Логотип Казан Утлары
Повесть

ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕННӘН

 

Сүз башы  

Моннан бик күп еллар элек, без пионер чакта, әле пионер отрядлары Казанда яна гына төзелеп килгән елларда, без L Кырлай авылына әбиемнен бертуган апасына кунакка кайттык. Әбиемнең апасын без олылап «Кырлай дәү апа» дип. аның ирен «Кырлай жизни» дип атый идек Кырлай жизни белән Кырлай дәү апа үзләренен олы уллары Хәлилрахман абыйның зур гаиләсе белән бергә яшиләр иде (Хәлилрах- ман Гобәйдуллинның «Тукай турында замандашлары» һәм «Тукай турында хатирәләр» китабында истәлекләре бар ) Шул Хәлнлрахман абый 18 бала атасы булып, ул балаларның байтагы үлгән булса да. без барганда өй кыр чирүе кебек эреле-ваклы балалар белән тулы иде. Ләкин шундый зур бу гаиләдә һәркем итагатьле, чиста-пөхтә һәм гажәеп бер тәртипкә буйсынып яши. һәр олы үзеннән кечене кадерли, һәр кече үзеннән олыны хөрмәтли Хәлнлрахман абый уңган балта остасы булып, тирә-күршеләргә тәрәзә рамнары һәм башка кирәк-яраклар эшли Аның хатыны туганым җиңги — жөй остасы. Ә көн саен өндәге идән-сәкене юып чыгару. кечкенә балаларны чиста тоту, ишегалдын себерү, терлек-туарны тәрбияләү — үсмер балалар эше Алар бу эшләрне һичкем әйткәнне көтмичә үз чиратларында жнтез һәм пөхтә итеп башкаралар Өйдәге иң карт кешеләр — Кырлай жизни белән Кырлай дәү апа — балаларны бик яраталар Эш-көшләр беткәч, алар «Ягез әле. балалар, урын хәзерләгез!» дип әйтүгә, «кечкенә өй» бер мәлгә гөж килеп ала Бу ике тәрәзәле кечкенә өйдә почмакка бик пөхтә итеп өеп куелган урын-жирдән гайре һичнинди мебель заты юк Ялт итеп юып чыгарылган идәнгә өйдә сугылган палас, аның уртасына шулай ук кулдан сугылган кызыл шакмаклы ашъяулык җәелә Ашъяулык әйләнәсенә стена буйлаһ утыру өчен аллы-гөлле корамадан сырылган озын тар көрпәләр сузыла, таянып утыру өчен нәни мендәрләр ыргытыла Баш лап Кырлай жизни белән Кырлай дәү апа түргә менеп тез чәнчеп утыралар Аннан соң, без. кунаклар, кем ничек булдыра ала, шулай урнашабыз. Аннан инде дистәгә якын бала чага бик әйбәтләп аяк бөкләп тезелешеп утыралар Шулай итеп бу күңелле табынны алар түгәрәклиләр. Кырлай жизни табын уртасына зур агач табак куя Ул арада һәр кемгә тиз генә агач кашыклар өләшенә Җизни зур катык тәпәнен каплаган кызыл читле тастымалны ача Ә анда тәпән тулы мөлдерәп пешкән кып-кызыл җиләк! Җизни «Бисмилла»сыи әйтеп, вәкарь белән генә җиләкне табакка аудара, ә дәү апа янындагы савыттан җиләкле табакны сөт белән тутыра Бүген пешкән хуш исле ипине жизни күк рәтенә терәп кисеп, авырлыгын сиземләрлек телемнәрне һәркемгә өләшеп чыга Аннан инде үзе дә бик кәефләнеп «Ягез әле. балалар, җиләктән җитешегез Кырлай җиләге бу! Кышын сагынып сөйләрсез әле. 7 «к У» •* I M 97 әйдә, җитешегез!» дип, фәрманын бирүгә, ашау башлана, һичкем сөйләшми Мондый тәмле җиләк ашаганда, сөйләшеп торасыңмыни соң?