Логотип Казан Утлары
Повесть

КОМАНДИРОВКА

 

(Бер яла тарихы)

Беренче бүлек

Пыялалары ялт итеп торган киң тәрәзәдән таныш урамнар күренә, алардан арырак кар белән капланган басулар китә. Кырның калкурак урыннары каралыбрак тора. Тагын да арырак горизонтка ук терәлгән урман томан белән өртелгән. Төшке кояш якты һәм ягымлы елмая. Әхмеров иртә килгән язның матурлыгына сокланып тәрәзәдән бераз күзәткәч, сәгатенә карады. Шеф нигәдер соңга кала иде... Ярты сәгать элек прокурор, кабинетына чакырып, бер ел элек туктатылган җинаять эшен архивтан кире алырга һәм партия райкомының беренче секретаре янына барыр өчен үзен көтәргә кушкан иде. Гаҗәп, секретарь ул вакыйганы ничә кабат исенә төшерде икән, һәм Әхмеровнын моңа ни катнашы бар? Җинаять эшен аңа кадәрге суд тикшерүчесе Бердников алып барган иде Бары ул гына тикшерү материалларын энәсеннән җебенә кадәр белһ. Хәер, аның үзен хәзер ничек табасың инде? Ау мылтыгын аркасына асып кайда да булса йөридер әле... Ишек ачылып ябылу һәм аяк тавышлары ишетелде—кабинетка зифа буйлы, озын гәүдәле, укымышлы кыяфәттәге прокурор килеп керде. — Әхмәт Шәрипович, сез әзерме?— дип коры гына сорады ул, йөзенә мөлаемлек бирә торган аксыл-соры чәчләрен бүрек астына сы- пыргалап, аннан Әхмеровның киенгән булуын күргәч, кулын селтәде лә сорап куйды.— Теге эшне алырга онытмагансыңдыр бит? — Онытмадым, Игорь Антонович. Менә ул,— диде Әхмеров һәм, ышанычлырак булсын өчен, күн портфеленең кырыена сугып алды. — Киттек алайса. Бәйрәм Исмәгыйлович көтә.. Райком секретаренең кабинеты киң һәм якты иде, әйтерсең, ул язгы көннең бөтен матурлыгын һәм сафлыгын үзенә туплаган. Биек тәрәзәләр бераз ачып куелган, ян-якларына үтә күренмәле пәрдәләр эленгән. Кабинет уртасында янәшә куелган ике өстәл һәм ике кәнәфи тора. Кырыйдагы стена буенда язу кирәк-яраклары куелган тагын бер өстәл бар Кушылыбрак киткән бәсле калын кашлары астыннан төбәп карый торган коңгырт күзләре, бөркетнеке кебек борыны һәм икегә бүленгән ияге аның нык ихтыярлы, тәвәккәл кеше икәнлеген күрсәтә, өстенә кигән куе соры костюмы, шуңа туры китереп сайланган буй-буй галстугы һәм ап-ак күлмәге аның пөхтә һәм төгәл кеше икәнлеген әйтеп тора Дәүләтбаевның сугышка чаклы юридик мәктәп тәмамлап, фронтта ♦ хәрби трибунал члены булганлыгы һәм бу турыда горурланып* искә < алырга яратуын Әхмеровка райком работникларының кайсысыдыр әйт- ® кән иде. Моңа кадәр Әхмеров үзе дә секретарьда бер ике тапкыр бул- | ды. Шул чагында ул Дәүләтбаевның хокук мәсьәләләрен әйбәт белүен g аңлады Прокурор да моны белә иде, ахрысы Секретарь керүчеләрне күзәткәндәй, бераз дәшмичә торды Аннан о соң утырырга кушып, өстәл кырыенда яткан папкадан берничә кәгазь * алды. Аларны ашыкмыйча гына караштырды. ♦ — Васильева Полина Ивановна Бу фамилия сезгә таныш булыр- ® га тиеш... ’ “ Прокурор, әйе, дигәндәй, башын селкеде. Күзлек астыннан бераз сагаеп карады. Әхмеров хәрәкәтсез утыруында дәвам итте һәм маңгаен < гына җыерды. Бу фамилия аңа таныш идеме соң? Таныш та, түгел дә. Пенсиягә китүче тикшерүчене алыштырыр өчен бирегә бүтән өлкәдән күчеп килгәндә, Бердников Васильева эшен тикшерүне төгәлләп килә х иде Бердников, тикшерүчеләр арасында булган гадәт буенча «икенче * дөреслек» тә бармы-юкмы икәнлеген фараз кылып карар өчен башын ватмады, туган уйлары белән дә уртаклашмады, ләкин эштән бергә кайткалаганда: «Бу председатель хатын белән шул хәтле чиләндем' » — дип зарлангалаган иде. Аннан соң ул бу эшне япты да, Әхмеровка үз өстендәге бөтен казна мөлкәтен тапшырып, «көртлекләр ауларга һәм җинаять кодексы турында бөтенләй онытырга» дип. Урал тайгасында гы поселокларның берсенә күчеп китеп барды — Бу эш белән Бердников шөгыльләнгән иде бугай?— Секретарь Әхмеровның уйларына җавап биргәндәй итеп әйтте — Сез үзегез дә аннан читтә тормаган булгансыздыр, Игорь Антонович? — Әйе, Бәйрәм Исмәгыйловнч Бу турыда мин әйбәт хәтерлим — Кеше буларак, Васильеваның үзен беләсезме соң? — Без, Бәйрәм Исмәгыйловнч,— дип уңайсызланып елмайды прокурор,— бернәрсәне дә күздән ычкындырмаска тырышып, һәр шәхес нең язмышын эзлекле төстә өйрәнәбез — Язмыш? Ну, Игорь Антонович, үзегез башлагач, мнн дә әйтим инде, бу шәхеснең язмышы шактый катлаулы булган Ул авыл советы башкарма комитеты председателе булып эшләгән. Аңлыйсынмы шуны?— Дәүләтбаев урындык аркасына сөялде.— Хикмәт монда да түгел әле. Беләсегез килсә, бу хатынның тормышы гадәти түгел Яшьли ирсез калган Баласы үлгән Аның урынындагы бүтән берәү бу кайгылардан тернәкләнеп тә китә алмас нде Ә ул алдынгы комбайнчы, бригадир дәрәҗәсенә күтәрелә Читтән торып техникум тәмамлый Өч ел элек ор ден белән бүләкләнә — Секретарь кашын җыерып туктап калды — Әйе. начар, бик тә начар килеп чыкты Мин бу хатынның ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген белә идем бит,— дип пошынып әйтеп куйды — Аның ни язганын тыңлап карагыз әле — Ул, һәр сүзенең мәгънәсенә ныклап төшендерергә теләгәндәй, әкрен генә укып китте «Елдан артык вакыт үтеп китте Менә тагын матур яз җитте Ә минем йөрәгемдәге боз һаман эреми. Тын алуы кыен, йоклап булмый Бу алтын алкалар белән булган аңлашылмаучылык хәл ителсә, мина тынычлап яшәргә мөмкин булыр нде Бөтен бәла шунда Югыйсә, күңелгә шул хәтле авыр булыр идемени? Кешеләрнең күзләренә карагач, минем гаепсезлегемә тулы сынча ышанып җитмәүләрен күрәм Алар миңа «Син үзеңнең гөнаһың өчен тиешлесен алмадың»,— диләр кебек Моны махсус эш алып бар- I ан кешеләр дә ышандыра алмагач, миңа, ялгыз хатынга, үземнең гө наһсызлыгыма ничек ышандырырга? Менә шулай мин йөземә һәм йөрәгемә салынган кара тамга белән яши бирәм, миндә берәүнең дә эше 1 юк. Мине ялгыш аңламавыгызны сорыйм. Кешеләргә файда китерә торган хезмәтем бар. Тик болай да яшәп булмый. Үземә карата шикле карашларга бүтән түзеп тора алмыйм...» — Шикле карашларга,— дип кабатлады Дәүләтбаев.— Моннан да авыр нәрсә булуы мөмкннме соң? Ул хатны читкә этәрде дә прокурорга сынап карады: — Игорь Антонович, дөресен генә әйтегез әле, бу сүзләр тагын да җентекләбрәк тикшер^кирәклеге турында сөйләмиме? Прокурор аптырап кулларын җәйде: — Гафу итегез, Бәйрәм Исмәгыйлович, прокуратура Васильева эше белән ике ай буенча шөгыльләнде бит. Тикшерүнең бөтен чаралары да күрелде. Ачыкланган кебек иде... Аларны тыңлап торганда, Әхмеров күпме бергә эшләү дәверендә үзе сизгер, игътибарлы, турылыклы дип белә торган җитәкчесе өчен ниндидер уңайсызлык хисе кичерде. «Сөйләшүгә артык гади карый түгел микән? Сүз гадәти бер вакыйга турында гына бармый шикелле» Прокурорның җабавы райком секретарен канәгатьләндермәде, ул мәгънәле елмайды: — Беләсезме. Игорь Антонович, борынгы кешеләргә дә җир чите бакча артында кебек кенә тоелган... — Комплиментыгыз өчен рәхмәт, Бәйрәм Исмәгыйлович,— диде прокурор хәтере калып.— Әмма бу очракта җинаять эше тәмамланган һәм ул менә шушы портфель эчендә ята. Берәү дә мине ялгышуда гаепли алмас. Дәлилләр нигезсез дип табылганлыктан, Васильевага гаеп тагылмаган, киресенчә, бу эш туктатылган. — Шулай шул, туктатылган,— диде секретарь, урыныннан торып.— Тик ничек итеп бит? Нәрсәгә таянып?—Ул өстәл тирәли әйләнеп чыкты да, яңадан урынына утырды.— Карар чыгарганда үзегез ни дип язган идегез coni' Прокурор өйрәнелгән хәрәкәт белән портфелен ачты да саргылт тышына номерлар язылган һәм эш кәгазьләре теркәлгән юка гына бер папка тартып чыгарды, тагын сорау бирерләр дигән кебегрәк, басып торуында булды — Карар өлешен укыгыз әле,—диде секретарь. Прокурор папканы кире ягыннан актарып, суд процессларындагы гадәт буенча, баскан хәлендә, тавышын күтәребрәк укып китте: «...Гаебе исбат ителмәгәнлектән, Васильева Полина Ивановнага карата ачылган җинаять эшен тикшерүне туктатырга...» — Менә күрәсезме,—дип бүлдерде аны Дәүләтбаев.—Исбат ителмәгәнлектән туктатырга... Бу формулировкада дөреслек түгел, томанлылык, көчсезлек ачыграк чагыла, минемчә... Сүз уңаеннан гына әйтим әле, һәрбер тикшерүнең нәтиҗәсе хаклык, бары тик хаклык кына булырга тиеш. Кеше язмышына кагылышлы булганда, бигрәк тә! «Әйе шул»,— дип уйлады Әхмеров, элек авыл советы председателе булып эшләгән катлаулы язмышлы бу хатынны тәмле йокыдан калдырган алтын алкаларның серен беләсе килү теләге аның да күңелен кытыклый иде. — Хәтерегез калмасын. Игорь Антонович,— диде райком секретаре, инде урынына утырган прокурор янына килеп һәм иңенә кулын салды— Сезне начар эшләүдә гаепләргә яисә моңа хәтле башкарып чыккан эшләрегезне юкка чыгарырга җыенмыйм — Ул прокурор кулындагы делоны алып, аның портфеленә кире тыкты.— Бердников та күрәзәче түгел бит. дигән фикерем белән килешерсез дип уйлыйм. Бәлки, ул берәр нәрсәне күреп тә җиткермәгәндер’ Бәлки, пенсиягә чыгар! з ашыккандыр’ Алар бер берсенә караштылар һәм көлештеләр _ — Кыскасы, мин сездән бу эшне тагын бер кат бик тә җентекләп өйрәнүегезне сорар идем. Нихәтле тизрәк булса, шулкадәр әйбәтрәк. Секретарьның соңгы сүзләре аларның икесенә дә кагыла иде. Әхме * ров, үзенә сузылган кулны кысарга дип урыныннан торып баскач, Дәү- 2 ләтбаев бик тә үз итеп, дусларча әйтте — Барысын да әйбәтләп уйлагыз Зинһар, ашыкмагыз Икенче бүлек * а а> х Вагон бөтенләй диярлек буш иде Әхмеров. берничә рәт алга үтеп, ч киштәгә портфелен куйды һәм тәрәзә янындагы урынга килеп жайлаб- * рак утырды. Пальтосын ычкындырды, эшләпәсен салды. Профессиональ гадәт буенча, үзе белән баручыларны күзәтә башлады Почмактарак х яшь кенә пар утыра, бөдрә чәчле егет аксыл чәчләре иңнәренә тара * лып төшкән кыздан күзен дә ала алмый, үзе аның колагына иреннәре е белән кагылып, нидер пышылдый, ә тегесе керфекләрен дә күтәрмичә, нәфис иреннәре белән генә елмая Бераз мондарак ак тун кигән олы гәүдәле хатын утыра Ул бер кулы белән алдындагы зур кәрзннеи тоткан, икенчесе белән янәшәсендә утыручы салмыш ирне әледән-әле сел- кеткәләп куя — үз ире булса кирәк Каршыда утырган бөкре карт тая гына таянып черем итә Әхмеров янында күгелҗем борынлы ябык кы на чырайсыз ир утыра, аның бәләкәй күзләре авыр күз кабаклары астыннан җемелдиләр Электричка шәһәрдән район үзәгенә бара иде. Көндезен кешеләр аз йөри Аның каравы, иртән һәм кичкә таба эшчеләр, тимер юл хезмәт кәрләре, студентлар белән вагоннар шыгрым тула Ябык нр нртә килгән язның башка ел фасылларына булачак тәэсире турында Әхмеров белән сүз кузгатып карамакчы булды, тик ул кушылып китмәде — башка нәрсә турында уйлый иде Кичә райкомнан кайткач, төн уртасына чаклы Васильева эшен актарып утырды ул Кат кат укыды, инәсеннән җебенә хәтле тикшерде, төшенергә тырышты Менә хәзер укыганнарын тагын бер кат күңелдән үткәрәсе. уйларына ирек бирәсе килде Уйланырлык нәрсәләр бар иде Алтын алкалар тарихы болай башланган Олы Карамалы авылында һөнәрчелек белән көн күргән берәүдән тол калган алтмыш өч яшьлек Уварова Евгения Ивановна яшәгән Пенсия алмаган, иреннән калган мөлкәт исәбенә көн күргән Кеше белән бик аралашмаган, ялгызы гына яшәгән Елына бер тапкыр, ире Николай Кожемякин һәм уллары Володяны ияртеп, кызы Анастасия кайта икән Бер кайтуларында малайларын әбнее янында калдырганнар Ва- кыт-вакыт ерак диңгезләрдә йөзүче капитан улы Петр да кайткалаган. Карчык турында халык арасында төрле гайбәт йөргән Имещ. кияве белән кызы буш кул белән кайтмыйлар, төрле кием-салымны астан гына кыйбат бәягә саталар икән. Ел ярым элек, Кожемякнннар тагын төянеп кайткач, милициягә борчулы хәбәр килә янәсе, Кожемякнннар өч бәягә арттырып әйбер саталар, көпә-көндез халыкны талыйлар. Авыл советы председателе Васильева хәбәр итә моны Милиция килә Спекулянтларга тентү оештыра Әллә ни хәтле әйбер чыга Кожемякин шунда ук кулга алына. Тикшерү башлана... Бер айдан соң, авылның үзендә үк суд булган. Уварованы һәм кызын шартлы рәвештә хөкемгә тартканнар Николай Кожемякин өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән Ә берничә көн үткәч, милициягә яңа гариза килеп керә. Бу юлы Евгения Уварованың үзеннән. Әле яңа гына суд мәшәкатьләреннән арынган карчык, яшен түгеп һәм бөтен изгеләр белән ант итеп, Васильевага, тикшерү башланганчы ук, ришвәт рәвешендә үз кулы белән рубин кашлы алтын алка бирүен язган. Аның бәрабәренә Васильева аның кызы белән киявен яклап калырга сүз биргән икән. Беркадәр икеләнеп торганнан соң, Васильеваның өендә тентү үткәрергә булалар. Бу эшне караучы ОБХС инспекторлары гаризага ышанып та җитмәгәннәр. Алгы бүлмәдә торган сандык эчендәге бәләкәй генә тартмадан кинәт алкалар килеп чыккач, бөтенесе дә гаҗәпкә калганнар. Кибет мөдире Поликарпова аларны таныган, алкаларны Уварованың күптән түгел генә сатып алганлыгын әйткән. Соңыннан көтелмәгән хәл була. Уварова кинәт үлеп китә, бөтен малмөлкәтен, үзенең вафат буласын сизенгән кебек, теге Бакудан кайтып-китеп йөргән һәм хәзер Олы Карамалыга бөтенләйгә күчеп кайткан кызына васыять итеп калдыра. Авыл советы председателе Уварованың әлеге гаризасын яла ягу дип әйтсә дә, алкаларның өендә, алай гына түгел, сандык төбендә үк булуының сәбәбен берничек тә аңлата алмаган. Экспертиза да ачыклык кертмәгән. Кожемякина белән аның иренә килгәндә, алар аптырашып иңнәрен генә җыерганнар. Тиздән эш тагын прокуратурага тапшырылган. Бердников тарафыннан пөхтә итеп теркәп барылган бу эшкә кагылышлы документларны анализлаганда, Әхмеров өлкән тикшерүченең игьтибарсызлыгы, яисә ялгышкан булуы турында башына кертеп тә карамады Төптәнрәк уйлаганда, ялгышу мөмкинлеге булса да, картлач кулыннан килгәнчә тырышкан. Чын дөреслекне ике кеше генә белгән. Аларның берсе юк инде. Күрүчеләр дә булмаган. Кем хаклы соң? Фараз кылу белән генә берни дә әйтеп булмас. Тикшерү алып барганда ачыкланган дәлилләргә таянып, Бердников Васильевага гаеп ташлый алган булыр иде микән? Алган булыр иде. Алкаларны капка төбеннән түгел, ә сандыктан тапканнар. Тик бу жинаять эшен алып барганда аңлашылып бетмәгән өч факт күзгә бәрелеп тора, аларга берничек тә күз йомып калып булмый Васильева ришвәт алган, үзе үк жинаять турында тиешле урынга хәбәр иткән. Бусы бер. Уварованың гаризасы турында белә торып та, үзен фаш итүче дәлилне юкка чыгармаган — алкаларны яшермәгән. Бу — икенчесе. Ниһаять, өченчесе — Уварова алканы Васильевага җинаять эше ачылганчы ук бирдем, дип ышандырган, ә кибет мөдире Поликарпова алканы судка берничә көн кала гына сатуын әйткән. Уварова бу вакытта гаепләү нәтиҗәсен алырга дип район үзәгенә барган булган Ихтимал, бу фактлар Бердниковның шиген көчәйтеп кенә калмагандыр, алкаларны Васильевага явыз ният белән куйганнар дигән нәтиҗә чыгарып, тикшерүне туктатырга этәргеч ясаганнардыр? Ә бит, бер уйласаң, бу дөреслеккә туры килми кебек. Кем тарафыннан куелган икән соң алар? Бәлки, Уварова үзедер? Фактларга нигезләнми чыгарылган нәтиҗәгә Васильева риза булмаган. Ул урынсыз тагылган гаепнең тулысы белән алып ташлануын тели. Әхмеров үзе бу алкалар турында ни әйтә ала соң? Әлегә берни дә. Тикшерү тәмам булу белән, алкалар Уварованың кызына б ре белән Пугачев туктаган тау башында була Лвыл табибының көчле £ беләкләренә бер генә көрәшче дә чыдый алмый иде Сабантуйдагы иң ч олы бүләк булган тәкәне алмыйча Шәрипнең мәйданнан чыкканы бул- * мады Әнисе аның капма-каршысы инде, бәләкәй генә гәүдәле, күбәләк ке- х бек җиңелчә. Әтисе кайчагында аны Дюймовочка днн шаярткалый иде * Алар тыныч, тату яшәделәр. Күрәсең, әтисе дә, әнисе дә юк бар ө дәгъвалар белән бер-берсенең нервысына тиюне кирәксенмичә, бер-бер- сенә юл куеп яшәгәннәрдер Әтисе кайту белән өйгә җан керә Әнисе ашыга-ашыга мичтән бәлеш ала, барысын да өстәл янына чакыра. Әтисе көне буе башкарган хезмәтеннән канәгать кыяфәттә өстен чншенә, кулын юа Әхмәт аның янында сөлге тотып бөтерелә, аннан соң үзе дә юына Җиде яшьлек чагында ул тормыш һаман да шулай дәвам итәр дип ышана иде. Ләкин көзге төн — яңгырлы, борчулы төн килде Әхмәт кичләрен каба кырыена утырып җеп эрләгәндә әнисе сөйли торган әкиятләрдәге куркыныч убырлы карчыклар һәм су аналары турында уйланауйлана юрган астында йомгак кебек бөгәрләнеп ята. Аңа куркыныч та, шул ук вакытта берәр хәл була калган очракта, янәшәдә генә, чәчәкле чаршау артында гына йоклаучы әтисе белән әнисе- ’ нең явызларны куып җибәрәчәкләрен тоюы рәхәт тә нде Авыр герләрне туп кебек кенә уйната торган әтисе белән чагыштырганда бу убырлы карчыклар белән сихерчеләр чүп кенә булып күренәләр Кинәт ишек шакыдылар Әтисен чакырып нидер әйттеләр. Ул киенә башлады, йөзеннән кан качты, иреннәре кысылды. «Борчылма»,— диде әнисенә, чыгып киткәндә Әхмәтнең битен сыйпады, кулы җылы нде Ә урамда җнл, яңгыр әүвәлгечә тәрәзәләргә бәрелде дә бәрелде.. Күп еллар узгач кына әтисен нигә кулга алуларының күңелне би мазалап торган сере ачыкланды Карап торырга мокыт кына, басынкы гына тоелган күршеләре Габдулла, үләр алдыннан Әхмәтнең әннсен чакыртып, үзенең аны яшерен рәвештә яратуын, шуның аркасында әшәке гөнаһ та кылуын — НКВДга ире өстеннән әллә ниндн ялалар тагылган хат язып җибәрүе хакында әйтеп, бөтен туган-тумачалары алдында бәхиллек сораган... Шуларны күз алдыннан үткәргәч, Әхмеров әллә нишләп китте. Ул, авыр уйлар тәэсиреннән арынмакчы булып, бите белән тәрәзәгә кап ланды «Күк нинди зәңгәр нкән1» — дип гаҗәпләнде ул. Чыннан да, ул шулхәтле якты һәм зәңгәр иде ки, гүя юл читендә үсеп утырган каеннар да. а .