Логотип Казан Утлары
Публицистика

АГЫЙДЕЛНЕҢ БУ ЯГЫНДА

Агыйделнең аръягымда «бер энәгә бер сыер» биргәннәрен балачактан ишетеп үскәнгә, Агыйдел ягы минем күңелне күптән тарта иде. Әлеге шигъри төбәкне мин олыгая тешкәч күрә алдым. Туктале, дип уйладым шул чакта, Агыйделнең бу ягында бер энәгә ниләр алып була икән! Алыш-биреш Сен буена урнашкан берничә колхоз соңгы ике тон эчендә тетрәнеп калган; колхоз ястүлекләренә бүреләр һөҗүм ясаган! Сентябрьнең Сон буе якларына бүләк иткән бик тә, бик тә исәпле кояшлы коннәре иде бу! Бу якта 1983 елның августында йөрел без моны тоймый да ятканбыз Басулар җебеген, юллар эрегән Урырга кереп караган комбайннар күчәргә кадәр баткан, аларны трактор белон есторәтоп. бодай арасыннан чак-мак юлга чыгарганнар. Инде — көтелгән кояш, көтелгән аяз кон! Райком бинасында дистәләгән бүлмәләр буш; каттан-катка йөреп бер кеше таптык — беренче секретарьның алгы бүлмәсендә дежурлык итүче ала: — Бетенәсе — чөгендердә, бөтенесе — ындыр табагында,— диде ул. Аннан үз акларымча әйтеп куйды;— Шушындай кояшлы кемме бүлмәдә мичек утырасың ди, апаем? Бетен кеше басуда Әле ишеттегезме! Бүреләр, «Чишме» колхозына кереп, утыз сигез баш сарыкны буып китконнорЕ.. «Чишмә» колхозына дип. транспорт юллап торганда гына бу хәбәр мине шатлан. Дырмады Бүре — бүре имде ул. Галим-голәмә күпме генә мактаса да, табигатьнең тигезлеген тотар ечен, бүре кирои. дип, күлме генә сөйләсәләр дә. бүре —ерткыч. Комсыз ерткыч. Сораштым сигез баш ди Ата, ана. алты бала Балалар апрель тирәсендә туган. Буй җиткәннәр Ата-ана аларны кышка — кырыс бурансалкыннарга. атналар буе азык эзләп йөрү режимына әзерли һәм өйрәтә менә сарык көтүе. Тәҗрибәсез бүре көтүгә килеп кере до. бер сарыкны тотыл ботарлый, туйганчы кайнар ит ашый Ашый, комсызларча йота, гаүдесө авырая, качарга кирәк, иешелер- аучылар килүе бар. атлавы кыен, тамак гүрго керте — андый бүрене куыл җитәләр Бер талкыр туйганчы ашаган ечен Әмма тарихи-биологик тәҗрибә бар җиңел азык ашап, җиңел ашказаны белән атна буе тук яшөрго була Карт бүрелор яшь буынмы Шуңа ейротелор иң җиңеле һем иң уңайлысы — бәрәннең фонтан булып бәреп торган каны Бүрелор утарга килеп керәләр дә бер-бер артлы мехлун бәрәннәрне бугазлый башлыйлар Бүреләрнең бу кетүеи икенче кемне Меслим районында «үргеннәр «Чишме» колхозы председателе Ясәви Хосоеноо әйтте — Бүген таңда бүрелор Башкортствнга чыгып киттолер. — диде — Ничек! Ике арада Сон бар битП — Бүреләр теләсе нинди елгамы йөзеп чыгалар,— диде Хесоеиоо. тәҗрибәле аучы.— Алар хәзер балаларым мөстәкыйль яшәргә өйрәтәләр —сарык буарга каз алырга, елга кичәргә Яшь буын кышны ети-оии ярдәменнән башка чыгарга тиеш. Көз —авыл хуҗалыгына бүреләр һөҗүм ите юргам «ң хәтер чак А Бу тирәдә кабат күренсәләр, әлеге тәмле тамаклар Казан мех комбинатына «путевка» алырлар, дип уйладым мин, чөнки председатель верандада ике көпшәле мылтыгын алып, нигәдер, бер чөйдән икенчесенә күчереп куйды. Аучылык аның гомер буе иң яраткан шөгыле икән. Үз гомерендә ул күп кенә поши, кабан дуңгызы, бүре, төлке алган. Ә инде кыр үрдәге, куян кебекләрнең исәбе-хисабы юк. — Әле дә ауга йөрисезме?