Поэзия
Галимҗан Латыйп
Хәрби оркестр
Уйный, уйный Хәрби оркестр, Ерак юлга поход чыкканда, Привалларда, Дошман яуларын Тар-мар итеп, бәреп екканда. Уйный, уйный Хәрби оркестр. Геройларны каршы алганда. Уйный кайчак. уйный иңерәп (Монсы авыр була бигерәк). Батырларны җиргә салганда. Уйный, уйный Хәрби оркестр. Бәйрәмнәрдә, туйлар булганда. Табаннарны җиңеләйтергә Сикәлтәле, озын юлларда. Кирәк икән, Хәрби оркестр, Алып керә янган утларга. Уйнаса ул. Уйный бик җитди. Уйнамый ул бер дә юк-барга... Исе китми аның юк-барга. Янар таулар бардыр җанында — Баш күтәрде Гыйлаҗ — газраиле Килгәч аның җанын алырга. Әйтте үлем: — Әйдә, җыен, энем, Мин бит сине килдем алырга. Лимитың юк, праваң да бетте Бу дөньяда бүтән калырга. Иртә торсам, мин сөенәм: Кояш чыга алланып. Якты, ачык чыраенда Бәйрәм төсе бар аның. Җем-җем нурлар сибә-сибә Керә кояш җаныма. Әйтерсең лә чәчләремә Әнкәм кулы кагыла. Кояш кебек җылы иде Аның йомшак куллары. Сөепсыйпап иркәләргә Тик вакыты булмады. Сугыш иде, кыен иде. Икмәге дә уңмады. Бер телемне бишкә бүлде Аның ябык куллары. — Син соң мине кем дип белдең эле. Адреснымы әллә ялгыштың? Синең белән алыш-бирешем юк. Эшем тыгыз', билләр алышмыйм. Үз хыялым, үз көнем бар минем, Эшләнәсе эшләр җитәрлек. Минем эшне кем башкарыр дисең, Йөреми тор кәеф китәреп. Анда баргач, кире кайтып булмый, Яхшы чакта ычкын янымнан. Сүнәр бу дип уйлыйсыңмы әллә? Мин янартау булып кабынам. Безнең нәсел имән токымыннан, Аударырмын диеп уйлама. Мин бу җирдә бер дә артык түгел, Кирәгем бар әле дөньяга. Дошман безне мең үлеме белән — Туп атып та ала алмады. Утны-суны кичкән егетләр без, Аңлашыла булыр калганы... Күңелдә Бар иде балкып торган җан. Юк булды... Бар гомере дөрләп янган Ут булды. Яктырды ул, тирә-якны Җылытты. Чәчәк ^тты, тик ул үзен Онытты... Уелды да калды кеше Күңелдә. Бирмәс аны, бирмәс хәтер Үлемгә. Яна белеп яшәгәннәр Үлемсез. Сез аларны еллар аша Күрерсез: Әллә каян күренә зур Яктылык, Һавадагы йолдыз кебек Яктырып. Бакалы урманнары Бакалы урманнарына Кергән саен шомланам... Имин генә була күрсен, Болганмасын дөньялар... Буранлы, җепшек март ае. Ак мамыктай кар ява. Сәнәкчеләр килеп керде, Мылтык атып һавага. Берәмләп җыеп алдылар — Исемлектә кемнәр бар: Коммунистлар, комсомоллар, Укытучы туганнар Кыйналдылар, тукмалдылар. Кара канга батканчы. Җәзалаулар дәвам итте, Кара таңнар атканчы. Иртә белән китте «отряд» Бакалы якларына, Уйлы й Уйлый идем мин үземне: «Сабырмын»... Аерылганга атна да юк, Сагындым. Күзем йомсам, күз алдымда Торасың. Кулым сузсам, җитми сиңа Колачым. Иртән торсам, кичләр ятсам — Күңелсез. е Без икәү бергә булганда, Онытабыз дөньяны. Ут капкандай, яна башлый Хатын җаны, ир җаны. Дөньялар яктырып китә. Күктән йолдыз явамы? Бик зур эш кырган