к У» м ю 81 һава төсендәге томанга төренеп, тын калганнар- Табигатьтән яз җылы сы бөркелә, борчу белән тулган йөрәк тагын тынычрак тибә башлады Әхмеров алга таба чапкан поезд тәрәзәсеннән карап барганда, тор мыш төсле киноны хәтерләтә икән, дип уйлап куйды. Әле яңа гына каеннар тезелеп киткән иде, инде бик еракта, артта калдылар. Аларны, борынгы бер әкияттән килеп чыккандай, тәрәзә капкачлары бизәкләп ясалган агач өйләр алыштырды. Әнә. җиңсез кофта кигән сакал-мыеклы бер ир-ат. муеннарын сузып, үзенә карап торган ике бәләкәч бозауга абзар түбәсеннән печән ыргы та Әнә, авылның бер чибәр кызы, яңа чиләкләрендә кояш уйнатып, кө яз атлый-атлый коедан су алырга бара. Юл кырыенда өстенә ГАИ хезмәткәре формасы кигән яшь егет олы гына бер шоферның документларын тикшерә... Ул участок инспекторы турында уйлап алды. Кичтән үк, үзен станциядә каршы алуын үтенеп, аның белән телефоннан сөйләшкән иде. Тегесе риза булды. Район үзәгендә эшләүче оператив хезмәткәрләрнең күбесен Әхмеров якыннан белә иде Ә менә Мироновка моңарчы эше төшкәне булмаса да, аның Себердән монда күчеп килеп эшли башлавын ишеткән иде. Райойда булып узган милиционерлар киңәшмәсендә аны бер-ике тапкыр күргәләгән дә иде. Карап торырга күркәм кыяфәтле, озын буйлы, аксыл чырайлы өлкән лейтенант кебегрәк хәтердә калган. Аның тышкы кыяфәтендә күзгә ташланган тагын бер үзенчәлек бар кебек иде, тик хәтеренә генә төшерә алмады. Әхмеров сәгатенә карады Озак барасы калмаган икән. Өченче бүлек Станциядә Әхмеровны тәбәнәк уазик көтеп тора иде. Соргылт төстәге солдат бүреге, кирза итекләр кигән түгәрәк йөзле яшь кенә шофер, аны күргәч, кабинадан җитез генә сикереп төште дә хәрбиләрчә сәлам бирде — Исәнмесез, иптәш тикшерүче! Әхмеров кулын сузды. Шофер кулны боксерларча каты һәм нык итеп кысты. — Миронов җибәрдеме?— дип сорады Әхмеров, машинада берәү дә юклыгын абайлап. — Машинанымы?—диде шофер.— Әйе, ул. Үзе Өянкеле авылында калды Моннан ике чакрымда гына. Гафу үтенде...— Ул тигез, ак тешләрен күрсәтеп елмайды. — Сез борчылмагыз Без аны кайткан чакта үзебез белән алырбыз — Бер-бер хәл бармы әллә? — Шулай, ахрысы. Урам буйлап килә идек, каршыга кулларын болгап, елый-елый бер хатын йөгереп чыкты Алексей Иванович туктатырга кушты Үзе шунда калды, ә мине, сезне каршы алыр өчен, монда җибәрде. Шофер кабина ишеген ачты да: — Әйдәгез, утырыгыз,— диде. Әхмеров шофер янәшәсендә утырмакчы булган иде дә, анда участковый үзе утырырга тиешлеген уйлап алды — Рәхмәт, миңа артта әйбәтрәк булыр,— диде. Ул кабинадан тәбәнәк кенә бүлем белән аерып алынган салонга утырды Машина элеваторны әйләнеп узды, тимер юл аша чыкты, агачлык арасыннан бераз баргач, тигез кыр башланды Монда пычрак, урыны урыны белән күлләвекләр булса да, юлны катырган иде әле Алдарак. калкулык башындагы авыл күренде Аның артында очсыз- кырыйсыз сыман урман зәңгәрләнеп киткән. Баштарак сүзчән кебек кенә күренгән шофер беренче булып сүз ♦ башларга кыенсынгандай, тын гына утырганлыктан, тикшерүче аңа үзе эндәште: — Колхоз председателегез яшьме, картмы? — Зубковмы?—дип жавап кайтарды шофер — Алтмышлар тирәсендә. Агармаган бер бөртек чәче юк инде. Үзе нык адәм әле. Алексей Николаевич белән тату эшлиләр! — Председатель белән каршылыкка килүчеләр дә бармыни?— дип хәйләкәр генә күзләрен кысты Әхмеров — Юк ла,— диде шофер уңайсызланып.— Алай дияргә теләмәдем Бездә аларның икесен ике характерлырак дип исәплиләр, ә бер-берсе белән тиз аңлаштылар - Ул елмаеп куйды —Мин үзем дә баштарак шулай уйлаган идем Зубков әйбәт кеше, киң күңелле, бүтәннәр белән уртак тел таба белә — Әйтүеңә рәхмәт!— диде тикшерүче ягымлы гына, үзенә нинди дә булса яхшылык эшләргә теләгәнлеге сизелеп торган бу егетне уңайсызландырасы килми иде аның. «Нинди әйбәт егет»,— дип уйлап куйды. Ул арада авылга да килеп керделәр. Әхмеров урам уртасында ба сып торган бер кешене күрде. Бераз баргач, аның участковый икәнлеген танып алды. Машина әле тукталып та өлгермәде, Миронов, кояштан чагылган зәңгәр күзләрен кыскалап, кабина янына килде — Мөхәммәт үзе янына тау килүен тиккә генә көтмәгән икән!— диде ул һәм Әхмеровка кулын сузды, шунда ук ягымлы елмаеп, күзләрен кыскалады Әхмеров поездда килгәндә күпме генә уйлап та хәтеренә килмәгән теге үзенчәлекне исенә төшерде. Участковый елмаер алдыннан, уңайсызлангандай, күзләрен кыскалый икән бит Алар, шунда ук әллә кайчангы танышлардай, сөйләшеп киттеләр — Каршылый алмавым өчен гафу ит,—диде Миронов, машина кузгалып киткәч Юлның ике ягыннан да имән урманы башланды Гүя мәһабәт агачлар, яз сулышын сизеп, озак һәм каты йокыдан уянгандай, көчле кулларын һавага жәеп, теләр-теләмәс кенә киереләләр иде — Матур бит. әйеме,— диде Миронов, Әхмеровның тәрәзәдән карап баруын күргәч Тикшерүче башын какты. — Әйе. монда урманнар шәп,— дип дәвам итте участковый Алар синең туган ягыңны искә төшергәндер, бәлки?— Миронов шигырь сөйләп китте Бик хозур! Рәт рәт тора, гаскәр кеби. чыршы, нарат. Тешләрендә ятканым бар, хәл жыеп. күккә карап Әхмеров апа гажәпләнеп карады: — Син Тукайны беләсеңмени? — Русларга Пушкинны гына укыргамыни, синеңчә? Әхмеров моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады Шактый вакыт тын бардылар Борылышка кергәндә машина нык кына селкетеп алды, шофер юрн тавышын күтәребрәк эндәште: — Мәхәббәт капкасына якынлашабы'1 — Костя, әкренрәк бар,— Дип үтенде .'1ир соң Әхме ровка борылды — Шушы матурлыкка күз сал әлс ,— ди Ә мин әйтәм «Ул барыбызга да кирәк, җанкисәгем, үзем дә аңардан баш тартмас идем»,— дим. «Юк ла. Миңа түгел, ди бу, авылда терәк пункт оештырмакчы бу ♦ лам». Шул терәк пунктлар хакында сөйли башлады. Минем янда авыл < советы председателе Прохор Ильич та бар иде. Сагаеп куйдык, кайдан g килгән бу акыллы баш, эшли башлавына бер атна да булмаган, авыл- | ны тиз генә шәһәргә әйләндереп куймакчы, дип уйлыйбыз — Зубков 3 көлемсерәп, мыегын сыпырды,— Тыңлап-тыңЛап карадык та түзеп ка-< ла алмадык. «Безнең акчалар да. синең терәк пунктың да җилгә генә о очмасмы соң, бу бит сиңа такта кадаклау гына түгел»,—дибез. Лешка * аптырап калмады Күптән түгел генә бездә шундый хәл булган нде, бер ♦ шофер салмыш баштан машинасын аударып, кыйммәтле йөкне харап ■> итте, үзе белән кабинада утырып барган кеше дә нык кына имгәнде. “ Миронов: «Сез үзегезне генә акыллы баш дип исәплисез икән, алайса г? инде менә шул вакыйганы гына мисалга алыйк»,—ди Шоферны укы- * тырга киткән акчаны да, зыян килгән машина белән йөк бәясен дә, эш- *" кә яраксыз булып калган кешегә түләнә торган пенсия белән аңа хәт- ле алган хезмәт хакы-арасындагы аерманы да үзебезнең экономист бе- х лән бергә тиенен тиенгә чутлап карадык. Бик зур сумма килеп чыкты £ бит. Үзара да сөйләштек, райондагы җитәкчеләр белән дә киңәшеп, терәк пунктын оештырырга булдык Дүрт ай эчендә бинасын салдырдык. Миронов анда эшләүчеләрне объект төзелеп беткәнче күзеннән ычкын дырмады. Шуннан соң, кешеләр җыеп, ниндидер оператив совет, отрядлар оештыра башлады — Ул тагын көлде — Бу эшкә мин картлачны да тартты бит әле. Каршы килеп булмады Дөресен әйтергә кирәк, юкка тотынмаган икән Колхозда менә дигән тәртип урнашты! Председатель тагын бер тапкыр трубкасыннан төтен чыгарды да, аны кулында әйләндергәләп, көлен каккач, өстәл янына килде. — Полянка турында сораган идегез бит әле. Мин үзем алка турындагы имеш мимсшләргә тамчы да ышанмыйм Бөтен дәлилләр аңа каршы кебек күренсә дә, ышанмыйм. Полинаны әйбәт белам бит. Бүтәннәргә караганда күп тапкыр артыграктыр да әле. Аның кулыннан килә торган эш түгел бу, түгел. Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, аксыл төстәге ыспай костюмының якасына депутат значогы таккан озын буйлы, ябык гәүдәле ир кешене ияртеп, Миронов килеп керде — Таныш булыгыз, Әхмәт Шәриповнч. Ә бу безнең авыл советы председателе була инде. — Шамаев Прохов Иванович!—дип елмаерга тырышты теге, һәм баһадир көченә ия булган кешедәй, саклык белән генә Әхмеровның кулын кысты Ул соргылт күзле, бераз гына очлаеп тәмамланган борынлы, алга- рак чыккан иякле кырык биш яшьләрендәге кеше иде. Сыек коңгырт чәчләре арасыннан пеләшләнгән урыннар күренеп тора Маңгай чәчләре бөтеркәләнеп кашларына хәтле салынып төшкәннәр — Килүегез бик әйбәт булды әле. Әхмәт Шәриповнч — диде ул утырышкач.—Без монда шактый кыен хәлдә калдык бит әле —Шамаев. сүзен дәвам итәргә кыймагандай, кулларын бер-берсенә ышкып куйды. Зубков аның бу кыланышына өнәмичә карап торды — Хикмәт менә нәрсәдә. Әхмәт Шәриповнч,— диде Шамаев — Сез тикшерергә днп килгән элеккеге авыл советы председателе Васильева Полина Ивановнаның соңгы вакытлардагы үз-үзен тотышы бик тә сәер һәм һич тә түзеп тормалы түгел. Әгәр сез дә катнашырга риза булса гыз, иртәгә шушы мәсьәлә буенча авыл советы башкарма комитеты утырышын үткәрергә җыенган идек. Әхмеров аптыраган кыяфәттә елмайды. — Гафу итегез, Прохор Ильич, аңлап җиткермәдем бит әле. Әгәр сер булмаса, утырышта кем сыйфатында һәм нинди максат белән булырга тиешлегемне әйтсәгез иде. — Без Алексей Иванович белән киңәштек тә...— Шамаев сүзләрендә буталды һәм борчылган кыяфәттә участковыйга карады. Караңгы чырай белән моңа кадәр тын гына утырган Зубков сүзгә кушылды. — Турысын әйт син, Прохор Ильич!— диде ул, өстәл артыннан чыгып, усал төстә. Бүлмә буйлап арлы-бирле йөренде дә тагын тәмәкесен кабызып суырды. Бераз тынычлангач, Әхмеровка аңлатып бирде: — Прохор Ильич Полинканы депутатлыктан төшерергә җыена әле монда. Хәтта шушы мәсьәләгә карата комитет утырышы уздырырга тели. Ә кулы калтырана, күрәсең. Дәрәҗәле иптәшләрнең яклавына мохтаҗ. Менә сезне дә үз ягына аудармакчы була... — Павел Степанович, сез юкка алай дисез,— дип кашларын җыерды Шамаев.— Эшнең миндә тормавы үзегезгә яхшы мәгълүм бит... Васильевага кыен икәнлеген аңлыйм. Тик шул хәтле төшенкелеккә бирелергә дә димәгән. Үз эченә бикләнеп, бөтен җәмәгать эшләреннән читләште. Авыл советы председателе борчылгандай сөйләсә дә, Әхмеров аның сүзләрендәге ясалмалыкны сизенде. — Сессияләргә йөрүдән дә туктады бит! Бөтенебезгә бүре кебек карый. Нигә алай итә ул? Депутатлар бөтенесен күрә, бөтенесен дә күрә, Павел Степанович! Безгә дә, күз йомып, гел дәшмичә генә калыргамыни? Шамаев галстугын ачу белән тарткалап куйды да сүзеннән туктап бодай көлтәсенә карады. — Гәп сөйләргә маһир булуыгызны бөтенебез дә белә, Прохор Ильич,— дип мыгырданды Зубков — Аның күңел ярасын аңлап, чын күңелдән сөйләшер өчен янына бер генә тапкыр булса да барып карадыгызмы? Шамаев шелтәләгән кыяфәттә башын чайкап, елмайды гына. — Ай-яй-яй. Павел Степанович! Кайчагында кызып китәргә яратасыз! Юкка бит. Васильева янына баруы кыен түгел миңа. Ләкин бу хәлемдә аның янына йөрүнең уңайсызлыгын аңлагыз сез. Полина Ивановна ирсез хатын. Ялгызы яши. Үземнең дә тол ир кеше икәнлегемне беләсез. Аннан соң хәзер мин биләгән урында элек ул утырды. Бу эштән чыгуы да үз теләге белән булмады. Аның янына йөрүемне үзара килешер өчен генә йөри дип әйтмәүләренә гарантия бармы? — Гарантия, килешү... Эх, Прохор Ильич, Прохор Ильич...—диде Зубков, хафалану белән, үзе тәмәкесен тартып бетерергә дип тәрәзә янына килде. Сөйләшүне болай дәвам итүнең мәгънәсе юк иде, шуңа күрә тикшерүче әңгәмәгә нокта куяр өчен сүзгә кушылды: — Мин сезне аңладым, Прохор Ильич,— диде ул эшлекле кыяфәттә.— Кызганыч булса да, бу утырышка килә алмам. Моның өчен ике сәбәп бар. Беренчедән, Васильева хакында һәм аның борчулары турында сездән, я булмаса, бу авылда яшәгән бүтән берәүдән артыграк белмим әлегә. Икенчедән, нәкъ шушы эшне тикшереп, тиешле карар чыгарыр өчен дип килдем, моның өчен вакыт кирәк... — Күпме вакыт кирәк булуын әйтә алмассыз микән,—дип кызыксынды Шамаев. Йөзендәге елмаюы бетсә дә, ул һаман ачык йөзле булырга тырыша иде. — Белмим,— дип иңнәрен җыерды тикшерүче.— Тик минем вакытым куп түгел... — Башкарма комитет утырышын кичектерергә кирәк дип уйлыйсыз инде алайса? — Әлбәттә! — Алайса, хәл иттек.— Шамаев урыныннан торды — Хәзер ммңа ♦ китсәм дә ярый. < Ул, кергән чагындагы кебек ук, тикшерүченен кулын йомшак кына = кысты да, чыгарга юнәлде. Ишеккә килеп җиткәч, кире борылды, һаман j да тәрәзә янында басып торган колхоз председателенә эндәште — Менә күрәсезме, уртак фикергә гаугасыз да килеп була икән бит, < Павел Степанович!— диде. Зубков ни дип тә җавап кайтармады Шамаев чыгып киткәч кенә өс- * тәл янына утырды. Мироновтан ♦ — Кунакны кая урнаштырмакчы сон.?— дип сорады. ® — Үземдә торыр,— диде Миронов, уйлап та тормыйча — Дөрес итәсең. Икәүләп күңеллерәк тә, уңайрак та булыр ч Дүртенче бүлек u Участок инспекторы авыл кырыендагы бәләкәй генә йортта яши х икән Янәшәдә генә чыршы урманы Шунлыктан, ишегалдында һәм ти- х рә-якта сумала исенең аңкуы да гаҗәп түгел иде Әхмеров, участковыйга ияреп баскычтан менгәндә: — Әйбәт урын сайлагансың!— диде — Монда шәп шул. әкияттәге өйдә яшәгән кебек миңа һавасын сулап туймаслык. Син берәр җәй көне килсәң икән! Ул ишекне ачты, эчкә кереп, өйалдындагы утны яндырды да Әхме- ровка эндәште: , — Уз, Әхмәт Шәрнповнч! Өй эчендә җылы иде, Миронов, үзенә кеше киләсен белеп, ммчкә ягып калдырган, күрәсең. Ул, Әхмеровны диванга утыртып, үзе алгы якка чыкты да, кухня шкафы ишеген ачкалап-япкалап, савыт-саба зеңгелдәтә башлады Әхмеров тирә-ягына каранды Китап шкафында В И Ленин хезмәт ләрснең берничә томы бар иде Марксның «Капиталжы. Чехов. Толстой, Тургенев, Цвейг әсәрләре белән бер рәттән Габдулла Тукайның бәләкәй генә шигырьләр китабын да күреп алгач, елмаеп куйды һәм бая урман аша чыкканда ишеткән шигырь юлларын исенә төшерде. Аннан соң комод өстендә торган тар гына рам эчендәге ут чәчеп торган ягымлы карашлы кыз рәсеменә карап тора башлады. — Кара әле, Әхмәт Шәрнповнч Ишек төбендә Миронов күренде Кайчандыр милиция формасы белән киеп йөргән күлмәгенең түшен ачып җибәргән, җиңнәрен сызганган, иненә сөлге салган Фотография янында басып торган Әхмеровны күргәч, башлаган сүзен әйтеп бетер мәде, аның янына килде — Бу йортның хуҗасы булачак туташмы әллә?— дип, рәсемгә ым лады Әхмеров. — — диде Миронов.— Бераз тын торгач, ачыклык кертте.— Пединститутның соңгы курсын бетерә инде Көзен кайтырга сүз бирде Бөтенләйгә Бәрәңге чистартканда сөйләшеп киттеләр Миронов МВД мәктәбен тәмамлагач, башта Новосибирск өлкәсенә җибәрелгән Ул эшләгән шәһәрдәге милиция бүлеге начальнигы әтисенең фронтташ дусты булып чыккан Әтисе исән чагында бөтенесе дә әйбәт кенә булган Әтисе үлеп киткәч, начальникның аңа карата булган мөнәсәбәте үзгәребрәк киткән Мироновка чамадан тыш акыл өйрәтә башлаган, тегеләй итмә, болай эшләмә, янәсе Бәлки ул якын дус- тынын малае хакында әнә шулай «кайгыртучаилык күрсәтмәкче» булгандыр’ Тик үзенең игътибар үзәгендә булуы анын күңелен пошырган Отпуск алгач. Идел буендагы шәһәрләр буйлап сәяхәткә чыккан. Казанда да булган. (Тукай шигырьләрен менә каян алган икән!) Ә сәяхәтенең ахырында Уфадагы абыйсына да сугылган. Ул да милициядә эшли икән. Аңа хәзерге эшеннән канәгать булып «итмәвен әйткән Икәүләп уйлашканнар да, эшләгән «иренә кире кайтып, үзен бүтән якка күчерүләрен сораган Шулай итеп, бнрегә килгән. — Элеккеге начальнигын белән бер да хәбәр алышмыйсынмыни?- дип сорады Әхмеров, сынагандай карап. — Нишләп хәбәрләшмәскә ди! Хатлар язышабыз. Кире кайтырга чакыра. Тик беркая да китмим инде. — Яна җирдә ничегрәк сон? Бөтенесе дә шома гына түгелдер бит? Участковый күзләрен челт-челт китереп елмайды. — Башта шул хәтле күңелсез булды. Сагышка түзәр чама юк, күкрәкне телеп ала иде, Дусларны, әткәйне, элеккеге эшемне сагындым.— Миронов рәсемдәге кызга аеруча бер ягымлылык белән карады,— Ярый әле ул булды... — Хәзер ничегрәк соң?— Әхмеровка бу егет торган саен ошый барды. — Тәртип кебек. Өйрәндем. Кешеләренә дә, агач йортларына да, чыршы урманына да. — Ул кинәт җанланып китте, күзләреннән мут очкыннар сибелде.— Үзең дә беләсеңдер инде, эштә барысы да онытыла бит. Борчуларыңнан арыныр өчен аннан да шәбрәк дәва табармын димә инде. Мин юрфакның өченче курсында да укыйм бит әле. Кайчакларда күңелсез булгаласа да, ни эшлисең инде. Андый гына бөтен кеше белән дә буладыр — Миронов шаярыбрак өстәп куйды:— Эч пошу галәмәте сине дә читләтеп үтмәс әле. Әхмеров аңа гаҗәпләнеп карады — Син мине эчпошыргыч эш буенча килгән дип уйлыйсыңмыни? — Нишләп алай диим? Андый эшләр юк, ә эчпошыргыч тикшерүчеләр булгалый менә. Тккшерү этикасында шулай диелгән түгелме соң? — Әйе, ләкин хикмәт этикада гына түгел шул. Председатель кабинетында бүген булган сөйләшү кызыклы ситуацияләр булырга мөмкинлегенә ишарә ясамадымыни?’Зубков дигәннән... Васильеваны пигә шул хәтле яклый икән ул? Туганнармы әллә алар? — Туганнан да якынрак. Полина бала чагында Зубковлар семьясында ике еллап яшәгән булган. — Менә ничек? Монысын белми идем.