—дип сорыйм. — Куян ата алмыйм хәзер. — Нигә? Күзләрегез начарландымы әллә? — Юк, күзләрем әйбәт. Әле бу җәйдә генә Башкортстаннан килгән һәвәскәр аучылар белән бәхәсләшеп егерме метр ераклыктагы казык өстенә утыртылган авторучканы бәреп төшердем. Кечкенә калибрлы мылтык белән. Куян атмавымның сәбәбе башка. Узган ел сезонны ябар алдыннан бер куян аттым. Яшь куян туры килде, дүрт аягы да чәрдәкләнгән, янына килгәч, иелеп ала алмый тордым: күземә карап елады. Нәкъ сабый бала кебек. Күз яшьләре белән елады. Ә теге бүреләр утыз сигез сарык бәясен сигез тире белән түләячәкләр... Менә бераз бушаныйк кына... Алар белән алышбирешне хәл итмичә кышка кермибез инде аны... «Искра»ның бер саны «Чишмә» колхозында республиканың иң алдынгы дуңгыз караучысы Социалистик Хезмәт Герое Александр Сальников яшәгәнен белә идем. Мәрхүм Сальников белән без таныш идек. «Чишмә» колхозында югары сыйфатлы кымыз ясаганнарын, бу колхозда ике йөз гектар чамасы күлләр булуын, ул күлләрдә карп үрчетелүен, ул карпны сорап, Әлмәт тирәсе районнары, Башкортстан сәүдә оешмаларының байтак машина куып Хөсәеновның «ярарнын ишетергә йөргәннәрен дә, бу колхозга Сара Садый- кова белән мәрхүм Мостафа Ногман килеп, махсус җыр язганнарын да белә идем. Әмма, «Чишмә» колхозының тарихи музеенда «Искра» газетасының Беренче саны булыр дип башыма да кермәгән иде... Татарстанда барлыгы ничә икән ул тарихи газетаның беренче саны? Мин авылларда йөргәндә колхоз музейларын карарга яратам: аларда һәрчак «тапталмаган» хәзинә була. Азнакай районы Чалпы авылы музеенда бу музейны оештыручыларга — Советлар Союзы Маршалы Г. К. Жуков язган хатны күреп тынсыз калган идем, Инде монда — «Искра». ...Хөсәенов өлкән укытучы Сафа Гарипов агайга эндәште: — Музейны карыйк!— диде. Мин уңайсызландым. Кадерле кояшлы көннәр, кырда комбайннар эшли, ындыр табагы гөрли, юл тулы техника. Колхозда икенче көнем, ә шул вакыт эчендә бу колхозда райкомның беренче секретаре X. М. Низамов — ике тапкыр, секретарь Г. Ә. Камильянов бер тапкыр булып китте, РАПО председателе Ә. Камалюков Татарстан авыл хуҗалыгы Министры урынбасарын алып килде. — Бодай уруны кайчан тәмамлыйбыз? — Тагын ничә гектар калды? — Иртәгә кичкә бетереп булмасмы? Әнә шундый киеренке бер көннең үзәгендә без—музейда. Ничек инде председатель кеше вакыт таба, Дисәм, музей — аның горурлыгы икән. Музейда КПСС Үзәк Комитеты. СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының 1979—80 елда Бөтенсоюз һәм республика социалистик ярышында ирешкән уңышлары өчен бирелгән Мактау грамотасы саклана. Шундый ук грамотаның икенчесе быел килергә тиеш безгә,— ди Хөсәенов,— ярышта җиңүебез белән безне бик күп оешмалар тәбрикләде. Соңыннан «Социалистик Татарстан» газетасыннан укыдым: «1982—83 еллардагы кышлатуны уңышлы үткәреп, терлекчелек продуктлары җитештерү һәм хәзерләүне арттырганнары өчен. «Чишмә» колхозы кабат Мактау грамотасы алган. Димәк, музей шүрлекләрендә тагын бер кыйммәтле документ артты». Бу музейның республикадагы башка музейлардан нинди аермасы бар соң? ...