КУБРАТ ХАН
23
Җалкыр илханнан ике-өч көн саен хәбәр кнлсп торды Җаек бәк төп алае белән Этил буйлап югарыга киткән икән Батбай илхан нсә дәшмәде, киткән бер йомышчылар эзсез югала тордылар. Куб- рат ханның моңа җаны көйде, әмма канханнарына әйтергә ашыкмады Аланнар белән төркиләр арасында вак-төяк чуалышлар булып алгандыр Бал кыр илхан хәбәр нтеп тора каган Биләмҗнрдә, алае да шунда, яу чыкканы юк. Ниһаять, Кодрак илханнан хәбәрче килеп җитте Җаек бәк Эске кирмәнне камаган, Чәчкәне сорый икән Чәчкә үзе теләп Җаек бәккә чыга һәм аны Бнләмҗиргә озаталар Бу хәбәр белән килгән йомышчыны чак кына кыйнап ташламады Ку брат хан. Йөрәк купмаслык хәбәрме, ннчск хан янына керен шул сүзне әйтмәк кирәк! Чәчкәне Биләмҗнргә алын кнтеп баралар!. Код- рак илхан кая, Адай тархан, Чакай буйтур ни Kapai аннар?' Хәбәрче чыгып киткәч, Кубрат хан үз-үзенә урын таба алмады. Тәңре шаһит, каган өчен яуламады ул җәйләү-бнләмәләрен Нигә һич югы Аппак кайтмый? Ни кылып ята көтригурлар ыстанында? Кубрат хан бүлмә буйлап йөренде йөренде дә кече канханга философны чакырырга кушты. Философ Иоанн Фасиан көттерми килеп тә җитте — Киңәш ит, философ, ни кылыйм? Кызым Чәчкәне каган бәге әсир иткән, каганның башкаласы Бнләмҗиргә алып кнтеп бара икән Кодрак илхан каганның уң кулы Җаек бәккә каршылык күрсәтмәгән Өлкән угланым Батбай дәшми, җибәргән йомышчыларым әйләнеп кайтмыйлар .. Киңәш бир, философ, яу чабарга боерыйммы, биредә көтимме каганны? — Олуг хан,—диде философ хан янәшәсенә утырып—Синең кулыңда төгәл мәгълүматлар бармы? Кубрат хан шикләнебрәк философка карады Гадәттә, философ Ди MJHiKi. кафтаны киен йөрер нде, бүген нсә аның өстендә кызылга зәң- ■*гар буй төшкән Рум чапаны иде, билен шул ук төстәге пу*га белән буган * Аямры Башы 8-9 саннарда — Димәк, төгәл мәгълүматларың юк, олуг хан? — Ни киңәш итәргә исәбең, философ? — Дәүләт белән дәүләт арасында орыш булыр алдыннан дошманның көчен, кайчан яу чыгасын төп-төгәл белергә кирәк, хан. — Шуннан-шуннан? — Бәлкем безгә, базилевс илчеләре булып, хан кызын каган кулыннан алырга язгандыр, олуг хан. — Тәңрем! — Аллаһы-тәгалә ярдәм итәр, олуг хан. — Итәр,— диде хан философка карамый гына.— Итәр... Кубрат хан кузгалды, гасабиланып ишекле-түрле йөри башлады. — Мина бер кораб бир, Кубрат хан. Румда ясалган галера. Без — Рум илчеләре. Патрикий Симеонны алырмын. — Патрикий Симеон нигә? — Дин әһеле — ил әһеле, хан Дин әһеленең илче белән булуы каганны тәмам инандырачак. Мин Болгар аша бармам Биләмҗиргә. Барыр юлым диңгездән булмас, әүвәл Тын елга буенча күтәрелербез, аннары галераны арбада тартып Әтилгә чыгарырбыз. Бер рәттән илчеләр дә, багучылар да булырбыз. — Максатың, философ? — Максат, олуг хан, кызың Чәчкәне ничек кенә -булса да кулга төшерү, каганның чын уй-теләген белү.. — Сезне танучылар табылса?.. — Мин сакал үстерәм, патрикий Симеонны Хәзәрләрдән белгән кеше булмады кебек. — Ишкәкчеләр итеп кемне алырсыз? — Ишкәкчеләргә көтригурларны алырга булыр, Румда ишкәккә күбрәк алар утыра. Кубрат хан янә йөренеп килде, философ каршына туктады. — Сиңа билгеле булса кирәк, философ, кызым Чәчкәгә каган яучылар җибәргән иде, мин аларны куып диярлек кайтарып җибәрдем, ә ул әнә нинди мәкерле җай уйлап тапкан — ниндидер юллар белән Эске кирмәндәге Чәчкәне кулына төшергән. Биләмҗиргә алып кайтып җиткерсәләр, каган миңа янә яучылар җибәрер, бу юлы инде ышанып җибәрер, риза булсам-булмасам да каган Чәчкәгә өйләнер. Төрки халкы бу никахны кабул итәр, мин каган белән орыша да алмам. Чәчкә базилевс угланы Юстинианга ярәшкән. Бер кызны ике тапкыр ярәшмиләр... Әллә соң тәңре шулай телиме, философ? Кичә бик яман төш күрдем, ни дип юрарга да белмәдем, төш юраучыга әйтергә курыктым — Төш юрау уйдырма ул, хан. — Уйдырма,— диде хан шикләнә калып,— уйдырма. Сиңа уйдырмадыр да бит. Каганда төптәңре булып Үрәгәй карт тора. Яше йөзгә җитеп килә бугай инде. Төптәңре Ирсан юкка чыкты, аның шунда булуы бар, философ. — Бнләмҗирдә безнең кешеләр дә бар, олуг хан. Төптәңре Ирсан илен саткан икән, аны юлдан тиз алып ташларбыз. — Соңгы сүзең ошатмадым, философ... Кубрат хан тәхетенә менеп утырды, уйга калды. Шактый утыргач кына: — Мин риза, философ. Кайчан сәфәр чыгарсың? — Мөмкин булса, иртәгә үк кузгалыр идем, олуг хан. Кубрат хан таягы белән дөңк итеп идәнгә төртте, шундук кече кав- хан килеп керде. — Кече кавхан, философ Иоанн Фасианга иң яхшы грек галерасын сайлап бир, сораган кешеләрен бир. Хан казнасыннан бүләкләр биреп җибәр, кайсын сорый шуны илтеп корабка төят Кулына ике мең алтын тапшыр. Мин әйттем. — Баш өсте, олуг хан. Барысы да син дигәнчә булыр Олуг хан. кыеп әйтер сүзем бар иде. Аппак ханша кайтты, дала як капкасын узып килә. — Сөенечеңә рәхмәт, кече кавхан.— Кече кавхан чыгып киткәч, Кубрат хан философка таба борылды:— Койрыкчыны үзем бирәм, койрыкчың оста Денис булыр — Мин риза, хан Мин китим, минем юлга жыенасым бар — Ак юл сина, философ Исән-имин кызым алып кайтсан. бәһам шул галера булыр Мин әйттем Ишектә ханша Аппак күренүгә, Кубрат хан тәхетеннән төште, ханшага каршы китте. — Ханым, Кубрат!— диде Аппаи һәм ашыга төшебрәк ханга якынлашты — Ханым, алжыдым. юл бик озын булды... Кубрат хан хатынын кочты, битеннән үбеп алды — Көбер хан ни хәлдә ята? — Көбер хан ун төмән алай белән Маныч елгасына килергә вәгъдә итте, ханым Ханым, мин ишеттем — Тынычлан^ ханша.— Кубрат хан хатынының кулыннан алды, түр бүлмәгә алып кереп китте.— Чәчкә кызыбыз исән Иртәгә философ Биләмжиргә китә Ханша кисәк туктады, яшьле күзләре белән ханга карады. — Әйтеп бетер. Җаек бәкнең кызыбыз Чәчкәбезне тотык итеп Биләмжиргә алып китүе. . — Хак, ханша... — Кубрат, жый алай, дәш илханнарны, чап яу Биләмжиргә, коткар кызыбызны! Аппак ханша ханның жиңенә тотынды, башын күкрәгенә төртте — Бердәнбер кыз баланы, хан Ничек оялмый, ничек аны жир уп- мый, тәңрем — Илханнарга дәштем, алаем жыюлы, ханша. Тынычлан Барыбыз да Маныч елгасы буена жыелырга булдык Кодрак илханга хәбәр салдым, ана да булган алае белән шул тарафка хәрәкәт итәргә куштым Илбарыс буйтур аңа ярдәмгә китте. — Каган сине картайган дип бара икән, ханым — Чәчкәне үзенә алмакчы каган, безнең белән карендәшләшмәкче Ашиниар белән каберең якын булмасын. Әйе, мнн картайдым, ханша Халык сарык түгел, күрә Әмма минем илханнарым бар, минем бөркетләрем! Бу юлы мнн ашннлыларның Табгачка житеп тамырын корытырмын. Шунсыз безгә рәхәт яшәү килмәс, ханша. Кубрат хан тәхетенә менеп утырды, таягы белән дөнк-лөнк ндән)ә төрткәләп алды — Төпчегем Аслан кирәк мина бүген Кайтсын, кайтарсыннар! — Киләсе жәйгә Аслан илхан император угланы Юстиниан белән Фанәгүргә килергә булган, хан — Соң булмасмы, ханша? Үзем сорадым, үзем үк ышанмый утырам Кем әйтте? — Көбер хан әйтте, аның Патшакала тулы шымчылары Кубрат хан йомышчысын дәшеп алды: — Табын хәстәрләгез, кымыз куегыз,— диде. — Яуга кузгалуың кайчан булыр, ханым3 — Биләмжирдән философ кайткач, ханша — Ул тиз генә кайта алмаса. хан? * — Кайтыр, ханша Дошман белән орышыр өчен башта анык көчен, •лай чамасын белергә кирәк — Төптәңре Ирсан ьатбай илхан кулында икән, ханым? Илханны ак киезгә утыртып, олуг хан итеп аксакаллардан күтәртәм, дип йөри икән. Кубрат хан кашын-күзен җимерде, бер тын дәшми торды — Ханша,— диде Кубрат хан тешен кысып,— Ханша, мина каршы төшкән кешене — үз угланыммы ул, иң якын кавханыммы, тарханыммы _ көне-сәгате белән ат коерыгына тактырачакмын Миндә хәзер грек уты бар. Кубрат хан беркемгә дә бирешмәс, — Ут дошман өчен, илең саклап калу өчен акыл кирәк, хан Бат- бай илхан сиңа каршы булса нишләрсең? — Дошманнарым белән ни кылам, шулай итәрмен, ханша Баш кисүдән кылыч тутыкмый. Икенче көнне илчеләр корабын Биләмҗиргә озаткач, Кубрат хан алачыкка Симай ата янына юнәлде. Хан хәзер көн аралаш диярлек алачыкта була, грек уты тутырылган чүлмәкләр белән кызыксына иде. Алачыкка килгән саен Кубрат хан Симай ата эшенә куанып бетә алмады Грек уты тутырылган чүлмәкләр белән алачык амбарлары тулды, аларны күргән саен Кубрат ханның күңеле тынычланып кайта иде. Дивар башларына ташаткычлар куйдыртты һәм һәр ташаткычка алыплар билгеләде, грек уты тутырылган чүлмәкләр бирергә боерды, аларны грек белгечләреннән ничек кабызырга, ничек атарга өйрәтергә кушты. Грек уты тутырылган чүлмәкләрнең шартлавын сынарга Кубрат хан үзе дә килде. Ут төшкән җирдә мәхшәр килгәндәй бар нәрсә дөрләп яна иде. Сынаулардан Кубрат ханның күңеле күтәрелеп кайтты. Юк, Болгар хәзер беркемгә дә бирешмәс, аңарда грек уты бар. Их, үз гомерен дә бер егерме яшькә ташлый алса икән?! Сарайга кайткач, Кубрат хан кече кавханны чакырып алды. — Кече кавхан, Аспарух илханга йомышчы җибәр Юлда булса да куып җитсен һәм менә бу хатны аңа тапшырсын. Тамга ханныкы. Мин әйттем. Хатны Кубрат хан кичтән үк яздыртып куйган иде. Хатка нинди җавап килер. Кубрат хан белми Алай да Аспарух илханга ышана хан, килер вәгъдәләшкән төбәккә. Ә менә Батбай илханга өченче йомышчы җибәрә инде. Батбай илханга ул төптәңре Ирсанны Маныч елгасы буена, орыш кырына алып килергә боерды Төптәңре өлкән илхан белән килә кала икән, алар килүенә елга буенда корбан чалдырыр ул. Бу хәл үзенә күрә бер бәйрәмгә әверелер. Шунда Кубрат хан төптәңре Ирсанны кичерер, шунда илханнарның берсен ак ат тиресенә күтәртеп хан итәр. Көн төшлеккә авышкач, Кубрат хан бүлмәсенә узды, аны ханша көтә иде инде. Табын янында элек илханнардан берәү яисә Чәчкә кызлары булыр иде, хәзер әнә икәүдән-икәү генә калдылар, икесе дә шул турыда уйлап, күзгә-күз карашып алдылар. Табын янында Кубрат хан ханшага әйтте: — Аштан соң Эске кирмәннән кайткан йомышчы Чаптар алыпны кабул итәм. Син дә керерсең, ханша,— диде. Ашап-эчкәч, Кубрат хан тизрәк тәхет бүлмәсенә ашыкты, кабалана төшебрәк тәхетенә менеп утырды, йомышчыны дәшәргә кушты. Анын тизрәк Эске кирмәндәге хәлләрне беләсе килә иде. Ул арада ханның янәшәсенә ханша килеп утырды йөгерә-атлый йомышчы алып килеп керде, хан каршына килеп баш орды. — Кадерле хан, гүзәлләрнең гүзәле ханша, кыюлыгым җитеп хәбәр итәм буйтурның йырмак алае Эске кирмәнгә килеп җитте. Барысы да исән-сау кирмәнгә кереп урнашты... — Йә-йә, сөйлә,— диде хан сабырсызланып. — Олуг хан, сөенче, ятим угланыбыз Илбарыс буйтур, төнлә белән Этил елгасын йөзеп чыгып, Җаек бәктәге җиде тотык болгар алыбын һәм кызыгыз Чәчкәне коткарды, Чәчкә кызыгыз хәзер Эске кирмәндә Кодрак илхан кулында! Кубрат хан тәхетеннән сикереп торды, йомышчыны кочагына сөреп алды Аннары таягын төя-төя йомышчыларны чакырды — Кече кавхан, сарайдагы бар булган булышчыларны чакыр Тнз! Сөрәнче, оран сал, җыелсыннар тәхет бүлмәсенә. * Бүлмәгә бик тиз халык җыелды, шуннан Кубрат хан йомышчы х алыпка < — Сөйлә, алып!— диде. ь — Мин сөйләдем бит инде, олуг хан. — Тагын бер әйт. Йомышчы алып янә тәүге сүзләрен кабатлады. Шуннан сон Кубрат * хан йомышчыны янә кочагына алды, унлы-суллы*битләреннән үпте ♦ — Истәлекче, яз! Атын, атын ничек багатыр? х — Мин багатыр түгел, хан олуг, йомышчы алып — Бсреген кемдә? £ — Алостаз Дәянда. Атым Торгын булыр, хан. — Истәлекче, яз! Торгын алып бүгенге көннән минем багатырым булыр Кече канхан, багатырга хан алаеннан бер төмән алай бир, береге белән алостаз Дәянда булыр Мин әйттем. х — Баш өсте, олуг хан ь — Буйтур Илбарыс үзе котыла алмады, олуг хан. Аны Жаек бәк к әсир итеп Биләмҗиргә озатты. * Ханша аһ итте, әмма Кубрат хан анын ягына хәтта әйләнеп тә ка- п рамады — Тәнре бар икән әле, буйтур исән,— диде хан — Багатыр. син ир- $ тӘгә иртүк Эске кирмәнгә кузгал Кирмэн камауда булса да, булмаса да Кодрак илханга хәбәр итәргә тырыш Олуг хан тиз арада Маныч елгасына таба кузгала. Кодрак илхан шунда килсен Үзен белән ун алып ал.— Хан кече кавханга таба борылды — Актай кавхан, минем алаемнан багатырга ун алып бир. сыналган, үткер алыплар бир Мин әйттем Ханша телгә килде — Ханым. Чәчкә кызыбыз артыннан бүген үк алай җибәр, яисә үзен юлга чык Алып кайт Фанәгүргә баламызны — Ханша, Кодрак илхан кызыбыз Чәчкәне Маныч елгасына алып килер, мин ана шулай боердым Кирмәндә һичкем белмәгән яшерен кап ка бар — Хан, каганнын ун кулы Жаек бәк янә Эске кирмәнгә кузгалган. Ул кулына Чәчкәне төшермичә тынычланмас — Илчеләр кайтмыйча мнн Фанәгүрдән кузгалмыйм, ханша Кубрат хан барчасына да баш иде. бу анын китәргә рөхсәт дигән шартлы билгесе иде Хан янында ханша гына калды. — Ханша, менә ничә көн инде император Ираклнйдан сурәткә табынучылар агыла Ни кылыйм? — Кабул нт. җир бир Кеше кешедән, таш таштан ерак китә алмый Кубрат хан шахмат бүлмәсенә таба кузгалды — Ханша, базнлевс ачуланмасмы икән? Ул аларны анда утта яндыра икән, төрмәләргә яба, илләреннән сөрә. — Хан, син бөтен хәбәрне дә сонга калып ишетэссн Император Ираклий Патшакалада юк, сарациннар белән орышып йөри Безнең ятим угланыбыз да әнә каган кулына әсир төшкән Буйтур Чәчкәне ярата иде — Яратумы, ханша, игелекле эш Ярату гаеп түгел, яратмау гаеп Алар бер анадан туган балалардай үстеләр. Туган туганны яратмаса. туган туган белән тату яшәмәсә. илгә афәт кнлер Кичә генә базилевс- таи җиде кораб корал килде Мнн вәгъдәмдә калам, минем баэилевс- нын, ачуын китерәсем килми, ханша. Мин беләм, беләм, ханша, алар бер-берсен яраталар иде, ярату гаепме дим ич! — Базилевс каганга да корал сатып ята, үзең күрдең, буйтурың алып кайтып күрсәтте. Ә син, хан, каганның сәүдәгәрен иленә кайтарып җибәрдең. Хан бакчага чыкты, алмагач төбендәге эскәмиягә утырды. — Бу арада минем башым катты, ханша. Корал сатуда мин бази- левсны гаепли алмыйм. Мин ул турыда бик күптәннән ишетә киләм. Базилевс аны күз буяу өчен эшли. Рум императоры безгә корал гына түгел, ефәк, киҗү тукымалар, имбир, борыч, җиләк-җимешләр дә җибәреп тора. Син, ханша, кыска акыллы дип уйлыйсың кебек мине. Ханың ул хәтле кыска акыллы түгел. Мин Биләмҗиргә шымчы илчеләр җибәрдем. Алар бөтенләй хәзәрләр көтмәгән яктан барып керерләр Биләмҗиргә, шул җайдан ул яктагы биләмәләрне дә күрерләр. Җаек бәк ни кылып ята анда? Мин философка зур өмет баглыйм, ханша. — Илчеләрең исән-сау әйләнеп кайтырлармы? Каган башларын кистермәсме? Аларны иң әүвәл Үрәгәй кабул итмәс. Төптәңре Үрәгәй гомергомергә румнарны яратмады. — Каган Үрәгәйне тыңлармы, ханша. Картайган инде төптәңре Үрәгәй, бер аягы белән гүрдә тора. Үрәгәй түгел, мине төптәңре Ирсан борчый, ханша. Батбай углан аның коткысына бирелде, сихерләде илханны карт төлке, сихерләде, әле дә булса хәбәре юк. Киткән бер йомышчым әйләнеп кайтмый. — Илне яшь илханга бирер идең хан. Картайдың, шик-шөбһә белән яшисең. Кубрат хан кисәк торып басты, текәлеп ханшага карады, ханның карашын ханша ияген чөя төшебрәк кабул итте. Хан аңа бер сүз дә әйтмәде, борылды да сарайга таба китте. Кинәт җавапсыз калуының сәбәбе бар иде: ханша сүзендә хаклык күрде ул. «Мин үзем дә күрәм ич, нигә ул ашыктыра мине!»— дип уйлады хан, артыннан килүче ханшаның аяк тавышларына колак салып. Шик юк, орышка кадәр Бөек Болгар алаен илханнарның берсе җитәкләргә тиеш. Әмма кайсы илханга тәвәккәлләп ил-җәйләүләрне тапшырырга’.. йулыш каганны заманында жизнәсе Җаек бәк коткарып калды. Ашин ыруы җир йөзендә каламы, юкмы дип'бөтен Тын елга, Этил суы буйларының асты-өскә килгәндә унике яшьлек йулыш илханны Җаек бәк Хорезмга алып китә. Кубрат хан куа бармады, яулаган җәйләүләрне барларга, элек каганга буйсынган бәкләр белән араны өзәсе бар иде. Бәкләрнең кайберләре аны шундук олуг хан итеп кабул иттеләр, әмма баш күтәрүчеләре дә булмады түгел, аларның күбесен юк итте Кубрат хан. беришесе Кубраттагы гайрәтне күреп буйсынырга мәҗбүр булдылар. Хәзер әнә шул бәкләр йулыш илханны каган итеп ак киездә күтәргәннәр. җәйләүләр даулыйлар; алай җыялар, каганны яклыйлар. Әйе. тагын бер күзгә-күз очрашасы бар икән әле ашинлылар белән. Хәзер инде Кубрат хан ашинлыларның берсен дә калдырмас, беришесен ат коерыгына тактырыр, беришесен камытка утыртып, Фанәгүр төрмәләрендә черетер. Мәгәр моның өчен Кубрат ханга иң әүвәл Йулыш каганны җиңү кирәк иде. йулыш каганны Хорезм шаһы яклый, төмән- төмән алай бирә Ә Хорезм шаһы император Ираклийның кан дошманы. Менә шушындый җаваплы чорда ханша тәхеткә үзең теләгән илханны утырт дип җанга тия. Тәхеткә яңа хан утыруга, илханнар үзара орыш башламаслармы? Батбай әнә әле үк баш бирми. Кубрат беркайчан да ханша Аппакның ни теләвен аңлап бетермәде. Ханша әле елмая-көлә, шатлыктан тау чишмәседәй чылтырый башлый, әле елга өстенә төшкән иртәнге томан кебек тынып, йомылып кала. Моңа кадәр Кубрат хан Аппагы турында беркайчан да баш бетереп уйлан мады. Көче-куэте шул хәтле биек иде ки, күп вакытта ул ханшаны хүрде дә, күрмәде дә, кинәш-сабакларына бик сирәк колак салды, хәтта тыңлаган чакларында да ахыр чиктә үзенчә эшләде, үзенчә хәл итте. Аппак бар — әйбәт, юк — ансыз да яши алыр кебек иде. Бүген исә Кубрат хан, гомерендә беренче тапкыр дияргә була, уйга калды. Аппак аны яратып яшәдеме? Укытучы Константинның хатларын укыганда хан- * бернәрсәгә шакката иде чынлап та шулай яратып була микән бу ха- = тын-кыз затын? Алар сарайга керделәр, Кубрат хан янә Аппакка күз төшереп алды < Хикмәтле хәл: ул ханшада шундый гүзәллек күрде ки, әйтерсең ханша S бу чибәрлеген кая булса яшереп торган иде. Хан үзенең хатынына бе- * ренче тапкыр, күп еллар элек булганнан сон, кабат янә бер сокланып > карады. Шушы бергә яшәгән елларда Тугрыханның тәкәббер кызы аңа х биш ир бала, бер кыз бала табып бирде Яратып яшәдеме икән ирен? s Яраткандыр, яратмаганда алты бала табып бирер идеме? Әле булса ч хәтерендә, күктәге айдай чибәр кыз озын керфекләрен еш-еш каккалап * каршына килеп баскач, Кубратның аяк астындагы җир чайкалып кит- * кән кебек булган иде. Тәмам сихерләде шунда Тугрыхан кызы яшь Куб- рат ханны. Бу халәттән бик тиз айныды айнуын Кубрат хан, әмма Ап- ® пакны күргәч тә ул чакта яшен суккан кебек катып калган иде Торах бара гадәтләнә башлады, беренче күргәч тә яшен чыбыркысыдай чәчрәп £ киткән мәхәббәт югалган кебек иде, инде менә картаеп килгәндә тагын з әллә нишләде Кубрат хан. Хапшасы ханша гына түгел, гүя күктән төш- £ кән фәрештә иде. Нишләп алай картайган көнендә шундый шашынып о ярату килде микән? Әллә соң мәхәббәт дигәне картлыкта янә бер әйлә- ® иеп кайтамы?.. Әллә үлеме якынаямы? Үләр елыңда иң якын кешеләрең турында уйлый башлыйсың диләр бит Кубрат ханның Аппагы-чын- лап та гүзәлләрнең гүзәле. Бер аксакал Аппакны күргәч: «Чү-ү, олан, әйтмә каты сүз хатыныңа, бу балага тәңре кулы тигән, юкса бу кадәр сылу була алмас иде»,—дигән иде Ул вакытта Кубрат хан аксакалның сүзләренә колак та салмады. Meiftj бүген исә, еллар үтә-үтә бала тапмый башлагач, Аппагы яшәреп, тагы да гүзәлләнеп киткән кебек Кичә ул Кафа һәм Судаг каласы сәүдәгәрләреннән гәрәбә муенса сатып алган иде. Сарай имчесе: «Муенса тамак чиреннән дәвалый»,— дигән булды Ә Кубрат хан аны бөтенләй башка максат белән алган иде—хатынын куандырырга теләде. Тәхетенә килеп утыргач, Кубрат хан кесәсендәге муенсасын капшап карады. Муенса кесәдә иде Аннары әкерен генә торды да Аппак янына килде, кесәсеннән муенсаны алып, хатынына кидерде. Аппак кисәк кенә ханның күкрәгенә капланды һәм тынып калды. Кубрат ханның йөрәге дөп-дөп тибә башлады Ниһаять, Аппак күзләрен күтәрде, мөлаем елмаеп, ханның күзләремә карады Янә Кубрат хан үзе дә аңлап бетермәгән ниндидер югалып калу тонды Аппакның күк йөзедәй зәңгәр күзләрендә шатлык чаткылары җемелди иде. Кубрат ханның җаны актарылды, ул яшь чактагы кебек чак кына ханшаны кулына күтәреп алмады Бит күпме сулар акты, күпме бала тапты ханшасы аңа. күпме язлар килде, туйлар булды, ханша күзләрендә мондый яну күрмәде ул Диңгездәй зәңгәр икән бит ханшаның күзләре’ Этил буйларын айкап, берәүләре белән орышып, икенчеләре белән килешеп, өченчеләрен буйсындырып йөргәндә ул аның сылу гәүдәсен генә күз алдында тоткан икән. Бөтен сылулыгы күзләрендә икән бит ханшаның Аппакны Фаиә- гүргә алып кайткач, ханшаны күрергә базилевс сәүдәгәрләре килде Күрделәр дә грек сәүдәгәрләре Аппакны, тәмам телсез калдылар — хода үзе биргәндер бу гүзәллекне диярләр иде. Кубрат хан юри ишетмәгәнгә сабышып йөрер иде, мәгәр ханшасы өчен горурланыр, сиздерми генә хатынына сокланыр иде Янә бер хәл an ачык булып хәтерендә калган