АЭС КЫЗЛАРЫ
Иң башта алар уналтау булалар. Моннан җиде-сигез ай элек Брежнев ma ll /II Нарендәге профессиональ-техник училищены тәмамлап, Кама Аланына II энергетиклар шәһәре төзергә килгән кызлар алар Кызарып пешкән алма кебек тулы, матур чаклары. Көчләре дә ташып тора, бәдәннәре дә нык Кызларга карата болай әйту, ихтимал, килешеп тә бетмидер. Әмма шәһәр төзу уен эш түгел: көч-куәт тә, ныклык та, күңел киңлеге дә кирәк моның өчен Шәһәр киләчәк өчен салына. Киләчәкнең исә таләпләре зурдан. Шуның белән бергә, яшьлеккә кырыс имтихан да ул шәһәр кору. Кызганычка каршы, бу имтиханны барысы да уңышлы тота алмый. Шушы кечкенә коллективта сынатучысы да табыла. ...Кызларны вагоннарга урнаштыралар. Брежневтагы якты, биек, иркен тулай торактан соң бернинди уңайлыклары да булмаган вагонда яшәү, билгеле, җиңел түгел. Тик кызлар әле моңа әллә ни игътибар итми. Ниһаять, алар мөстәкыйль1 Монысын болай ит, тегесе ярамый, дип өстә торучы юк... Тик бу мөстәкыйльлекнең кыен яклары да күп икән. Бик рәхәт булган икән дә училищеда, ничек кайгыртканнар икән укытучылар алар турында! Кызлар бик тиз җылы бөркеп торган мәктәпләрен, укытучыларын сагына, юксына башлыйлар. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, көннәрдән бер көнне М. ның әнисе килеп төшмәсенме?! Әни кеше тезелеш белән, андагы эш шартлары белән танышып йөри. Хәер, моңа күп вакыт кирәкми. Кама Аланында нибары биш-алты йорт та, актарылып ташланган тау-тау балчык өемнәре! Барысы да уч төбендәгедәй күренеп тора. Ана: — Шушындый ташландык җирдә эшләү өчен унбер ел укытмадым мин сине!— I дип. кызын тезелештән алып китә. Еоренче югалту Уйлап карасаң, аларны соң атом электр станцияйе төзелешенә берәү дә көчләп китермәде. Укыганда ук яңа төзелешләргә бару, тормыш юлын бер кешегә аркаланмый, үзләренчә башлап җибәрү турында күпме хыялланганнар иде. Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты», В. Катаевның «Вакыт, алга!» әсәрләрен кат-кат укыдылар, диспутлар оештырып тамаклары карлыкканчы бәхәсләштеләр. Данлы комсомол традицияләренә сүнмәс ялкын өстәгән КамАЗ баһадирны коручылар, чирәм җирләрне үзләштерүчеләр, БАМ юлларын сузучыларның батырлыгы ничек ашкындыра иде аларны. һәм менә алар өлешенә төшкән көмеш — Татарстан атом электр станциясе! Мәйданга чык, бил алыш, комсомол дигән олы исемне эшең белән исбатла! Мастер апалары Роза Галимҗанова укучыларының теләген чын күңеленнән хуплый. . — Рәхмәт, кызлар, сездән башканы көтмәгән идем,— ди ул шатланып. ...Кама Аланында кызларны чәчәк бәйләмнәре белән каршы алалар, берсеннән- берсе матур теләкләр телиләр. Кызларның бәхете ташый. Шулай булмыйча, әнә ничек хөрмәтлиләр аЛарны. КамАЗ батыры, идарә начальнигы Рәис Сәлахович Сәлахов кул астында эш башлау үзе ни тора! Шуңа күрә кызлар тезелештән киткән әлеге кызны гафу итә алмыйлар, бу хакта МАРАТ ӘМИРХАНОВ ф АЭС КЫЗЛАРЫ ф — Караңгыдан куркасызмыни, абый? Янә көлешү. Флера башын артка чөеп нидер әйтте, шунда гына тындылар. Флера белән тулай торакта да, эш урынында да очрашырга туры килде. Дәрт ташып тора бу