Ясәви Хөсәенов 1948 елда, бу колхозга председатель булып килгәч, авылны йе- мөхәммә Т МӘҺДИЕВ ф АГЫПДЕЛ НЕН БУ ЯГЫНДА ..ф Мин куркып калдым, аклана башладым. «Асраем, ну дә ләкин төп эшемә комачау ит- мәй ул»,— дим. Хәсәенов абый елмайды: «Әйдә, без сине укырга җибәрик әле, энекәш»,— диде. Хәзер бал кортларыннан башка яши алмаем. Кышларын йөрмәсәң дә була, йөрәк түзмәй. Малай белән дә киләм. Агач асларында бозау тикле кыр кәҗәләре көтүе ята. Мине күргәч сикерәсң^ерә качалар. Умарталарны тыңлаем. Аларда бит кышын да тормыш, көрәш бара. — Ә нинди көрәш? — Мәсәлән, күселәр, тычканнар.— Ул аш өстәле янындагы эскәмиядә күзләрен кысып, суфиланып утырган ике песине башларыннан сыйпады. Тавык ашы да, сөтле чәебез дә инде суына төшкән иде, без баланлы әрәмәлекләрне урап килергә булдык. Хәниф сөйли: — Күсе-тычканнарны менә шулар хәл итеп бара инде, әмма песиләрне кышын ничек монда тотасың? Исән калган тычкан халкы, ризык эзләп, умарта эченә керә. — Кортлар ничек каршы ала соң ул «кунакларны?» — Кортлар-кортларча. Чагалар җыелышып; «нарушитель» үлә. «Диверсант»ның гәүдәсен шифалы җилем — прополис белән төрәләр. Кортлар көтә: март-апрель аенда аларның хәлен Хәниф абый белән Флүдә апай беләчәкләр, һәм шунда мәңге ятса да бозылмаячак бу үләксәне алып атачаклар. Ләкин башкасы куркыныч: кортларның вак дошманнары бар. Корт бете. Умарта кортының корсагына кадала. 1977 елдан бирле Актаныш зонасындагы умарта кортларына әнә шул паразитлар зур зыян сала башлаган. Ничек көрәшергә? Хәниф — фәнгә таяна. Ул алан кырыендагы бер умартаны ача һәм рамнар арасыннан вазелин сөрткән металл поднос ала. Өсте — мыжгыган бөҗәк. Энә очы кадәре генә, төсе кызгылт, күп аяклы. — Монысы — механик юл. Электр миче-термокамера файдалырак, һәр рамны мичкә тыгып алабыз, 38 градуска кадәр җылытабыз. Умарта корты чыдый, теге паразитлар коела. Димәк, 120 баш умартадагы барлык рамнарны шулай эшкәртеп чыгасы бар. Жиңел машина гудогына сискәнеп без умартачы өе янына киләбез. Аш өстәлендәге транзистордан җырчының «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» дигән моңы коела, мактаулы песиләрнең өлкәнрәге каен ботагы астындагы өстәлгә менеп мин ашап бетермәгән тавык ботын тәлинкәдән алып бик тә тәмләп кимереп утыра иде, без килгәч тә качмады, өстәлдән төшмәде. Гудок бирүче — председатель Хәсәенов икән. Мин хәтерне эшкә җиктем. Председатель нинди күрсәтмәләр бирер, нәрсә әйтер? — Карале, Хәниф, синең фацелияң урылмаган, сугылмаган бит?