Солтания сагаеп башын борды, соңгы елда колакка катыланган, вакытвакыт гел дә начар ишетә иде ул. — Мә дигәнне генә ишетәсең шул, карчык, бир дигәнне колагыңа да элмисең,— дип, Байтирәк түзмәде, үзе капкага таба китте. — Мәдинәгә ни булган тагын?— диде беркатлы Солтания. — Бар, юлыңда бул,— дип, Байтирәк капкадан кереп күмелде. Бераздан инде эшен төгәлләгән иде. Элмәкле бау Өянке кәүсәсенә бәйләнгән. Юл кырыендагы чирәмгә озын колга сузып салынган. Кырыена килеп баскан хатынына Байтирәк борын астыннан хәйләкәр елмаеп карады. — Күкәй салган әтәч кебек йөрисең, ни булды соң сиңа?— диде Солтания. — Күрмисеңмени, машина килеп җитте дигәндә генә — шап! Колганы юлга аркылы салам да... Бүләксез котыла алмый кияү миннән. — Талның теге ягыннан әйләнеп үтәлмиләр дисеңме? Байтирәк бу турыда башына да китермәгән иде, кинәт аптырауга калды, ләкин карчыгы каршында болай чарасыз мәлҗерәп төшүгә күнекмәгән акылы хәйләне тиз тапты: — Туры юлдан үтмәсә, нинди җегет ди ул! Беренче көннән үк читкә каера башласа, кияүлеге бер тиен!— Байтирәк тәмәке кабызды да:— Кайчан кузгалалар икән, бар, белеп кайт әле, мин чәй куя торам,—дип, капканы ачык калдырып, өйгә кереп китте. Ул арада Хикмәтуллалар капка төбендә халык дулкынлана башлады. Гармун тавышын бүлеп, мотоцикллар тырылдап кабынды. Кояш нурын чагылдырып, машина ишекләре ачыла-ябыла башлады. Аккош булып килен дә балкып китте. Кузгалалар, кузгалалар... Җилне дә онытып, каерылып карый Өянке. Иң беренче булып аллы- гөлле тасмалар белән бизәлгән машина юлга үрмәләп чыкты, аның артыннан ялыкйолык килгән пыялалы мотоцикллар тигез рәт булып килә. Артта — калган машиналар. Тезелешеп, әкрен генә киләләр. «Нигә соң әле Байтирәк күренми? Соңга кала бит инде! Иртәдән бирле көтте, көтте дә, вакыты җиткәч кенә...» Кычкырырга әзер, йөгереп китәргә әзер Өянке Байтирәкнең нәкъ кирәкле мәлдә пошмаслы- гына аптырап та, тынычсызлап та калган иде Шул вакыт капка ачылып китте, йөзе гадәттән тыш агарган Солтания килеп чыкты да кая барырга белмәгәндәй туктап калды. Әле югары оч ягына, әле түбән оч ягына карый, иреннәре селкенә, тавышы чыкмый, үзе һаман каядыр омтыла... «Байтирәк нишләп күренми соң әле, килеп җитәләр бит инде!» Шул чак Өянке атка атланган малайның машиналар артыннан чаптырып килүен күреп алды. Тимер ташкын аша тояклар тупылдавын ишетәсе килүдән ул җилкенеп, бөтермә җил иркенә бирелеп, алга каерылды да., кинәт өстәге ак болытлар, каршыдагы өй тәрәзәләре, чирәмле сукмаклар, буталып, баш әйләндергеч рәхәтлектә йөзә, якты бер түгәрәккә әверелә башлады. Кырт туктап калган алгы машинадагы киленнең кычкырып, кияүнең беләгенә чытырдап ябышуын да, җыр-гармун тавышларының кисәк тынуын да ишетмәде ул. Җылы җир тирәнлегендә кое суының нәкъ менә бүген үз юлына кайтып төшәсен дә белми калды. Юлга аркылы ауган карт агач без белгән Өянке түгел иде. Өянкенең асылы бу мәлдә кояш нурлары буйлап чиксез биеклеккә күтәрелә, дөнья хәтеренә кушылырга ашыга иде.