Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНА ТЕЛЕНДӘГЕЧӘ УКЫЛСЫН!

Туган телендә язылганны гына укып, башка телләрдә иҗат ителгән гүзәл әсәрләр белән кызыксынмаучы халыкны бүгенге көңдә күз алдына китерүе дә читен. Ә башка халыкларның әдәбият җәүһәрләре белән танышу мемкинлегенә һәр халык тәрҗемә аркылы ирешә. Безнең республикада татар азучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итүчеләр булган кебек, бүтән телләрдән татарчага тәрҗемә итүчеләр дә бар. XX йөз башыннан бирле яшәп килгән әдәби тәрҗемә соңгы елларда аеруча нык камилләшеп китте. Бүген татар укучылары тәрҗемә китаплардан аларның идея эчтәлеге, аерым вакыйгалар белән танышып кына калмыйлар, бәлки әле әсәрнең кыйммәте, оригиналның тел үзенчәлекләре, авторның стиле, язу ысулы хакында да мәгълүмат туплыйлар һәм боларның җәмгысе нәтиҗәсендә эстетик ләззәт алалар. Прозаны тәрҗемә итүдә элегрәк С. Әдһәмова, К. Басыйров, И. Гази, С. Файзуллин, А. Шамов бик күп файда китерделәр, әдәбиятыбызны гүзәл әсәрләр исәбенә баеттылар. Әйтик, рус классикасын берничә буын укучылар шул талант ияләре тәрҗемәсендә уку бәхетенә ирештеләр. Илленче елларда әдәбиятка килүче яшьләребез һәммәсе диярлек тәрҗемә белән мавыкты, ә инде тора-бара кайсыберләре — Г. Ахунов, Н. Фәттах кебекләре — үз китапларын язарга кереште, ә икенчеләре исә тәрҗемәгә тугрылыклы булып калды. Шулай итеп, безнең әдәбиятта нык әзерлекле, белемле һәм фикерле, эшчән һәм сәләтле тәрҗемәчеләр мәктәбе хасил булды. Кая ул хәзер аерым сүзләрне яисә җөмләләрне тәрҗемә итү белән генә чикләнү! Бүген бәйге тотучы тәрҗемәчеләребез тулы картина. күренешләрне күчереп куялар да. алар тасвирлаган ул күренеш, вакыйгалар белән мавыгып китеп, укучы ирексеэдән үзен шул китаптагы персонажларның дусты яки дошманы буларак хис итә, үзен әлеге сурәтләнгән дөньяда итеп сизә башлый, дәртләнеп һәм рухланып яши. « Үз эшләрендә зур камиллеккә ирешкән тәрҗемәчеләр һичбер вакыт ни эләкте шуны эшләргә, күңелләренә хуш килмәгәң китапны тәрҗемә итәргә алынмаслар. Чөнки алар үзләренә бик таләпчән киләләр, һәркайсының үзенең яраткан авторлары, дөнья бәясенә тиңләгән язучылары, әле аларның да ничә кат укып та ялыктырмый торган китаплары бар. Әйтик, берәвесе үткен сюжетлы әсәрләрне яратып укый, андый кеше мәшһүр француз язучысы А. Дюманың «Өч мушкетер» романын тәрҗемә итәргә керешә, икенчесе психологик сюжетка, геройларның гыйбрәтле язмышына гашыйк була да Ф. М. Достоевскийның романнарына тотына; өченчесе авторның гуманистлыгына һәм тел культурасына, җөмләләренең нык эшләнгән булуына соклана да А. Н. Толстрйның «Михнәтле заман» трилогиясенә тәвәккәлләп алына. Ә инде үзе мөкиббән киткән язучының арада бер күренекле әсәрен укучы кулына китереп тапшырырга хыялланган иҗат кешесе бу тәрҗемәгә бөтен көчен салачак, үзенә зур таләп куячак, авторның стиль үзенчәлекләрен дә, тел байлыгын да мөмкин кадәр тулырак сакларга тырышачак. Әнә шундый олы максат куеп эшләү нәтиҗәсендә безнең укучыларыбыз зур әдәби дөреслеккә ия булырдай, эмоциональ яктан нык тәэсир итәрдәй әсәрләрне ана телебездә уку бәхетенә ирештеләр. Татар телендә сингармонизм законнары яши. Әгәр дә без олы әдипләребез Г. Баширов, Ф. Хөсни, Ә. Еники әсәрләрен аерыла алмыйча укыйбыз икән, бу аларның