Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗ БУ ХАТНЫ МИНЕМ УКЫГАНДА

 

ҺАДИ ТАКТАШ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ЯҢА БАСМАСЫ ТУРЫНДА

Такташның өч томлык җыелмасын басу төгәлләнде. Беренче том — 1980. икенчесе 1981 елны дөнья күргән иде. Ә 1983 елда Татарстан китап нәшрияты укучыларга шагыйрьнең өченче томын тәкъдим итте. Шагыйрьнең әсәрләре аерым китап рәвешендә 1923 елдан башлап басылып килә. Үзе исән чакта аның барлыгы 13 китабы чыккан булса (гомуми тиражы 50 мең чамасы), Такташ үлгәннән соң аның җыентыклары татар телендә генә дә 35 мәртәбә басылды. Аларның гомуми тиражы 350 меңнән артты. Әмма моңа кадәр аның әсәрләре аерым җыентыклар һәм бер томлыклар итеп кенә басыла килде. Күпчелек китаплары киң масса укучыларны күздә тотып, популяр характерда чыгарыла иде Аңлашыла ки, алардан тулылыкны да, фәнни төгәллекне дә таләп итеп булмый иде. Такташ әсәрләрен фәнни басма рәвешендә әзерләү илленче елларда башланды. Бу эштә әдәбиятчы галим Хатип Госман роле аеруча зур булды. Бу вакытта Такташ иҗатына багышланган шактый җитди һәм төпле хезмәтләр чыккан иде инде (Г. Нигъмәти, Г. Гали, М. Мамин, X. Хәйри һ. б. хезмәтләре). Шуларга таянып, X. Госман шагыйрьнең поэтик әсәрләрен туплап, фәнни яктан тикшереп, аңлатма һәм комментарийлар белән бастырып чыгарды. Үз чоры өчен бу иң тулы һәм фәнни яктан иң төгәл эшләнгән басма иде. һәм ул хаклы рәвештә 50 нче еллар текстологиясенең җитди казанышы булып исәпләнә. Еллар үтү белән Такташны өйрәнү фәне яңа уңышларга иреште. Аның тормышы һәм иҗаты турында X. Госман, Г. Халит, Н. Юзиев хезмәтләре чыкты. Такташ әсәрләренең шактый тулы библиографиясе төзелде. 1970 елда шагыйрьнең архивы Татарстан дәүләт музеена тапшырылды. Бу исә аның кулъязмаларын I Һади Такташ Әсәрләр Өч томда. I том Шигырьләр һәм поэмалар Татарстан китап нәшрияты 1980. Томны тезүче, текст һәм искәрмәләрне хәзерләүче Наҗия СадыЛкова Томның фәнни редакторы Нил Юзиев Нәшрият редакторы Равнл Кукушкин барлау, җентекләп танышу һәм басылган әсәрләр белән чагыштыру өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Шулар нигезендә Такташның тагы да тулырак һәм фәнни яктан чор таләпләренә җавап бирә торган әсәрләр җыелмасын хәзерләү бурычы көн тәртибенә килеп басты. Бу эшкә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторы алынды. 70 нче еллар уртасында ук башланган эш Татарстан дәүләт музее һәм китап нәшрияты белән иҗади хезмәттәшлектә алып барылды. Томнарны әзерләүдә филология фәннәре докторы Нил Юзиев җитәкчелегездә зур фәнни коллектив катнашты. Редколлегия әгъзаларыннан әдәбият белгечләре Хатип Госман һәм Гали Халит, Татарстан дәүләт музее хезмәткәре Дания Баһаветдинова һәм шагыйрь Шәүкәт Галиев игелекле эш башкардылар. Бу басма моңа кадәр дөнья күргән җыентыклардан кайсы яклары белән аерылып тора соң? Шагыйрьнең иҗади йөзен ачуга һәм аның биографиясенә нинди яңалыклар өсти? Беренче томда I Такташның шигырьләре һәм поэмалары урын алган. Аларның күпчелеге укучыларга яхшы таныш булса