Кубрат ханның баш- тагы мәлләрне ханша аның бер эшенә дә кысылмады, әмма үз фикерен әйтергә дә куркып тормады Аның фикерен кабул итү-итмәве Кубрат ханның үз эше иде, мәгәр әйтәсе сүзен эчендә йомыл калмады, кирәк чакта киңәшчесе булды Юк, ул бәхетле яшәде Аппак белән Бары тик бернәрсә ханның эчен пошыра соңгы вакытта ханша илханнар турында сүзне ешрак кабатлый башлады Ә Кубрат ханның тәхеттән төшәсе килми Көтригурлар ат өстендә туа, ат өстендә үлә, диләр, Кубрат хан да үзен шушы тәхеттә туган кебек хис итә башлаган иде соңгы вакытта. Әйе, үлсә дә Кубрат хан тәхеттә үләр... 24 Денис кораб башында утыра, йөгереп килгән дулкыннар көймә читенә килеп бәреләләр дә янәдән су эченә кереп сеңәләр. Тын елганы менүгә, ыстандагы көтригурлар көймәне озын арбага куйдылар, мичәүләп атлар җиктеләр дә Этил суына китереп төшерделәр, хәзер кораб ишкәксез дә су агымы белән шактый тиз түбәнгә таба төшә иде. Тагын ике-өч көннән Хазар диңгезенә җитәрләр, аннан ярты көнлек юл кала. Денис бер нәрсәгә төшенеп җитми иде: әйтик, император белән Кубрат хан берләшеп каганга яу килмиләр?.. Кубрат хан Рось князе белән дә килешү булдыра алыр иде. һәркем үзе өчен генә кайгырта. Башына килгән уйларны читкә куеп, Денис туган илен исенә тө шерде Үзен Кубрат ханга биреп җибәргән князь Ратомирга әле булса ачулы иде ул. Оныта алмады туган якларын, башта төшләренә кереп изаланды, Агасике кызына өйләнгәч кенә каядыр төшеп югалды туган як төшләре Эгина барысын да оныттырды. Денис аннан башка берәүне дә күрмәде, күрергә дә теләмәде. Эгина аның өчен тормыш үзе, яшәү мәгънәсе иде. Эгина су анасы, әллә шымчы булып чыкты шунда. Хәзер дә оныта алмый Эгинаны Денис. Ул аны менә хәзер су төбеннән килеп чыкса, кабул итәр иде, ул гынамы, әйдә диңгез алласы патшалыгына дисә, ике дә уйламый төшеп китәр иде. Койрыкчы Денис күлмәк астындагы перун алласын капшап карады, алла урынында иде. Ул, тынычланып, янәдән уйга чумды. Беркөнне Эгина шул алласын муеныннан салдырып алган да үз йоласының тавык тәпиен тагып куйган. Денис сикереп торды да тәрене салып, почмакка атып бәрде һәм перунын табып муенына такты. Эгина шунда: «Варвар, варвар, варвар»,— дип такмаклый-такмаклый, үкереп-үртәлеп җыла- ган иде Көчкә тынычландырды Денис хатынын. Ул чакта аның су анасы икәнен белми иде әле. Ышаныч төрлечә килә икән кешегә. Кубрат ханга биреп җибәргәч тә Денис кача ала иде. Чөнки беренче төндә үк хаг яңа сак куймады Нәкъ менә шуның тәэсирендә килде бугай Денис Фанәгүргә. Ул вакытта Фанәгүрне корып кына яталар иде әле. Кайчандыр греклар нигез салган каланы әүвәл болгарларның бабалары һуннар җимереп китәләр. Ьары тик болгарлар оешып, Кубрат хан ярым утрак тормышка күчкәч ләм Фанәгүрне үзенең башкаласы итеп сайлагач кына греклар яңадан бирегә күпләп күчеп килә башладылар, төзелеш эшләренә керештеләр, кубрат хан аларга аз түләмәде. Калага юллар салынды, су үткәрелде, кала тирәли биек дивар өелде. па« Денис пеРУНыи уч төбенә кысты. Перун алласы аны бик күп жнр- - рдән исән имин алып кайтты, боерса, биредән дә исән-сау әйләнеп ДЙ/ЛЙР Хәйләк^Р дә соң бу философ. Базилевс илчесе, имеш Таба бит “' Тәм аны кУ бРат хан үз ягыннан ерак җибәрми, башы түгәрәк ялмя«Ә«,е так * ан бу нәмәстәнең. Хан кызы Чәчкәне каган кулыннан икам ск»УД Ь ! П б3ра Хәер’ бу Филос°фта мең хәйлә бар, диләр, кирәк р и дә ала, имеш Бу грекларның барысы да сихерчеләрме 10 әллә?. Философы сихерчедер, дин әһеле Симеон — юк. Әллә ул да Эги- на кебек ырымчымы? Денис янә бер хикмәтле хәлне исенә төшерде. Бервакыт Фанәгүрдә кисәктән дөнья куйган грекны күмделәр, күмделәр дә каберенә агачтан тәре ясап утырттылар Фанәгүрдәге чиркәү башына да шундый ук тәре куелган. Әйе, греклар каберләренә тәре утыртып куялар, Денисны бол- ♦ гарлар ничек күмәрләр, росьлар кебек яндырырлармы, әллә булмаса х болгарлар кебек бөтен корал-байлыкларын куеп җир астына ләхет х алып тыгарлармы?.. Моца кадәр Денисның бу турыда уйланганы юк £ иде әле, бүген исә Биләмҗиргә сәфәр чыккач, ул кисәк үлем турында £ уйлана башлады. Әллә соң аңа да үлем якынаямы? Юкса, нигә уйлана * башлады ул үлем турында?.. * Ханның бу йомышын да исән-сау башкарып кайтса, Денис уй-телә- х ген ачып салыр иде. Бәлкем, хан аны тыңларга да теләмәс, ә бәлкем s Денисның үтенеченә каршы да килмәс. Кыскасы, рось Денисның Кияү- «г каланы, кайтып күрәсе килә иде, үзе туып-үскән Ворух елга буйларын. £ Соңгы вакытта Рось ягыннан Фанәгүргә сәүдәгәрләр сирәк килә баш « лады Денис моның сәбәбен белергә тиеш Бәлкем әле Кубрат хан Ра * томир князьгә грек утының серен дә ачар. Роська кайтырга рөхсәт алса, Ф Денис үзе белән Илбарыс буйтурны да алыр иде. Денис яр буендагы халыкның корабка карап калуларына игътибар Е итте. Көнләшеп карыйлар кебек тоелды аңа. Әйе, карагыз, карагыз, бу з корабны Денис үзе ясамаса ла, моннан зурракларны ясый ала ул Мон- £ дый корабларны күргәннәре юктыр әле аларның. — Күргәннәре бар, моннан да зуррак корабларны күргәннәре s бар,—диде аның янәшәсенә килеп баскан философ —Император кораблары. Хәзәр диңгезе аша Әтилнең өске башына күтәрелә башлады. Каган белән император солых төзеп яталар. Хәзәрләрдә хәзер йөздән артык грек галерасы бар... Денисның күзләре шар булды ул бу уен күңеленнән генә әйткән иде ласа, ә философ аның ни уйлаганын әйтте дә бирде! Сихерче түгел диген инде бу грекларны шуннан соң. — Философ, ә без исән-сау кайта алырбызмы? Сине барысы да күрәзәче, диләр — Анысы бер алла кулында,—диде философ Төн илләре яклап искән җилдән кафтанына төренә төште.— Бүген төнлә суытмагае, җил төньяктан исә башлады. — Иоанн Фасиан, изге кешеме әллә син, барысы да шулай, диләр? — Без барыбыз да табигать балалары, варвар, алла коллары — Мин дәме? — Сңн дә, мин дә, аллаһы-тәгалә ни тели, шуны кыласың — Мин үз аллам алдында языклы, философ Кеше үтердем — Син аны үзең теләп үтермәгәнсең, алла кушкан, я булмаса кня эең, ханың — Кемең, кемең?! — Императорлар, ханнар, князьләр, каганнар Алар канга сусый, «ларга җәйләүләр җитми. Минем белән сиңа биләмә кирәкми, безгә ике өч адым җир җитә. — Миңа анысы да кирәкми, философ Росьлар үлгән кешеләрен көймәгә салып яндыралар Шул вакыт корабка таба килүче бер көймә күренде Баганада Рум дәүләте әләме булса да, көймә корабка якын ук килде Алда диңгез жэйрәп ята иде инде — Каган тарханы,—диде философ койрыкчы Дениска —Боргалам«. туры диңгезгә чык. Яр буеннан ерак китмә. — Әй, корабтагылар, сез кайсы илдән? — Византия илчеләре, галижаиәпләре император Ираклий корабы, хөрмәтле тархан. Мин базилевс илчесе Иоанн Фасиан буламдыр Хәзәрләр Иоанн Фасианны аңламадылар, философ сүзләрен төрки телдә кабатлады. , — Денис тагын да чынрак булсын өчен син минем тылмачым булырсын. Кораб императорныкы, илчесе Иоанн Фасиан,- диде ана философ. Бераздан көймәдәгеләр баш кага-кага китеп бардылар. — Беләсеңме кемнәр иде болар?— диде философ.— Каганның елга сакчылары, елга тамагында торалар. Хәзер алар судан чыгарлар, шунда ук каганга йомышчы чаптырырлар, Рум императоры Ираклийдан илче килә днячәкләр. — Син моны каян беләсең, философ? — Логика,— диде Иоанн Фасиан. * — Нәрсә-нәрсә? — Логика. Шундый фән бар дөньяда. ...Бераздан корабка таба килүче өч-дүрт көймә күренде. Көймәләрне беренче булып күреп алган Денис: — Философ, тагын көймәләр!— дип кычкырды. — һәй, корабтагылар, кай тарафка сәфәр тотасыз?—дип кычкырдылар алдагы көймәдән. — Рум илчеләре, Биләмҗиргә юл тотабыз. Көймәдәгеләр тиз арада киңәшеп алдылар, ә үзләре һаман корабка якыная баралар иде. — Юлбасарлар болар, алыпларны дәш!—дип боерды философ. Денис әче итеп сызгырып җибәрде, шундук өскә унике алып менеп басты, уникесендә дә ук-җәяләр, сөңгеләр, орыш кораллары. Әмма көймәдәгеләр гүя алыпларны күрмәделәр дә, һаман корабка якыная бардылар Алдагы көймә борынына кара сакаллы киң битле берәү менеп баскан, кулында калканы,’ җәясе-угы. — һәй, корабтагылар,— дип кычкырды кара сакал.— Товарларыгызны ташлагыз. Без сезгә гомер бүләк итәбез, сез безгә — товарларыгызны! — Хәзер, хәзер ташлыйбыз, эттән туган юлбасар,— дип Денис укчыларга боерды:—Юлбасарларга атыгыз! Көймә ягына уклар очты, көймә башындагы кара сакал чак кына суга егылып төшмәде. Ике көймә кораб янына ук килеп җиттеләр. Корабтагыларны укка ала башладылар Кайсыдыр утлы ук җибәрде, корабның койрык очына ут капты. Кисмәк белән су алып өч-дүрт кеше утны сүндерергә ташланды. Корабтагы ике алып, аркаларына ук кадалып, суга очтылар. Философ койрыктагы ташаткычка бер чүлмәк грек уты куйды. Моны күреп алган Денис: — Беренче көймәгә, әнә шул кара сакал утырган көймәгә җибәр, философ!— дип кычкырды, үзе уктан атты. Философ чүлмәк пилтәсенә ут салды, ташаткычның бавына кылычы белән чапты. Ут чәчеп барган чүлмәк көймә янына барып төште, яман шартлады һәм кара сакал шундук суга егылды. Икенче чүлмәк икенче көймәгә очты, анысы нәкъ көймә өстенә төште, көймәгә гөлт итеп ут капты Юлбасарлар тиз-тиз ярга таба ишә башладылар Юлбасарлар көймәдән сикереп исән калырга теләгән иптәшләрен дә алып тормадылар. Денис маңгаеннан тирен сөртте, философ янына килде. — Син чынлап та сихерче икән, философ. Койрыкчы Денис, корабны ярдан ераграк тот, тиздән Биләмжир булыр,—диде. к Философ шулай дисә дә Биләмҗиргә бу көнне җитә алмадылар. Кичкә таба диңгез өстенә томан төште, күп тә үтми сибәләп яңгыр ява * башлады Патрикий Симеон өске катка күтәрелде, унлы-суллы чукынып алды, койрыкчы Денис янына килде. Сак бул, томан. Ишетәсеңме, койрыкчы, сак бул,— диде. «Ә моны нигә алып бара икән философ,— дип уйлады Денис, дин әһеле кушканга ризалыгын белдереп, ияк какты — Кулыннан тәре төш- * кәне юк». х — һәй, син, бир ярдәмчеңә койрыкны, кил әле бире,— диде патри- * кий Симеон Дениска 5 — Ни йомышың төштекойрыкчыга,йола башы? | — Утыр яныма, менә монда,ышыкка. х Дин әһеле күрер күзгә куркак кына кебек иде, тегенең янәшәсенә ф килеп утыруга, Денис үзе дә аңлап бетермәгән тартыну тойды. — Карале, Симеон, синең үз аллаңны күргәнең бармы? s — Алла күзгә күренәме, тәүбә диген, Денис Аның сурәте генә күз ч алдында булырга тиеш. Моннан соң алай димә, авызыңнан жил алсын £ андый яман сүзләрне. м ' — Күргәнең юк, димәк. Ә менә мин перунымны гел куенымда йөр- ’ тәм Шулай миңа тынычрак, шулай жанга якынрак. Ә синең кайда йө- « рндер ул аллаң — бер шайтан үзе белә Патрикий чукынып алды. £ — Аллаһы-тәгаләнең кодрәте зур, варвар Шушы гөнаһларыңнан з арыныйм, тазарыныйм дисәң, хәзер үк әйткән сүзләреңнән тәүбә ит £ — Ничек итеп? — Як-ягыңа төкеренеп, чукынып ал. Менә болай,— патрикий Си- | меон уңлы-суллы чукынып, уң һәм сул иңе аша төкеренеп алды Денис аның хәрәкәтләрен кабатлады Патрикий Симеон канәгать калды — Баштан ук христоска иман иткән булсаң, хатынын Эгина да китмәгән булыр иде синнән. — Ул сихерче, ырымчы иде, су анасы сурәтендә йөрде — Бернинди дә су анасы түгел иде ул, Денис. Мин барысын да беләм Перуныннан ваз кич тә, менә бу тәрене муеныңа так. Минем сүзем тыңласаң, Фанәгүргә кайтуыңа хатының Эгина өеңдә булачак. — Фанәгүрдә, өемдә!?.. Сөйләмә тузга язмаганны, Симеон Димәк, син дә сихерче икәнсең. Соң, моңа ничек ышанмак кирәк Без мояда, ә ул синең кодрәтең белән Фанәгүрдә, имеш — Минем кодрәтем белән түгел, христос кодрәте белән Бер киңәш сиңа, варвар: тартып өз дә перуның, ташла диңгезгә, шундук аллаһы- тәгалә алдында йөзең яктырып китәр. — Диңгезгә!? Акылдан шаштыңмы әллә син! Перун аллам — минем җаным да, тәнем дә. — Җаның үлгәч күккә ашар, тәнең жирдә черер — Әйтмә миңа моннан битәр андый сүзләр, әллә ни эшләп ташлавым бар,— диде Денис һәм днн әһеле ягына әйләнеп тә карамый китеп барды. Кояш кинәттән чыкты шикелле. Диңгез өстендәге томан таралма ган иде әле, корабка таба көймә килүе күренде Өске катка менеп баскан философ — Каганның тарханы, басма төшерегез!— дип боерды Тархан корабка кермәде, төшергән басмага аяк басмады — Сәфәрчеләрне кем дип белик? — Бөек Рум галижәнәпләре император Ираклий илчесе корабы булыр, олуг тархан «Шәп әйттең,— диде философ янәшәсендә басып торган Денис- ка — Шушы мизгелдән син минем тылмачым, мин төркине белмим. Ишеттеңме, койрыкчы!» Каган тарханы Румнарның кораб очына эленгән әләмгә күз төшереп алды, үзенә генә аңлаешлы бер киная белән елмаеп куйды. — Каган сезне кабул итәрме-юкмы, белмим... Иоанн Фасиан басмага керде, тарханның уч төбенә бер янчык алтын ташлады. Каган тарханы янчыктагы алтынның авырлыгын чамалап, уч төбендә сикертеп алды. Моны күреп Денис: «Җиңел котыла бу сихерче, Кубрат хан алтыннары белән»,— дип уйлап куйды. — Каганның кабул итүен тиз арада хәбәр итәрләр, Рум илчесе,— диде тархан һәм көймәсен борып китеп барды. — Философ, алтынны күбрәк бирмәдеңме бу күпкән корсакка? — Юк, койрыкчы, күп бирмәдем. Политика беркайчан да акча санаганны яратмый, Денис. Акча санаган политика я ота, я оттыра. Ә мина оту кирәк, без каганга зур йомыш белән килдек. — һы, бу политика дигәнең миңа караңгы. Отуга китсә, мин риза. Карале, философ, каганның сарае тулы җария кызлар, ди. Хакмы икән шул? — Эгинаны оныта да башладыңмы әллә, Денис. Хатын сатып алырга исәбең бармы? Әйе, җария кызлар каганда җитәрлек. Сорасаң бирүе бар. Мәгәр син сорамассың. Син минем бары тик тылмачым гына, койрыкчы Денис, ишетәсеңме, тылмачым... — Ярый-ярый, баш өсте, философ. Барысын да син дигәнчә итәрмен. Алай да кыйммәт икән ул политика дигәнең. — Кыйммәт, Денис. Бик кыйммәт. Политика дөньядагы бар нәрсәдән дә кыйммәт. — Сатмаса, һич югы бүләк итеп биреп җибәрсен иде бер җариясен. — Арысланнан сөяк артса да, шакалдан артмый, Денис. Хатын да политика өчен генә кирәк аңа. — Тагын шул политика,— диде Денис кәефе кырылып. — Менә тыңла, Денис. Каган Кубрат хан кызы Чәчкәгә өйләнде, ди. Булуы бармы мондый хәлнең? Бар. Каганның Кубрат хан кызы Чәчкәгә өйләнүе булыр, икенче көнне үк булмаса да, күп тә үтмәс, каган алае белән Фанәгүргә килеп төшәр, төрки дөньясы башына янә Ашин ыруы менеп утырыр... Аңлашылдымы?.. Ә хәзер бар, койрыкка үзең бас Тиздән каган бухтасына җитәрбез. Кораб туктап, басманы салуга, алар янына тәүге тархан килеп басты. — Философ, болай булса Кубрат хан кызын төшендә дә күрмәячәк. Күрәсең ни кыланалар. — Варварлыгың сиздермәсәң иде, Денис. Мин сиңа кабат әйтәм, син минем бары тик тылмачым. Минем бер сүземә дә кысылмыйсың. Баш өсте, философ. Барысы да син теләгәнчә булыр. Хәзәр каганы яшь, бик тә үткер, диләр. Эшебезне сизмәсен дип борчылуым, философ. — Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Каган Кубрат хан кызы Чәчкәгә гашыйк. Мәхәббәт бар җирдә политика таркау булыр, шулай ди Кубрат хан. — Никадәр куәткә ия бу политика дигәнең, философ. Политика ул ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәт, багланыш. Кем ясый соң ул политика дигәнне? Ү әУ ләтнең ЗИР ӘК даирәләре, акыллы башлар. — Хәйләкәр кеше акыллы буламы, философ? u әи -пә ул - корал, җәясез ук. Бак әле калага, кара әнә, кара. »vMMan сала белмиләр, ә кала Фанәгүрдән зуррак. Халык ул — көч, куәт Денис. Ә көч белән исәпләшмичә булмый илософ артына әйләнеп карады, каганга дигән бүләкләрне күтәр гән алыпларны күздән кичерде Барысы да ул уйлаганча бара иде әле- гә. Каравыл башлыгына җиттеләр, Иоанн Фаснан ана янә бер янчык алтын ташлады. — һай кыйммәт икән бу политика дигән нәрсә, философ,— диде Денис каравылбашнын уч төбенә барып төшкән янчыкка карый- карый.— Бәһасез икән бу политика дигән нәрсә. — Кайгырма, тылмач. Ахыр чиктә сине колитепсатармын ♦ — Философ! х — Тылмачмы син, Денис?! * — Адым саен ришвәт алалар! £ — Ришвәт алу Болгарда юк дисенме? S — Ришвәт бирүчеләрне дә, алучыларны да Фанәгүрдә аткоерыгы- 5 на тагалар. * Ф — Хак әйтәсең, Денис. Ришвәт халыкның дәүләткә булган ышаны- х чын югалта, гаделне кимсетә, яманга юл ача. х Каган сараена килеп җитүләре булды, аларга көймә белән килгән * тархан каршы чыкты. Тархан гүя Денисны күрмәде дә, грекчаны вата- £ жимерә илчегә мөрәҗәгать итте. “ — Хәернең, илче! Рәхим ит! — Ишетәсеңме, төркичә аудар. Нәрсә авызын, ачып катып торасың! ™ Денис философ грекча әйткән сүзләрне үзенчә түкми-чәчми төркичә аударып бирде. Тархан бик канәгать калып, алдан китте, илчеләр бү- Б ләкләр күтәргән хезмәтчеләре белән аңарга иярделәр з Каган бүлмәсенә килеп керделәр Ул тоташ кызыл ефәктән тегел- Ф гән чапан кигән, башында чите кеш тиресе белән каелган калпак сыман кием Йулыш каган Димәшкъ сәүдәгәрләре китергән басра келәмендә s кырын ята иде, илчеләр килеп керүгә, тирәсендә биеп йөргән җарияләрне алып китегез дип, харәм агаларга кул селтәде. Йулыш каганга җитәрәк, Иоанн Фасиан илче аңа бил бөкте, аның хәрәкәтләрен Денис тылмач та, хезмәтчеләр дә кабатладылар Шуннан соң гына философ — Күк йөзе астындагы изгедән изге, игелекледән игелекле йулыш каган, Бөек Византия илчесе Иоанн Фаснан сезгә озын гомер җиңел һәм якты юл, арысландай батырлык, юлбарыстай кыюлык тели. Император галиҗәнапләре сезгә, кодрәтле каган, күптин-күп сәламнәр юллый — Философ тылмачка күз ташлады, Денис уянып кнткәндәй, философның сүзләрен төркигә аударды.— Күк йөзе астындагы бердәнбер “ изге һәм игелекле каган, император галиҗәнапләре Ираклий сезгә бүләкләр җибәрде.. илче Иоанн Фасиан бүләкләрне каган алдына илтеп куярга боерды Хезмәтчеләр бүләкләрне куя бардылар, китә бардылар Бүләкләр килә башлауга, каганның уң кулына яһүд килеп кунды Аның төркине шәп белүен илче соңрак белде-белүен, әмма баштан ук шикләнә калган иде ул анардан Тылмачның кирәге калмады, яһүд Иоанн Фасианның сүзләрен сүзгә-сүз тәрҗемә нтә башлады Бүләкләр янында камалы тун ята. Бу тунны Кубрат ханга император Ираклий тектереп җибәргән иде. Әнә нишләтә политика кешене, үз тунын биреп җибәргән Кубрат хан, дип уйлады Денис — Гаян,— диде каган артына карамый гына,— Алып куй бүләкләрне—Каган илчеләргә күз төшерде — Инде дәрәҗәләрегезгә карап уты рышыгыз, илчеләр > Илчеләр дәрәҗәләрен белеп, төрлесе төрле түмәрләргә утырыш’ кач, каган урыныннан күтәрелде, дәү гәүдәсен җиңел генә йөртеп, урап килде, иң биек түмәргә менеп утырды — Минем император Ираклнйга рәхмәтем зур. илче Базилевска «Ат. илче, каган синең игелегең онытмаган диген Дөрес, мина базнлевс ның бар кылган эшләре дә ошамый. Әйтик, нигә дип ул илендәге яһүд- ләрне кысырыклый, җәберли, илләреннән куа?.. Философ кадәр философ каганның бу соравына аптырап калды. Ул ни әйтергә белми дин әһеле патрикий Симеонга карады. — Бөек каган,—дип алгарак чыкты патрикий Симеон, философның күз карашыннан ук сүзнең үзенә бирелүен аңлап.— Бөек каган, без бары тик монда император илчеләре генә. Яһүдләрне кабул итеп, сез үзегезне императордан да игелекле итеп күрсәттегез. Без аңа, бөек каган, сезнең киңәшне тотып, бу ялгышны төзәтергә кушарбыз. Каган җаваптан канәгать калды, урыныннан купты да сыгылмалы адымнар белән аш ягына таба кузгалды. Табынчы илчеләрне ашка дәште. Аш ягында барысы да әзер иде инде. Барысы да табын тирәли утырыштылар Табындагы ризык-нигъмәтнең исәбе-хисабы юк иде. Аш ягы бүлмәсенә йөзләгән кеше сыярлык. Әмма бүген халык аз, каганның якыннары гына чакырылган, күрәсең. Әүвәл каган көмеш савыттан элеп кенә алтын җамнарга кымыз салып бирде. Бу эшне Иулыш каган якын кешеләре килгәндә генә башкара иде бугай, тәмләп, озаклап бүлде. Каган һәр кунакка җамнарны үзе өләште. Аннары үз җамын күтәрде дә: — Илчеләр хөрмәтенә!— диде. Табынчы аштан җитешергә кыстап йөрде, кунаклар алдына теге я булмаса бу ризыкны күчергәләп куйды. Ашап утырганда каган янына берәү килде, колагына гына нидер әйтте, каган аның белән килешеп, ияк кактьГ Күп тә үтми аш бүлмәсенә бер әсирне алып керделәр. Денис әсир ягына әйләнеп карау белән «аһ»! дип җибәрүен сизми дә калды. Ярый моңа игътибар итүче булмады, барысының да күзләре куллары артка каерылып бәйләнгән әсирдә иде. Алар каршында өс киемнәре ерткаланып беткән Илбарыс буйтур басып тора иде. Буйтурның йөзе шешенгән, күз кабаклары кызарган, иреннәре яргаланган. Философ буйтурны күрде дә авызына капкан ризыгын чәйнәүдән туктап торды. Аннары каганга карады. — Колмы, сатугамы?—дип сорады. — Кубрат ханның асрауга алган угланы Илбарыс буйтур булыр бу, илче Мин төрки халкының батыр угланнарын мыскыл итәргә теләмим, чишегез кулларын, салып бирегез бер җам кымыз!