ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ
Чакыручы чаң шикелле яңгырый иде Халыкның шат һ»м кайгылы квннгрендг.. М Ю Л.рво-тов гелек исеме белен янәшә тора. Аларның замандашы, Пушкинның бөеклегенә беренче булып бая биргән В. Г. Белинский Лермонтов әсәрләренең дөньяга чыгуын сокланып каршы ала. •Руста яңа кочле талант туды», «Пушкин үлсә до, дәвамчысы калды», дип иза ул. В. Г. Белинский фикерләренең дөреслеген тарих раслвды. Лермонтов иҗаты күптоп инде дөнья күләмдә танылды. Аның иҗат мирасы Пушкинныкы кебек үк илебезнең барлык язучылары өчен осталык мәктәбе һәм олы горурлык. М. Ю. Лермонтов 1814 елның 3 октябренда Мәскоүдо дөньяга килә. Михаилга •ч яшь тулар-тулмас аның әнисе үлеп китә. Шагыйрьнең балалык еллары Пенза губернасында, әбисе Елизавета Алексеевна Арсеньеваның Тархан имениесендә уза. Бөлгенлеккә төшкән әтисе белән бай һәм власть сөючән әбисе арасында низаг лашкан авыр холкына гына бәйләп калдыруга китерә иде. Лермонтов яшьтән үк искиткеч сәләтле була. Бала вакыттан ук фраицуа, кемең, инглиз телләрен үзләштерә, соңрак төрки телләрне өйрәнә. (Ул вакытта төрки тел- "Р татар толе дип аталган.) Рәсем ясау белән мавыга, фортепьяно һәм скрипкада уйный. Бик яшьлн әдәби әсәрләр до яза. Вулачак шагыйрь 1830—1832 елларда Мәскәү университетында укый, соңрак. 1834 елда Петербургта гвардия подпрапорщиклары һәм кавалерия юнкерлары мәктәбен тәмамлый. Беренчеләрдән булган «Яз» шигыре 1830 елда «Атепей» журналында басылып чыга. Шагыйрьнең В. Г. Белинский тарафыннан югары бая алгаж i гәүсе әсәрләр җыентыгы исә 1840 елда доиья күрә. Пушкинның үлеме Лермонтовмы аеруча тетрәндерә. Ул җавап йөзеннән «Шагыйрьнең үлеме» дигән шигырен яаа. Үзеиең данын шагыйрь иәюь менә шушы шигырь белән казана да... Әсәренең югары катлау вәкилләре ачуына дучар булуын •әлгоч, ул аңа тагын уналты юл өсти: IM ушы елның октябрь аенда беек рус шагыйре М. Ю Лерможтовның тууына 170 ел тула. Илебез халыкларының зур казанышы булган рус классик адәбмя- тының бай мирасында М. Ю. Лермонтов исеме А. С. Пушкинның мәң лар көчәя. Әбисе малайны үзе тәрбияләргә тели. Гаиләдәге ызгыш талашлар, шагыйрьнең башлангыч иҗатына тәэсир итми калмыйлар, әлбәттә. «Ата белей улга ’ Җирдә ни авыр аерым яшәп, ялгызлыкта үлүдән...»,— дип яза уналты яшьлек ша гыйрь. Шуңа бәйләп кайбер галимнәр һәм шагыйрьнең биографиясен өйрәнүчеләр авың шәхси тормыш фактларының иҗатка йогынтысын арттырып күрсәтергә тырыштылар. Бу исә шагыйрь иҗатының еоциаль әһәмиятен кечерәйтүгә, аның крепостной Россиягә каршы мөнәсәбәтен тәртипсез гаилә шартларында форма Ә сез пычрак эшләр белән даннар тапкан Аталарның токымнарын саклаучылар.. Әле Россия моңа кадәр шундый социаль-политик, эмоциональ көчле шигырь барлыгын белмәгән була. Бу шигырь кулдан күчерелеп меңнәрчә данә таратыла. Заманның алдынгы кешеләре шигырьне үз хисләре һәм карашлары чагылышы, ә шагыйрьнең үзен Пушкинның дәвамчысы итеп кабул итәләр. Җәмгыятьнең реакцион даирәләре шигырьне кыргый усаллык белән каршылый. Шагыйрьне эзәрлекләү башлана. Патша кушуы буенча Лермонтов Кавказга, хәрәкәттәге армиягә сөрелә. Бары тик әбисенең ныклап кайгыртуы нәтиҗәсендә һәм Жуковский ярдәме белән генә 1837 елның көзендә шагыйрь Новгородка, ә 1838 елның язында Петербургка күчерелә. 