БЕЗНЕҢ БАБАЙЛАР
Хәбибулла ездә, «Җиде бабаңны беләсеңме!» — диген сорау йери. Бу инде туган- үскән җиреңне, аның кешеләрен беләсеңме, дигән сүздер. Яшь чакта барысын да белгән кебек тә буласың. Тик, картая тәшкәч, хәйран каласың: тәкәбберләнелгән генә икән... Кайтыр алдыннан авылымның бер егете турында укыдым. Ул миңа бик нык тәэсир итте. Сүз Коры Кернәле егете, Хәйрулла бабай оныгы Хәбибулла турында иде. 1942 елны Хәбибуллага унсигез яшь тула. Кай арада бу яшүсмер егет булып өлгергән соң?1 Әле бит күптән түгел, ул Бабай күленнән кызыл канатлар сөзеп йери иде. Эте Актырнакны ияртеп, Поместа урманы буенда куян, төлке ауларга да ярата иде Хәбибулла. Сабан туйларында Хәбибулла үзе шикелле үсмерләр белән көрәшә. Җиңсә, бүләк ала, җиңелсә, коры кала. Боларның бакча артында калын өянке үсә, малай шуның төбенә утырып, скрипка ясап карый. Бер көн, биш көн, ун көн утыра. Скрипка — Нәстө улым, барып чыкмыймы әллә? — Юк, әти, пәке белән генә булмый икән. — Шулай улым, һәр эштә корал кирәк. Теге, беренче Герман сугышында, ике солдатка бер мылтык иде, чүт кенә җиңелми калдык, революция генә коткарды. Ташла, гармун алып бирермен. Болары — малай-шалайларга хас мавыгулар гына булып кала. Үсмер Хәбибулла, авыл мәктәбен тәмамлагач, 1938—39 еллар тирәсендә Спасстагы (хәзерге Куйбышев районы) тракторчылар курсына укырга бара. Алмыйлар. «Соңга калдың, яренгә кил, иптәш Хайруллин»,— диләр. — Иптәш директор, кырык чакрым җәяү килдем, алыгыз инде! — Булмый. Программаның шактыен үттеләр, каулап җитәлмисең. — Җитәм. Мин математиканы бишкә генә укыдым. Барыбер алмыйлар. Хәбибулла колхозына кайта. Диплом сорамый торган эшләр башкара: салам китерә, тирес чыгара, көз көннәрендә Чистайга, Алексеевскига ашлык ташый, атлар карый, нинди кара эш бар — бөтенесенә өлгерә. Үсмерлеккә — үсмер, әтисенә караганда, буйчанрак, җилкә дә киңрәк. Ләкин аз сүзле, йомыграк, әйтерсең, ниндидер авыр хисап чыгара. Еллар йөгереп үтәләр. 1941 ел. Көтелмәгән хәл: сугыш. Менә сиңа — Спасс, менә сиңа тракторчылар мәктәбе. — Улым, мин сугышка киттем. Өй, колхоз синең җилкәдә кала, сынатма. — Ярый, әти, исән йөреп, сау кайт, _а< яз, әти, хат яз! 1942 елны япь-яшь егет Хәбибулла да, берникадәр сугыш һөнәрен үзләштергәч, артиллерист булып, Сталинград фронтына юнәлә. Б — Соңга калгансың, үткен ел без аны җирләдек, сиксен бер яшенд» вафат булды,—диде карт. Нәбиулла Шулай, килде-китте сөйләшеп, аның өенә таба атладык. Кадыйр бабай: — Хәбибулланың әтисе Нәбиулланы миннән дә яхшы белүче юк, — диде. Кама елгасы буенда атаклы Ләбәдин Болыны бар. Болын зур, киң. Үлән — билдән, тенбоек яфраклары каплаган кечкенә күлләр, ермаклар күп. Кыр үрдәкләре, урман тавыклары, терле кошлар өчен — җәннәт. Кызу печән өстендә бу гүзәл болын яшь кызлар, киленнәр, егетләр шау-шуыннан гөрләп тора. Көрнәлеләр шунда печән чабалар. Зур-зур кибәннәр куялар. Чана юлы төшкәч, көрпәк кар өстеннән үрәчәле чана белән ташыйлар. 