— Тикшерүче әле яңа ишеткән бу яңалыкны күңеленнән тагын бер кат үткәреп, сорады:— Участковый буларак, бу хатын турында үзең ничегрәк уйлыйсың соң? — Минме? Әйтик, Чезаре Ломброзо теориясенең киресен уйлаганда, Полина Ивановна андый җинаятькә барыр иде микән? — Аңлап җиткермәдем,—диде тикшерүче. — Бу психиатр бишектән арынмас борын ук әшәкелек гамәле генә кыла торган тар маңгайлы, җәлпәк борынлы кешеләр төрен китереп чыгарган, ди. Андыйлар булгач, аларга капма-каршы төрдәге кешеләр дә булырга тиеш бит Васильева тышкы кыяфәтеннән әнә шул капма- каршы төркемгә керә... — Җитдирәк әйтсәң? — Җитди итеп әйтсәм инде...— Миронов уйланып калды. Әхмеровка участковый озаграк җавап бирмәгәндәй тоелды. Ниһаять, ул сүзен ялгап китте. — Мин, Әхмәт Шәрипович, кырт кисеп кенә җавап бирергә кыенсынам әлегә... Нигә дисәң, Бердников бу эшне тикшергән чагында имтиханнар тапшырырга киткән идем Мин кайтканда ул бу эшне тәмамлаган иде инде. Бик алҗыган иде һәм бу алкалар хакында үзенең төпле фикере дә бар иде шикелле Булышырга теләсәм дә, ул риза булыр иде микән Кыскасы, минем тегеләй-болай уйларлык сәбәпләрем юк... — Минеке исә. киресенчә, бик күп, - диде тикшерүче авыр сулап. — Нидән башларга уйлыйсың соң?—дип сорады Миронов — Васильеваны чакырудан... — Ярар, аны иртә белән синең янга җибәрермен. Үзем урманчылык ♦ хуҗалыгына китәм Төшкә бәлки кайтып җитәрмен — Кайда күрермен соң мин аны? — Терәк пунктта. Ул моннан ерак түгел. Ачкычны кая куярга икәнен күрсәтермен... Кичке аш әзер дә булды түгелме соң? — Әйе шул. Бәрәңге дә, тәбә дә менә дигән.. Бишенче бүлек йөзенең төсе китмәгән булса һәм күз төбендә күгелҗем сызыклар кү- а> ренмәсә — болар озак вакытлар дәвамында борчылу аркасындадыр ин- “ де — Васильеваны матур дияргә булыр иде Ул озын гына зифа буйлы икән, өстенә аксыл-көрән пальто, аякларына шундый ук төстәге итек- « ләр кигән, ашыкмый гына кабинетка килеп керде дә, ишетелер ишетелмәс итеп сәлам биреп, ишек катында басып калды. Икенче кат чакыр- • гач кына Әхмеров янындагы урындыкка килеп утырды Күзләре төбәп х карыйлар, аларда уйлану һәм борчылу галәмәтләре сизелә J Васильевага утыз яшь икән, тик апа ул хәтле биреп булмый иде әле Ул монда кергәнче ук башыннан салган чәчәкле юка яулыгын йомарлап, тын гына утыра һәм сүз башлауларын көтә иде. Үзен бирегә чакырып сөйләшергә кирәк тапканнар икән, сүзне беренче булып башларга нияте юк кебек... — Мин—тикшерүче Әхмеров булам. Сезнең эшегез буенча килдем,— диде Әхмеров һәм кәгазьләр теркәлгән калын гына папканы өстәлгә алып куйды. Васильева эндәшмәде. — Сез куакмыйсызмыни?— дип, сак кына сорап куйды тикшерүче — Юк, нигә алай булсын?— диде ул, теләр-теләмәс кенә елмаеп.— Сезгә хәтле булган коллегагызның да үзе белән шулайрак таныштыргаризамны кире алам Тикшерүче аның тынычланганын көтеп торды, аннан сон аптыраган- рак кыяфәттә әйтте — Мин сезне аңлап бетермим әле. Полина Ивановна. Үзегез хат язып, ярдәм итүебезне сорагансыз. Ихтимал, озак вакытлар унлаган иан соң гына шулай итәргә булгансыздыр. Бу вакыйга ничәмә айлар k элек булгһн бит. Ә хәзер... Әйе. язган идем Могҗиза булмасмы дигәндәй Бүтәнчәрәк баш ланып китмәсме, дип уйлаган идем Әйбәтләп тикшерерләр, Мәскәүдән КОМАНДИРОВКА ганлыгы исемә төште - Бердниковмы? Белмәдем бит Башкачарак әйтер идем — Башкачарак та әйтергә була —диде хатын пышылдап кына ди » ярлек Кинәт, башын сәер генә чайкап алды да. калтыранган кулларын тикшерүче алдына өстәлгә куйды һәм ашыга ашыга сөйләп китте — Иптәш тикшерүче... Иптәш Әхмеров... Сонгы көннәрдә мин күп уйландым. Дөреслек һәм нахак хакында, кешеләр турында Үзем, үткәнем. киләчәгем хакында. Уйларга мөмкин булган бөтен нәрсә турын да да Беләсезме, нинди фикергә килдем? Бол арның бөтенесе дә юкка гына бит. Бу тикшерүләр, сорау алулар, исәпсез хисапсыз кәгазь җыю ларның хаҗәте юк бит Чыннан да, нәрсәгә алар? Аның күзләреннән яшьләре атылып чыкты. Ул аларны яулыгы белән сөртеп аллы. Китегез, зинһар өчен дип сорыйм Мин иртәгә үк район үзәгенә барыл. килерләр, дип — Нигә Мәскәүдән килсеннәр ди әле? Ә. әйе... Башкала, югары осталык... Шуларны күздә тоткан идегезмени? Тикшерүче уйланып калды Райком секретаре кабинетында Васильеваның хатын укыган чагында ук ул аның капма-каршы холыклы булуын: эчкерсезлек-астыртынлык. тормыш тәҗрибәсе— беркатлылык белән аралашканлыгын чамалаган иде. Хәзер ул моңа тагын бер кат ныклап ышанды Васильеваның башкаладан тикшерүче килер дип өметләнгән булуы аны аз гына да гаҗәпләндермәде. Башларына төшкән бәладән олы шәһәрләрдә һәм оешмаларда эшләүче атаклы тикшерүчеләр, адвокатлар ярдәмендә котылырга тырышу очраклары сабыр табигатьле, тотнаклы кешеләр арасында да булгалый. Тикшерүче булып икенче генә ел эшләгән чагында, җинаять урынын карарга баргач, зыян күрүченең әтисе, мәһабәт кыяфәтле ир кеше, аңа карап-карап торды да, үзе янында басып торган әңгәмәдәшенә: «Бу малайдан башка кеше тапмадылар микәнни?»—дип әйтеп куйды. Икенче көнне ул бу ир кешене прокурор кабинетында күрде. Ышанычлы һәм авторитетлы тикшерүче таптырып маташкан. Бер атнадан килеп гафу үтенде тагын... Тикшерүче Васильевага маңгай астыннан карап алды да үпкәсез генә әйтеп куйды: — Болай уйлавыгыз нигезсез дә түгелдер бәлки, Полина Ивановна. Шулай да, нигә алай еракка китәргә соң? Башкаланың үз мәшәкатьләре дә җитәрлек бит. Сүз уңае булгач әйтим әле, Мәскәүдә минем белән университетта укыган ике дус егетем эшли. . Васильева тикшерүченең хәтерен калдырырдай сүз әйткәнлеген сизеп, кызарынды һәм иренен тешләде. — Зинһар, гафу итегез.— диде ул, яулыгын тезләренә куеп, һәм кайнар яңакларын учы белән кысты.— Бөтенләй сүзгә мавыгып киткәнмен. Алай дияргә теләмәдем мин. Осталык монда әллә нәрсә түгел. Тик... Тик бу бөтен кешене дә ялыктырды бугай. Бердников Павел Федорович ике ай дәвамында тикшерде бит. Менә хәзер сез... Әллә бу... Ул кашларын җыерды, ләкин тиешле сүз таба алмагач, авыр сулады һәм, башын аска иеп, урындыкка сеңде. — Сәбәп шул гына икән, дөрестән дә баш ватып торасы юк.— Тикшерүче бармаклары белән өстәлне шакып алды.— Эшкә керешсәк әйбәтрәк булмасмы? — Яхшы.— диде Васильев.— Сез, мөгаен, миннән сорау алмакчы- дыр инде. — Әйе. кызганычка каршы, тикшерү фәне хакыйкатьне эзләүнең бүтән ысулын уйлап таба алмаган шул әле,— дип елмайды Әхмеров — Хәзер дә безнең арада әңгәмә бара дип уйларга була инде, Полина Ивановна Бары әңгәмә генә. Минем сорауларым сезне уңайсызландырмасын. Журналистлар да сорау бирәләр бит, аларга беркемнең дә хәтере калмый. Васильева, сезнең сорауларыгызны беләбез инде, дигәндәй, тыенкы гына елмайды. Тикшерүче берни дә сизмәмешкә салышты, алдында яткан әлеге дело тышына карап куйды да: — Үзегез турында сөйләгез,— диде. Үзем турында?—дип гаҗәпләнде Васильева — Кызыклы булыр микән соң ул сезгә? Минем биографиямдә...— Ул кинәт сүзен бүлде, тик әле генә тикшерүчегә биргән вәгъдәсен хәтерләп, дәвам итте: — Тыңлагыз алайса.. Өянкеледә туганмын мин. Станциягә җитәргә өч чакрым кала урнашкан бәләкәй генә бер авыл ул. Монда килгәндә, аның аша да үткәнсездер. Минем балачагым меНә шунда үтте инде. Әгәр дә әткәем белән әнкәем бүтән төрлерәк булсалар, балалык елларымны бәхетле дияргә дә мөмкин булыр иде. Начар кешеләр икән дип уйламагыз тагын. Бик диндар иде алар. Кичләрен дин тотучылар безнең өйгә җыелалар Кем генә булмый алар арасында! Ә җырлары мәетләр ыңгырашуы кебек хәзер дә колагымда яңгырый. Мәктәптә уку, I пионер җыелышларына йөрү һәм хәтта гади дуслыкның да миңа ни бәя гә төшүен күз алдыгызга китерсәгез иде Бераз тын торгач, ул тагын дәвам итте — Безнең шушы председатель Павел Степанович булмаса, белмим. ♦ нәрсә белән беткән булыр иде икән Бервакытны өйдә яңа гына гыйба- < дәт кылу башланган иде, безгә килеп керде дә бөтенесе алдында әйбер- ® ләремне җыеп үземне алып та китте. Ул чагында түшенә бәген орденна- 2 ры да беркетелгән капитан формасын киеп йөри иде, шунлыктан аңа каршы килергә кыймадылар Аның үзенең балалары юк иде Хатыны < Евгения Петровна мәктәптә укытты Нинди әйбәт кешеләр икәнлеген о белсәгез икән! Аларда ике елга якын яшәдем Аннан соң әткәем белән х әнкәем, аның аяк астына егылып, мине кире үзләренә кайтарып бирүен ♦ сорап ялвардылар, аллага табынучы кешеләр белән бөтенләй дә ара- « лашмаска сүз бирделәр. Павел Степанович ышанды Бәлки аның күне- " лен күз яшьләре кузгаткандыр, аннан сон ул моның закон буенча ч эшләнмәгәнлеген дә белә иде. Яңадан туган йортымда яши башладым < Болай алар үз сүзләрендә торган кебек тә булдылар, бездә бүтән җыел- *" мадылар да, җырламадылар да Тик һаман, миңа сиздермәскә тиры * шып, аллага табынуларын һәм икона алдында бил бөгүләрен дәвам х иттеләр Кайчагында миңа баллы прәннекләр бирәләр, иркәләгән ? булалар. Менә шулай үстем.. Ул уйланып калды Өстән-өстән генә сөйләгән булса да, еракта калган балачагының күңелсез хатирәләре яңадан күңелен астын-өскә китереп ташладылар, ахрысы Әхмеров Васильеваны ашыктырмады — Бу караңгылыктан мин җиденче классны бетергәч кенә котыла алдым,— дип дәвам итте сүзен Аның тавышы ныгый төште һөнәр училищесына укырга кердем. Токарьлыкка өйрәнгәч, Казагысташ а кит тем Аннан соң Иркутск, Магнитогорск шәһәрләрендә эшләдем Магни- тогорскмда кияүгә чыгасы кешемне очраттым Сергей исемле Күңеле әйбәт иде, шуңа күрә тартылганмындыр инде үзен > Физик яктан таза, көчле кешеләр дә ихтыярсыз булгалый икән Сережа шундыйлардан нде. Мин башта моның никадәр куркыныч икәнлеген аңламаганмын Ул әрнеп елмайды, тик үзен кулга алды — Гаиләбезгә беренче олы хәсрәт килде өч яшьлек кызыбыз үл i де. Иремнең характер йомшаклыгы шунда күренде Эчә башлады Бу юлы безне бер вакыйга коткарып кала алды әле. Әткәйдән хат килде. Әнкәй элегрәк вафат булган иде, хәзер инде әткәем дә каты чирләп кнткән икән. Хатында ул үзен җиргә иңдерер һәм ятим калган мал мөл кәткә хуҗа булыр өчен дип безне авылга чакырган Кайттык. Комбайнга утырдым. Сергей ремонт мастерскоена урнашты Тормыш җайга са лына төшкәндәй булды Әткәй үлгән генә нде, Сергей шуны гына көткән диярсең, шәбрәк яшәү өчен күп акча эшләп кайту турында сөйләнә башлады Үзе кебек дусларын тапты, машина алыр>а хыялланды Та гын бөтенесе бутала башлады Әхмеров аны игътибар белән тыңлады Бу хатынның чибәр йөзендә, кул хәрәкәтләрендә кичергән борчуларның ничек аермачык чагылып ки түенә гаҗәпләнеп утырды Аның һәр буыны, һәрбер нерв җепселе әле әкрен, әле ашыга ашыга борчылып типкән йөрәгенә буйсыналар кебек иде. Сөйләгәндә ул каршында утырган тикшерүче барлыгын да күрми шикелле — Бервакыт Якутиягә җибәрү өчен эшчеләр туплануы турында белдерү басылган газета тотып кайтты бу Китмә дип шул чаклы үгетләдем, тыңламады Барып җиткәч, әйбәт кенә урнашуын, акча шәп төшүен хәбәр итте Аның кайтуын көткән арада, авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Укыгач, вакыт тизрәк үтә бит. Шулай итеп көннәр әкренләп булса да уздылар... Сөйләүченең авыр сулап куюыннан тикшерүче фаҗигале чишелеш буласын сизенеп, сагайды. Кашларын җыерды. Васильева берьюлы әйтеп бетерим дигәндәй, дәвам итте: — Сережадан кайтам дигән телеграмма килү белән аны каршы алырга хәзерләнә башладым Ә икенче көнне бүтән эчтәлекле телеграмма китерделәр. Бусы — Чиләбедән иде. Мине шунда ук прокуратурага чакыртып алдылар Сережаны юлда үтергәннәр икән. Ресторанга кереп таныш булмаган кеше белән бергә эчкән дә, теле чишелгәч, Якутия турында сөйләгән, үзендәге акчалар белән мактанган. Тегесенең форсатны ычкындырасы килмәгән, фатирына чакырган Болар барысы да мина куркыныч төш кебек кенә хәзер, йөрәгемнең ничек чыдаганлыгына аптырыйм. Бераздан соң тормыш әкренләп булса да җайга салына башлады. Техникумны тәмамлагач, Олы Карамалыга күчеп килдем. Авыл советына сайладылар. Менә нибарысы шул^ Күргәнегезчә, биографиям әллә нәрсә түгел инде. Кайгы да хәсрәт. Әхмеров йомшак кына әйтеп куйды: — Мин болай димәс идем. Биографиягезнең якты битләре дә күп булгандыр. Мәсәлән, миңа берничә ел элек орден белән бүләкләнүегез турында билгеле! Васильеваның йөзе балкып китте. — Булган иде шул,— диде ул эчкерсез төстә.— Тик тормыш бер алдын күрсәтсә, биш артын күрсәтә, дигәндәй... Әхмеров сүзне төп мәсьәләгә күчерде. — Полина Ивановна, сез Уварова белән күптән таныш идегезме? Васильева сискәнеп китте. — Уварова беләнме?— дип сорады ул.— Әйе. Ата-анам кебек үк, ул да аллага табына иде Өянкеледә яшәгән чагымда тәңре эшләре белән килгәләде. Әткәй үлгәч, килүдән туктады. Олы Карамалыга күчкәч, элекке гадәте буенча, күрәсең, кергәли башлады Вак-төяк йомыш белән... Тикшерүчегә ул нидер әйтеп бетермәгән кебек тоелды. — Аның тарафыннан үзегезгә карата дошманлык яисә яратмау-фәлән кебегрәк нәрсә сизелми идеме? Васильева, «юк», дигәнне аңлатып, башын чайкады. — Нигә бүтән нәрсә түгел, нәкъ менә алкалар куярга булган икән соң ул? Тикшерүче «куярга булган» дип юри әйтте, моның белән ул Васильевага бу сүзне үзенчәрәк аңлап җавап бирергә мөмкинлек тудырырга теләде. Болай нтү туры җавап хаҗәт булмаган очракта, әңгәмәдәшне уйландыру һәм хаклыкны эзләп табуда үзенең дә катнашуы кирәклегенә ышандыру өчен кулланыла торган ысулларның берсе иде. — Белмим.— дип тыенкы гына җавап бирде Васильева, аның күзләре кырысланды, маңгаенда сай гына буразна барлыкка килде.—Бәләкәй чагымда минем бик тә алка киясем килде. Әнкәйдән сорамаган көне.м булмагандыр. Ул гел ачулана иде, бервакыт, күңелемне кайтару өчендер инде, теге дөньяда колагын тиштергән кешеләргә генә була торган коточкыч газаплар турында сөйләде. Мин үч итеп икенче көнне үк, елый-елый үтенеп, күрше Серафима түтидән колагымны тиштердем. Әнкәй барыбер тактырмады. Алка киюне ходай тәгалә хупламас дип курыкты. Үзем үсеп, сатып алырга хәлем җитә башлагач та киеп булмады, әле оялдым, әле сайлый белмәдем. Шулай тишек колак белән гомерем үтте.— Ул колак яфракларын тотып карады да көлемсерәде.— Ничектер бу турыда Уваровага сөйләгән идем шул. Мине шулай «куан- дырмакчы» булгандыр инде . — Аңлашылды,— диде тикшерүче.— Мин хәзер протокол тутырыйм инде. , Бу эшне бетергәч, Әхмеров икенче биткә чыкты. — Бердников алып барган сорау алу вакытында сез Уварованың судка берничә көн кала өегезгә керүен әйткән булгансыз икән Моның турында җентекләбрәк сөйләсәгез иде. ♦ Васильева ничектер бөрешеп китте һәм арыган кыяфәттә күзләрен < йомды — Хәтерем ялгышмаса, суд булырга ике атналап калгач бугай,— £ диде ул, авыр сулап — Үзем генә идем, чоланга он алырга чыктым g Шул чакны Уварова килеп керде. Чолан ишегенең ачык икәнлеген күр- < гәнгәдер бәлки, өйалдыннан гына миңа эндәште. «Женя түти, керегез, о мин монда!» — дим Мин он алган арада ул чолан ишеге төбендә басып ы торды, аннан соң ияреп өйгә керде. Залга чакырдым, тик ул алгы бүл ♦ мәдәгс урындыкка гына утырды. « — Сандык шунда тора идеме?— дип сорады тикшерүче — Әйе. Онны кухняга кертеп чыктым да аның каршындагы сандык г- читенә утырдым Уварова милициягә хәбәр иткәнем өчен бәддога укыр- * га, каргыш белән куркытырга тотынды. «Ярар, Полянка.— диде ул, ачуыннан бер бүртенде, бер күз яшьләрен түкте,— иблис котырыгына бире- >леп, җаныңа гөнаһ алдын Син хәзер аңардан арын. Бәләкәйдән үзеңне х белүебезне, атаң анаң белән бер савыттан ашавыбызны исеңә төшер J Буш итмәбез » Кыскасы, безнең арада күңелсез сөйләшү булды Әгәр мин, чыгып китәргә кушып, ишеккә күрсәтмәгән булсам, тагын әллә ниләр әйткән булыр иде әле. Уварова мине каһәрлн-каһәрли чыгып китте Аны бүтән күрмәдем. Тикшерүче, үзе ишеткән һәр сүзне үлчәп карагандай, бераз дәшми утырды Аннан соң — Полина Ивановна, Уварова алгы бүлмәдә утырганда кухняда озак булдыгызмы? — дип сорады. — Шунда ук кире чыктым — һәм сез, үзегез юктан файдаланып, Уварова алкаларны сандык ка салмагандыр, дип уйлыйсызмы? — Шулай әлбәттә. Секундлар гына үтте бит Сандык өстендә футляры белән тегү машинасы тора иде, аны алып куймасаң, капкачны ачып булмый Алкалар бит анда теләсә ничек кенә куелмаган, әйбер- ч ләр арасына бик әйбәтләп ишерелгән иде. 1 - — Әйе шул.— дип килеште Әхмеров — Сез чоланда чагында өй эче нә кереп чыгып, әле генә кергәнлеген белдерер өчен эндәшү ихтималы да юк идеме? — Юк, юк. Мин капка ачылганда эт өргәнен ишеттем — Сезнең этегез бармыни? — Бар Бонька. — Бонька? Исеме кызык. — Карт инде ул Әткәемнән калган иде — Этлеген дә итми, өйне дә каравылламыймыни?— дип көлемсерәде Әхмеров. — Пенсиягә чыгаруны сорый.