тел өстендә ныклап эшләүләреннән, сүзләрнең генә түгел, җөмләләрнең дә үзара гармонияле булуына игътибар итүләреннән, яңгырашта музыкальлеккә омтылуларыннан да килә. Тәрҗемәчеләребез текст өстендә эшләргә әнә шул әдипләребездән өйрәнәләр. Бүгенге тәрҗемәчеләрдән иң әүвәл Рәис Даутов исемен әйтү гадел булыр. Аның ничаклы әзерлекле вә мәгълүматлы булуы, әдәбиятны сиземләве һәм яратуы, тәрҗеТ чәлекләрен дә гаять оста чагылдыра. Татарстан китап нәшрияты хәзерге рус совет язучысы Ю Бондаревның әле быел гына басып чыгарган «Кайнар кар» исемле романы укучыда зур кызыксыну уятты Башкача булуы да мөмкин түгел: Бөек Ватан сугышының язмышын хәл иткән Сталинград янындагы бәрелешләрне күрсәтүгә багышланган романнар ел саен чыгып тормый, Безнең телдә шундый китапның день я күрүе үзе сеенеч Вакыйгаларны тасвирлауда, геройларның эчке кичерешләрен сурәтләгәндә тәрҗемәче Яхъя Халитов зур осталык күрсәткән. Аның тел байлыгы да мактауга лаек Я Халитов тәрҗемәчеләребез арасында авторның теленә, сурәтләү чараларына, стиль үзенчәлегенә иң нык тугрылык сакларга омтылучы художник. Вакыйгаларны тасвирлаган чагында ул ничек тә оригиналдан читләшмәскә тырыша Күпчелек урында Я Халитов русча җемлә конструкциясен саклый, сүзләрне дә турыдантуры күчереп кую белән чиклән», ча^әсыз зре, ятышсыз җөмләләрне безнең тел таләпләренә туры китереп бүлмәгән кебек, ваграк җөмләләрне дә логик яктан бердәм итеп җыймый. Тексттагы мәгънәне аңлатучы сүзне үз телебездә тапмаса, шуңа якын, е кайчагында ныграк туры «нлердәй сүзне эзләп маташмый, тота да калька ясый. Ә бу инде безнең телдә чыккан китаптан гайре табигый яңгыраш ала, ара-тирә мәгънәгә дә хилафлык китерә Бер телде иозәр ел буе эшкәртелеп камилләшкән идиоматик әйләнмәләрнең аерым сүзләрен генә икенче тел га күчереп утырту до тиешле нәтиҗәне бирми Андый чакта үз телебездә шуңа янын килердәй адекват эзләп табу мәгъкуль. Я. Халитоака, М Шолохов В Каверин. В Лацис һ б. бик күп авторларның романнарын тәрҗемә итеп зур тәҗрибә туплаган оста га, киләчәктә һәр яңа китабы хакында, укучылар ничек кабул итәр икән, аңлашылырмы икән, дип уйланырга кирәк булырдыр Тәрҗемә китабының кыймметен-җисемен гадәттә исеме үк сиздереп тору чан .Горячий снег» дигәнне «Кайнар кар» дип тәрҗемә итәләр икем. И А Гончаровның «Обыкновенная история» дигән романын бик ансат кына «Гади тарих» дип алырга ярыйдыр сыман. Әмма Фәния Гайнаноаа калька ясау юлына басмый, ныклап уйлана һәм «Гыйбрәтле язмыш» дигән вариантка туктала һәм бу исем яңгыраш агымнан да матур, шулай ук әсәрнең эчтәлегенә дә тәңгәл килә. Шунысы кызык, рус даорянна рының тормышын гәүдәләндергән, шул замандагы атмосфераны яагынв-теягено кадәр тәфсилләп биргән китап бүгенге татар укучысына яхшы аңлашыла Чөнки тәрҗемәче үз эшенә иҗади кило. Сүзләрне берәмтекләп барлап кына, синоним нарның кирәкле сон сайлап кына энҗе урынына тез» гаҗәеп зур түземлек Һәм тырышлык күрсәтел оерым вакыйгаларны, картиналарны тасвирлаумы җемлоләр арасында да гармония, әларның табигый яңгыравын китереп чыгәра Персонажларның кичерешләрен сурәтләгәндә автор оста кулланган образлы үткен сүзләрнең кыйммәтенә тиң килердәй тәгъбирләрне до әллә найлардан актарып эзләп таба, шуның белән әсәрнең эстетик техIM м» олкәсендө нинди л/р тәҗрибә туплаганлыгы А И Куприн әсәрләрен эшләгәндә аеруча нык чагылды. Яраткан язучысының ул бетен иҗатын өйрәнел чыкты күңеленә ки ошаганнарын тәрҗемә итеп, «Повестьлар һәм хикәяләр» дигән күләмле генә китабын чыгарды. Әмма үзе башкарып чыккан хезмәтеннән канәгать булып җитмәде .Me н» аның «Атышувын да эшләсәң икән!»