да, басманы әзерләгәндә һәрбер шигырь юлы Татарстан дәүләт музеенда сакланган архивлардагы кулъязмалар яисә Такташ үзе исән чакта чыккан басмалар белән чагыштырылган. Хәреф, пунктуация хаталары, Т урынсыз кыскартулар, сүзләрме алмаштыру, башка терле бозулар тезәтелгәм. Шуның натиҗәсендә безгә күптән таныш булган кайбер шигъри юллар да бөтенләй башкача яңгырый башлаган. Бер генә мисал китерел узыйк 1981 елда язылган «Мин дезертир бугай, командир!» шигыре әлегәчә чыккан җыентыкларда болай басылып килде: Күптән инде шулай бер аякка йөрегэн юк,— Бүген беләсең... Тьфү! Тагын ялгыш качкан суккин сынны Тотып алып килгән шикелле II Җентекләбрәк укысаң, бу юлларда күп нәрсә аңлашылмый. Ничек итеп «ялгыш» качарга мөмкин? Рифмасы да бик «херти» (■беләсең — шикелле»)—бер дә Такташныкына охшамаган. Төзүче Н. Садыйкова, кулъязмалар һәм беренче басмалар белән чагыштыргач, шигырьдәге ике юлның 1931 елгы басмадан соң «төшеп калуын» ачыклый. Соңгы ике юл урынына оригиналда дүрт юл булган икән: Тагын ялгыш атлап куйдым. Оныта башлаганмын күрәсең Постын ташлап качкан суккин сынны Тотып алып килгән шикелле Күрәсең, бу механик рәвештә эшләнгән хата булгандыр. Андыйлар аз түгел. Алар белән берроттон редакторлар тарафыннан «аңлы рәвештә» махсус «бозылган», кыскартылган, ә кайбер очракта өстәлгән урыннар да шактый. Мәсәлән, «Пи-би-би-бип» шигырендә моңача чыккан җыентыкларда Такташның Кави Нәҗмигә якын итеп, дусларча «Кави» дип эндәшеп язылган бөтен бер строфасын төшереп калдырган булганнар. «Съезд ачылды» шигырендә ТатЦИК председателе Моратхуҗин турындагы юллар тәшеп калган. Мондый хаталар яңа басмада барысы да диярлек тозетелгән. «Диярлек» сүзен юкка кулланмадым. Кайбер тупас хаталар яңа басмада да калган. Әйтик, «Чигенү» шигырендә түбәндәге юллар бар; Сню - Әгәр авыру ечен булса, Ташла, парикмахер! «Сею—әгәр авыру ечен» Сәер яңгырый, аңлашылмый. 1981 елның январенда булган фәнни конференция вакытында ясалган докладында Н. Садыйкова бу шигырьнең ялгыш басылып килүен, кемнеңдер хатасы аркасында «уен» сүзе «ечен» сүзе белән алмаштырылганын әйткән иде. Чыннан да «уен» сүзе монда нәкъ уз урынында һәм ул шигыръ дәвамында «уйнала» да Һади Такташ. Әсәрләр Өч тиид» III тик Әдәвият сәнгать тәнкыйте иублниистиьз. ₽«ис парен күрсәтә. «Син, Гали» ан абый, үп- лдөме, Такташ симе артык сагына, тик бералмый гына яныңа...» (Шигырь Г. Ибраһимов Кырымда дәваланып яткан чагында язылган.) Хәсән Туфанның Такташка багышланган шигырьләр циклы безгә яхшы мәгълүм. Алар эчкерсез, саф дуслык хисләре белән сугарылган Әмма Такташның Туфанга багышлап язылган шигырьләре моңарчы билгеле түгел иде. Шуңа күрә: «Бу дуслык берьяклы гына булмады микән?» дигән сорау туу табигый иде. «Туфан йоклый» исемле яңа табылган өзек Такташның да дустына карата шундый ук җылы, самими хисләр кичерүен исбатлый. Яңа тәкъдим ителгән шигырьләрнең күпчелеге заманында «Чаян» битләрендә басылган («Чаянмның хайванат бакчасы», «Чаян» уклары» һ. б рубрикалар астында). Бу шигырьләр әдипнең иҗат йөзен шулай ук шактый тулыландыралар. Без Такташны шашкын хисле романтик шагыйрь итеп кенә күз алдына китерергә күнеккәнбез. Ә бит ул искиткеч оста, усал телле сатирик һәм юморист шагыйрь дә булган. Аның ярты гасыр элек конкрет кешеләрне яисә кимчелекләрне фаш итеп язылган сатирик парчаларының күбесе әле бүген дә искермәгән. Аларны укыганда рәхәтләнеп көләсең, эстетик ләззәт табасың. Бик җитди политик мәсьәләләр турь.