шикелле, Төялеп атларына. Тешен кысып түзде авыл. Кулаклар сөенделәр. Кушылып китте кемнәрдер Шул кара өер белән. Икенче көн, колак кагып Җигүле атларыннан. Кайтып төште олаучылар Бакалы якларыннан: — Волком секретарен анда Сәнәккә күтәрделәр. Кара байракларын элеп. Митинг үткәрделәр... Хәтердә, бар да хәтердә, Онытыла торган түгел. Үткәндә шушы урманны Сискәнә һаман күңел!.. идем Яна йөрәк, яна утсыз. Күмерсез. Ашаганым, эчкәнемнең Тәме юк. Синсез минем көннәремнең Яме юк. Без — ялгызлар, ялгызлыкны Беләбез. Сез, гашыйклар! Аерылыша Күрмәгез! Безнең кайнар иреннәрдә Киләчәкнең дәвамы. Тормыш шулай алга бара,— Калмый бер дә тукталып — Яна торган учаклардан Ялкын алып, ут алып... Кайтарасы иде аны Берничә көнгә генә. Сөенече сыймас иде Яралы йөрәгенә. Кашемир яулыгын бәйләп, Затлы күлмәген киеп, Йөрер иде йөгерә-атлый, Түбәсе күккә тиеп. Әйтер иде: «Ис китәрлек. Дөнья бик нык үзгәргән. Тик шунысы — саклау кирәк Аны яман күзләрдән...» Чайкадым Ил күрәм, Дөнья күрәм дип, Күпме җир йөрдем арып. Чайкадым сөякләремне Кара диңгезгә салып. Чайкадым. Шифасы тияр: Тозлы су, Тозлы һава. Җемелдәп зәңгәр күкләрдән Өстемә йолдыз ява. Әй дөнья!.. Дөнья шулай ул. Әсиргә ала җанны. Шатлыктан, Кайгыларымнан Күпме күз яшем тамды. Шулай да Миннән бәхетле Бар микән бүтән берәү?! Кешегә, кая барса да, Гел кирәк була терәү. Үземнән бигрәк, бүтәнне Бәхетле итим дисәм, Бокалым тулы агуны Мин ширбәт итеп эчәм. Бер рәхмәт алу — Адәмгә Үзе бер бәхет бит ул. Патшалар буе җитмәслек Дан бит ул, Тәхет бит ул. Үсмер чагым Үсмер чагым. Кием-салым Тузган, кырык ямауда. Зимагурлар читтән кайта, Кем кызыкмый аларга. Киттек чыгып Уралтауга, Калды авыл еракта! Шуннан башлап тимер чыңы Сеңеп калды колакка. Безнең кулга акча керде Бакырдан да, көмештән. Маңгай тирен түккән кеше Мәхрүм түгел өлештән. Алдык чалбар. Алдык күлмәк. Каеш будык билләргә. Җилфер-җилфер маңгай чәче Уйный кичке җилләрдә. Кулда гармун, Җанда сагыш, Өйгә кайтасы килә. Такта чемодан төбендә Бүләгем бар әнигә. Атна саен хатлар язам, Хатлар алам авылдан. Барысына караганда Әнкәй бигрәк сагынган... Сабантуе көннәрендә Кайтып төштек авылга. Шау-гөр килеп тора бәйрәм Салкын чишмә тавында. Учлап-учлап кәнфит чәчтек Байлык бездә җитәрлек, Балачага, кыз-кыркынның Ис-акылын китәреп. — Зимагурлар кәнфит чәчә. Баеп кайтканнар икән!.. — Сабантуйлар гына үтсен, Мин китәм дә, — Мин китәм... Кулда гармун, Җанда хыял, Җилкендерә күңелне. * Туганүскән җирләремә Сагышларым түгелде. Үсмер чактан — егет чакка Кердек шулай ашкынып, Башта булган хыялларны Чынбарлыкка ашырып. Каерылып-каерылып карыйм Ераклашкан саен ике ара. Иреннәрдә синең утың яна, Куенымда синең җылың бара. Алда юллар — киләчәгем ята. Аякларым мине шунда тарта. Сине уйлыйм, сине сагынам мин, Хыялларым, шатлыкларым