Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ КАҺАРМАН БЕР КЫЗЫ

Баллы Багъбостан ханым, Мәктәп тотып үскән ханым. Ш Бабич, Шагыйрь Шәехзадә Бабич үзенең бу эпиграммасын язган кеннәргә инде хәзер алтмыш сигез ел гомер узып киткән. Бабич тарафыннан шулай атаклы кешеләр рәтенә куеп эпиграмма язарлык игътибарга лаек булган бу Багъбостан ханым кем соң? Багъбостан Вилдан кызы Мөэминоаа 1884 елда Минзәлә өязенең Мәйдәй (хәзерге Татарстан АССР Азнакай районы) авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Бишенче бала булып туган Багъ- бостанга өч яшь тулган чакта, аның әтисе үлеп китә. Әнисе Гафифә апа, бәләкәй арба сөйрәп, биш баласын ияртә дә, Оренбург ягына таба бәхет эзләп китәргә мәҗбүр була. Бер ай дигәндә Гафифә апа балалары белән Оренбургка килеп җитә һәм үзе дә шунда эшкә керә. Аннан соң иң кечкенә Багъбостаннан башка кызларын төрле кешеләргә асраулыкка бирә. Шулай итеп аларның шәһәрдәге авыр тормышлары башланып китә. Бәләкәйдән үк бик зирәк булгач, Багъ- бостанны яңа тәотип белән укытыла торган кызлар мәктәбенә бирәләр Ул бик тизлек белән тегү-чигү эшләренә дә өйрәнеп, калфаклар эшли башлый. Багъбостан кыш көне укый, җәйге айларда йон фабрикаларында булышып, үзен-үзе карый башлый. Унбиш яшь тулган чакта ул җидееллык кызлар мәктәбен тәмамлап, хосусый рәвештә физика, математика һәм география фәннәрен өйрәнергә керешә. Ул куркып һәм шикләнеп тормый, монастырь эргәсендәге кул эшләре түгәрәгенә йөри, үзенең тегү-чигү осталыгын да камилләштерә. 1905 елгы Беренче рус революциясен Багъбостан менә шундый грамоталы, төрле фәннәрдән башлангыч белем белән коралланган һәм тегү-чигү эшләренә остарып, буйга җиткән бер кыз булып каршылый. Шуңа күрә дә, революциядән соң чыга башлаган газетажурналлар Багъбостанның җитлеккән канатларын очарлык бер хәлгә ки- 'О*1 җиткерәләр Электән үк меселман хатын-кызларының наданлыгы, хокукеызлы- п> белен риза булмаган Багъбостанга революция киң эш майданы барлыкка китерә Рмкцион муллаларның һәм фанатик динчеләрнең каршылыкларына карамастан, ул „р дәрт белен хатын-кызларны укыту һәм тегү-чигү түгәрәкләре оештыру >шене бирелеп китә. Тора-бара бу түгәрәкләр зураеп, җидееллык кызлар мәктәбенә әйләнә М«иэ шуннан соң инде «Багъбостан мәктәбе» дип аталган мәшһүр кызлар мәктәбе ♦ барлыкка килә. Багъбостанның шундый эшләре белән танышканнан соң Н. Г. Чернышевскийиың | .Нәрсә эшләргә?» дигән атаклы романының тап герое, хатын-кызларының яңа бер об2 ратин гәүдәләндергән Вера Павловна хәтергә тешә, күз алдына килә һәм синдә Z Бхгъбостан белән кызыксыну тагы да арта. Татар романнарының берсендә әллә кай- j чан ук героиня булып тасвирланырга хакль| булган бу ханым, әлбәттә, онытылмаска < тиеш Багъбостан мәктәбенең даны бик тиз тарала. Россиянең терле якларыннан белем- * гв сусаган татар, башкорт, казах-кыргыэ һам үзбәк кызлары шушы мәктәп яктылыгы- * и» карап юлга чыгалар. Бу мәктәпнең даны арткан саен «Дин вә мәгыйшәтяче реам- - циои динчеләрнең искелек сарулары да кечлерәк кайный башлый. «Дин вә мәгый- х шәт» журналының һәр санында дип әйтерлек, бу мәктәпкә һем аның җитәкчесе Бәгъ- 3 бостан ханымга карата яла ягылган материаллар бастырып чыгаралар Шул сәбәпле 3 мектептә еш кына тентүләр була. Берничә тапкыр шулай тентеп, мәктеп китапханәсе- * н?