нда да шагыйрь шаян тонда, көлкеле һәм шул ук вакытта бик үтемле итеп яза белгән. Томда беренче тапкыр урнаштырылган шигырьләр Такташның поэзиядә ялкынлы публицист, агымдагы халыкара мәсьәләләргә үз карашын ачык ител белдерә торган шагыйрь икәнен дә күрсәтә («Кутепов кайда?», «Удар артыннан удар» һ. 6.) Архивта сакланган шигъри өзекләр Такташның шактый авыр шартларда, РАПП позициясендәге тәнкыйтьчеләр тарафыннан ничек кыйналыпсүгелеп яшәвен дә искәртәләр: һәр өйрәнчек тәнкыйть язучылар Һ Такташны мишень итәләр Өйрәнчек яшь хирурглар кебек Минем әсәрләрдә *опыт» ясап, Үтмәс пычак белән кисәләр... Неужели үтерүдән курыкмыйлар? Шуның ише ачынып, өзгәләнеп язылган юлларны Такташның хатларында да еш очратырга була. Томда Такташ әсәрләренең вариантлары аарым бүлек итеп урнаштырылган. «Мәхәббәт тәүбәсе», «Үтеп барышлый», «Мо- камай», «Алсу», «Киләчәккә хатлар» һәм башка әсәрләрнең вариантлары Такташның иҗат процессын тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. Чагыштырып карап, шагыйрьнең нинди үзгәрешләр кичерүен күрер өчен, әдәби осталыкка өйрәнү өчен дә алар шактый гыйбрәтле. Әлбәттә, бу әле Такташның иҗатын барлау юнәлешендә барыёы да эшләнгән дигән сүз түгел. Әле бүген дә Такташның барлык псевдонимнары ачыкланып бетмәгән. Шуңа күрә аның кайбер шигырьләре газета-журнал битләрендә кала бирә. Шагыйрьнең кулъязмалэры да тулысынча тупланып җитмәгән. Димәк, киләчәк өчен дә эшләр җитәрлек әле. Икенче томга1 Такташның драма һәм проза әсәрләре тупланган. Моңача әдипнең хикәяләре һәм пьесалары аерым җыентык булып бер генә мәртәбә, 1953 елны, Хатип Госман тарафыннан җыелып басылган иде. Әлеге җыентык белән чагыштырганда, икенче том икеләтә калынрак. Димәк, томның яртысын моңарчы басылмаган, киң даирәгә билгеле булмаган әсәрләр тәшкил итә. Мәсәлән, «Сәхнә әсәрләре» бүлегендә укучыга таныш булган «Камил» пьесасы белән бергә әлегөчә томнарга кермәгән «Күмелгән кораллар» һәм «Югалган матурлык» пьесалары да басылган. Заманында бу пьесалар, сәхнәдә куелып та, әллә ни киң яңгыраш ала алмаганнар. «Югалган матурлык» пьесасы исә кискен тәнкыйть утына эләккән. Кайбер тәнкыйтьчеләр аңарда хәтта «чит идеология» чагылышын күргәннәр. Бу пьесаларны бүгенге таләпләр югарылыгыннан яңадан укып чыккач, бер әйбергә инанасың: әйе, пьесаларның заманында аңлашылмавы табигый. Ләкин Таакташның монда бер гаебе дә юк — ул үз заманы таләпләреннән шактый алга киткән. Бәлки, әлеге пьесаларны нәкъ менә бүген яңа күздән укып, яңача сәхнәдә куярга вакыт җиткәндер. Күп актлы драмалар белән беррәттән, Такташ бер актлы, агитка формасында