1840 елда ул яңадан Кавказга сөрелә. Бу юлы инде Франция илчесе де Ба- рантның руслар турында мыскыллау сүзләре әйткән улы белән дуэльдә булуы өчен. Хәрәкәттәге армиягә җибәреп, патша һәм аның иярченнәре Лермонтовның үлеменә өметләнәләр. Югары сыйныфлар моннан башка чаралар да күрәләр, билгеле. Николай 1, мәсәлән, шундый боерык җибәрә: «Поручик Лермонтов фронтта гел күз алдында булырга тиеш һәм начальство аны һичбернинди сылтау белән дә үз полкындагы фронт хезмәтеннән ераклаштырырга батырчылык итмәскә тиеш». Күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен Лермонтов бүләкләнергә тиешле кешеләр исемлегенә кертелсә дә, Петербургта аны бүләкләү турындагы үтенечләрне кире кагалар. 1841 елның июлендә Пятигорскида Лермонтов белән аның күптәнге танышы Н. Мартынов арасында кечкенә низаг булып ала. Мартынов, патша ялчыларының котыртуы буенча, юк-бар сылтау белән шагыйрьне дуэльгә чакыра. Дуэль Машук тавы итәгендә оештырыла. Шагыйрь бер атуда ук үтерелә — пуля аның күкрәген тишеп уза. Төрле чорның күп кенә әдәбият белгечләре һәм шагыйрь биографиясен өйрәнүчеләр тарафыннан шагыйрьнең үлеме властьлар катнашы белән оештырылган дигән фикер әйтелгән. Лермонтов тирәлегендәге киеренке хәлләрне тудыруда өстен ңдтлауларның катнашы булу Г. Блюминның «Пятигорскидагы ату сере» * исемле мәкаләсендә дә күрсәтелә. Ул, чыннан да Пушкин кебек үк, крепостной Россия тормышының корбаны иде. Лермонтов үзенең кыска гомеренең ахырына кадәр Пушкинны бик ихтирам итә. Аның башлангыч чор иҗаты да Пушкин әсәрләре тәэсирендә байый. Син җырладың һәм бар илеңдә Бер аңлаучы җырны синең дә. — дигән юллар белән белдерә ул үз остазына мөнәсәбәтен. Яшь Лермонтовка кайвакыт Пушкин дөнья белән килешә, үзенә күрсәткән рәсми зурлауларны чынлап кабул итә кебек тоела һәм ул 1830 елда түбәндәге юлларны яза: Җитәр гафу итү азгынлыкны! Порфира2 соң явыз җаннарга Калканмыни?— җырлап мактау җыры. Табына бирсен ахмак аларга. Ә син. җырчы, тукта алтын таҗ Кияр өчен түгел синең баш Бу шигъри юллар Пушкинга багышланган дигән фикерне беренче булып М. Горький әйтә. Ул Лермонтов иҗатын бик яхшы белә һәм гомер буе аңа соклана. Күп кенә тәнкыйтьчеләр, бигрәк тә консерватив һәм либераль лагерь вәкилләре. шагыйрьне «байронизм бөркәнчеге бөркәнергә тырыша» һәм Байрон кебек бу1 «Советская Татария». 1983. 19 октябрь ‘ Порфира — патшалар киеме дмрг» тели дип уйлыйлар XIX гасыр башында иҗат иткән беек Байрон, әлбәттә, Пушкин һәм Лермонтовка йогынты ясамый калмагандыр Аеруча иҗатларының башлангыч чорында. Әмма бу ике рус даһиеның таланты рус җирлегендә туып | тста, аларны рус культурасы елгертте. Лермонтов яшь чагында ук үген «байро- пстлар» рәтенә кертүчеләргә җавап итеп: ♦ Юк. мин Байрон түгел. мин бары ы Әле беленмәгән бер җырчы Аның төсле үк сөрелер узгынчы з Ләкин җаным минем рус җаны. — дигән юлларны яза. м •М. Лермонтов шигырьләре» исемле мәкаләсендә Белинский «Хәзергә без 3 аиы Вайрон, Гете, Пушкин... дип тә атамыйбыз, аннан беренчесе дә, икенчесе дә, * •чеичесе дә чыкмас, әмма аннан Лермонтов чыгар», дип бик дөрес язды. Шагыйрь яшь чагында да. соңрак та үткәннәргә һәм үз чорына мөрәҗәгать итеп тиранлыкка каршы чыга. «Новгород» шигыре әнә шундыйлардан: Кар уллары, ай сез. славяннар. с Рух төшәрлек нәрса бар анда? Беткән төсле башка тираннар. Бетәчак бит сезнең тиран да! я х By шигырь цензурадан яшертен формада Себергә куылган декабристларга ч багышланган дип күрсәтә И. Андроников. «Дума» (1838) шигырендә Лермонтов Г ачыктан-ачык һәм кыю рәвештә үз чоры буынын тәнкыйть итә. Белинский бу шигырьне «...