бөтерчектәй кыздан. Ул, я әңгәмә, мае беткән лампа кебек инде сүнәм, инде өзеләм дип торганда, иң кирәкле сүзне кыстырыл, аны җанландырып җибәрә, я күз карашы белән генә сер ачарга җыенучыны туктатып кала. Иптәшләрен үз тирәсенә туплый ала, үз ихтыярына буйсындыра белә Флера Нургалиева. Ул Һәрвакыт — кешеләр арасында. Дуслары да, иптәшләре дә күп аның. Бөтен группа белән атом электр станциясе төзелешенә китү турындагы фикерне дә беренче булып ул әйтә. — Училищедан кызларны озата килгән Роза Галимҗанова, теге яки бу мәсьәләне хөл иткәнче иң элек Флера белән сөйләш, дип киңәш бирде,— ди бригадир,— мин бу киңәшне тотам. Бервакыт мастер Фәридә белән Валентинаның эшен кабул итми. Квартираны яңабаштан буярга, обойларга туры килә. Ә кабат эшләүнең зыяны зур: беренчедән, материал күп тотыла, икенчедән, җитештерүчәнлеккә суга. Мондый шартларда хезмәт җитештерүчәнлеген планнан тыш бер процентка күтәрү, үзкыйммәтне ярты процентка киметү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Йөкләмәдә исә бу беренче һәм төп пункт итеп язылган. Бригадирның ачуы килә, әлбәттә. Үз башыма бәла алдым бу өйрәнчекләр белән дип тә уйлап куя. Бригада советы җыеп, хәлне уртага салып тикшерергә, дигән карарга килә ул, премияләрен кисәргә, гел-гел ташлама ясап барсаң, башыңа менеп утырырга да күп сорамаслар. Флера бригадирның уйларын сизеп торган, күрәсең. Төш вакытында Сания апасы янына килә дә, аны култыклап ала. — Нигә әле хәйләкәр мәче кебек бик сырпаланасың, кызый?—ди бригадир битараф кыяфәт белән. — Сер бар, Сания апа,— ди Флера пышылдап кына. — Нинди сер ул тагын? — Валентиналарга каты бәрелмик әле бу юлы. — Юк инде, наным, гел сезнең көйне көйләп булмас. Узган айда да план үтәлмәде. — Анысын аңлыйм мин... Күңелсез хат алдылар алар. — Нурзидәнең дә әнисе авырып ята, аңа карап эшенә зыян китерми, барыгыздан да уздыра. — Кайгыны төрле кеше төрлечә кичерә, Сания апа. — Комсорг белән дә киңәшегез,— ди бригадир бераз уйланып торганнан соң,— ишетсен колагың, монысы соңгы ташлама. — Сания апа, иел әле, битеңдә тап бар,— ди Флера һәм бригадирның битеннән үбеп ала да чырык-чырык көлеп китеп тә бара. Әйе, бер үк училищеда укысалар да, осталык терпесенеке төрлечә шул. Флера, әнә, дүртенче разряд белән чыккан, башкаларныкы түбәнрәк. Хикмәт разрядта гына да түгел, күнекмә җитми, тизлек. Өйрәтергә дә өйрәтергә әле. Бригадир бу хакта еш уйлана һәм көннәрдән бер көнне идарә начальнигы алдында кичке укулар оештыру мәсьәләсен куя. Фикерне хуплыйлар. Өйрәнүнең—зарары, осталыкның чиге юк. Кайгыртучанлык — һәр кешене бизи торган матур сыйфатларның берсе. Ләкин ул бар кешегә дә бердәй бирелми. Моның өчен яшьтән үк ниндидер шартлар булуы зарурдыр, мөгаен. Бу шарт — Флера өчен, безгә калса, ул туып үскән гаиләнең ишле- леге. Сигез бала үсәләр алар. Ул — өченче. Аңа, билгеле, үзе турында гына түгел, кече туганнары турында да кайгыртырга туры килә. Киң күңеллелек менә шуннан киләдер дә инде. Әтисе Ярулла Аксубай районының «Большевик» колхозында тракторчы булып эшли, әнисе Нурфиәл дә балалары күплеккә