—диде ул күрешкән арада. — Бәй, комбайннар бодайдан бушасын инде, әйтелгән, сөйләшенгән. — Я, алай булса, ярый. Кая, сараеңны ач әле. Егерме минуттан уятырсың. Башкорт ягындагы бодай басуыннан кайтып килеш... Хәниф белән без тагын егерме минут умарталар арасында йөрдек. Күрсәтелгән вакытта Хәниф председательне уятты, мин кызганып уйлап куйдым: Хәсәенов һәр көн иртән дүрттә тора, бер стакан чәй эчеп, эшкә китә, иртәнге ашны сәгать унда гына ашый. Аның сиксәнне узган әнисе Акъәби өчен иң изге сәгать әнә шул — иртәнге ун. Тәүлек буе аяк өсте йөрерлек итеп, шәп, ләззәтле итеп ашатып куя ул председательне. Председатель сарайдан чыкты, күк йөзендәге менә күмеләм, менә болытка капланам дип кешеләрне әсәртеп торган моңлы кояшка карады һәм умарта янына килеп чалбар балагын сызганды. — Хәниф, чактыр әле бер-ике тапкыр, аякларым бик сызлый,— диде — Элек чактырганыңның шифасы унбишләпкә җиткән иде... Укырга вакыт юк... Хәсәенов мине башкорт ягындагы бодай басуына алып китте. Иксез-чиксез бодай диңгезе. Инде ава, ята башлаган. Көтеп алынган аяз көннәрдә бөтен Актаныш, Мөслим, күрше Башкортстанның Илеш районы алтын нурга коена, кәефләр шәп. Имән урманы буенда комбайнчылар, шоферлар — тешке ялда, ашап яталар. Яталар, дим. ченки өстәлурындык юк. һәркем учак өстендәге казаннан үзе ашый алганча —аш. ит сала да. имән төбенә барып ята. һәр имән төбендә —бер егет Ятып сөяк кимерм лар, аннан күпереп пешкән күмәч белән чәй эчәләр. Мин дә күмәч алам.. «Кайсы пекарнядан бу?»—дип сорыйм, үзем туган Казан арты гадәтенчә. Барысы да көлә — Бәй, безнең хатыннар күмәчне үзләре сала,— ди имән төбеннән берәү Хөсәены аңлата: — Безнең колхозчы хатыннар арасында ярыш бара,— ди.— Ирләрнең дә абруе шуның белән билгеләнә: кем хатыны салган икмәк тәмлерәк? Кайбер гаиләләр турында болай әйтеп куялар: ничек яши икән болар — хатыны салган ипи кибет ипие төсле бит! — Китап укыйсызмы?— ди Хөсәенов ике савыт белән аш алып килешли. Без дә бер имән төбен сайлыйбыз.— Менә сезгә бер язучы алып килдем. Ит ашап, җелек суырып яткан бер кара егет озак уйлап тормады. Әйтте; — Юк. Укымыйбыз. Вакыт юк. — Син инде бер шагыйрьне дә шулай рәнҗетеп җибәрдең — Бәй, нигә рәнҗетергә? Мин бит әйттем: ядасың, ядасың, бер юньле шигырең юк, дидем. Бу абыйны да белмәйбед... — Ну бит, кышын укыйсың бит инде... — Кыш көне булса, таныйм. Бу —«Торналар төшкән җирдә» дигән китапны язган абый. Ну инде, ул кышка кала. Икенче бер «имән төбе». — Ядучы абый барында бодайны бетерсәк, «ахыры» булырмы? Хөсәенов, тәҗрибәле кеше, көлде — Борчылмагыз, эшне бетерегез генә. Ахырын оештырырбыз Бернинди командасыз берәм-берәм тордылар да комбайннар, машиналар янына киттеләр. Сөн аръягындагы бодай диңгезе кояшка коена иде.. Антонида Пугачева Мин Алла Пугачеваның җырлавын яратам Ул җырларда — тормыш, гаделлеккә омтылыш, мәхәббәт «Миллион, миллион, миллион алых роз....», «Маэстро» кебек җырлар, сәнгать әсәре буларак, минем рухи дөньямны баеталар^ Карале, дөньяда тагын бер Пугачева бар бит! Актаныш районының һич те көтелмәгән почмагына Михайловка дигән рус авылы урнашкан. Су тулы