Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘСӘН ТУФАНГА ШИГЪРИ ХАТЛАР

Чакыру Кайсы бер чак якын иптәшеңне Көтмәгәндә каршы аласың. Күргәч аны. әйтер сүзләреңне Әйтә алмый телсез каласың... Шундый хәлдә калдым, беләсеңме. Утырган чак альбом актарып. Кулга алдым, табып сурәтеңне. Үзеңне күргәндәй шатланып... Әллә картлык, әллә сагыну шулай. Әйтүе дә кыен кырт кына. Шатлыгы да хәзер, кайгысы да Еш кына балавыз сыктыра... Уйлый күрмә, оныткандыр диеп, Безнең Уфа үзенең Туфанын. Бардыр әле синең йөрәктә дә Сагындырган җире Уфаның... Шул хисләрең тыя алмаслык булып Көчәйсеннәр иде тагы да. Кыстасыннар иде ярсындырып, Юл чыгарга Уфа ягына... Самолет та килә Уфага, Пароход та килә Уфага. Кайсысы ошаса үзеңә, Утырып кил шуның түренә. Сыйлар идек тәкә симертеп, Тустакларда кымыз күпертеп. Өйне шигырь белән тутырып, Бер сайрашыр идек утырып!.. 1957 Гөлләрнең дә теле бар икән Әй. кыюлар. Мәгез. газизләрем. Бу гөлләрне миннән алыгыз. Үзегезнең гөлләрне дә өстәп, Туганыма алып барыгыз! Хәсән Туфан Гөлләрнең дә телләре бар икән *, Сөйләшәләр икән чәчкәләр. Сүзлексез дә аңлап була икән, Гөлләр сиңа өзелеп әйтсәләр. Әлсерәшеп килеп кергәч бүген «Аккош күлеанең юлчы гөлләре. Саулыкларын сорашудан алда, Суын суздым ашыгып элгәре. Дим гөлләре торган вазаларга Утырткач иркәләп үзләрен, Күтәрелде тылсымлы керфекләр, Ачты кунак гөлләр күзләрен. Башкорт белән татар кебек икән Бакчада үскән гөлләр дә. Теләкләрең бер төсле булсалар, Аңлашыла икән телләр дә... Кайнар көйгә килде сәламнәрең, Гөлләреңнең телен төшендем. Чәчкәләр дә сөйли белә икән Хәлен бик сагынган кешеңнең. 

1968

Шулай итеп китәр чаклар Җитте дә мени әле? Үтмәс тоелган минутлар Үтте дә мени әле? Егерме елдан соң гына Килеп күрешкән идек. Сулкылдатып иреннәрне Җылап үбешкән идек... Күреп туймады күзләрем. Хушлашыр минут җитә. Бетмәде сөйләр сүзләрем. Пароход хәзер китә. Аерылышудан соң һәрчак Кавышу йөрсен иде. Сагынганнарыңны көтми Өйләргә керсен иде!.. /977 Сагынып килдем Мин Казанда, синең Казаныңда, Тагын килдем сагынып, Туфан-җан. Бөр самолет мәхәббәт китердем Яшьлек эзең калган Уфаңнан. Самолетка утырган чагында Чемоданнарыңны үлчиләр. Әле дә яхшы,—безнең йөрәкләрне Үлчәү чараларын белмиләр... Син беләсең, безнең йөрәкләрдә Илдән яшрен серләр-керләр юк. Тик шулай да безнең мәхәббәтне Үлчи ала торган герләр юк! Алып килдем мәхәббәтнең шундый. Үлчәүләргә сыймый торганын... Картлыкка җиңелми, үлемгә бирешми, һәрвакыт илаһи булганын! I960 декабрь