сылтау итми, кулыннан килгәнчә, колхозга булыша. Ә алма агачыннан ерак төшми диләр. Флера хәзер институтка әзерләнә. Теләге — тезүче-инженер булу. Гөлсинә Миңа Кама Аланында шактый вакыт яшәргә туры килде. Фатир хуҗасы, төзелә торган атом электр станциясенең директор урынбасары Леонид. Григорьевич Чащин МАРАТ ӘМИРХАНОВ ф АЭС КЫЗЛАРЫ ф сайламаган. Бу бик меһим. Чөнки үз һөнәрен яраткан кеше аңа беркайчан да хыянәт итми. Бу уңайдан игътибарга лаек тагын бер нәрсә бар, ул да булса мәктәптә профессиональ ориентация эшенең куелышы. Авыл мәктәбендә төзүче һөнәренә төпле мәхәббәт уяту аеруча мактаулы күренеш. Ишәйсеннәр иде андый мәктәпләр. Авылның үзе өчен дә әзерләсеннәр иде Гөлсинә Сәлахова кебек төзүчеләрне. Гөлшат Төзелешкә килеп озак та тормыйча комсомол җыелышында Гөлшат Солтанова- ның тәртибен тикшерделәр. — Ничек алай килеп чыкты соң? Кызның озынчарак ябык бите буйлап ниндидер шаян дулкын йөгереп узды, кыйгач кара кашлары астына яшеренгән күзләреннән зур булып очкын сибелде. Күреп торам, Гөлшатның пырхылдап көлеп җибәрәсе килә, әмма чыдый, тырышып-тырмашып булса да чыдый. Сабак алмаган ахрысы бу кыз әлеге тикшерүдән, дип уйлап алдым. Чөнки, җыелышка куеп тикшерерлек булгач, хәл җитдигә охшый. Ә ул авыз ера. — Ничек дип, кем белә инде аны, абый,— диде кыз, ниһаять. — Ул көнне йокыдан торганда ук бик ашкынып, җилкенеп торган иде Гөлшат,— дип искә алды бүлмәдәш иптәше Фәридә,— әле Алла Пугачева тавышына охшатып җырлап җибәрә, әле биеп китә, көлә-көлә арып беттек үзеннән. Баксаң, күңеленә ятышлы төш күргән икән Гөлшат. Имеш, үзләренең Югары Галим (Зәй районы) авылында сабан туе, ә алар, дус кызлары белән, ап-ак күлмәктән, кулларында аллы-гөлле кыр чәчәкләре. Ул җыр, ул уен-көлке... — Тавык төшенә тары керә,— дип котырта аны бүлмәдәшләре. Гөлшат дөрестән дә биергә ярата икән. Дискотека булган көнне аны клубтан бульдозер белән эттереп тә чыгарып булмый, дип шаярталар кызлар. Зифа буе, бераз чандыррак җиңел гәүдәсе, озын төз аяклары биергә ясап куйган кебек инде. Шулай да фикерне бүлеп булса да әйтик, кайчандыр 200—300 кешеле авыл өчен җиткерелгән клуб, әлбәттә, яшьләрнең таләпләрен канәгатьләндерә алмый. Акчаны аз эшләми кызлар, киемнең дә ниндиен алырга беләләр. Клубта исә, күлмәкчән утырып булмый, салкын, тешләр тешкә бәрелә. Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Инде хәзер үк Кама Аланында 2660 кеше яши, киләсе ел башына халык саны 7 меңгә җитәр, дип көтелә. Ләкин хәзергә әле культура йорты салу турында сүз дә ишетелми. Өстәвенә, клуб хезмәткәрләре искечә, «авылча» эшләүләрен дәвам иттерәләр. Көн саен кино карау, һичшиксез, яшьләрне ялыктыра торгандыр. Гөлшатларга, ышанып әйтергә була, бу гына җитми. Яшьлек, шартлар юк, дип | тормый, ул ярларына сыеша алмый аккан язгы елга кебек ашкына, болгана, бөтерелә. Бу агымга без дөрес юнәлеш бирергә тиешбез... Шулай да ни булган соң теге көнне? ...