бер елганың ике ярына —мне урам булып. Председатель үзенең шәхси хуҗалыгын шунда корган Урам уртасында су. яр буе читәннәр, таллар белән ныгытылган, елга тулы үрдек, каз Инде де йоклатмыйлар кешене! Яктылык белендеме, үрдәкләр бытылдый башлый. Елга аркылы мәһабәт озын басмалар, әйтерсең ике дәүләт чиген узасың. Теге, икенче Пугачева, шул басма төбендә генә яши. Килеп төшкән көнне үк Хөсәенов миңа: — Антониданың фермасын карап чык! Дуңгыз балалары чиста, линолеумга гына басып йөриләр Бер үзе мең баш дуңгыз карый.—дигән иде Антонида мин тукталган Михайловка авылында миңа күрше булып чыкты. Хөсее нов сөйләве буенча мин инде белә идем. А. Пугачева өченче, икенче дәрәҗәдәге Хезмәт Даны орденнары, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең еч —алтын, бер көмеш медале белән бүләкләнгән Оныклары булган бу яшь. кәпәч хатын — сигезенче, тугызынчы, унынчы бишьеллыклар ярышында җиңүче 1982 елда Антонидага «Москвич» бүләк иткәннәр Ярдәмчесе — фронтовик Нәҗми Исламов, сугышта өченме дәрәҗә «Дан» ордены алган, ракета частенда Берлингача барып, җиңү яулаган кеше «Чишме» колхозы ел саен деүләтке тапшыра торган 4—4.5 мең цент, нер итнең яртысыннан күбрәген безнең Антонида Пугачева озата. Менә сиңа — «Миллион, миллион, миллион алых роз!»-. Антонида колхоз председателенең баскыч тәбене килде. — Кило, кило ярым бал кирәк иде. авыру бар өйдә,—диде дэн,—син дә таптың йомыш. Бар, бухгалтерга әйт. Күпме кирәк, шулай язып бирсен. Таптың гозер. Әйдә, чәйгә кер!.. Антонида, сентябрьнең исәпле кояшын бөтен йөзенә сеңдергән көләч хатын, Акъ- әби белән исәнләште, ике буынның ике хатыны ни турындадыр гәпләшеп алдылар, бер-беренә ихтирам, күршелек хисләренә чик-чама юк иде... Татар белән башкорт арасы... «Чишмә» колхозының чикләре, Сөннең аргы ягына чыгып, башкорт җиренә барып тоташа. Мин гомер буе, ике республика арасындагы чик халык тормышына ничек тәэсир итә икән, дип кызыксынып йөргән идем, инде аңладым: «Чишмәигә бер өзлексез башкорт ягы колхозларыннан йомыш белән чыгып торалар. «Чишмә» үзе дә шулай икән: Актанышка, Казанга барып йөргәнче, колхоз өчен кайбер кирәк-яракны башкорт ягыннан гына юнәтә. Бу колхозлар, вакыт режимы буенча, ике сәгатькә аерылсалар да, бер җан кебек, яшиләр икән. «Чишмәпгә кымыз сорап та киләләр: крмгәдер врач кушкан, кемгәдер кунак килгән — кымыз кирәк. Ә «Чишмә»дә кымызны бик белеп ясыйлар. Мастер Гыйлай Гыймаев бу сирәк һөнәргә махсус курсларда өйрәнеп кайткан. Сөн буендагы бу гаҗәеп хуҗалыкка кайвакыт 20—30 машина килеп туктый: Башкортстан колхозларыннан, Октябрьск шәһәреннән, КамАЗдан, Әлмәттән, Минзәләдән, хәтта Сарапулдан, Чайковскийдан... ...