— Васильева да аңа каршы елмаеп җавап бирде Ә өрүе шәп . Төннәрен, танымаган очракта, аягыңнан эләктереп алырга да күп сорап тормый - Бусы аңлашылды Суд процессына дүрт көн калгач, сез район советы сессиясенә баргансыз, кунып та калгансыз икән 1 _ Әйе шул. Сессиядән соң миңа кайбер нәрсәләрне хәл итәргә кирәк булды, шунлыктан поездга соңладым. — Өйгә кайткач шикләнерлек берни дә сизелмәдеме? — Сез нәрсәне күздә тотасыз? га — Фатирыгызга яшертен генә берәрсе керү ихтималы булгандыр дип уйламадыгызмы? — Бөтенесе дә тәртиптә иде бугай. Тәрәзә белән ишекләр шул килеш, йозак үз урынында иде. Аннан соң йозакны бүтән кеше ача алмый, аны ирем, без генә ача торган итеп, үзе ясады. Юк, өйгә берәү дә кермәгәндер дип уйлыйм. Әхмеров, Васильева күрсәтмәләрен протоколга язып алгач, бүгенгә житәр, дип уйлады. Ул Васильеваның менә-менә елап җибәрергә әзер торганлыгын сизде, ә моның алдагы сөйләшүләрнең һәм очрашуларның өзелүенә китерүе мөмкин бит. Үзенә дә ял итеп алырга кирәклеген тойды. Протоколны Васильева алдына куеп: — Укып чыгыгыз да менә монда кулыгызны куегыз,— диде. Рәсми өлешне тәмамлагач, ул кәгазьләрне портфеленә тыгып куйды. — Бүтән тоткарламыйм инде сезне, Полина Ивановна. Китә аласыз. Васильева урыныннан кузгалды да әкрен генә атлап ишеккә юнәлде. Чыгар алдыннан кире борылды: — Юкка гына башламадым микән бу эшне? — Белмим. Әлегә берни дә әйтә алмыйм,— диде тикшерүче. Ялгыз калгач, Әхмеров уйга чумды. Менә аларның беренче очрашуы да тәмам булды. Ул аңа нәрсә бирде соң? Бүген ишеткәннәрнең күбесе бу хатынның намуслы икәнлеген сөйлиләр шикелле. Алкалар турындагы теге эпизодны гына алыйк. Бала чагында төшләренә кереп йөдәткән һәм ахырдан болай да җайга салынмаган тормышына күләгә төшергән. Моны сөйләве аның туры сүзле, саф күңелле булуын күрсәтмимени? Ә Уварованың серле рәвештә өенә килеп керүе? Васильеваның күңелендә әз генә кер булса да, ул аны үз файдасына бора алыр иде. Бердников үзе бит моны җинаять эшен тикшерүне туктатырдай җитди сәбәп итеп санаган. Яки үзе өйдә юк төнне... Әйе, монда әшәке очраклылык турында үзеннән-үзе уйларга туры килә. Әллә минутлык йомшаклыкмы? Көчле ихтыярлы кешеләрне дә тәртәдән чыгара торган кызыгумы бу? Әйе... Әйтик, барысы да урынында калды, ди. Сандык та. Алка да, Уварованың гаризасы да. Барысы да беренче тәэсир генә булды. Кайчакларда шул кадәр алдавыч була торган нәрсә ул беренче тәэсир... Участковый кабинетында инде ике сәгатьтән артык утырса да, әле бүлмәне әйбәтләп карамаганын уйлап, тикшерүче өстәл артыннан чыкты. Зур, якты тәрәзәләр. Тәрәзә төпләрендә, стена һәм тәрәзә араларындагы бизәкле савытларга һәм балчык чүлмәкләргә гөлләр утыртылган. Стенаның яртысын карта алып тора, ул үзе хезмәт күрсәтә торган участокныкы булса кирәк. Ә бу нәрсә икән? Әхмеров зур булмаган витринага иелде Монда игътибар итәрдәй әйберләр бар иде, аңлатмалар да язылган. Укый башлады: «Толкуновның үзе ясаган финкасы»... «Ка- раваевларның сараен ваткан лом». Бер үк төсле ике пуляга игътибар итте — берсен ниндидер Ишмаевтан тапканнар, икенчесен атып үтерелгән поши гәүдәсеннән... Бәләкәй генә музей диярсең. Әхмеров китапларны карады, суд фотографияләре ябыштырылган калын альбомны актарды һәм үзенең бу кечкенә генә сәяхәтеннән канәгать булып, урынына килеп утырды. Гадәттә, Әхмеров яңа танышларына тиз ияләшеп китә алмый торган иде. Тик бу юлы ул нилектән икәнен белеп җиткермәсә дә, Мироновны шунда ук ошатканлыгын аңлады. Гади Акыллы Эчкерсез.. Тикшерүче елмайды Тик менә кичә туры җавап бирмәде. Әллә нинди Ломброзо һәм ниндидер фәлсәфәгә кереп китте Бу аның бәләкәй генә хәйләсе булгандыр, бәлки. Хәйләкәр булмасаң, нинди участковый ди син!. Телефон шылтырады. Әхмеров трубканы алды — Алексей Михайловичмы?— дип сорады ир кеше әдәпле генә — Юк, тикшерүче Әхмеров булам р — Ә-ә, Әхмәт Шәрипович, исәнмесез! Шамаев борчый иде сезне.— Әхмеров авыл советы председателенең тавышын таныды — Исәнмесез, Прохор Ильич! Мин тыңлыйм сезне! — Эшләр ничегрәк бара? — дип үз иткәндәй сорады председатель,— ♦ йомгаклау сүзегезне тиздән ишетербез микән? < — Барысы да әйбәт кенә әлегә Ә йомгаклау сүзенә килсәк, иртәрәк ® бит Ашыгуның мондый эштә файда китергәне юк — Анысы дөрес,—дип килеште Шамаев һәм юмакай тавыш белән 3 генә дорады: - Сез үзегез генәме анда? — Әйе. Нәрсә бар? — Миңа бер мәсьәлә хакында сөйләшеп алырга кирәк иде Аның * сез тикшергән эшкә турыдан-туры мөнәсәбәте бар ♦ — Рәхим итеп килегез, Прохор Ильич! а — Яхшы. Мин бер ун минуттан булырмын! 1 Шамаев, чыннан да. тиз килеп житте. Кулына матур кара папка тот- е; кан. Чишенеп тә тормыйча түргә үтте, тагын бер тапкыр исәнләште, ан- < нан соң, папкасын өстәл өстенә куеп, урындыкка утырды Эшләпәсен салды, ашыгып килгәнлектән тирләгән маңгаен кулъяулык белән сөртте. , г - Минем сезнең янга килүемне төрлечә фараз кылырга булуын да ж һәм үз файдама булмаска мөмкинлеген дә әйбәт аңлыйм — диде ул, һәр * сүз саен ашыкмый гына тукталыш ясап Шулай да килүем намусым кушканга дип ышандырасым килә Мин Полина Ивановнаны чын күңелдән хөрмәт итәм. Ышаныгыз! Ләкин, борынгылар әйтмешли, хаклык кайчагында дуслыктан чадсрлерәк... Әхмеров аны әңгәмәнең асылына төшенергә тырышып тыңлады Ни һаять, Шамаев папкасын ачты, аннан ниндидер кәгазьләр чыгарды. Менә карагыз әле! Таушалып беткән ике хат иде бу. Берсеннән — хатынының Уварова- дан илле биш сум түләп кофта алганлыгы, ләкин аның үз бәясе утыз сум гына икәнлеге мәгълүм булды, аны артык түләнгән акчасын кайтарып алуда булышуларын үтенеп, Феофанов дигән кеше язган икән. Хат ның икенчесе озынрак, кемнән икәнлеге дә билгесез. Ул Уварова һәм аның кызц белән кияве Кожемякинга кагылышлы нде Хатта аларның бәяләрен арттырып саткан кием салымнары турында фактлар китерелгән. «Харам мал жыюдан кайчан туктарлар икән болар?»— диелгән нде ^ахырында. Хатның сул як почмагына тигез матур почерк белән: «Депутат иптәш Хаминовка Тиз арада тикшерүегезне сорыйм», дип язып куелган. Подпись Васильеваныкы Ике хат та Уварова һәм аның кияве өстеннән суд процессы башланырга дүрт ай кала язылган Алай — дип сузды тикшерүче. — Бу кәгазьләрне мин Васильева өстәлендәге иске документларны актарганда очраклы рәвештә генә таптым,— днде Шамаев.—Аларның кайчан һәм ничек кулына килеп керүен Полина Ивановна үзе генә белә булыр һәрхәлдә, мин секретарьдан моны ачыкларлык нәрсә ишетә ал мадым — Сез аларны кайчанрак таптыгыз соң? — Кайчан дисезме? — ШЬмаев буталды — М м.. Биш алты көн элек бугай Ни эшләтергә кирәклеген башта уйлап та жнткермәдем Аннан инде сез килдегез. Аңлавымча. Прохор Ильич, сез бу кәгазьләрне, тикшерәсе эшкә игагылышлы буларак, мина күрсәтергә булдыгыз, шулай бит? — Анысын үзегез карагыз инде. Әхмәт Шәрипович,— дип кулларын җәйде Шамаев Намусым ничек кушса, шуны гына эшләдем — Алайса, мин протокол язарга тиеш — Нинди протокол? — Бу документларны сездән алуым турында Пүнәтәйләр кирәк 6У ЛЫР 1.1 г — Сез нәрсә!—дип хәвефләнеп каршы төште Шамаев — Берүк алай итә күрмәгез. Полина Ивановнаның, Павел Степанович һәм бүтәннәрнең күзенә ничек күренәсем турында уйлагыз сез. Барысы да, капкын куеп. Полина Ивановнаны авыр хәлдә калдырырга җыенам дип уйларлар. Мине дә аңлагыз, Прохор Ильич, бу хатларны язгы ала каргалар алып килде дип әйтә алмыйм бит инде. — Шулай, әлбәттә,—диде председатель.—Тик бүтәнчәрәк законлаштыру юлы бардыр бит? Тикшерүче уйланды. — Ярар, алайса,—диде ул —Кыска гына аңлатма языгыз. Бу хатларны кайдан табуыгыз һәм ни сәбәпле безгә бирүегезне күрсәтегез. — Менә бусы ярый,—диде Шамаев тынычланып. Шунда ук папкасыннан чиста кәгазь бите алды, иреннәрен тавышсыз гына кыймылдата- кыймылдата яза башлады. — Тик, серне чишмәгез инде,— диде ул ялагай тон белән.— Югыйсә монда урман ягы, башкисәр халык бит Борылырга да өлгермәссең, китереп сыларлар Ул Әхмеровка ярарга тырышыр елмайды. — Борчылмагыз,— дип җавап бирде тикшерүче.— Сез теләгәнчә булыр. Зур рәхмәт. «Шушы гына җитмәгән иде», дип уйлады тикшерүче, үзе генә калгач. Әйе, бу очучыларның юлында очрый торган өермә кебек көтелмәгән бер нәрсә иде. Ул өермә сине аска да, өскә дә ыргытып җибәрә, аңардан котылыр өчен элекке биеклекне яңадан яуларга кирәк була. Ике хат. Бу вакыйганың бөтен серләре аларда ишерелгәнме әллә? Тайга күлен хәтерләткән тирән зәңгәр күзле бу хатын әллә чынлап та... Ишек әкрен генә ачылып ябылды Миронов кергән икән. — Уйланып утыра идеңме?—диде ул, шинелен 'салып. — Әйдә, уз, Алексей,— диде Әхмеров куанып. Бу егет белән киңәшеп алу аңа хәзер бик кирәк иде. Туган фикерләр агышын берүзең генә рәткә салып, ерып чыгарлык түгел. Миронов өстен салды да әле генә Шамаев утырып торган урындыкка килеп утырды . — Берәр яңа нәрсә килеп чыктымы әллә?—дип сорады ул. Тикшерүче хатларны аның алдынарак этте. *; — Менә кара әле. Миронов укый башлады. Аның кызларныкы кебек нәфис һәм матур йөзе хәрәкәтсез иде Тик маңгаенда һәм яңак сөягендәге нечкә тамырлары сизелерсизелмәс кенә селкенеп куйдылар. Ниһаять, ул кәгазьләрдән башын күтәрде. — Алай икән,— диде бераз гаҗәпләнеп.— Монда язылганнан да артыгын әйтеп булмый инде Әле генә минем каршыга Прохор Ильич очрады. Синнән чыгуы идемени? — Әйе. Тик хәзергә бу үзебезнең арада гына калсын Син бу кеше турында ни әйтерсең? Шамаевмы? Шәп эшли. Үзен жәлләми. Акыллы. Кайчандыр аспирантурада да укыган бугай. Ә менә күңеленең ничеклегенә килгәндә, төрле кеше төрлечә фикер йөртә... — Бирегә ниндиерәк уй белән килгәнен әйтә алмассыңмы? — Миңа калса, үзенә чак кына зыян китерерлек булса, аларны сиң?/^ бирер иде микән? Прохор Ильич үзе турында ныграк кайгырта сыман ’ — Син нәрсәне күздә тотып алай дисең? — Урын... Ул шәпләп утырган урынны — Ачыграк әйткәндә? —Яна авыл советы башкарма комитеты председателен сайларга кирәк булгач, үз кандидатурасын яклауны сорап, ике тапкыр Зубков янында булган. —Шулай да булсын, ди. Тик ул хаклыкны эзләүдә ярдәм итәрдәй документларны кулга китереп тоттырды бит. — Анысы да бик мөмкин. Кара әле, монда исемнәре телгә алынган * Феофанов белән Хаминов терәк пункт советы членнары бит. Бүген без- £ йен утырыш була. Катнашасыңмы? g — Әлбәттә.. Тик аңарчы Васильева белән тагын бер очрашып сөй- ~ ләшәсем килә В ...Ул әлегә берни дә белмичә, тагын килде Әхмеров, нәрсә анлатканлыкларын сорап, теге хатларны күрсәткәч, * Васильеваның йөзе агарынып китте, мондый борылышны көтмәгән бул- * са кирәк, тикшерүче сулы графинга үрелде Тик ул сүлпән хәрәкәт бе- * лән аны туктатты. —Юк, юк,— диде, ишетелер-ишетелмәс кенә Мин нигә алай эш- ч ләгәнемне әйтә алмыйм Барыбер ышанмассыз Хәер, аның нинди әһә- * мияте бар соң? Ә тикшерүче моны аңлатып бирергә кирәклеген кабат әйтә башла- х гач, ул: х — Гафу итегез, мин үземне бик начар хис итәм,—диде 2 Шуның белән аларның бу очрашулары тәмам булды Алтынчы бүлек Утырыш сәгать алтыда башланды Миронов алдан ук Әхмеровка совет членнарының кыскача анкета мәгълүматлары күрсәтелгән исемлек бирде. Шунлыктан ул һәркайсы турында бераз белә иде. Җыелыш участковый кабинетында үткәрелде Совет членнары өстәлнең нке ягына утырыштылар Алар монда бишәү иде. Алтынчысы — колхоз председателе Зубков — район үзәгеннән кайтып өлгермәгән, аны иртән үк чакыртып алганнар иде • Сулдагы беренче рәттә җитди кыяфәтле, урта яшьтәге мәктәп директоры Хәлилов, аның янында элеккеге участок инспекторы, шактый өлкән яшьтәге ябык йөзле Хаминов утыра, хәзер ул халык дружинасын житәклн икән Уңдагы рәттә терәк пунктын житәкләүче пенсионер Феофанов ул элек механик булып эшләгән, участок больницасының баш врачы Бе- гишаев, ә Миронов белән Әхмеровка каршы яюагы өстәл башына Ша- маев утырган Ул уйчан кыяфәттә, йөзендә борчылу галәмәтләре, әйтерсең, өермә буласын көтә иде Башта Миронов урман хуҗалыгына барып кайтуы, анда законсыз рәвещтә урман кисү очраклары булгалавы хакында борчылып сөйләде. Кыска гына фикер алышканнан соң, урманда тәртип бозучыларның эзенә басу өчен якын көннәрдә рейд үткәрергә килештеләр Бу турыда сүзне бетергәч, участковый Әхмеровның иңенә кагылды. Хәзер мин сезне район прокуратурасының тикшерүчесе Әхмеров Әхмәт Шәрнповнч белән таиыштырмакчы булам Аның да үз мәшәкатьләре бар,— диде. Әхмеров урыныннан торып басты. — Мин монда авыл советы башкарма комитетының элеккеге предг седателе Васильева эше буенча килдем. Сез барыгыз да'аны яхшы беләсез булыр, диде Совет членнарының Йөзендә аптырашу сизелде. Шамаев кына берни дә аңлатмый торган уйчан кыяфәттә утыруында булды т «к У • м ю 07 — Аның эше бетмәгән идемени әле?—дип сорады баш врач Беги- шаев. әллә гаҗәпләнеп, әллә ачуы килебрәк. — Күргәнегезчә, юк. Дәлилләр җитәрлек булмау аркасында бу эш туктатылган булган,— дип аңлатты Әхмеров. Полина Ивановна алай гына риза түгел. Аны моның өчен гаепләп булмый. Алкалар тарихы барыгызга да билгеледер инде. Ләкин, мәсьәләгә объективрак килеп караганда, күп нәрсә ачыкланмаган. Минем сезнең белән очрашуым Васильеваның гаеплеметүгелме икәнлеген сорашу өчен түгел. Бөтенләй бүтән төстәге ярдәм кирәк. Шунлыктан, ике арада гына булган сөйләшүне ачып салуым гаҗәпләндермәсен. Миңа, буталчык бер ситуацияне ачыкларга, гомумән, сезнең фикерегезне дә белергә иде... Әхмеров сумкасыннан Шамаев биргән хатларны алды. — Уйламаганда, шушы кәгазьләр кулыма килеп эләкте... Аңа текәлеп торган дүрт пар күз сагайды. Ләкин никадәр генә сиздермәскә тырышса да, Шамасвның күзләрендә куаныч сизелде. «Аның бая гына нигә күңелсез утырганлыгын аңлый башладым кебек,— дип уйлады Әхмеров.— Үзе турында әйтермен дип борчылгандыр». Ул сүзен дәвам итте: — Бу хатларда, аларны гариза дисәк тә ярый, Уварова һәм анын киявенең спекулянтлык эшләре хакында сүз бара. Аларның берсен,— ул Феофановка карады,— сез язгансыз, Михаил Терентьевич, йон кофта сатып алуыгыз турында... Ул чагында авыл советына мөрәҗәгать иткән булгансыз... Феофанов борчылып кашларын җыерды, башын артка ташлады һәм исенә төшерергә тырышты. — Икенче гаризаның кем тарафыннан язылганлыгы безгә мәгълүм түгел, тик аңа салынган резолюциядән күренгәнчә, моны тикшерү вазифасы депутат Хаминовка, яки сезгә, Иван Тимофеевич, йөкләтелгән икән. Теге яки бу гаризаны тикшерү нәтиҗәләре турындагы бер белешмә дә табылмады. Чара да күрелмәгән булса кирәк. — Юк, алай булмады,— дип, шунда ук урыныннан торып басты Феофанов. Аның сүз тирәнгә киткәнче ачыклык кертәсе килә иде, ахры,— Чара күрелгән адс. Тик менә закон буенча эшләнүе генә... Хәер, моның нәрсәсен сырлап маташырга, тәртибе белән сөйләп биримме әллә? — Сөйләгез, Михаил Терентьевич. — Аңлашылмаслык берни дә юк монда. Хатыным беркөнне эштән кайтты да. «Кара әле, Михаил, үземә кофта алдым. Кыйбатрак инде. Илле биш сум тора. Аның каравы, мондыйны каян табасың?» — ди. Чыннан да, әйберсе шәп иде. «Каян алдың соң?» — дип сорыйм. «Евгения Уваровадан»,—ди бу. «Анастасиянең ире хатынына алган да, аңа ярамагач, миңа сатты». Ике атнадан соң район үзәгенә баргач, универмагка керсәм — витринага кофта куелган. Нәкъ минем хатын Уваровадан сатып алган кофта инде. Төсе дә, материалы да, фасоны да туры килә. Бәясе генә утыз сум. Өйгә кайткач, моны Галинага әйттем. Ул Евгениягә китте. Тегесе җир йөзендә нинди әшәке сүз бар, шуларны әйтә-әйтә куып чыгарган. Мин шул хәтле гарьләндем, ничек булган — барысын да Полинага кызган шәпкә язып бирдем. Ике-өч көннән соң Уварова җилләнеп килеп кермәсенме. Пычрак галошларын да салып тормыйча түргә узды да, өстәлгә егерме бишлек ыргытты. «Мәгез, тыгыныгыз»,— ди. Җилләнеп чыгып китте. Евгения белән дә, Полина белән дә моның хакында бүтән телгә алмадык. Феофанов утыручыларга карап алды, сүзләренең чынлыгына шикләнү галәмәтләре сизелмәгәч, картларча хәйләкәрлек белән: — Чара менә шулай күрелгән иде,— ди. Әхмеров Феофанов сөйләгәннәрне тагын кабат күңеленнән үт- 98 кәрде, фактларны логик бер чылбырга тезеп карады, әмма бүтән сүз әйтмәде, элекке участковыйга карал — Иван Тимофеевич, сез ни диярсез?—диде Хаминов, сорауны ишетмәгәндәй, җавап бирергә ашыкмады Бераздан сон гына кашларын сикерткәләде, бик тырышып кырылган ябык йөзе белән Әхмеровка таба борылды — Мөмкин булса, башта гаризаны укыр идем Тикшерүче хатны Мироновка бирде, Миронов исә аны мәктәп директоры аша Хамнновка җибәрде. Ул башта күз йөгертеп кенә чыкты, аннан сон почмактагы язуны игътибар белән карады һәм: — Менә хәзер исемә төште,— диде — Дөрестән дә, Полина Ивановна мина бу гаризаны тикшерергә кушкан иде шул Тик икенче көнне үк кире алды. Ул үзе Уварова белән сөйләшергә уйлаган иде бугай Аннан соң мине инфаркт аяктан екты Калганын үзегез беләсез... больница, санаторийлар... Пенсия билгеләгәнче шулай булды. Бу кәгазьләр кайгысы түгел иде.. — Васильеваның ул хатын белән ни турындарак сөйләшергә теләгәнен хәтерләмисезме? — Аермачык кына әйтә алмыйм инде, гаризада язылган фактлар хакында кебегрәк хәтердә калган Васильева беркайчан да кырт кисмәде. Кешегә карата булганда бигрәк тә._ ул әңгәмәләр, үгетләүләр, орышулардан башлый иде Шуңа күрә ана комачауламадым Ул үзенчә, ә мин үземчә эшләрбез, днп уйладым Өлгереп кенә булмады Тикшерүче аңа сынап карады — Васильеваның сандыгыннан табылган алкаларның моңа кадәр аныкы булмавы, Уварованың күрсәтмәләрендә аларның ышандырырлык итеп тасвирлануы сәер тоелмадымы сезгә? Моңа каршы элеккеге участковый тыныч кына җавап кайтарды — Юк. Беренчедән, Васильеваны әйбәт беләм, Уварованы да шулай ук Бу хатыннар арасында бернинди алышбиреш булуы мөмкин түгел Аннан соң бу вакыйга тарихының логикасы юк Үзегез уйлагыз әле, Полина Ивановнаны ришвәт алуда гаепләргә тырышу аның эчкерлелеген, баерга омтылуын раслый Ә монда нәрсә күрәбез3 Васильеваның үз йорты, таза хуҗалыгы бар Атасы белән иреннән әйбәт кенә сумма калды. Үзенең байлыгын бер вак-төяк хисабына арттыру юлына басар иде микән? Намусын бер пар алтын алкага сатармы әллә? Закон ришвәтчелек өчен кулга ала, йорт-җиһазны конфискацияли — Васильева моны белә.