Ут эчендә
Авыр еугыш аллармныч торл.Ааи.тарла борчулары. найгылары ааиытлмча Саратов шоһорено авануач-ллантан Мосчоү чонеерааторнлсонда ашлау Ьам студентларның укуларын девам итү балан аралашын барды. 1942 алкам а.ырты «еннаре иде Коннардан бор панна, четметада-уйла«атанда. мин дарое алып барган классча арпасына бнштарен асчан чарб. кна-де.а аша бар поша чинап чорда Талчыччан йеаане чарал. ача б.п оаын ч>л м.шечат.лер г. туры Ч.ЛТ.НЛ.Г.Н ...-арларга була, кочтырт-чара «үал.р.нд. с.чл.ныл чалт., нур чатчылары, табигый һе« гетто. утончал..лмато... Шушы й.а сыаычлары арчылы шундуч совет ашчлервнач ич вжшы. ич бирса-, .тони татар композиторы Фәрит Яруллинны танып алдым. А Сугышның беренче көннәреннән үк диярлек хәрәкәттәге армиядә булган элекке укучым белән күптән очрашканыбыз юк иде. Очрашу шатлыгыннан дулкынланган Фәрит берникадәр вакыт сүз әйтә алмый торды, шуннан соң гына тотлыга язып: «Идел белән Кама арасында урнашкан частебыз командованиесе мине Сезнең янга ике тәүлеккә җибәрде»,— дия алды. Фзрит Яруллин — Ульяновск пехота училищесында курсант (алгы рәттә, уңнан беренче), 1941 ел. «Шүрәле» балеты, симфонияләре, аннары кечкенәрәк күләмдәге хезмәтләренең, әйтик, «Кара йөзләр» әсәренең эскизлары һәм җырларының язмышы белән кызыксына иде ул. Минем әүвәлге сорауларыма биргән кыска җавапларыннан әнә шул аңлашылды. Фәрит карамагында фәкать ике генә тәүлек булганлыктан, безгә вакытны бик тә нәтиҗәле файдаланырга, бер генә минутны да бушка уздырмаска кирәк иде. Фәритне борчыган мәсьәләләр белән хәбәрдар булмаганга, аның сорауларына мин хәтта якынча да җавап бирә алмадым. Һәм озак уйлап тормастан, консерваториябезнең хәрби факультеты начальнигы А. Е. Гуторга киңәш сорап мөрәҗәгать иттем. Ул ничектер шунда ук безне кызыксындырган барлык мәсьәләләрне эзлекле бер тәртипкә салды, ашыгыч рәвештә Фәритнең хәрби округы командованиесе белән элемтәгә кереп, иҗат кешесенең хәлен аңлатып, аны консерваториягә күчерү буенча ризалык алды. Ләкин моны ахырга кадәр хәл итү өчен ике атнага якын вакыт кирәк булып чыкты. Ул арада Фәритнең Саратовка килеп китү максаты белән алган ялы һаман кыскара барды. Алай да без музыка турында сөйләшкәләргә вакыт таптык, билгеле. Аның киләчәккә булган иҗади планнары һәм фашист илбасарларын җиңеп кайтачагына ышанычы искиткеч зур иде. Ул миңа оркестр өчен язылган сюитадан өзекләр, киләчәктә һичшиксез булачак Бөек Җиңүебезгә багышлап, беренче мәртәбә ясаган шигъри тәҗрибәләре булган үз шигырьләренә иҗат иткән кантаталарын уйнап күрсәтте. Аннары Фәрит скрипка белән оркестр һәм виолончель белән оркестр өчен концертлар, иң беренче башкаручысы кызы Наилә булуын истә тотып, фортепиано өчен балалар пьесалары циклы, яңадан-яңа җырлар язарга теләге барлыгын сөйләде. Үзе күптәнге дуслары Ә. Фәйзи белән Ә. Ерикәйдән яңа шигырьләр яздырып алырга да җыена иде Композитор күп уйлана, хыяллана, хыяллана Бу шулкадәр якын тоелган якты киләчәгебезгә олы ышаныч белән тулы канатлы хыяллар барыбызның да йөрәк түрендә. Бер сорау икенчесенә үрелеп барды: «Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, 6.ш«« мигать аһелларе иҗать.няа, таатрда, ил«6вэ ь.„, ,„6а1Т. Ка»ан муамиаль тормышында нинди яңалыклар бар?» Сәгать тенге ике тулып узса да, сөйләшер сүзләр бетәрлек түгел әле. Әмма хушлашыр чак тиз килеп җитте- Зур хыяллар һәм максат белән янып яшәүче композиторны Саратовтан алып китәчәк поездга хәтле озаттым. Кызганычка каршы, Фәрит Яруллин белән соңгы очрашуыбыз һәм әңгәмәбез булды бу. ж Әйе, ааыр, катлаулы вакыт барысын да башкача хәл итте. Консерваториядән кит- _ кән чакыру кәгазе Фәрит кулына барып җитмәде. Ул хезмәт иткән часть ашыгыч ре- - ■ештә фронтка — алгы сызыкка җибәрелдз. Тиздән консерваториябез яңадан Мәскәүгә кайтарылды. Өйдә мине Фәриттән хат, > аның соңгы хаты кетә иде... Ул яктыдан-якты өметләр. Саратовта очрашуыбыз истә- ~ лейләре белән тулы. Шартлаулар, ут-тетен астында да аның күңелен оптимизм нуры яктырткан, кайткач, Җиңүгә багышланган беренче әсәрендә үк тамашачылар белән £ нинди тантаналы мажор дулкыннарга күмеләчәген язган. Патриот-композиторның бу ” хыялы тормышка ашмады Тууына 70 ел тулган көннәрдә сөекле һәм алыштыргысыз g Фәритебез алдында тагын бер кат баш иям. £ Совет Татарстанының күренекле улы ядкарен мәңгеләштерү өчен без бик аз зш- х ләгәнбездер кебек өле. Әгәр бу сүзләремдә күпмедер хата була калса, бу бары тик 3 совет музыкасы дип аталган океанда аның зур дулкыннар булып тирбәлгән моңнары < безнең өчен дә эшли, композиторны һаман югары күтәрә, дигән сүз