—дип боерды каган. | Аның боерыгын шундук үтәделәр. Куллары чишелгәч, Илбарыс буйтур беләкләрен угалап торды, табындагыларга күз йөртеп чыкты. Табынчы ана кымыз китерде, әмма буйтурның күзләре илчеләрдә иде. Әнә. философ берни булмаган кебек сөяк кимерә, койрыкчы Денис ни кылырга белми алтын җамын әйләндергәләп утыра, дин әһеле патри- кнй Симеон гына үз күзләренә үзе ышанмыйча, шаккатып, буйтурга карап тора... — йә, буйтур, эч. Эч тә сиңа әйтәсе сүзем бар. Мин синең кем икәнеңне беләм, буйтур Сине рәнҗеткән кешеләрне, телисең икән, җәзага тартырмын Мәгәр бер шарт белән: миндә калсаң гына... Буйтур. юк дигәнне белдереп, әкерен генә башын чайкады. — Калмыйсың?— дип сорады каган. — Юк, каган, калмыйм. — Уйла, буйтур. Каласы булсаң, мин сиңа алай бирермен, Кубрат хан биргән дәрәҗәң алырсың... Инде барысыннан да баш тартасың икән — Каган бер тын дәшми утырды.— Менә монда, минем табында ' ’ Рум илчеләре утыралар, сәүдәгәрләр,— диде янәшәсендә утырган яһүдиең сүзен кабатлап каган.— Кол сатып алучы сәүдәгәрләр... Денис каганның бу сүзләреннән авызын ачып ни әйтергә белми торды, иллә философ аны кисәтеп өлгерде. Менә илче аягүрә басты, кол ягына күз дә сирпеми — Колны мин алыр идем, бөек каган,— диде ' — Ал, илче,— диде каган — Бөек каган. Мин кызлар яратам, кыз-каравышлар'ың юкмы3 Бу буйтур урынына мин Кубрат хан кызы булса, мин сина, каган, мен ал- * тын түләр идем. = — Кубрат ханнын кызын аласын килдемени, илче? Каганның кинаяле соравын шундук аңлап алган Иоанн Фасиан < югалып калмады. — Әйе, ярты дәүләтем биреп булса да. * — Ярты дәүләт Бәлкем, мин ана алмашка бөтен бер дәүләтен ф сорармын, илче? — Юк, бөек каган. Бөтен бер дәүләтем бирә алмыйм Акыллы ил- х башы кыз өчен илен-халкын сатмый — Мин ул кызны базилевсның угланы белән ярәшелгән икән дип ишеттем Хакмы шул, илче? — Хак, бөек каган. — Базилевс угланына кызны үзем алып бирәм кайбер җәйләү « ләре хакына. * — Сезнең кодрәтегез киңдер, каган Алай да — Ышанасың килмиме?.. Ярый, илче, мин сине ышандырырмын 2 Тиздән мин Болгарга яу чабам Болгарның җәйләүләре генә түгел, Фанәгур дә минем кулда булыр. Императорга шарт куям, илче хан * кызын аңа алып бирсәм, император миңа Боспор һәм Херсонесны бү- Ф ләк итәр... — Сезнең киңәшегезне императорга җиткерермен, каган Ә хәзер миңа бу колны сатыгыз, хан кызына акчам җитмәс.— дип көлде Иоанн Фасиан — Мең алтын булыр бу кол, илче — Мең алтын ук, каган,— Философ җавап бирми торды, ашыгып эшне бозып куюы бар иде — Яу чыкканда акча күп кирәк шул, каган... Ярый сон. мин риза — Алыш-бирешне хәзер үк хәл итәрсең, илче Көмеш табакка куеп, базда тирләп чыккан эчемлек китерделәр, каган аны кеше башы хәтле алтын савытка бушатты Аннары күтәреп яртысын эчте, калган яртысын илчегә сузды. — БЪек каган, минем бу хәтле эчемлекне туганнан бирле эчкәнем • юк. — Эчмәгән булсаң, эчеп кара Ал савытны кулына, илче! Иоанн Фасиан курка-курка савытны кулына алды. Савыт кеше ба шына охшатып ясалган иде — Ай-Һай, авыр икән. Түнмәм микән соң моны эчкәннән сон. бөек каган? — Белеп эч, илче. Бу алтын савыт эчендә менә бу буйтурнын ыру агасы Ураган каганның баш чирәбе булыр. Тиздән мин сина Кубрат ханның баш сөягенә төренгән савыттан эчертәчәкмен! Нинди тапкыр сүзле философ та каганның бу сүзләреннән соң бер мәлгә югалып калды, теләсә-теләмәсә дә буйтур юына күз ташлап алды Илбарыс угланының йөзендә кан әсәре калмаган иде. — Эч-эч, илче! — диде каган Иоанн Фасиан савытны күтәреп, бик озак эчте, аннары савытны каганга бирде Каган тагын савытка тутырып эчемлек салды. t — Инде Саклаб кавхан угланы буйтур Илбарысны эчерегез' Табынчы шундук каганның боерыгын үтәргә кереште Әмма буйтур »чәргә теләмәде Буйтурны ике яклап бөтереп алдылар, егып диярлек авызына эчемлек койдылар Бу хәлне күреп, Денисның күзләре шар » «К у. М 10 17 булды ул бармак буыннары агарганчы кулындагы алтын җамны кысты Шул хәтле кысуга җам кечерәя бара кебек нде. Түзмәде, Иоанн Фасиан- нын аягына басты, имеш. әйт бер сүз, снн бит сихерче, сихерлә үзләрен! Ниһаять, буйтурны эчерделәр, әмма каганның хикмәтләре моның белән генә бетмәде, ул шул савыттан табындагыларның барчасына да эчемлек эчертеп чыгарды. Дениска чират җиткәч, койрыкчы савытны кулына алмый торды Иоанн Фасиан аңа теш аралаш: «Денис, түз, түз!»— дип кабатлады. Философ тавышында эчке калтырау тоеп, Денис сул як яңагы тартыша башлавын тойды. Яңак тартышуы шул чаклы нык иде ки, Денис ни кылырга белми яңагына ябышты. Ул арада Илбарыс буйтурны ике кулыннан сөйрәп алып китә башладылар. Дин әһеленең йөзе кәгазьдәй агарынып китте, калтыранган кулы белән уңлы-суллы төртене'п алды. — Бөек каган,— диде философ бераз исерүен сиздерергә тырышып.— Бөек каган, колымны корабка илтсеннәр иде. Каган килешеп ияк какты. Иоанн Фасиан капчыгыннан зур янчык белән мең алтын чыгарды, аны уч төбендә тотып торды, аннары каганның көмеш савытына ташлады. — Җитә,— диде каган, илченең кыланышыннан канәгать калып.— Җитә. Булыр. Янадан табынга утырыштылар. Иоанн Фасиан табынга килеп утыргач та үзендә берәүнең карашын тойган иде. Башта ул моңа игътибар итмәскә тырышты, әмма серле караш аны әкрен генә җеп белән үзенә тарта сыман иде. Ниһаять, түзмәде, Иоанн Фасиан каерылып шул якка карады Аңа чал чәчле, сирәк сакаллы, ни сәбәпледер гаять дәрәҗәдә чуар киенгән, маңгае су салырдай ермачланган төптәңре Үрәгәй карап тора иде. Иоанн Фасиан аны бу карт белән таныштырмасалар да таныды— төптәңре Үрәгәй. Нәкъ менә шулай күз алдына китергән дә иде ул аны Илченең карашын төптәңредә күрүгә каган: — Төптәңре Үрәгәй,—диде —Төптәңренең күрәзәлеге бөтен төрки дөньясына билгеле. Төптәңренең сиңа хөрмәте зур, илче. Аның сиңа берничә сорау бирәсе килә. Картның карашы шундый иде ки, гүя ул сине үтәли күрә. Төптәңре Үрәгәй урыныннан кузгалмады, кулындагы кояшка охшатып ясалган йомры башлы кам таягын гына күтәрә төште. — Минем илченең төп йомышын беләсем килә: килү ниятең каганның уйниятен белүме, әллә Кубрат хан кызы Чәчкә язмышымы, илче? Мәкерле, мәкерле иде төптәңре Үрәгәйнең соравы, Иоанн Фасиан бер тын уйланып утырды. Ниһаять, башын күтәрде, төптәңре Үрәгәйгә карап түгел, каганга карап әйтте: — Мондый сорауга җавап бирмәскә дә хакым бар, каган Иллә минем алга аксакал сорау куйган икән, җавап бирми дә булмастыр. Кадерлем аксакал, бөек каган, табындагы каган якыннары, кеше кешенең уен белсә, аны бик тиз алла итәләр Шуның өчен алла — күктәдер, без — җирдәдер, алла колларыбыздыр. Без бер-беребезнең ни уйлаганын бары тик гоман гына итә алабыз, кеше уен белү мөмкин түгел. Яшермим, император Ираклий төрки халкының иң көчле булган ыру башының уй-теләкләрен бик белергә телидер Әмма каган аңа күңелен- дәген ярып әйтерме?. Кеше күңелендәге бар серне белү куәтен хода үзенең колына бирмәгән. Кеше уен беләм дигән кеше йә ялганлый, йә гоман итә Мин ышанам ки, бөек төрки халкының бөек каганы минем императорыма хак сүзләрен генә әйтеп җибәрер. Бөек Болгарга яу чабарга нияте бармы каганның, юкмы? Сорауга сорау белән килгәч, төптәңре Үрәгәй тамак кырды, каган утырган урынында борсаланып алды. — Император Ираклий минем уй-теләгемне белергә тели икән, әй- тәм, илче: мин чынлап та Болгарга яу чабарга булдым Кубрат хан буй сынмый икән, мин аның белән орышачакмын һәм хан башыннан савыт койдырачакмын! > Үз җавабыннан үзе канәгать калган каган ияген чөя төште, Иоанн Фасианнын күзләренә текәлеп карады. Моны сизеп, философ ана ияк какты, җаваптан канәгать калуын анлатты. — Бөек каган, мин сезнен җаваптан канәгатьмендер * — Илче икенче сорауга җавап бирсен,—диде төптәнре Үрәгәй. $ — Хөрмәтле аксакал Үрәгәй. Мин дә синен кебек кеше күңеленә х керергә бик тә яратам. Иллә мин дә синең кебек үк җир кешесе. Беләм, < аксакал, акыл кешегә яшәү гомере белән генә килми Акыл кешегә уку £ белән дә килә. Син исә укый да, яза да белмисең. Сине бернинди дөнья- * ви хәлләр дә кызыксындырмый. Сиңа картлык килгән. Син мине, акса- ф кал, гомерең буена җыйган акылың белән шаккатырмакчысың. Әгәр дә мәгәр Кубрат хан кызы гүзәлләрнең гүзәле менә монда була икән, мин аның өчен ярты дәүләтем бирер идем Император Ираклий да шулай итәр иде аны. Сиңа инде, кадерлем аксакал, бернинди дә кыз кирәкми, каган янында яшәү өчен сиңа бары тик акыл сату кирәк Акыллы фикер һәрчак табылып тормый Яшәү өчен яшьлек кирәк. Артык әйткән булсам, күңелегезгә авыр сүзләр төшергән булсам, кичерә күрегез, аксакал Чөнки, картлык кичерә алуы белән, яшьлек дуамаллыгы белән ' ямьледер. Иоанн Фасианнын җавабы каганга ошады, ул беренче булып кеткелдәп көлеп алды. Төптәнре Үрәгәй кисәктән көч-хәл белән аягүрә басты, күккә кам таягын күтәрде — Кубрат хан каган Фанәгүргә барып җитүгә дөнья куйган булыр Миңа моны хәзер генә тәңре җиткерде. Барысы да күзгә-күз карашып алдылар. Иоанн Фасиан уйлады «Әйе, чынлап та хикмәтле кеше икән бит бу төптәнре. Каган Болгарга яу чабар, Фанәгүргә барып җитмәс борын Кубрат ханның үлеме турында хәбәр алыр Бөтен Болгар алаена курку килер Ил бер мәлгә хансыз калыр, шул чакта Болгарга каган килеп керер. Хәйләкәр каган Болгарны алу белән Үрәгәй картны юк итәр, чөнки карт аның турында бик күп белә. Төптәнре итеп болгардан куяр. Ә тегесе үз чиратында болгар халкына каганны мактар, каганга дан җырлар» — Җае к бәгем Кубрат ханның Эске кнрмәнен камауда тота Мин г олуг бәгемә ышанам, ул ханның гүзәл кызын кулына төшерер, илче Хан кызын мин императорга җибәрермен,— диде каган. Илче Иоанн Фасиан каганга түбәнчелек белән бнл бөкте. — Император барысын да сез теләгәнчә итәр, бөек каган. Мин аны моңа хәзерләрмен.. Каганның сөйләшү кыяфәте Иоанн Фасианга ошамады Кысыграк күзле, юантык гәүдәле, колак эченнән йоннары күренеп торган каганның йөзендә өмет юк иде. Ул чынлап та Болгарга яу чабар, орышыр. Әгәр дә мәгәр шул вакытта Кубрат ханның гомере өзелсә. Болгарны Җиңәр һәм хан кызын кулына төшереп, император Ираклийга шартлар куяр — Боспорны, Херсонесны сорар. — Бөек каган, яу чабуны кай вакытларда башларга исәбегез? Кыюлыгым җитеп әйтәсем килә, сәүдәгәрләр үтенече бу Орыш барганда император аларны җибәрми торыр иде — Яу чабуның вакытын берәүдән дә яшерәсем килми Тиздән, бик тиздән Кабат әйтәм, Эске кнрмән камауда инде Күп тә үтмәс. Болгар безнеке булыр Кубрат хан Рось князьләре белән килештә яши. росьлар- ны мин дошман күрәм, Болгардан соң Роська яу чабам Кубрат хан яклы булган бер генә Дулу ыруы да исән калмас Сәүдә калалары Кафаг>. Судагка үз тарханнарым утыртырмын Ил чикләремне империя җир мөсәгылт ХӘВИБУЛЛИН ләренә илтеп терисем килә минем. Моны миңа тәңрем ирештерер. Шулай дип җиткер императорыңа, илче. Каган кул чапты, илчеләр белән сүзе бетүен аңлатып, кул ишарәсе ясады. Илчеләргә китәргә мөмкин иде. Политика мәсьәләсенә килгәндә Иоанн Фасиан теләгенә иреште. Денис барысын да күреп, тыңлап утырды, философның һәр сүзен җиренә җиткереп, төгәл итеп аударырга тырышты. Философ Иоанн Фасиан бик нечкә һәм оста итеп, каганның дәрәҗәсен төшерми генә, күңелен рәнҗетми генә тегенең бөтен уй-теләген суырып алды. Корабка кайту юлында Денис Иоанн Фасианнан шул турыда сорады. — Философ, син каганны сихерләдең бит. Каганнан бар илче дә исән чыкмый диделәр. Христосың ярдәм иттеме? — Денис, күз буу, сихерләү, ырымлау — барысы да кешедәге акыл билгесе. Моны бары тик белемле, укыган кеше генә, аның да акыллы- сы гына аңлый ала. — Каган дамы? — Каган укый-яза белә. Ә менә аның төптәңресе укый да, яза да белми. Тормыш тәҗрибәсенә генә таянып эш итмәкче. Тормыш ул сукалаган җир кебек: икмәк чәчмәсәң, шайтан таягыннан башка һич нәрсә үсми. — Философ, каган миңа императордан гаделрәк күренде. Ясакны уннан бер итеп кенә сала икән, әсирләрен кол итми, өйләндерә, җәйләү бирә. Синең императорыңда сарай тулы соры корт, уенчы, куштаннар. Ни өчен ярты грек Болгарга күчеп килде дип беләсең, авыр ясактан качып. Ник дәшмәс булдың, философ? Дөрес сүзгә җавап юкмы?.. Синең императорың исә башка йоладагы кешеләрне йә утта яндыра, йә дар агачына аса. — Император көч ул, куәт ул, бер сүз белән, хаким ул. Ә хакимгә каршы сүз әйтмиләр. Сүз әйтәсең икән, башсыз калуың бар... Син әйбәт укучы, Денис,— диде философ һәм койрыкчыны басмага алдан кертеп җибәрде,— Боер, Денис, кузгалабыз! Ишкәкчеләр урыннарына утырдылар, басма алынды, кораб кайтыр юлга төште. Бер янчык ришвәт алып калган тархан аларга кул изәп калды. Кораб су юлына төшеп, тигез генә бара башлагач, философ койрыкчы Денис янына килде. — Син мине кичер, Денис. Син акыллы кеше булып чыктың. Кү- рәм. синең тизрәк буйтурны күрәсең киләдер. Ашыкма. Әнә күрәсеңме, ике көймә озата киләләр. Каган шымчылары. Чын хәлебезне белсәләр, каган безгә үлемнең иң яманын сайлар. — Буйтур астамы? _ — Аста. Борчылма, аны ашаттылар, эчүен дә ким куймады. Йоклый ул. ял итсен. Каган шымчылары аны өстә күрсәләр, безне Этил тамагына кертмәсләр. — Әйт әле, философ, синең христиан йолаң тәңредән дә, перуннан да өстенме?. Ә мин беләм, христиан йоласы барысыннан да яман... — Йола ул, Денис, дәүләтнең акылы, ышанычы, яшәү чарасы, йола ул кеше күңеле, ә күңел сине якламаса, ягъни халкың — дәүләт үлә, юкка чыга. Мин күрдем, хәзәрләрдә дә дәүләт туып килә. Каганны яһүдләр уратып алган, киңәшчеләре дә, сабак бирүчеләре дә яһүдләр. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була: каган тиздән яһүдләр йоласын кабул итәр. — Чынлап та күрәзәчеме әллә син, философ? Күрәзәче, Денис, яшәү тәҗрибәм белән, уку-белемем белән күрәзәчемендер..: . Этил елгасы тамагында туктатмасалар, без котылдык болай булгач, философ. — Котылу юк безгә, Денис,— диде Иоанн Фаеиан — Без барыбыз да кеше кешесе Этил тамагын кич белән уздылар, берәү дә аларны туктатмады Икенче көнне иртән яна көнне каршы алгач, ашагач-эчкәч кенә Денис койрыкны ярдәмчесенә бирде һәм буйтурны өскә алып менде. ♦ — Сөйлә,— диде ул буйтурның күзенә карамый гына гаепле кеше = сыман — Барысын да сөйлә. Кубрат хан шомда, яу көтә Каганнын Куб- 2 рат хан кызын кулына төшерә алуы мөмкин хәлме? н — Җаек бәктә утыз мен алай, Кодрак илханда биш-алты мен жые- & ламыюкмы. Җаек бәк Кодрак илханны тиз генә ала алмас Кнрмән > нык, килер ягы текә, тирәли су җибәрелгән. Шулай да — Каган хан кызы Чәчкәне кулына төшерсә үзенә алырмы, импе- * ратор угланына җибәрерме? 1 — Белмим, Денис,— диде буйтур, ул Денис янәшәсендә утыруына “ һаман ышанмый кебек. ч — Син хан кызын ярата идеңме? * — Мин аны әле дә яратам, Денис. х — Ничек үзеңне әсир иттеләр, Көбер хан биргән йырмак алаең £ кая?.. к Илбарыс буйтур түкми-чәчми барысын да сөйләп бирде Денис ба н шын чайкый-чайкый тыңлаганнан сон әйтте — Туганкаем, хан кызына өмет тотып ялгышмыйсынмы син? Куб- ® рат ханны беләм мин, ул үлгәндә дә сүзендә торыр. Шигем арта башла о ды, хан сине бу якларга юри җибәрмәдеме икән? Бәлкем, ялгышамдыр ® Хәзер ни кылырга исәбен? х — Күчүгә җитүгә, ат алам да Эске кирмәнгә китәм — Анда хан кызы Чәчкә, шулаймы? — Шулай, Денис. Хан кызы Чәчкә генә түгел, минем йырмак ала- ем да анда Денис елга өстенә күз ташлады Елга тын иде, кораб әкрен генә өскә үрли. — Кубрат ханны мин аңлый башладым кебек, Илбарыс — Мин дә. Төптәнре белән бәхәскә кермәскә кирәк иде ана. Төр-' мәләргә ябып изалаган бичараны. — Әйе, булды андый хәлләр дә.— Төптәнре сүзен ишетүгә, буйтур- нын йөзе үзгәрде, Денис сүзне икенчегә борырга ашыкты — Беркөнне мина патрикнй Симеон беләсенме, нәрсә диде? Иоанн Фаснан күктән ашкан, әүлия, ди. Әллә соң чыннан да шулаймы? Каган белән сөйләшүен күрсәң иде син. Каган кадәр каган тегенең белән килешеп утыр ды Ә сине ничек иттереп сатып алды Юк. күктән иңмәсә дә, акыл ия се бу философ Беләсеңме, ул мина варвар дими башлады — Минем өчен ике кеше изге —укытучы һәм Аппак ханша. — Аппак ханша?! Ә Кубрат хан? — Ул бик еш ялгыша башлады. Яныннан якыннарын биздерде. — Төптәңрене әйтәсеңме? — Аны да — Кеше түгел, ат та абына, буйтур — Ат абынадыр, кеше исә абынмаска тырышырга тиеш Аерата хан. — Хак әйтәсең, буйтур Безнең ыруны Ратомир князь йотты Шундый заман килде хәзер, ыру-ыруны, дәүләт-дәүләтне йота Ахырзаман жмтүедер — Каганның Болгарга күзе кызган Куәте-кодрәте җитсә, бер ка буда йотар иде — Йотмый торсын, тамагына тыгылыр Кубрат ханда грек уты бар Болгарны тнз генә ала алмас каган Ышанасы килми.. Күчештә аларны көтәләр иде инде. Буйтурны исән-имин күргәч, аны таныган алыплар берәм-берәм килеп кочаклашып күрештеләр. Аңа шундук кием-корал, ат бирделәр. Атка менгәч, буйтурның күзләре яна башлады Дала җиле шулай исерттеме аны? Корабны алып киткәннәр иде инде, буйтур ат өстендә баручы философ Иоанн фасианны куып җитте, атыннан төшеп, алдында баш орды. — Философ, Фанәгүргә кайткач, укытучыга минем өчен бил бөгеп сәламем житкер. Рәхмәтемнең чиге юк, ак юл сезгә! — Син кая юл тотмакчысың, буйтур? — Эске кирмәнгә, алаем янына. — Эске кирмән камауда, буйтур. — Туган жәйләүнең урманы да минем өчен ыстан, философ. — Ак юл сиңа, буйтур! Буйтур сикереп атына атланды, ат тоякларыннан балчык чәчрәтәчәчрәтә Эске кирмән ягына таба чапты. Буйтур бераз киткәч кенә Денис аңына килде. Ул башта кычкырып карады, аннары атын кузгатырга маташты, мәгәр куып җитә алмавына ышанды — аты бик өтек иде, күчештә торучы алыплар жигәргә ярамаган атларын гына бирәләр. Денис кабаланып философ янына ашыкты. Иоанн Фасиан бер кая да ашыкмый, бер көйгә җай гына бара иде. Денис аны куып җитте дә атын янәшәдән атлатып китте. — Философ, буйтурны нигә җибәрдең? Иоанн Фасиан аңа дәшмәде, әмма тезгенен җыя төште, сирпелеп Денис ягына карап алды. — Буйтур Илбарыс хан кызы Чәчкәне ярата. Бу аңа язык. — Язык?! Ярату языкмы, философ! — Ярату язык түгел, хан кызын ярату язык. Кубрат хан моны теләми Син беләсең булса кирәк, Денис, ханнар беркайчан да үзләренә хыянәт иткәннәрне кичермиләр. Исеңә төшерәм: хан кызы базилевс угланы Юстинианга ярәшкән. — Буйтур хыянәтчеме, философ? Ни сөйлисең син? — Мин ни сөйләгәнемне беләм, Денис. Менә син ни кылганыңны белмисең кебек. Мин буйтурга бары ярдәм итәргә теләдем. Аның Кубрат хан кызы Чәчкәгә гашыйк икәнен белсәм, каганнан сатып алмаган да булыр идем. Кубрат хан аның үлемен теләгән. Бер төмән алай белән утыз мең алае булган Ж.аек бәккә каршы җибәргән, үләсен белеп җибәргән. — Аһ, яман сөйлисең, философ. Бик яман сөйлисең. Кубрат хан буйтурны угланнарыннан да якын күрә. — Шуңа да ул аны үлемгә җибәрә, якын күргәнгә. Ханнар, императорлар теләсә кемне үтерә алалар, Денис. Алар бары тик үзләренә ясаган игелекне генә кабул итәләр Эшләп кара син аларга нибары бер яманлык, башың шундук җәллад балтасына керер. — Философ, мин синнән торган саен курка барам, Биләмҗиргә барганда мин синнән алай ук курыкмый торган идем. — Мин үзем икебез өчен дә курка башладым, Денис. Безне нинди йомыш белән җибәрде Кубрат хан?.. Каган кулыннан хан кызын коткарырга Кая ул кыз?! Кая!? Эске кирмәндә, камауда. Шулай дип котылырсыңмы Кубрат ханнан? Котылмый тор, ханнар кулы каты була, Денис, бик каты була. — Анысын хак әйтәсең, философ Мине әнә Ратомир князь эх тә димичә Кубрат ханга биреп җибәрде Алай да минем җан тыныч, каганның кайчан яу чыгуын белдек. Белмәдек. Денис. Кага безгә дөресен әйтмәгәндер, әйтмәс. Үти алмадык Кубрат ханның йомышын Аңарга каганның яу чыгу хәбәрен болай да көне белән җиткерәләр. Ханга кызы кирәк, Денис, аңлыйсыңмы шуны... Иа, хода! 25 Шымчылар башы җилләнеп Кубрат хан янына юнәлде, ишек янында торучы сакчыларга ул хәтта сирпелеп тә карамады — Олуг хан, яман хәбәр кайтты. Ж,аек бәк утыз төмән алай белән ф Эске кирмәнне камаган. Иулыш каган төп алае белән Балкыр илханның йырмак алаен чигенергә мәҗбүр иткән. Балкыр илхан бар булган алаен < җыеп,каганның алаен тоткарларга маташа. һич тә көтмәгән бу хәбәрне ишетүгә, Кубрат хан тәхетеннән купты, 2 алостаз Дәян янына килеп, ике иңеннән тотты. — Илчеләр, илчеләр кайттымы?— Ханның кашлары җимерелде, күзләрендә зәһәр очкыннар күренде.