Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЫЙЛЕМ — НУРДЫР

. Быелның август аенда күренекле татар шагыйре Габдерехим Утыз Имени ел-Болгариның тууына 230 ел тулды. Ул татар әдәбияты тарихында тирен эз калдырган шехеслернен берсе Габдерехим Утыз Имени (тулы исеме — Габ- дерәхим бине Госмат* бине Сермени бине Кырыйм Утыз Имени әл-Болгари) 1754 елда Татарстанның хәзерге Чирмешен районының Яңа Кади (элекке исеме — Утыз Имен) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Шагыйрь үзенең әдәби псевдонимы ител туган авылы исемен алган. Аның әтисе, Госман бине Сәрмеки, хәзерге Лениногорск районы Тимәш авылы кешесе була Габдерәхимнең әнисе. Утыз Имән авылында туып үскән кыз *, Тимәш авылына Госманга кияүгә чыккан була Габдерехим туганчы ук етисе үлеп китә. Ярдәмчесез калган енисе туган авылы Утыз Имәниге кайткан, һем шунда, бабасы йортында,, Габдерехим дөньяга килгән. Балага 2—3 яшьләр чамасы булганда, енисе дә үлеп киткен. Булачак шагыйрь туган тиешле җиңгәсе кулында фәкыйрьлектә үскән Укырга, белем алырга омтылган Габдерехим бик яшьли үз авылларындагы Вилдан мулла мәдрәсәсенә йөри башлый. Зиреклеге, үткан зиһенлелеге белен ул башкалар арасында «укымый беле торган шәкерт» дип танылган Вилдан мулла мәдрәсәсеннән соң Габдерехим берничә ел буе күрше-тирә авылларга барып укыган. Аннан соң шул чорда атаклы булган Оренбург Каргалысында икенче мәчет каршындагы медрәсәде, Вәлид бине Мехәммәд әл-Әминнән белем ала. Оренбург Каргалысында уку гына канәгатьләндерми башлагач, ул 1788 елда, гаиләсен алып, Урта Азия шәһәрләренә гыйлем эстәргә чыгыл китә Башта ул шул чакта зур гыйлем үзәге булып саналган Бохара шәһәренә киле. Анда берничә ел яши, исеме еракларга таралган мәдрәсәләрдә белем ала, күренекле укымышлылар белән аралаша Бераздан үзе дә мәдрәсәдә укыта башлый. Бохарадан соң Габдерехим Акча. Түфи, Самарканд, Мәзаре Шаһимәрдан шәһәрләрендә яши, андагы гыйлем ияләре белән аралаша, мәдрәсәләрдә уку-укыту эшләре белән шөгыльләнә. 1796 елда хәзерге Әфганстан территориясенә чыгып китә; Бөлех, һират, Кабул шәһәрләрендә була. 1798 елда, Кавырмач диген урында хатыны Хәмидә үлгәч, ул балалары белән туган иленә кайтып китә. Туган иленә кайткач, Габдерехим туган авылы Утыз Имәнидә төпләнеп калырга тели, емма аңа; «Синең атаң Тимәш кешесе иде. — дип. йорт салырга урын, җир 1 Моңа кадар шагыйрьнең әнисенең исеме билгеле түгел кае ме 194 елгы археотрафиь экспедиция вакытында шагыйрь яшәгән Куакбаш авылында (Леииио-арск районы) 77 яшьдеа пенсионер укытучы Гаян апа Хәкимояа безгә Габдерахнинск амясе Гафифа исемле булганлыгын әйтте •Cei аны наян беләсеР» диген сорауга ул «Гафифә әби турымда мии яшь чатымда Габдёпәхкм хәэрат КылЫИМН УЛЫ (Бәдигылыкамалнмн улы И Ш ) Михамматфашйл Окне Котлы, бай Окне Мирас бине Г.