Кызлар, көндәгечә, эшкә тотыналар. Кызганычка каршы, измә бетә. Менә-менә китереп җиткерергә тиешләр икән. Брежнев шәһәреннән измә ташу да җиңел түгел, ара йөз чакрым чамасы бит. Хәер, бу вакытлы кыенлык. Измә заводлары салынып ята. Әмма кызып кына эшләгәндә кинәт тукталып калу барыбер ачуны кабарта. Кызларның авыз-борыннары салына, аптыраганнан кайсы кая барып сөялә. Ә урамда — җәй. Кама ягыннан йомшак җил исә. Күктә кояш балкый. — Кызлар, әйдәгез су коенырга!—ди Гөлшат.— Барыбер тик утырабыз. — Бирермен мин сезгә тик утыруны! Барысының да башлары тавыш килгән якка борыла. Сания апалары икәи. Их, бу тишек авыз Гөлшатны!? — Подъездны чистартыгыз, чүпләрне түгегез, идәннәрне себерегез,— ди бригадир каршы сүз әйтергә урын калдырмыйча. Аның да хәлен аңларга кирәк. Булма- ’ генда эш табу ифрат авыр нәрсә ул. Кызлар да төшеп калганнардан түгел шул. — Без буяучылар, чүп түгүчеләр түгел,—дип җибәрә Гөлшат. Башкалар аңа кушылуларын сиздереп сүзсез генә баш ияләр. Бригадир измә «ргыннаи ките. Ченки күз-колак була алмасаң, үзеңә үпкәлә, аны сылаучылар эләргә ген» тора. Кызларның вак-төяк эш белән шөгыльләнәсе килми, әлбәттә Нишлисең, бригадир кушкач тыңламый булмый. Гөлшат иреннәрен турсайтып ачык тәрәзә янына килеп баса Аста мастер белән бригадир сөйләшеп тора. Нәрсә турындадыр кычкы- рышыл-кычкырышып бәхәсләшәләр. Мастер Сания апаларына очып кунарга әзер, мии сиңа әйтим. Гөлшат моңа түзеп тора аламы соң? Тота да идәндә аунап яткан бар уч чүпне мастер ягына тондыра... Әле ярый мастерга эләкми... Монда комсомолларны иң борчыганы шул була, Гелшат мин түгел, дип, кылган эшеннән танып маташа. Монысы инде чыннан да уйландырырлык. Нык эләгә кызга, утлы табага бастыралар үзен... — Гелшат катлаулы, алыр эшләрне ярата,— ди бригадир,— мии аңа гел шундыйларны кушарга тырышам. Стеналарны, түшәмне шомартырга, почмакларны бик тигез итергә оста ул. Бу эшләр көч, җитезлек кенә түгел, нәфислекне тоемлау дә талеп итә. Куллар мастерок аша измәнең ничек ятуын сиземләргә тиеш. Гөлшат беренче шомарткан түшәмен әле булса хәтерендә саклый. Югыйсә, тырышкан да иде инде. Очынып эшләде Авыр, авыр дигән булалар, нме бәр соң моның?! Әнә шундый үз-үэеннән канәгатьләнү хисе дә кереп оялаган иде күңеленә — Гелшат, түшәмгә география картасы төшерәсеңме әлле? — дип бу уйларын бик тиз таратты Нурзидә. Ул күрше бүлмәдә эшли иде. Баскычтай төшеп, түшәмгә караган иде, чак авып китмәде: сылангәи урыннар кермвле дә чыкмалы. үзләре сызыклы, әйтерсең ле, өсләреннән суалчан көтүе узган. Кыз үкси-үкси елаган иде. Осталык җиңел генә бирелми икон Тик эшке теше-тырнагы белән ябышкан кеше барыбер үзенекен итмиче калмый. Гөлшатка хәзер күз тимәсен! Озак та үтмәс, ул яшьләргә үз һөнәренең серләрен тешендерә башлар. Бригадада алар ундүрт кыз: Флера, Гелсине, Гелшат Нурзидә. Рәхиме, Фәридә. Валентина... Тыныч, матур кичләрдә кызлар биек тау башына менәргә, анда килеш йолдызлар атылганын күзәтеп торырга яраталар. Якты эзләр белен тулы күк йозе әкияттәге сихри день яны хәтерләтә. Күңелләр до сафланып киткәндәй була, гел яхшылык кына эшлисе килә. Хәер, кызлар болай да бик изге эш башкаралар, хезмәтләре җирдә йолдызлар кебек кабынып кала. Бу инде — зур бәхет