ң остын есиә китерәләр. м Ул арада Багъбостаи ханымның шулай аяусызланып һем юл ярып йерүен газеталар бик тиз эләктереп алалар. Вакытлы матбугат бартәвыштан шауларга кереше. Шуннан соң меселман депутатлары бу мәсьәләне Дәүләт думасына кертәләр һем Диния назаретендә хатын-кызларны имтихан кылып мегаллимәлек хокукы бирү бүлеген бер нәтиҗәсе булып тора. Шуның естенә Багъбостан ханым теп мәктәбендә барлыгы 1212 «ыэ укып белем ала Шуларгаллимелек хокукы алган. Шулай итеп, Багъбостан ханым кызлар Шагыйрь Шәехзадә Бабич үзенең «Бер темсия. Ни курс» аңа барып кадала ул. Сыгып-суырып булса да ала ул. Шул кпАге азапланып горгек. Берер ел яшер кадер ж»-* «-»•> ИШундый юллар белән мәктәпне яптыра алмагач. Багъбостан ханымга: «Укытучылык . итәргә хокукың юк, әгәр дә Диния нәзарәтендә имтихан тотып мегаллимелеккә хокук алмасаң, мәктәбеңне ябып куячакбыз»,— дип ультиматум куялар Шуннан ул, ха- 3 тын-кыэлардан тарихта беренче тапкыр буларак, үзен имтихан кылуны сорап. Диния Назаретенә барырга мәҗбүр була. Ләкин әлеге чаклы ирләргә генә муллалык һәм мегаллимлек хокукы бирү эшләре белән шегыльленген бу оешманың кешеләре, ү>- лоранә шундый бер кыю ханым килеп кергәч, аптырашып калалар Һем «Бездә хатын-кызларны имтихан кыла торган бүлек юк», дип аның теләген кире кагалар ачтыруга ирешәләр. Шулай итеп Багъбостан ханым 1913 елда имтихан тотып, мегалли- мәлак хокукы ала. Ул чактагы шартлардан чыгып караганда хатын-кызларның бу кечкенә җиңүләре аларны ирләр белән бер хокукка кую ечен алып барылган керешнең Багъбостан ханым да үзенең мәктәбен яшәтер ечен «не шулай герле юллар белен мөмкинлек табарга тырышкан. Шуңа күрә де Бабичның «Галия» мәдрәсәсе җитәкчелегенә биргән характеристикасы Багъбостан ханымга да бик туры киле. Бу акчаларны төрле милләт кешеләре, замшасының мәгърифәтчелек яклы булган алдынгы кешеләре, ярдәм итеп биргәннәр. Бу эштә, әлбәттә, Багъбостан ханым ялгыз булмаган. Иң беренче нәүбәттә аңа тормыш илтеше һәм заманында физика, табигатъ белеме фәннәре буенча дәреслекләр, «мәктәп ечен шигырьләр» китабы бастырып чыгарган алдынгы укытучы-мәгърифәтчеләрдән Гобәйдулла Рдуди әзлексез рәвештә бик зур ярдәм күрсәткән. Оренбургтагы язучы, укымышлы һәм педагоглар Фатих Кәрими, Кәбир Бәкер, Борһан Шәрәф, Нургали Надиев, Сөнгатулла Бикбулат, Риза фәхретдинев, Ибраһим Бикчәнтәй, Ибраһим Терегулов һәм Шәриф Манатов кебек затлар турыдан-туры аның мәктәбендә яки курсларында укытучылык итәләр. Үзләренең киңәшләре белән Багъбостан ханымга мораль ярдәм кулы сузалар. Багъбостан ханым мәктәбендә һәм педагогик курсларында укып белем