ЙӨРӘКТӘГЕ УЧАКЛАР
Шул инеш хакына Советлар Союзы Герое Фэхрази Галиевкә Арышларым исән-сау булсын Бытбылдыклар әле исән икән, Арышлардан килә тавышы. Ник алар да шулай минем кебек Якын итә икән арышмы?! Ишетмичә таныш авазларын Кыш буена ничек түзгәнмен... Юл кырына чыкмас микән алар, Күреп китәр идем үзләрен. Юк, чыкмыйлар... Ә бит сизеп торам, Бик якында алар, якында: Басу уртасында җәелеп үскән Әнә теге нарат артында. Таң яңа сызылып килгәндә Нурлары уйнаклый үрләрдә. Таң белән уянган сэлдатның Теләмим уйларын бүләргә. Нигә соң әле бу дулкыннар Чупылдап бәрелә ярларга. Алар да тиеш бит ләбаса Ветеран йөрәген аңларга. Күзләре текәлгән инешкә, Таллары иңенә сарылган. Днепр суларын кичкәндә Ул шушы инешне сагынган. Шул инеш хакына ыргылган Бөтерелеп кайнаган упкынга. Я үлем, я җиңү!.. Эзләмә, Өченче бүтән юл юк монда. Ыргылган, күпләрнең язмышын Салган да үзенең иңенә: — Яңадан кайтарып алынсын Бер окэп казырлык җир генә. Анузры күз күрер... Калганын Кыюлык, җитезлек хәл итәр. Әнә ич, артымнан ярдәмгә Ашыга Апанае, Хәмитләр. Исенә төшерә ветеран... Таллары иңенә сарыла. Ул бүген шул көяз талларны Кочканда Днепрны сагына. Ил-анам, күр, ничек кинәнеп Тыңлый ул йөрәгең тибешен. Барысы да кадәрле шул аңа: Иделэң, Днепрың, инешең. Килә, ахры, мине әүвәлгечә Артларыннан дәшеп кертәсе. ...Алар кагылып үткән арышларның Чәчләремә куна серкәсе. Иңнәремә куна... Кулым бармый Кагыл төшерергә берсен дә. Бытбылдыклар сине оныткан, дип Син көрсенмә, күңел, көрсенмә. Тавышларын тыңлап кинәнәм ич, Нәрсә кирәк сиңа тагын соң? Безне әле кат-кат очраштырыр, Арышларым исән-сау булсын! Шәһәр читенә чыксам Кырлар исе тулды автобуска, Чыкканбыздыр шәһәр читенә. Башым тыгып карыйм тәрәзәдән Зәңгәр чәчәк аткан җитенгә. Тып-тын басуга да җан керә шул Иркә җилләр йөзен сыйпаса. Дулкыннарын кагып, әнә ул да Офыкларга барып тоташа. Офыклар да шундый зәңгәр-зәңгәр, Зәңгәрлекне күктән аламы... Әйтерсең лә алар чәчәк аткан Җитен кырларының дәвамы. Чиге дисәң, мондый зәңгәрлекнең Чиге булу мөмкин түгелдер. Уйсу җирдә торсаң, бу зәңгәрлек Өсләреңә синең түгелер. Ә бер якта бодай дулкынлана, Юлчыларга биреп сәламен. Кешеләр йөзендәге елмаюның Ул күптәннән белә сәбәбен. Башаклары тулырак булган саен Яме арта җирнең, елларның. Иминлектә үткән бу гомернең һәр мизгеле матур җыр аның. Ә ул гомер туган җирдә узса. Нәрсә кирәк тагын кешегә?! Шәһәр читенә чыксам, шул җитеннәр Авылымны искә төшерә. Башыма сыймый: ташлап киткәннәргә, Туган илем, ничек яттыр син? КамАЗларың, аның янындагы Авылларың белән якын син! Ромашкалар үскән урында Юкка куанганбыз, туктадык, дип, Бераз привал ясап алырга: Ашыкмагыз әле, дигән кебек, Боерык булды окоп казырга. Буйсынып без кырыс командага, Сибелештек урман кырына. Яткан җирем минем туры килде Ромашкалар үскән урынга. Бер-бер бәйрәмнәре микән әллә, Бөтенесе актан киенгән. Буйга җиткәннәре сеңелләрен Кочып алыр өчен иелгән. Гаебемне йолып бетә