шигырьнең алмаз крепосте, җанландыруның күкрәү көче, тирән сагыш» 1 белән аерылып тора дип бәяли Иҗат вшчәнлеге кыска гомерле булганлыктан, М. Ю. Лермонтов тулысымча ачылырга, бөек художник булып өлгерергә, иҗтимагый фикерләрен ныгытырга да өлгерә алмый кала. Ләкин ул тудырган иҗат үзенең эчтәлеге һәм әһәмияте бе леи бер чорда да кыйммәтен югалтмый Аның мирасы күпләгән шигырь, поама, роман, повесть һәм драмалардан гыйбарәт «Безнең заман герое» романын һәм денья әдәбияты җәүһәрләреннән берсе булган «Демон» поэмасын аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Поэманың сюжеты — фантастик. Грузин кызы Тамара, сөйгән ярым югалткач, монастырьга китәргә карар итә. Аңа явыз рух Демои гашыйк була. Демон кайчандыр фәрештә булган, ләкин ул алла белән килешә алмый, баш кү төргән. Поэманың төрле редакцияләрендә вакыйгалар төрлечә үрелә, ләкин ахырда алла тарафыннан җибәрелгән фәрештә барыбер Тамараның җанын саклап кала. (•Кочагында ул гөнаһлы җанны илтә иде күккә дөньядан»). Сөрелгән Демон Та караның мәхәббәте ярдәмендә яңадан туу турындагы «үзенең акылсыз хыялла рыи» каргый: Элеккедәй калды беркемсез, Мәгърүр карап, сөю. өметсез! By мифологик сюжет авторга күктәге генә түгел, җирдәге тәртипләргә дә үзе ■ең кискен каршы мөнәсәбәтен белдерергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә Лермонтов исән вакытта цензура поэманы тыя. Консерватив һәм тар карашлы әдәбиятчылар шагыйрьнең күк эшләренә катнашуына, үз әсәренең персонажлары итеп фәрештә һәм шайтанмы алуына нәфрәт белдерәләр. Тасвирланган вакыйгаларда өстен кочләр һәрвакытта җиңүгә иреш мәү до аларга охшамый Әсәрне тәнкыйтьләүчеләрдән берәү: «Кемнең кемне тудыруын берничек тә аң «мй алмыйм: ул рухны Лермонтов тудырганмы, әллә Лермонтов үэе шул явыа рухтан туганмы?» — ди. Шагыйрьне эзәрлекләүчеләр төп мәсьәләдә ялгышмыйлар. «Демои», чынлап та. ' ВеляисаяВ II Г H.iOp пршивгдгняя М Л Хул l»W. 1'0 * өстенлек итүче гореф-гадәтләргә, шул чор тәртипләренә, мораленә каршы протест белдерә. Реакцион тәнкыйтьчеләр поэманы халык интересларыннан ерак, аңла- ешсыз. аңа чит күренеш һ. б. диләр. Ә М. Горький үзенең повестенда икона ясау мастерскоенда эшчеләргә «Демон»ны укуы, поэманың аларны дулкынландыруы, аны зур игътибар белән һәм сокланып тыңлаулары, әсәрнең хаким сыйныфларга каршы юнәлгәнлеген аңлаулары турында яза. «Безнең заман герое» яшьләрнең иң күп һәм яратып укый торган әсәренә әверелде. Роман барлык СССР халыклары һәм күп кенә дөнья халыклары теленә тәрҗемә ителгән. Әсәрнең төп герое Печорин образында язучы яңа заман шартларына туры килә торган «гГртык кеше» тибын чагылдыра. Ул акыллы, энергияле яшь кеше. Ләкин яшәп килгән социаль шартларда үз көчен файдаланырлык урын тапмый һәм гадәттән тыш мөмкинлекләрен, көчен вак-төяк эшкә сарыф