— Ул тикшерүчегә гаеп итеп карап алды — Бәлки милициядә эшләп чыккан кешегә хас булмаганча фикер йөртәмдер, тик бу минем үз фикерем. Аны беркемгә дә көчләп такмыйм Моңа кадәр утырышта барган сөйләшүгә игътибар итмәгәндәй, җил искән саен борылган флюгер төсле гомуми настроеннегә буйсынып кына утырган кебек күренгән яшь врач сүзгә кушылды — Сезнең белән килешәм. Иван Тимофеевич! Мин дә шуны өстәп куйыйм әле: узган ел без көрәшүче Вьетнам файдасына акча җыйган идек Полина Ивановна ул чагында ике йөз сум бирде Бу турыда район газетасында да яздылар. Теге алкаларга кызыгырдай булса, ул шул ике йөз сумга сатып алмас идемени? Мәктәп директоры Хәлнлов. мыскыллы елмаебрак сүзгә кушылды — Ике йөз сум акча белән гаҗәпЛәндермәкче буласыз тагын’ Полина Ивановнаның аз хезмәт хакы ала торган семьядагы балаларга түләүсез материаль ярдәм күрсәтүе турында әллә ничаклы мисал китерә алам Шунысын да әйтергә кирәк, бу бер генә тапкыр булмады һәм шактый суммада иде Мин дә моны яла ягарга маташу дип саныйм Әхмеров Мироновка пышылдады — Менә хәзер болытлар тарала башлады кебек Миронов елмайды Васильеваны хөрмәт иткән, шунлыктан анарга ягылган яланы юк итүләрен чын күңелдән теләүче бу иптәшләрне тыңлаганда Әхмеров үз өстенә алган җаваплылыкның никадәр олы икәнлеген төшенде, хезмәттәшләренең гаепсезлегенә инанган бу калма каршы холыклы кешеләрнең үз дигәннәрендә нык торулары алдында кыюсызлык сыман хис тойды. — Аны якларга әзермен . — директор сүзен тәмамлап кына килә иде, көтмәгәндә, бөтенесен дә гаҗәпләндереп, Шамаев кабынып китте. — Гафу итегез, иптәшләр,—диде, үзенең ярсуын яшермичә,—Сез прокуратура тикшерүчесе белән түгел, ә затлы туташлар институты директоры алдындагы кебек сөйләшәсез Полина Ивановна әйбәт кеше, без аны ихтирам итәбез. Ләкин минем аңлавымча, Әхмәт Шәриповичка конкрет карар чыгарыр өчен конкрет фактлар кирәк. «Хәлвә, хәлвә!» дип кенә авыздан хәлвә тәме килмәс бит. Ул үзе әйткән сүзләрнең ничегрәк тәэсир итүен белер өченДер, ахры, тикшерүчегә кызыксынып карады, аның игътибар белән тыңлаганын күргәч, тәкәллефсез генә өстәп тә куйды: — Төрлечә ярдәм итүләр турында сөйләп кенә Әхмәт Шәриповичны гаҗәпләндерә алмассыз. Аның практикасында җинаять юлы белән табылган акчаларның материаль ярдәм итү максатыннан чыгып туздырылу очраклары аз булмагандыр.. Шамаевның бутарга тырышуы ачык иде Тик әлегә моны тикшерүче үзе генә сизенде, бәлки Миронов та аңлагандыр Бүтәннәр исә аны кәефе начар булганлыктан, тотрыксыз табигате яисә бүтән берәр сәбәп аркасында ашыгыбрак нәтиҗә чыгаруыдыр дип аңладылар. Шулаймы, әллә түгел идеме, әмма әле генә үзен Шамаев бүлдергән мәктәп директоры Хәлилов аңа табан карап, канәгатьсез кәяфәттә әйтте: — Куегыз әле, Прохор Ильич, үзегезнең шул фараз итүегезне дәвам итмәгез. Шамаев өстәп тагын нидер әйтмәкче иде, аны баш врач бүлдерде: — Әхмәт Шәрипович, яшермичә генә әйтегез әле, бу хатынның гө наһсыз икәнлегенә тулысыңча ышансагыз да, Васильеваның өендә ничек итеп алкалар барлыкка килүен ачыклый алырыгызга ышанасызмы соң? Гаепләүче Уварова үзе үлде бит Вакыт та аз узмады... Әхмеров күкрәгендә ерып чыгып булмый торган ситуацияләрдә дә ышаныч бирердәй көч өстәлүен сизенеп, уйчан рәвештә чәчләрен сый пады: — Булыр дип уйлыйм,—диде. Әле һаман тынычланып җитә алмаган мәктәп директоры тагын сөйләп китте: ’ — Ниндидер алкалар, үлгән кеше, җинаять юлы белән табылган акчалар турында бәхәс алып барабыз Ә гомумән алганда, пычрак яла корбаны булмам дип, монда утыручыларның кайсы да булса әйтә аламы? Чыннан да, кая мондый гарантия? Закондамы? Законга мөрәҗәгать итәр өчен, үзеңнең хаклыгыңа ышандыра белергә кирәк. Ә бу, безнең күргәнебезчә, бик җиңел эш түгел икән әле. Яла ягучы бугазыбыздан теләсә кайчан буып ала ала икән! — Ул башын, чайкап әрнүле елмайды.— Мин кино караган идем. Анда бер тикшерүчене үзе белән бергә эшләүче дуслары ук рәшәткә артына тыгалар Ришвәт алуда гаепләп. Аңа да яла ягалар. Онытмасам, фильмның исеме. «Үз кеше» бугай... Хәлилов биргән сорауларның төгәл адресы юк иде, ләкин бирегә закон тарафыннан — әле яңа гына аңа карата шик белдерелгән закон тарафыннан — җибәрелгән кеше буларак, Әхмеров үзенә җавап бирергә кирәклеген аңлады. — Яла җәмгыятьтәге бозыклыклар бөтенләй беткәндә генә юкка чыгачак,— диде ул һәм урыныннан торып басты — Ә җәмгыять дибез икән, ул — без, барыбыз да бит. Инде, килеп җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр арасында яла дигән нәрсә килеп чыккан икән, өйрәнгән гадәтебез буенча, аның турында гадәти әйбер хакында сүз барган кебек кенә итеп сөйләргә һич тә ярамый. Әйе, яла —ялган ул. Бу ялганны тик- *шерә башлагач, аның нигезендә еш кына безнең хаталар, ә кайчакларда уйлап җиткерми эшләвебез ятканы ачыклана Әле яна гына искә алынган фильмдагы тикшерүче дә үзенең ышанучанлыгы һәм уйлап ♦ җиткермәгән булуы аркасында яла корбаны була бит — гаепләнүчене < тентегән чагында табылган акчаларны распискасыз гына туганнарына * кире кайтара. Хәер, безгә кинога мөрәҗәгать итүнең хаҗәте юк. Шул ° ук Васильева белән булган хәлне алыйк Җинаять турында хәбәр иткән 3 язуларны тикшерү органына тапшырырга кирәклеген белмәгәндер < дисезме аны? Әлбәттә, белгән! Башта ук шулай иткән булса, шикле ал- □ калар аның өеннән табылмас иде Болар чүп кенә әле Яла ягучы ях- * шылыкны, изгелекне дә үз файдасына кулланудан чирканмый. Шунлык- ♦ тан законны, куелган тәртипләрне никадәр ныграк сакласак, яла да а безгә якын килә алмас дигән нәтиҗә килеп чыга. Беркайчан да хур итw термәс алар Берәребезнсң капкасы явыз нияттән дегет белән буяп куелган очракта да... < — Анысы шулай да инде, иптәш тикшерүче.— дип картларча мыu гырданды Феофанов.— Тик озакка сузылуы әйбәт түгел бит Салмыш^ 9баштан руль артына утырган тракторчыны нинди генә әшәке сүзләр бе- х лән сүкмибез. Берәр механик чәчүгә, я урып-җыюга техникасын әзерлә- » мәгән икән, аңа яшәү юк иде. Ә монда елдан артык вакыт узды, һаман да шул кәгазь туздыру. Берәр ачыклык булырмы юкмы? — Гафу итегез, Михаил Терентьевич, мин әле генә шушы сорауга җавап бирдем кебек,- дип картны үпкәләтмәскә тырышып әдәпле генә Һәм ихтирам белән әйтте тикшерүче Миронов Әхмеровка карады. — Сүзегез юкмы, Әхмәт Шәрипович’ — Юк. Игътибарыгыз һәм ачыктан ачык сөйләвегез өчен барыгыз га да рәхмәт. — Минем картлачлар турында ни әйтерсең?- дип сорады Миронов, төн караңгылыгын ерып өйгә кайтканда Әхмеров елмайды — Картлачлар түгел, ә менә дигән сенат комиссиясе!- диде Ул бүгенге ыгызыгыдан нык кына арыганлыгын сизде.—Минем ремне дә әкрен эш итүдә гаепләп, юкка чыгарып ташламасыннар әле 1 — Ничек булыр дип уйлаган идең сон? Дәрәҗәле, мәртәбәлегенә кнләм дә, мич торбасыннан гүзәл принцессага алтын алкалар ыргыткан явыз сихерче турындагы әкиятне сөйләп. Феникс кошы шикелле йоклатам, аннан соң теге ике серле хатны кирәк кадәр җилпим дә сумкамны болгап китеп барам дипме — Ну, үтердең,— диде Әхмеров — Синдә шул хәтле төртмә тел булыр дип уйламаган идем Хәер, бу хатларга таянып уңышка ирешермен дип уйлавымны яшереп торасы юк Ә Феникс кошы турында бераз арттырдың. Я, ярар. Үпкәләмим Бер акыллы кеше әйткәндәй, дөя дә бүләк, инә дә бүләк Әхмеров алымнарын акрынайтты да күкрәген тутырып, рәхәтләнеп сулады Салкынча дымлы һава, яка астыннан үтеп кереп йомшак песи баласы шикелле, күкрәкне, колакларны кытыклады — Алексей, чыннан да. син мине дөрес башлап җибәрмәде дип уй 'лыйсыңмы? — Юк ла Бөтенесе дә тиешенчә бара. Кулыңа шикле документлар эләккәч, алардан котылу юк... — Ә бу совет утырышы ничек COKF — Сиңа аның файдасы тимәдеме әллә? Миңа калса, күп нәрсәне ачыклагансыздыр дип уйлаган идем... — Аңладым анысы,— дип авыр сулады тикшерүче — Бу хатынның күңеле саф икәнгә картларның нык ышануларын белдем. Бәлки бу бик тә әйбәттер. Әхлак ягыннан да, юридик мәгъиәдән чыгып караганда да. Әмма Шамаев тарафыннан тапшырылган хатлар Васильевага карата шик уята... — Сиңа аның белән тагын бер тапкыр очрашып, ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк,— диде участковый.— Мәсьәләгә формаль яктан килгәндә, Васильева бу гаризаларны яшергән кебек тә. Икенче яктан карасак, гуманлык күрсәткән. — Син мине гафу ит,—дип күңеле төшкәндәй елмайды Әхмеров,— Болай уйлауның нигезендә иң әйбәт оператив работникларны да хаталандырып куя торган ашыгу ята. Яшертенлек методы кулланылган, күп вакытта тизлек һәм реакция өстенлек иткән оператив эшнең, суд тикшерүенә караганда тизрәк башкарылуын һәм күпкә гадирәк икәнлеген аңла син. Хәер, мин җинаятьне ачыклаганда оператив мәгълүматларның әһәмиятен берничек тә киметмәс идем. Ләкин мин — тикшерүче. Димәк, миңа вак-төяк булып күренгән детальләрне дә җентекләп тикшерергә һәм үзем ясаган нәтиҗәләрне официаль фактлар белән нигезләргә кирәк. Шуңа күрә ашыгырга да, сине алдан куандырырга да хакым юк. Миронов аңа аз гына да үпкәләмәде, үзенекен дәвам итте: — Ярар, Әхмәт Шәрипович, гадирәк фикер йөртеп карыйк,—диде ул — Авыл советына спекуляция турында белгертеп ике гариза кергән. Берсе буенча Васильева практик чара күргән. Икенчесен участковыйга биргән, ләкин, белгәнебезчә, тикшерелмичә калган. Бу кәгазьләр алка бәясе тора микән?— дигән сорау туа. — Бәлки, кәгазьләр ул бәя тормагандыр да,— дип әйтергә телисезме? Әхмеровның соравы җавапсыз калды — Миронов яшәгән йорт янына килеп җиткәннәр иде. Кичке аш әзерләү проблемасы килеп басты, һәркайсы үз шөгыле белән мәшгуль булды, берәү дә берни әйтмәде, берни дә сорашмады. Тиздән өстәлгә кишер, суган, тозлы кәбестәдән ясалган салат, котлетлар куелды. — Без нидә тукталып калган идек әле, Әхмәт Шәрипович,— дип сүз башлады Миронов, теге сөйләшүгә яңадан кайтырга ниятләп. Тикшерүче үзе дә моны көткән иде, шуңа күрә җавап кайтарырга әзер иде. — Минемчә, Васильеваның гуманлылыгы аркасында спекулянтлар тиз ышанучан күп кенә кешеләрнең кесәләрен капшауны дәвам иттергәннәр. Аңлавымча, гуманлылык һәрвакытта да әйбәт, гадел башлангыч булырга тиеш. Берәүгә яхшылык итеп, икенче берәүгә яманлык кылырга тиеш түгел ул. Участковый гаҗәпләнеп кашларын җыерды. — Ярар инде, Әхмәт Шәрипович, мин адвокат булырга яисә сине нәрсәгә дә булса ышандырырга җыенмадым бит. Дөресен әйткәндә, син бу документлар белән артыграк мавыгып китмәдең микән дигән уй гына туган иде. Ә бәлки мәсьәләгә киңрәк караргадыр? Миңа да нинди дә булса шөгыль килеп чыгар иде. Югыйсә, күңелсез... и— Башта ук шулай дияргә иде аны. Күңелсез, янәсе. Эчең пошарга кайчан өлгерә соң әле. Син бит тынгысыз кеше. Я исерекләр белән эшлисең, я «урман караклары» артыннан чабасын. — Сиңа үч итеп кенә болар! Алар бер-берсенә карашып көлештеләр. Күңелләре күтәрелеп китте. Участковый, куе итеп ясалган кайнар чәйне чынаякларга агызды Хуш исле бал белән эчә башладылар — Менә нәрсә, Алексей,— диде тикшерүче.— Син Уварованын кызы белән сөйләшеп кара әле. Үзеннән сорау алган вакытта ул алкалар ту- ф рында бер сүз дә әйтмәгән. Белмим һәм — бетте-китте Бәлки күршелә- к ре, туганнарыннан ни дә булса ишетерсең? Ире белән хат алышуы да i ихтимал Болай ул үзе астыртын хатынга охшаган, тик яна тикшерү- ? че килүен һәм терәк пунктта булган сөйләшүне кемнән дә булса ишет- § кән булырга тиеш. Бу аны каушатмый калмас. = Өстәлне жыя гына башлаганнар иде, ишек шакыдылар Миронов, чынаякларны кире өстәлгә куеп, чыкты. Алгы бүлмәдән 2 «Керегез, Павел Степанович, рәхим итегез!» дигәне ишетелде Ф Колхоз председателе Зубков икән Хәл-әхвәл сораша-сораша чише- а иеп, түргә узды Нәрсәгәдер борчылган кебек иде Мироновның өстәлгә ” чәйнек алып килгәнен күргәч, читкәрәк китеп утырды — Мәшәкатьләнмәгез, егетләр Мин озакка түгел Яна гына, өйгә < кайтып барган чагында, Феофановны күрдем Ул мина бүгенге сөйлә- *- шү турында әйтте Шунлыктан сезгә кагылырга булдым ч — Бер чокыр чәйдән генә баш тартмассыз инде. Павел Степано- | вич,—диде Миронов һәм жавап көтеп тормастан, чәй ясый башлады. п Зубков аны моны дәшми генә өстәл янына күчеп утырды да чокыр- * дан чәй чөмерә-чөмерә сөйләп китте — Дөресен әйткәндә, мин сезнең янга. Әхмәт Шәрипович Полина Ивановна турында ниндидер шикле кәгазьләргә тап булгансыз дип ишеттем. Аның тарафыннан яшереп калдырылган днп — ул, сөйләргәме- юкмы дигәндәй, тукталып калды да авыр сулады — Алайса, мине дә тыңлагыз. Уварованың улы бар Петр исемле. Диңгезче. Менә дигән егет. Ел саен отпускага кайта. Минем янга да керә Отставкада булсам да, өченче ранг капитан бит мин — Ул күңеле әрнеп елмайды — Соң- ■ гы тапкыр керүендә Петя серен ачты Полина белән яратышалар икән. Чын-чынлап, гомерлеккә. . Алар өйләнешергә дә уйлаган булганнар, тнк шушы күңелсез хәл килеп чыга Петр мәсьәләнең асылын аңламыйча кызып китә. Хәзер үкенә үкенүен. Ялгышын аңлаган Хатларында да шул турыда яза Тик көймәләре комга терәлгән әлегә. Мәхәббәт ул көзге кебек шул Ватсаң төзәтүе читен. Анысы үзләренең шәхси эше инде Ә теге кәгазьләр мәсьәләсендә—уйларга кирәк. Бәлки берәр сере бардыр? Ул хатын кыз бит! Зубков чыгып киткәч, Әхмеров уйланып озак утырды Аннан соң участковый™ эндәште: — Кара әле, Алексей, иртәгә син мнңа Петр Уваровның фоторәсемен табып бирә алмассыңмы? — Тырышырмын Җиденче бүлек Участковый сүзендә торган иде Әхмеров нртә белән кабинетка керүгә, өстәл өстендә сәүдә флоты капитаны формасы кигән утыз яшьләрендәге ир кеше рәсемен күрде Күзләре зур, кашлары куе кара, бите кнн, кара тутлы Ияге ике якка аерылыбрак тора Ягымлы карашы бераз уйчан Фоторәсемнең астына басма хәрефләр белән «Николайга Петрдан Владивосток 1969 ел» дип язылган Миронов аны бүләк ителгән кешесеннән алган булса кирәк. Фоторәсем белән бергә газетадан кисеп алынган мәкалә бар. анда «Комсомолец» теплоходы капитаны Петр Уваровның ут капкан Канада траулерын коткарудагы батырлыгы турында язылган икән. Петрның матрослар белән кочаклашып төшкән фотосы да бирелгән Вак һөнәрче һәм диндар хатынның капитан уллары _ менә нинди икән! Шуннан соң «алма агачыннан ерак төшми» дигән әйтемгә ышан инде. , Петр Уваровның тынчу өйне саф җилле океан киңлекләре белән алыштыруына гаҗәпләнергә дә кирәк түгелдер бәлки, һәр заман яңа мәшәкатьләр, яңа омтылышлар уята бит. Әти-әниләре гомерләрен уздырган һәм шунда бертуган апасы да кереп баткан мещанлык ятьмәсеннән ычкынырга менә шулар ярдәм иткәндер. Әхмеров Васильеваның килүен көтте. Миронов тикшерүченең чакы кебек үк, йөзенең төсе киткән, күз төпләрендәге күгелҗем күләгәләр каралып тора. Аның бөтен кыяфәтеннән өметсезлек сизелә иде. Тикшерүче җинаять эше төпләмәсен алдынарак тартып куйды. Васильева килгәнче үк капитанның фотографиясен шунда салып куйган төбәлде. — Кем бу?.. Ничек?.. Аның белән бер-бер хәл бармы әллә?—Шунда ук исенә килеп, авызын йомды. Әхмеров фоторәсемне саклык белән кулына алды да: — Сез бу кешене беләсезме?— дип сорады. — Аңа да барып җиткәнсең икән,— диде Васильева өметсез рәвештә. Куллары белән битеп каплап, елаһ җибәрде. Мондый ситуациядә стакан белән су тәкъдим итүнең яисә тынычландыруның файдасы юк, ә туйганчы еларга ирек бирү кирәк иде. Әхмеров тәрәзә янына килде дә Васильевага аркасы белән борылып, аның тынычланганын көтте. Юл буйларында ерганаклар ага, ә кояш җылыта. Ул күңелле генә челтерәгән ерганаклар, урыны урыны белән җыелып торган сулар, канаулар аша атлап йөрисен күз алдына китерде дә, шунда ук иркен, якты урамга чыгасы килДе. Елау тавышы әкренләп тынды. Аның җиңел сулап куйганын ишеткәч, Әхмеров борылды. — Елап бетердем шикелле хәзер мин,— диде Васильева, газаплы елмаеп һәм гаепле кеше сыман тикшерүчегә карады.— Ни теләсәгез, шуны сорый аласыз хәзер. Миңа барыбер... Тикшерүче өстәл янына килеп утырды. — Ярар.— диде ул, эшлекле тонга күчеп.— Бераз тынычланган булсагыз. теге гаризалар турында сөйләгез инде... руын әйтергә аңа кагылырга тиеш иде. Ул озакламады. Курка-курка гына килеп керде. Кыюсыз гына исәнләшеп, өстәл янына узды, урындыкка утыргач, авыр сулады. Элеккеге иде, ашыкмыйча актара башлады. — Үзегезне ничегрәк хис итәсез?— дип сорады ул, башын күтәрмичә. Васильева тыенкы гына җавап бирде. — Рәхмәт. Әйбәтрәк шикелле. — Алайса — ярын. Әйбәт — һәрвакыт әйбәтрәк инде ул! Шул чак кәгазьләр ара.сыннан теге фоторәсем өстәлгә шуып төште. Васильева алга таба омтылды һәм, күзләрен зур ачып, тикшерүчегә — Шамаев китергән гаризалармы?—дип сорады Васильева.— Аның йөзеннән тагын боек елмаю шуып үтте.— Юкка борчыла ул. Анда кабат кайтмыйм инде. Ә гаризалар Сезгә нәрсә әйтергә соң?..— Ул арыган кыяфәттә битен сыпырып алды, яше дә кибеп бетмәгән күзләрен тикшерүчегә төбәде — Башта Михаил Терентьевич язды. Бәясен күпкә арттырып саткан ниндидер кофта турында сүз бара иде. Мин Уварованы чакырдым Ул ялгышканмын, диде. Акчаны кичекмәстән Феофановка кайтарып бирү хакында сөйләштек. Шуның белән бетте. Күп тә үтмәде, тагын бер хат Анда моннан җитдирәк нәрсәләр турында хәбәр ителгән иде. Кем язганлыгы хәзер исемдә түгел инде, ләкин Уварова белән Ко- жемякинны спекуляциядә гаепләгәнлекләрен хәтерлим. Минем бик тә ачуым килде. Закон буенча җәза бирсен дип, хатны участковый Хами- иовка тапшырдым Соңыннан, ашыктык микән әллә, дип уйладым. Элек тә төрле жалобалар язгалыйлар иде, гел дөрес кенә булып та бет' ми иде. Кыскасы, хатны кире алдым да, Уварованын үзен чакыр 1тым Карчык, куллары белән селтәнә-селтәнә, бөтенесен дә кире какты, соныннан елый башлады. Үзенең аллаларын һәм фәрештәләрен исенә төшерде, гафу итүемне сорады. Аның туймын торган комсыз, әшәке ♦ күңелле икәнлеген дә белә идем югыйсә. Тик мина әллә нәрсә булды. < Мәрхүм атаң белән анаң хакына, Петякаем хакына дип ялынды Әйт- 5 кән сүземнән беркайчан да чыкмас идем дип Васильева күзләрен йомды Аның бөтен кыяфәтеннән боларны искә S алуы да авыр икәнлеге, жанын әрнеткәнлеге күренеп тора иде Ләкин * ул тагын сөйләп китте. — Бу юлы да мин аны гафу иттем. Жәлләдем. Уйламаганда, Хами- * нов та чирләп китте Ләкин сәбәп монда гына түгел Мин башкача бул- ♦ дыра алмадым Аның исеме дә катнаша иде бит . Соныннан Уварова- » ныи алыш-биреш эшләрен һаман дәвам итүе турындагы сүзләр кабат _ ишетелә башлагач, хатамны төзәткән дә булдым, белмим тагын, төзә- ч тү булды микән бу?