монголдан куп талкырлар ишеткәнем бар иде Фааыйл бабай Гмфнф.. »би плмндя йик күп хатирәләр сайли иде Дә. алары инде хәтеремдә калмаган* - дип мана б трде бирмиләр. Шуннан соң ул үзенең ерак туганнары яшәгән күрше авылга — Кара Чишмәгә китә, анда бер ел яши. Ләкин анда да озак торырга рөхсәт итмиләр, һәм ул хәзерге Чистай районының Исләй авылына китә, анда бер ел чамасы мәдрәсәдә укыта. Аннан хәзерге Лениногорск районының Сарабиккол авылына күчә, өч ел буе мәдрәсәдә хәлфәлек итеп яши. Шуннан соң Куакбаш авылына (хәзерге Лениногорск районы) килә; авыл тарихында беренче мәдрәсә салдыра, шәкертләр укыта. Әнә шулай авылдан-авылга күчеп йөри торгач, ниһаять, әтисе туган Тимәш' авылына килеп урнаша һәм үзенең соңгы көннәренә кадәр шунда яши, укыту белән шөгыльләнә. Тимәштә аның кечкенә генә йорты, аз гына җире булган; хайван асрамаган, мал җыймаган. Картлык көннәренә кадәр иҗат эшен дәвам иттергән. Шагыйрь сиксән яшенә кадәр яшәп, 1834 елның апрель башында Тимәш авылында үлгән. Каберенә таш куелган, анда исеме һәм үлгән елы күрсәтелгән. Утыз Имәнинең иҗат мирасы гаять зур һәм күпкырлы. Алтмыш елга якын сузылган иҗат дәверендә ул, бүгенге мәгълүматлар буенча, йөзгә якын (төгәлрәк әйткәндә — 99) исемдә хезмәт язып калдырган. Алар Утыз Имәнинең үз чорының олы шагыйре генә түгел, бәлки күпкырлы галиме дә булганлыгын күрсәтеп торалар. Шушы 99 исемдәге хезмәтнең бүгенге көндә барлыгы 67 сенең тексты табылганI . Әдип язган хезмәтләр арасында поэзия җәүһәрләре белән беррәттән, тел, философия, әхлак-хокук мәсьәләләре, экономика, медицина, астрономия һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы фәнни хезмәтләр дә бар. Утыз Имәни иҗатының үзәгендә аның поэзиясе тора: аның таланты тулысынча нәкъ менә поэзиядә ачылып китә һәм татар әдәбиятындагы урыны да нәкъ менә аның поэтик әсәрләре, аларның әһәмияте белән билгеләнә. Утыз Имәни поэзиясе шактый катлаулы һәм каршылыклы. Бу каршылыклар, әлбәттә, беренче чиратта шагыйрь яшәгән чордагы иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең катлаулы һәм каршылыклы булуы белән бәйләнгән. Билгеле булганча, Утыз Имәни бөтен Россияне дер селкеткән Е. И. Пугачев восстаниесеннән соңгы чорда, ягъни Россиядә феодализм, җәмгыятенең таркалу һәм аның эчендә капиталистик мөнәсәбәтләр үсү чорында яши. Шуның белән бәйле рәвештә дини идеологиянең җәмгыять тормышында моңа кадәр алып торган позицияләре әкрен-әкрен генә үзгәрә башлыйлар, һәм идеологиянең бер өлкәсе булган татар поэзиясендә дә моңа кадәр күрелмәгән дөньяви мотивлар туу өчен җирлек хәзерләү процессы башлана. Бу процесс Утыз Имәни иҗатында ачык чагылыш таба. Әлбәттә, Утыз Имәни поэзиясе дә шул чорда татар җәмгыя/ендә хакимлек иткән ислам дине йогынтысыннан читтә кала алмады. Аның әсәрләре дини фикерләр тәэсирендә язылганнар. Ләкин шуның белән беррәттән, аның поэзиясе дини рамкалар эчендә генә бикләнеп калмады, бәлки үз чорының җәмгыять тормышына караган күп