итә. Бу, үз чиратында, әдәбиятта «артык кеше» тибы үсешенең чираттагы этабы иде. Белинский: «Печорин — ул бүгенге Онегин» дип язды. Лермонтов күп кенә әсәрләрендә—«Кавказга», «Валерик», «Бәхәс», «Терек бүләкләре» һ. б. ларда — сугыш, кан коюның кешелек табигатенә никадәр ят икәнен күрсәтте. Шагыйрь әсәрләрендә чагылыш тапкан төрле халыкларның дуслыгы идеясе бүген дә яңгырашын югалтмый. Лермонтов лирикасы — рус һәм дөнья лирикасының югары баскычларыннан берсе. «Мин ялгызым чыгам юлга», «Мин моңсу, чөнки сине яратам» һ. б. шундый күп шигырьләре бүген дә безгә зур эстетик ләззәт бирәләр. «Мцыри» трагик поэмасында (Мцыри — грузинча монастырьга ябылып, монах булырга хәзерләнүче кеше) көчле, ирек сөюче, бунтарь малай образы сурәтләнә. Малай, уңышсыз качуыннан соң, барс белән көрәшеп, үлгәндә бик аз гына булса да ирек һавасын сулап калуы белән, үзен бәхетле саный. Ирек өчен ул тормышын да аямый. Йөрәкләргә үтеп керә торган бу поэманың нигезенә грузин халык легендасы салынган. Төп эчтәлеге — шәхесне һәртөрле изүгә протест. Замандашларын тетрәндергән «Шагыйрьнең үлеме» шигыре Пушкинның үлеменә тирән кайгы белән ачынып, үтерүчеләргә нәфрәтләнеп язылган. Шигырьнең һәр юлында Пушкинның дуслары көткән хакыйкать әйтелә. (Бу шигырьне беренче мәртәбә татар теленә Мәхмүт Галәү тәрҗемә итә һәм 1908 елда «Шура» журналында бастыра. Татар укучылары шигырьне бик яратып каршы алалар). Лермонтовның проза әсәрләре дә фикер тирәнлеге һәм форма төзеклеге белән аерылып торалар. Алар — рус прозасы һәм теле үсешендә бер адым алга китеш. Н. В. Гогрль «Аңарчы әле беркем дә аныкы шикелле дөрес, гүзәл һәм хуш исле проза белән язганы юк иде» ди. Ярты гасыр үткәч А. П. Чехов: «Мин Лермонтов теленнән дә яхшы телне белмим... Мин болай эшләр идем — хикәясен алып, мәктәптәге кебек җөмләләргә, җөмлә кисәкләренә аерып чыгар идем. Язарга шулай өйрәнер идем» 2 — ди. Стиле, теле ягыннан «Тамань» повесте аерым игътибарга лаек. Аны бик күп күренекле проза осталары, шул исәптән Л. Н. Толстой да, үрнәк итеп куя. Белинский исә, югары дәрәҗәдәге поэтик хикәя дип атый. Лермонтов Владимир Ильичның иң яраткан язучыларыннан берсе була. Бу турыда Н. К. Крупская Пятигорскидагы «Лермонтов өе» музеена җибәргән хатында болан дип яза: «Владимир Ильич Лермонтовны ярата иде. Безне Лермонтовта хиснең шундый калку итеп бирелүе һәм кыюлыгы үзенә тартты» 3. в. И. Ленин Лермонтов әсәрләреннән шигъри юлларны цитата формасында бик еш куллана. А. М. Горький, шагыйрьнең лирикасын югары бәяләп, аны Пушкинның лаеклы дәвамчысы дип атый һәм: «Лермонтов шигырьләрендә Пушкинда бөтенләй диярлек күренмәгән ноталар — ашкынып эш, хәрәкәт теләү, тормышка актив катнашырга теләү ноталары яңгырый» 4 ,— ди. Лермонтовның әдәби мирасы М. Горький иҗатына, аеруча азатлык рухы, революцион романтизм белән сугарылган, «Изергиль карчык», «Лачын турында җыр», «Давыл хәбәрчесе турында җыр» әсәрләренә әһәмиятле йогынты ясый. Гоголь Н В Собр. сочни М. Гослитиздат. 1947. 6 т 468 бит А П. Чехов в воспоминаниях современников. №.. I960, 463 бит ’ Ленин В И О литературе и искусстве М . 1967. 636 б • Горький №. История русской литературы М . 1939. 160. 165 бб 1906 мда язган «Авыр вакыт» мәкаләсендә А. Блок ике «демон.