—дип хыялланды Бу повестьны тәрҗемә ит канда ул авторның рәвешле тасвирлавына тагыи да ныграк игътибар итте һәм уку. чыларыбызга гүзәл бер китап бирә алды. Шуннан соң ул Ф М Достоевскийиың «Җинаять һәм җәза» исемле романын эшләде. Бу дәвердә аның үр алдына иң изге максатны кукэы игътибарга лаек: тәрҗемә китабы әллә каян: «Мин тәрҗемә! Мин тәрҗемә!» дип кычкырып тормасын, ә оригиналь әсәр шикелле укылсын Р. Дауговның чит ил әдәбиятын эшләүдә дә тәҗрибәсе зур. Иң яңа хезмәте — ОТеирииың «Новеллаларлы. АКШтагы тормышның күп якларын күрсәткән бу җыентыктан фәкать бер генә әйбергә — «Төрле мәктәп җимешләре»нә генә тукталыйк Бу новелланың тәрҗемәсендә Р Даутов гаҗәеп иркен эш итә Юк, ул үзенең күңеленә ошап җитмәгән кисәкләрне төшереп калдырып, алар урынын» яңа абзацлар өстәми Һич юк. Безнең тәрҗемәчеләр, гомумән, андый «төзәтү» белән мавыкмыйлар Даутов гүя үзен О'Генри геройлары арасында хис итә; күзе белән күргән, колагы белән ишеткән вакыйгаларны тасвирлагандай, абзац эчендәге җөмләләрнең сүзләрен, урыннарын алыштырып бетерә, автор сурәтләгән картинаны өр-яңадан, нәкъ татар теле законнарына буйсындырып, саф татарча язып чыга. Шуның нәтиҗәсендә авторның стиль үзен сорат көчен тулысынча саклый ала. Миңа калса, авторның стиленә, әдәби әсәрнең тел байлыгына тугрылыкны һәрчак әнә шул юл белән яулап алырга кирәк. Уннарча ел дәверендә башкарган хезмәтләренә күз салганда, һәр яңа китапны элеккеләреннән әйбәтрәк итәргә омтылып, тәрҗемәчеләребезнең иҗат кешеләре буларак үсүен, колачлары киңәя төшүен, каләмнәре шомара баруын, яңадан-яңа үрләр яулап алуларын күреп сокланасың, хәйран каласың. Таһир Нурмөхәммәтов иҗаты моңа дәлил була ала. Кайчандыр ул фәкать үзе тәрҗемә итә торган китап белән чикләнә, язучының башка әсәрләрен укып азапланмый, юл арасына язылганнарны күрми, һәм аның тәрҗемәләре бик сай була торган иде. Әнә шул фәкыйрьлектән качу юлын ул башта матур бизәкләрдә күрде һәм кирәксә-кирәкмәсә дә куршырак сүзләрне кыстырып җибәргәли иде. Әмма вакыт үзенекен итте: ул иптәшләренең сүзенә дә колак сала башлады, алар башкарып чыккан эшләрне дә караштыргалады һәм хикмәтнең бизәктә түгел икәнлегенә төшенде. Шуннан инде бөтен көчен авторның стиль үзенчәлекләрен саклауга, оригиналны мөмкин кадәр тулы көе күчереп куюга бирә башлады. Зур талант иясе В Астафьевның «Бәхилләшү» дигән китабына ул зур дәрт белән тотынды. Вакыйгаларны татарча язып чыгу белән генә канәгатьләнә алмыйча, яраткан язучысының бөтен иҗаты белән кызыксынып, аның язуына хас алымнарны әйбәтләп өйрәнде Зур түземлелек белән бер әсәрен эшләп чыккач, икенчесенә кереште. «Та- лауядагы кыз һәм малайларның язмышы гаҗәеп авыр, атасыз-анасыз калганнар, еллар буе урам «тәрбиясе» алганнар, хәзер инде яңа тормышка аяк басып киләләр, һәм аларның үзара мөнәсәбәтләрен язганда автор нәкъ әнә шул малайлар-кызлар күзлегеннән карап, шулерның лексиконын мул кулланып яза. Бар син тиз генә аңлап кара аның телен! Аңлаганнан соң икенче тел чаралары белән шуларны сөйләп кара, һәм Т Нурмөхәммәтовка ныклап уйланырга, эзләнергә туры килә. Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ул оригиналның аһәңен — яңгырашын, үзенчәлекле колоритын түкми-чәчми безнең укучыга китереп җиткерә. Фәкать азакка таба гына дилбегәне бераз «бушата»— пафосы йомшый төшә. Т. Нурмөхәммәтов яраткан авторының «Патша балык» дигән өченче китабын ахырына чаклы нык көч куеп эшләр дип ышанасы килә. Саимә Ибраһимованың тәрҗемәләренә теоретик дөрес фикерләү һәм авторның стиль үзенчәлекләрен саклау хас дип әйтәсем килә. Ике телне дә әйбәт белгәнлектән ул әүвәл татар язучыларының (А. Алиш һәм Д. Аппаковаларның) әсәрләрен русчага тәрҗемә итүдән башлап җибәрде. Тора-бара татарчага тәрҗемә итү белән мавыгып китте. Иң соңгы хезмәте — А. П. Чеховның хикәяләре. Борынгы рус тормышыннан алынган тирән психологик вакыйгалар татар укучысы да булган хәл дип кабул итәрлек эшләнгән. Шул заманга хас синонимнар да табылган. Ә инде «Казак» һәм «Тегермәндә» исемле хикәяләр табигый яңгырашлары белән аеруча мактауга лаек. А П. Чехов хикәяләренең моңарчы бу дәрәҗәдә камил тәрҗемә ителгәне юк иде шикелле. Ә бит аның тагын да күләмлерәк китабын әле әйткән хикәяләр шикелле әйбәт эшләп чыгарганда, бер дә начар булмас иде. Соңгы елларда тәрҗемәчеләребез арасында яңа исем — әдәби тәнкыйть өлкәсендә каләмен шактый шомарткан Фәрваз Миңнуллин күренә башлады. Аның әдәби зәвыгы хакында фикер йөртү өчен нинди китаплар сайлавын әйтеп үтү дә җитә торгандыр. Г Уэллсның «Күренмәс кеше» һөм Джек Лондонның «Мартин Иден» исемле романнары. Беренче хезмәтендә үк тәрҗемәче үзенең сәләтен күрсәтергә өлгерде. Образлы фикер йөртүе, җөмләләрне бик рәхәтләнеп үз ана телебездә оештыруы, мәкаль һәм әйтемнәргә халыкта йөргән адекватлар таба белүе һәммәбезне сөендерде. Бербер артлы ике китап эшләве Ф. Миңнуллинның тәрҗемәчеләр сафына очраклы рәвештә килеп кермәвен исбатлый. СССРның халык артисты, соңгы көненәчә сәхнәне ташламаган Габдулла ага Шаму- ков хәйран оста мәсәлче, шагыйрь һәм тәрҗемәче дә иде. Шекспирга ихлас гашыйк икәнлеген ул берәүдән дә яшерми, киресенчә, бөек драматург персонажларының күп кенә монологларын үз тәрҗемәсендә, гаҗәеп кыяфәтләргә кереп, яттан сөйли, төшенеп җитмәгәннәргә Шекспир сүзләренең мәгънә тирәнлеген төшендереп бирә иде. Габдулла ага классикны телдән генә сөйләп калмады, бәлки әле тәрҗемә итеп тә дөньяга чыгарды. В. Шекспир һәм П. Бомаршеның «Комедияләр»' исемле китабы әнә шундый фидакарь хезмәт җимеше. Авторларга мөкиббән китү, сәхнә кануннарын биш бармагы кебек белү,’ тезмә юлларның кыйммәтен аңлау-болар барысы дв уңыш аулар ечен зарур сыйфатлар Бу комедияләрне ничектер сәхнәдән күрергә туры килмәгән иде, әмма китапта алар шундый табигый, шундый татарча булып җиткән би» рахәтләиеп укып чыктым, ләззәт алдым. Соңгы вакытта безнең әдәбиятта күренекле шәхесләр тормышына багышланган китаплар дөнья күрә башлады. Җәмәгатьчелекнең бу жанрга ничек караганы һәркаи- ♦ сыбызга мәгълүм: «Хөсәен Ямашев» өчен А. Расих, «Габдулла Тукай, өчен И. Нурул- - лии Татарстан АССРАың Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булдылар. 