алган хатын-кызлар, Октябрь революциясеннән соң совет мәктәпләренең беренче укытучылары булдылар һәм ирләр белән кулга-кул тотынышып, яшь совет властен ныгыту юлында җиң сызганып хезмәт иттеләр. Соңыннан аларның байтагы совет югары уку йортларында да белем алып, хатын-кызлардан беренче совет врачлары, агрономнары һәм журналистлары булып чыктылар. Ә кайсыберләре партия хезмәткәрләре булдылар. Әгәр дә бу эшләрнең барысы да Оренбургка бәхет эзләп килгән ятим бер татар кызы тарафыннан эшләнгәнлеген игътибарга алсаң, Багъбостанның батырлыгына сокланмаска һәм хәйран калмаска мемкин түгел. Шәехзадә Бабич аның бу хезмәтен шул чакта ук бик тирән аңлаган һәм югары бәяләгән иде. 1917 елның җәендә Шәехзадә Бабич Оренбургта чыга торган «Кармак» журналына секретарь булып эшкә күчте. Бу елларда Багъбостан ханьгмның өе, гомумән, Оренбургтагы татар һәм башкорт интеллигенциясенең еш очраша торган бер урыны булган. Шул елның көзендә Багъбостан ханым өендә булганнан соң Бабич үзенең «Багъбостанда» исемле түбәндәге бер шигырен яза: И илаһи, килде дә керде борынга тәмле ис. И газиз кич. ямьле кич һәм җанлы кич. илһамлы кич. Ямьле өстәл җәйгән матур ак эскәтер. Эскәтер өстендә коймаклар нәфис ис искәтер. Эч. кунаклар/— дип самавыр шатланып җырлап тора, һәм дә Багъбостан йөзе илһамлы ай күк яктыра. Алдыбызда май белән баллар торалар: кап/ диеп, һәм Бабич та кычкыра: •Ныграк аша, Исхак/» — диеп. Ул матур кыз Суфия каймак ташый да. чәй ясый, Кып-кызыл алма кебек пешкән аның бит алмасы. Бабичның бу шигыре беренче тапкыр 1922 елда Казанда Галимҗан Ибраһимов редакциясендә чыккан җыентыгында игълан ителде. 1962 елның башларында Сәгыйт Агиш белән әдәбият тарихы, әдәби мирас һәм әдәби вакыйгалар турында истәлекләр язуга бәйләнешле хәлләр хакында фикер алышып утырган чакта, мин аңа: — Безнең совет әдәбияты тормышында булган мөһим вакыйгалар турында, шул эшләрдә актив катнашучыларның үз каләмнәре белән дөрес итеп язылган истәлекләр юк,— дидем. Фикеремне дөресләр өчен үзебезнең тормыштан бик күп мисаллар китердем. Азактан Бабичның өстәлемдә яткан җыентыгын алып ачтым да, аның шушы «Багъбостанда» исемле шигырен укыдыпәм. — Менә сиңа конкрет бер мисал. Бу шигырь кайчан һәм нинди вакыйга уңаеннан язылган? Шигырьдә Багъбостаннан башка ике кешенең исеме телгә алына. Боларның Ис»««н кем дә, Суфиясы кем! Аерым шагыйрьләрнең иҗатларым һем тормыш юлла- рми өйрәнүче галимнәр боларның барысын да белерга тиешләр бит —дидем Сегыйт Агиш, әлбәттә, минем сүзләремә баштанаяк кушылды Сүз уңаемда үзенең ЦҖ*Ф Камал. Муса Җәлил кебек язучылар хакындагы истәлекләрен сайлап алып опте. Сүзиең азагында ул мин куйган сорауларга җавап рәвешендә — Ә менә Бабичның Сез әйткән шигырендә телгә алынган Исхакиы, мәрхүм ша- ♦ гийрь-артист Исхак Зәйни: «Ул бит миив дип сәйли торган иде Теге Суфиясы Оран- , бургта безнең белән бергә педтехиикумда укыды, фамилиясе Шәрипова. — диде " Шуңа ялгап Сәгыйт Агиш