— Илчеләр кая?! ♦ — Олуг хан, илчеләр Көбер хан ыстанында, бүген-иртәгә кайтып х җитәргә тиешләр. = — Ханшаны дәшегез! * Каударланып ханша килеп керде, керде дә ашыгып хан янына * үтте х Менә шулай борчылып, гасабиланып килеп керүе, һәр мизгел кай- £ гыртып торуы белән кадерле иде Аппагы аңа. Ханшаны күрүгә, хан х тынычлана төште. Барып тәхет янында калган таягын алды. ь — Ханша,— диде ул хатыны Аппакка таба борылып — Хакмы, хак түгелме, бер тәңре үзе белә, Көбер хан минем илчеләрне тоткарлаган u икән. Шымчыларым Көбер ханны каган белән элемтәгә кергән дип җит ™ керделәр... Ышанып җитмим җитүен, ханша, мәгәр күңелдә тынычсыз- Ф лык Җыен янә ысүанга Үзең белән теге вакытта алып барган алаен * алырсың. Мин әйттем Ханы кушканга карусыз буйсынырга өйрәнгән Аппак ханша* — Мин барысын да син кушканча итәрмен, ханым,— диде — Синең артыңнан ук үзем кузгалам Ыстан аша китәрмен. Көт! — Мин энем Көбер ханның каган белән элемтәгә керүенә ышанмыйм, ханым Кеше сүзе кеше үтерер, диләр. Хуш. ханым' Кубрат хан беравык китеп барган ханша артыннан карап калды. Эченнән генә хәерле юл теләде. — Алостаз Дәян, җый кавханнарны, җый аксакалларны. Киңәш мәҗлесе булыр. Иң ышанычлы алыпларыңны Аспарух илхан белән Батбай илханнарга җибәр Маныч елгасына юл алсыннар » — Олуг хан, Аспарух илхан юлда, Батбайга киткән икенче алып юкка чыкты — Тагын берне җибәр.— Хан битекчегә борылды — Битекче, тагын бер хат яз, минем тамганы куй! Иртәнге кояшны каршы алуга, сарайга берәм-берәм аксакаллар, кавханнар җыела башладылар Аларның кергән берсе тәхеттә утыручы Кубрат ханга бил бөкте һәм үзенә тиешле урынга барып утырды. Кайчандыр Кубрат хан шушы аксакаллар белән дала бетереп, җәйләп, яу чабып йөри иде. Хәзер әнә аларны да дөнья газабы урталай бөккән, битләрендә тычкан кереп качардай җыерчыклар Алар белән яу чабып Аерган чакларда шактый яшь булган Кубрат ханның да, әйтерсең, биленә җәя бөкләп тыкканнар иде. /\лай да күңел дигәнең каядыр ашкына. Дала шулай дәшәме?.. Нәрсә бу, тән картаеп, җан шулай гел яшь каламы? Азак кавханны гына кара син, нннди горур, тәкәббер тота ► үзен. Аның бүген дә кул астында бер төмән алай. Бир син аңа яңа •йгәи салган тулпарны, сикереп атланыр да орышка ташланыр шикел ле тора. Барчасы да утырышкач, Кубрат хан кулына кам таягын алды. — Аксакаллар, кавханнар. Бөек Болгарның олуг ханы Кубрат яуга чыга. Фанәгүрне сезнең карамакка калдырырга булдым — Каган Фанәгүргә килеп җитмәс!— дип чәчрәп чыкты берсе Әмма аны шундук тынычландырдылар. — Ятып калганчы, атып кал, хан, бездән фатиха,— диештеләр аксакаллар. Барчасы берәм-берәм сүз алды, киңәшен әйтте. Кубрат хан Азак кавхан ягына күз ташлады. Сүз сорамый иде ул. Ниһаять, Азак кавхан күтәрелде. — Хан, кеше үз гомерендә дүрт төрле рәхәт кичерер, диләр. Күз ачып йомганчы үткән рәхәт, бер көнлек рәхәт, бер айлык рәхәт һәм гомерлек рәхәт. Күз ачып йомганчы үткән рәхәтне кеше^ татлы мизгелләрдә алыр, бер көнлек рәхәтне улы тугач алыр, бер айлык рәхәтне өйләнгәч алыр, гомерлек рәхәтне байлык килгәч алыр, дигән борынгылар Бөек Болгарга байлык килде. Көнчеләр табылды, йулыш каган Болгардагы байлыкка кызыга, ханның Чәчкә кебек гүзәл кызына күзе төшкән Илең-халкың, байлыгың саклыйм дисәң, олуг каган, корал тота алган бар кешеңне алып, каганга каршы чык. Кызың бирмә, кызың белән илең, илең белән динең китәр Ил каласын бары тик биш сыйфат бизәр ди: гадел хөкемдар, бай базар, оста имче, су юлы, бай күрше. Боларның барысы да Болгарда бар. Синең бурычың, олуг хан, илең, халкың җәйләүләрен, байлыгың саклап калу. Чакыр безне яуга, бир корал! — Аксакаллар, кавханнар, яуга -яу белән чыгыйк! — Яуга — яу белән!— дип кычкырыштылар кавханнар, аксакаллар. — Олуг хан,— диде Азак кавхан барысы да тынгач.— Таркауны хан гына түгел, тартай да җыя алмас. Тартай такылдаганда син бөркет булып һавага күтәрел! Кызың орыштан соң кияүгә бирерсең. Кыз картаймый, бал искерми, олуг хан. — Иртәгә өйләдән соң кузгалабыз, кавханнар! Хушыгыз! Мин әйттем. Дала өстендә рәшә тибрәлә. Зәңгәр күктә тилгәннәр талпына, юк, талпынмыйлар, йөзәләр сыман. Кубрат хан үзенең яраткан Тимер-күк айгырында бара, арба шагырдаганы, атлар пошкырганы, яу йөргәндә була торган шау-шу, мал-җан авазлары даладагы бар булган тереклекне хәрәкәткә китерде. Кай тарафтандыр килеп чыккан карсак төлке кылганнар арасыннан елтыр күзләре белән карап тора. Бу нинди мәхшәр тагын, даланы кеше заты басты. Тимер очлым кигән, калкан һәм ук җәяләр таккан җайдакларны күптән күргәне юк иде инде карсак төлкенең Хәтерендә, бер тапкыр менә шундый киемнәргә киенгән җайдаклар үзара орыштылар, бер-берсен кадаштылар, кисештеләр, суештылар, дала өстендә яман авазлар яңгырады. Шул орыштан сон күпләре далада ятып калды. Карсак төлке атна буе кан исенә исереп йөрде, күзе тонды, ни кылырга белмәде. Дала тулып яткан мәетләрне бүреләр, шакаллар, бөркетләр, козгыннар атна буена ашадылар Җыелды ала карга, тилгән-карчыга... Карсак төлке, башын аякларына салып, аларның талаша-тиргәшә үләксәләр тирәсендә әвәрә килүләрен кылганнар арасыннан гамьсез генә карап ятты. Карсакның тамагы тук иде инде. Шул сыйланудан соң карсак төлке төп азыгы тычкан исен тоймый җәфаланды, борын тирәсеннән ят кан исе китмәде. Кешеләр далага тулгач, карсак төлкенең борын очына тагын шул ис килеп кунды Ымсынудан ул тәмам исерде, кешеләрдән калмас булды. Бу юлы да карсак төлке алдатмас, татлы кан исенә исереп, куе кылганнар арасында атналар буена ятыр. Кубрат хан далага чыгу белән кылганнар арасындагы карсак төлкене күрде Карсак төлке әле юкка чыга, әле көтелмәгән җирдә пәйда була иде Баш очында тилгәннәр тибрәлә. Козгыннар күренми Баш очында козгыннар күренә башладымы, орышка күп калмаган дигән сүз. Козгын орыш буласы төбәккә ике-өч көн алдан килә, ә карсак төлке орыш булганны көтеп айлар буена ияреп йөрер Карсак күренер дә китәр, козгын күренер дә йотар, ди торган иде Саклаб кавхан яу чапканда. Их, янында кырык еллар электәге Саклаб кебек кавханнарың булса икән. Алай да Кубрат ханның ул чорны янадан кайтарасы кил- * ми, ул чорның үз авырлыгы бар иде Кубрат хан Бөек Болгар дәүләтен * оештырып йөрде, хәзер исә аны яклап калырга кирәк Иллә кинәт х картлык килде. Дәүләт атадан балага калыр, дип картлар хак әйтәләр. < Бөек сүзләр. Кубрат хан дәүләтне оештырды һәм хәзер угланнарына g калдырырга мәҗбүр Ә бит кайчан гына бу дөньяга мәңгегә килгән ке- * бек йөри иде. Бу аның соңгы орышы булыр Әйе, картайды хан ат менеп ф яу чабарга. Орыш кыры тәхет түгел, орыш кырына баш иеп килмиләр, = сине үтерү өчен кылыч, сөңге, ук тотып киләләр. Кубрат хан бу орыш s кырында ятып калса да, үкенмәс Хан урынына илханнары бар Аспарух илхан андадыр инде, Маныч елгасына барып җиткәндер, % атасын көтәдер. £ Ханны алостаз Дәян куып җитте, атын янәшәдән атлатып китте. «> — Олуг хан, иртәгә иртән кояш чыгышка дәү җәйләүгә җитәчәк- ™ без. Шактый юл үтелде, елга буена сибелә төшеп, төнликме әллә? и Хан күтәрелеп күккә карады Козгыннар күренми иде, ә карсак тел- ® ке кылганнар арасында—һаман ияреп бара «Төнгелеккә туктагач. u сөяк ташларга булыр үзенә»,— дип уйлады хан, туктарга боерык бир- « ганнән соң. Су буена килеп җиткәндә аңа чатыр корганнар иде инде ® Башта ханның чатырга керәсе килмәде, хатирәләргә бирелеп, элеккеге х кебек ияргә башын куеп, ачык һавада йоклыйсы килде. Әмма шундук черкиләр бәйләнде, рәхимсез кыланып тешләделәр, учак яныннан кит- мәстәй иттеләр. Ашап-эчкәч, Кубрат хан чатырга кереп ятты. Үз янына һичкемне чакырмады, аның беркем белән дә сөйләшәсе, киңәшәсе килми иде Күңел төбендәге яман бер уй тынычлык бирми. Батбай илхан нигә йомышчы алыпларны тоткарлый, нигә аңардан хәбәр юк? Көбер хан Маныч елгасы буена килерме, каган белән элемтәгә керүе хак булып, кая да булса китеп калмасмы? Көбер хан апасын ничегрәк кабул итте икән? Кубрат хан өчен боларның берсе дә вак мәсьәлә түгел Каган белән орышны нәкъ менә шул вак дигән мәсьәләләр хәл итәчәк иде Кубрат ханда һәр бишенче алып көтригур. һәр йөзенчесе гректыр. Грекларны “ Кубрат хан ташаткычларга билгеләде Йокы килми дә килми. Кубрат хан чатырыннан чыкты, ал остаз утырган учак янына килде — Алостаз Дәян, елганың аръягында ат көтүе утлый Кемнеке булыр? — Көбер хан көтүе, олуг хан, белештек. — Алостаз Дәян, әйдәлс минем белән Олуг хан белән алостаз чатырга үттеләр, Кубрат хан юлбарыс тиресенә кырын ятты — Олуг хан,— диде алостаз Дәян,— Олау яна гына килеп җитте, «ай төбәккә туктасыннар? — Үзләре урын табарлар, болын киң,—диде хан — Утыр әле, алос- WB, яныма. Әйт әле. Дәян. төптәнрене коткаручы чынлап та Батбай ил, ханмы? Сынадыңмы, тикшердеңме? ” — Ачык белүче юк. олуг хан Батбай илхан булырга тиеш — Өченче йомышчы кайтмый Бу ни булыр бу, алостаз Дәян? Шулай ук үз угланымның башын җәлладтан чаптырырга туры килер микәнни? . Әйт сүзең. Дәян?! — Углан синеке, телисең икән — ат коерыгыиа тактырасың, телисең — башын чаптырасың, олуг хан • — Тагын бер хәбәрче җибәр, алостаз Дәян. Җибәр Битекчедә әзер хат бар, тамгам куелган, ал да җибәр. Инде шунда да килми икән, орыштан соң мин аның чыннан да башын чаптырырмын. Игелексез бала — җан имгәге. Кубрат хан чатырдан алостаз Дәянга ияреп чыкты, бнтекчедән әзер хатны алып, хәбәрчегә биргәнне күзәтте, хәбәрче ыстанны ташлап, йомышка чыгып киткәч кенә чатырына керде. Моңа кадәр киткән хәбәрченең әйләнеп кайтмаулары, алостаз Дәянның төптәңрене коткаручы Бат бай илхан булырга тиеш дип аяк терәп сөйләшүе Кубрат ханның тәмам кәефен бозган иде. Хан Батбай илханның хыянәтенә ышана да, ышанмый да иде. Әгәр дә мәгәр Батбай илхан чынлап та йулыш каганга баш орып барган булса, Кубрат хан угланның мәетен илгә күмдермәс, шакалларга ташлатыр, я булмаса кол итеп сатып җибәрер. Алостаз Дәян килеп керде. — Олуг хан, алыпларның кайберләре сукраналар. Имеш, төптәңре кая, нигә Батбай илханга киткән хәбәрчеләр юк. Безгә төптәңре сайларга кирәк, олуг хан. — Алостаз Дәян, тотып китер миңа шул алыпның берсен. Тотып китер! Әллә соң үзең шулай сөйләнеп йөрисеңме? Алып сөйләсә башын кистерермен, син сөйләсәң ат койрыгына тагармын. Батбай илхан килер ул. Төптәңре кирәк икән, бар ул бездә. Чакыр Азак кавханны! — Азак кавханны?! — Әйе, Азак кавханны. Иртәгә кояш чыгуга, аны төптәңре итеп кулга күтәрербез. Мин әйттем Алостаз Дәян уфтанып куйды. — Олуг хан. хәбәр иттеләр. Аспарух илхан ике көн элек Маныч елгасына таба үтеп киткән. — Аспарух илхан ун мең алае белән безне көтеп алыр. Мине Көбер хан бераз борчый, алостаз Дәян. — Мин Көбер ханга ышанам, олуг хан. Кешеләрем аны алай җыя диделәр. Җәйләүдән-җәйләүгә чаба икән. — Бар, йокла, алостаз Дәян. Иртә кичтән хәерлерәк. Ишетәсеңме, тартай кычкыра. Җәй уртасы Бу вакытта Кубрат ханның беркайчан да яу чапканы булмады Мал симертә торган вакыт, игелекле вакыт Мал симертеп җәйләүдән-җәйләүгә күчеп йөрисе иде, булмады, яу кузгалдык, тәңре ярлыкый күрсен. Көтригурлар ыстанына өйлә вакытында килеп җиттеләр. Кубрат ханны албагучының алыплары каршы алды Ыстанда халык аз, барысы да җәйләүдә булып чыкты Ханша, чатырыннан чыгып. Кубрат ханны үзе каршылады Күрде дә ханшаны хәрби киемнән Кубрат хан, үз күзләренә үзе ышанмый торды Ханшаның ике ягына икешәр җансакчысы баскан, арттан да өчәү ияргән, җансакчыларның очлымнарында тәңре билгесе — кояш сурәте. Рәхим ит, ханым Атам Тугрыхан ыстанына кунак булып килдеңме, әллә йомышың төшепме? Ханшаның киная белән әйтелгән сүзләрендә азмы-күпме хаклык ар иде Кубрат хан сакалын сыйпады, үзалдына көлемсерәп куйды. — Ханшам, болай ук хөрмәтләп каршы алырсың дип уйламаган идем Кабул ит, йомышлы кунакка килүем — Рәхим ит, ханым,— диде ханша һәм алдан китте. ли АпПр К аңа борылып карады, чатырның ишеген күтәрде, ханны узд рды Ьнредә бөркүлек, әмма кечкенә өстәлдә көмеш савытлар белән кымыз, эчемлек тора иде. Ханша ана бер чокыр кымыз салып бирде, утырырга урын күрсәтте. Хан бик теләп бер чокыр эчте, я издан салдырды Кайчандыр, бо- рын-борын заманда көтригурлар даласында бары тик хатыннар гына яшәгәннәр, дип сөйлиләр. Хатын-кызлар орышканнар да, яуга да чапканнар, ауга да йөргәннәр, аш-мазарны ир-атлары караган, имеш Төркиләрнең бер токымы скифлар аларны ир-ата дип йөрткәннәр Димәк, ирләр хезмәтен башкаручы хатын-кызлар. Греклар аларны амазонка- лылар дип атаганнар Ир-ата хатыннарга каршы х,тта бөек Искәндәр дә яу килүдән баш тарткан, имеш «Хатыннарны җиңүдән мине бер тарихчы да данламас, инде мине хатыннар жииә кала икән, тарихчылар исемемне дә искә алмаслар»,— дип әйтеп әйткән, имеш Бу хикәятне Кубрат ханга Патшакаладагы бер аксакал сөйләгән нде Кубрат хан ул хикәяткә чын күңеленнән ышанган иде. Менә шул хикәяттәге амазо нка булып басып тора иде ханша аның алдында — Кубрат,— диде ул ягымлы тавыш белән ханның бөтен уйларын чәчепсибеп,— Кубрат, Көбер хан алай җыярга җәйләүләренә чыгып китте. Ике-өч көннән ул Маныч елгасы төбәгендә булыр — Ханша, Батбай илханга тагын бер хәбәрче җибәрдем Тәңре кылган булса, ул да Маныч елгасына килер — Зур орышка җыендың, Кубрат, кодрәтең җитәрме? — Миндә грек уты бар, ханша Төрки дөньясында булмаган корал. — Орышны грек уты түгел, йөрәк уты хәл итә, хан. — Йөрәк утым кабынмаса. Фанәгүрдән дә кузгалмаган булыр идем, ханша. Йөрәгемә ут капканга яу чыктым Кеше җәйләүләренә яу чабарга дип түгел, үз җәйләүләрем саклап калырга барам. — Мин синең өчен куркам, ханым Кая төптәңре? Кая Батбай илханнан йомышчың? — Төптәңре итеп бүген иртән кавхан Азакны кулларга күтәрдек. Азак кавхан Ирсан хыянәтчедән мең тапкыр акыллы кеше. Мин аңа ышанам, ул минем ыруым данлар — Мин бу көннәрдә яман төшләр күрдем, хан — Төшеңне яхшыга юра. Яхшыга юраган — яхшы бетәр, начарга юраган алып китәр, диләр. 26 Кояш кичтән үк кызарып баеган иде, иртән дә кемгәдер ачу тоткандай борчулы кыяфәттә килеп чыкты. Кирмәндәге һәммә кеше, һөнәрчеләрдән алып сакчыларга кадәр, тәңредән игелекле көн теләп, җиргә тезләнделәр, кулларын күккә күтәрделәр. Кодрак илхан тәңредән мәрхәмәт сорап күккә күтәрелгән меңнәрчә кулларга карады Бармы син, тәңре! Булсаң, коткар халыкны! Яман Җаек бәктән, аның күп санлы ■лаеннан коткар! Көнне каршы алгач, һәркем үз урынына урнашты Кирмәндә унике төмәнгә якын алай. Җаек бәкнең кнләсен ишетеп, Кодрак илхан субаш- ларны — Чакай буйтурны чакырды Җаек бәк килергә бер көн кала, үзенең алае белән ул килеп җитте, алар артыннан ук Илбарыс буйтур- ның йырмак алае белән Камай багатыр кнрмәнгә кереп урнашты Җаек бәк кирмәнне кичкә таба камый башлады Аның сөрәнчеләре менә ике көн инде хан кызының чыгуын сорыйлар, алтын таулар ышандыралар Өченче көнне Җаек бәк беренче һөҗүмен ясады Өерелеп килгән Хәзәрләрнең күбесе дивар буенда ятып калды, болгарлардан да үлүчеләр булды Субашлар белән буйтур Илбарыснын йырмак алае килеп кушылг«ч, Кодрак илхан Җаек бәкне болынга чыгып каршы алырга булган иде, соңыннан бу уеннан кире кайтты Хәзәр ачык җирдә остарак оры- to», кирмән алу алар өчен ятрак< Җаек бәктәге алайны күргәч. Кодрак илхан кирмәндә калуына куанып бетә алмады Дивар буенда калган мәетләрне Җаек бәк кешеләре тәңре белән җыеп алдылар һәм Этил ярындагы бушлыкта кабер казып күмделәр. Елга яры буенда беренче кергәп калкып чыкты. Җаек бәкнең мәргәннәре атларын чаптырып барган җайдан шул хәтле укка төз аталар иде ки, болгарлардан да югалтулар шактый'булды Болгарлар һәлак булганнарны кирмән түрендәге каберлеккә күмә бардылйр, яралыларны аерым өйгә ташыдылар, алар- ны имче җитәкчелегендә хатын-кызлар карады, алыпларның ярасына имче җыйган үләнне капладылар, төнәтмә эчерделәр. Көне-төне белән Җаек бәк кирмәнгә һөҗүм итмәде, каядыр ауга чыгып китте, ике-өч көн йөреп кайтты. Кайтты да янәдән сөрәнчеләрен- нән оран салдырды, хан кызының чыгуын, хан кызы чыкса, шундук камауны ташлап китәргә әзер булуы турында хәбәр итте. Камауның икенче атнасында кирмәндә азык-төлекне үлчәп-бүлеп кенә бирә башладылар. Кирмәннен ике башындагы коеларны көн төн сакладылар. Җаек бәк яклылар булып, коега үләксә ташлаулары бар иде. Кодрак илхан белән Адай тархан гына белгән тагын бер кое бар барын, аны беркемгә дә күрсәтмәделәр. Мая азык Адай тархан кулында, гомумән, ризык-нигъ- мәт белән ул шөгыльләнә иде. Җаек бәк көннән-көн усаллана бара, дивар буенда алыплары күбрәк ятып калуга карамастан, һөҗүм итүне туктатмый. Кичә кичкә таба бәкнең берничә алыбы баскычлар белән диварга күтәрелделәр, әмма бик тиз юк ителделәр. Баскыч куючыларга болгарлар кайнаган сумала койдылар. Баскычлары-ниләре белән тәгәрәп төшкән алыпларның әрнү-сызлану тавышы йөрәк яргыч булды. Өсләренә кайнар сумала койганнан соң Җаек бәк тагы да зәһәрләнә төште. Ахыр көньяк дивар буена чыбык-чабык ташыта башлады.. Болгарның иң мәргән алыплары аларны укка тоттылар, әмма тарлавык яклап хәзәрләр агыла торды, һәркөн, кояш чыгып көн тууга, Җаек бәк сөрән- челәреннән капканы ачыгыз дип оран салдыра, Чәчкәнең чыгуын сорый. Бары тик шуннан сон гына һөҗүм итә башлый. Кодрак илхан кояш баеп, кирмәнгә хәзәрләр һөҗүм итүдән туктауга, Адай тархан өенә багатырларны җыйды, киңәште. Сүз күбрәк хан кызы Чәчкә турында барды, әмма Чәчкәне чыгарып җибәрик тә котылыйк дип берәү дә кыеп әйтмәде. Киптерелгән итләр, балыклар бетеп бара, атлар кирмән эчендәге чирәмне җиренә кадәр кырып бетерделәр, сарай диварлары бүрәнәсен кимерә башладылар. Хатын-кызлар балаларга кипкән эремчек, кычыткан пешереп ашатуга кадәр җиттеләр. Этил елгасының көньягында тарлавык, тагын да арырак төбәк- твбәк каенлыклар, аннан бераз баргач имән агачлары белән капланган куе урман башлана. Шул яктан Кубрат ханнан ярдәм килергә тиеш, һәм нәкъ шул якта, урман буенда Җаек бәкнең албагучылары күренә. Бик ерак булгангамы, ат өстендәге кешеләр далада утырган балбал- ларны хәтерләтәләр иде. Офык читендә зәңгәр рәшә тибрәнә, көн тагын эссе булыр, су эчүчеләр күбәер, атлар эсседән интегер. Кодрак илхан янәшәсенә Чәчкә килеп басты, килеп басты да туганының беләгенә сарылды. Кодрак илхан күзләрен офыктан алмыйча, сеңлесенең башыннан сөйде.’ — Туганым, күрәм бит мин, күрәм. һәр көн киңәш-сабакка җыеласыз, сөйләр сүзегез юк, минем турымда әйтергә берәү дә кыймый, хәтта син дә... Җаек бәккә мин кирәк икән. . Кодрак илхан сеңлесенең күзләренә карады. — Әйтмә алай, Чәчкә. Тыел, хакың юк. Син илхания, каравыш кыз түгел, хакың юк алай дияргә. Чәчкә туганының күкрәгенә башын салды да елап җибәрде. Кодрак илхан сеңлесен калтыранган иңнәреннән кочып алды, тамак төбенә килеп тыгылган төерне йотып җибәрә алмый торды. 1ыел, Чәчкә, ишетәсеңме, тыел. Җаек бәк кирмәнне ала алмас, камап торыр-торыр да китеп барыр. Грек осталары кирмәнне Җаек бәк алырлык итең кенә салмадылар — Кая минем сөйгәнем Илбарис буйтур, кая, туганым! Ул мине, синен җаналыпларыңны коткарды, үзе юк, юк! Каган аның күзләрен чОкыткандыр, ат койрыгына тактыргандыр Кодрак илхан, өстенә кайнар су бөркегәндәй, кисәк читкә тайпыл- ♦ ды, сенлесенен күзләренә карады, аннары битләреннән учы белән тотты х да: х — Игелеклесеңлем Чәчкә,чынмы бу?..Чынмы Илбарыс буйтурны 5 яратуын?! з — Өлкәнабам, мин аныяратам,яратам! £ — Кем белә?—дип сорады Кодрак илхан һәм гүя тамагы чатнап * китте — Кем белә тагын? Әйт?! Чәчкә як-якка башын чайкады — Беркем дә белми. Ул да мин... Мин ялганладым. >л мнңа синең с; кебек үк якын туганым гына. Сине яраткан кебек аны да яратам Ә ул ч юк, аны әсир иттеләр!.. — Чәчкә, Чәчкә, алма юк белән котымны. Атам ишетсә, минем дә, х минем уң кулым Илбарыс туганның да Без камауда, Җаек бәк китәр £ ул. Кичә греклар коралланды, моңа кадәр аларның корал тотканнары х юк иде әле. Без сине Җаек бәккә бирмәбез, туганым, бирмәбез Сине »- Җаек бәк Биләмҗиргә алып китсә, атама, анама, ир туганнарыма ни әйтермен, ни күзем белән күренермен!. — Кирмәндә көннән-көн авырая бара Җаек бәкнең мәргәннәре * дивар өстенә менә башладылар, ашарга бетеп килә, итләр кортлады, Ф бияләр сөт бирми, кирмән аланында ат утларлык чирәм калмады Бир т - әмер, туганым, берничә атны суярга. Балаларга, яралыларга?! — Юк-к, Чәчкә сеңлем. Тагын бер тапкыр юк Яу атларын болгар ачка үлгәндә дә суймады, яу атларын суеп ашасак тәңре каршы төшәр — Ач капкаларны, туганым, чыгарып җибәр мине. Тиздән кешеләреңә ашарга бетәр, чнр килер, мәетләрне күмәр җир калмас Җаек бәк барыбер кирмәнне алыр, анда инде ул беркемне дә кичермәс, балаларга кадәр кырыр, елгага батырып үтерер. — Чәчкә, Кубрат хан кызы нлханияме син?! Кубрат хан кызы Чәч кә.. Әйтмә алай, хакың юк! Сине атам бөтен мәҗлес алдында Рум им ператоры угланы Юстинианга вәгъдә итте. Син ярәшкән Атамыз Кубрат хан үлгәндә дә сүзендә торыр. Син аны беләсең, ул бирегә киләдер инде, үзе килмәсә кавханнарын җибәргәндер * Ул арада Җаек бәкнең сөрәнчеләре оран сала башлады Аларның тавышлары елга буйлап аръякларга чыга, тау-урманнарга барып орына һәм кайтаваз булып кирмән өстендә яңгырый иде — Кодрак илхан. Бөек Болгарның бөек илханы, төрки халкының жнрсулцр, дала-җәйләүләр башы йулыш каганның уң кулы Җаек бәк Этил буйларын калдырырга вәгъдә итә. Кирмәндәге һәр алып, һәр оста, һәр сәүдәгәр исән калыр, мал-мөлкәтләренә кагылучы булмас. Ка ган Кубрат хан белән кардәшләшергә тели. Ике туган төркн арасында күпме кан коярга мөмкин, илхан, акылыңа кил, бир хан кызы Чәчкәне' — Сайра-сайра, бугазыңа сөяк тыгылгыры Юк!