—Ул тикшерүчегә күтәрелеп карады.— Ә алкалар- * ны мин аЛмадым. Ант итәм, алмадым,— диде. — Яхшы,— диде Әхмеров Миңа сезнең белән тагын очрашырга х ‘ туры килер әле. һәм моның тиздән булуы да ихтимал Китә аласыз, х Полина Ивановна Нишләргә иде соң аңа? Узган эздән башларгамы? Әле яна гына тынычлана башлаган бу хатынга мәкерле сораулар бирергәме? Яки ирекле темага күчәргәме? Юк, әнгәмәне дәвам итәргә кирәк түгел иде Васильева үзе дә моның шулай икәнлеген аңлады булса кирәк, кабинеттан чыкты. «Хушыгызэ, дип кенә әйтә алды. Аның тавышында ышаныч сизелгәндәй булды. Димәк, ялган гуманлылык та. баерга теләү комсызлыгы да түгел, ә мәхәббәт икән Кайчагында закон белән дә исәпләшеп тормый торган, дуамаллык кылып куя торган мәхәббәт Сигезенче бүлек Көндезге сәгать дүртләрдә терәк пункт янына таныш уазик килеп туктады. Әхмеров тәрәзә аша үзен станциядә каршы алган шоферның, аның артыннан фуражкасын маңгаена төшереп кигән Мироновның ма шинадан төшкәнен карап торты Участковый шоферга нидер әйтте, ан нан соң тегесе кабинага кабат кереп утырды Тиздән машина борылып китеп барды Бер минуттан тикшерүче белән участковый өстәл артында утыралар һәм күптән күрешмәгән дуслар шикелле сөйләшәләр иде инде — Хамннов белән урман хуҗалыгында булдык, дип сөйләп китте Миронов.— Баруын әйбәт бардык, кайтканда юл боламыкка әйләнгән иде Сиңа да моннан Мазай бабай көймәсе белән генә чыгарга туры килмәсен дип куркам әле Аның каравы нинди эш башкардык! Өч авыл да булдык. Ә Хамннов, молодец! Кая гына кермәсен, әле генә киселгән бүрәнәләрне күреп ала Хуҗалары шыр жнбәрделәр Урманчы үзен күтәреп кенә йөртмәде Участковый көлде дә кәгазьләр белән шыплап тутырылган планшетын күрсәтте - Материаллар алып кайттым әле Бер икесенә җәза бирергә туры килер Калганнарына да кайбер чаралар күрергә кирәк.— Ул планшетын чнткәрәк куйды Үзең ничек соң? Яңалыклар булмадымы? Васильева килдеме? — Килде — тикшерүче портфеленнән эш төпләмәсен ашыкмыйча гына ала башлады. Кызыксынучан участковыйның күзләре үзгәрде. — Я. шуннан? — Зубков хаклы булган,—диде Әхмеров — Синең белән Хамнновта да бераз дөреслек бар Чыннан да бу капитан анын йөрәген бнләп ал- ган. Ул Петр Уваров хакына барысына да әзер. Сүз уңаенда әйтим әле, фоторәсем өчен сиңа рәхмәт. Аның бик тә кирәге булды... — Син аны каян алганымны беләсеңме?— Участковыйның мактаудан күңеле болган иде — Монда бик әйбәт кеше бар. Николай Грибоваров исемле. Петр белән аның бабалары бертуган Фоторәсем сорап кергәч, ул миңа кызыклы бер нәрсә турында сөйләде. Кичә кич, үзенең бер дус тиешле кешесеннән кайтышлый. Анастасия Кожемякинаны оч раткан. Тегесе Грибоваров яныннан сиздермичә генә үтеп китәргә теләгән икән, Николай аны дәшеп туктаткан да кая, нигә баруын сораган. Кожемякина: «Николайны алданрак азат итеп булмасмы дип сөйләшергә участковый янына барган идем, тик анда җыелыш бара икән, районнан тикшерүче килгән»,— дип җавап кайтарган. — Кожемякина нәрсәне дә булса махсус белергә килгәндер дип уйлыйсыңмыни? — Шулай, билгеле. Тыңлап торган булуы да ихтимал. Ул әнисенә биктә охшаган бит Тышкы яктан гына түгел. Алтын алкалар тарихының дәвамы да булмас микән әле. Ә ирен алдан азат итү турында уйлап чыгарган ул, алар бу хакта югары инстанцияләргә әллә кайчан мөрәҗәгать иттеләр, тиешле җавап та алдылар инде. — Чынлап та кызыклы деталь бу. Кожемякина җыелыш турында каян ишетте микән? Башланган вакытын дим? — Феофановтан. Тикшерүче гаҗәпләнүдән иреннәрен кысты. — Кожемякина белән күршеләр алар. Бүген Михаил Терентьевич белән сөйләшкән идем. Әнисе үлгәч, Анастасия да аңа кергәләп йөри башлаган, син килгәч, мондый визитлар ешаебрак киткән. Михаил Терентьевичның хатыныннан тикшерүченең нигә килгәнлеге турында кызыксынган. Теләсә кайда казна акчасы туздырып йөриләр инде шунда, дип ачуланган да әле. Менә шуларны белеп тор. Миронов үзен игътибар белән тыңлап утырган тикшерүчегә елмаеп карады. — Иң әһәмиятлесен әйтмәдем бит әле. Китәр алдыннан ремонт мастерскоена кереп ике кеше белән сөйләштем. Тракторчы Мөбәрәк Исән- аманов Васильева өйдә кунмаган теге көнне этенең бик шикле рәвештә өргәнлеген әйтте Исәнамановның үзенең дә шиге бар... — Мөбәрәк Исәнаманов? — дип кабатлап сорады тикшерүче.— Тукта әле!—Әхмеров, җинаять эшен алып, актара башлады.— Нәкъ шулай. Мөбәрәк Исәнаманов Васильеваның күршесе икән... Ул тентү вакытында пүнәтәй дә булган! Кара әле, Алексей, бу кешене ничек табып була? Миронов, телефонга килеп, трубканы алды. — Диспетчерны тоташтырыгыз әле... Нина, бу мин, Алексей. Син миңа Исәнамановны ничек табарга кирәклеген әйтмәссеңме? Әйе, Мөбәрәк Исәнамановны! Дүрттә килде. Рәхмәт. Трубканы элгәч, тикшерүчегә борылды — Исәнаманов сәгать дүрттә машина дворына килгән икән. Хәзер ул ремонтчылар бригадасында эшли. Без аны очрата алабыз әле. — Бик шәп! Машина дворы еракмы? — Километр ярымлап Павел Степановичка шалтыратыргамы? — Юк. юк! Җәяү барыйк, һава суларбыз. Колхозның барлык техникасын сыйдырган машина дворы техник станция паркын хәтерләтте. Тегендә дә. монда да кешеләр өелешкән. Кычкырган тавышлар ишетелеп китә. Кергәч тә сул якта кызыл кирпечтән салынган механика мастерскоеның озынча бинасы сузылган. Уңда, карлыгач оялары кебек, эреле-вак- лы складлар китә. Кардан арчылган һәм инде кибеп бетеп килгән мәйданда ремонтланган машиналар тигез бер рәткә тезелгән. Әхмеров һәм Миронов каравылчы белән исәнләшеп, проходнойдан узгач, мастерскойга таба юнәлделәр. Тар гына баскычтан икенче каттаI гы мөдир кабинетына менделәр Мөдир узе юк иде. Проходной аша үткәндә үк, сторож анык культиваторлар алыр өчен район үзәгенә киткәнлеген әйтте. — Син җайлап утыр, Әхмәт Шәрипович,— диде Миронов, бер урын- ♦ дыкны өстәлгә якынрак тартып — Мин сиңа Исәнамановны эзләп килим < эле. Ул чыгып күп тә үтмәде, кабинетка тәбәнәк кенә буйлы, юантык гәү- =■ дәле башкорт килеп керде. Аңа алтмыш яшьләр чамасы инде, тик дала 3 халыкларыныкына тартым түгәрәк һәм яссы йөзе, мут караучы кысык < күзләре әле картлыкка бирешергә уйламавы турында сөйлиләр. — Исәнаманов мин булам Син чакырдыңмы, юлдаш?— диде ул, * кыюсыз гына түргә узып. ♦ — Әйдәгез, әйдә, Мөбәрәк ага. Сезне көтә идем шул,— дип. аның а каршысына килде Әхмеров. Картны өстәл янына утыртты Исәнаманов бүреген салып, аны тезләренә куйды да, «ни әйтерсез’» ц дигән кыяфәттә тикшерүчегә карады. * — Эшегездән бүлгәнебез өчен гафу итегез инде. Мөбәрәк ага Ул сезнең бигрәк тә күптер инде хәзер. х — Ә-ә-ә, юлдаш! Безгә бөтенесенә дә өлгерергә кирәк. Җир сөрү, х иген чәчү, аннан соң сабантуйны бәйрәм итү — безнең эш инде алар £ — Барысына да өлгерүегез әйбәт, анысы,— дип, картның үзе кебек җавап бирде Әхмеров.— Күп вакытыгызны алмаска тырышырмын. Сез күршегезне беләсездер инде. — Полинанымы?— Исәнаманов аңа сүзен дә әйтеп бетерергә ирек бирмәде.— Ничек инде белмәскә! Беләм, әйбәт беләм! Полина — алтын кеше. Саф күңелле бала — Мөбәрәк ага, сезгә бер төнне аның ишегалдындагы эте өргән булуы билгеле икән. Ул чакта Полина Ивановна район үзәгенә киткән, икенче көнне иртән генә кайткан Өч көннән соң суд булган Шуны хәтерлисезме? — Хәтерлим, хәтерлим — Исәнаманов кыска чәчле олы башына уч төбе белән кагылып алды.— Мөбәрәкнең чәче ак булса да. зиһене шәп әле. Мөбәрәк бөтенесен дә әйбәт хәтерли. — Ничек булганлыгын сөйләгез әле Бу вакыйга шушы көнгә хәтле ачыкланмаган килеш калган Бердников сезгә дә чакыру кәгазе җибәргән икән. Менә монда аны алуыгыз турында кул да куелган. Сез анда бармадыгызмыни? — Ә-ә-ә, юлдаш Нишләп бармыйм ди? Мөбәрәк андый кеше түгел. Мөбәрәк прокурор белән милицияне һәрвакыт тыңлый Бердников авылга килгәч, мин санаторийга киттем. Бавырымны дәваларга Аннан соң чакыру кәгазен алып районга бардым. Бердников үзе больннста ята иде инде. Мин кире кайтып киттем. Бердников бүтән кәгазь җибәрмәде. Ә бу шулай булган иде, юлдаш Полина район үзәгенә кнткәч, энем Са лават мина кунакка килде Икәүләп сөйләштек, бишбармак ашадык, бераз эчеп тә җибәрдек Караңгы төшкәч, йокларга яттык Тыңлыйм, этәрә. Мин ишегалдына чыктым: «Нигә өрәсең. Бонька?»— дим Бонька туктады. Мин өйгә кереп, яңадан яттым Бер минут үтте микән, юк ми кән, Бонька тагын өрә башлады Аннан соң йоклап киткәнмен Карт менә бөтенесе шул инде дигәндәй, кулларын җәйде. — Рәхмәт. Мөбәрәк ага,—дип уйчан гына әйтте тикшерүче.—Этнең сәгать кичәләрдә өргәнен генә әйтеп бетермәдегез. — Ай-яй, зиһен шәп шәбен, тик бусын онытканмын!— карт борчылган кыяфәттә башын чайкады - Ишегалдыннан кергәч, сәгатькә кара дым, шуннан соң гына яттым Вакыт унны күрсәтә иде кебек, эт шул чакта өрде Аннан йоклаганмын — Элек Бонька төннәрен өрә идеме?— Картның сөйләгәннәре тикшерүчене торган саен ныграк кызыксындырды. — Юк. Бонька акыллы эт. Бонька аз өрә Мин керсәм — өрми. Күр ше Артем керә — аңа да өрми Чит кеше керсә, бераз өрә дә туктый. Банька юаш эт. акыллы эт! Картның һәр сүзен күңеленнән үткәргәннән соң, әлегә ачыкланып җитмәгән бу хәл белән Васильеваның өендә булып узган вакыйгаларны берләштереп карарга вакыт җитте, дип уйлады тикшерүче. — Мине тагын бер нәрсә кызыксындыра, Мөбәрәк ага,— диде ул, картка хөрмәт белән карап.— Васильева фатирында тентү уздырылганда сез пүнәтәй итеп чакырылгансыз икән. Алкаларны сандыктан сезнең катнашыгызда тапканнар. Минем бу турыда үзегездән ишетәсем килә иде Аның илтифат күрсәтүеннән Исәнамановның күңеле булды. Ләкин тентү һәм алкалар турында исенә төшергәч, ул уңайсызланып иреннәрен чәйни башлады — Алкаларның ничек табылуы кәгазьдә язылган,— диде ул, Әхмеров алдында яткан делога ымлап — Ничек шулай булганлыгын үзем дә белмим. Өйгә ике милиционер килеп керде дә әйтәләр миңа: «Хөрмәтле Мөбәрәк абый, Полинканың өенә барып, әйберләрен карарга кирәк», дип. Чакыргач барырга кирәктер дип уйладым Полинканың өенә керсәм, ул t күңелсез, башын куллары белән тоткан. Күрше Артем да шунда. Милиционерлар шкафтан әйберләрне актара башладылар Чемоданны карадылар, ящик-тартмаларның барысын да тикшерделәр. Сандыкны ачтылар. Анда ашъяулык, кием-салым бар иде Шулар арасыннан бәләкәй генә тартма табылды. Эчендә алкалар да бар. Үзе матур, үзе алтын, ә кызыл кашы җем-җем итә. Без барыбыз да ах иттек. Ә Полинка елады. «Минеке түгел, минеке түгел», диде Белмим, нишләп алай булгандыр, нишләп шулай булгандыр! — Карт авыр сулады, уңайсызланудан бүреген йомарлый башлады. — Аннан соң милиционер акт төзеде, ишегалдын, өйалдын карады. Полинканың өй рәсемен ясады Мин дә, күрше Артем да кул куйдык... — Мөбәрәк ага, сез озак яшәгәнсез, сезне өйрәтеп торасы юк,— дип тикшерүче, әңгәмәдәшен эчкерсез сөйләшүгә тартырга тырышып, картның салпы ягына салам кыстырды.— Полинканы әйбәт кеше, дисез. Сезнең белән бәхәсләшергә җыенмыйм. Тик бу алкалар сандыкка ничек килеп кергәнлеген әйтә алмассызмы? — Юри куйганнар!— дип кулларын селтәде Исәнаманов.— Начар кешеләрнең кулы уйнаган — Өйгә ничек кереп була соң? — Э-э-э, юлдаш! Тоттың да тәрәзәдән кердең!—диде карт уйлап та тормыйча. — Тәрәзәләр ябык булган!—дип аңа каршы төште тикшерүче. — Ишектән кергән! — Анысы да булмый. Ишектә эленеп торган йозакны чит кеше ача алырлык түгел. — Барыбер кергән!—диде карт бирешергә теләмичә.— Кеше тычкан белән бер ул.— Теләсә нинди тишектән үтә. Тикшерүче авыр сулады — Мөбәрәк ага, әйдәгез әле тагын уйлабрак карыйк! Ул җинаять эшен ачып, теге хәвефле көнне тентү үткәргән һәм йорткаралтыны караган милициднерлар тарафыннан сызылган йорт планын тиз генә эзләп тапкач, Исәнамановка күрсәтте. — Менә бит, йортның җиде тәрәзәсе бар Бу икесе — бакча ягына, менә бу өчесе — ишегалдына, ә бу икесе — урамга карыйлар Васильеваның әйтүенә караганда, барлык тәрәзәләр дә эчтән бикле булганнар. Тәрәзә төпләрендәге гөлләр дә урыннарыннан кузгалтылмаган. Димәк, өйгә тәрәзә аша кергәндер диюебез дөрес түгел. Карт нәрсәне дә булса хәтеренә төшерергә тырышып, схемага төбәлеп карый иде Тикшерүче: — Ә бу ишек...— дип дәвам итмәкче иде, Исәнаманов аны бүлдерде. — Тукта, тукта! Нишләп ишектән булсын! Нишләп ишектән булсын!—дип гөрелдәде ул —Чолан тәрәзәсе кая монда? Тәрәзә кая? — Ни турыда сөйлисез сез? Нинди тәрәзә?—диде тикшерүче аптырап— Нәрсәнедер бутыйсыз, Мөбәрәк ага Чолан дисезме? Ул йортнын зурайтылган өлешендәге менә бу почмакка терәп салынган Тик аның тәрәзәсе юк. — Нигә юк дисең, юлдаш? Полянканың ире Сережа йортны зурайтырга мине үзе чакырды бит Ай буенча эшләде Мин дә булыштым Чолан да салыштым Бар чоланда тәрәзә, бар! — Ничек инде алай ул, Мөбәрәк ага, схемага сез дә кул куйгансыз бит. Тикшерүче аркасыннан салкын тир бәреп чыгуын тойды Аның күлмәге тәненә ябышты — Әй, юлдаш! Мөбәрәк схеманы карап та тормады. Милиционерлар биргәч, Мөбәрәк кул куйды Алкаларны табу белән Мөбәрәк чыгып та китте. — Сез милиция работниклары чоланга кермәгән дип әйтергә телисезмени? — Кереп тормадылар, әлбәттә, кермәделәр, юлдаш. Сандыктан алка чыккач, чоланга нигә кереп торырга, ди? — һм... Ә ул нинди тәрәзә соң, Мөбәрәк ага? — Гадәти тәрәзә, юлдаш.— Гап-гади. Рамасы бар. Пыяласы бар. Бу якка ачыла, бу якка ябыла торган — Ачыла-ябыла торган,— дип кабатлады тикшерүче механик рәреш тә — Туктагыз әле, нәрсә белән бикләнә иде соң ул? — Менә монысын белмим, юлдаш Бүтән ул тәрәзәне күрмәдем,— Исәнаманов тикшерүче игътибар итәрдәй хәбәр әйтүеннән үзе дә сөенгән иде, шуңа күрә картларча көлемсерәп, кайнарланмыйча гына сүзен дәвам итте — Сережаның элгеч ясарга җыенганын хәтерлим. Тәрәзә турында башта онытканмын, хәзер исемә төште. Баш әйбәт эшли, шулай да кайчагында шаяра, шайтан! Әхмеров әле һаман да ышанып жнтә алмый иде — Алай икән Хәерле булсын! Бик зур рәхмәт. Мөбәрәк ага! Бүтән тоткарламыйм инде сезне Китәргә ярый Иртәгә кайсы сменада буласыз? — Икенче сменада, юлдаш. — Яхшы Сезне тагын борчырга туры килсә, ачуланмассыз бит? — Э-э-э, нинди борчу ди ул? Кунакка кил, юлдаш! Карчык менә дигән итеп бишбармак әзерләр! Минем иң яраткан ризыгым ул. И и х’— Исәнаманов әле яңа гына яраткан ризыгын авызына капкан һәм кулын нан аккан майны ялап алырга әзерләнгән кебек хәрәкәт ясап алды — Чакыруыгыз өчен рәхмәт, Мөбәрәк ага! — Тикшерүче хөрмәт белән аның кулын кысты Карт чыгып киткәч, ул сихерләнгән кебек схемага төбәлде. Тентү Тикшерү Онытылган тәрәзә Болай булырга мөмкннме? Ә нйгә булмасын ди? Хезмәткәрләр яшьләр, тәҗрибәсез булганнар, аларга барысы да гади генә хәл ителгәндәй тоелган Ни эзләсәләр, шуны тапканнар Бөтен игътибар шунарга юнәлгән дә Бүтән ни кирәк тагын? Нигә әллә нинди кеше ышанмаслык версияләр уйлап маташырга? Шикләнүләр һәм авыруы аяктан екканга кадәр Бердников та шушы юлдан киткәндер һәм шундый нәтиҗәгә килгәндер Әхмеров үзе ничек соң? Бөтенесен дә яңабаштан карап чыкмаса, ул да башка юлны алыр идемени? Әйе .. «Акыл теше алтмышта да чыга» дигән мәкальдә хаклык бар. Ыгы-зыгы дворга чыккач, Әхмеров, участковый юк микән, дип тирә- ягына каранды. Ләкин Миронов якын тирәдә күренмәде. Тикшерүче тә- гәрмәчлечылбырлы трактор янына иелгән яшүсмерләрдән киемнәреннән күренгәнчә, алар профессиональ-техник училищеда укучылар иде булса кирәк: _ Сезнең яннан участковый үтеп китмәдеме, егетләр?—дип сорады. Тегеләр җавап бирергә дә өлгермәделәр, трактор астыннан аның: — Әхмәт Шәрипович, мин монда!—дигәне ишетелде. Шул чагында гына Әхмеров үсмерләрдән берсенең шинель белән фуражка тотып торганлыгына игътибар итте. Миронов башта күчерелмәле лампаны сузды, аннан соң, мышный- мышный, аяклары белән этенә-төртенә, трактор астыннан чыкты. Җитез генә аягына басты, үзен француз докерлар кебек итеп күрсәтүче комбинезон һәм беретканы салып, киемнәрен киде. — Гафу итегез. Әхмәт Шәрипович,— диде ул, гаепле сыманрак елмаеп— Тыелып булмады Ни генә дисәң дә, ике ел танк частенда хезмәт иттем бит. Сагынылган. Ул трактор янында басып торган үсмерләргә борылды. — Куркырлык берни дә юк, егетләр. Тормозны гына көйлисе бар. Машина дворыннан чыккач, алар авылга юл тоттылар. Әхмеров кайтканда участковыйга Исәнаманов белән булган әңгәмә турында сөйләде. Миронов игътибар белән тыңлады. Тикшерүче теге чагында онытылып калган чолан тәрәзәсе һәм бу турыдагы үз уйларын да әйткәч, ул югалып калды, хәтта: — Кара син аны, ә?.. Гади генә хәл итәргә булган бит... Котлыйм сине, Әхмәт Шәрипович! Ни белән бетәчәген әйтә алмыйм, әле, шулай да, котлыйм, валлаһи! — Иртә әле, Алексей, иртә! Хаклыкны табарга ерак әле. — Хәйләләмә! — Исәнаманов белән сөйләшкәндә безнең янда нигә булырга теләмәдең? — Беләсеңме,— диде Миронов, адымнарын әкренәйтеп.