Багъбостаи ханымның шушы кемдә Уфада яшәвем, аның х «айда булганлыгын да сөйләде. Шушы сөйләшүләрдән соң миндә Багъбостаи ханым белән хат аркылы гына булса * да таиыШу һәм бәйләнешкә керү теләге туды. Шуннан соң мин Багъбостаи ханым бе- < лаи тамыш булган берничә иптәшкә мөрәҗәгать итеп, алардаи бу ханымның Шәех»*- ? А» Бабич һем Газиз Әлмехәммәтов турындагы истәлекләрен языл алуларым үтенеп - карадым. Ләкин бу иптәшләрнең барысы да терле сәбәпләр табып, мигәдер, бу мә- * тән баш тарттылар. Шулай да мин Багъбостаи ханым белән очрашу уеннан ваз «ич- - мадам һәм 1962 елның март азакларында теләгемә ирештем Багъбостаи ханым биң кыска вакытлы һәм беренче талкыр очрашу минутларында 3 гына әлеге чаклы билгесез булган өр-яңа һәм бик әһәмиятле хәбәрләр сәйли ал- 5 мады, әлбәттә Чөнки сиксән яшькә җитеп барган, шуның естенә сәламәтлеге дә нык * какшаган, өзлексез ютәлләп торуы аңа сөйләшергә нык уңайсызлый иде Бу мине * бик уңайсыз хәлдә калдырды. Багъбостаи ханым үзәнең авыруын белдермәскә ты » рышса да, аны борчып йөрүем өчен үкенә башладым. Шул хәлдә булуына да карамастан, Багъбостаи ханым бик күп мәсьәләләр һәм вә- “ шеләр хакында сөйләде һәм Бабичны да читләтеп үтмәде Чөнки Бабичның Орем- ң бургтагы язмышы һәм алып барган зшләре, телесә-телемеса дә аны кайсыбер чак- > ларда Багъбостаи ханымга килергә, аңа мерәҗәгать итәргә мәҗбүр иткәннәр Тора- бара Багъбостанның ое Бабич килеп сыена торган бер ышанычлы әйтә өйланел “ киткен. к 1917 елның көзендә Бабич вакытның бик тыгыз һәм көннәрнең бик киеренке бу- <• луына карамастан. Багъбостаи ханым мәктәбендә укучы кызлардан хор оештырган һем декабрь аенда зур әдәби-музыкаль кичә уздырган. Кичәнең җитәкчесе һем дирижеры Бабич үзе булган. Шул кичәдән соң Бабич Уфа якларына командировкага •лып китте. Азактан үзенең сүзләренә йомгак ясаган кебек ител — Бабичка шаянлык табигать тарафыннан бүлек ителгән иде Ул. нинди генә еелке иерсәләрне сөйләгән чакларда да. бик җитди кыяфәт һәм тон белен, үза һичбер көлмичә сәйли ала торган бер көчлә кеше иде. Шунлыктан бу сыйфат аңа б«« килешеп тора иде. Ул гына да түгел, хәтта кайсыбер артыграк булып күренгән шаярулар да. •ңа килешеп, ярашып тора торган иде. Ченки ул кечеиеп шаяртмый, белки бу шаянлыклар аның табигатеннән шулай килеп чыга «Д* Шуңа күрә де бу шаянлыклар кешеләрне Бабичтан биздермиләр, киресенчә, аны яраттыралар тына «де мен* кайсыбереүләр Бабичка ияреп шаярып карасалар да. нигедер барыл чыкмый тор ан Сейлешеп утырган чакта дарда Кабаттан тагын бер тап» төргә вәгъдә бирде Мин аңа к« Багъбостаи ханымның Терки яга баруы ның —С. К.) утыру көннәренә туры килгән ииткеи. Багъбостаи ханым Бабичның шаянлыклары турында да берничә вакыйга хәтеремә рөхсәт сорый. Фәкать ирләрдән генә торган, һичкайчан хатын-кыз аяк басмаган бу мәҗлескә аның килеп керүе бик гаҗәп хәл булып чыккан. Шуның өстенә ул чыгыш ясарга рөхсәт сораган, төрек телендә чыгыш та ясаган — үзенең