Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪРИФӘТЧЕ ШИҺАП ӘХМЕРОВ

Мәгърифөтче дигәч, культурабыз тарихында аерым дәверләр тәшкил иткән Хәлфиннәр династиясе, Каюм Насыйрилар куэ алдына килеп баса. Везде исемнәре әле киң катлау укучыларга яхшы билгеле булмаган, халык мәгърифәте, мәктәп-мәдрәсә, китап-журнал, театр өлкәсендә җиң сызганып эшләп килгән зыялылар аз түгел. Татар мәгърифәтчелегенә багышланган хезмәтләрдә, күп очракта, халык мәгарифенә зур өлеш керткән кешеләрне искә алып үтү белен чикләнәләр, аларның шәхес буларак тормышы һәм эшчәнлеге турында җәелеп тормыйлар. Ә бит фәннең, сәнгатьнең, әдәбиятның, шул исәптән мәгърифәтчелекнең һәр өлкәсендә теге яки бу уңышлар аерым шәхесләр эшчәнлегенә барып тоташа. Шуңа күрә теге яки бу шәхеснең, тормышын, иҗатын, аны тәрбияләп үстергән мохит- нең аның формалашуындагы ролен өйрәнү — шул өлкәнең тарихын өйрәнү булып саналырга тиеш. Биредә сүз исеме югарыда искә алынган, киң катлау укучыларга аз билгеле булган, культурабызның төрле өлкәләрендә эшләп килгән Шиһап Әхмеров турында. Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмеров 1882 елның 30 декабренда элеккеге Сембер губернасы Буа өязе. Чүпрәле волосте Яңа Задур авылында крестьян гаиләсендә туган. (Вафаты Казанда, 1966 елның 30 апрелендә.) Шиһап Буа мәдрәсәсендә укып белем ала. Ул шәхес буларак XIX йөзнең ахыры һәм XX йөз башында, илдә, шулай ук татар тормышында зур үзгәрешләр барган елларда формалаша. XIX йөз ахырында мәгърифәтчелек идеяләре үтеп керә башлаган Буа мәдрәсәсендә уку елларында ук Шиһап Әхмеровта халыкка хезмәт итү юлынв керешү хисләре туа. Беренче рус революциясе, илдә барган революцион-демократик херәкәт, милли азатлык өчен көрәш идеяләре көчәйгән иҗтимагый шартлар аны мәгърифәтчелек өлкәсенә алып кереп китә. Мәдрәсәне тәмамлаган яшь Шиһап мәгърифәткә хезмәт итү юлын Әлмәттә укытучы булудан башлап җибәрә. Биредә схоластик тәртипләргә корылган мәктәп-мәдре- сәләрнең нәрсәгә китерүен тагын да тирәнрәк аңлый башлагач, ул дөньяви юлга корылган мәктәпләргә юл ачу өчен дөньяви фәннәр буенча уку китаплары, дөреслекләр җитештерү кирәклеген бик яхшы төшенә. Дөрес, татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен дөньяви дәреслекләр инде XIX гасырның икенче яртысында, бигрәк тә аның соңгы чирегендә шактый басыла башлаган була. Ләкин андый дөреслекләр әле җитәрлек түгел, күп кенә фәннәрдән исә әле бөтенләй булмаган. Менә шушы нәрсә Ш. Әхмеровта үзе дә дәреслекләр язып карау хисе тудыра, шул өлкәдә беренче тапкыр тәҗрибә дә ясап карый, һәм аның «Мөнтәхиб әлифба» дигән ике кисәктән торган хезмәте 1908 һәм 1909 елларда аерым китап булып басылып та чыга. 1908 елны Ш. Әхмеров Әлмәттән Казанга килә. Мәктәп-мөдрәсәләр эчен уку китаплары басу белән шөгыльләнә торган «Сабах» көтепханәсе дигән нәшриятта эшли башлый. 1902 елда бертуган Габделвәли һәм Мөхәммәтгали Әхмәдуллиннар тарафыннан оештырылган, вакытында «Көтепханәи илтидаия» исеме белән билгеле булган бу нәшриятның төп максаты дәреслек китаплары басу була. Ш. Әхмеров «Сабах» нәшриятының китап кибетендә эшли, шул ук вакытта мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслекләр һәм матур әдәбият авторлары белән элемтәгә керү, алар язган әсәрләрне сайлау, типографиядә бастыру эшләре тулысынча аңа йәкләтелгән була. Ш. Әхмеровның турыдан-туры катнашы белен «Сабах» нәшрияты 1912 елның 21 июнендә үзенә типоW Ф*Ф-« ача. соңыннан бу типографиям И Н. Харитонов типографиям д. ,р «•■•."•Р— .ор—ш— —- — Ь.рж.ж,,,,. ™.шо. .H—..5-P-S.. Ь-.-ои-Ш Ә.