| Бер табак җиләкне ялт иттерүгә, берәүләр тиз генә табынны җыеп ала, икенчеләр савыт-саба юа, өченчеләр урнаштыра, кайберсе йөгереп кенә ашъяулыкны селкеп кереп, төреп киштәгә элә, палас та җыелып куела. Шуннан Кырлай дәү апа безгә карап «Дәү әниегез хат язганда гел сезнең турыда яза Ягез, безгә дә һөнәрләрегезне күрсәтегез!» — ди. Безнең өйдә элек-электән музыка, җыр, бию, шигырь сөйләү бик яратылганга, аларны башкарырга кушканда кыстатыш дигән нәрсә булмаганга, монда да без, абый белән икәү бүлмә уртасына чыгып басып, бик ихлас күңелдән: — И туган тел, и матур тел, әткәм, әнкәмнең теле! — дип, кычкырып җырлап җибәрәбез. Аннан соң абый «Сабыйга» шигырен сөйли Аны мин алыштырам. «Бичара куян» бетүгә абый «Кызыклы шәкерт»не башлый. Аннан икәүләшеп «Эш беткәч уйнарга ярый»ны сөйлибез Аннан соң мин, башыма чачаклы-чуклы каттажн киеп, әнинең очып торган киң юка шарфын иңбашларыма салып, кулларым белән җилпеп, оча торган күбәләккә охшатып: Әйт әле, күбәләк, Сөйләшик бергәләп... — дип җырлый-җырлый биеп әйләнәм һәм шигырь беткәндә җизни белән дәү апа алдына килеп тезләнеп баш иям. Кырлай җизни белән Кырлай дәү апа: «Бәрәкалла! Машалла!» — дип, бик яратып карап утыралар, тел шартлатып, бер-беренә күз төшереп алалар. Аннан җизни дәү апага: — Менә боларның барсын да Габдулла язган бит!—ди. — Әйтмә дә инде, атасы. Каян шулай остарган диген, ничек барсын да уйлап чыгарган бит! — Бик зирәк бала иде шул!—дип, алар үзара сөйләшә башлыйлар. Без бу форсаттан файдаланып, моңарчы күзләрен ахыр чиккә кадәр ачып таңга калган балаларның олысы «Әйдәгез инешкә!» — дип аваз салуга, оясыннан купкан умарта иледәй дәррәү кубып, өйдән чыгабыз да, үзләре белән су куыш уйнарга көткән көмештәй вак балыклар янына инешкә йөгерәбез. Ә икенче көнне таң белән һәрберебез каен тузыннан эшләнгән тырыслар асып, ашарларыбызга алып, Кырлай урманына җиләккә китәбез. Дәү апаларның әнием белән яшьтәш Зәйнәп исемле кызларын без «туганым апа» дип йөрибез Ул икенче авылда кияүдә булып, без авылга кайткач, ул да Кырлайга килде. Туганым апа сабыр табигатьле, һәрбер сүзен матур итеп үзенә бер күңеллелек белән сөйләүчеләрдән иде. Ул килгәч, без аннан Габдулла Тукай турында белгәннәрен сөйләвең үтендек Туганым апа истәлекләр сөйли. Күптән, бик күптән үткән хәлләр күз алдына килә, мин аларны үзем күргәндәй булам. Әнә Кырлай авылының ямь-яшел чирәмле урамы Фәтхерахман җизниләр капкасыннан чыгып Казан якка китсәң, күршедә Хәлиуллалар нигезе, әнә Мөхәммәтшалар, аннан Гатауллалар йорты, ал ардан соң Сәгъди абзыйлар. Әйе, нәни Габдулланы тәрбиягә алган Сәгъди абзыйлар йорты. Ул читән коймалы, җил капкалы өй, башка өйләрдән эчкәрәк кертеп салынган. Өйалдында матур булып ак каен үскән. Урам якка да, ишегалды