Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТУРЛЫК ҺӘМ МУЛЛЫК ҖЫРЧЫСЫ

Рәссам булу теләге анда мәктәптә укыган елларда ук бөреләнә. Унҗиде яшендә ул үзенең туган җире — Смоленскида үткәрелгән күргәзмәдә катнаша. Шактый иртә ачылган иҗат бөреләренә мәрхәмәтсез сугыш җиле кагыла: Евгений сәнгать музасын сугыш коралына алыштыра. Менә шушы авыр сынау елларында ул көтелмәгән очрашуга юлыга. Мәскәү янындагы сугышларда яраланган егет, госпитальдә дәваланган чакта, күренекле совет нәкышчесе М. В. Нестеровның «Күптән үткән көннәр» исемле китабын укып чыга һәм, кайнар тәэсирләр астында, атаклы рәссам белән очрашырга карар кыла. Өлкән яшьтә һәм авыру булуына карамастан, очрашырга теләк белдергән һәм яшь солдат белән чын күңелдән фикерләшкән М. В. Нестеров образы Евгений Владимировичның хәтерендә гомер буе саклана. Тәҗрибәле остаз тарафыннан әйтелгән акыллы сүзләрне ул сугыштан соң Эстония дәүләт художество институтында укыганда да, 1953 елда Казанга кайтып, иҗат һәм педагоглык эшчәнлеген башлап җибәргәндә дә онытмый. Беренче коймак төерле була, диләр. Ә менә Е. Зуев өчен ничектер киресенчә килеп чыкты: ул үзенең беренче натюрмортлары белән үк уңышка иреште. Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы (Мәскәү, 1957) уңаеннан оештырылган күргәзмәдә Е. Зуевның «Яз», «Җәй», «Көз», «Кыш» исемле әсәрләре РСФСР Культура министрлыгының I дәрәҗә дипломына һәм РСФСР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасына лаек була. Нәкъ менә шушы елларда натюрморт рәссамның яраткан стихиясенә әверелә. Вер жанрга бирелгәнлек, әлбәттә, замандашларыбыз портретларын, тематик картиналар, пейзажлар иҗат итәргә комачауламый — рәссам бу юнәлештә дә уңышлы эшли. Матурлык һәм муллык... Е. Зуев натюрмортлары белән танышканда безгә әнә шундый дөнья ачыла. Рәссам буларак аның фикерләү үзенчәлекләре «Рус натюрморты», «Казах киезендәге җиләк-җимеш», «Татар натюрморты» кебек әсәрләрендә аеруча ачык чагыла. «Өчпочмак һәм пәрәмәч» — «Татар натюрморты» триптихының үзәк өлеше. Әлеге әсәрендә автор татар милли ашамлыкларының үзенчәлекләрен кабатланмас рәвештә ачып бирүгә ирешкән. Биредә рәссамның стиле дә ачык төсмерләнә. Күренеп тора: ул детальләштерүгә, контрастлык эффектына артык бирелми, төшке аш өстәленең бер почмагын натурадан күчерергә дә тырышмый, ә тәлинкәдәге җылы һәм йомшак өчпочмак белән пәрәмәчләрне, татлы кош телен, хуш исле бавырсак һәм гөбәдияне иҗат фантазиясе һәм профессиональ осталык белән, алдан уйлаган төгәл композиция буенча сурәтләргә омтыла. Чигүле милли сөлге композициягә төгәлләнеш бирә шикелле. Күңел җылылыгы белән өретелеп. югары сәнгать осталыгы белән эшләнгән мондый натюрмортларны рухы белән халык тормышы җирлегенә тоташкан һәм күпмилләтле совет халкының милли традицияләрен тирәнтен хөрмәт иткән рәссамнар гына иҗат итә аладыр.