— дип йодрык янады сөрән салучылар ягына Кодрак илхан —Юк, кычкырма булмас тайны! Чәчкә өчен куркыныч көннәр килде. Ничәмә көн инде ул рәтләп йоклый алмый Кайчак Чәчкә Илбарысны үз янында итеп күрә Менә k >лар болында чәчәкләр арасында утыралар, янәшәләрендә атлар ут- I Дый, алар, башларын селкеп, чебен черкиләрне куалар, баш селкү мренең гайрәтен күрсәтер өчен матур итеп пошкырып та куялар. Ил б«рыс бер чәчкә өзеп ала һәм алар чәчкә таҗларын йолкый-йолкый яз мышларын юрыйлар Бергә... бергә түгел... бергә... бергә түгел Чәчкә таҗлары «бергә» дигәнне әйткәндә күзгә-күз карашып алалар, шул караштан икесенең дә бит алмалары алсулана, йөрәкләре ешрак тибә торган иде. Аннары кисәк тынып калалар, йөрәкләр генә сөйләшә, тел табардай татлы сүзләр калмый. Шуннан Илбарыс аны кулыннан ала, сикереп торалар, кулга-кул тотынышып, зырылдап әйләнергә тотыналар. «Гүзәл син, Чәчкә, бар чәчкәләрдән дә гүзәл Чәчкә’»— дип кычкыра Илбарыс, Чәчкә күңеле тулышкан шатлыктан ни кылырга белми көләргә керешә, аннары йөгереп китә, нәкъ Кызтуйларындагы кебек йөгерә Куып җитсен, җитсен аны сөйгәне — Илбарысы! Бу — аларның ундүрт-унбиш яшьлек чагы. Күп тә үтми, Рум илчеләре килде, Чәчкәне Рум императоры угланына ярәштеләр. Исәя башлаган чагы иде Чәчкәнең, ул бу ярәшүгә җитди нәрсә итеп карамады. Аның каравы атасы-анасы бу ярәшүгә зур өметләр баглый иде. Хәзер әнә аның артыннан йулыш каган йөри, кирмән кадәр кирмәнне бер аның өчен өч атна инде камауда тота, кешеләр үлә, балалар ачка интегәләр. Барысы да Чәчкә аркасында... йулыш каган турында төрлечә сөйләүчеләр бар. Берәүләр аны мактыйлар, яшь чактагы Кубрат хан белән чагыштыралар, икенчеләре хурлыйлар, аның ыстанында бүлмәләре тулы җарияләр, дип куркыталар йулыш каган төрки телдә сөйләшә, тәңре йоласына табына — шуңамы, Чәчкә киләчәк язмышы белән килешә дә башлаган иде инде, тик аның өчен кешеләр генә кырылмасын, төркиләр генә бер-берсен суешмасыннар һәр көн иртән кояш чыкканда тәңрегә тез бөгеп сорады Чәчкә, коткар, насыйп итмә каганга, дип үтенде. Аны тәңре ишетте, Илбарыс сөйгәне аны Җаек бәк кулыннан коткарды, үзе әсир төшеп булса да коткарды. Хәзер әнә тагын килгәннәр Йулыш каганның йомышчылары, аның өчен орышалар, кан коялар. Җитмәгәнме аларга сөйгәнен әсир итүләре! Кайларда икән сөйгәне Илбарыс! Исәнме? Ул аның үле гәүдәсен булса да күрергә тиеш, шунсыз ул берәүгә дә кияүгә чыкмас, император угланы Юстннианга да, йулыш каганга да. Кем аңа бүген Илбарыс сөйгәне турында тел очына куеп бер сүз әйтә ала? Кем?! Чәчкә аңа бар булган мөлкәтен бирер иде. Кем булсын? Җаек бәк. Ул аны әсир итте, ул аның кайда икәнен дә беләдер... Эске кирмән камауда, кирмәнгә кош та очып керерлек түгел, Җаек бәкнең мәргәннәре кирмән ягына таба очкан кошларны да укка алалар. Менә ничә көн инде Чәчкә шулар турында уйланып, каңгырып йөри Аның яныннан гына Кодрак абасы белән Адай тархан үтеп киттеләр. Чәчкә агач артына посты Абасы белән тархан каравыл алыпларны тикшерәләр Чәчкә төп өйгә таба юнәлде. Адай тарханның хатыны өченче бала табарга җыена. Чандыррак гәүдәле, күк күзле бу хатын юанаеп киткән. Чәчкә өйгә килеп керүгә, ул дәү йөген рум шәле белән капларга маташты Чәчкә үзалдына елмаеп куйды Кияүгә чыкса, ул да шулай юанаер микән? Түр яктан әниләре кебек үк кара чәчле ике ир бала керде һәм икесе дә сөйләшенеп куйгандай, әниләренең күлмәк итәгенә килеп сыендылар. Балалар һични аңламыйлар, аларга Җаек бәк камады ни дә, камамады ни кирмәнне. Җаек бәк кирмәнне алса, бу ир балаларны Биләмҗиргә озатыр, берничә елдан щул ук балалар каган байрагы астында Болгарга килерләр. Кеше язмышы белән әнә ничек уйный каганнар Кичә Җаек бәк алыплары кирмән дивары буена чыбык-чабык ташый башладылар. Дивар тирәли канау казылып, су җибәрелгән иде, чокырны чыбыкчабык, туфрак белән тутырдылар. Җил кирмән ягына , исә башлау белән Җаек бәк чыбык-чабыкка ут төртергә боерыр. Җаек бәкнең алыплары дивар буенда күпләп ятып калсалар да, һөҗүмне туктатмыйлар, һаман килә торалар. Ук җитмәс урында диварга менү өчен баскыч үрәләр, ташаткычлар көйлиләр. Баскычлардан менеп, кир- мән эченә сикерүчеләр ешайганнан-ешая барды. Кирмән кыл өстендә тора иде. Шушындый хәлдә Адай тархан балаларының, берни булмагандай шукланып йөрүләре Чәчкәнең ачуын китерде. Ул Табгач сәүдәгәрләре китергән көзгедән карады. Күзе көзгегә төшүгә, бөтен гәүдәсе калтыранып китте: карлыгач канатларыдай кыйгачланып киткән кашлары җыерылды, керфек очларына энҗедәй яшь бөртеге кунды, сылу- ♦ чибәр йөзенә алсулык йөгерде, чырае кырысланды, йодрыклары йомар- х ланды. Ул Илбарыс буйтурны табар! Табар да Ж,аек бәккә әйтер, җн- х бәр мине шул буйтур белән илемә, дияр, атам сиңа Эске кирмән җәй- ; ләүләрен бүләк итәр, дияр. Й Чәчкә гасабиланды, ишекле-түрле йөренде, үз-үзенә урын таба ал- ж мый изаланды. Ахыр грек битекчесен чакыртты. Битекче килгәч, ул ф ана хат язарга боерды. — Яз, битекче!— Битекченең кара бөдрә чәчләре маңгаена снбе- * леп төшкән, кулында каз каурые — Яз. «Атам анам, ир туганнарым, ме- ч нә өченче атна инде Эске кирмәнне каганның Җаек бәге камауда тота. 4 Җаек бәк дивар тирәли чыбык-чабык өя, безне тереләй куырмакчы. £ Көн төн ташаткычлардан афәт яудыра Тиздән ул чыбык-чабыкларга х ут салыр, кирмән дөрләп яна башлар. Болгар алыплары көннән-көн £ кими, бер кабергә унар мәет салалар. Тәңре шаһит, атам анам, мин х сезнең сүзегездән чыкмадым. Кирмән кешеләре миңа бүрегә караган к кебек карый башладылар Мин аларның күзенә күренергә куркам, җа- ним кая куярга белмим. Ж,аек бәк һәр көнне мине сорап сөрәнчеләрен- «- иән оран салдыра. Мин язмышым белән килештем, атам анам, кир- мәннәи чыгарга булдым. Яздырган битегем бирер кешем юк Мин аны ® грек битекченең үзендә калдырам.— Чәчкә шулай диюгә, грек битекче- ? сснсц күзләре зураеп китте, суган суына манган каурые калтырана башлады —Яз, битекче, яз,—диде Чәчкә.— Язмыштан узмыш юктыр. Мнн шулай кылдым, атам анам. Битскне яздыручы кызыгыз Чәчкә булыр...» Чәчкә битекченең кулыннан каурыйны алды, тамгасын салды. Битекче пергаментны бөтәрләде дә куенына тыкты, илханнягә түбәнчелек белән бил бөкте. — Битекче, битскне күз карасыдай сакла, болгарлар килгәч, олуг хан кулына тапшыр. Грек чукынып алды, китәргә дип борылды, Чәчкә аны туктатты. Ул битекченең учыпа балдак салды. — Хәернең, илхания. Чәчкә бераз уйланып торды да муенындагы затлы ташлардан ясалган гәрәбә муенсасын салып бирде — Илхания, боларны кемгә тапшырыйм?—диде битекче — Үзеңә булыр, битекче — Юк, илхания, чәчкәдән яфрак өзмиләр Бнрмә миңа бу бизәкләреңне Гүзәл затларны гүзәл әйберләр бизәргә тиеш Чәчкәсез болын булмый, болын күрке — чәчкә. Грек түбәнчолек белән илханнягә бнл бөкте һәм Чәчкәгә әйберләрен кире кайтарды. Кодрак .илхан белән Адай тархан Чәчкәне тыңларга да теләмәделәр. Мәгәр Чәчкә күрде, икесе дә аның күзләренә туры карарга куркалар. карашларын читкә алалар Эңгер иңеп килә, Чәчкә әкрен генә торды, сак кына адымнар белән ишеккә юнәлде Көндез ул кнрмәннән чыгып китә алмаячак, дивар өс тендә көн төн каравыл алыплар тора Аларның хан кызын танымаудаf Р ы Ла мөмкин, нәкъ менә шуның аркасында укка тотулары бар иде. Җаек бәк ягына чыгу уе аңа көтмәгәндә, һөнәрчеләр урамыннан узып барганда килде. Пәри торгач, Чәчкә каберлекләр күршесендәге ат абзары янына килеп чыкты Шунда ул берәүнең күңелле итеп чнкыл- давын ишетте, Чәчкәнең күңеле кызыксыну хисе белән тулды. Ул ат абзары артынарак үтте. Кочаклашып торган ике яшьне күрде дә шым булды Лбзар почмагына сыенып ике яшь басып тора, алар бер-берсе- нен кочагына кереп иңгәннәр кебек иде. Егет кызның колагына нидер пышылдый, ә кыз наз хиссиятеннән тулышкан күңелен тыялмыйча кеткелдәп көлеп ала. — Атам риза, анам риза, Айгөл, быел Кызкуыш туенда сине куармын. — Айгөл түгел минем атым, Айтаң. — Айтаң дим. Кудырырсыңмы?! — Тоттырырсыңмы диген, җүләрем!.. Куарсың, мәргәнем. Бөтенләй йөгереп тә тормамын, борылырмын да сиңа каршы йөгерермен. Кирмәнне камаган Җаек бәк кенә китсен... — Җаек бәк хан кызы Чәчкә чыкмыйча беркая да китмәячәк, Айтаң. — Мин булсаммы хан кызы, мәргәнем, мин булсаммы? Мин кешеләрдән кан койдырмас идем, чыгар идем Җаек бәк каршына. Аны йу- лыш каган сорый икән бит. Каган үзе! — Мәргәнем, мәргәнем, кытыгым килә, кочаклама алай... Кыз янә татлы итеп тыенкы гына көлеп ала, егеткә сүз әйтә, әмма Чәчкә инде аларны ишетми, ул ни кылырга белми, бер кавымга тәмам аптырап, басып тора Аннары әкрен генә кузгала да, тәвәккәл бер фикергә килеп, өйгә таба атлый. Шунда аның каршына багатыр килеп чыкты. — Хан кызы Чәчкә, нишләп бу тирәдә йөрисең? Кодрак илхан сине кирмән бетереп эзли. Кодрак илханның сул кулы Ишкул икән. Багатыр Илбарыс буй- турга суеп каплагандай охшаган иде. Бәлкем, эңгер куелыгы аны шулай күрсәткәндер... — Ишкул багатыр, кая синең буйтурың— Илбарыс? — Буйтур минем йөрәгемдә, илхания. Ул һәрвакыт минем белән булыр Ул сине коткару өчен башын салды, илхания. — Мине коткару өчен,— дип кабатлады Чәчкә.— Аны Җаек бәк ат койрыгына таккандыр, минем өчен җанын алгандыр. — Анысы бер аңа билгеле, илхания. Буйтурым турында начар уй-» лыйсым килми. Ул чынлап та батыр йөрәкле иде. Җаек бәк аңа кылычын күтәрмәс, аны алып кадерен белә, диләр. Илбарыс буйтур Болгарда бер мәргән иде Без дә төшеп калганнардан түгел. Җаек бәк торыр-торыр да камауны ташлап китәр, борчылмагыз, илхания. — Ишкул багатыр. мин ни кылырга тиеш соң? — Көтәргә, сабыр итәргә, илхания. — Ишкул багатыр, мин кирмән диварында сакта торырга телим. Бирегез миңа ук-җәя, бирегез корал. Мин кешеләр алдында үземне акларга телим. Ишкул багатыр арттан атлаучы алыбына Чәчкә илханиягә хәрби киемнәр бирергә боерды. Алып аны бер өйгә алып керде, хәрби киемнәр бирде, илхания киенгәндә чыгып торды. Чәчкә хәрби киемнән чыкканда караңгы төшкән, урамнарда кисәү тотып каравыл йөри иде инде. Иртән ул яңа көнне каршы алгач та Җаек бәкнең чатыры күренгән диварга менде Диварга менгән хәрби киемдәге алыпны күрделәр дә, барысы да кемгәдер охшатып, аптырап калдылар. Беренче булып , Чәчкәне абасы Кодрак таныды. Хан кызына килешерме болай йөрү, Чәчкә? Килешер, абам. Яманның ачуы яман, мин дә хәзәрләрне уктан алырга телим. — Әнә, күрәсеңме, чатырны Җаек бәк бүген нидер кылырга тели, бар менбашларын җыйды. тегеләре анын сүзләрен куәтләп һай-һай кычкыралар. Әнә, кузгалдылар да. Барыгыз да ышыкка, укларны әрәм- шәрәм итмәскә! — дип боерды Код рак илхан. Хәзәрләр бүген аерата кыю кыландылар, диварга якын ук килеп - укка тота башладылар Кайберләре читәннән ышык ясаганнар, шулармы күчерә-күчерә һаман диварга якынлашалар. Болгарлар ягында ук < кадалгач кычкырып җибәрүчеләр ешая башлады, шул чак Чәчкәнен * колагы яныннан гына сызгырып ук узды. Чәчкә үзенә ук аткан алыпнын < йөзен ап-ачык күрде. Атын чаптырып килүченең чыраенда иман юк, £ икенче уравында ул угын төзрәк җибәрер шикелле тоелды хан кызына. * Уе дөрес булган икән, җайдак җан-фәрманга чабып янәдән әйләнеп ♦ килде һәм нәкъ Чәчкәгә төбәп уктан атты. Чәчкә ышыкка посып өлгерs дс Әйләнеп караса, янындагы алып, берни булмаган кебек хәзәрләргә х ук арты ук ата иде Чәчкә торып басты, җәясен тартты. Әнә баягы алып * өченче тапкырга әйләнеп килә. Чәчкә аңа ук җибәрде, нлханиянең угы >, җайдакның ияренә кадалды. * — Ур-ра, ур ра! Тиде, тиде!—дип кычкырып җибәрде Чәчкә. * Кояш күтәрелә башлауга, хәэәрләр тагын да кыюлана төштеләр, * ышык читәннәр артына яшеренеп килгән алыплар дивар башындагы н болгарларны берәм-берәм чүпли башладылар. Чәчкә янындагы алып та к кинәт берьякка авып төште, аның күкрәгенә ук кадалган иде И Бу юлы хәзәрләр елга яклап килмәскә булдылар, күрәсең. Бөтен « көчләре белән бер төбәккә бәрделәр Өелгән чыбык чабыкка кисәү то- £ тып йөгерүчеләр күренде Аларны болгарлар укка ала тордылар Чәчкә ук-җәясен ташлады, йөгереп дивардан төште Әйе, капканы ачтырырга! Зур сәүдә капкасын ачтырырга! Мәгәр кем ачсын аңа капканы Чәчкә капкага таба йөгерде Менә ул капка. Калка янында алыплар Чәчкә янә диварга менде, түбән карады, аста баш әйләнмәле иде. Янә аска төште. Капканы дүрт сөңгече саклый, беркемне дә якын җибәрмиләр. Чәчкә капкага якыная башлаган иде, алыпларның берсе аңа сөңгесен юнәлтте — Алып, ялтырат табаның бу тирәдән Кодрак илхан якын килгән бер кешене сөңгегә алырга кушты! һәй, сиңа әйтәм түгелме?! Чәчкә үзәк урамга барып чыкты. Аннары хәзәрләр аерата ныклап һөҗүм нткән динар буена таба китте Монда шау-шу, монда үлекләр, монда яралылар, монда фәкать аның өчен ике туган халык арасында үтереш, суеш бара иде Чәчкә Кодрак абасы белән Адай тархан баскан манарага менде Андагылар утлы кисәү тотып килүче хәзәр алыпларын укка алалар иде. Чыбык чабык өеменә ут салырлармы — кирмәнне төтен күмәчәк, ул чакта инде чынлап та соң булуы бар! Берәр чара кыласы иде. Ә чара юк, чарасызлык үлемгә илтә иде болгарларны Абасы хәрби киемдәге Чәчкәне күргәч тә аптырап калмады — Син нишләп монда? Хәзер үк төшеп кит! — Абам, мин Җаек бәк ягына чыгарга булдым — Адай тархан, алып төшеп кит хан кызы Чәчкәне!— дип боерды Кодрак илхан Чәчкә Кодрак илханның җиңенә килеп сарылды ~ Туганым, кадерлем, мин шулай телим, коймагыз кан Атам мине кичерер, кнрмәндә меңләгән бала-чага, хатын-кыз, бертуган төркиләр ... Бу юлы илхан белән тархан күзгә-күз карашып алдылар Тәүге сүзенең кайнарлыгын сүрелдермәс өчен Чәчкә тагы да ныграк ялварырга тотынды — Туганым, минем өчен курыкма Бәк тимәс, ул мине туры каган метанына озатыр. Хан кызын тәңре саклар Мин үзем теләп чыгам, абам, атама шул турыда битек яздым. Ул грек бнтекчесендә. Хан кызын тәңрем саклар, саклар, саклар,—дип Чәчкә кулларын күккә сузды. Манара түбәсе очында баш сыярлык кына тишек калдырылган иде. шул тишектән зәңгәр күк йөзе күренә, шушы зәңгәрлек Чәчкә күзләрендә чагылыпчагылып киткәндәй булды. Әйе, аны тәңре ишетте. Бу хәлне күреп Адай тархан да, Кодрак илхан да кулларын күккә күтәрделәр. — Йа, тәңрем, игелек бир хан кызы Чәчкәгә, йа, тәңрем... Кодрак илхан янына бер алып йөгереп килде. — Илхан, хәзәрләр диварга менәләр, үтеп керүчеләре бар. — Сөрәнче!— дип кычкырды Кодрак илхан,— Сөрәнче, оран сал. Кубрат хан угланы Кодрак илхан капканы ачудан баш тарта. Хан кызы Чәчкә Җаек бәк янына үзе чыга!..— Аннары Кодрак илхан сеңле- сен кочып алды, бер тын дәшми торды.— Орыш киемнәрең сал. Җаек бәк янына хан кызы булып чык,— диде һәм сеңлесенең чәч хәситәсендәге тәңкәләргә кагылып алды. Урта тәңкәдә кояш сурәте иде, тәңкәнең уртасында чын кояшны хәтерләтеп зөбәрҗәт таш җемелди. Түгәрәк йөз, киң маңгай, аска таба очлаебрак килгән яңаклар, зәңгәр күзләр, кайтарылып торган озын керфекләр хан кызы Чәчкәне әйтеп тә, күреп-карап та туймаслык матур итә иде. Сөрәнче оран сала башлауга, яр башындагы чатырдан Җаек бәк чыкты Ул берара болгар сөрәнчесенең кычкырган сүзләренә колак салды да һөҗүмне туктатырга боерык бирде. Җаек бәкнең өстендә яшел чапан, башында түбәсенә кош каурые кадаган очлым, билендә зур аеллы пута иде. Хәзәрләр һөҗүм итүне туктаттылар, Җаек бәктән боерык көтеп, бәк чатыры тирәли җыелдылар. Җаек бәктә килгән мәлдәге алай юк иде инде Өч атна эчендә Җаек бәк шактый алаен югалтты... Хан кызы Чәчкәне киендереп, җиде җансакчысы белән капкадан чыгарып җибәргәләгәнче шактый вакыт узды. Капка ачылганны көтеп Җаек бәк нык кына гасабиланды, бары тик капкалар ачылып, аннан чыгып килгән хан кызы күренгәч кенә башындагы очлымын салып, яр астына ташлады. Җиде алып озата килгән хан кызы чатыр янына килеп җитте, алыплар аны аяк астына кулларын куеп кына аттан төшерделәр. Кубрат ' хан кызы Чәчкә олуг бәк алдына килеп баш иде, язмышын аңа тапшыруы турында әйтте Җаек бәк хан кызы артында басып торган болгар алыпларына күз төшереп алды. Хан кызын аның бер ишарәсеннән үлемгә ташланырга әзер булган алыплар озата килгән иде. Җаек бәк — дөнья күргән, илләр гизгән кеше. Хан кызын күргәч, бер мәлгә телсез калды, ул аны кем белән тиңләргә дә беләмәде — гүзәллекнең чиге юк иде Кубрат хан кызында. Уйлап өлгергәне шул булды хан кызын йулыш каган беркемгә дә бирмәячәк, күрү белән гашыйк булачак... Җаек бәк сүзендә торды, үлекләрне җыеп күмгәч, ул чынлап та Әтилнең түбән ягына таба — Биләмҗиргә юл алды. Җаек бәк алае күздән язгач, Эске кирмән халкы капкаларны ачтылар. су буйларына, болыннарга сибелделәр. Аларның куанычлы тавышларыннан елга буйлары яңгырап торды. 27 Таң атты. Көнчыгыштан зәңгәр күккә таба кояш нурлары сузылды. Кубрат хан бик аз йоклады. Торды, иңенә чапанын салып, чатырдан чыкты. Көн туар алдыннан янә бер тапкыр орыш кырын күрәсе килә иде аның. Маныч елгасы өстендә куе томан, томан әкрен генә кояшбаешка 34 таба агыла, елгамын як ягында албагучы алыплар йөренә Хан чатырдан чыгу белән ике җансакчысы сүзсез генә ана иярде. Дәян алостаз билгеләгән җансакчылар. Хан аларны гүя күрми, ул бөтен күңеле-жаны белән орыш буласы кырны күздән кичерә иде Алтмыш икенче язы килде анын. Алтмыш икенче язын яши бу якты дөньяда, бик күп орыш, кан-яшь күрде, орышта арысландай сугышты, җиңү өчен гомерен кыл өстенә куйган чаклары булды Болгар халкы * ана үпкә белдермәс. Кубрат беркайчан да куркак җан булмады, анын 5 кыюлыгына хәтта дошманнары көнләште. Бу орыш анын гомерендә ин * соңгы Сугышы булыр. Кубрат хан җанынтәнен биреп орышыр Шуна < дип килде ул бирегә Болгар бабасыннан калган кылычы тутыкмады £ әле, үткен тора. Йулыш каган Кубрат ханны җинәм дип мактанган, * имеш. Иртәрәк мактанмадың микән, Ашин ыруы оныгы? Ашыкма * дынмы?.. Орыш кырында мактанырга түгел, орышырга кирәк булачак. х Кем алдырыр, бер тәңре белә. х Каган да юлга чыккандыр, түзмәгәндер. Балкыр илханнан хәфр 4 килде, каганның йырмак алае белән очрашкан, хәзәрләрне урап алып кырып бетергәннәр. Бу хәбәрне ишеткәч, каган Балкыр илханга бар * көче белән ташланыр Балкыр илханга бик авырга килсә, хан Маныч * елгасына чигенергә әмер җибәрде. Кубрат хан грек уты тутырылган чүлмәкләр һәм ташаткычлар куелган арбалар яныннан узды. Арбаларны ике боҗра каравыл саклый. Уяулар. Хан килеп җитәр-житмәс үк бил бөгәләр Ташаткычлар белән эш итәргә хан аерым буйтур билгеләде. Буйтур дәрәҗәсе алган грек хан арбалар янына килеп җитүгә, алгарак чыкты, йодрыгын кысып, бс^. әзер дигәндәй кулын күтәрде. Кубрат хан ана «Күрәм күрәм, агелекле ® сез!>—дип, ары китеп барды Болай барысы да җайда кебек иде. Каганга Фанәгүрга барырга башка юл юк, ул теләсә-теләмәсә дә шушынннан узачак. Орыш өчен Маныч елгасы буе иң уңай урын дип табылды. Кай тирәдә хәрәкәт нтә нде каган, Кубрат хан белеп бетерми иде Балкыр илхан артыннан кит кән албагучы алыплар кайтып җитмәделәр, илханның хәбәрчесе дә озаклады Югыйсә Балкырдай һәр көн хәбәрче килеп тора иде Бүге’ ул шуңа йоклый алмый — Балкыр илханнан түземсезлек белән хәбә көтә. Ул гынамы, йокы алмауның икенче сәбәбе дә бар иде: Батбг илханга киткән дүртенче хәбәрче дә суга төшкәндәй юкка чыкты Асг рух илхан уң кулына килеп урнашты, рәхмәт илханга, игелекле угл булды. Кодрак илхан да Җаек бәкне җиңеп бу тарафка юл тотса. ' әйбәт булыр иде дә, аның көче чамалырак. Җаек бәк орышларда ка ланып беткән кеше, кирмәнне камауда тотадыр, чыгарга ирек би' дер. Аннары каган биредә җиңелсә, Кубрат хан Җаек бәкне үзе бп сытачак. Бу юлы ул Җаек бәккә качарга ирек бирмәс, үзе башын •*₽ ашиннар ыруын аякка бастырып йөргән бәкнең Көбер ханнан ,ӘР юк, мәгәр Кубрат хан Аппакка ышана иде Кубрат хан аларны е?ын өске ягындагы чәүкәлеккә яшерергә булды. Иллә бу уен кавх.