ның — Лер- моато» һәм Гогольнең — үзләренә өченче «демон»ны — Достоевскийны ияртүләре һәя аны крепостной чынбарлыкның әшәкелекләренә карата килешеп булмый торган ’ зур социаль масштабта фикер йөртергә өйрәтүләре турында яза. Болардан тыш бмредә Лермонтов — XIX гасыр рус әдәбиятында психологик анализга нигез салу- тмлриың берсе дигән фикер дә үткәрелә. Аның иҗаты йогынтысын кичермәгән ♦ Россия шагыйренең исемен атау да кыен. ы Чыннан да, бу бөек әдипнең эчтәлек тирәнлеге һәм форма камиллеге белән Е пц калдырган иҗаты бүген дә рус әдәбиятына уңай йогынты ясый. Шагыйрьнең лирикасы илебез халыкларының иң талантлы шагыйрьләрендә 3 д» олы хөрмәт һәм мәхәббәт казанды. х Лермонтов, Пушкин белән бергә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай йөрәгендә һам иҗатында зур урын алып тора. Г. Тукай мирасында Лермонтовтан тәрҗемә J лар дә. аңа охшатып язылган, аның иҗаты белән өртелгән, аның турында сок- лвяып әйтелгән әсәрләр дә шактый. Шулай да, татар укучыларының Лермонтов белән тәүге танышуы иртәрәк, XIX * гасыр азагында була. 1898 елда шагыйрьнең «Гашыйк Кариб» әкияте татар телен- о до аерым басма булып дөнья күрә. XX гасыр башында инде аның иҗаты күп ке- не талантлы татар әдипләрен үзенә җәлеп итә. Шулай да аның иң зур тәэсире с Г. Тукай иҗатында чагыла. ж ■ Лермонтов һәм Пушкин, шагыйрьдән йөз ел алда яшәсәләр дә. Г Тукайның X ааыр, әмма данлы юлында чын мәгънәсендә остаз булдылар. Тукайның Лермом- тоетан тәрҗемәләре, аның иҗаты белән сугарылган, аңа охшатып язылган шн- х гырьлоре арасыннан «Шагыйрьгә». «Вәгазь». «Охшату», «Алдандым». «Соңра», •Пнгамбөр». «...га (И матур! Иренмәче...)» кебекләрне күрсәтергә мөмкин. Тукайга да туган якның табигате, матурлыгы гына түгел, аның кайгы-хәсрәт- лоре дә якын. «Туган илемә» дигән шигырендә ул. мәсәлән: Җөмләтэн изге икән ич инешең, чишмәң, кырың Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың; Яхшыдыр барлык яманың, бар минемчә юкларың'. — дип, тугай җиренә булган чиксез яратуын белдерә. Тукайдагы халыкка хезмәт итүне изге бурыч дип карау да Пушкин һәм Лермонтовтагыча. Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар. Бәнчә. бунда ямь дә бар. ләззәт тә бардыр, тәм дә бир' (еЛәззәт вә тәм нәрсәдә?* 1907) Тукай буржуаз җәмгыять тәртипләренә, гореф гадәтләренә каршы баш күтәрә. Тукай белой Лермонтовны тема һәм рух бердәмлеге до якынайта «Яшьләр» (1910) шигырендә Тукай яшь буынны җәмгыять тормышына салкын, пассив булулары өчен шелтәләп «аңарда бөртек тә кыюлык, тамчы да дәрт юк» дип яза. Аның бу шигыре Лермонтовның «Дума»сы белән аваздаш. •Шүрәле»не язганда шагыйрь Пушкин белән Лермонтовның халык әкиятләре сюжетларын эшкәртү тәҗрибәсен дә оста файдалангандыр. Тукай. Лермонтов кебек үк. бик аз — 27 ел гына яшәп кала. Әмма аның халык культурасында калдырган эзе Лермонтовныкы кебек үк. Тукай түбәмдәге юллармы бик хаклы әйткән: Шиәъре Лермонтов вә Пушкин — олуг саф диң.