язылган пьесалар да иҗат иткән (шундыйлардан «Өйләнделәр» пьесасы томда беренче мәртәбә басыла). Бу әсәрләр хәзерге таләпләргә җавап бирмәсәләр дә, Такташның иҗат биографиясен тулырак итеп күз алдына китерү өчен мөһим. Татар язучыларыннан беренче буларак, Такташ кино сәнгатенә дә ниндидер өлеш керткән. Томга аның архивта табылган >К*мил» пьесасы буенча эшләнгән киносценарие кертелгән. Кызганычка каршы, , бу сценарий, заманы өчен шактый оста язылган һәм «Востоккино» киностудиясе тарафыннан кабул ителгән булуына карамастан, куелмыйча кала. Шул ук пьеса буенча шагыйрь «Камил» исемле опера либреттосын да язарга тотынган. Томда либреттоның тәмамланып җитмәгән планы басылган (ул Татарстан дәуләт музеендагы архивта сакланган). Кайбер истәлекләргә караганда, бу эшкә Такташны композитор Салих Сәйдәшеа күндергән, либретто өстендә дә алар бергәләп эшли башлаганнар. Әмма шагыйрьнең вакытсыз үлеме бу планнарны өзә. Проза бүлегендә Такташның «Таң җиле» исемле тәмамланмаган романы, нәсерләр, хикәяләр урын алган. Алар арасында үз вакытында газета-журналларда гына басылып, моңарчы җыентыкларга кермәгәннәре дә бар («Иркә солдат», «Сез икегез дә гаепле»). Бу әсәрләр белән танышкач, Такташта талантлы прозаик «оеткысы» булганын күрәсең. Дөрес, иҗатның бу ягы җитәрлек дәрәҗәдә ачылып өлгерми (чын прозаик утыз яшьтән соң гына башлана диләр бит), әмма басылган өзекләрдә бәз аны шактый оста хикәяче, уңышлы детальләр таба белә торган персонажларның сөйләме аша аларның характерларын ачып бирә ала торган язучы итеп күрәбез. «Таң җиле» романы үзенең автобиографик характерда булуы белен дә кызыклы. Төп герой Рөстәм образында без яшь Һадиның үзенә хас булган күп сыйфатларын күрәбез. Аларның биографияләре дә, торган урыннары да, кылган эшләре до тәңгәл килә дип әйтергә була Томга шулай ук шагыйрьнең язарга ниятләп йәргән әсәрләренең план-сыэым- нары, тәмамланмаган проза һәм драма әсәрләренең вариантлары урнаштырылган. Шулай итеп, икенче томда да Такташның иҗади мирасын тулыландыруга шактый эур елаш кертә. Өченче том да1 шушы ук фикерне куәтли. Ул тулысынча диярлек яңа материаллардан тезелгән. Моңа кадер шагыйрьнең публицистикасы бергә җыелып, хатлары һәм башка төрле биографик материаллары китапка тупланып укучыга тәкъдим ителгәне юк иде Бу томда шагыйрь укучы алдында эшлекле журналист, ялкынлы публицист, таләпчән тәнкыйтьче буларак ачыла. Билгеле булганча, Такташ матбугатта бе ренче тапкыр шигырьләре белән түгел, ә мәкаләхәбәрләре белән күренә. 1917 елның 23 августында «Олуг Төркстан» газетасында 16 яшьлек әдипнең «Бохарада уку һәм укыту эшләре» исемле мәкаләсе басыла. Шул чыгышыннан башлап, шагыйрь гомере буе журналистикадан аерылмый. 