Оренбург шәһәрендә хатын-кызлар мәдрәсәсенең җитәкчесе булуын әйткән, эше белән таныштырган. Икенче көнне иртәнге газеталарда «Хөкүмәт мәҗлесендә беренче мөселман ханымы» дигән исем астында мәкалә басылып чыккан булган икән. Хушлашкан чагында Багьбостан ханым миңа кызлар мәдрәсәсенең ун еллык бәйрәменә карата «Кызлар җәмгыяте» тарафыннан төзелеп чыгарылган «Ун еллык гыйльми хезмәт» дигән кечкенә бер китапны, үзенең рәсемен һәм үзенең тормыш иптәше, укытучы Гобәйдулла Рдудинең «Мәктәп өчен шигырьләр» исемле җыентыгын истәлеккә бүләк итте. Шуннан соң минем Багьбостан ханымны кабат борчырга батырчылыгым җитә алмады. Көндәлек дәфтәрләре турысында үзем сүз кузгатуны килештермәдем. Апрельнең беренче атнасында инде мин Акманай күле буена җәйләүгә кайтып киттем. Шуннан соң безнең бәйләнешләр беразга өзелеп торды. Көз көне мин авылдан авырып кайттым һәм бертоташтан ике айдан артык түшәктә ятып авырдым. Шулай булса да үземнең хәлемне аңлатып, Багьбостан ханымга хат яздым. Бу хатка җавап буларак де- кабрьның 23 ендә мин аңардан: «...Менә Сезгә дәфтәрнең өчесен карап чыгар өчен биреп җибәрдем. Миндә калганнары белән барысы да Сезгә багышланган бүләк булса да, миңа кире кайтарырсыз. Кеше җибәреп алдырырмын. Көннәр озыная төшкәч, саулык булса, бергәләп карарбыз һәм тәртипләп тәмамларбыз»,— дигән хат һәм көндәлекләрнең карап чыгылган өч дәфтәрен алдым. Ләкин мин бу дәфтәрләрне тиешенчә файдалана алмадым, бәлки яткан җирдән генә күз йөгертеп чыктым. Калган дәфтәрләрне каравы да бик озакка сузылды. Җитмәсә тагы, Багьбостан ханым, нәрсә уйлаптыр, миндәге ике данә «Сөембикә» журналы белән теге өч дәфтәрне дә бик ашыгыч рәвештә кире соратып алды. Мин еш кына Багьбостан ханымның төрле вакытларда «Сөембикә» журналында басылган юл истәлекләреннән торган очеркларын һәм гаиләнең иҗтимагый тормышта тоткан урыны турындагы кайсыбер мәкаләләрен искә төшерәм. Бу истәлекләр, очерк һәм мәкаләләр Багьбостан ханымның заманында үз карашлы, бик шома каләмле һәм югары культуралы журналист булганлыгын раслап торалар. Бер яктан ул укымышлы педагог, икенче яктан язучы-журналист. Менә ул 1912 елда иҗтимагый тормышта һәм гаиләдә хатын-кызларның тоткан урыннары турында нинди фикерләр яза: «...Хатын мөкатдәс һәм мөхтәрәм. Иҗтимагый хәятнең иң мөһим, иң кирәкле әгъзасыдыр. Ул — сәгадәт, бәхет чыганагы. Хатын-кызны аның гыйффәте-сафлыгы бәхетле ясар. Гаилә төзүнең нигезендә табигый һәм иҗтимагый идеяләр ятарга тиеш. Өйләнү — сәүдә эше түгел. Аның белән сату итәргә ярамый. Өйләнүдән — рухи бәхет һәм иҗтимагый максаттан башка файда көтү урынсыз. Гаилә коруның нигезендә—иҗтимагый тормышка хезмәт итү идеясе ятарга тиеш. Болай булмаганда гаилә тормышыннан рухи һәм физик бәхет көтү — урынсыз. Тормышта кара тап калдырмау — гаилә тормышына керәчәк җегет һәм кызларның бурычлары булырга тиеш. Тормыш сәхифәләре керләнгән кызлар һәм җегетләр бәхетле яши алмаслар. Сафлык — бәя җитми торган