— Тентү турында сүз буласын белдем. Анда минем хезмәттәшләрем катнашкан бит. Шуңа күрә сезнең белән утырасым килмәде. Үзегезгә дә икәүдән икәү генә әйбәтрәк булыр дип уйладым Әхмеров аңа каршы төшмәкче иде, ләкин, ниндидер бер эчке тавыш аны тыеп калды, ул бары тик: — Алай дисең икән инде... Шулай да вакыйга булган урынны карарга каршы килмәссең бит?— диде. — Ул турыда сүз булырга да мөмкин түгел. Кайчан? Бүгенме? — Бүген соң инде. Мондый эштә төн начар киңәшче. Нәрсәне дә булса күреп җиткермәвебез ихтимал. Закон да мондый эштә чикләүләр кертә, син беләсең бит... Тугызынчы бүлек Әхмеров участковый белән әз-мәз капкалап алгач, Васильева янына барырга чыкканда, кояш биек агач башлары арасыннан күтәрелеп кенә килә иде әле. Васильеваның йорты аргы башта икән. Кичәгенәк машина дворыннан кайтышлый алар терәк пунктка да сугылдылар. Участковыйның тикшерү өчен кулланыла торган портфелькомплекты бөтенләй яңа икән. Әхмеров үзе белән гадәт буенча, иске фотоаппарат кына алган иде. шунлыктан бу аның өчен бик тә кулай булды. Күптән онытылырга тиешле вакыйга башкача юнәлеш алыр дип кем уйлаган? Хәзер аларның эш өчен бөтен кирәк-яраклары да бар иде. Узган төн тынычсыз булды. Әхмеров йокыга озак китә алмады, әле бер, әле икенче якка әйләнде. Чолан тәрәзәсе ана тынгылык бирмрде. Барышлый Исәнамановларга кагылдылар Аннан сон Миронов пүнәтәйләр чакырды һәм барысы бергәләп Васильевага киттеләр. Алар биек рус капкадан узып, кары эреп яткан ишегалдына керделәр Каршыга каяндыр колаклары зур булып асылынган эт йөгереп ♦ чыкты. Ул койрыгын болгады да, кирәктән түгел, тиеш булганга гына * дигәндәй, теләр-теләмәс кенә өреп маташты — Бонька, азынма!—диде ана Исәнаманов, иске танышына эндәш- | кән төсле. Эт, тыңл^учан кыяфәттә башын аска иеп, сарайга таба эл- 5 дерде. Әхмеров шунда ук йортның зурайтылган өлешенә игътибар итте, ул о йортның өчтән берен диярлек алган һәм бүрәнәләренең яна булуы бе- * лән аерылыбрак тора. Ишегалды эчкә таба, каралты-кураларга таба ♦ авышрак, шунлыктан аның арткы өлеше юан бүрәнәләр өстендә җир- = дән бераз күтәрелеп тора. Өйгә керә торган якта бизәкләп эшләнгән ~ рамлы олы тәрәзә күренде. Димәк, Исәнаманов сөйләгән тәрәзә кырын- ц да яисә алма бакчасына каршы якта булырга тиеш. Хәер, озак уйланып торырга вакыт юк иде. Ишек ачылып китте дә баскыч төбендә хуҗа хатын күренде. Кара свитер белән соры юбка ки- = гән. Матур. Төз гәүдәле. Бөтен кыяфәтеннән гадилек бөркелеп тора = Ул башта гаҗәпләнде, тикшерүчене күреп алгач кына исәнләште: £ — Исәнмесез! Сез минем янгамы? — Иртүк хәбәр итмичә килүебез өчен гафу итегез, Полина Ивановна,— дип аңлатырга ашыкты Әхмеров йортыгызның бер өлешен ка pan алырга кирәк булды. Сез каршы килми торгансыздыр бит? — Юк, юк... Рәхим итегез...—диде Васильева елмайган сыман — Ни теләсәгез, шуны эшли аласыз Узыгыз. Ул өйгә таба атлады, ләкин кинәт күзләрен номын, чайкалып китте Әхмеров шунда ук аның терсәгеннән тотты — Ни булды сезгә?— диде ул борчылып. — Юк, юк. Болай гына Борчылмагыз...—Ул башын чайкап алды да, борылып, башкаларга эндәште — Нишләп торасыз сез? Алексей Иванович, Мөбәрәк агай! Керегез, керегез дим бит Барысы да өйалдына узгач, хуҗа хатын утны яндырып, өйгә керә торган ишекне ачты. — Әйдәгез, рәхим итегез. — Ашыкмый торыгыз, Полина Ивановна,—дип, туктатты аны Әхмеров — Башта безгә чоланны карарга кирәк. Чоланны? диде гаҗәпләнеп Васильева.—Менә ул, керегез Ул өйалдыңдагы такта бүлемтек янына килеп, тимер тотканы үзе нә таба тартты. Беленер-беленмәс кенә булган ишек ачылып китте Алар түбәсез бәләкәй генә бүлмәгә килеп керделәр Он, суган һәм башка ашамлыкларның исе борынга килеп бәрелде Ике яшик һәм өч бәләкәй тәпән идәндә күп урын алып тормыйлар иде Стенадагы киштә ләргә төрле зурлыктагы тартмалар, пакетлар, төргәкләр куелган иде Чоланга дүрт почмаклы бәләкәй тәрәзәдән яктылык төшә Кичәдән бирле тикшерүчегә тынгы бирмәгән теге тәрәзә инде бу. Ул бүрәнә стенага тишеп ясалган гади форточка гына булып чыкты Бу урындагы стена буенда әйбер юк, бары тик идәндә тимер тагарак кына бар. Миронов аны аяк астында уралып тормасын өчен читкәрәк этеп куйды — Сергей бик ясарга оныткан икән,— дип елмайды Әхмеров, күпне белгән, ләкин тик торуны алтын санап, дәшмәүне әйбәтрәк күргән акыл ияләре шикелле почмакта басып торган Исәнамановка карап Әхмеров үрелеп эчкә таба бөгелгән кадакны капшап карады. Ул бик вазифасын үти иде булса кирәк Шыгырдап кына форточка ачылды. Чо- ланга саф һава килеп керде — Бу әнә теге он тутырылган лардан да җиңелрәк ачыла икән,— дип, канәгать төстә әйтеп куйды тикшерүче. — Мин сиңа әйтмәдеммени, юлдаш!—диде Исәнаманоь. сөенеченнән башын чайкап — Мөбәрәкнең зиһене шәп эшли әле. — Сезнең белән бәхәсләшеп булмый инде,—диде Әхмеров, үзе участковыйга күзен кысты. Тегесе пырхылдап көлеп жибәрүдән көчкә тыелып калды Васильева башын аскарак иеп, кулларын күкрәгенә куйган килеш, ишек янында басып тора бирде. Мондагы вакыйгалар аны әз генә дә кызыксындырмый иде шикелле, шунлыктан ни уйлаганын да белергә мөмкин түгел иде. Пүнәтәй булып кергән ак чәчле, караңгы чырайлы ир кеше һәм мут күзле яшь кенә кыз, сорасалар, барысын да яңадан кабатларга кирәк булган кебек, бер нәрсәне дә күздән ычкындырмаска тырышып, тикшерүченең һәрбер хәрәкәтен бик игътибар белән күзәттеләр. Әхмеров сумкасыннан үлчәгеч линейка чыгарды да, аяк очларына басып, форточкага үрелде. Озынлыгы кырык, биеклеге егерме алты сантиметр. Олы кеше моннан сыя алмас иде. — Полина Ивановна, сез бу тәрәзәне гел шулай бикләмичә тотасызмыни?— дип сорады ул. . — Юк, нигә алай булсын? Элек форточка тыгыз итеп ябыла иде һәм ул кадак белән эләктерелгән килеш торды. Сергей бик ясамакчы булып йөрсә дә, соңыннан онытты, ахрысы Миңа да, якты төшкәч, җиткән иде Ә бервакытны, бу ирем үлгәч булды, мин керосин түктем. Шуннан соң кадакны борып куйдым да, форточканы ачып, чоланны җилләттем. Шуннан соң кадагын борып еш кына ачкалый башладым. Кайчакларда җиләк, гөмбә киптердем.— Васильева эшнең кая таба барганын сизенгән кебек булды. — Форточканы ачып яисә бикләмичә калдыруыгыз мөмкин идеме? — Мөмкин иде. Әле ике атналап элек кенә дә ачкан идем Өйгә яз исе кертәсем килеп. Күргәнегезчә, кадакны кабат борырга онытканмын. — Уварованың соңгы килүе алдыннан форточканың шул хәлдә булуы мөмкин идеме? Ул бары кулларын гына җәйде. '— Каян белим инде... Миронов, фотоаппаратын әзер тоткан килеш, тынлыктан файдаланып сорады — Рәсемгә төшерергә ярыймы, Әхмәт Шәрипович? — Ярый,—диде тикшерүче.— Детальле рәсемнәр төшерә тор. Без хәзер чыгарбыз.— Ул тагын Васильевага борылды.— Полина Ивановна, шунысын да хәтерли алмассызмы? Зинһар, исегезгә төшерегез әле. Район сессиясенә баруыгыз турында Уваровага әйтмәгән идегезме? ,— Юк, мин аңа бу турыда әйтмәдем. Бәлки сез, Уварова минем район үзәгенә барасымны белә идеме дип сорарга теләгәнсездер? — Әйе шул! Белде.— Аның тавышы дулкынланып китте.— Шул көнне район үзәгенә ул да барды бит. Бергә, бер поездда. — Менә ничек! Әйе Уварованы берничә тапкыр халык судына чакырдылар. Ни... тапшырырга...— ул ничек дип әйтергә белмичә, иренен тешләде. Гаепләү нәтиҗәсенме?— дип әйтеп җибәрде тикшерүче. Әйе, әйе, гаепләү нәтиҗәсен! Башта Уварова, авыруын сәбәп итеп, баруны гел кичектереп килде. Ул көнне ничек җөръәт иткәндер, белмим... — Кайсы поездда кайтты соң? Кичке беләндер, мөгаен. Көндезге икенче яртыда ул район үзәгендә иде әле. Аны шчндагы ашханәдә күрдем. Кичке белән. . — диде Әхмеров уйланып.— Ялгышмасам, ул соңгы поезд бит. Сез аңа өлгермәдегез. Өйдә булмасыгызны Уварова белгән булырга тиешле? — Шулай булып чыга,— диде Васильева хәтере чуалгандай. Ул арада фотоаппарат «шылт» итте һәм чолан бер мизгелгә яп-якты булып алды. Васильева сискәнеп китте. — Бу форточканы тышкы яктан да карыйк әле,— диде тикшерүче * Мироновтан кала барысы да чоланнан чыктылар. Җирдән форточкага кадәрге ара метр ярымлап булыр. Монда баскычсыз менеп булмый § Хәер, баскыч та шунда, янәшәдә генә. Ул коймага кырые белән сөяп = куйган килеш ята, аскы ягы җиргә береккән, аңардан күптән файда- § ланганнары юк булса кирәк. Тикшерүче аны җентекләп карады, берни дә тапмагач, йортның ку- о шып салынган өлешенә килде. Тирә-ягына каранды алма бакчасында язгы уяну билгеләре сизелми иде әле, күңелсез кыяфәттә каралыбрак ♦ тора. Агач ботакларыннан гына боз төймәләр салынып төшкән. Бакча ® артыннан ук тар гына сукмак еракка сузыла Сукмак кечкенә елга буе- i на җиткәч, борыла да яр буйлап авыл уртасына таба китә. Уварованың г; да йорты кайдадыр ' шул тирәдә. * Әхмеров бакча капкасын, койма буендагы баскычны, сукмакны та- гын бер кат күздән кичерде дә, Васильевадан: — Бу сукмактан сез генә йөрисезме, әллә бүтәннәр дә йөриме?— дип х сорады. £ — Бөтен кеше йөри Мин дә, күршеләр дә,— дип, әкрен генә җавап кайтарды Васильева — Елгасы, бәләкәй булса да тирән Кер чайкарга да була, эчәргә дә ярый. Кайчагында эшкә дә шуннан барабыз. Тыныч Машиналар да, тузан да юк — Анлашыла. Фотоаппарат тоткан Миронов чыкты. — Бөтснсе тәртиптә, Әхмәт Шәрнповнч. Барысын да, шул исәптән өйне дә, кирәк кадәр төшердем.— Ул форточкага ымлады — Бу яктан да кирәкме? Әхмеров, «төшер» дигәнне аңлатып башын какты Участковый фотоаппаратны алмагач ботагына элде дә. баскыч күреп, шуны алырга китте Исәнаманов аңа ярдәмгә ашыкты Алар баскычны икәүләп алып килеп форточка турысындагы стенага сөяделәр Аннан соң Миронов фотоаппарат тотып җәһәт кенә өскә менде. Берике тапкыр рәсемгә төшергәннән соң. форточканың өске өлешенә текәлеп, нәрсәгәдер карап тора башлады Тикшерүче, участковыйның нәрсә караганлыгын беләсе килеп, өскә башын сузды — Нәрсә бар анда? — Чүпрәк! — диде Миронов — Нәрсә, нәрсә?— Әхмеров берни дә аңламады — Ярыкта чүпрәк кисәге бар Ботакка эләгеп калган Мин хәзер — Участковый фотоаппаратны тагын «челт» иттерде Шуннан сон рам астындагы ярыктан табылдыкны сак кына тартып чыгарды — Менә хәзер барысы да ачыкланды инде,— диде ул төшкән чагында. Чыннан да. бу чүпрәк кисәге иде. Сүтелгән җепләре чукланып торган гади чүпрәк кисәге Бер ягы уңып бетсә дә, икенче ягы соры төсен үзгәртмәгән иде диярлек — Кызык. Тикшерүче башын күтәрде.—Аны кем калдырган ми кән анда? —Ул Васильевага таба борылды - Сез ничек уйлыйсыз, Полина Ивановна? » — Берни дә әйтә алмыйм,—днде ул аптырап Ярар,— диде тикшерүче уйчан гына - Хәзер мин барыгызның да тагын чоланга керүен сорар идем 113 Тикшерүче чоланга үтешли, алгы бүлмәгә күз салды. _ 5у — теге сандыкмы?—дип сорады ул Васильевадан. Борынгы зур сандык өстенең яртылаш өлешенә кулдан сугылган палас ябылган. Шәлперәйгән агач футляр эчендәге борынгы машина да шунда тора. — Әйе, мин ата-анамны хәтерләткән бөтен әйберне шушында саклыйм,— дип, уңайсызланып кына җавап кайтарды Васильева, бу нәрсәләрнең үз өендә булуыннан берникадәр кыенсыну кичерде, күрәсең. — Уварова кергән көнне дә биредәге бөтен әйбер шушы килеш тора идеме? Васильева алгы бүлмәне җентекләп карап чыкты. — Шулай бугай. Тик менә монда урындык бар иде. Уварова шунда утырды. — Алайса, урындыкны ул утырган чагындагы кебек итеп куегыз әле. Соравы канәгатьләндерелгәч. тикшерүче барысына да чоланга чыгарга кушты. — Без хәзер кечкенә генә бер тикшерү эксперименты ясап алабыз,— диде—Ул бик гади. Сезгә, Полина Ивановна, үзегезнең бөтен хәрәкәтләрегезне Уварова алдындагы шикелле кабатларга туры килер.— Әхмеров пүнәтәй кызга таба борылды.— Ә сездән менә нәрсә сорар идем. Полина Ивановна савыт белән он алгач, аның артыннан алгы бүлмәгә кереп, шушы урындыкка утырыгыз. Ул кухняга кереп китү белән, бу шырпы тартмасын әйберләр арасына тыгарсыз. Моңарчы күзәтеп кенә торган кыз, үзенә дә эш чыгуыннан чамасыз куанды. — Он алган чагында Уварованың кайда торганын әйтегез әле, Полина Ивановна,— диде тикшерүче. — Менә хәзер мин басып торган урында,— дип җавап бирде Васильева. Аның да йөзендә кызыксыну галәмәте сизелде. Тикшерүче, пүнәтәйләргә күрсәтелгән урыннарга басарга кушып, ымлады. — Форточка кадагының нинди хәлдә торганлыгы әйбәт күренәме?—дип сорады — Әйе.— дип шундук җавап кайтарды теге кыз — Кадак түбәтәе белән аска карап тора — Яхшы. Экспериментны башлыйбыз. Васильева савытына он салды да, чоланнан чыгып, бүлмәгә юнәлде. Кыз аның артыннан кереп, урындыкка утырды. Әхмеров ымлау белән, торып, сандык янына килде, капкачын ача башлады. Моны тиз генә эшләп булмады, тегү машинасы комачаулый иде. Ул аны тиз генә идәнгә алып сандыкка кагылуы булды. Әхмеров: «Тукта!» — дип команда бирде. Васильева кухнядан кире чыгып килә иде. Протокол язасы калды,— диде тикшерүче канәгать кыяфәттә. Протокол язганда сандык читендә уйчан гына утырып торган Васильева, пүнәтәйләр чыгып киткәч, башын күтәрде. Сез форточка аша кем дә булса кергән дип уйлыйсызмы?— дип белеште ул сак кына. — Әйе,— диде Әхмеров. — Кем булыр икән? Уваровамы? — Алай димим. м ЛЫ кешенең моннан сыя алмасын үзегез дә күрәсез бит. Моны олы кеше генә эшләргә тиеш дип каян алдыгыз әле сез?— диде Әхмеров —Форточкадан бала-чага да керергә мөмкин бит Бала-чага? Уйлап әйтәсезме моны? — Васильева торып басты. Ул бераз вакыт катып калгандай булды, кинәт ахылдап куйды һәм куллары белән яңакларын тотты — Булыр микән? Ходаем Миронов белән Әхмеров Васильева ихатасыннан чыккач, әзрәк ял итеп алыр һәм уйларын туплар өчен дип, капка төбендәге эскәмиягә утырдылар Икесе дә язгы кояш нурларыннан күзләрен кыскаладылар Иртәнге тынлыкның эзе дә калмаган, бөтен тирә-якта искитәрлек матур язгы көн тантана итә иде. ♦ — Мина калса, Әхмәт Шәрнпович, синең эшең төгәлләнүгә табан < якынлаша,— диде Миронов тикшерүчегә елмаеп карап — Телеңә төер чыксын! — дип бүлдерде аны Әхмеров ачусыз | гына.— Бервакытны шулай явыз ният белән кеше үтерүгә кагылышлы ч эшне тәмамлап килгәндә, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге инспекторы да 5 менә шулай дигән иде, соңыннан тикшерүне тагын ике ан буена сузар- © га туры килде. “ — Анысы үтереш бит аның, ә монда символик характердагы җнна ♦ ять. Кан да, качып баручы җинаятьче дә юк. ■ — Символик дисеңме? Бәлки шулайдыр да Ләкин күпме кешенең “ карашы шуңа төбәлгән. Дәүләтбаев үзе генә ни тора! Шулай булгач, ва- ч кытны әрәм итмик, участковый иптәш. Авыл уртасына юл тотыйк. * Икесе дә кузгалдылар Миронов тикшерүченең терсәгенә кагылды. u — Хәзер син күрергә тиеш кешене әйтимме? 2 — Нәкъ өстенә бастың, Алексей! Миңа Николай Кожемякннның улы х Володяны күрергә кирәк. Уварованын оныгын Ничәнче класста укый J ул, бишенчедәме? — Бишенчедә. Мәктәпкә киттекме? Алар берничә адым атларга да өлгермәделәр, кемнеңдер — Әхмәт юлдаш! Лешка юлдаш! Кая киттегез! Туктагыз! — дип кычкырганын ишетеп, борылып карадылар. Кулларын бутый-бутый Исәнаманов йөгерә иде. Килгән шәпкә: — Ничек уйлыйсың, юлдаш! Полинка тәрәзәсеннән кем кергән булыр микән?—дип сорады Карттан яшерүнең кирәге юк иде. Аның үзенең дә моңа карата нидер өстәве мөмкин бит — Кожемякнннарның улы булырга тиеш,— диде тикшерүче — Әһә!—дип, хәйләкәр елмайды карт —Мин үзем дә шулай уйлаган идем. Володька шайтан малай. Теге чакта сиңа әйтмәдем генә Күрмәгәч, нигә әйтергә дип уйладым — Моны тикшерәсе бар әле, Мөбәрәк ага. Дөреслек кайчагында син уйлаганнан катлаулырак булып чыга. Ярдәме өчен картка рәхмәт әйткәч, Әхмеров белән Миронов мәктәпкә киттеләр Унынчы бүлек Мәктәп директоры Хәлилов аларны коридорда каршы алды Ачык чырай белән кабинетка чакырды. Тикшерүче белән участковый ана үзләренең яңалыкларын сөйләделәр. Васильеваның өен карагач ясалган нәтиҗә турында берни дә яшермичә әйтеп салдылар. Хәлилов аларны башын каккалап, тыныч кына тыңлап утырды, ләкин тәрәзә ярыгына кысылып калган чүпрәк кисәгенә җиткәч һәм бу серле табылдыкка карата үзләренең дә фикерләрен әйткәч, ул сагайды. — Тукта, тукта! Пиджак яисә чалбар ертылып калгандыр, дисезме? Бервакытны Елизавета Михайловна Володя Кожемякиннын мәктәп формасына кагылышлы шуңа охшаш нәрсәдер сөйләгән ите кебек — Нинди Елизавета Михайловна?—диде тикшср\ч — Володяның класс җитәкчесе .— Директор уйланып маңгаен җы ерды — Хәер, нигә баш катырып торырга? Мин хәзер...— Ул телефон трубкасын алды — Учитсльскаямы? Елизавета Михайловнаны табыгыз | эле?— Аның йөзе яктырып китте.— Елизавета Михайловнами? Бер генә минутка минем янга кереп чыгыгызмы. Аннан соң...— Ул трубкани читкәрәк алып. Әхмеровтан сорады:— Володя Кожемякинны да чакырыргамы? Тикшерүче, «әйе» дигәнне аңлатып, баш какты. Хәлилов яңадан трубкага дәште: — Кожемякинны да алып керегез. Елизавета Михайловна. Әйе, Володяны. Көтәбез. Күп тә үтмәде, коридордан аяк тавышлары һәм. ишек төбенә житкәч,. ягымлы тавышның: «Көтеп тор, мин хәзер», дигәне ишетелде. Ишек ачылды, кабинетка кырыклар тирәсендәге, ябык гәүдәле, өстенә зәңгәр төстәге кримплен костюм кигән уртача буйлы хатын килеп керде. Зур күзлеге астыннан акыллы күзләре карыйлар иде. — Исәнмесез! — Узыгыз, Елизавета Михайловна, рәхим итегез.— Хәлилов урындыкны аңа табарак этте.