АРь* белән киңәшәсе бар әле. Балкыр илханның беренче җиңүе xaf к ' натландырып җибәргән иде Кубрат болай дип уйлады Балкьг€Л’ очрашуда йырмак алаен югалтканнан соң, каганның аны Куб’’ ’ ның төп көче дип уйлавы бар Ачуы кабарган каган Балкыг^Р" җиткәч, Балкыр артыннан ташланыр, илхан орышасугыша Үыч ел н гасына таба чигенә башлар, ә монда каганны грек утлары|/тыР га” ташаткычлар белән Кубрат хан көтеп тора Менә шунда /мәгәне күрер каган, менә шунда булыр төп орыш, Маныч елгасы енда Киңәш мәҗлесен Кубрат хан Көбер хан килгәч кенә җР Алар барысын да уртага салып сөйләшерләр, киңәшерләр. Кмнә^ эш тар' " калмас, дигән картлар. Болгар хәзәрне җиңә калганда Кубрат хан нишләрг61 *' 1®? иде Ин әүвәл ул Биләмҗирне барып алыр һәм андагы ашинлыларны кырыр, кала башлыгы итеп Балкыр илханны куяр. Бөтен түбән Этил буйлары, Хәзәр диңгезе, диңгез буенда яшәгән халыклар аңа буйсыныр, аңа ясак салыр. Шуннан соң Кубрат хан Тимер Капкага юнәлер, Батбай угланны эзләп табар. Үз баласын ул үзе хөкем итәр. Үз кулы белән... Барысын да бер төбәккә китереп уйлаганда бу орышны булдырмаска да була иде Кубрат ханга. Чәчкә кызын каганга бирергә дә... Мәгәр гасырлар буена кан үче барган ашиннар белән кардәшләшәсе килми аның. Моңа барса, аны атабабалары каргар, теге дөньяга баргач, тәңре алдында җәзасын бирерләр. Юк, Дулу ыруы белән Ашин ыруы беркайчан да килешмәсләр. Орыш булыр, булачак, ул инде башланды да — Эске кирмән камауда, Балкыр илхан каганның йырмак алаен тар-мар иткән. Маныч елгасы киң дә, тирән дә түгел, әмма ат йөзеп чыгардай урыннары да бар. Нишләргә? Елганы кичеп каршы алыргамы, әллә биредә орыш кыры булдырыргамы?.. Аръякта тигезлек, дала — орыш өчен . унайрак, бу якта — чокыр-чакыр, атлар белән хәрәкәт итү кыен була- \чак \ Кубрат ханны философ Иоанн Фасиан куып җитте. «Бик вакытлы килдең, философ, синең фикереңне дә белермен»,— дип уйлады Кубрат ин. Философ Иоанн Фасиан аңа Биләмҗирдә булган хәлләрне сөйлә- \н, хан барысыннан да хәбәрдар иде инде. \ — Хәерле иртә, олуг хан! \ — Иртә хәерле, философ, кич ни булып бетәр. Бүген төнлә яман төш 'дем, философ, сиңа гына әйтимме, төш юраучыны да дәштеримме? * — Төш юраучың да бармы, хан? — Бар. Болгар баба җәйләүдә төш юраучы тоткан. Төш юраучы Күңелгә ышаныч өсти, философ — Юраучы ике ялгышыр —бер үләр. Аның хан төшен ялгыш юравы да бар бит. Анда инде хан аны кичермәс. Ханның күңеле-уе башкада иде. Алар чатыр янына урап кайттылар, калкулыктан орыш кырын күзәтә башладылар. Орышу өчен уңайлы урын түгел иде Маныч елгасының сул ягы. Иоанн Фасианны буласы орыш кырына кызыксыну китерде. Аның беркайчан да орышларда катнашканы булмады. Ул тарих яза иде, та- эих өчен бу орыш иң гыйбрәтле орышларның берсе булыр: ике туган алык бер-берсен кырырга җыеналар. Мондый хәлләр бик борын за- аннарда да булгалаган, әмма варварлар аны белмиләр, тарих аларга фән, алар бары тик үз тарихларын беләләр. Үз тарихларында туган ан белән орышу гадәти хәлгә әверелеп киткән. — Грек уты куелган арбаларны мин, олуг хан, урта бер төбәккә S идем. Грек уты каган кулына төшмәскә тиеш. Борынгы грек та- Р^ылэры оныкларына алтын хәрефләр белән язып калдырган васыять- ә^ар: дошманың һәрчак үзеңнән көчлерәк итеп исәплә, орышка ке- Рәс^лыпларның күңеленә җиңү ялкыны сал, орышның изге икәнен расл киләсе орышка багышлап корбан чал. ’ Көчне көч белән җиңәләр, философ, йулыш каганда көч зур "Үкерәләр шымчыларым. Мәгәр болгарларның үзеннән икеләтә ле эшманны да җиңгәннәре бар Миндә грек уты, миндә яу чабып гән Ка " нган кавханнар, буйтурлар. Орыш беркайчан да алдан исәпләнУ 1 1 ; енча бармый, философ. Һәр орышның үз язмышы буладыр. _ ‘ктатырга мөмкин булса туктат орышны, олуг хан. белән ташкайда елганы бумыйлар, философ. Дала болгар, хәзәр ка тып Т? Л1ЫБер казанга ике тәка башы сыймый йә болгар ия булып р ла -’га, йә хәзәр,—йә — Дулу ыруы, йә — Ашин ыруы... идем мин мп?Р атоР лаР га - ханнарга корал түгел, иң әүвәл акыл өләшер — Философ, теләнче теленнән тапкан, диләр бездә. Син минем теләнчем, кииәшчем. Киңәшең бир, әмма сабырым төкәндермә. Үзең үк t әйтеп торасың, килгән кунакларына Ураган каган башыннан кымыз ' эчерә дип, Дулу ыруы шуңа түзеп торсынмы? Коралсыз — жиңү юк, алайсыз — ил юк. Миндә тегесе дә, монысы да бар. — Болгарга яңа дин кирәк, олуг хан Яңа дин — яна корал ул. ♦ — Мин тәңрем белән аякка бастым, тәңрем белән бу якты дөнья- х дан да китәрмен, философ. Яңа йоланы илханнар тапсын Орыштан соң х илханнарымның берсен олуг хан итеп күтәрттерермен. Шуның хакына 5 корбан чалдырырмын, Дулу ыруы янә бөтен төрки дөньясына баш бу- £ лып калыр. С Кубрат хан бүген ачулы иде, аңламады философның ни әйтергә ф теләгәнен, әллә аңлап та санга сукмадымы, ачу-нәфрәт белән тулган йөрәк киңәшче эзләми. Философ, олуг хан белән килешеп, ана баш иде. | Ул арада томан таралды, кояш чыкты Кубрат ханның тез астына ч киез китереп салдылар, ул кулларын күккә күтәреп тәңредән игелекле көн теләде. Философ аңа гаҗәпләнеп карап торды Менә ничә ел инде « ул шушы варварларны кеше итәргә тырыша, әмма бер адым да алга * бара алмады, тәңре — алар өчен барысы да Ханга кадәр кулларын күк- “ кә күтәреп чыгып килгән кояштан яхшы көн тели Мәгәр соңгы елда бу х йоланың кеше күңеленә якынрак торуына инана башлады кебек фило- »- соф. Көннең матурлыгы, аның ялынган ялварган кешесенә игелекле 5 булуы әнә шул кояш һәм күк йөзеннән тормыймыни. Димәк, күк-кояш- u тан матур һәм игелекле көн теләү бер дә варварлык түгел икән бит! • Христиан чиркәүгә килеп Гайсә пәйгамбәрдән изгелек көтә Ни катна- ® шы бар ул сурәтнең туып килгән көнгә? һични?! Философ моны белә, * әмма күңеле балачактан ук шул рәсемнән изгелек көткәнгәме. \зе дә күп чакта Гайсә пәйгамбәр сурәте каршына тезләнеп аңардан мәрхәмәт сорый иде. Кубрат хан догасын тәмамлады, аягына басты, аның тез астындагы киез кисәген жансакчысы шундук чатырга алып кереп китте — Орыш аръякта булыр, тәңре шулай киңәш итте,— диде хан һәм философка әйләнеп тә карамый сөрәнчесенә боерык бирде Философ Иоанн Фаснан дәшмәде, аның Кубрат ханны рәнжетәсе килми иде. Соңгы мәлдә ул үзе дә икеләнебрәк калган иде Хан үз-үзен җиңүгә ышандырды, бөтен бер алай башында торган кеше өчен бу зур өмет иде. Өмет иткән — морадына җиткән Философ күптәннән төшенгән иде инде бу ике туган халыкны бер берсенә котыртучылар — Табгач белән Византия дәүләте императорлары Нәкъ менә шулар өчен кулай иде бу зур халыкның бер-берсен кырулары Бу халык берләшеп көчәй сә, ике империягә дә кыенга туры киләчәк. Моны императорларның икесе дә яхшы беләләр һәм һичнинди элемтә тотмыйча, эчке бер тоемлау аша гына аларны бер-берсе белән орыштыралар иде Иң әүвәл бу халыкны алар икегә аердылар көнбатышка йөз тоткан Дулу ыруына һәм көнчыгышка йөз тоткан Ашнн ыруына. Калганы бнк тиз эшләнде Императорлар үзләренә йөз тоткан ыруларны булдыралган кадәр мактарга, төрле бүләкләр белән алдарга, юмаларга, кирәк вакытта горурлыкларына кагылып мыскыл итәргә дә күп сорамадылар Нәтиҗә күз алдында иде. Дала төркн белән тулды, тагын бер берсе белән орышырга җы ди йолага гына табынмасын, аның күңеленә ышаныч, бары тик ышаныч ж аша якынаеп була. ♦ Хан, философ белән сүзе бетүен аңлатып, зәңгәр рәшә тибрәлеп х торган офык читенә карады, аннары Көбер хан туктаган чәүкәлеккә күз х ташлады. Хан чатырына таба үзенең буйтурлары белән кайнеше Көбер хан килә иде. Киңәш мәҗлесенә өлгермәде Көбер хан, әмма Кубрат > хан белән ул килешер. Кубрат хан кайнешенә дә хатыны Аппакка ышан- * ган кебек ышана иде. a т х 28 с Бу көннең таңы бик озак атты Ханга хәбәр килде: кичә кнчке якта £ каганның төп көче Балкыр илхан белән очрашкан Бик каты бәрелеш- о тән соң Балкыр яралана. Җансакчылары аны каган алыпларыннан | аерып алалар, тиздән бире килеп җитәргә тиешләр икән. Кубрат хан бар көчләрен тәртипкә куеп, түземсезлек белән Балкыр илханны, аны куып килгән каганны көтә башлады. Ниһаять, кояш чыгып, тәңредән игелекле көн теләгәндә офыкта Балкыр илханның алае күренде. Кубрат хан аларга каршы албагучыларын җибәрде Килеп җиттеләр. Балкырның башы җиңелчә генә һәм янбашы яраланган икән, яралы угланы яныннан ханша бер мәлгә дә китмәде Кубрат хан Балкыр илханның алыпларын ашатырга эчертергә кушты, аннары меңбашларны җыйды, унбашларга, йөзбашларга аерырга боерды Барысы да әзер булгач, аңа килеп әйттеләр каган белән орышта Балкыр илхан өч төмәнгә якын алаен югалткан. Балкыр илхан алаен хан үзенең төп алаена кушты Шуннан соң гына яралы угланы янына керде Хәлен сорады. Балкыр углан аңа елмаймакчы итте, әмма йөзе тартышып, чытылып китте. Угланының дала җилендә ярылып, кәшәләп беткән йөзен, кан саркып торган иреннәрен күрде дә хан, грек табибын чакырырга кушты. Табиб килгәч ул. — Мине дәвалаган кебек үк дәвала, алтын белән итәгең тулыр,— Диде Балкырның икенче ярасы янбашында Янбашына ук кадалган булган, аны җансакчысы тотып тора. Кубрат хан укның агулымы юкмы икәнен тикшерергә кушты Табиб аңа агулы түгел икәнен әйтте. Шуннан ул тынычланып, чатырдан чыгып китте. Чатырга кабат әйләнеп керде, табибның яралы янында әвәрә килүенә карап торды Хан Балкыр илханнан берни дә сорашмады, аталы уллы иратлар күзгә-күз карашып кына сөйләштеләр. Күрә-анлый нде Кубрат хан угланына озак карап тора башласа, тегесе күзләрен йома, авыртынудан битәр чигенергә мәҗбүр булуына, шактый алаен югалтуга әрнешә кебек иде илхан. х Әйе, орыш җиңел булмаячак. Кубрат хан моны каган белән Балкыр илхан бәрелешеннән үк сизде Албагучылар хәбәр китермиләр, каган куренми иде Нигә озаклады? Исәпләүләре оуен-^ ..г.п И(ЯПМВ ике көн эчек Маныч елгасында булырга тиеш иде инде. «Жаек бәкне көтәме?»— дип уйлады хан Нәкъ менә шул уй аңа көн б?ена тынгылык бирмәде. Әмма кузгалырга ярамый иде. Каганда көч җитәрлек, каган Җаек бәксез дә орышны башлап җибәрә ала. Шу- Ля« булгач, нигә ул һаман юк? Билгесезлек Кубрат ханны тәмам хафага салды. «Әллә соң,—дип уйлады ул (бу уен хан күңел түрендәрәк тота иде, ә уй дигәнең калка да чыга, калка да чыга),— каганның Чәчкәне кулына төшерергә исәбеме?. Бик мөмкин ич! Җаек бәк, ниһаять, Эске кирмәнне ала һәм хан кызы Чәчкәне кулына төшерә, шуннан соң гына үзен көтеп торган Йу- лыш каганның төп көченә килеп кушыла. Кулына Чәчкә төшкәч, йулыш каган аңа шарт куяр: йә кызың, йә үлем?..» Кубрат хан башын кысып тотты, як-якка чайкалып торды. Кодрак илхан кирмәнне тота алырмы? Орышларда сакалы агарган Җаек бәк бер-бер хәйлә белән капкаларны ачтырмасмы?.. Кубрат хан янына Балкыр углан килеп керде, ул инде йөри ала иде. — Утыр, углан. Ун көн көтәбез каганны. Нигә килеп җитми? — Каган килер, көчен барлыйдыр, атам, без аны шактый туздырдык. Аннары аның Җаек бәкне көтеп алуы да бар, атам. Кубрат хан текәлебрәк угланына карады. Бу углан да минемчә уйлый икән, димәк, каган чынлап та Җаек бәкне көтә, ә ул килми дә килми. Килер иде, кирмәнне алалмый Кубрат ханның эченә җылы йөгергәндәй булды. Шул чак чатырга җансакчысы йөгереп килеп керде. — Олуг хан, офыкта каган! Офыкны тоташ сөңге очы томалаган шикелле иде. Күпме алай белән килгән каган — төгәл генә белүче юк. Бу көнне орыш булмады. Бары икенче көнне генә, кояш1 чыгып, көнне каршы алгач, елга буендагы томан сыегып юкка чыккач кына ике як та орышка әзерләнә башлады. Хәзәрләр дугасыман булып басканнар. Сугыш кырына күз төшерү белән Кубрат хан Аспарух илханга сул яккарак җәелә төшәргә боерды. Аспарухның җәелә баруын күреп, хәзәрләр дә сафларын киңәйтә төштеләр. Төп көче белрн каган уртада иде. Төп көчен ул укка охшатып тезгән, һәр баскыч саен бер алып арта бара. Кубрат хан кавханнарына боерык бирә торды һәм бер мизгелгә дә дошманнан күзен алмады. Аппакка һәм философка елганы» аръягына чыгып китәргә боерды. Кубрат хан атын сорап алды. Күк айгырын! китергәч, яшьләргә хас җитезлек белән сикереп атланырга иткән иде, өзәңгегә аягын куюга, туктап калды, әмма шул мизгелдә үк ханның җансакчысы аның аяк астына кулын куярга өлгерде. Хан хәтта игелекле җансакчысына күз дә ташламады. Кулына тезгенен алды, аты шундук бии-бии алай алдына таба кузгалды. — Болгарлар, алыпларым, кардәшләрем,—диде хан өзәңгесенә баса төшеп.— Хәзәрләр каганы безне үзенә буйсындырмакчы, җәйләүлә- ребезне, калаларыбызны яулап, хатын-кызларыбызны, бала-чагаларыбызны Биләмҗиргә алып китмәкче. Аннан ул аларны кол итеп Мысыр- га. Франкларга, Румнарга сатып җибәрер. Мин сезгә ышанам, алыпларым, хатыннарыгызны, апа-сеңелләрегезне Хәзәрләргә әсир итәргә юл куймассыз! Без — болгарлар, кардәш көтригурлар — җәйләүләребезне, апа-сенелләребезне беркемгә дә бирергә җыенмыйбыз. Без үз җәйләүләребезне саклыйбыз, без үз җәйләүләребез өчен орышабыз, без җиңәрбез. алыпларым. Тәңре безнең якта! Кубрат хан һәр төмән алай каршына туктап сүз әйтте. Хан әйләнеп башЛЯН — Олуг хан, Эеке кирмәннән хәбәр килде Ж. а ек бәк кирмәнне ташлап, бирегә юл тоткан — Алостаз Дәян, Эске кирмәнгә иң ышанычлы атчабарың жибәр Кодрак илхан үзенең алае белән бирегә ашыксын Мин әйттем ♦ — Баш өсте, олуг хан. йомышчы хәзер үк кнтәр. Олуг хан, кыеп = әйтергә батырчылык итәм төп алайны кайсы илхан житәкләр? Кубрат хан саф-саф тезелеп торган алайларга күз ташлады 5 — Төп алай алдында Балкыр илхан булыр, алостаз Дәян а Соңгы мәлдә генә уена килгән фикерен ныгыту өчен Кубрат хан * барган жайдан жансакчыларынын берсенә Балкыр илханны чакырырга кушты Чатыр янына житәрәк, аларны Балкыр илхан куып житте. _ — Атам, дәштенме? ~ — Дәштем, углан Углан, тәңре киңәше белән мин сине төп алаем е; башына куярга булдым Акылың белән орыш Кыюлык белән батыр- ч лыкны бутама, үзеңне сакла, әмма дошманнан куркып орыш кырын « ташлама. Курку — жанварга гына хас сыйфат Син олуг хан угланы, s онытмасан иде шуны Иңгәиң килгәц алыпларың ташлап, алга ыргыл- “ ма, жүләр үлем дан китерми — Кубрат хан атыннан төште, путасын * салды, аның өстенә кылычың куйды һәм каршына килеп баскан Бал- *- кыр илханга бирде Балкыр илханның жансакчысы атын тотып торды, * илхан исә атасына тез чүкте. 2. — Атам, олуг хан, угланың Балкыр син биргән бабамнар кылычын « нык тотар Дошман алдында1 куркып калмас, нлен-жнрен халкын сак- ® лап, соңгы тамчы канына чаклы орышыр * Балкыр илхан кылычны кыныннан тартып чыгарды, йөзеннән үпте, кылычны кире кынысына тыкты, путаны биленә буды, сикереп атына атланды. Кубрат хан калкулыкка менеп басты Ике як та орышка әзер иде, әмма бу як та, теге як та кузгалырга боерык бирми тора иде. Кубрат хан орыш кырын янә бер кат күздән кичерде Чәүкәлеккә күз төшереп алды Чәүкәлек артында унике мең алыбы белән аның боерыгына әзер булып Көбер хан тора иде Каган аны күрми, күрергә дә тиеш түгел — Алостаз Дәян. сөрәнчегә әйт, мәргәннәргә алышырга оран салсын. Укчы мәргәннәрдән соң мәйданга сөңгечеләр чыгар! Мин әйттем Болгар сөрәнчеләре оран салуга, хәзәрләр ягыннан ике мәргән мәйданга таба кузгалды. — Нигә ике мәргән?—дип сорады хан — Олуг хан, Эске кирмәнгә йомышчы китте — Нигә ике мәргән дим мин сиңа, алостаз Дәян?! — Каган шулай теләгәндер, олуг хан Ике икән, без дә икене чыгарыйк — Бу Ашнн ыруы гомергә гадел нтеп яши белмәде Чыгар ике мәргәнең, алостаз Дәян! Мин әйттем Болгарлар ягыннан да ике мәргән кузгалды, алар атларын юырттырып кына бер-берсенә якынлаша башладылар Ук жнтәр ара калгач, болгар мәргәннәренең берсе уңга, икенчесе сулга чаптырып китте Хәзәр мәргәннәре дә як-якка аерылдылар Алышчы алыплар дошманнарны сайладылар, уктан алыша башладылар Кош кебек очып барган аттагы мәргәнне укка алу жиңел түгел, әмма аңа нәкъ менә очып барган кошны укка алган өчен мәргән исеме бирелә Ук атыш уеннары булган саен Кубрат хан нн оста мәргәннәргә кораллар, бүләкләр өләште. Менә хәзер алар үз сәләтләрен күрсәтергә тиешләр иде Кайсы як алдырыр, кайсы мәргән өстен чыгар? Мәргәннәр бер-берсенә якынлашкан арада Кубрат хан үз янына алостаз Дәянны дәштереп алды. Хан күк атка атланган, аты калкулыкта, арада ни сәбәпледер каган атын алыштырды, меясл зулйнды Мәргәннәр уктан атыша, башладылар. Болгарларнын бер мәргәне атыннан очып төште, мәйданда ятып калды, аның аты кешни-кешни болгарлар алаена таба китте. Болгар ягында «аһ!» дигән аваз дулкыны узды, хәзәрләр ягы исә сөңгеләрен күтәреп: «Алдыр! Алдыр!»—дип кычкыра башладылар. Уң якка киткән мәргәннәр укларын бушка аттылар, бер-берсенә тигезә алмадылар. Алышкан мәргәне ятып калуга, сулдагы хәзәр мәргәне уң якка чапты. Болгар мәргәне аны күрә идеме — юкмы, әмма тамаша кылган алай гү-ү килде, мәргәнгә куәт биреп кычкырырга тотындылар. Шуннан тагын тынып калдылар, барысы да тәңре кулында иде. Бер кешегә — ике кеше. Бер мәргәнгә — ике мәргән. «Тәңрем, булыш мәргәнгә!» — диде Кубрат хан. Хан белә иде, укчы мәргәннәрдән соң сөңгечеләр чыгачак, сөңгече ятып калган хәлдә дә орышны алыплар алышы хәл итмәячәк. Әмма нигәдер хәтта шул алышта да оттырасы килми иде ханның. Беренче мәргәне атыннан авып төшкәч, ханның йөрәге кысылып куйды, хан үзе мәйданга чыгып китәр дәрәҗәгә җитеп ярсына башлады. Ул арада ике хәзәр мәргәне болгар мәргәнен уртага алдылар. Болгар мәргәненә беркая да китәр урын клмады. Хәзәрләр ягында: «Алдыр, алдыр, алдыр!»—дип кычкыралар, болгарлар исә тынып калдылар. — Кем угланы алыша?—дип сорады янәшәсендәге алостаз Дәян- нан хан.— Кем угланын чыгардың? — Алышучы, олуг хан, Азак кавхан угланы Әмәт. — Азак кавхан угланы!? — Әйе, олуг хан. Төптәңре үзе теләде. Ул арада алышучылар арасында тагын бер хикмәт булып алды. Ике хәзәр мәргәне болгар алыбын шул чаклы кыстылар ки, теге җәясенә ук элгән килеш бер урында әйләнә башлады. Мәргән үзе тирәли чапкан хәзәр мәргәннәренең ачылганын көтә иде. — Ат, ат!—дип кычкыра башлады болгарлар. Мәргән үзенә очкан уклардан йә ат өстенә ятып кала, йә укка калканын куя. Боҗра тагы да кечерәйде. Шунда бер хикмәт булып алды: болгар алыбы ат өстенә яту белән хәзәр алыбы җәясен тартты, болгар мәргәне берьякка тайпылып калды, ук исә икенче яктагы мәргәннең атына барып тиде, ат куркынудан өркеп китте, шунда болгар алыбы җәясен җибәрде. Ук хәзәр мәргәненең култык астына кадалды Мәргән берьякка ауды, аты аны хәзәрләр ягына чаптырып алып китте. Хәзәр мәргәне иптәшенең үлемең күреп, бер мәлгә каушый калды, күрәсең, болгар алыбының чираттагы угы аның ботына кадалды. Мәргән укны ботыннан тартып алды, җәясенә элде, мәргән керешен тартырга өлгерми калды — болгар алыбының икенче угыннан ул атына чалкан авып төште. — Уклар агулы идеме? — Олуг хан, алышларга агулы уклар бирелми,— диде алостаз Дә- ян. Кубрат хан төркиләрдәге бу язылмаган законны бик яхшы белә иде, күңелен тынычландыру өчен генә сорады, аның исән калган болгар алыпны үтертәсе килми иде. Ук мәргән алыпның кулына тигән, ул, канаты сынган коштай беләген салындырып, Кубрат хан янына килеп туктады. Кубрат хан мәргәнне атыннан төшерергә кушты, үзе дә төште, килде дә алыпны кочагына алды, аннары алтын саплы хәнҗәрен бүләк итте, «ур-ра!» кычкырды. Болгар алае өстендә ур-ра тавышы яңгырады, хәзәрләр дәшмәделәр. — Сөңгечеләр!—дип оран салдылар ике яктан да. — Сөңгече берәү генә чыга,— диде алостаз Дәян. Кубрат хая: «Нигә?»— дип сорамады, атына атланды. — Сөңгечегә кем угланы чыга, алостаз Дәян? — Тимерче Кулбай угланы Бәкер, олуг хан — Яхшы, чыксын,—диде хан Сөнгечедә таза ат, тимер калкан, җиде аршин озынлыгындагы сөн- ге иде. Сөнгеченен үз исеме түгел, атасының аты Кубрат ханның хәте- ♦ рен жәлеп итте. «Кулбай, Кулбай,— дип уйлады ул хәтерен барлап.— х Кулбай угланы!» х Тимерче Кулбай бер яудан да калмады, хәзер әнә Симай ата белән £ бер алачыкта эшли. Орышка җыенганда сакалы биленә җиткән Кул- з бай хан каршына килеп баш иде. Нык өзәңгеләр, тамгалы очлымнар. 2 ялгаусыз күкрәкчәләр, ничек төшсә дә очлы ягы белән өскә карап тор- ф гаи ыргаклар уйлап тапкан тимерче Кулбайны хан белә нде. Тимерче ханнан угланы Бәкерне үзенә җансакчысы итеп алырга үтенде Кубрат | хан аңа ярый диде бугай. Кулбай шунда ханга: «Олуг хан, җансакчың с- итеп алсани угланым тәнең генә түгел, җаның да саклар»,—дигән нде ч Мәгәр хан Кулбайга биргән вәгъдәсен бик тиз онытты, ул хәтта Бәкер- £ иен кем булуын да белешмәде. Ә ул алостаз Дәянда булган икән — Сөңгечене калдырып булмыймы?