1919 елдан Оренбургтагы «Юксыллар сүзе» гаэетасыда штаттагы әдәби хезмәткәр, аннары җаваплы секретарь һәм вакытлыча редактор булып эшли. 1921-1923 еллар арасында Ташкентка күчеп, «Белем йорты» журналында җаваплы секретарь вазифасын үти. Казанга күчеп килгәч, «Чаян», «Октябрь яшьләре», аның довамы булган «Авыл яшьләре», «Азат хатын», аннары яңадан «Чаян» редакцияләрендә җаваплы секретарь булып эшли Башка газета һәм журналларда да үзенең шигырьләре белән генә түгел, чәчмә әсәрләре, мәкаләләре, кыска хәбәрләре белән актив катнашып тора. Өченче томның тел элешен нәкъ шушы, кайчандыр вакытлы матбугат битләрендә урын алган, хәзергә укучыларга аз билгеле булган публицистика һәм тәнкыйть жанрындагы әсәрләр тәшкил итә. Алармы туплау өчен тезүче ЛГаинвиовага шактый коч сарыф иторгә туры килгән. Эләк, мәсәлән, Такташның «Чаяи.да басылган бары дүрт фельетоны аерым җыентыкка керсә, хәзер аларның саиы кырыкка җитә. Такташның яңа псевдонимнары ачыклануын да уңыш буларак билгеләргә кирәк. Бу чорда хәзерлекле журналистлар аз булганга, Такташкә редакциядәге бетен эшләрне үэ җилкәсендә соирол барырга, журналларны да күл вакытта тулысынча диярлек үз материаллары белән .тутырып» барырга туры килгән. Әйтик. «Чаяи.иыҗ кайбер саннарында шагыйрь бмшәр-алты- шар, ютта җидешорсигеэор мокале-фель- отон бастырган. (Шуңа күро аңа яңадан- яңа псевдонимнар кирәк булып торган да ) Әдипнең журналистки хезмәте искиткеч бай һем күпкырлы. Әдәбият мәсьәлә лоренә «аратвн яки үзенең эстетик »«раш ларын чагылдырган мамало-реценэиаләр белән бергә, язучы бик күп башка темаларны да күтәрә, тормышның, агымдагы кан кадагына суга торган тәэсирле пубмы цистин мәкаләләр яза. Алай гына да түгел, газета һәм журналларда язышучы белгечләрнең аз булуын искә алып, ул агрономия һәм җир эшләре, радиотехника һәм гигиена, педагогика һәм башка шуның ише махсус белем таләп итә торган мәсьәләләр турында яза. (Өченче томда андый рухтагы материаллар да урын алган.) Әлеге том, Такташның иҗат йөзен тулыландыру белән бергә, аның журналистика һәм публицистика өлкәсендәге хезмәтләре аша поэзиясенә дә яңа караш ташларга мөмкинлек бирә, чөнки шигърияттә дә, журналистик эшчәнлегендә дә шагыйрьне бер үк мәсьәләләр борчый, ул аларга үз карашын белдермичә кала алмый. Аерым бүлектә урнаштырылган тәнкыйть мәкаләләре Такташның эстетик карашлары һәм әдәби зәвыгы ничек үскәнен күзәтергә' мөмкинлек бирә. Әгәр иҗатның башлангыч чорында ул Ф Бурнашны «идеалистик карашларда» гаепләсә («Оҗмах кошы»на рецензия), күренекле татар драматургларының әсәрләрен берьяклырак бәяләсә («Оперетта каһарманнары»), ахырга таба без әдип фикерләренең елдан-ел төплерәк, дәлиллерәк була баруын күрәбез. Әлбәттә, бу өлкәдә дә эшләнәсе эшләр байтак әле. Мәсәлән, Ташкентта чыккан «Олуг Төркстан» һәм аның дәвамы булган ■Кызыл байрак» газеталарының тулы җыелмалары әлегә кадәр табылмаган. «Юксыллар сүзе» газетасының да китапханәләрдә аерым саннары гына сакланган. Ә аларда Такташның әлегәчә безгә билгесез булган материаллары һичшиксез булырга тиеш. Такташның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү буенча безнең әдәбият галимнәребез шактый зур эш башкарды. Г. Нигъмәти, Г. Гали, М. Мамии, X. Хәйри, X. Госман, Г. Халит һ. б. лар шагыйрь турында төпле, җитди хезмәтләр бастырдылар. Татар шагыйрьләреннән бик азы гына мондый игътибарга