ягына да икешәр тәрәзә караган салам түбәле кечерәк кенә йорт. Туганым апа нәни чакта төрле йомыш белән дә, сабан туе чорларында күкәй жыя йөргәндә дә Сәгъди абзыйларга керә торган була. Сәгъди абзый ат-сыерлы — таза тормышлы кеше. Агара башлаган сакаллы кечерәк кенә буйлы абзый Ул үзе дә Кырлай җизни янына кергәли торган була Әнә Сәгъди абзыйның хатыны — нәни Габдулланың тәрбиягә ал- ♦ ган әнисе Зөһрә апа, ябык кына озын буйлы, зәңгәр күзле хатын, уң = кашы өстендә зур гына миңе бар. Кызыл француз итәкле, зәңгәргә = манган киндер күлмәк кигән, башында француз яулык. Ул ак тула 2 оек белән чабатадан йөри Калын гына тавыш белән сөйләшә торган « була. § Бер елның көзендә, Зөһрә апа үзенең тәрбиягә алган улы Габдул- к ланы Маһруй абыстайга — Кырлай дәү апага укырга китерә Кырлай дәү апа уртача буйлы, сабыр табигатьле, җайлап кына * сөйләшә торган олы яшьләрдәге апа Ул нәни Габдулланы дога укып ф кабул итә. < Шул көннән башлап һәркөн иртән тәрәзә алдыннан куян бүрекле, ® кыска бишмәтле, иңе аша бау белән кызыл чүпрәктән теккән букча- “ сын аскан Габдулла үтә. Аны көн саен Сәгъди абзыйның кызы Сажидә * озата килә. Әнә алар зур урам белән киләләр, багана башларына ак £ шарлар утырткан, бастырыклы, биек татар капкасы янына житәләр - Сажидә апасы авыр капканы ачып. Габдулланы ишегалдына кертә, к Ишегалдына керүгә, уң якта келәт, кое. каралтылар Ә сул якта, кап- - ка янында, жнмеш бакчасы, аңа башы белән салынган зур йорт Ул о йортның алгы өч тәрәзәсе «ак өй», ике болдырлысы «кечкенә өй», өнп нең инешкә караган ягы «аш өе» Габдулла белән Сажидә апасы ишегалды буйлап үтеп аш өенә җитәләр Сажидә апасы калын ишекне ачып Габдулланы укырга кертә, шулай энесен озатып кайтып китә. Ә уку беткәч, тагын килеп ала Ул чакта бик кадерле була Габдулла Кырлай дәү апада Габдулла, башка балалар белән бергәләп «Иман шарты»н укырга өйрәнә «Иман шарты» әлифба һәм төрле догалардан торган беренче дәреслек була «Иман шарты»н өйрәнгәч, укучылар Фәтхерахман җизнигә мәдрәсәгә күчереләләр. Фәтхерахман җизни чак кына билдән бөгелеп йөри, кечерәк кенә буйлы, очланып төшкән сирәк ак сакал мыеклы, күзен кысыбрак кына көлемсерәп сөйләшә торган карт Ул Габдулла Тукайның атасы Гариф абзый белән үз заманында данлыклы булган Кышкар мәдрәсәсендә укыган. Кырлай җизни балаларны укыта торган мәдрәсә ишегалды түрендә, инешкә төшә торган бакчада шомырт агачлары янындагы кечкенә генә бер йорт Янякларда икешәр тәрәзә Өй эче түрендә сәке. Сәкедән ишеккәчә озын утыргыч сузылган Шул кечкенә генә өйдә утызлап бала укый Уку иртәнге җидедән тугызга, аннан сәгать унбердән көндезге бергә кадәр дәвам итә Бу мәдрәсәдә балалар гарәп телендә язылган дини китаплар укырга өйрәнәләр Мин туганым апаның сүзен бүлеп сорап куям «Нигә кирәк инде ул дини китапны өйрәнергә?» — дим. «Ай. юкны сөйләп утырма,—ди туганым апа, гаҗәпләнү һәм шелтә белән миңа карап —Ул заманда дини китап укытмыйча ни укытсыннар тагын.