кенә актуаль мәсьәләләрне дә күтәрде һәм аларны үзенчә чишәргә, үзенчә хәл итәргә тырышты. Дини һәм дөньяви мотивлар аның поэзиясендә бер-берсе белән үзара бәйләнеп, бер җепкә үрелеп бирелделәр. Шунысы кызыклы, бу мотивлар аның поэзиясендә еш кына бер үк әсәр эчендә дә янәшә килергә, бер-берсе белән янәшә яшәргә дә мөмкин. Бу күренеш Утыз Имәни иҗатының үзенчәлеге булып тора һәм шуның белән беррәттән, аның поэзиясенең катлаулылыгын, каршы- лыклылыгын китереп чыгарды. Утыз Имәни поэзиясенең үзәген зур күләмле әсәрләр — поэмалар тәшкил итә. Бүгенге мәгълүматлар буенча, ул барлыгы ун поэма иҗат иткән. Нәкъ менә шушы поэмаларда шагыйрь үз чорының җитлеккән мәсьәләләрен күтәрел чыга, аларда әдипнең иҗтимагый йөзе, актив позициясе һәм эшчәнлеге чагылыш таба. Шагыйрь җәмгыятьнең гади бер члены булып яши. Ләкин җәмгыять тормышы аның идеалы белән туры килми. Аның карашынча, җәмгыятьтә начар, ялгыш, бозык фикерле кешеләр күбәеп киткән. Шагыйрь кешеләрнең мондый начар әхлаклы булуларының сәбәбен эзли, һәм аның сәбәбен Утыз Имәни барыннан да элек кешеләрнең надан, укымаган булуларында дип аңлый. Шуңа күрә ул үэ замандашларын I Шушы 67 исемдә: е хезмәтнең 21 е әле соңгы вакытта гына, ягъни 60— 70 елларда шушы юлларның авторы тарафыннан табылды һәм фәнни кулланылышка кертелде каларга үрнәк булып торырга тиеш. Шундый кеше генә, шагыйрь фикеренчә, «галим, дигән исемгә лаек була һәм шундый галимнең генә «үзе үлсә дә, исеме саклана*. Утыз Имәни тормыштан, тирә-ягыннан үз идеалына туры килә торган галим кешеләрне эзли, әмма таба алмый. Менә шул вакытта ул игътибарын ислам дине дөньясына, аның тарихына юнәлтә һәм идеаль галимне шәригать өлкәсендә хезмәт күрсәтеп калдырган шәхесләр арасыннан таба. Ә реаль тормышка, чынбарлыкка килгәндә исә, шагыйрь белгән, үзләрен «галим» дип йөрүче кешеләрнең күбесе яки бик надан, белемсез булып чыгалар, яки артык вак, җәмгыять һәм халык өчен бөтенләй кирәксез мәсьәләләр белән шөгыльләнәләр—бары үзләренең бай, тук, тыныч яшәүләре турында гына кайгырталар, ө гади халык, аны агарту, укыту турында уйлап та карамыйлар. Менә шуңа күрә шагыйрь иҗатына шул чордагы «галим-укымышлыларданп, имам-шәехләрдән, дин әһелләреннән ризасызлык, аларны тәнкыйтьләү мотивы килеп керә дә. Бу тема аеруча аның •Гавариф эз-заман», «Төхфәт эл-гораба вә ләтаиф эл-газаэ («Ят кешеләр бүләге һәм яшьлекнең йомшаклыгы») поэмаларында һәм «Бәет дәр-зәмми суфиян мә-замана» («Замана суфыйларын шелтәләү бәетләре») исемле шигерендә калку чагыла. Җәмгыять тормышын төзек һәм камил итү өчен шәригать кануннарының тулысымча җавап биреп бетермәүләрен аңлагач. Утыз Имәни шуның белән бергә әлеге шәригать законнарының үзләрен беркадәр үзгәртергә, аларны реаль тормышка, объектив чынбарлыкка яраклаштырырга кирәк, дигән фикергә килә. Шагыйрь моны шулай уйлап кына калмый, ә бәлки шушы фикерләрен, беркемнән