Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яшьлек хатирәләре

Егерменче елларның икенче яртысында Фәрит Яруллин белән «Агамалы Гали углы» исемендәге дүртенче татар-башкорт мәктәбендә бергә укыдык. Бу мәктәп Уфаның 1918—1919 елларны эшли башлаган татар гимназиясе нигезендә оештырыла. Барлык фәннәр рус телендә, ә татар теле һәм әдәбиятын 3. Шакиров. Н. Исәнбәтләр укыттылар. Менә бер вакыт мәктәбебезгә Сәгыйть Рәмиев үлгән икән дигән хәбәр килеп җитте. Бу хәбәр күктән таш төшкән шикелле булды, чөнки безнең укытучылар Рәмиев һәм аның иҗаты турында зур хөрмәт белән сөйлиләр иде. Зиратка оешкан төстә бардык. Укучылар арасында Рәхим Саттар белән Фәрит Яруллин да бар иде. Мәктәптә әдәбият түгәрәге эшли, әдипләрнең әсәрләрен укыйбыз, тикшерәбез, Е ү1.6..м. фикер Л. й.ртх.и 6у»«6.„ Лревым. К.П.М ,и6р.,Үче„.р „ җит.р„««, кулдан журнал чыгарабыз. Бир.д.н күренекле кешеләр: СССРиың халык артисткасы Зәйтүнә Бикбулатова. РСФСРиың атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйзи Гаскәрев, Әжм.т ф.йзи, Ферит Ярул- лин, Режим Саттар, рәссам Равил Гомәрев, медицина фәннәре докторы профессор Зариф Заһидуллин, Казан педагогия институты доценты математик Әнеәр Әсәдуллин ф һ. б. чыкты. Миңа Фәрит белән ике ел бер класста укырга туры килде. Ул һәрвакыт арткы партада утыра иде. Шунысы әһәмиятле: ул чакларда Уфа мәктәпләрендә җыр — дәресләрен укыту яхшы гына куелган иде. Безнең мәктәптә дә җыр дәресен бер апа * белән бер абый кеше алып бардылар. Итальян калык кее «Санталючио». халкыбызның > «Дисәнә», «Баек», «Каз канаты» кебек кейләреи ейрәнеп. жор белән җырлый идек. 5 Фәрит исә күп вакытта ноталар языл утыра. Нота грамотасын әтисе ейрәткәндер, кү- Z ресең, безгә укытучы нота грамотасын ейрәткәндә, ул аны күптән үзләштергән иде = инде. Композитор Заһит Хәбибуллин белән Фәрит Яруллин (уңда) Фәритләр Гафурн (элекке Никольский) урамындагы ике катлы агач йортның икенче катында тордылар. Зур гына бүлмәдә иске генә булса да саргылт тестәге рояль тора, ә Фәрит шул рояльдә уйнарга ейрәнә. Кайвакытларда мәктәптән туры безгә киләбез. Ул дәресләрне әзерләп бетерер-бетермәс пианинода терле татар кәйләрен уйнарга тотына, ә без, барча туганнар, аның уйнаганын сокланып тыңлыйбыз. Әлбәттә, Фәрит ул вакытта яхшы башкаручы да булмагандыр әле, ләкин моң, аһәң дигән нерсә бар бит! Күрәсең, аның моңлы һәм тирән хис белән башкаруы безне шулай мавыктыргандыр. Бу урында шуны да әйтеп үтмәкче булам. Әле, Уфага күчел килгәнче үк Заһидулла ага үзенең атаклы «Тукай маршы» белән шәһәр халкына яхшы таныш була. Моның сәбәбе, бәлки, 191в елның икенче апрелендә «Яңа клуб» залында татвр халык шагыйре Габдулла Тукай хермәтенә Уфа татар музыкадрама җәмгыяте тарафыннан оч бүлектән торган зур кичә уздырылудадыр. Беренче бүлектә «Нур» труппасы -Музыкант» исемле бер пәрдәлек драманы уйнап күрсәтә. Икенче бүлектә Мәҗит Гафури, Сегыйть Сүнчәләй, Зәки Баязитскийлар Тукайның хатларын һәм шигырьләрен укыйлар. Өченче бүлектә яшь җырчы Әминә Бәхтизина җырлый, аннары музыка мегаллкме немец Вильгельм Клименц җитәкчелегендәге «Саз» кыллы оркестры тарафыннан милли көйләр һәм «Тукай маршы» бик уңышлы башкарыла. Кичә Тукай рухына багышлангангамы. тамашачылар «Тукай маршы»н аеруча җылы каршылыйлар. Тормыш җиңел түгел иде. Заһидулла ага ресторанда пианинода уйнап булса дә, аз-маз табыш ясап, гаиләсен тәрбияләде. Тормыш авырлыгына карамастан, рухи төшенкелеккә бирелмәде. Ә бу хәл балаңны сәнгать юлында тәрбияләү өчен бик кирәк нәрсә бит| 1930 елны Фәрит гаиләләре белән Казанга күчеп китә. Миңа 1931 елның январь аенда Казанда булырга туры килде. Бу вакытта Фәрит Казан музыка училищесында Р. Л. Поляковның виолончель классында укый иде. Студентларның тораклары, «Школьная» тыкрыгында академик А. Е. Арбузов йорты белән күрше бинада иде. Миңа анда берничә тапкыр булырга туры килде. Фәрит гобойчы М. Батталов белән бер бүлмәдә торды. Әлбәттә, бүлмә салкын, ашау-эчү нормалы, ләкин күңелләре көр. Сөнгать кешеләре бит. Музыкада ямь табалар, киләчәкләре өметле икәнлегенә ышаналар иде алар. Хә