арта. Ике ел ул ике гасыр түгел, Сагынышып күрешербез әле. Үзебездән тора, үзебездән Киләчәге бу дөньяның, яме. Солдат булып сине саклыйм бит мин, Җилләремне, эчкән суларымны, Синең белән ялан тәпи йөргән Каз бәбкәле, яшел урамымны. Мәхәббәтен саклыйм, шатлыкларын Шәһәрләрнең, тыныч авылларның. Үкчәсенә басып, тотып торам Кузгатмыйча сугыш давылларын. Хәерлего булсын, хәерлегә, Таңнарыбыз тыныч уянсын дип, Мин басамын һаман изге сакка, Каралмасын йөзе кояшымның. Киткән юлларымнан кайтырмын мин, Йөгерә-йөгерә каршы син чыгарсың. Сөенечтән дөнья күз алдында Кайнар яшең белән бер еларсың. Рашат Низамиев КАНАТЛЫ ҖЫР КИРӘК КЕШЕГӘ. Сәгать ничә? «Сәгать ничә?» — сорый замандашлар, «Сәгать ничә?»— сорый танышларым. Дүрт күз белән көтеп тора дөнья Сәгать укларының авышканын. Сәгать суга! Шушы көмеш аваз Каерып ача галәм читлекләрен. Нинди өннәр алып килә безгә Гапгади бер җыры чикерткәнең? Атом гөмбәзендә — кара кояш, Бар тереклек әллә үләчәкме? Юк! Кешеләр кулдан ычкындырмас Мәңгелектән килгән киләчәкне. Җирне, күкне бергә тоташтырып Кыл уртада бүген янып торам: • Мин — галәмнең бер йолдызы кебек. Мин — диңгезнең бер дулкыны сыман. Берөзлексез Җирне әйләндерә Галәмара вакыт машинасы. Кемдер туса, исем кушасы бар. Үлсә — каберенә таш куясы. Сәгать суга! Зәңгәр сварканың Очларыннан тама утлы нокта. Философмы, күмер чабучымы — Ә кемдер бит туды бу минутта... Шагыйрь икән — булсын туры сүзле, Полководец икән — мәрхәмәтле. Кирәксә — сүз яки кылыч белән Яклый белсен алар мәхәббәтне! Кош очса да күкләр тетрәп куя — Кешелекнең киеренке мәле. Ракеталы тешен шыгырдатып, Корбан сорый сугыш тегермәне. Зур «план»мы кора генераллар Дөнья картасына сеңә-сеңә? Кай минут бу? Бишектәге сабый Үреләдер сөтле шешәсенә. һаман әле сызланамы икән Ливан кедрының сылу тәне? Кул бирәме илләр, бер-беренә Корыч йодрык әллә күрсәтәме? Сәгать телләренә карый-карый Кыл өстендә басып торучы бар,— «Икс» көнен көтеп кенә ята Чуалыш һәм фетнә коручылар. Йолдызларның күчешенә карап Дөресләгән сыман сәгатьләрне, Үзгәртәсе, дөреслисе килә Тормыштагы яман гадәтләрне. «Сәгать ничә?» Шул гадәти сорау, Искермичә, көн дә кабатлана. Планетаның зәңгәр чатырында Гел бәхетле минут булса кана! Казан урамында — саф татарча, Париж бульварында — французча, Лондон урамында — инглизчә Сорый замандашлар: — Сәгать ничә? — Сәгать ничә? Алмагач Күр, загс баскычларыннан Яңа атлап төшкәннәр... Сөю агачы утырта Яңа өйләнешкәннәр! Кулларында, үзләре күк, Алма бирер алмагач, Икесенә — бер мәхәббәт, Икесенә — бер агач. Бәхетле парлар туфракка Сала күңел яктысын: Туфрагы да, һавасы да Гомергә уртак булсын! «Сукыр» дисәң до, мәхәббәт Алдамас ул, алдамас: Ак бөркәнчек япкан кәләш — Шау чәчәкле алмагач... Алма бирер якты еллар Якында