— Таныш булыгыз, бу иптәш — район прокуратурасының тикшерүчесе Әхмеров Әхмәт Шәрипович була. Ул Васильева эше буенча килгән Алкалар турындагы теге вакыйганы хәтерлисездер әле. — Тикшерүче Васильева., алкалар —Козырева хәтере чуалгандай. директорга аптырап елмайды — Бу очракта нинди файдам булыр соң минем? — Әхмәт Шәрипович Володя Кожемякин белән кызыксына, Елизавета Михайловна. Козырева тагын да ныграк аптырады. — Кожемякин белә.'? Әлбәттә, мин Володяның класс җитәкчесе, бусы дөрес,— диде ул, борчулы елмаеп.— Ләкин мин бу малай турында сездән артыгын белмим, Әгъзәм Хәлилович. Козыреваның бөтен кыяфәтеннән, аның үзеннән ярдәм көтеп, тикшерүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итүләрен өнәп бетермәү сизелә иде. Каршыда утырып торган Әхмеров, «мәсьәләгә якынрак кил», дигәнне аңлатып, директорга ымлады. — Шуны ачыклыйсы килә иде, Елизавета Михайловна,—диде аны аңлап алган директор.— Сез миңа Володяның мәктәп формасы белән булган аңлашылмаучылыкны сөйләгән идегез, хәтерлисезме? Узган уку елы башында булган иде кебек, минемчә... — Хәтерлим, билгеле. Нишләп хәтерләмәскә?—диде Козырева, йөзендәге аптырау юкка чыкты, аны басынкы педагогик таләпчәнлек алмаштырды — Менә әйбәт,— дип сүзгә кушылды тикшерүче.— Зинһар өчен шуның турында сөйләгез инде. Мөмкин булса, җентекләбрәк... — /Кентекләбрәк?—Козырева иңнәрен җыерды.— Башта ук сезнең күңелегезне кайтарырга тиеш булам Миннән алай игътибарны тарта торган нәрсәләр белә алмассыз. Ләкин үземә билгеле булганын сөйләрмен Әгъзәм Хәлилович хаклы, бу узган уку елы башында булган иде Укулар башланганчы ук мәктәп формасын мәҗбүри рәвештә киеп йөрү мәсьәләсе буенча педсовет җыелды.— Укытучы директорга карады.— Ул чагында сез, Әгъзәм Хәлилович, дәресләргә мәктәп формасыннан гына йөрергә, дигән идегез' Безнең класста тулы тәртип урнашты. Беркөнне Володя Кожемякин соры төстәге форма пиджагы белән кара чалбар киеп килмәсенме! Билгеле инде, мин нигә алай икәнлеген ачыкларга тырыштым Володя белән сөйләшеп булмады, ул үзен бик сәер тотты. Сөйләшмәде, борчылды. Шуннан соң аны өенә кайтарып җибәрдем, әбисе белән килергә куштым Бу көнне ул күренмәде. Икен че көнне, дәресләр башланыр алдыннан әбисе аны мннем янга мәктәп формасында алып килде. Ныклап гафу үтенде, уйнаганда чалбарын пычраткан, иртән генә күреп юып куйдым, дип аңлатты Бу турыда бүтән сүз сөйләшмәдек. Дөрес, соңыннан Володя ике көн буе берәү белән дә сөйләшмәде.. «Бәлки теге чүпрәк кисәген күрсәтергәдер, таныр иде микән?»— дип ♦ уйлады тикшерүче, шунда ук башына бүтән төрле фикерләр дә кил- < де —Ә бу ни бирер соң? Чүпрәк кисәге озак вакытлар буена яңгыр « Һәм кояш астында торган, төсен үзгәрткән. Теге чалбар үзе булмагач, £ моның белән ни эшләп була соң? Ашыгырга ярамый» Әхмеров игътибар белән Козыревага карады — Уварованың чалбар турындагы аңлатмасы сезне ышандырдымы? ? Бу стандарт сорауны ул хатын-кызларга хас кызыксыну уятуга исәп * тотып биргән иде. Ләкин исәбе акланмады. Козырева берни дә аңлат- ♦ маган кыяфәттә иңнәрен генә жыерды и — Яхшы, алайса,— дип, тирәнгә кереп тормады тикшерүче.— Ко- « жемякинны чакырсагыз иде. Козырева йомшак адымнар белән ишеккә килде. < — Кожемякин! Кер, Володя Кабинетка унбер-унике яшьләрендәге ябык кына бер малай килеп 2 керде Аның тирән кара күзләрендә боеклык чагыла, киң маңгаена = кыеграк булып коңгырт чәчләре төшеп тора Бу малайда Әхмеров фотодан күреп белгән капитан Уваровны хә- * терләткән нәрсәдер бар иде Тик ул әле бала йөзендә формалашып жит- мәгән булса кирәк. «Петр белән апасы да бер-берсенә охшаганнардыр»,— дигән нәтижәгә килде ул күңеленнән генә Козырева шул арада, кайгыртучан рәвештә Володяның аркасыннан сөеп, Әхмеров утырган өстәл каршысына алып килде Алар янәшә торган урындыкларга утырыштылар Малай Әхмеровка карап куйды, авыр гына сулады, бүтән чагында игътибарны тартуы шикле булган өстәл аягына төбәлде. — Әйдә, танышыйк,— дип, дустанә гөстә әйтте Әхмеров — Мине Әхмәт Шәрипович дип йөртәләр Прокуратурада тикшерүче булып эшлнм Синең исемеңне дә, кайда укуыңны да беләм инде Тикшерүче, әйткәннәрнең мәгънәсен малай үзе аңласын өчен, бераз тынып торды, аннан соң шундый ук тонда дәвам итте — Кайвакытта кешеләр безнең ярдәмгә бик мохтаж булалар, Володя. Аның никадәр уз вакытында һәм файдалы булуы аларның үзләренә, намусларына һәм сүзләренең дөреслегенә бәйле. Шунлыктан, элек-электән үк шундый тәртип килә: безнең алда эчкерсез булырга һәм дөресен генә сөйләргә кирәк. — Володя намуслы малай Мин моны ышанып әйтәм Шулай бнт>— диде Елизавета Михайловна, укучысын дәртләндереп жнбәрергә тыры шып Тегесе рәхмәт хисе белән башын күтәреп аңа карады — Бигрәк .әйбәт!—Тикшерүче елмайды — Безнең дә башкача уйлыйсыбыз килми иде Володя, тезләренә агарынган бәләкәй кулларын куйган хәлендә, туры итеп утыра, дулкынланудан бармакларын селеккәлн иде. Аның күзләре яшертен курку белән тикшерүчегә карыйлар, шул ук вакытта аларда малайларча кызыксыну да чагыла. Прокуратурадан килгән «ят абый»- ның алга таба үзен ничек тотасын белмәсә дә, малай үзенә сорау бирәчәкләрен сизенә кебек нде Әхмеров өстәл өстенә кәгазь һәм ручка куеп, үзе якынрак утырды. — Узган көзне, мәктәптә дәресләр башлангач, чалбарыңны ерткансың, Володя Хәтерлисеңме? Ннчек булганын безгә сөйлә әле. Малай сискәнде. Пөзе башта агарып китте, аннан сон, салкын жил- дә йөргән кебек, кызарынды Кашлары тартышып, бер кушылдылар. бер аерылдылар Нәрсәдер әйтергә жыенды. Уңайсызланып, ярдэа көткәндәй, класс «итәкчесенә каралы, аннан сон башын аска иеп елал җибәрде. л , Әхмеров малайны юатыргамы, әллә мәсьәләне кабыргасы белән куяргамы дип, аптырап калды. Хәлилов моны сизенде, чыгып торыгыз, дигәнне аңлатып, ишеккә ымлады. Тикшерүче белән участковый аңа буйсындылар. Киеренке биш-ун минутлап вакыт үткәч, Козырева ишекне ачып, аларга керергә кушты. — Володя бераз дулкынланды,— диде ул гаепле төсле.— Хәзер тынычланды инде. Укытучы Кожемякинның янәшәсенә утырды, тегесе, башын аска игән хәлендә, элеккечә утыруында булды. — Шулай бит, Володя?— Малай аның сүзен раслап, башын каккач, карашын Әхмеровка күчерде.— Менә күрәсезме. Әйттем бит... — Хәзер сине тыңлыйк инде, Володя,— диде тикшерүче, яңадан үз урыннарына утыргач.— Тик шулай килешик, син безгә үзең күргән, үзең ишеткән һәм үзең эшләгәнне генә сөйлә. Бернинди арттыру да, фараз итү дә, читләтеп сөйләү дә булмасын. Килештекме? Малай, ярар, дигәнне аңлатып, тагын башын какты. Тынлык... Ниһаять, ул авырлык белән генә әйтте: — Чалбарны мин Полина апаның тәрәзәсеннән чыкканда ерткан идем... — Сөйлә, барысын да ничек булганлыгын сөйлә.— Елизавета Михайловна, укучысының кыюсызлыгын киметергә тырышып, елмайды һәм бу елмаю Володяга да тәэсир итте булса кирәк. — Әни ул чагында Бакуда иде, ә әтиемне милициягә алып киттеләр. Без ул чакта Женя әбием белән икәү генә яшәдек.— Малай, айнып киткәндәй яңакларын көлкеле төстә кабартты, ашыгып һәм дулкынланып сөйләде.— Женя әбекәй районга китте, аннан кичкә таба кайтты. Шунда ук тагын каядыр чыкты, караңгы төшкәч кенә өйгә керде дә: «Үзең белән кесә фонареңны ал әле»,— диде. Мин киенеп аңа иярдем Женя әбекәй ишегалдындагы сарайга кереп, бау алып чыкты, аны миңа бирде. «Тот, кирәге чыгар», диде. Аннан без елга буйлап бардык, каядыр борылдык.. Кожемякин кашларын жыерып, пиджагының төймәсен йолыккалый башлады — Сөйлә, сөйлә.— Укытучы аның иңнәренә тагын сак кына кагылды. — Кая һәм ничек барганыбыз инәсеннән-җебенә хәтле исемдә түгел инде. Караңгы иде. Яшелчә бакчасын, аннан соң кечкенә капканы, аннан йорт белән бакчаны хәтерлим. Мин Женя әбекәйдән: «Кем бакчасы бу?» дип сорадым. «Полинканыкы», диде ул. Үзе миңа бәләкәй генә тартма тоттырды. «Әнә теге бәләкәй тәрәзәне күрәсеңме?» диде. «Сиңа шуннан кереп, чолан аша алгы бүлмәгә үтәргә кирәк. Анда, сул яктагы почмакта сандык тора Капкачын ач та, тартманы иң эчкә, әйберләр арасына куй Тәрәзә бикле түгел, син аны эт кенә», диде. Миңа куркыныч булып китте... Малай көзге төндәге курыкканнарын яңадан күңеленнән уздырып, куырылып куйды. Укытучысының кулын үз аркасында тойгач кына, тынычланыбрак дәвам итте — Мин Женя әбекәйгә әйттем, кеше тәрәзәсеннән керәсем килми, дидем Ул ачулана башлады «Эх син, җебегән! Тиздән Полинканың туган көне, мин аңа бүләк бирергә теләгән идем. Ләкин ул белмәслек итеп, яшереп кенә», диде Аңа ни ясыйсым килә...— Малай тотлыкты.— Ничек дип әйтәләр әле... сюльприз... Сюрприз, — дип төзәтте Елизавета Михайловна Малайның сөй ләгәннәре аны борчыган булуы чыраена ук чыкты Володя аңа рәхмәтле карап алды, дәвам итте: * — Аннан инде мин батырчылык иттем. Женя әбекәй белән койма буенда яткан баскычны алып килеп стенага сөядек. Женя әби мнне бау белән бәйләде. Мин тәрәзәдән чоланга төштем, аннан өйалдына чыктым, ейалдыннан алгы бүлмәгә кердем Фонарь яндырып карагач, почмакта- ♦ гы сандыкны күрдем. Өстендә тегү машинасы тора иде, ул миңа кап- < хачны ачарга комачаулады. Мин барыбер бәләкәй тартманы Женя әбе- = кәй кушканча тыктым Сандыктан берни дә алмадым Валлаһи дип әй | тәм. Почмакта нәрсәдер кыштырдады. Миңа тагын куркыныч булып 3 китте, чоланга йөгереп кердем. Тәрәзәдән чыккан чагында ишегалдында < эт өрә башлады. Мин чак кына аска очмадым Штаным шунда ертылды о Ярый әле, баскычка тотынып өлгердем, югыйсә егыла идем. Төшкәч, * без Женя әби белән баскычны урынына куеп, өйгә кайтып киттек. Эт ♦ өреп калды... а Володя, авыр сулап, тынып калды һәм телефон аппаратына төбәлде. “ Бу сөйләрдәй бүтән сүз калмады дигәнне аңлата иде. ч — Чалбарыңны нык ерткан идеңме соң?— дип сорады малай сөйлә- < гэннәрен сүзгә-сүз язып баручы тикшерүче, анык зирәк малай булып u чыгуына һәм әйбәт итеп сөйләп бирүенә сөенеп. Малай башын күтәрде _ — Нык,—диде ул.—Әллә нихәтле умырылды. х — Икенче көнне ямап та тормыйча мәктәпкә киеп бардынмы? — Юк, мин бүтән чалбар кидем. Аннан соң кайтып киттем.— Ул, өстән нәрсә әйтергә белмәгәндәй, укытучысына карады — Әйе, әйе, мәктәп формасы киеп йөрергә дигән кагыйдәне бозганлыктан, мин Володяны өенә кайтарып җибәрергә мәҗбүр булдым,—диде Елизавета Михайловна, малайны кыен хәлдән чыгарып — Менә ничек? Әбиең ыштаның ертылганны белмәдемени соң?— Тикшерүче, юри гаҗәпләнгән булып, Володяга карады — Белмәде,— дип, тагын авыр сулады малай — Мин шунда ук әйтергә курыктым. Елизавета Михайловна өйгә кайтарып җибәргәч кенә моның турында Женя әбекәйгә сөйләп бирдем. Ул мине ачуланды. «Ни га Полипка өе янында чагында ук әйтмәдең», диде Аннан соң ертык ыштанны мичкә ташлады. «Хәзер мине мәктәпкә кертмиләр инде», дип елап җибәрдем. Женя әбекәй чыгып китте дә яңа чалбар тотып кайтты. Магазиннан алган Нәкъ элеккесе шикелле... Әхмеров күзен протоколдан алды Малайның арыган карашын сиз1 де, мөмкин кадәр йомшаграк итеп сорады — Син миңа дөресен генә әйт әле, Володя Бу хәлдән сон әшәкелек эшләвең турында уйлап карадыңмы? Кеше өенә керү үзе генә дә әйбәт нәрсә түгел бит. Синең абыең Петя Уваров беркайчан да алай итмәс иде! — Әйе, WHH бик начар эшләдем,— дип пышылдады малай, җиңе белән яшьләрен сөртеп. — Нигә соң син үзеңнең борчуыңны мәктәптәге укытучыларың, дусларың, иптәшләрең белән уртаклашмадың? Болай итеп үзеңә начарлык кылган булыр идеңмени? — Булдыра алмадым Мин ант иттем - диде малай башын иеп.— Өйгә кайткач, Женя әбекәй икона алдына тезләндереп, берәүгә дә бер сүз әйтмәм, дип ант иттерде. — Син аллага ышанасынмыни?— Козырева сискәнде. Куркудан һәм аптырап калудан, аның күзләре зур булып ачылдылар. Алай ук түгел дә Тикшерүче, класс җитәкчесенең кабынып китүен сүндерер өчен: — Ә ничек? — дип сорады — Женя әбекәй әткәйне төрмәгә Поля апа аркасында утырттылар, үзен дә, әнине дә хөкемгә тарттылар, диде Тикшерүченең карашында борчылу чагылды. — Син хәзер дә бөтен бәлаләрегезгә Поля апаң гаепле дип ышанасыңмыни? — Юк. ышанмыйм. Поля апа әйбәт. Мин моны беләм... — Теге төндә эшләгәнне син беркайчан да кабатламассыңмы? — Беркайчан да. Машина кояш җылытудан изрәгән җирне чәпелдәтеп, колхоз идарәсенә илтә торган каты юлга чыкканчы әкрен генә барды. Зубков үзендә иде. Шамаев та шунда икән. Терәк пунктта булган бәхәсләшүдән соң Әхмеровның аны күргәне юк иде. Авыл советы председателе керүчеләр белән баш кагып исәнләште. Павел Степанович кочагын җәеп аларга каршы килде, елмайды. -- Узыгыз, уз, егетләр. Күптән көтәм мин сезне. Ул куанычын яшереп тә тормыйча, аларны урындыкка утыртты, тагын тәрәзә янына килеп, трубкасын кабызды. Картның күзләре сөенечтән елмаялар иде. — Мин барысын да беләм инде,—диде ул, мыегын селкеткәләп.— Күпме генә яшерергә тырышсалар да. дөреслек өскә калкып чыкты шул. Авыл җирендә хәбәр тиз ишетелә Дөресен генә әйткәндә, мин моның шулай буласын көткән идем.— Ул уйчан кыяфәттә трубкасына төбәлде.— Алай да бераз шикләнгән идем шикләнүен. Эше бик четерекле иде бит. Хәзер миңа сезгә рәхмәт әйтәсе генә калды. Картларча. Чын күңелдән! — Рәхмәт сүзләре ишетү һәрвакыт күңелле,— дип елмайды Әхме- ров, арыган кыяфәттә.— Уңышка сезнең авыл кешеләренең принципиаль һәм ярдәмчел булулары аркасында ирешелде, Павел Степанович. Ә участковыйга килгәндә,— ул Мироновка борылды,— минем аңа рәхмәтем аеруча зур! — Булыштыммыни?— Зубков күзләрен хәйләкәр төстә кысып, участковыйга ымлады. — Булышу гынамы соң! Алексей Николаевич булмаса, кайсы юлдан киткән булыр идем әле,— диде Әхмеров. Миронов оялуыннан кызарды. — Кара әле, кара, син терәк пункт хисабына гына эшләмисең икән бит.— Колхоз председателе төтенләп торган трубкасы белән Мироновка шаяртып янады. Өчесе дә көлештеләр. Зубков тикшерүчедән: — Хәзер нишләргә уйлыйсыз инде?— дип сорады. — Хәзерме? Эшне туктатабыз да бетте-китте. — Туктатабыз? — Зубков Әхмеровка шикләнеп карады. Ул Бердниковның карарын хәтерләде, күрәсең. — Әйе, туктатабыз. Тик бу юлы җинаять составы булмау сәбәпле,— дип аңлатты тикшерүче. — Ә-ә! Алай булса. Әхмәт Шәрнпович, мин сездән бу турыда кәгазь язып бирүегезне сорар идем.— Ул дулкынланып, кабинет буйлап, әрле-бирле йөренде.— Гаепсез бу балага ягылган тапны алып ташларга кирәк бит. Кайчандыр аның тормышына килеп кереп, яклаучысы булган һәм дөреслекнең ачыклануын түземсезләнеп көткән Зубков киләчәктә Васильева турында берәүдә дә шик калуын теләми иде. Яхшы,— диде тикшерүче.— Ике-өч көннән карарның копиясе җибәрелер. Зубков канәгать төстә мыегын сыпырды, моңа кадәр бер сүз дә дәшми утырган авыл советы председателенә таба борылып, горурланып әйтте: — Ә егетләр булдырды бит’ Молодцы! Шушындый төенне чишәргә кирәк бит! Ну и ну! Зубков башлаган сүзен әйтеп бетерә алмады, көтмәгәндә ишек шакыдылар. Ул иңнәрен турайтты, галстугын тартып куйды һәм колхоз председателенә хас мәһабәт кыяфәткә кереп: — Керегез!— диде Кулына калын дәфтәр тоткан матур кыз, ашыгудан тыны бетеп, кабинетка очынып керде, председатель утырып өлгергән өстәл янына килде, дәфтәр арасыннан зәңгәр төстәге кәгазь кисәге алып, аңа сузды һәм кыю тавыш белән — Сезгә телеграмма, Павел Степанович Рәхим итеп, менә монда кулыгызны куегыз,— диде Зубков кул кую белән, кыз кабаланып чыгып та китте Телеграмманы укыгач, Зубковның күзләрендә сөенеч балкыды — Петькадан. бу Петькадан бит! Димәк, диңгездән кайткан.— Ул дулкынланудан калтыранган куллары белән Әхмеровка телеграмманы сузды — Моряк нәрсә язган, Әхмәт 111әрипович, укыгыз әле. Тикшерүче телеграммага күзләрен йөртеп чыкты: «Иртәгә юлга чыгам. Әзер булып тор», — Гафу итегез, нәрсәне аңлата соң бу? — Петр Уваров монда кайтып, зәңгәр күкле, акчарлаклы дулкыннар чайкалган якка безнең Полинканы алып китә дигән сүз бу, ка- дерлекәсм Шамаев сискәнеп куйды, сизелер-снзслмәс кенә елмайды Ул урыныннан кузгалды, сәгатенә караган булып, үзенекенә бөтенләй дә охшамаган карлыккан тавыш белән — Гафу итегез, депутатлар белән очрашу билгеләнгән иде, каршы килмәсәгез, китәр идем,— диде,— Хәерле юл сезгә, Әхмәт Шәриповнч — Хушыгыз, Прохор Ильич. Уңышлар сезгә... Шамаевны калырга берәү дә кыстамады, артыннан ишек ябылгач кына, Зубков борчылып әйтте: — Акылсыз да түгел кебек, тик шул кадәр шикләнүчән һәм шома кеше ... Бергәләп, кояш нурларында коенган урамга чыктылар Павел Степанович Әхмеров белән аталарча ягымлы итеп һәм тыйнак кына саубуллашты. Мироновның хушлашырга чират көтеп торуын күреп, шоферга таба китте Тикшерүче участковыйдан , — Ну, бүген ни белән шөгыльләнергә уйлыйсың,—дип сорады Гүя алтын алкалар тарихының тәмамлануы белән, участковыйиын да авыр һәм көн дә дәвам итә торган эшләре барын оныткан иде Әле кичә генә бөтенләй ят булган, бүген инде якын кешегә әверелергә өлгергән бу егет белән саубуллашуы кыен иде аңа — Машина дворниа барам,— дип, күзләрен кыскалады Миронов һәм беркатлы елмайды.— Анда кичәгенәк тракторның релесен салдырып алганнар иде. — Район үзәгенә кайчан киләсең? — Берсекөнгә. Актив җыелышында буласым бар — Минем янга кагылырсың бит? . — Әлбәттә! ...Автомашина, тизлеген арттырып, авылдан ераклашты Председа тель белән участковый һаман да калкулык башында басып торалар һәм яңа кул болгыйлар иде Алар янына бер хатын кыз килеп басты Әхмеров аны таныды Бу — Васильева иде. Хуш, Полина Ивановна! Хуш. Павел Степанович! Сау булып тор, участковый дустым