20 яшьлек Нәбиулла кайвакытларда, керәшен татары Иван дәдәй- ләргә кереп, атын ял иттереп чыга. Күз ачкысыэ буранлы кичләрдә кунып та калга- лый. Шулай кереп-чыгып йөри-йөри Иван дәдәйнең 18 яшьлек кызы Анфиса белән таныша. Егет тәвәккәл. — Анфиса, әгәр дә миңа кияүгә чыгарга теләсәң, өч тапкыр вәгъдә бир! — ди. Кыз: «Вәгъдә! Вәгъдә! Вәгъдә! Вәгъдә!» — дип, дүрт мәртәбә әйтә. Егет сүз арасында гына: «Башлы-күзле буласы иде. Менә без, Анфиса белән, Иван дәдәи, әйе...»— дип, кызның әтисе янында да тел тибрәтә башлый. — Без, Нәбиулла, каршы түгел, чиркәүдә поп ни дияр... — Алла сакласын, тәүбә, тәүбә, Иван дәдәй, мин нишләп чиркәүгә барыйм?! — Без — христианнар шул, Нәбиулла. — Булмагае. Чиркәүгә бармыйм. Совет власте да көләр, авылдашлар да күз ачырмаслар. Юк, булмый. — Нишләргә соң? — Ир — кая, хатын — шунда. Безнең өйдә генә туй ясарбыз, бер дога укытырбыз: берәү дә сизми калыр, бетте-китте, Иван дәдәй! — Хатын күнмәс бит. — Күнәр, хатын-кызга ирнең бер карашы җитә. Бөереңә йодрыгыңны терәп каршына бассаң... — Анысы шулай, ну, синең мәһәрең бармы соң? — Әй, бабай, Нәбиулла мәһәрсез кыз сорап йөриме? Чүпрәк-чапрак бер сандык — Нәбиулла, карале, хатыннар нәфесле була. Минем хатын дүрт аяклы хайван сораячак. — Кәҗә бар, Иван дәдәй. менә дигән кәҗә! — Кәҗә — мәһәр малы түгел. Хатын тана сорар. — Тана күп булыр, Иван дәдәй. мине аяктан егу булыр ул, син ирләрчә, акаебрак карап, кәҗәгә күндер үзен. Керәшен татарларының тагын бер гадәтләре бар икән. Әгәр дә кияү ягы кода- кодачаларга бүләкне саран бирсә, түр башыннан төшми, кияү ягын хурлап такмак әйтеп утырачаклар икән. — Озак утыралармы, Иван дәдәй. — Бер тәүлек. Кисәү агачы белән дә кузгатып булмаячак. — Уйлашырбыз, Иван дәдәй... Бер кичне көтмәгәндә егетнең тәрәзә яңагын кемдер шакый. Егет, кына гөлләрен читкәрәк этәреп, тәрәзәне ача. Авыл советы дежурные икән. — Нәбиулла энем, бик тиз кәнсәләргә. Авыл советы чакыра. Авыл урамнары кыска. Ике-әч сикердең — кирәк җиргә барып та җитәсең. — Ни бар, Жәлал абзый? — Менә нәстә, Нәбиулла. Военкоматтан повестка килде. Син, Вәгыйз улы Кадыйр— икәү волостька, каралырга барасыз. — Наста, Җәлал абзый, алла хафалы хәбәрләр бармы? — Бар энем. Аклар Казан каласына якынлаша икән. Каралырга гына киткән Нәбиулланы шул ук көнне Казанга ук озаталар. Кабан «үле тирәсендә атна чамасы кыр тузаннарын кагалар. Мылтык тотарга, атарга ейрә- наләр һәм Вятка шәһәренә алып китәләр Менә шунда латыш егете Азинның атлы батальонына эләгә Нәбиулла Нарат кебек зифа буйлы Нәбиулланы иртәдән кичкә кадәр сугышырга өйрәтәләр «Направо руби! Налево руби! Прямо коли)..и Нәбиулла сугыш хезмәтенә өйрәнгән чакта аклар Казанга кергәннәр Мәскәүдән катгый боерык: «Казан каласын кайтарып алырга!» Арчаны аклардан чистарту Азии батальонына йөкләнә Атлы батальон юлда Привал. Азин эскадрон командирларын җыя... «Сугыш хәйләсез булмый» —ди ул. һәм Ижевск шәһәреннән ак гарнизонга ярдәмгә килгән ак отряд булып Арчага керәләр Кояш баер алдыннан, кечкенә шәһәрнең каралтылары сөремләнеп күренә Кич. Эңгер-меңгер. Ак гарнизон үз хатасын соң сизә. Нәбиулланың кылычы