Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Эдуард Мостафин

Туган якка кайтып барышлый Чит җирләрдән туган оясына Очкан коштай, кайтып барышым. Якташларым мине көтеп тормый Урып-суккан бодай, арышын. Җиләкләрен җыйган чиләк-чиләк, Мәтрүшкәсен элгән чормага. Җил талаган борчак басуында Нәрсә калган ялгыз торнага?! Торна китәр, ә мин кайтам гына Ояларның буш кочагына. Туган якның төсле «Әлифба»сын Өр-яңадан мин ачам гына. ___„ _______ , ___ г________ Бик таныш бу көзнең «Әлифба»сы,Табигатьнең үз күзләре белән Куралар да җирдә, камыллар. ~ Чабып-урган инде, ә шулай да Киселмичә кала тамырлар... Фикер Җыела фикер — яуган кардан, тамган тамчылардан, искән җилдән, давыл-дулкыннардан, җыела ул яшен-камчылардан. Я мәхәббәт, яки нәфрәт булып җыела да актарылып чыга язгы ташу, аккан бозлар булып. Чаптар аттай ыргып-ыргып чаба, канат җәеп оча еракларга, Йолдыз булып яна күк түрендә, диңгез булып шаулый колакларда. Тәмам ныгып, тыгыз җисем булып керең ята кәгазь битләренә. Ул фикерне кемдер серле күреп ачкыч эзли башлый бикләренә. Биген ачса, анда тамчы тама, җилләр иссә — кайный атомнар да. Шул ук хәләт-тормыш башлангычы — Бала-чага таган атынганда... Тәлгәшендә яшеренеп калган Миләш, баланнары алланып, Өзеп алыр өчен кул бармады — Песнәк карады күк ялварып. Пошиларга әле үләннәр бар, Тиеннәргә җитә чикләвек. Мин соңарып кайткан нәфесемдә Шигырь белән калам чикләнеп. Чикләнәмме, әллә ачыламмы, Бер чынлыгын тоям сагышның — Балачактай ачык, эчкерсез шул. Монда килгән уйлар агышы: Очраштым мин — вакыт сынаша. Әйтерсең лә, бүген чынбарлыкның Үзәгенә төштем көз аша. Мәхәббәт иҗат Мәхәббәт — иҗат, мәңгелек иҗат. Иҗат итә аны ике йөрәк. Иҗат итә җил-давыллар кичеп, Яки тып-тын, яки янып-көйрәп. Иҗат итә ана бала сөеп, Кер чайкаган хәлдә иҗат итә, Иҗат итә токмач кискән чакта, Ә мәхәббәт, азсынгандай, көтә. Иҗат итә ата балта чабып, Буразнада чакта иҗат итә, Иҗат итә диңгезләрне кичеп, Ә мәхәббәт, азсынгандай, көтә. Аңа нидер җитми, әллә яңгыр. Әллә кармы бик тә көткән чакта. Онытылган бер елмаю әллә, Ут. Кәгазь. Каләм. Ике тәрәзә Бер йортта, ике тәрәздә. Төн буена ут яна. Бер бүлмәдә ялгыз ата. Икенчесендә — ана. Зур шәһәрнең ике күзе — Ике тәрәзә — төндә Ачылган яра шикелле Бер каз күрмәгән тәндә. Шул төндә ачылды микән Күңелләрендә яра? Ник хәлләрен белешмиләр, Күрше булып, үзара? Миңа билгесез уйлары. Мин бары тик ут күрәм. Ике ялгызга кушылып Үз төнемне үткәрәм. Ике тәрәздә ике ут — Төнгә кадалган пычак. Сине шул вакытта вөҗдан Йолкып уяткан бер чак. Изәме төн. газаплыймы Тумый калган баладай... Вөҗданың йокламый икән. Язмышың — кнң даладай. Бер яфракмы җитми туган якта. Мәхәббәткә нидер җитми кала. Бер йолдызмы янмый күкләрендә, Бер чәчәкме үсми болынында. Бер сулышмы җитми күкрәгендә. Җавап көтәм шактый сорауларга. Күзләреңә багып җавап эзлим. Шул ук вакыт — балачагым, яшьлек. Атам йорты белән арам өзмим. Күңелеңне, уйларыңны тыңлап Гомер буе иҗат итәм аны. Белмим: кайда аның башлангычы, Кайда бетә мәхәббәт ватаны... Ут яктысы көчен белом; Ак кәгазь ята алда, Башта бер-ике фикер бар, Түземсез каләм кулда. Кәгазь — шигырь, әнигә хат. Бер яла була ала. Кәгазь — кичелмәгән диңгез. Кәгазь — күп, чиксез дала. Ә ут яна, сихри бер көч. Янар ул таңга кадәр. Туасы көн өчен кәгазь Җиткерер нинди хәбәр? Үткәннәр турында язсам. Кемнең юк соң үткәне, Үпкәннәр турында язсам. Кемнең юк соң үпкәне. Шундый халәт — ут яктысы. Кәгазь — сорау билгесе. Ут, кәгазь, каләмем белән Дөньяны билгелисе. Эмир