-ез yt Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов. Тукай вч йолдыз ул (<җааая» 1911 ) Профессор М. X. Гайнуллин «Лермонтов энциклопедиясе» ндә басылган «Татар әдәбияты, исемле мәкаләсендә .1905-1907 елгы революция л^целгенжен еоц ‘Тукәб Г ’ Шигырьләр һәм иоа-элар Татарстан китап иәшр-ягы. 19». М 0«т IS7 Лермонтовның политик лирикасы киң яңгыраш ала‡ § I,—дип яза. «Безнең замш герое»ннан өзек, байтак шигырьләр, татар шагыйре С. Ромиевнең аңа охшатып язган «Пәйгамбәр» шигыре нәкъ әнә шул елларда дөнья күрәләр. Революциягә кадәр басылган Лермонтов турындагы татарча язмалардан М. X. Гайнуллин «Бөек рус шагыйре» («Аң» журналы, 1914 ел, № 17) һәм Ф. Әмирханның «Олуг милләтнең олуг шагыйре» («Кояш» газетасы, 1914, 2 октябрь) исемле мәкаләләрен күрсәтә. Ф. Әмирхан «Лермонтовның матурлык вә үзенә бер төрле нәфасәт белән тулы шигырьләре рус милләте тарафыннан гына түгел, бәлки рус теле белә торган бөтен милләтләр тарафыннан хосусый бер мәхәббәт белән укыладыр» 2,— дн. Лермонтов әсәрләре Совет власте елларында илебездә киң таралды. Алар барлык СССР халыклары телләрендә моңа кадәр күрелмәгән тиражда дөнья күрәләр. Лермонтовның иҗаты патриотизм, халыкка мәхәббәт, иптәшлек, чын гүзәллекне аңлау хисләренең үсешенә уңай йогынты ясый. Илебез шагыйрьләре, язучылары аның әсәрләреннән осталыкка өйрәнәләр. Шагыйрьнең әсәрләре татар телендә дә күп меңләгән тиражда таратыла. Шигъри тәрҗемәләрдән тыш, утызынчы елларда татар телендә аның зур әсәрләре дә дөнья күрә. К. Басыйров тәрҗемәсендә «Безнең заман герое» (1937), шагыйрьнең биографик очеркы белән сайланма әсәрләре (1938) басылып чыга. Г. Кутуй (1939), Ф. Хөсни (1941), Ә. Давыдов (1964) һәм башкаларның мәкаләләре М. Ю. Лермонтов иҗатына, шагыйрьнең истәлекле даталарына багышланганнар. 1956 елда Татарстан китап нәшрияты әдипнең сайланма әсәрләрен бастырып таратты. Лермонтов әсәрләрен тәрҗемә итүдә Ә. Исхак, Ш. Маннур, К. Нәҗми, Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй. Ә. Давыдов, С. Баттал, 3. Нури һ. б. зур көч куйганнар һәм куялар. Күп санлы тикшеренүләрдә Лермонтов иҗатының татар әдәбиятына йогынтысы турында әйтелә. Аерым алганда. «Татар совет әдәбияты тарихы»нда күрсәтелгәнчә, романтизм тенденциясе Байрон, Гейне, Пушкин, Лермонтов традицияләре белән үрелеп, Тукай, Гафури иҗатында, шулай ук С. Рәмиевнең башлангыч чор шигырьләрендә киң чагылыш таба һәм яңа чор татар язучыларында нык сизелә. Лермонтов иҗатының татар әдәбияты үсешенә тәэсире поэзиядәге прогрессив романтизм, халыкчанлык, гуманизм, лиризм, бигрәк тә политик лирика (Тукайның «Китмибез» шигыре сыман) юнәлешләрендә аеруча ачык күренә. Лермонтовның иҗаты һәм аның үзенчәлекле яклары Тукай буыныннан бүгенге көн шагыйрьләренә — Ә. Давыдов. С. Хәким, 3. Нури. И. Юзеев. Р. Харис, М. Шабаев, Р. Әх- мәтҗанов һ. б. ларга күчкән. Шагыйрьнең тууына 150 ел тулу уңаеннан «Совет әдәбияты» журналында чыккан мәкаләдә: «...безнең хәзерге яшь буын аның алдында баш ия, ...аның актив иҗат йогынтысы дәвам итә» 3 диелә. Шагыйрь үлеменең 140 еллыгына туры китереп 1981 елда чыгарылган «Лермонтов энциклопедиясе» — М. Ю. Лермонтовка бик зур һәйкәл. Бу бер әдипкә багышланган беренче энциклопедия. Ул Лермонтовны өйрәнүчеләргә, күп санлы укучыларга һәм, гомумән, Лермонтов иҗатын яратучыларга гаять кадерле бүләк булды. Әйе. бөек шагыйрь иҗаты каршында вакыт агышы көчсез. М. Ю. Лермонтов әсәрләре бүген дә бик яратып укыла. Ул безнең иң сөекле шагыйрьләребездәя берсе!