3 Колвхметовлар гаиләсен әйбәт белгән Гайшә ханым Шәрипова рус телендә язган ч «Семья Гафура» китабы да шул ук жанрга карый Татарчага аны бер дә ашыкмыйча ж гына Миргалим Харисов эшләде М. Харисов тәрҗемә белән күптән кызыксына, һәм * бу хезмәтендә ул оригиналга бик тә игътибарлы килә, авторның сурәтләү чараларына У хәрмәт белән карый, безнең телдә аларны алыштырырдай сүзләр эзли. Шуның нәти- £ җәсендә XX гасыр башында яшәгән һәм херрият ечен көрәшкән татар интеллигенция- 5 сеи аермачык күзалларга мөмкинлек туа. Шундый уңыштан соң М. Харисов тәрҗемә £ эшенә җиң сызганып тотыныр дип ышанасы килә. Янә дә бер әдәби тәрҗемә остасы — Вакыйф Зыятдинов хакында бер сүз дә әйт- < мичә китү килешеп бетмәс. Ул Вьетнам яэучыларының хикәяләрен, М. Максимовның < •Камо, дигән повестен, Н. Островскийның «Давылда туганнар» һәм Г Тушкайның * •Жура» исемле романнарын тәрҗемә иткәннән соң, тәҗрибә туплаганнан соң, И С. Тургеневның лирик повестьларын һәм «Аучы язмалары.н безнең телдә дә. оригиналдагы и шикелле үк, поэзиягә тиңләрлек. В Зыятдинов та яраткан язучысының иҗатын ныклап < ейрәнүне дәвам иттерә һәм иң әйбәт романын тәрҗемә итәргә әзерләнә. Тугандаш халыкларның әдәбиятын тәрҗемә итүдә Лирон Хәмидуллин актив >ш- П лвл килә. Төрки телләрне әйбәт белгәнлектән, яңа чыккан китапларны укып бара һәм ; үзе яхшы дип тапканнарын укучыларыбызга тәкъдим итә. Поэзияне тәрҗемә итүдә күренекле шагыйрьләребез Әхмәт Исхак һәм Нури Арс- у пан зур эшчәнлек күрсәттеләр. Әдәбиятның традицияләрен үзләштергән, гарәп һәм а фарсы телләрен белгән, тынгысыз аксакалларыбыз бер дә кеше кушканны көтеп ят- 3 мадылар, күңелләренә хуш килердәй шәрык шагыйрьләрен еллар буе акрынлап тәрҗемә итә килделәр. Ниятләре бик изге: элек-электән китап яратучы татар укучысына поэзия җәүһәрләрен китереп тапшыру, сөендерү Ашык-пошык эшләмәгәч, алар шәрык поэзиясенең аһәңен тулы көенчә саклауга ирешәләр. Калмык шагыйре Д. Кегелтинов китабын Гәрәй Рәхим бик тә рухланып тәрҗемә итте. Бу шигырьләрне укыганда авторның олы җанлы шәхес икәнлеген сизәсең Ә инде татар шагыйренең үлемсезлегенә, бөеклегенә дан җырлаган .Моабит тоткыны. поэмасын укыганда моңа тагын да ныграк ышанасың. Татарстан китап нәшрияты кул яссуы кадәр генә форматта сувенир итеп чыгарган •Без яшибез Совет илендә» дигән җыентык яшь шагыйрьләрнең нинди матур шигъри тәрҗемәләр бирүгә сәләтле икәнлеген исбатлый. Гомумән, тәрҗемәгә яшьләр аз килә. Мәгаен, берәүнең дә инә белән кое казыйсы килмидер, фидакарьлек җитенкерәмидер Югыйсә, бүген бу һәиәрга өйрәтерлек осталарыбыз да бар инде Ә бит эшлик дисәләр, эшли алалар яшьләр! Әйтик. Г Муләе ев —Д. Гранинның һәм В. Богомоловның повестьларын матур гына тәрҗемә итте. Н. Вәлитова — В. Распутинның «Онытма гомергә» дигән китабын уңышлы гына тәрҗемә итеп чыгарды; Ф Зыятдинова К. Лаустоәсиийның хикәяләрен әйбәт «өне эшләде. Боек Ватан сугышында немец фашистларын җиңүгә 40 ел тулу уңае белән эшләнгән «Рәхмәт сиңа, солдат!» дип исемләнгән җыентыкны хәзерләгәндә Н Валиуллина. Л. Нәҗмиеаа. 3 Миңнуллина һ. 6 үзләрен эшкә сәләтле итеп күрсәттеләр Киләчәктә безнең сафка СССР халыклары әдәбиятларының үрнәкләрен дә. чит ия әдәбиятының гүзәл елгелорен дә турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә итәрдәй лә һәм сәләтле яшьләр килер, дип ышаныйк!