ялтырап-ял- 1ырап китә. «Яшәсен Совет власте!» Бу аның тавышы. Аңа Кадыйр егет кушыла. «Үлем — вкларгааа!!» Кайдандыр «урааа!» яңгырый. Тимер юл станциясе, почта алынган. Гөрселдәү сирәгәя, бара-бара бөтенләй тына. Төн. Зур бина түбәсенә озын колга белән кызыл оләм эләләр... Бер генә көнгә, каралырга гына киткән Нәбиулла частьтан частька күчеп, дөнья гизеп, Арча, Казан, Богырыслан, Бузулык, Җаек шәһәрләрен азат ител, өч ел үткәч ианә авылына кайта. Анфиса көтмәгән. Кияүгә чыккан «Вәт кызларның вәгъдәсенә ышан...» — диде Кадыйр бабай. Нәбиулла егетнең өе Яңарәт урамында, Бакай күленә каршы Аккош атавына төшә торган тыкрык чатында. Урыс капка, калын бүрәнәле, биш-алты тәрәзәле, калай түбәле, таза әй. Сугыш елларын исәпкә алмасаң, егет бетен гомерен шул авылда, шул нигездә үткәргән... 1922 елны игеннәр шашып үстеләр. Арышлар шундый биек, кыңгырауны кара дугаларның түбәләре генә күренеп-күренеп ала. Бодай сабагы үзенең эре башагын күтәрә алмый җиргә иелде. Мәрҗән-мәрҗөн тары тасмалары, алкалы солылар, борчак кузаклары, барысы да Көриәле игенчеләрен чиксез шатландырды. Нәбиулла Җиң сызганып эшкә керешә Тик ялгызлык комачаулый Кул арасына керергә сөйгән яр кирәк. Димче карчыклар алтын акча кебек ялтырап торган кызыл кавалеристны ерактан күреп алалар. Кызлар сиртмәле кое тирәсендә моңа каш сикертәләр. Чия кебекләр дә, йөзек кашы кебекләр дә исепсеэ-хисапсыэ Ә егет сырлана, сайлый. Инде, Нәбиулла, бәхетле буласың килсә, уңга да, сулга да карама. Безнең авылда Миңлебәнаттан да чибәр, кура җиләге кебек мөлдерәп пешкән кызны, кендез уникеле лампа тотып эзләсәң дә, табалмассың. Уңганлыгы дисәң — бер хәйран. Бер кәлтәгә —биш көлтә урып та, бәйләп тә өлгертә Үзе инсафлы, мәнфәгать лә. олы- иы — олы, кечене кече итә. ирне дә ир итәр Синең сүзең Миңлебәнатның түбәсе өстендә булыр! Үзе до сине өзелеп ярат* Атасы-анәсы дисәң — әүлияләр инде—ә Шулкадәр гүзәл кыз алдында бер кызыл кавалерист кына түгел, биш Нәбиулла да эрер иде. Әбибабай, мәһәр, дип тә тормыйлар «Бергә тора башлагач, барысын да үзегез карарсыз, шул үзе мәһәр булыр». — диләр Шул ук елны Нәбиулла әйләнә Башлы-күзле була «Килен рәхәте татый алмый үлем инде»,— дип зарланган онкәсо дә килен күрә Бер ел да үтми, булачак герой Хәбибулла деньяга «илә — Менә шулай узды Нәбиулла кордашның егет чагы Хәзер юн шул инде, җирләдек,— диде бабай — Улының һәйкәле генә калды КПСС Үзәк Комитетының июнь (1983 ел) Пленумы карарларын тормышка! Илдар Низамов КИТАП! КИТАП? КИТАП КИТАП УКУЧЫГА АЧЫК ХАТ өрмәтле Зыя абый, исәнмесез! Сораган китабыгызны («Илдә мин дә сандугач») җибәреп, калган сорауларыгызга җавапны матбугат аша җиткерергә Сездән ризалык алганга да, берничә ай үтеп китте. Гафу итегез! Тоткарлануым гамьсезлектән түгел. Уйланырга, әзерләнергә кирәк иде. Китап кадәр китап турында, ачык хат язу җиңел түгел икән. Әмма язарга кирәктер дим, чөнки китапны иҗат итү, аны бастырып чыгару, укучыга җиткерүгә бәйле. Сезне борчыган сораулар миндә дә, мин эшләгән Татарстан китап нәшриятында, газетажурнал