дә куркып тормыйча, кыю рәвештә әйтеп чыгарга үзендә көч тә, кыюлык та таба алган. Шагыйрь шул чорда ислам динендә урнашкан тәртипләрдән дә. башка галим-укымышлылар- ның өйрәтмәләреннән дә нык аерылып тора торган үз фикерләрен, үз юлын барлыкка китергән. Бу фикер юнәлеше халык арасында «Утыз Имәни мәсләге» исеме белән таралган. Әйтергә кирәк, яңа мәсләк төзү татарларда бер Утыз Имәни исеме белән генә бәйләнмәгән. Үз чорындагы җәмгыять тормышының ихтыяҗларын нечкә тоя алган һәр зур укымышлы чын хакыйкатьне үзенчә аңлаган, тормышны яхшырту юлларын үзенчә күргән. Алар үз карашларын әйтү өчен төрле чаралар, төрле мөмкинлекләр эзләгәннәр Менә шушы омтылыш аларның кайберләрен яңа мәсләк төзүгә алып килгән. Мәсәлән, Габденнасыйр Курсавиның да үзенә аерым мәсләге булган'. Алар- дан бераз соңрак яшәгән Ш. Мәрҗани да бу турыда: «Мин үземне һичкемнең фикер һәм мәзһәбенә иярергә мәҗбүр дип белмим»,— дип белдергән2 . Ф Энгельс, феодализмга хас булган сыйфатларны күрсәтеп, «Германиядә крестьяннар сугышы» исемле хезмәтендә болай дип язды: «Феодализмга каршы революцион оппозиция бөтен урта гасыр буенча яшәп килә. Ул оппозиция үз заманындагы шартларга карап, я мистика төсендә, яисә ачыктаи-ачык ересь төсендә, яки кораллы восстание төсендә чыгыш ясап килә3 . Утыз Имәни һәм татар әдәбиятының кайбер башка вәкилләре өчен дә хас булган мәсләк төзү күренешен шул чорның алдынгы укымышлыларының үзләре яшәгән чор тәртипләре белән килешмәүләреннән килеп туган күренеш, яки аның үзенчәлекле бер чагылышы итеп карарга мөмкин. «Утыз Имәни мәсләгепндә, автор карашынча, шул чор татар җәмгыятенең җитлеккән, «көн кадагында торган» күп кенә мәсьәләләре күтәрелә. Шагыйрь аларны ислам дине өйрәтмәләре яктылыгында, шәригать законнары белән бәйләп хәл итә. Ул үзенең бу фикерләрен, нигездә, поэмаларында бәян итә. Шагыйрь мәсләгендә күтәрелгән иң төп, иң изге мәсьәләләрнең берсе — аның үзеннән алда яшәгән укымышлыларның әйткән сүзләренә сукыр рәвештә иярергә теләмичә, үзенчә фикер йөртергә хокук, акыл һәм зиһенгә ирек таләп итүе. Бу — үз чорында ислам дөньясында зур бәхәс, шау-шу күтәргән мәсьәлә. Бу бәхәскә үз чорының күп кенә галимнәре, укымышлылары катнашкан. Бәхәскә катнашучылар капма-каршы ике лагерьга бүленгәннәр. Бер төрлеләре — безнең заманда инде иҗтиһад киселгән, ягъни шәригатьтә яңа фикерләр әйтү, әйтелгән фикерләргә карап ' Фәхретдннев Р Асарь. I җилд. 3 җезьэ. 126—130 битләр. ’ Ибраһныов Г Беек остазымызныц кайбер тәэлифләре,- Китапта Шиһабетдин Мәрҗани. Мәкаләләр җыентыгы. Казан. 1958. 51 бит 1 Энгельс Ф Германиядә крестьяннар сугышы. Казан. 1941. 