лаек булды. Әмма өченче томда басылган хатлар белән танышкач, шагыйрьнең иҗади йөзе тулы булмаганын, тормышында да күп нәрсәләр әлегәчә ачык түгеллеген. кайбер очракларда аның биографиясенә конкретлык җитмәгән күрәсең М. Әхмәтҗанов тарафыннан табылган яңа чыганаклар мондый «ак тапларины тутырырга мөмкинлек бирә. Такташ хатларының бер өлеше моңарчы да басылган иде. Әмма кайберәүләре аерым кешеләр кулында сакланганга, кайберәүләре яңарак табылып, җитди тикшерелмәгәнгә күрә, аның иҗатын һәм биографиясен өйрәнүчеләр өчен билгесез материал булып кала бирде. Өченче томны хәзерләгәндә М. Әхмәтҗанов Такташның барлык хатларын барлап, фәнни яктан тикшереп чыга. Бүгенге көнгә Такташның сиксәннән артык хаты билгеле. Шулерның 69 ы өченче томга кергән. Аларның яртысы — әлегәчә матбугатка чыкмаган, беренче мәртәбә басыла торган хатлар. Такташ хатлары аның иҗатын өйрәнүчеләргә искиткеч бай материал бирә. Әйтик: шагыйрьнең М. Гафурига язган хаты ике әдип арасындагы иҗади дуслык һәм бер-беренә тирән ихтирам хакында сөйли (моңарчы Такташның Гафурига язган бер генә хаты да билгеле түгел иде). Күп хатларда шагыйрьнең биографиясендәге билгеле булмаган фактлар чагыла. Бу хатлар һәм гомумән өчтомлыкка кергән яңа бай материал Такташны өйрәнүдә яңа бурычлар куярга, шул исәптән аның фәнни биографиясен төзергә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, өч томлык материаллары китапларның бүгенге көнгә Такташның иң тулы басмасы икәнлеген ачык раслый. Бу бигрәк тә икенче, өченче томнарга кергән һәм укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителгән драма һәм проза әсәрләре, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләренә карый. Такташ бу томнарда укучы алдында бөтенләй яңа яклары белән ачыла, аның иҗат йөзе шактый тулылана, фигурасы тагы да калку булып күз алдына килеп баса. Өч томлыкның фәнни аппараты турында берничә сүз. Тулаем алганда, яңа томнар — текстологик яктан да Такташның иң төгәл, фәнни басмаларның төп таләпләренә җавап бирә торган басмасы. Томнардагы һәр әсәргә хәзерге текстология фәненең таләпләреннән чыгып шактый тулы һәм төгәл искәрмәләр бирелгән (аеруча икенче, өченче томнарда). Искәрмәләрдә теге яки бу әсәрнең кайчан, кайда, нинди шартларда һәм нинди вакыйга уңае белән язылуы ачыклана, беренче булып кайда басылуы һәм том өчен кайдан алынуы турында мәгълүмат бирелә. Тарихи шәхесләргә, текстта телгә алынган кайбер вакыйгаларга шулай ук кыска, әмма төгәл аңлатма китерелә. Моңарчы комментарийларның Такташның фәкать шигырьләренә генә бирелүен һәм аларның да шактый кыска һәм берьяклы булуын искә алсак, бу эш- исң ии дәрәҗәдә җитди һәм авыр булуын |члмы кыен түгел. Әмма шул ук вакытта фәнни аппарат- тагы кайбер җитди кимчелекләргә дә күз йомыл булмый. Иң элек өч томлыкның аңлатмаларында эзлеклелек принцибының исешемчә сакланмавы күзгә ташлана. Әйтик, икенче, өченче томнардагы искәрмә- лард» Такташның ачык имзалары (Һади Такташ, һ. Такташ, Такташ) күрсәтелми, яшерен имзалары (псевдонимнары) гына