— дип сорады Кубрат хан. — Соң инде, олуг хан. Аннары бу алып уеннарда гел бүләкләр ала * килде. £ — Ярый!— диде килешеп Кубрат хан Ул сөнгечесе дә укчылар ке- з бек Хәзәрләрдән өстен чыгар дип өмет итә иде — Тәңре сәләт бирсен батырга!—диде хан, мәйданга таба китеп u барган алыпның киң җилкәсеннән, кулындагы озын сөңгесеннән күзен ® алмыйча. Мәйданга якыная башлауга, дошман сөңгечеләре атларын ' чаптырып киттеләр.— Алостаз Дәян, сөңгече алып бер генә ялгыша, тәңре саклый күрсен батырны! Заманында болгар алыплары сөңге атуда гел өстен чыга килделәр. Элек орыш алдындагы алышларга укчыларны чыгармый торганнар иде, сөңгечеләр генә чыгар нде. Сөңгедә болгарлар һәрчак диярлек өс тек чыктылар. Шул җинү болгар алыпларына куәт бирер нде. Ике сөңгече атларын чаптырып бер-берсеиә таба килгән чакта әнә * шул үткән хәлләрне исенә төшереп өлгерде Кубрат хан Сөңгече алыплар бер-берсенә якынайдылар, менә тиздән сөңгеләр кара каршың очачак. Болгар алыбы беренче булып сөңгесен атты, әмма хәзәр алыбы да сөңгесен җибәрергә өлгерде, нке яктан да ух! дигән аваз ► яңгырады, сөңгечеләрнең үрә баскан атлары яман тавыш белән кешнәштеләр Кубрат хан болгар алыбы тәнен үтәли чыккан сөңгене күрде Алып, җнл алгандай, ияр өстеннән очып төште, икенче мәлдә Кубрат хан хәзәр алыбының да иярдән җиргә очып төшүен күрде Хәзәр алыбының ла күкрәген сөңге тишеп чыккан нде «Калканнарын куярга өлгермәделәрме?»—дип уйлады Кубрат хан Ике якта да тып-тын калдылар, бары тик алыплардан арынган атлар гына кешнн кешни икесе нке якка юыртып киттеләр. «Кичер, Кулбай, кичер ханыңны,— днп кыймылдады ханның иреннәре.— Кичер, саклый алмадым угланың .-» Сөңгече алыплар мәйдан уртасында ятып калдылар Кубрат хан беренче булып аваз салды: — Кузгалырга! Алостаз Дәян үз алао башына чапты Дала кисәк бөтен җир йөзе ’ белән хәрәкәткә килде Хан калкулыктан хәрәкәгтәге алайларын күзәтте Каган да калкулыкка менеп баскан, аның айгыры әллә каян күренеп тора иде. Беренче булып кузгалу вак мәсьәлә түгел иде. Беренче’^эрэкэт дошманга төп юнәлешне ачып бирәчәк. Боерык буенча беренче булып Ас- парух илхан кузгалды, әмма ашыкмады, илханның каган хәрәкәтен беләсе килә иде. күрәсең. Аспарух илханның бу мөстәкыйльлеге Кубрат ханга ошады. Шул ук вакытта ул әнә шул ашыкмавы белән ханны шиккә дә калдырды: илхан үзлегеннән һөҗүм итмәкче... Алай субаш- ларының дикъкатен җәлеп итү өчен Кубрат хан җансакчысына Болгар әләмен күтәреп, төп алай каршына чыгарга боерды. Византия тукымасыннан тегелгән, уртасына ал-алтын-көмеш җепләр белән кояш сурәте чигелгән әләмне тотып алай алдына килеп басуга, болгарлар ур-ра! кычкыра башладылар. — Болгарлар, алга!—дип кычкырды төп алай башындагы Балкыр илхан. Бөтен орыш кырында «ур-ра», «ур-ра!» авазы дулкын-дулкын булып яңгырады, ат тояклары тупылдаудан дала сискәнеп, тетрәнеп киткәндәй булды. Орыш кырында ак чәчле кылганнар чайкала, елгага таба үләннәр куера, чәчәкләр күренә башлый. Иртән алайларны карап йөргәндә Кубрат хаң тагын карсак төлкене күрде. Җанвар-киек аңа ияләшкән, һәрчак сөяк көтеп йөри иде, ә хәзер кан исен сизүгә, кисәк юкка чыкты. Аның каравы, баш очында козгыннар урала иде. Менә дошман белән ике ара кыскарганнан-кыскара бара. Менә грек утын каплап килгән укчылар укка ала башладылар, күп тә үтми алар икегә аерылып киттеләр, алга сөңгечеләр чыкты, алар да икегә аерылдылар, шунда ташаткычлар куелган арбалар алгы сафка килеп басты. Күн ояларга грек уты тутырылган чүлмәкләр куелган, филтәләр кабызылган, керешләр тартылган. Күргән сурәтне кинәт кенә ханның зиһене кабул итмәде, әмма күзләре дөрес күрә иде — Хәзәрләрдә дә ташаткычлар куелган арбалар, аларның да алгы сафтагы сөңгечеләре икегә аерылып киттеләр һәм ташаткычлар куелган арбалар алгы сафка килеп басты. «Хәзәрләрдә ташаткычлар!»—дип уйларга өлгерде генә Кубрат хан, шунда ук ике яктан да бер-берсенә чүлмәкләр оча башлады. Хан атының тезгенен шул кадәр гайрәт белән тартты ки, аты арт аякларына басты, авызы каерылудан әрнешле; кешнәп җибәрде. Ике якта да чүлмәкләр шартлый, ике якта да дөрләп ут яна. Ташаткыч арбаларына ут> капты, бөтен төбәк тамугъ утыдай яна башлады. Ут капкан арбалардан өркенеп, ярсынып, кешни-кешни җигүле атлар дулашты, киемнәренә ут капкан алыплар бәгырь өзгеч итеп кычкыра-кыч- кыра елгага таба йөгерделәр, күбесе ауган урынында ятып калды. Кисәк булып алган бу мәхшәрдән ике як та орышны туктатып тордылар. Атларның, кешеләрнең тереләй януларын күрү, аларның йөрәк өзгеч тавышларыннан, ярдәмгә чакыруларыннан йөрәккә кан савылгандай булды. Шул чакта каган калкулыктан чаптырып төште һәм төп алае каршына чыгып, әләмчесе янына килде, кылычын чыгарды, өзәңгесенә басып: — Алдыр! Алга!—дип кычкырды. Аңа каршы дәррәү төстә алае белән Балкыр илхан кузгалды. Кубрат хан да түзмәде, төп алайга таба чапты. Ханның зиһенен бер уй биләде: «Хәзәрләрдә грек уты! Хәзәрләрдә грек уты! Каян?!' Базилевс сатканмы?!» Алайга җитәрәк ул бернәрсәгә игътибар итте: грек уты белән атышкан төбәктә арбалар янып бетеп бара, төп алайлар ун яктан урап чыгып. берберсенә якынлашып киләләр иде инде. Менә алайлар кушылдылар да орыша башладылар. Кубрат ханны төптәңре Азак куып — Олуг хан, олуг хан, борылыгыз, борыл! Йулыш каган орышка кермәде, алаен кузгатып жибәрде дә кире калкулыкка чапты Чынлап та шулай икән бит, каган ак аты белән кире борылып калку’ лыкка менеп баскан. Кубрат хан атын чатыры куелган калкулыкка борды, ханга таба уклар оча башлаган иде инде Ханнын як-ягындагы жаисакчылары аны үзләренчә саклыйлар иде. Чатырныц арт ягында * Кубрат ханнын азмы-күпме мая алае бар. Ул аны һәм Көбер ханны = соңгы мәлдә генә чыгарачак. Калкулыкка менгәч, шуны күрде Кубрат * хан Даян алостаз белән Аспарух илхан дошманга дулкындулкын < булып киләләр. Уклардан алалар да ике якка аерылып китеп, янадан S дошманга каршы киләләр Кайчандыр Әтиолан баба шулай орышкан, ж Бар жирдә дә каты орыш бара Хан елганын аръягына күз ташла- ф ды, карашын офыкка күчерде Шул яктан Батбай илхан килеп житәр- _ гә тиеш иде. Ә ул юк та юк Кодрак илханнан хәбәрчеләр килеп тора. | Жаек бәк кирмәнне ташлап киткән Чәчкә кая? Хәбәрче берни дә бел- е; ми иде, белепме әйтергә кушмаганнар? Шул чак атын күбеккә батырып, хан янына хәбәрче килеп туктады, ю чабып килгән уңайга атыннан сикереп төште, куенындагы бнтек төргә- * ген төптәнре Азакка сузды, тегесе үз чиратында аны ханга бирде. — Төптәнре Азак, кызым Чәчкә Ж.аек бәк кулында Нн кылыйм? * . — Олуг хан, барысы да тәцре кулында Жаек бәк кызны кулына £ төшерү белән бирегә юл алыр. Сабыр итик з — Син хаклы, төптәнре Азак. Ж,аек бәккә башка барыр жир юк £ Чәчкәне без монда килгәч тартып алырбыз. и Кубрат хан янына кече кавхан килде, тезгенен жансакчысына таш- ® лап, баш иде. — Олуг хан, каган ягыннан шымчы кайтты. — Кая ул? — Чатырда, олуг хан. Кубрат хан атыннан төште, чатырга керде. Хәзәрләр ягыннан кайткан шымчы алып хан>а баш орды — йә,— диде олуг хан — Әйт хәбәрең? — Олуг хан, төптәнре Ирсан каган ягында Хан шымчы алыпны баштанаяк күздән кичерде Күптән түгел ал остаз тарафыннан каган ыстанына жибәрелгән алыпны таныды ул — Атың, атың ничек? — Атым Ардаш, олуг хан — Йә, Ардаш,— Кубрат хан шымчы алдына хәнжәрен ташлады — ’ Ялган сөйләгән хәлдә. — Олуг хан, кыеп әйтәм, төптәнре Ирсан каган ягында, алай белән яу чыкмакчы Кубрат хан үрелеп хәнжәрен алды, хәнжәр сабын нык кысудан ханның бармам буыннары агарынып чыкты, сул яңагы тартыша башлады — Хакмы бу, Ардаш алып? Алып хәнжәрен чыгарды, бармак очына чәнечте. чәчрәп киткән канны хәнжәр йөзенә ягып, ханга сузды — Олуг хан, ант эчәм, төптәнре Ирсан бер төмән алай алдына баскан нде — Кече канхан, ханшаны дәш! Шулай диде дә хан кабаланып чатырдан чыкты, артына да әйләнеп карамыйча атына таба китте Ханша елганың аръягында нде. хәрби киемнән, янында оста мәргәннәрдән йө* алып Алайның йөзбашы ханшаны күз карасыдай саклый ‘ иде Күп тә үтми ханша йөз алыбы белән чатыр янына кнлеп тә житте. калкулыкка күтәрелде, атын хан аты белән янәшә туктатты — Ханша,—диде Кубрат хан орыш кырыннан күзен дә алмыйча — < •* У • м ю 49 Яман хәбәр килде. Төптәңре Ирсан каган әләме астына баскан, орышка кермәкче. Киңәшен әйт, ни кылыйм? Ханша аһ! итте, әмма шундук үзен кулга алды. — Батбай углан, Батбай углан кая?! — Ул юк, ул күренми. — Хан, кеше сүзе кеше үтерер, ди. Кая ул шымчы алып? — Чатырда. Ханша атыннан төште, чатырга кереп китте. Кубрат ханның; күңелендә өмет чаткысы кабынып алды. Шымчының ялганлавы да бар иде. Шымчыны каганның сатып алуы да бар иде. Андыйларны да күп күрде хан. Ханшага ул барысын да сөйләр, ялганлый алмас. Иллә өмете акланмады, ханша җилләнеп әйләнеп тә килде. — Төптәңрене юк иткән алыпка мең алтын, хан. Төптәңре хыянәтче! Ханша атына атланды, орыш кырына текәлеп карады. Төп көчләр арасында каты орыш бара иде. Төп көчне җитәкләгән Балкыр илхан чигенә башлады, хан мая алаеннан бер' төмән алай җибәрде. Өстәмә көч килүгә, болгарлар рәтләрен тигезләделәр. Шул якта җанөшеткеч авазлар ишетелә, башлар киселеп оча, күкрәккә, аркага кадалган ук-сөңгеләрдән аккан кан дала кылганнарын ал төскә буйый. Әле иртән кояш чыкканда тын гына йоклап яткан дала ыңгыраша, әрнешә, сыкрый иде. Баш очында козгыннар карылдый, ала каргалар оча. Көн төшлеккә җитеп килә, беръякның да алдыра алганы юк. Кубрат хан хәзер еш кына төньякка күз ташлый, аның исәбе буенча, шул яктан камаудан котылган Кодрак илхан килергә тиеш иде. Ул инде юлдадыр, атасына ярдәмгә ашыгадыр. Ни ашыкса да Кодрак илхан тиз генә килеп җитә! алмаячак, әмма ханның күз карашы барыбер шул якка тартыла иде. Кодрак илхан янында Илбарыс буйтур да бардыр. Хәзер нәкъ менә шулай булуын тели иде күңел. Орыш кырына карый-карый хан яңак итен чәйнәде. Башында мен төрле уй бөтерелә. Хәзәрләрдә грек уты? Кем биргән, кем саткан?.. Ба- зилевсмы? Йа тәңрем, никадәр мәкер бу базилевста! Күңелнең моңа ышанасы килми, әмма нинди мәхшәр булып алды, ике якта да меңләгән кеше кырылды. Ни өчен болай эшли базилевс? Бит ул Кубрат ханга патрикий титулы бирде,, яклап килде, балаларын ярәштеләр, исәпләре кардәшләшергә иде. Хан янына, атын калкулыкка җан-фәрман чаптырып, алостаз Дәян- иың җансакчысы килеп туктады. — Олуг хан, алостаз Дәян ярдәм сорый! Кубрат хан чаптырып килгән атның киңәеп киткән1 борын тишекләренә карады һәм шундук карашын орыш кырына күчерде. — Синдә ничә баш алып? — Бер баш, олуг хан! — Алостаз Дәянга әйт, ярдәм юк диген. Чигенмәскә! Бер генә башың булса,(син ханга яңадан мондый хәбәр белән килмә! Мин әйттем! Алостаз Дәянның җансакчысы атының авызын каерып борды да камчылый-камчылый, ат тоякларыннан балчык ата-ата кире чапты. Соңгы чиктә Кубрат хан алостаз Дәянга ике төмән алай җибәрде. Хан- иын мая алае күзгә күренеп эри иде. Орышның иң катысы төп алайлар төбәгендә. Кубрат хан1 ) шул төбәктән күзен дә алмады. Соңга таба Болгарның язмышы нәкъ менә шул төбәктә хәл ителә кебек тоела башлады Кинәт бер төркем кыю Хәзәр мәргәннәре төп алайны урап чыгып, чатырга таба ташландылар. Аларга каршы болгарлар кузгалды. Шунда Кубрат ханның күзләренә таныш йөз чалынып китте. уды — Кече кавхан, чап Кебер ханга — вакыт! Шулай диде дә хан атын куалый-куалый таныш йөзгә таба чапты. Җ төптәңре. син миннән китә алмассың. Китә алмассың... Орышларда күп катнашкан, үлем күзенә карап кылычын дошманга |R тапкырлар күтәргән Кубрат хан орыш төбәгенә якынайган саен > аендә ниндидер ярсыну тойды. 1 Яшь чакларындагы орышка чапкан мәлләрен күз алдына китерде. J ;убрат ханга гүя шул чаклардагы гайрәте кайтты н — Ур-ра! Ур-ра! бруй казанды. Уктан ала белмәсә дә, кылыч белән оста орыша иде «птәнре Ирсан. Шуның өчен хан җәясен алып тормады, кылычын Һгыйболгый төптәңре күренгән төбәккә чапты. — Ур-ра, болгарлар, ур-ра! Твптәнре Ирсан Кубрат хан якынайгач кына болгарларны күрде, мбаланып, җәясенә ук эләргә нтте, әмма элә алмады, ук җәясен 'ашлап, кылычын чыгарды. ■ Кубрат хан атының тезгенен җибәрде. — һоп-һоп, әйдә, алдыр! Ат аның телен аңлый кебек иде, кош кебек очып төптәңре Ирсанга ■кынам. *Юк, төптәңре Ирсан, китә алмассың, китә алмассың!» — дип кантлады Кубрат хан Әмма төптәңре Ирсан китәргә җыенмый иде Ул ы Кубрат ханга таба кузгалды, аны да җансакчылары уратып алган- tap Кубрат хан шул хәтле ярсынды, тамагы ярылырдай итеп кычкы- За-кычкыра гайрәт белән кылычын болгады. Ик оста мәргәннәре, җансакчылары белән үзенә таба килүче Куб- |»т ханны күргәч, төптәңре Ирсан алыпларына нидер кычкырды, алар !• алайдан аерылып, Кубрат ханга каршы кузгалдылар Ханның мыплары төптәңренең сакчыларын бүлеп алдылар, ике арада орыш Впте Кубрат хан сел тән үле кылычына бөтен булган гайрәт көчен салды, .оңгы мәлдә ул төптәңре Ирсанның нәфрәтле күзләрен күреп калды. Ирсанның кылычы ханның калканына бәрелде, тимер чыңлаудан ко- <>к тонгандай булды Кубрат хан Ирсанга батып кергән кылычын бәен тәне белән тойды Ирсанның башыннан очлымы җиргә очты, тагами китте, аты җилләнеп каган ыстанына таба элдерде Төптәңренең ыгы өзәңгегә эләккән һәм ул сөйрәлеп диярлек бара иде Аның араннан кылган башлары ал чәчәккә әверелеп, кызарып кала Кубрат "•н тезгенен алды, кирегә борылды Җансакчылары төптәңренең алып- 1арын кысырыклап, турап бетереп баралар иде инде. Кубрат хан ча- ’ирина борылган чакта үзенә таба чаптырып кнлүче каганны күреп 1**иы Җансакчылары аны уратып алганнар, каган уртада килә иде. W’1 хан атын кире борды, җансакчылары аның тирәсенә килеп "Ятылар Кубрат хан кылычын кынысына тыкты, җәясен алды Башта МӨСӘГЫЙТ ХӘВИВУЛЛИН Т. Хал(иэхмәтов рәсеме. I* каган оелис тглыuiы р га тели иде. Атынын кабыргасына аягы елән тиеп алды, алга кузгалды. Каганның җансакчылары нкегә ае- £лдылар, болгарларны урап алырга теләделәр. Әмма болгарлар да [ңсытында сибелеп өлгерделәр. ^Шул чак Аспарух илхан төбәгендә ур-ра! тавышлары ешрак ишете- . ә башлады. Биредә ике якның җансакчылары үзара орышып китте- * эр Төркидә язылмаган бер закон бар иде каган белән хан каршы ; 1ЛГӘНДӘ жансакчылары үзара орышалар, хан белән каганга кысылх шйлар. Каган да җәясенә ук элде. Хан белән каган берсе уңгарак < )лып, икенчесе сулгарак каерып, бер-берсенә якыная башладылар. Шул £ 1акыт көчле дулкын буйып ур-ра! тавышы ишетелде. Кубрат тавыш 2 Илгән якка хәтта әйләнеп тә карамады, бу Көбер хан төп көчкә килеп ку- ф оылгаи булырга тиеш, Хәзәрләрне кысырыклый башлаганнардыр. Куб- х >ат хан каганны бер мизгелгә дә күздән яздырмады. Менә кайчан х кшин ыруына нокта куячак ул. Хан ашыгыбрак керешен җибәрде, ук ч аганнын ботына барып кадалды. Каган да укны җибәреп өлгерде, * (убрат хан чак кына ат өстеннән очып төшмәде, аның иңбашына ка- « [алган иде каганның угы. Укны ул шундук суырып алды һәм җәясенә ® ишәкче итте, әмма өлгерә алмады, кисәк күз аллары караңгыланып о [итте, ял өстенә капланды. Каган икенче угын ханга җибәрергә мата- * И иде, тик өлгерми калды, ханның ат ялы өстенә каплануын күргән £ гянсакчылары аңа ук яңгыры сиптеләр Укларның берсе каганның 3 Иына тиде. Аты куркынып, чабып китте. Алай да каган керешен җибәu >ергә өлгерде, каганның угы кылганнар арасына килеп төште Каган- 3 1ЫН аты ыстанына таба чаба башлауга, җансакчылары төрлесе-төрле ® ■кка сибелделәр. Болгарлар куа бармадылар Кубрат ханның ат тез- * генен берәүсе алды, икенчесе ханны тотты һәм аны чатырына алып кайттылар. Сак кына атыннан төшерделәр, чатырга алып кереп, түшәккә салдылар. Кече кавхан Аппак артыннан чапты. Аппак килеп тә җитте. Атыннан төште, агарынып чатырга килеп керде. — Кубрат! Хан күзләрен ачты, кулындагы укны ханшага бирде. | — Табибка бир, тикшерсен, агулы түгелме Чатырга грек табибы чакыртылды Ул ханша кулындагы укка күз цэ салмыйча яралы янына узды, җансакчыларга ханның көбәсен, күлмәкләрен салдырырга кушты Яра тирән түгел иде. Грек яраны ниндн- |ер сыекча белән юды, ханның башын күтәреп, бер җам эчемлек бир- ^ярага яфрак каплады, аннары чатырдан барысына да чыгарга куш- « Чатыр эчендә ук тоткан ханша һәм грек табибы гына калды. Хан Ирен генә күзләрен ачты '—Ук агулымы, табиб?—диде ул һәм авыртудан йөзе үзгәреп китте Табиб укны кулына алды, тимер очын теленә тигезде, аннары хан 1и» колагына якын килебрәк: — Ханша, ук агулы,— диде. Грекның гаҗәпләнүенә каршы, ханша ана: — Кулыңнан килгәнне барысын да эшлә, табиб,— диде. Ханшаның салкын канлылыгына гаҗәпләнеп, табиб эшкә кереште Ханның ярасы зур түгел иде, көбә күлмәк саклаган, әмма ук агу- 1ы булу сәбәпле, хан әкрен генә сүнә барган шикелле тоелды Ханша- У л һәр данм орыш барышы турында сорашты Табиб аңа җам беря иемлек бирә торды. 1 Ханша гректан “ Ни эчерәсең син аңа?— дип сорады. — Боспордан килгән «Кара доктор» эчемлеге, ханша. — эчемлек ханга ярдәм итәрме, таииог — Итәр, ханша. Заманында Александр Македонский оу эчемлекне яралы алыпларына эчерткән, яраларына каплаган. Бу эчемлектә мең. шифа бар< ханша. Ләкин ук агулы булган. Ханның гомерен саклап калып булмастыр... Ханша өнәми генә табибка карап алды һәм болгарларның алимче- сен, төптәңре Азакны чакырырга кушты. Күп тә үтми, алимче белән төптәңре Азак килеп керделәр, ханша алимчегә белгәнен эшләргә ишарә ясады. Иң әүвәл алимче чатыр эченнән шайтаннарны куарга кереште. Ул чылбырлы җамга нефть, май, балавыз, тагын әллә нинди үлән төнәтмәләре салды1 һәм аңа ут алып, авыз эченнән генә тәңредән ханга озын гомер, ярасы тизрәк төзәлүен тели тели уты янып торган җамны уңлы-суллы селки-селки хан тирәли йөри башлады. Табиб аңа карап торды-торды да чатырдан чыгып китте. 29 Биленә атасы Кубрат хан биргән алтын тәңкәләр һәм төрле сурәтләр төшерелгән, көмеш әйберләр белән бизәлгән пута буып алгач, Балкыр илхан күк-кояшка карап тәңрегә гыйбадәт кылды. Илхан янында басып торган уң кулы аңа: — Илхан, олуг хан сиңа төп алаен ышанып бирде, хәзәрләрне ку^ гач, тәңре сиңа куәте белән бергә тәхетен дә бирер,— диде. — Барысы да тәңре кулында, Тимер. Син минем уң кулым. Каганны Биләмҗирдән кусак, мин сине анда тархан итәрмен. Күзең төшкән Җаек бәк кызына үзем яучы булып барырмын. Уң кулы Тимер елмаеп куйды, бид! путасын рәтләде, ук-җәясенә кагылып алды. — Барысы да тәңре кулында, илхан, бәк кызы Таңбикә дә, тархан булу да. Онытма, илхан, вәгъдәң! Орыш башланыр алдыннан гына шулай дигән иде Балкыр илхан, әмма орыш башланды, бер дә алга бара алганнары юк, киресенчә, акрын гына төш авыгы 1 җитүгә, хәзәрләр алдыра башлады. Орышка Ко- бер хан да әллә ни үзгәреш кертмәде, каган да кайдандыр өстәмә алай- лар чыгара тора. Әмма Көбер хан бер өлеш алаен Аспарух илханга җибәргән икән, аннан урра тавышлары ешрак, куәтлерәк ишетелә башлады. Шулмы куәт бирде болгарларга, төш авыгы узуга, болгарл^» хәзәрләрне кысырыклап, һөҗүмгә күчтеләр. Шул чакта Кубрат ханйцХ җансакчысы Балкыр илханны алырга килде. — Атаң яраланды, илхан. Балкыр илхан алаен уң кулына биреп, үзе чатырга чапты. Атыннан сикереп төште дә тезгенен җансакчыларына ташлап, атылып чатырга керде. — Атам! Кубрат хан терсәгенә таянып күтәрелде, Балкыр угланның дала тузаны кунган иңенә кагылып алды. — Балкыр углан, Батбай абаң һаман килеп җитми. Мине тәңре үз янына алса, үч ал син аңардан Мая алаең анаңда булыр, бик авырга килсә, сорап ал. Мин әйттем. Балкыр илхан атасының кулыннан үпте, битен-биткә куеп алды. Аннары чатырдан чыкты да сикереп атына атланды һәм, җансакчыларТөш авыгы—төш вакыты ны ияртеп, үзе орышкан төбәккә чапты Биредә хәзәрләр болгарларның сафларын ертканнар, урагг алып киләләр иде инде. Балкыр илхан кнл- шәпкә болгар сафларын ертып чыккан хәзәр йөзбашының башын 7«бып төшерде, йөзбашнын очлымы җиргә тәгәрәде һәм утырып калды, әйтерсең йөзбашны сугып җиргә иңдергәннәр иде Балкыр илхан килүгә, болгарлар сафларын тигезләделәр Әле генә болгарлар чигенә- ♦ чигенә орышалар иде, хәзер хәзәрләр шул язмышка калды Ханша х Балкыр илхан артыннан ук аңа бер йөзбашны җибәргән икән, алар * килүгә. Балкыр илхан Хәзәрләрнең сафларын таратуга иреште. Аспа- £ рух илхан да Хәзәрләрне уратып, кыйнап ята иде. Шунда бер җансак- 2 чысы Балкыр илханга кычкырды £ — Балкыр илхан! Сул яктан җансакчылары белән каган килә! Балкыр илхан атын каган ягына борды, ана хан маясыннан кил- х гән йөзбаш иярде. Балкыр илханның очып диярлек үзенә таба килүен s күреп, каган атын тыя төште. — Минем арттан, ур-ра!