ул, якында. Бөрегә узган һәр агач Сөйли яшәү хакында. Бардыр сөю агачына Узучылар бәйләнеп. Сындырсамы — кулы корсын Таш бәгырьле бәндәнең. Яшәргә, фәкать яшәргә Тиешлеген аңлагач,— Канатларын җилпи-җилпи Үсеп китәр алмагач! Тамырлары җирне кочар, Яфраклары — кояшны. Мәхәббәткә шаһит булып Каршылар ул һәр язны. Компьютер монологы Мин ялгыштым... Шундый ялгыштым мин! Ут кабачак иде заманага; Биек йортлар әверелер иде һәм агачлар — көйгән баганага. Ярый әле, ярый вакытында Шул хатамны өлгерделәр белеп,— Үзем дә бит мин калачак идем Галәм тузанына әверелеп. Кош шәүләсе булып чыкты, шөкер, Шик-хәвефле «нокта» дигәнебез. Мин ялгыштым... Шушы хатам өчен Хет яңакка сугып җибәрегез. Бу җәзаның әмма мәгънәсе юк: Тәнем чөнки — тимер нәселеннән. Минем тимер күзәнәкләремә Сезнең акыл, куәт яшеренгән. Сез, кешеләр, үзегез бит мине Ясадыгыз яшрен сарайларда. Кемгә кайда хезмәт кыласымны Өлгермәдем хәтта абайларга. Ни кушсагыз, шуны башкарырга Әзер торам тугры хезмәтчедәй. Радар күзем айкый һаваларны Ничәнче кыш инде, ничәнче җәй. Радар күз дә нык ялгыша икән, Сизгерлеге хәттин ашкан юкса. Нишләргә соң: экрандагы «нокта» Метеор я кошлар булып чыкса? Технократлар камилләшә бара, Сыйфат һаман алга үзгәрелде. Тик шулай да ялгышканы өчен Гафу итә алмыйм күзләремне! Сизгер җаннар тояр беркөн Көз китергән чынлыкны: Өзелеп төшкән алма шавы Сискәндерер тынлыкны. Ә хәзергә... кулларында Алма бирер алмагач. Икесенә — бер мәхәббәт, Икесенә — бер агач. Туфрак белән кавыштырсаң, Тернәкләнә тамырлар. Җир һәм күкләр дуслыгын да Дөнья үзе калдырган. Илләр белән илләр дә бит Туганлашып торсалар, Келәм җәеп кунакларны Каршы ала тупсалар... Уйларым — өлгергән алма. Чаң сугам яңгыратып: — Әй, җирдәшләрем, безгә дә Туганлашырга вакыт! ...Җир шары — өлгергән алма! Нинди кылда эленеп, Көзләргә кереп бара ул Моңсулыкка төренеп? Бәхәсләшмик, кеше чыкмый миннән, Күпме генә акыл сеңдерсәң дә. Ләкин менә җанлы роботка да Әверелергә мөмкин сезнең бәндә. Күңелендә, димәк, иманы юк — Кемдер әгәр илен яратмаса. Шуңадыр да, әнә, кеше-робот Рольләргә бик тиз яраклаша. Кайгырмый ул җирем-суым диеп. Ни сыйныфы аның, ни милләте. Күк йөзендә ничә алла булса — һәркайсына әзер гыйбадәте. ...Электрон акыл әзер тора Эфир кочагына ташланырга. Мин, ялгышып, «Тревога!» суктым... Тиеш иде сугыш башланырга! Мин ялгыштым... Гафу сорар идем Тарихтагы зур ялгышым өчен. Безнең учка салып язмышыңны Син үзең дә нык ялгыштың, Кешем! НАТО генералының төш күрүе Куркынычлы аваз якыная, Офыкларны кызыл кан басты. Качар иде, әмма җибәрмичә Тотып тора бер-бер албасты. Аңлңшылмый вакыт төшенчәсе: Кай гасыр соң җирдә, кай еллар? Көтмәгәндә усал чыелдашып. Чорнап алды аны маймыллар. Куркытасы иде йолкышларны, Мәргән күздә — хәйран осталык. Ах, кызганыч, сейф