бер җәүһәрдер!..» Моннан 72 ел элек гади бер мөгаллимә тарафыннан әйтелгән бу сүзләр, мәкалә иясенең нинди карашта һәм нинди культура югарылыгында торганлыгын бик ачык күрсәтеп торалар. Шуның белән бергә бу сүзләр бүген дә актуаль яңгырыйлар һәм һичбер аңлатмага мохтаҗ түгелләр. Багьбостан ханым, әгәр дә сәламәтлеге һәм гомере рөхсәт итсә, Шәехзадә Бабич турында иркенләбрәк һәм мөмкин чаклы тулы итеп, истәлекләр язарга булган иде. Азакта, миңа язган бер хатында ул бик кыска гына план сымаграк итеп, бер нәрсә дә сызгалап җибәргән иде. Менә ул язмадан өземтәләр: — Ай күрде, кояш алды,— дигән сыман, Бабич 1917 елның азакларында, 1918 елның беренче яртысында, искелек белән яңалык бугазга бугаз килеп көрәшкән көннәрдә, халыкның көндез утырып ашарга, төнлә ятып йокларга вакыты да булмаган бер вакытта, балкып узган бер йолдыз кебек булып, Оренбургта күренеп кенә калды. Бу чакларда Бабич үз эше белән, мин мәктәбем белән үтә мәшгуль булганга кү- ft, безгә сирәк бик киеренке шартларда гына очрашырга туры кил» иде. Шулай бул- р дд ЙӨЗ мәртәбә ишетүгә караганда, бер талкыр күрү артыграк, диләр бит Шаех- ңр Баби<< төскә-сынга сылу кеше түгел иде Ләкин ул. үзенең характеры һә- холы- w белән миңа капма-каршы булуына да карамастан, беренме очрашуда ук, бик ңы- w твкир калдырды Үзенең гадилеге, тормышында тыйнаклыгы һәм әдәплелеге бе- Мимикем мәхәббәтемне яулап алды. Бабич хезмәт сөюче. саф күңелле бер merer Мин беек Тукайны күрү бәхетенә ирешә алмадым Бабич мин күреп белгән шагыйрьләр арасында иң талантлыларыннан иде. Ченки ул дөньяга сирәк килә торган галантларның берсе булды. Шуңа күрә дә аның бик кыска гына бер ижади гомер наидв һәм буталчык шартларда бөтен язганнары, бу зур талантның башлангыч адым- иары гына булып калдылар. Без аның кадерен белергә дә өлгерә алмадык. Чөнки: «Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач?»—дип, Тукай сузлере белән тәмамлаган ул үзенең язмаларын. Багъбостан ханым, бәлки, бу карашларын һәм уйларын очрашу минутларында булган сөйләшүләрне хәтерли-хәтерли яза да башлаган булыр иде. Бәлки язып тәмам да иткәндер. Ләкин, хәзергә болар билгесез әле. Ченки Багъбостан ханым, мин шушы истәлекләрне язып яткан көннәрдә, 1963 елның тугызынчы мартында вафат булган. Аның беркемгә дә бик тиз генә күрсәтеп һәм биреп бармый торган архивы, төге сигез дәфтәр көндәлекләрен һәм бик күп хатлары салынган кәгазь тартманы, үзе үлгәч, ниндидер бер хатын килеп, алып чыгыл киткән. Әгәр дә ул кеше Багъбостан ханымны чын күңелдән ихтирам итә торган бер зат булса һәм бу архивның әһәмиятен аңларлык югарылыкта торса, мәрхүменең истәлекләрен, әлбәттә, югалтмас дип ышанырга кирәк. Әгәр дә Багъбостан ханымның мәгърифәтчелек өлкәсендәге ун еллык хезмәтем йомгаклаган хисап китабы, журналларда басылып чыккан мәкаләләре һем замандашларының истәлекләре белән берге кушып деньяга чыгарылса, бу аның ечен гомерлек бер һейкел булыр иде. 1963—1984 «лмр