редакцияләрендә дә, язучы һәм журналистларда да бар. Бу рәвешле җавап бирергә мин хаклымы соң? Хаклымындыр дим, чөнки минем тел вазифам — китап язу, аны бастырып чыгару. Андый кеше китапны сәүдә һәм китапханәләр аша укучыга җиткерү мәсьәләләре белән дә таныш була. Барыннан да бигрәк, мин — китапны укучы. Китап ата-бабаларыма да, үземә дә, балаларыма да тел ачкычы, белем чыганагы, җан азыгы, киңәшче һәм дус булды. Китапны олылаганга күрә аны тагын да күбрәк белергә, файдасын бүтәннәргә дә җиткерәсе килгәнгәдер инде, аңарга бәйле эшне гомерлеккә сайлаганмын; китап сөючеләр җәмгыятенә дә, ул оешуга ук, бик теләп кердем. Болар барысы да. китап укучы иптәшләремә мөрәҗәгать итеп, фикерләремне уртаклашырга хокук бирәдер дим. Ачык хатның кемгә адреслануын да төгәлрәк тәгаенләп китик. Китап укучыга, дидек тә. ә кем ул китап укучы? Үпкәләмәгез. Зыя абый, хәзерге заманда «китап сатып алучы» һәм «китап укучы» төшенчәләре һәр очракта тәңгәл килми. Әйтеп ышанмаслык хәл: китапны матди байлык, йорт җиһазы итеп алучылар ишәйде. Зарары нидәме? Иң беренчесе: әхлакый түбәнлек — замана мещаны «культурный» булып. икейөзлеләнә, китапка таянып, дус-иш, туган-тумача алдында дәрәҗәсен күтәрә, аңа сыенып, үзенә кирәкле кешеләр җайлый. Андый кешеләрне үгетләргә җыенмыйм, теләгем дә юк, ачу-нәфрөтем дә җитми, кулым да бармый. Алар безнең журналны барыбер укымый да. Әмма, бөкрене гүр турайтыр дип, кул селтәргә дә хакыбыз юк. Алар бит күпме китапны — җан азыгын — зинданнарга ябып тоталар. Бу бит кешелек тәҗрибәсен, зиһенен, акылын үзләрендә туплаган дөнья бәясе кешеләрне тереләй күмү белән бер. Ярамый!.. Безгә рухи азыкны мещаннарга бирмәс өчен җитди чаралар күрергә кирәк. Моңа партия, дәүләт күләмендәге эш дип карау сорала. Нинди чаралар икәнен, бәлки, журнал битләрендә киләчәктә бергәләп ачыкларгадыр, уртага салып фикерләшергә, киңәшергә? Китап чын-чыннан рухи ихтыяҗдан чыгып кулланучыларга ирешерХ га тиеш Мондый чара әхлак тәрбиясенә дә уңай йогынты ясар иде. Югыйсә, бу алдагы әхлакый түбәнлек, әйтергә дә оят, китап спекуляциясе, китап урлау төшенчәлә- Д рак барлыкка китерде. Безгә дә: «Нәшрият тирәсендә эшлисең, юньлерәк китаплар табыш әле.,—дип килүчеләр очрый. «Нинди була ул юньле китап, кайсы язучыныкы, нинди әсәре ки- рекГ. дип тепченә башласаң, алар сиңа марсианга караган кебек аптырап карыйлар Китапның ни нәрсә икәнен төшендерә башласаң, үпкәлиләр Әлбәттә ки, өенә китап сатып алып кайтырга теләгән һәр кешенең юлына каршы тешәргә димим. Шәхси китапханә булдыру — изге эш. Белемгә, культурага омтылган меңнәрнең хыялы иде ул. Аны тормышка ашырыр өчен хәзер шәһәрдә дә, авылда да һәр гаиләнең диярлек мөмкинлеге бар. Безнең илдәге шәхси китапханәләрдә икән. Заказ бланкларын тутырганда товароведлар алар белән киңәшмәгән. Дөрес, нәшрият үзенең планын партиянең район комитетларына да җибәрә. Димәк, анда да игътибар итмәгәннәр. Зыя абый, без күбрәк төрле оешмалар хәл итәсе мәсьәләләргә тукталдык. Китап бит безгә, укучыларга кирәк. Шулай булгач, без