бирелә Бик дерес һәм текстология фәнен- да күптән кабул ителгән принцип. Әмма беренче томда ул ни өчендер сакланмый. Мәсәлән, 347 биттәге «Яңа лордлар, первый сортлар» шигыренә язылган искәрмәдә шигырьнең «Һади Такташ имзасы белән басылганилыгы әйтелә. Шундый ук искәрмәләр 272, 300, 304, 351 һ. б. битләрдә дә бирелгән. Ә шулар янәшәсендә булган һәм шулай ук Такташның ачык имзасы 1 белән басылган шигырьләргә мондый комментарийлар бирелми. һәм, киресенчә, кайбер вакытта яшерен имза яки имзасыз басылган шигырьләргә бернинди дә аңлатма күрмибез. (Мәсәлән, 361 биткә язылган искәрмәне кара.) «Безнең теләк», «Фаҗигале хәл» һ. б. кайбер шигырьләрне Такташ заманында имзасыз бастырган, әмма аңлатмада бу хакта бер сүз дә әйтелми Мондый буталчыклык фәнни басма ечен һич тә килешми. Ул шагыйрьнең кайсы очракта һәм ни өчен яшерен имза куллануын ачыкларга да мөмкинлек бирми Гадәттә, фәнни басмаларны әзерләгәндә, әсәр томнарга беренче талкыр кертелсә, бу хакта махсус искәрмә бирелә. Өч (омлыкның икенче, еченчо томнарында бу нәкь шулай эшләнгән дә Әмма беренче томны әзерләүче һәм тезүче ни өчендер әлеге принципны эзлекле рәвештә сакламаган. Кайбер очракта андый искәрме бирелә (мәсәлән, 400 нче биттә), әмма күпчелек очракта бу хакта бер сүз до әйтелми (300. 349. 358, 352 һ. б битләргә искәрмәләр). Шуңа күрә гади укучыга гына түгел, белгечкә дә томга беренче мәртәбә урнаштырган әсәрләрне ачыклавы шактый читен. тапкандыр? Алай дисәң, шигыренең бер сүзе дә элекке басмалардан аерылмый Фәнни басмадагы комментарийларны хәзерләү тезүчедән аеруча саклык таләп итә, ченки мондагы мәгълүматлар башка фәнни хеэмәт/тәргә. мэкалэлэр'э, рецензияләргә күчеп, кабатланып, хакыйкатькә әйләнүе ихтимал. Укучы да еларга тулысынча ышана. Шуңа күрә комментарийлардагы кечкенә генә төгәлсезлек тә «ЧП» буларак кабул ителергә тиеш Беренче томның 491 битендә урнаштырылган аңлатмада Такташның «Үтеп барышлый» шигыре беренче мәртәбә 1928 елның 28 августында басылгаи. ә шул шигырь уңае белән язылган «Сагынылган җирләрдә» исемле мәкаләсе 1928 елның 18 августында чыккан дип әйтелә Ә өченче томның 413 битендә урнаштырылган аңлатма буенча шул ук шигырь 1928 елның 18 августында донья күргән булып чыга (дөресе— 28 август), мәкалә исә 1928 елның 29 июнендә басылган, диелә (соңгысы дерес). Бер үк басмадагы мондый «кычкырып торган» каршылыкларга фанни редакторлар да, нәшрият редакторлары да игътибар итмәгән, күрәсең Очраклымы бу хаталар? Әлбәттә, бик төгәл басмада да аерым төгәлсезлекләр булуы ихтимал. Аларны булдырмау өчен, бүгенге текстология таләпләре буенча, вакытлы матбугатта басылган әсәргә бирелгән аңлатмада газетаның датасы белән бергә санын да күрсәтергә кирәк булгандыр. Икенче, өченче томнарда бу шулай эшләнгән до. (Әйтик, «Сагынылган җирләрдә» мокалосенең «Кызыл Татарстанының 148 санында басылганлыгы әйтеле) Болан эшләгәндә теп чыганакны табыл, чагыштырыл карау әллә ни читен түгел Әмма беренче томда газеталарның саннары бер кайда да күрсәтелмәгән. Текстология таләпләре