—дип кычкырды Балкыр илхан. Каган, Балкыр илхан белән орышырга теләмәде, ул ана каршы нн f оста мәргәннәрен җибәрде. Балкыр илханның атына сөңге белән када- ю дылар, аты кисәк сөрлегеп китте, илхан ат өстеннән сикереп төште, ' >^)гә тезләнде, җәя керешен тартты. Аңа таба кылычын болгый-болгый ь ’чмүче. алып, күкрәгенә ук кадалуга, бер якка авып төште, икенчесен с дә шундый ук язмыш көткән икән — анысы атыннан ук төшеп калды. 3 Балкыр илхан хәзәрнең атына сикереп атланды, бу алышны җансакчы- £ лары арасында туктап карап торучы каганга таба чапты. — йулыш каган! Мин синең белән алышырга телим! Каган! Ишетәләрме аны. ишетмиләрме — эш анда түгел иде. Балкыр илхан йөрәге белән кычкырды. Ул каганнан атасы өчен үч алырга тиеш! Балкырның колак яныннан гына нке-өч ук сызгырып үтте, ул һаман атын каганга таба куалады. Әмма аны каганга җибәрмәделәр^ Хәзәрләрнең төп алаен җитәкләгән бәк аның юлына аркылы төште. Янә каты орыш башланды. 30 йулыш каган калкулыктан орыш барышын күзәтте. Ботына тигән ункрасы сызлап-сызлап китә. Орыш барышы шуны күрсәтә, болгарлар- |'Ч җиңеп булмастыр. Көбер ханның орышка килмим дип әйтүе, ә үзенең Кубрат хан ягына басуы һәм көтмәгәндә килеп чыгуы, каганның алдан уйланган фаразларын сүтеп, чуалтып ташлады Аспарух илхан ун к&натны камап, таратып ята Каганның ун кулы, ышанычы, өмете— Җаек бәк һаман юк. Хан кызын алып килә дигән хәбәренә ике көн булды инде, ә бәк юк та юк Хан кызы кулына төшкәч, йулыш каган нишләргә белер иде. Көтеп-көтеп тә Җаек күренмәгәч, йулыш каган аңа каршы Сөләй меңбашны җибәрде Күптән түгел генә каган ыста- нына оялаган Сөләй бәк тә суга чумды, ни хәбәрчесе, нн үзе юк Орыш кыры кайнап торганда уң кулы янында булмавы йулыш каганның тәмам канын бозды Җаек бәк белән Кубрат ханның кызы Чәчкә кирәк нде каганга Югыйсә соң булып куюы бар. хәзәрләр төрле яклап чигенә башладылар Каганда мая алай калмады. Соңгы сулышы иде Хәзәрләрнең. Моны каган да күрә, әмма чатырын җыйдыртмый, кузгалмый, ни оер көтә, нидер өмет итә. *Шул чак офык читендә сөңге очлары күренде Боты сызлавын да сизмичә, йулыш каган өзәңгесенә басты. Каганга таба шул яктан ат чабар килә иде. Аның аты сөлектәй сузылып чаба, корсак астыннан уч-уч күбекләр очып кала — Бу Җаек бәк,— диде каган янәшәсендә баскан Әбүзәр бәккә- Чап Җаек бәккә каршы, килер җайдан хан угланы Аспарухка ташлансын. Анда хәзәрләр кача башладылар. \ Әбүзәр бәк атын камчылый-камчылый сөңге очлары күренгән якю чапты. Күп тә үтмәде, каган басып торган калкулыкка чаптырып, Сө- ләй бәк килеп җитте Бәкнең айгыры еш-еш сулыш ала, яңаклары тир ләүдән ялтырап калган иде. — Ай-кояшка тиң каган, кыеп әйтергә җөрьәт итәм: Җаек бәкне Кубрат хан угланы Кодрак тар-мар иткән. Килүчеләр Җаек бәк алае түгел, Кодрак илхан алае — болгарлар, угорлар! Каган камчысы белән Сөләй бәккә кизәнде. Атыннан төшеп, каган алдына тезләнгән Сөләй бәк торып басты, ияген чөя төшеп, каганга карады Тазалыгы, пәһлеванлыгы белән күпләрнең котын алган, икәүдән- икәү генә калганда каганның үзен дә шомга салгалаган бәк каганнан курыкмавын сиздереп, хәнҗәренә кулын салды. Йулыш каган янәшәсенә аты белән килеп туктаган, ат өстендә көчкә утырса да, көч-кодрәте кимемәгән Үрәгәй төптәңрегә карады, күзләре белән киңәш сорады. — Сөләй бәкне алае белән Балкыр илханга каршы җибәр, каган. Кояш баеганчы болгарларны тоткарларга кирәк. Кояш баегач, орТЖ тукталыр, сиздерми генә күчеп китәрбез. — Сөләй бәк!—дип кычкырды каган, гайрәтен күрсәтер өчен камчысын җиргә ташлады, аты өркеп китеп, ыргылып куйды, каган атын тыйды.— Сөләй бәк, Балкыр илханның язмышы синең кулда. Башын китерәсең икән, урының уң кулымда булыр! Чынында исә бер дә алай әйтергә теләмәгән иде каган, чигенергә, чатырын җыярга җыенган иде. Кодрак илханның алае якынаеп килә, болгарлар аларны күреп тә алдылар бугай инде. Карт Үрәгәй төптәңрегә каршы килә алмады каган. Ул — төптәңре, аңа күренәрәк төшә, Үрәгәй тәңренең үзе белән киңәшеп эш итә. Каганның тәмам зиһене чуалды, яралы боты оеп-оеп киткәндәй итә башлады. Орыштан исән-имин кайталар икән, каганны зур сынау көтәчәк. Тагын ничә ел каганлык итәсең дип. Үрәгәй төптәңре аны ефәк бау белән будырып караячак. Әйтер ике ел дип. ике елдан аның башын чабып өзәрләр, әйтер йөз ел дип, йөз ел яшәмәс. Шулай ук өч ай дип тә әйтүе бар иде. Ефәк бау белән буганда, Үрәгәй төптәңре уенча, бары тик тәңре теләгәнне гн - Князь тамак кырды, алдындагы чокырны кулына алды — Буйтур, угор алайга бай түгел. Җыя җыя туплап та утыз төмән алай җыелмастыр Заманында болгарларга каршы мин егерме төмән алай белән чыккан идем . Болгарлар алдырды Менә ннчә ел инде без килештә яшибез, Эске кирмәндә минем сәүдәгәрләрем дә бар, күчеп ки- түчеләр дә шактый. Корал аз бездә, буйтур. Рось корал сатмый башлады, үзе кораллана. Болгарлар аз китерә. \ — Эске кирмәнне хәзәрләр алса, килгәне дә килми башлар, олуг князь. Йулыш каганда алтмыш мең алай. Бире килсә ул Угорны җир белән тигезләр. Җаек бәк Эске кирмән янында ятып калса, каганның ун канаты сынар — Болгар алдырыр. Маныч елгасы буенда хәзәр белән болгар алышачак. Алышалардыр да инде. Эске кирмәнне Җаек бәк алса, аның нияте бер: каганга ярдәмгә бару. — Булды, буйтур, булды. Әйтер сүзең аңладым. Минем соңгы җавабым иртәгә булыр — Князь киявенә таба борылды.— Кияү, Аршак багатырга әйт, иртән-иртүк сарайга килсен. Икенче көнне иртән, яңа туган көнне каршы алуга, кала читенә бер төмән алай килеп туктады. Алай башында олуг князьнең кияве Ташбулат иде. Олуг князь аларны капкадан чыгарып, озатып җибәрде. — Багатырларым,— диде ул кам таягын күтәреп.— Кардәшләребез болгарларның Эске кнрмәннәре камауда, йолып алып калыгыз кирмәнне. Мин ышанам сезгә, багатырларым, ак юл теләп калам! Угор алыпларының күбесе сөңге белән коралланган, беришесенд^- чукмарбашлы күсәк, кайсыларында чылбырга бәйләнгән керпе тимер.’ Калканнары тактадан, очлым урынына куян! бүрек. Мәгәр алгы сафта мәргән Ташбулат өйрәткән багатырлар. Алар болгар кебек үк коралланганнар: барысында да тимер калкан, кылыч, сызгыра торган уклар, көбә кигәннәре дә бар, башларында болгар очлымнары. — Алгы сафтагы багатырларың күркәм, Ташбулат,— диде буйтур кузгалып китүгә. — Алгы сафтагы багатырларның күбесе минем якташлар, буйтур. Көнозын бардылар, бары тик кичкә таба! гына Эске кирмәнгә җиттеләр. Әмма якын килергә кыймадылар, албагарлар җибәрергә булдылар. Күп тә үтми албагарлар әйләнеп килделәр. — Буйтур, кирмән тирәсендә җан иясе юк, кирмән гел ташлап киткән кебек. — Атларга! Юыртып кузгалдык! Капка яйына килеп җиттеләр, каравылбаш буйтурны таныды булсЛ кирәк, аскы күперләрне төшерергә боерды. Илбарыс буйтур беренче булып асма күперне үтте. Буйтур каравылбаш янына җитүгә атыннан төште. — Каравылбаш, атың ничек? — Атым Артык, буйтур. — Артык, хан кызы Чәчкә белән Кодрак илхан кайда? — Буйтур, Җаек бәк кирмәнне ала башлагач, хан кызы Чәчкә үзе теләп бәк ягына чыкты. Кубрат ханнан хәбәр килү белән Кодрак илхан аны куа чыкты. — Хан кызы үзе чыктымы? — Хан кызын кем мәҗбүр итә ала, буйтур... Буйтур сикереп атына менде: — Каравылбаш, безгә юл күрсәтүче бир. — Баш өсте, буйтур.— диде каравылбаш һәм алыпларның бергенә1 кычкырды.— Сарбай, буйтурга юл күрсәтүче итеп билгеләнәсең. Юл күрсәтүче алып алар янына килеп тә туктады. Аның аты' кечкенә, кызгылт-сары төстә, корсак астыннан озын булып йоннар1 салынган. — Бу ат белән ерак бара алырсыңмы, юлчы? — Минем атым арымый, буйтур Кояш аты арымый Бу атны мнн сояшчыгышта яшә:он төркиләрдән сатып алдым — Атларга, юыртып!— дип боерды буйтур. Көнозын бардылар Бары тик кояш баегач кына юл читендәге инеш буена туктап ял итәргә булдылар Атларын чирәмгә жнбәрделәр, иллә ♦ буйтурның озак юанасы килми иде, тагын кузгалдылар х Икенче көнне кечкенә бер елга буена алдан киткән албагучылар * «үренде. Алар чаптырып кире киләләр иде. 5 — Буйтур, кече князь!— диде килеп туктауга албагучы башы — £ Җаек бәк елганың аръягында Кодрак илхан белән орыша! £ — Атларга! Минем арттан! Елганың аръягындагы болынлыкта орыш шактый барган иде инде. Кая карама — үлгән атлар, кешеләр тәгәрәп ята Елга кичеп чыккан | алайны күреп, болгарларны елгага таба кысырыклый башлаган хәзәр- ч пәр каушап калдылар Бу көчне Кубрат ханның төп көче дип анлаула- * ччидеме, хәзәрләр кайсы-кая сибелеп кача башладылар Буйтурның ю •Ч&ёнә әрәмәлек буендагы ике көпчәкле, япмалы арба ташланды Знһех -*4ке угор алыбы ятып калдылар Елга буенда каты орыш бара иде Җам бәкнең калган көчләрен кадыйлар, чәнчәләр, кылыч белән турый- чар. Буйтурның ике ягында ике угор алыбы калды Менә угорларның берсе Җаек бәкнең бер мәргәнен укка алды һәм куанычтан кычкырып /к җибәрде Җаек бәк янында бары тик ике алып калды Шунда бер угор члыбының атына ук тиде Ул да артта калды Алда Әтнл елгасы күрен- ie Җаек бәк елга читләп чаба Аръякка чыгарга кичү эзлиме? Буйтур кәясснә ук артыннан ук элде, әмма уклар тими башлады Нидән булыр? Әллә соң Чәчкәнең жнлфердәгән күлмәк итәкләре, сибелеп төшкән чәч- юре каушатамы? Буйтурның нибары нке угы калды берсе — Җаек бәккә, икенчесе — артыгы белән кыюланып киткән бәкнең жансакчысы- .4жан ачуы белән чапты, хәзәрнең тавышына хәтта Җаек бәк тә әй- ■әнеп карады, һәм ул буйтурны таныды булса кирәк, атын тагын да уалый башлады Буйтур жәясенә ук элде, хәзәр алыбы да жәясенә ук эләргә мата- л, өлгерә алмады, маңгаена ук кадалды Җаек бәк янында бары тнк ер жансакчысы калды, иллә ул кисәк бер читкә борылды һәм әрәмә- еккә —— ' I аркасына соңгы укны буйтур төзәмичә диярлек атты. Җаек 6ati муенына аркан ташлагандай кинәт артка таД тылып куйды. Шулчак буйтурның иңбашына нидер килеп бәрелде. Буй- тур атыннан очып төште, әрем куакларына битен, йөзен сыдырды, аннары шундук аңын' җуйды. Җиргә бәрелүен дә сизмәде ул, аңына килгәндә, ахыргача бергә орышкан угор алыбы хан кызы Чәчкәне күтәреп аңа таба килә иде инде. Чәчкәнең күкрәгендә — энҗеләр белән бизәлгән хәнҗәр сабы. Җаек бәк эше!.. Буйтур торды, алып кулыннан Чәчкәне алды Ул бернинди дә авырту тоймады. Чәчкәне кулына тоткан килеш бөтен болын буйлап Хәзәрләрне кырып килүче Кодрак илханга юнәлде. Аның күзләреннән бертуктаусыз яшь ага. йөрәге дә сыкрап елый иде. — Нишләттеләр, нишләттеләр сине, Чәчкәм, нишләттеләр?! Чәчкә, Чәчкә ..— дип кабатлады ул ни әйтергә, ни кылырга белми. Кодрак илхан атыннан төшкән, аңа таба йөгерә иде инде. Илхан килеп җитте дә Илбарыс кулыннан сеңлесен алды, беравык күзләренә карап торды, аннары чирәмгә салды, энҗеләр тезеп ясалган хәнҗәрне Чәчкәнең күкрәгеннән тартып чыгарды. Шулчак җан биргән кыз сискәнеп киткәндәй булды, хәтта нидер әйткән кебек тоелды. Кодрак илхан сеңлесенең бит-маңгаеннан үпте, чәчләрен сыйпаштырды. нары ул кисәк торды да әсир төшкән, куллары бер-берсенә аркан белЗ бәйләнгән хәзәрләр ягына карап торды. Нидер уйлап, илхан кылычын чыгарды һәм аңа озак кына карап торгач, коралын елгага ташлады. Чәчкә янына килде, сеңлесен кулларына күтәрде дә арбага салды. Янәшәсендә башын иеп басып торган буйтурга: — Боер, буйтур, кузгалырга!— диде. — Атларга!—дип боерды буйтур.— Үлгәннәрне күмү өчен һәр йөзбаштан ун алып кала. Кузгалырга! Уң кулы Кам ай буйтурның атын китерде, күк кашкасы иясен таныды, буйтурның иңбашын тешләп алгандай итте Илбарыс атның ял астына кулын тыкты, иркәләде. Аннан атланырга итте, әмма чак кына егылып китмәде. — Син яралы, буйтур? Буйтур бернинди дә авырту тоймады, иңбашыннан кан саркып чыккан, кул-бармакларыннан кан тама иде. Икенче омтылуда ул атына атланды. Янә бернинди дә авырту тоймады, үз тәнендәге яра сөйгәнен югалту янында юк кына нәрсә булып калган иде. Биләмҗирдән алып кайткан мәгълүматларны түкми-чәчми сөйлә! биргәч, Кубрат хан бик озак Хәзәрләрнең алай саны турында сорашты Шунда аңа философ: I£IH алыплар, нртән кояш чыгуга, көнчыгышка карап тезләнделәр, әйрегә исән калуларына дога кылдылар, киләсе көннең матур булуын теләделәр. Ханша Аппак та тәңредән ин зур теләген — Кубрат ханга гомер co- >ады. — Иа. тәңрем!— Син — аҗунда, мнн — җнрдә. Калдыр, тәңрем, Кубратым янымда, алма җанын, бир гомер.. Па. тәңрем!.. Иртә белән, бер тәңре белә, каяндыр чатыр янына ап-ак тай килед} туктады. Җанын кая куярга белмәгән ханша чатырдан чыкты һәм каршында ап-ак тайны күреп таң калды. — Тәңре корбан җибәргән, тәңре корбан җибәргән! Тотыгыз, тот! Изге, изге җан Кубрат хан! Изге? җан! Тотыгыз тайны, тотыгыз!.. Тайны шундук тотып ханшага китерделәр. Ханша тайны ак киезгә салып чалырга кушты. Ап-ак киез китерделәр, аякларын бәйләмичә тайны ак киезгә ектылар. Дүрт кеше тайның дүрт аягыннан тотты. Төптәңре Азакка пычак китерделәр. — Тәңрем,— диде төптәңре Азак.— Калдыр Кубрат ханның җанын, без сиңа ап-ак, саф-пакь җан бирәбез. Аны»< җаны итеп кабул ит, тәңрем, кабул ит, тәңрем... Төптәңре Азак кулларын күккә күтәргән, тәңредән ханның җанын калдыруын сорый, аңа ияреп бөтен дала тулы алай тәңредән хан җанын саклауны сорый иде. Теләкләре кабул булды: тәңре кабул итте тай җанын, Кубрат хан күзләрен ачты, үз теле белән ханшаны чакыртты. — Синең исәнлеккә корбан чалдык, Кубрат. Тәңре колак салды, с^- сөйләшә башладың, син яңадан безнең янга кайттың... — Мин үләм, ханша,— диде олуг хан. Кубрат хан чатырдагыларга күз йөртеп чыкты.— Ханша, Чәчкә кызыбыз кая? — Ул тиздән кайтып җитәр, хан. Кубрат хан карашын Кодрак илханда туктатты. — Кодрак улым, сеңлең Чәчкә кая, минем аны күреп үләсем килә... Кубрат хан көчкә сөйли, менә-менә телдән калыр кебек, ул моны үзе дә сизә, әйтер сүзен әйтеп калырга тели иде. Кодрак илхан әле үзеннән1 җавап көткән атасына, әле анасына карады. Кубрат хан кузгалмакчы итте. — Атам, Чәчкә сеңлем...— диде Кодрак илхан һәм! теле аңкавына ябышкандай туктап калды. — Ул исән, Кубрат, кызыбыз исән. Ул җигүле атта кайта,— дип илхан сүзен элеп алды ханша. Хан тынычлангандай итте, уллары Аспарух илханга, Балкырга күзләре белән нидер әйтте, аннары бушанып, таралып түшәккә ятты, күгәрен йомды, әмма бераздан яңадан ачты. — Ханша,— диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә.—Ханша, Аслан угланны Патшакаладан алып кайт, Болгарга кирәк ул...— Хан күзләре белән философ Иоанн Фасианны эзләп тапты.— Илче Феофан угланы Константинны иленә кайтарып җибәр... Мине кызым Чәчкә чакыра, хан-ша... Аккиезгә салып... Ханның йөзе тартышып куйды, кисәк ияге салынды, аяклары сузылып китте. Ханша иренең күкрәгенә капланды, сулгып елап җибәрде. Кубрат хан исәнлегенә чалган корбан да. меңләгән алыпларның тезләнеп тәңредән сораулары да ярдәм итмәде, Бөек Болгар дәүләтен төзегән Кубрат хан дусты император Ираклийдан соң бик аз гына яшәп, алты йөз дә кырык икенче елның җәендә, Маныч елгасы буенда дөнья куйды. Аны һәм ханның кызы Чәчкәне атлар чаптырып менгәндә тирләп чыгардай биеклектә көрбәп өеп, өйләп-буралап, бөтен корал-әйберләрен куеп, теге дөньяда йөрер өчен атын да чалып, савыт белән эчемлекләр, нигъмәтризыклар калдырып, зурлап күмделәр. 34 Тын далада күпләр ятып калды, исәннәр тарала башладылар. Менләгән кеше каны белән сугарылган орыш кырында яз килүгә, беренче булып умырзая чәчкәсе баш төртә, аннары аларны күкбашлар алыштыра, май кояшы карый башлагач кына тукранбашлар калкып чыга. Язгы яңгырлы, дымлы җилләр туктау белән дала өстен акрынлап кылганнар каплый. Алар үткәнне бүгенгегә ялгап, һаман мең еллар элеккечә тирбәлеп чайкалалар. Биредә яшәгән халыклар тарихын белсә бары тик әкрен генә искән җилгә дә пышылдап сөйләшә башлаган кылганнар беләдер, шуңа әле булса башларын чайкап утыралардыр кебек. Илбарыс буйтур Кодрак илханның уң кулында бара, янәшәсендә Денис. Орыштан соң Денис буйтурдан аерылмас булды, шул сәбәпле ханшага Эеке кирмэню күчәргә теләве турында әйтте Ханша ана каршы килмәде. Илханнар, җәйләүләре бетүгә, Фанәгүргә җыелырлар. Шунда Батбай углан белән ни кылырга хәл итәрләр. Кузгалыр алдыннан ханша чатырга Илбарыс буйтурны чакыртып алды Буйтур чатырга килеп кергәч, ханша бер тын сүзсез генә ятим угланга карап торды. Ана күзләрендә яшь иде. Буйтур тетрәнеп китте. Аның алдында ханша түгел, гүя гүзәлләрнең гүзәле, матурлыкны, чибәрлекне күк-кояштан алган кызы Чәчкә басып тора иде. — Углан,— ханша шулай диюгә, хиссияткә бирелеп дөньясын оныткан Илбарыс сискәнеп китте.— Углан, әйт теләгеңне. Сине Кодрак ил- *хан ун кулына сорый — Ак анам,— Илбарыс буйтур ханша алдына тезләнде — Ак анам, Кодрак илханның уң кулы итеп атам Кубрат хан билгеләгән иде. Ак анам... — Углан, - диде ханша һәм аның танышы җәя керешедәй калтыранып китте — Чәчкә юк хан да юк, алар җир астында Ханша буйтурның башына кулын куйды. — Сиңа үтенечем бар, углан Энем Көбер хан Росьтан өйләнмәкче. Мин сине Кияүкалага яучы иҮеп җибәрергә булдым. Җәйләүдән Фанәгүргә кайткач барырсың. Олуг князьгә бүләкләрне алостаз Дәян хәзерләр Язга Кызкуыш туенда катнашырсың — Ак анам, әйтмә алай! Әйтмә! — Углан, аның үтенече бу .. — Юю-кк, Ак анам. юк!.. Чәчкә Ханша буйтурның чәчләреннән сыйпады, яшь белән мөлдерәп тулган күзләрен читкә алды. , — Ярый, углан Бар юлда бул... Мин әйттем • Чатырга кече канхан Актай килеп керде. — Ханша, алайлар. олаулар җыелды, кузгалырга әмер көтәләр Ханша Аппак яшьле күзләрен сөртте, угланны аягына бастырды, башын күкрәгенә кысып беравык торды да ишеккә таба этәребрәк җибәрде. Шуннан сон гына кече канханга — Боер, кече кавхан Кузгалабыз!..— диде. 35 Кылганнар артта калды. Арбалар шыгырдаудан, атлар пошкырудан, арбадагы яралыларның ыңгырашуларыннан күңел тагын да сагышлана, моңлана, сызлана иде. Әле бит кичәле-бүгенле генә Илбарыс буйтур сөйгәне Чәчкәне күрү хыялы белән йөрн иле, кичәле-бүгенле генә ул бәхетле иде Анда да. монда да әрәмәлекләр очрый, язын-көзен шау чәчәктә fутыручы күкбашлар ак кыякларын җәеп, күз тутырып кояшка карап торалар Чәчәкләр буйтурны баш иеп каршы алалар, узып киткәч, баш ия ия озатып калалар сыман иде. Тагын нке көннән алар Эске кнрмән җәйләвентә булырлар Анда — Чәчкә эзләре. Чәчкәгә кагылышлы истәлекле әйберләр. Чәчкә рухы. Күп тә үтми аны ханша Фанәгүргә чакыртып алыр. Фанәгүрдән йөзләгән олау белән Княүкалага юнәлерләр. Кияүкалага буйтур үзе белән Денисны да алыр. Денис анда үзенең сөйгәнен табар. Өйләнер. Ә Илбарыс беркайчан да өйләнмәс, Чәчкәсенә хыянәт итмәс, Чәчкә һәрвакыт буйтурның йөрәгендә булыр. Ул орыш исәбенә яшәгән ханнарга, князьләргә каршы чыгар, андый/ ханнарны, князьләрне яманлап җыр җырлар. Орыш һәрчак баланы анадан, туганны туганнан, атаны улдан, улны анадан, сөйгәнне сөйгәненнән, хатынны ирдән аерды. Кеше дөньяга кылычтан, уктан үләр өчен килми, ямьле кояш астында гомер итәр өчен килә. Кояш астында барысына да урын җитәрлек. Яши белеп, фидакарь хезмәт белән яшәгән кешегә бәхет тулып, мөлдерәп килә, аны аңа яраткан хезмәте китерә, үткен кылычы түгел. Офык читендә ак болытлар кабарына, болытлар тау-тау булып, ишелепөелеп менәләр. Әлеге болытлар ап-ак, тиздән алар куерыр, каралыр, авыраер һәм җиргә коеп-коеп шифалы яңгыр ява башлар. Яңгыр яуган далада үлән үсәр, маллар көр булыр, елга буйларындагы болыннар хуш исле, төрле-төрле төстәге чәчәкләргә күмелер. Аннары көз килер, кыш килер, кышны янә яз алыштырыр, карлар китеп, язлар килгәч, елга буйлары, тугайлар, болыннар уяныр — янә умырзаялар калкыр. һәр ел, һәр яз буйтурга Чәчкәне алып кайтыр. Кеше үлсә дә, аның исемен, кылган эшен мәңгеләштерүче хәтер бар, хәтер белән мәхәббәт — үлемсез, мәңгелек! — Денис!— Койрыкчы оста буйтурны аты белән куып җитте, янәшәдән атлатып китте.— Ишетәсеңме, Денис! Ханша мине тиздән Княүкалага яучы итеп җибәрәчәк. Мин үзем белән сине дә алырга булдым. — Буйтур, буйтурым, кабатла әле шул сүзләреңне тагын бер, кабатла. Денисның куанычлы авазында туган ил белән очрашу шатлыгы да, җиңү тантанасы да, буйтурга булган хөрмәте дә, туганлашып беткән болгарлар белән аерылышу сагышы да бар иде. ...Алда Эске кирмән күренде. Исән-имин кайтып килүче ыруларын күрүгә, каланың капкалары ачылды, асма күперләре төшерелде. Ачык капкалардан, асма күперләрдән олысы-кечесе, баласы-чагасы, сөйгәннәрен орышка озаткан хатын-кызлар, кирмән сакларга калдырылган алыплар, чит-ят илләрдән килгән сәүдәгәрләр сибелеп чыкты.