бушлыгында Онытылып калган пистолет! Кара шәүлә, кара боҗра булып Кыса, каһәр, сулыш юлларын. Фосфор сыман яшел күзләрендә Чатнап яна ачу нурлары. Йодрык селти кыргыйлашкан өер, Ирек бирсәң, жәлләп тормаслар. Чү! Боларның килеш-килбәтендә — Таныш чалым, таныш гримаслар... Пентагонның тимер читлегендә. Әйе, шулар сынау уздылар,— Нейтрон нурны «татып» карагач та Берәм-берәм аяк суздылар... Хәрби максат өчен кирәк иде — Чит күзләрдән ерак яшереп, Ябык бүлмәләрдә «сынадылар» Маймыл бабаларның нәселен. Ашавыннан калды шимпанзелар, Күзгә карап сулды, киптеләр; Кешеләрнең ничек үләчәген Тып-тын гына хәбәр иттеләр. Шул маймыллар, кулын суза-суза, Күрсәтәләр канлы яктыга: ♦Нейтрон үлем уйлап табучыга Бездән нәләт! Бездән бәддога!» Кыса боҗра, кыса үҗәтләнеп... Инде тәмам бетте дигәндә, Куркынычлы төшнең «рыцаре» Аңга килде паркет идәндә... Дөнья белә: Әйе, үзеңнән дә Алданрак йөри яманат. Әйтче әле: генералмы соң син, Әллә инде хәрби лаборант? Матди байлык, имеш, исән кала — Шулай диеп нәфсең алдаша. Бу шәһәрләр — бар да каберлек бит, Кеше рухы җирдә калмаса! Кояш нуры көзге ватыгында Кире кайтарылган шикелле. Халыкларның нәфрәт нурланышы Көйдерәчәк шома битеңне... Кара төндә кара генералның Тынычлыгын алган «яман төш», Набат булып, төнге сабак булып Хәтеренә шулай һаман төш! Вәгъдә Киләчәккә таба оча заман: Бергә оча күге, уҗымнары. Тәүлек саен кайнар бәхәсләшеп, Оран сала чуар «изм»нары. Чилимы ул, яки Ольстермы — Атыш бара икән урамнарда, Кай илдә дә кургаш ядрә бит ул, Аермасы — фәкать граммнарда. Тирән шахта саен — ракеталар. Үлем посып ята эчләрендә. Бертугандыр алар, аермасы — Мөһерендә яки төсләрендә. Хәрби мускул, әйе, бездә дә бар. Вазифасы аның ләкин башка... Ант итәбез — атом йодрыкларны Иң беренче булып кулланмаска? «Совет яный...»— диеп бушбугазлар Күпме генә читкә каермасын,— Таный инде илләр һәм халыклар Ике' сәясәтнең аермасын: Без бит көрәшәбез —җир тутырып Арыш үссен, урман шауласынга? Хуҗа булып, ах, йөрмәкче алар Хәрабә һәм үлек арасында... Тыңла, дөнья! Әйткән сүзебездә Никадәрле изге ният, мәгънә: Ил сагына баскан «куәт»ләрне Кулланмаска — тантаналы вәгъдә? Кулланмаска? Тарих каршысында Безнең инде фикер күптән анык. «Кнопка»га кагыл гына бары — Көтеп тора утлы бумеранг. Кылыч белән кылыч чарпылгандай Ике дөнья бәрелешсә әгәр,— Алтын гасыр михрабына җитми Туктала да кала бөек сәфәр? Материклар — түм-түгәрәк өстәл, Чакыр да ал җирнең бар милләтен. Тыныч күңел белән сөйләшергә. Битараф тон белән түгел ләкин. Кошларны да узып китә торган Тизлек таптык. Без канатлы, димәк. Тик канатлы ракеталар түгел. Планетага — канатлы җыр кирәк? Тынычлыкка һәйкәл торгызырбыз. Тынычлык ул — безнең алтын кәгъбә. Кешелекнең хәләл нигез ташын Ныгытырга — х а л ы к а р а вәгъдә?