алмам, Серләрен, дим, әгәр бүлдерсәм. Алар мине мәңге гафу итмәс Сапер көрәгенә үрелсәм. Чәчәкләрен түгел, тамырларын Ничек кулың барсын өзәргә?! Җиргә күмелеп калыр өченмени, Үскән алар җирне бизәргә. Командирга багам:—Бер гөнаһсыз Чәчәкләрне кирәк аярга: Рөхсәт итче окоп казыр өчен Башка урын миңа сайларга! Дозорда Күк йөзендә болыт күренер көнне Көткән идек күпме вакытлар Китерел койды... Яңгыр суы белән Яртылашка тулды окоплар. Чылансак та, безгә бөтен буйга Торып басу катгый тыелган. Авангардтан дозор икәнеңне Чыгарма син монда уеңнан Маневрлар гына бит бу, димә. Сабырлыгың җуйма, түземеңне. Тыныч окобыңда итеп түгел, Сугышта дип хис ит үзеңне. Бераз дөнья күргән ирләр өчен Җебеп-коелып төшү чит нәрсә. Тик нишләмәк кирәк — окобыңда Хисләреңә урын җитмәсә: Дозорда да күнегә алмам, ахры, Камышларга поскан тынлыкка. Кычкырасым килә күккә карап Безнең якка аккан болытка: — Төяп килгән шифаларың белән Бөтен җирне тигез куандыр. Җитен чәчәк аткан кырларымны Иңләп үтсен берүк бу яңгыр. Сабан төрәннәре тутыкмаса.. Гомер буе, дисең, җир сукалыйм, Кырдан башка нәрсә күрелгән... Ничек булыр икән бу һөнәрне Алыштырып куйсам бүгеннән. Тракторны кем дә йөртә аны, Йөртмәгәннәр укып өйрәнә. Йөз ат көченә ия моторы бар, Сабаны бар тагып сөйрәргә. Мен дә утыр... Ипләп кенә кабыз... Бер карап ал тирә-ягыңа. Киңәшләрен тыңла агрономның Буразнаңны сызган чагында. Ә син менә Айга очып кара, Очып кара чиксез Галәмгә. Андый эшне бик үк тапшырмыйлар Безнең ише гади адәмгә. Ул чаклысын өмет итмим дә мин, Уйлыйм менә нәрсә турында: Без эшләрдәй бер-бер эш юк микән, Космонавтлар очкан урында. Тукта, дустым, әйтер сүзләремә Кабармасын берүк ачуың. Космонавтлар очып киткән урын — Син сөргән җир, синең басуың. Галәм киңлекләрен буйсындырган Батырлар да күктән төшмиләр. Алар да бит җирдә син үстергән Арышларның исен исниләр. Иген игүчеләр! Батырлыкта Үзегезне нигә чиклисез? Министр да, шагыйрь, космонавт та Яши алмый җирдә иписез. Дөньядагы барлык җырларның да Матурлыгы, көче икмәктә. Кем дә булса үлмәс дан казанса, Сез лаеклы аңа икеләтә. Аңлыйм да мин сезне: ни әйтсәң дә Күңел инде һаман күңел ул. «Сабан төрәннәре тутыкмаса. Айга очу берни түгел ул1» Сыймассың йөрәгемә Кыр казлары да уздылар Моң түгеп, каңгылдашып. Бер миннән генә калмаган Китүләр саубуллашып. Туган авылым белән тагын Хушлашам... озаккамы? Аз булмады аның мине Кадерләп озатканы. Озатты, тайпылма диеп Сукмагың-юлларыңнан. Тормыш эченә озатты Җитәкләп кулларымнан. Күпме генә тырышсам да Сагынмый торалмамын. Тагын бер әйләним әле Урамын, урманнарын. Кочыйм әле усакларын Яшьтәш дусларым итеп. Миләшләрен авыз итми Китим соң ничек үтеп?! Үр менгәч каерылып карау Кергәндер гадәтемә. Бер ук сүзләрне кабатлыйм Аерылу сәгатендә: — Сагышым кала эленеп Талыңа, тирәгеңә. Алып китәр идем салып, Сыймассың йөрәгемә Ялан тәпиләп башлаган Гомерем юлы бит син. Кечкенә улың өчен бик Зур бит син, олы бит син.