-ро. ейрәнүгә карата да ейтә алабыз 177 Шиһап Әхмеровның хезмәте уп тәрбияләгән Салих Сәйдәшев иҗатында, аның рухи тәрбиясе астында үскән бал тларында, оныкларында да чагыла. Алар әтисеннән мирас итеп аның хезмәт сеючәнлеген, туган илгә, халыкка хезмәт итү, ярдәмчел, кече күңелле булуны алганнар. Ш. Әхмеровның олы улы Үзбәк Шиһапович Мәскәү транспорт инженерлары институтын уңышлы тәмамлый, аннары берничә ел буе заводта инженер-конструктор булып эшли. Хезмәт ияләре арасында яшәп, эшч^ сыйныфының тел әхлакый һәм этик нормаларын үзләштерә. Булган сәләтен тагын да киңрәк кулланып кешеләргә күбрәк файда китерү нияте белән Казан медицина институтын тәмамлый. Медик буларак Казан ГИДУВында уналты ел авырулар дәвалый. Медицина фәннәре кандидаты, аннары биология буенча доктор Үзбәк Әхмеровны фәннең яңа тармагы — бионика үзенә тарта. Ул илебездә беренче буларак Казан университетында ачылган бионика фәнни лабораториясен оештыра. Ул теоретик эзләнүләр белән беррәттән бионика фәненең уңышларын тормышта куллану буенча да зур эшләр алып бара Аның магнитлы суларны промышленностьта куллану, Татарстан халык хуҗалыгына керткән практик тәкъдимнәре әнә шул турыда сөйли. Аның тормыш девизы — кеше өчен яшәү, кешеләргә ярдәмчел булу. Бу максатны тормышка ашыруда, әлбәттә, аның медик булуы, Гиппократча фикер йөртүе дә ярдәм итә. Болар барысы да — совет мәгариф системасы һәм, һичшиксез, демократ педагог, халык өчен янып яшәгән әтисенең йогынтысы нәтиҗәсе. Казан дәүләт университеты профессоры Ү. Ш. Әхмеровның өлкән улы да — шул рухта тәрбияләнгән кеше. Ул — Татарстан буйлап санитар самолетларда очып, аерата авыр хәлгә калган кешеләргә ярдәм күрсәтүче табиб. Нияз Үзбәк улы Әхмеров Казан медицина институтын тәмамлый, соңыннан университетта укып белем ала. Хәзер медицина фәннәре кандидаты, кешеләрнең сәламәтлеген саклау юлында яңа ысуллар эзли. Шиһап Әхмеровның икенче улы Җанбәк Бөек Ватан сугышыннан яраланып, инвалид булып кайта. Әтисендә булган фәнгә, белемгә җитди караш аның да күңеленә сеңгән. Сугыштан кайткач, Җанбәк ветеринария институтын тәмамлый, аннан озак еллар ветврач булып «Красный ключ» совхозында эшли. Җанбәк, әтисе кебек үк, хезмәткә бирелгән, кешеләргә һәрвакыт яхшылык эшләргә әзер торучы кеше. Тора- бара ул, үзенең практик эштә җыйган тәҗрибәләренә таянып, кандидатлык, аннан ветеринария фәннәре буенча докторлык диссертациясе яклый. Үзбәк һәм Җанбәк Әхмеровларның кызлары һәм уллары бабаларның һәм аталарның гүзәл сыйфатларын дәвам итәләр. Бөек Октябрьның беренче көннәреннән үк илебездә культура революциясе үткәрү өчен зур көрәш башланды. Хәзер без — нык үскән социалистик җәмгыятьне камилләштерү өчен көрәшәбез. Партиябез күрсәткәнчә, беренче максатларның берсе булып барлык кешеләрдә дә югары дәрәҗәдә әдәп-әхлак тәрбияләү алда тора. Бу уңайдан без фәнгә генә түгел — халык педагогиясенең уңай традицияләрен безнең көннәргә хәтле китерел җиткергән аерым шәхесләрнең педагогик мирасларына да таянабыз. Бу бай мирас, кешелек җәмгыятенең язылмаган кагыйдә-кануннары формасында безнең тормышыбызда, эшебездә яшәп килә. Хезмәт халкы арасында гаилә тәрбиясенең уңай традицияләре яшь буынны тормышка, коммунизм төзүгә хәзерләүнең нигезен тәшкил итә. Бүген партия һәм хөкүмәтебез яшьләрне әхлакый яктан тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә икән, моның өчен барлык резервларны: педагогик мирасны, халыкның интеллектуаль мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга кирәк. Хезмәт кешесе — безнең җәмгыятьнең нигезе. Без эшчеләр династияләре хасил булуы һәм үсүе белән горурланабыз. Шулай ук совет заманында барлыкка килгән эшче-крестьян интеллигенциясе династияләре үсүе дә безнең җәмгыятьнең зур казанышы. Әнә шул династиянең бер буыны булган Әхмеровлар нәселе моңа ачык мисал. Әгәр безнең әдәбиятыбыз, сәнгатебез XX йөз башында ук көр тавыш белән башлаган икән, мәгьрифәтчеләр кабызып җибәргән чаткы ялкынга әйләнә башлаган икән, татар мәктәпләрендә дөньяви белемнәр бирү өскә чыга башлаган икән — монда Шиһап Әхмеров һәм киң масса укучыларга аз билгеле булган икенче буын мәгърифәтчеләрнең хезмәте аз булмаган. Уиытучм, педагог, журналист, китапчы, матбага тарихы белгече Г Тукайның я«ы П^> С Сейдөше.нең тәрбиячесе Шиһап ага Әхмеро.иың -сәмән һ.м хәзм^щ. " k «.тирам белен искә алабыз. Ул Тукайлар. Сәйдәшләр кебек кешеләрн. тудырган кдтииагый-мәдәии мохитнең аерылгысыз өлеше, беек мәгърифәгчеләребе и сгмрыи тормышка ашыруда җиң сызганып эшлеген зыялы буларак т. и> безгә газиз.