42 бит. иәтижәләр чыгару инде мөмкин түгеп, бары тии элеккеге галимнәр әйткәннәрне ,мшмреп-нител* тормыйча ятларга гына кирәк, дигәннәр Ә икенчеләре исә ислам ’ иың киде искереп беткән, схоластик кагыйдәләре белән килешергә теләмәгәннәр үтләренә дә фикер йөртергә хокук таләп иткәннәр яңа фикерләр әйтергә омтылган мр Утыэ Имәни шул чорның иҗтимагый тормышына караган кайбер әһәмиятле фикерләр әйтә алган һәм ул фикерләрне тормышка ашыру юнәлешендә практик ♦ ш тә алып барган. Шундый әһәмиятле фикерләрнең берсе — мәдрәсәләрдә тормыш эчен кирәкле 2 фәннәр укыту Билгеле булганча, ул чор мәдрәсәләрендә шәкертләргә күбрәк дини j дисциплиналар һәм. беренче чиратта, ислам тарихы, гарәп теле, мантыйк (логика). ~ идеалистик фәлсәфә һ б предметларны укытканнар Гасырлар үтү белән җәмгыять - тормышы алга киткән,_ үсеш-үзгәреш кичергән, ә ул фәннәр һаман шул формаль £ «ее калганнар, аз гына да үзгәртелмәгәннәр, шуңа күрә халыкның тормыш-кеикү- - решенной тагын да ераклаша, читләшә төшкәннәр — һәр күренешкә үзенчә карарга өйрәнгән Габдерәхим мондый хәл белән килешеп А тора алмаган Ул яшьләрне уку йортларыннан тормыЦтка яраксыз итеп чьи аруга протест белдергән Мәсәлән, «Гаеариф ээ-заман» әсәрендә шагыйрь фәлсәфә мантыйк □ һем хикмәт гыйлемнәрен өйрәнүне үзенең замандашларында күрергә теләмәгән — сыйфат, ягъни бидгать сыйфат игеп тасяирлый. Шунысы игътибарга лаек, ул фәннәргә Габдерәхим нәкъ менә аларның мантыйк, 'S фәлсәфә яки хикмәт фәне булганнары өчен түгел, бәлки аларның формаль һем ис3 кергән булганнары өчен каршы чыга, нәкъ менә шул сәбәпле яшьләргә әлеге фән- а. карие укытмау ягында тора Шуның белән бергә шагыйрь ул фәннәр урынына фииъһе (ислам юриспруденциясе) һәм хәдис фәннәрен укытуны алга куя. чөнки бу Z фәннәр, аның карашынча, дөньяви тормышка, халыкның тормышкөнкүрешенә күпл медер дәрәҗәдә якынрак торалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә тәртип урнаштырырга, тыныч һәм тату яшәргә ярдәм итәләр Шагыйрьнең бу фикерендә үз чоры өчен билгеле бер дәрәҗәдә хаклык та булган, чөнки фикъһе фәне башлангыч чорында ук дөньяви характердагы фән буларак барлыкка килгән. Бу турыда Швейцария галиме Адам Мец болай дип күрсәтә: «... уже я следующем веке1 альГазали, родоначальник позднейшего мусульманского прааоаерия, квалифицирует правоведение7 как нечто светское, чуждое богословию»' Утыэ Имени иҗатында үзәк урыннарның берсен алып торучы пролома — әхлак мәсьәләсе. Шагыйрь кешеләрнең начар әхлаклы булуларын гыйлем-мәгърифет белен китереп бәйли Аның фикеремчә, бары тик укыган, белемле көше гене яхшы әхлаклы була ала һәм, киресенчә, надан кеше үзенең наданлыгы аркасында әхлаксыз була. Шуңа бәйләп, шагыйрь кешеләрне укырга, белем алырга чакыра Шагыйрьнең мәгърифәткә чакырган фикерләре бу яссылыкта тагын да әһәмиятлерәк, тагын да көчлерәк яңгыраш табалар, шуның белән Утыэ Имәни рационализмының тагын бер үзәнчелеген тәшкил итәләр Габдерәхим реаль тормышта бик гаҗәп күренешләр белән очраша имам-мөдәррис булган кешеләр, яшь буынга аң-белем бирүчеләр еш кына үзләре үк иң элементар әхлак кагыйдәләрен бозалар, үзләре әхлаксызлык