буенча, теге яки бу матбугат органы комментарийларда беренче мәртәбә телгә алынганда, аңа аңлатма бирелергә тиеш. Әмма еч томлыкта бу принцип та эзлекле сакланмаган. Беренче томның 461, 473, 481 битләрендә, мәсәлән. «Эшче». «Кызыл яшьләр» газеталары һәм «Азат хатын» журналы аңлатмасыз калган. Шул ук китапның 477 бигендә «Казан утлары»ның 1956 елгы 7 санына искәрме бирелгән. Ләкин 1956 елны журнал «Совет әдәбияты» исемен Аерте. Югарыда китерелгән фактларга таянып, шундый нәтиҗәгә килергә мемхпвн; беренКайбер аңлатмаларның укучыны саташтыруы мөмкин. Әйтик, 273 биттәге «Ләйлә» шигыренә язылган аңлатмада «Текст «Азат Хатыньнан алынды», дип әйтелә. Моны укыганнан соң укучының бу шигырь Такташның бор җыентыгына да кермәгән нкен. дип уйлавы мөмкин. Әмма «Лейле» шигыре шагыйрьнең элекке, төп вариантын че томның фәнни аппараты җитәрлек дәрәҗәдә эшләнеп бетмәгән. Шуның аркасында төрле томнарга бирелгән комментарийлар арасында башка җитди каршылыклар да очрый. Әйтик, беренче томның 477 битендә урнаштырылган аңлатма буенча шагыйрьнең сеңлесе Хәнифә Такташева 1903 елда туган, медицина техникумында укыган, соңыннан укытучы булып эшләгән. Ә өченче томның 437 битендә урнаштырылган аңлатмада аның 1908 елны туганлыгы, педагогия техникумында укуы, соңыннан Казанның төрле предприятиеләрендә эшләве бәян ителә. Боларның кайсысына ышанырга соң? Махсус тикшергәннән соң гына соңгысы дөрес икәнлеге ачыклана. Яки менә беренче томның 474 битендә урнаштырылган «Нәни разбойник» шигыренә язылган аңлатманы алып карыйк. Тезүчегә ышансак, Такташ Г. Нигъ- - мәтинең «Имзасыз һәм җавапсыз мәкалә турында» исемле язмасына ишарә ясый, шунда әйтелгән фикергә каршы чыга. Ләкин Г. Нигъмәти әлеге мәкаләсендә, киресенчә, Такташны яклап чыга. Шагыйрь исә тәнкыйтьченең бөтенләй башка, «Нәни разбойник», хатынсыз ай һәм бераз гына мужик фәлсәфәсе турында» исемле мәкаләсен күздә тота. Бу хакта да өченче томга бирелгән искәрмәләрдә (389 битне кара) ачык һәм дөрес итеп әйтелә. Беренче томның 190 битенә язылган аңлатмада Такташның «Карт артист» исемле мәкаләсе телгә алына. Ләкин шагыйрь шул исемдәге шигырь язып бастыра, мәкаләсе исә «Кари кичәсе» дип атала (III томның 377 битендә урнаштырылган аңлатманы кара). Мондый каршылыклар җитди басманы бизәми, әлбәттә. Текстология фәнендә вак нәрсә юк, кечкенә генә төгәлсезлек тә, башка хезмәтләрдә кабатланып, шактый зур зарар китерүе мөмкин. Шулай да, җитешмәгән яклары булуга карамастан, өч томлыкны Такташны өйрәнүдә тагын бер, зур, яңа адым дип бәяләргә мөмкин. Сез бу хатны минем укыганда Мин бик күптән үлгән булырмын. Еллар бербер артлы үткән булыр. Исмем сезгә җитмәс — онытылыр. — дип язган иде Такташ үзенең «Киләчәккә хатлар»ында. Нинди генә бөек зат булмасын, бу мәсьәләдә Такташ ялгышкан (ө бәлки артык тыйнаклык күрсәткәндер). Юк, аның исеме онытылмады, киресенчә, елдан-ел яңа яклары белән безнең чор укучылары алдында ачыла бара. Аның үлмәс әсәрләре безнең заманнарга җитеп, изге теләкләре безнең кырларда чәчәк аттылар