Сөн буеның яшь куаклар каплаган сөзәк иңкүлегеннән йомылып чабып ат көтүе кайта. Җир селкенә. Болар—«Чишмә» колхозы бияләре, савылырга кайталар. Бер читтә, яшь имәнлектә — Гыйлай цехы. Бер катлы ап-ак таш йорт ерактан ук күренеп тора. Эссе көнне моның эчендә салкынча, яз җиткәнче үк Сөн бозын кисеп цехның бер бүлмәсенә тутыралар, пычкы чүбе белән каплыйлар. Ә ул чүп арасында салкын бәс белән капланган шешәләр ята Ихтыяҗ зур: «Чишмә» кымызын әллә кайлардан соратып алалар. Кымыз — шушы тирә үләненнән аеруча шәп була, ди Хөсәенов. Гадәте — читтән килгән кунакны шул цехка алып бару, табигатьнең иң гүзәл бер урынында — аста Сөн буйлары, янында катнаш урман, икенче ягында бәрәкәтле Башкортстан җире — әнә шунда «Чишмә» колхозының кымыз цехы, шунда үз эшенә галимнәрчә, фанатикларча бирелгән Гыйлай һәм аның гаиләсе. Сөн аръягындагы тау буенда кеше өчен шифалы эчемлек әзерләнә. Ике республика читендәге «Чишмә» кымызы әнә шулай чикләрне бетергән, туганда*! халыкларның уртак ихтыяҗына әверелгән. Татар да, башкорт та моның сихәтен тарихи тәҗрибә буенча яхшы белә: кымыз — көч, куәт, кымызда — сихәт, кымызда — эшкә-хезмәткә дәрт... Алтын көшел янында Хөсәенов белән урамнан үтәбез. Ул миңа быел гына башыннан кичергән зур вакыйганы сөйли. Моннан кырык ел элек каты сугыш вакытында аларның отделениесе бер сәгать эчендә кырылып беткән. Исән калган солдат Хөсәенов авыр яралы командирын. шинельгә салып, коточкыч салкын төн буе сөйрәгән. Ярчык умырып ташлаган эченнән кан китә икән командирның. Хөсәенов яраны гел кар белән туңдырган. Ничек итсә-иткән, ерак кыр госпиталенә тапшырган. Аңына килгән командирына әйткән: — Син исән калдың, мин дә исәк калсам, сугыштан соң мине эзләп тап,— дигән,—Мин,— дигән,— Ясәви Хөсәенов булам, Татарстаннан. Сугыш беткәч, командир еллар буе солдатны эзләгән. Әмма нәтиҗәсез, чөнки Ясәвинең исеме Әхмәтясәви икән. Инде менә быел —1983 елда табышканнар. Дәүләкән- дә күрешкәннәр, елашканнар. Бу очрашуны күрүче журналист Мөдәррис Мостафин газетада зур мәкалә язып чыкты. Мин күкрәкләре орден-медаль тулы ике ветеранның бергә төшкән рәсемнәрен генә күрдем. Бер кадр йөрәкне тетрәтте: мәһабәт гәүдәле 59 яшьлек Хөсәенов белән карсак кына 70 яшьлек Солтанаев Шәйдулла кочаклашканнар да елыйлар... Амбарга таба барабыз икән. Юлга бодай сибелгән. Башта бөртекләр генә чәчелгән кебек иде, бераздан юл яктыра башлады. Амбарга якынлашкан саен яктылык ивть дүрт, Хасәаио! — Иптәш Хөсәенов, гафу итегез, теге гаебем ходай ушны алган чакка туры килде... Адәм баласы хатадан хали түгел, дигәннәр борынгылар... Байлыкның чиге юк «Чишмә» колхозы 1983 елда дәүләткә 44 мең центнер ашлык 4000 центнер ит, 15800 центнер сөт, 40 центнер йон сатарга планлаштырган. План үтәлгән. Арттырып үтәлгән тармаклары да бар. Бер колхоз, нибары бер колхоз дәүләт складларына, кибетләргә никадәр хәзинә озата! Ашаган белми, тураган белә, диләр. «Чишмә» колхозы «тураучы». Ләкин «Чишмә»нең үзенә генә хас мәшәкате дә бар: бу колхоз ничә еллар инде республикабыз өчен (һәм тугандаш Башкортстан өчен) карп балыгы кебек затлы ризык җитештерә. Ел саен утыз тонна шундый сихәтле азык саталар «Чишмөилеләр күрше-тирәгә. Әлмәт районының инде ташка тамга салган, һәр көзне