кемнеңдер план белән таныштырганын, үгетләвен көтеп ятарга тиеш түгел. Китап сәүдәсе барыбызның да игътибар үзәгендә булсын иде. Китап сөюче дигән югары исемне йөртәбез икән, димәк, безгә китапны хөрмәтләргә. аның язмышы өчен бернинди мәшәкатьтән дә курыкмаска кирәк. Беркөнне чүп әрҗәләре янында, яралы кош кебек, канат-битләрен җилдә кагып яткан китапны иелеп алдым. «Корыч ничек чыныкты». Бар дөньяда бәгырьсез кешеләр! Инде матур тышлылар кысрыклап чыгарган икән, күрше-күлән балаларына бирергә дә күңел киңлегең җитмәгән икән, букинистларга сатар идең, һич югы макулатурага тапшырыр идең! Шөкер, мондый вәхшилек еш очрамый. Әмма «бәгырьсезлекнең» зурраклары, рәсмиләштерелгәннәре дә очрый әле. Быел Ширәмәт кибете складында макулатурага тапшырырга ботарлап ташланган өр-яңа китапларга юлыктык. Бер күч. Йөзләрчә китап. Бер кеше кулы тиеп карамаган. Инструкцияләр белән нигезләнгән, рәсмиләштерелгән вәхшилек! Сатылмавының сәбәбен «Алмыйлар»,— дип аңлаттылар. Менә шул. Нигә алмыйлар? Җавап юк Төшенмәкче булабыз. Кайберләре төрле дата, бәйрәмнәргә багышланган булган. «Искергән», диләр. Әлбәттә, нәкъ көнендә сатарга кирәкле китаплар да була. Әмма алар барыбер искермиләр, китапларның тарихи әһәмияте кимеми, һич югы, аларны бушка бирү бер дә гөнаһ булмаган адреслар itp, Совет Армиясе частьлары, зур төзелешләрнең китапханәләре, балалар йорт- мры һем башкалар. •Үтмәс товар, булып калганнарның күпчелеге — бирегә ялгыш килгәннәр Ширә- I матта шахта, урман кисү, автомат системалар бармы? Кибет заказны җитәрлек җыймагач, боларын өстәп җибәргәннәр. Хәлбуки, уйлап бетермәгәннәр Ул китапларны дэ кемнәрдер эзләгәндер, бәлки, бүген дә эзлидер. Безне тәти шкаф-эинданнарга бикләнгән китаплар язмышы борчый, ә инде яндыруга яисә макулатурага хөкем ителгән, «үлем алдындагы» китап безнең җаннарны тетрәтә, нәфрәтебезне кузгата. Китап үлә торган хәзинә түгел! Беренче бөтендөнья күргәзмәсенең «Соклангыч язмышлы китаплар» бүлегендә күргәннәр һаман күз алдында Атакага ташланган совет солдатының рюкзагында — йөрәге белән бергә пуля тишеп чыккан китап; Блокададагы Ленинградның бер йорты чардагында — дошман снарядын уз эченә алып, аны шартлатмый калдырган, әле дә шул снаряд уемтыгыннан каралып торган китап; СК-065 торпеда катерында — ничәмә-ничә мәртәбә экипаж белән бергә үлемнән котылып калган «Корыч ничек чыныкты»... Ачык хатны шушында очлап, Зыя абый, мин сезгә җан азыгы булырдай яңадан- җа китаплар белән дуслашу бәхетен телим. Биредә язылганнарга Сезнең һәм башка укучыларның фикер-тәкъдимнәрен көтеп калам. Соңгы сүз ител шуны әйтәсем килә, китап ул —мәңгелек! Кулымнан килсә, мин һәр китапның титул битенә күренекле язучыбыз Ибраһим Газиның шушы сүзләрен бастырыр идем «Дәүләтләр яшәгән — беткән, халыклар яшәгән — сөяге дә калмаган. Ай калган, кояш калган да китап калган... Китап безгә бөек революционерлар Маркс, Энгельс тәгълиматын алып килгән, китап безгә Ленин идеалларын бөтен дөньяга таратырга ярдәм итә... Китапны бүгенге кәйдә берни дә алыштыра алмый».