Махмудов ЯШӘЕШ УТЫ Йөз мең төскә керәсең, ут, Кешегә бик кирәксең, ут, Янган офык төслесең, син. Яшеннәрдә — ямь-яшелсең. Яфрагында ут-гөлләрнең — Иренедәй гүзәлләрнең. Алсу алмаларда да ут, Ялкынланып кайный бит сут, Салкын кар бөртекләрендә Җем-җем килеп яна ул ут! һич тынмый ут-сандугачым Тугайларда сайрар әле, Кешеләрнең йөрәгендә Уятып ут дәрьяларын... Минем якты хыялымда Ут, нишләптер, син — гел төссез... Ут булса да, сиздермә, йот, Яшәү мөмкин түгел хиссез. Томаннарда ул — ак, зәңгәр, Әмма беләм: утта — куәт, Ут барысын да ялмап үтә, Анда — дәрман, анда — хәтәр! Туганнар каберлегендә Кешелекнең кайнар хисе — Кайгы төсе янган утта Төп юлдашы айның төсе! Галәмнең падишаһыдыр, Яшәешнең җаныдыр ут. Бу дөньяның үзе кебек Җанлыдыр ут, җанлыдыр ут! Калса да ул, кинәт, телсез, Ут — үлемсез, ут — үлемсез! Тарих уты сыный безне, Гүзәл кешем, бул түземле! — Чибәр кызлар карашы күк Яндыра бит ул күңелне. Сөя белгән йөрәкләргә Җылылык та уттан күчкән, Саф мәхәббәт ширбәтләрен Сөя белгән генә эчкән. Пыскып янган утын түгел, Күңел уты — яз, кыш уты... Язлар килер мизгел җиткәч. Уттай очып, ак кыш үтә. Дөньяның иң чибәрен дә Сөендерә язмыш уты... Кавышмаган йөрәкләрдән Китә белми сагыш уты... Зур галәмнең үз җыры бар. Моңын бик тиз булмый отып. Киң җиһанда очучының Күңелен ялмый язмыш уты. Яшәешнең җаныдыр ут, Иң мөһиме — сак эш итү! Сөймәс йөрәкләрнең уты — Утларның да иң кырысы. Ул чакта ут бозларга тиң, Утлы бозлар ник эресен?.. Кояш — утның иң нурлысы, Кеше өчен иң җылысы. Нурларыннан кыллар ясап Уйныйсы да тик уйныйсы! Күз яшен дә ут киптерә, Гүзәл кызый, ник елыйсың?! Гарифҗан Мөхәммәтшин ДҮРТ юллык хис .Гөрселдәде шартлау Ваттыралар Елгадагы бозны. Сискәнүдән тетрәп куйды җаным, Ваттылар дип... Язны. Юллар мине нык иттереп Менә шуңа төшендерде. Юллар узганда ачыла Кешеләрнең кешелеге Туган Җирне күпме гиздем, Кая барма — Җәлил эзе! Гел ак булыр Җәлилләрне Тудыралган халык йөзе. Апрель җитсә үтә борчулы мин, Үтә сизгер күңелем бу айны: Шушы айда халкым бәгыреннән Өзеп алган язмыш Тукайны. Басып китсә җанны кайвакытта Гамьсезлек һәм ваклык юшкыны, Алам да мин, кабат укып чыгам Туфанымны, Тукай, Пушкинны. Кыш көннәре әле яңа гына Язга таба бара авышып, Ә күңелем күптән ишетә инде Тезелеп кайтыр кошлар тавышын.. Август. Таңда тәүге кырау. Күктә тынмас яңгырау Берөзлексез чыңлый гүя Сихри көмеш кыңгырау. Моңланганда, җырлар татар «Иске кара урманиын — Тыңла бер. аңларсың шундук Аның рыясыэ җанын! Тын кысыла. Салкын. һава чатнап тора. Шул салкында нәни бөре Яшәү көчен саклап тора! • «Тук» та «тук» — яңгырый урман, Балта авазы. «Тукта!», «Тукта!» дип кисәтә Кайтавазы. Бер җансыз җан телеп киткән Ак каенның кайрысын. Болай да җитәрлек ләса Каеннарның кайгысы! • Зәңгәр күлдә аккош кагына Су чәчрәтеп тирә-ягына, Кавышу юлысыман, канатына Салават күпере сарыла. • Май кояшы көлеп яшь кызларның Алсу битен үпкән шикелле, Гашыйк таллар сары яфрак сипкән,— Көзге күл өсте дә сипкелле. • Дулкыннар ярга сыенмый Кемгә барыл сыенсын? Сыеныр ярың булмаса Җирдә яшәү кыен соң! • Әйтерсең лә гашыйк бер Мәҗнүн ул — Ярын күрү өчен ашыккан — Караңгы да җиргә таралмаган, Күктә инде моңсу ай чыккан! Кайтам яшьлегемә хыял көймәсендә Сагышлы елларны — дулкыннарны ярып, Чакырып тора яшьлек ярларында Синең күзләр, янып. • Якты бер йолдыз атылды Кемнеңдер кочагына. Теләп калдым, юлыкма, дип Хыянәт учагына. • Моңсу гына күзгә бакты Соңлап чәчәк аткан бер гөл — Искә төште соңгы кабат Синең йөзең күргән мизгел.