күрсәтелер Ул гына да түгел, аерым очракларда шул кешеләр үзләре алып торган югары урыннарын начар ниятләрдә файдаланалар Әлбәттә, шагыйрь мондый күренеш белән килешеп тора елмын. «Төхфәт эл-горвба вә ләтаиф эл-гаэаэ» («Ят кешеләр бүләге һәм яшьлекнең йомшаклыгы») поэмасында автор Бохара мәдрәсәләрендә тамыр җәйгән тискәре күренешләрне көчле нәфрәт белән тәнкыйтьләп чыга. Бу әсәр XVIII гасыр ахырындагы Бохарадагы реаль тормыш картиналарын тасвирлавы һәм җәмгыятьтәге бозык күренешләрне кемле сатира утына алуы белән әһәмиятле .Техфет зл-гораба» поэмасы нигезле рәвештә татар әдәбияты тарихында иң беренче сатирик поэмаларның берсе булып каралырга хаклы Дин әһелләрен сатирик тасвирлау шагыйрьнең башка әсәрләрендә дә урын ала «Бәет двр эәмми суфиян мә-эәманв» («Замана суфиларын шелтәләү шигыре») әсе113 1ма. too бит g «К. У » м и рендә, автор үзләрен «мин —суфи» дип йөрүчеләрнең комсыз булуларын, бетен гомерләрен аштан-ашка йөреп уздыруларын сатирик планда тасвирлый Сире сөфрә һәр сәбих л-гарифин» («Укымышлыларның максаты») әсәрләренә гарәпчә шәрех-аңлатмалар язган һәм шул ук «Җомигъ эр-ромуэ» әсәренде, әл-Газалиның «Ихйа эл-голүм» китабында. Җ. Руми мәснәвиләрендә очрый торган авыр аңлаешлы сүзләргә гарепчә-фарсыча сүзлекләр төзегән, күчерүчеләр тарафыннан җибәрелгән хата-ялгышларны төзеткән. Шагыйрь яшәгән чорда халык арасында укылып йөртелә торган кайбер әсәрләрнең, белем дәрәҗәсе терло булган кешеләр тарафыннан күчерелеп йөртелүе нәтиҗәсендә. күп вариантлары барлыкка килгән. Габдерәхим шул вариантларны үзара чагыштырып, әсәрләрнең чагыштырма-теп текстларын төзү эше белән дә шөгыльләнгән Мәсәлен, болгар-татар язма поэзиясенә нигез салган мешһүр шагыйрь Кол 1 Кнчэлордо кү« Помма1.11 • Жадв булдым «ерылдым. «>г ‡ Тырыш, иҗтнһад ит, барлык ' ' Маилны- иаПбсрсе. күпмедер ГЫЛЛЕМ - НУРДЫР . Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Шагыйрь бу әсәрнең берничә нөсхәсен үзара чагыштырып төзәткән, күчерүчеләр тарафыннан өстәлгән дип уйланылган урыннарын төшереп калдырган, авыр аңлаешлы сүзләрне ачыклаган,—шундый юл белән поэма-; мың чагыштырма-тәнкыйди текстын барлыкка китергән. «Кыйссаи Йосыф» поэмасы! 1839 елда беренче тапкыр менә шушы Утыз Имәни тексты буенча басылган һәм дөньяга таралган Кол Галинең тууына 800 ел тулу уңае белән чыгарылган «Кыйссаи Йосыф»ның юбилей басмасында да нигезгә поэманың Утыз Имәни тарафыннан эшләнгән редакциясе алынган' Югарыда китерелгән мисаллар Утыз Имәнинең әдәби һәм фәнни мираска зур ихтирам белән каравын күрсәтәләр, аны татар әдәбият белемендә текстологик зшка пашлап юл яручыларның берсе итеп карарга мөмкинлек бирәләр. Габдерәхим үз чорының иң укымышлы кешеләренең берсе булган. Мәдрәсәдә укыган елларында ук ул төрки-татар теле белән беррәттән гарәп һәм фарсы телләрен дә тырышып өйрәнгән, аларны ана теле кебек үк белү дәрәҗәсенә ирешкән, ёу хәл шагыйрьнең иҗатына да йогынты ясаган. Иҗат процессында Габдерәхим ■>атар теле мөмкинлекләреннән генә түгел, бәлки гарәп һәм фарсы телләреннән дә киң файдаланган: үз фикерен төгәл һәм матур итеп әйтеп бирү өчен кайсы телнен материалын уңышлырак тапса, шул телнең сүзен кулланган. Бу хәл аның әсәрләренең гарәп-фарсы сүзләре шактый чуар булуын китереп чыгарган. Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре татар телендә язылганнар. Шуның белән беррәттән, шагыйрь кайбер әсәрләрен гарәп, фарсы телләрендә дә иҗат иткән. Шулай ук ул кайбер әсәрләрен мөләммәгъ алымы белән, ягъни ике телдә язган Мәсәлән. - Тәнзиһ эл-әфкяр фи нәсаих эл-әхйар» һәм «Әл-карзы микъраз эл-мәхәб- бәт» поэмалары урыны-урыны белән татарча, ә урыны-урыны белән фарсыча язылганнар Барлыгы 586 юлдан торган "Тәнзиһ эл-әфкяр» әсәренең 400 юлы татарча, ә 186 юлы фарсыча һәм «Әл-карзы микъраз эл-мәхәббәт» поэмасының баштагы 164 юлы татарча, шуннан соңгы 24 юлы фарсыча язылган, Утыз Имәни шигырьләре татар халкының укымышлы вәкилләре тарафыннан яратып укылганнар, тиз таралганнар Габдерәхимнең замандашлары һәм аңардан соң килгән күп кенә шагыйрьләр Утыз Имәни әсәрләренең төгәл ритмлы, музыкаль яңгырашлы. зур. көчле аһәңле булуларына, аз сүз белән күп мәгънә алып килүләренә сокланганнар, аның шигъри форма һәм калыпларын үзләренә өлге итеп алганнар. Мәсәлән. XIX гасырның икенче яртысында яшәгән Габделвәли исемле кеше үзенең хатыны Хәбибә бәнат Әхмәдулла үлгәч Язган мәрсиясен нәкъ менә Утыз Имәни мәрсияләре фермасында һәм калыбында иҗат иткән2 . Шагыйрь Габдерәхим үзеннән соң аерым бер шигъри мәктәпкә нигез салып калдырган Габдерәхимнең уллары һәм ул тәрбияләгән шәкертләрнең кайберләре үзләренең остазлары Габдерәхим юлы белән киткәннәр, гомерләрен Утыз Имәни кебек гыйлем-мәгърифәт, әдәбият өлкәсенә, иҗат эшенә багышлаганнар. Шундыйлардан мисалга Әхмәтҗан исемле өч кешене күрсәт-эргә мөмкин аларның берсе — шагыйрьнең улы Әхмәтҗан бине Габдерәхим бине Госман әл-Болгари һәм ике кияве —Әхмәтҗан бине Шәмсетдин бине Сәлим әл-Болгари һәм Әхмәтҗан бине Фазлулла. Алар өчесе дә гомер буе гыйлем-иҗат эше, шигырь язу белән шөгыльләнгәннәр. Утыз Имәни әсәрләренең дә күп>-елек күчермәләре, нигездә, алар кулы белән башкарылган. Утыз Имәни әсәрләрендә XVII — XVIII йөзләр татар әдәбияты өчен дә һәм XIX гасырдагы татар поэзиясе өчен дә хас булган сыйфатлар бер-берсе- белән үзара аралашып, үзара үрелеп биреләләр. Аның поэзиясендәге дөньяви мотивлар XIX гасыр татар шагыйре Г. Кандалый иҗатына барып тоташалар Менә шуңа күрә дә Утыз Имәни шигырьләре һәм поэмалары татар әдәбияты тарихында урта гасырчылык идеяләре белән сугарылган поэзиядән мәгърифәтчелек мотивлары белән характерлана торган поэзиягә күчү процессында гаять җитди урын билиләр, шушы ике чор поэзиясен бер-берсе белән тоташтырыл торучы күпер ролен үгиләр.