биш тонна карп сорыйлар алар. Центнердан алып тоннага кадәр сораучылар бар. Әмма әпегә бодай сугу, чөгендер алу бара, халык контроле комитеты председателе — ындыр табагында, аннан башка шлюзларны ачтым юк. Татарстан табигатенең иң шигъри, бай урыны кайда? Бер дә шиксез әйтергә мөмкин,— «Чишмә» колхозының күлләре буенда. Артык катлаулы булмаган дренаж системалары, дамбалар, торбалар, күл артыннан — күл. Тирәне бар, сае бар. Меңнәрчә гектарга җәелгән Сөн буе, куаклыклар, сазлыклар, әрәмәлекләр. Монда аерым микроклимат, микрофлора, фауна. Сөн аръягында — шәмәхә, сары мәтрүшкәләр аланы, балан куаклары, кыргый чияләр. Күлләр арасында хикмәтле әрәмәлекләр —анда балык яратучы челәннәр, кыр үрдәкләре, яр буенда елтыр ондатралар. Вакыт-вакыт монда торналар, аккошлар тешә, берәр ай яшәп тә алалар икән. Челәннәр гаҗәп! Атлы казак диярсең — пар-пар булып күлнең сай җиренә килеп басалар да, «кичке аш», «иртәнге аш» «мәҗлесен» уздыралар. Инде балык үстерү осталары Әмир Галимов белән Дәниф Мотаваловлар төнлә тугайда учак та ягып җибәрсәләр, дөнья әкияткә әйләнә Ул утка сентябрьнең өлгергән әремен сындыргалап салсаң, шул вакытта Сөн аръягыннан — башкорт ягыннан зур кызыл табак булып ай да күтәрелсә — күлләр дөньясында сихри тормыш башлана. Төн җылы. Сентябрьдә сирәк булучан җылы Һава бөҗәкләрне кабат терелткән, күл өстендә чебен-черки уйный. Моны күреп булмый, әмма күлләр өсте «ду» килә. Сарык тәкәсе кадәр карплар фосфорлы күзләре белән без күрмәгөннәрне күрә-күрә йөзәләр. Әле анда, әле монда, күл өстенә авыр металл болванкалар ташлагандай чупырдау тавышы ишетелә, болар икән — су өстендәге чебенгә ауга чыккан саллы карплар. Су коенганда каршыңа туры килсә, бәреп егар төсле... Председатель белән авылга кайтабыз. Авыл урамы су эчендә. Берничә генә көнгә чыккан кояш машина эзләрендәге суларны, әлбәттә, киптереп бетерә алмаган. Урамны иңләп бер комбайн туктаган, алгы корылмалары кара балчыклы юл йомшагына сеңгән. Хөсәенов машинасын туктатты. Мин бу вакыйгага аның реакциясен күзәтәм. Урам уртасында комбайн батып калу — нәрсә инде? — Бу кайгылы һәм шатлыклы хәл,—дип аңлатты Хөсәенов.— Кайгылы шунысы, мин машина белән үз авылыма кайта алмыйм, бүтән юл юк. Шатлыклысы шул — теге башкорт ягындагы дүрт йөз гектарны тәки бетергәннәр болар. Әйткәннәр ие бит! Таң ата, учаклар инде сүнгән. Иксез-чиксез әрәмәләр арасыннан җиңел генә, кинәт теге кошлар күче күтәрелә, болар — «Чишмә» колхозының игелекле җирләрендә үскән кыр үрдәкләре. Кояш чыкканда, елга аръягында электр машинасы тавышы ишетелә, әйләнә-тирә авыллар белеп тора: Гыйлай бия сава. Сәгать алтыларда «Чишмә»- нең бәрәкәтле җирендә тракторлар, йөк машиналары хәрәкәткә килә. Колхозчылар безгә ит, сөт, икмәк, йон, май, бал, балык җитештерер өчен эшкә тотына. Бу вакытта председатель инде бераз арыган була һәм, бөтен объектларны керап чыгыл, иртәнге унга ашарга өенә кайта... Агыйделнең бу ягында әнә шундый хәлләр