--дип сүзен дәвам итә ул —Минем Хәлилрахман абыем белән Габдулла бергә укыйлар, дәрестән соң урамда бергә уйныйлар иде. Ләкин ул озак тормады Габдулла Кырлайдан китте».' - дип сүзен бетерде туганым апа Өйдә тынлык урнашты. Бераздан «Туганым апа. ә сез Тукайны тагын күрдегезме?» — дип сорадым мин — Байтак еллар үтте,— дип тагын сөйләп китте туганым апа— Хәлилрахман абыйга 21 яшь тулды һәм көннәрнең берендә аңа солдатка алу өчен чакыру килде. Ат җиктеләр дә, әти абыйны утыртып, комиссия торырга Арчага илтә китте. Әни ак өйдә намазлык өстендә намаз укып, теләк теләп калды. Мин керләр удым да шуларны эләргә ишегалдына чыктым. Кинәт олы капка ачылып китте. Мин ялт итеп әйләнеп карадым. Ишегалдына күн аяк киемле, өстенә зәңгәрсу-кара пальто кигән бер егет килеп керде. Салкынча көзге көн булгангадыр инде, аның битләре кызарган, түгәрәк кенә матур йөзле, килеш-килбәте сылу гына бу егетне мин бик аз вакыт күреп калдым, һәм шунда ук таныдым, ул — Габдулла иде. Мин оялып тиз генә бакчага кердем. Чөнки ул заманда без — кызларга ир-атка күренергә ярамый иде, без кача идек. Габдулла акрын гына килеп өн ишеген шакыды, һәм әни янына кереп китте. Әнигә ул күчтәнәчкә бөртекле яхшы чәй. бүләккә бик матур башъяулыгы китергән иде. Шунда ул «Мин хәзер китаплар язам. Сезгә дә китапларымны җибәрермен әле»,—дигән. Бераздан алар сөйләшә-сөйләшә өйдән чыктылар Габдулла. «Мин үзебезнең авылга кайткан идем, ә Кырлайга сезнең белән саубуллашырга дип килдем. Мине дә солдатка алырга комиссиягә чакырдылар, хәзер каралырга барам»,—диде. Габдулла саубуллашып чыгып китте. Әни дә, мин дә аның артыннан изге теләкләр теләп, озатып калдык,— дип сүзен бетерде туганым апа. Бу сөйләгәннәрдән соң, Кырлайда барлык нәрсә минем өчен бөтенләй үзгәреп китте. Мин иртән торып көндәгечә ишегалдына чыгам. Ләкин әйләнә-тирәм миңа инде бөтенләй башкача — җанга бик якын булып күренә. Әнә чирәмле киң ишегалды. Бу чирәмле сукмаклардан нәни Тукай үткән. Әнә ишегалдының бер ягында бакча һәм зур йорт. Бакчадагы җимеш агачлары Габдулланы көн саен каршы алганнар һәм озатып калганнар. Ә менә бу йортта Габдулланың нәни куллары беренче булып китап ачкан, бу йорт стеналары нәни Габдулланың тырыша- тырыша әлифба өйрәнгәнен тыңлап торганнар. Мин таң белән ишегалдына чыгам, анда Тукай эзләренә басып йөримен сыман. Инеш янындагы бакчада ярымкараңгы кечкенә өй дә хәзер миңа бик кадерле — Габдулла шунда укырга йөргән. Ә бик карт биек шомырт агачлары Тукайның башыннан үткәннәрне күреп, аның кичерешләрен аңлап торганнардыр һәм хәзер һәрбер яфрак селкенүе белән алар миңа шул хәлләрне сөйлиләрдер кебек тоела иде. Якындагы инешкә тө- шәм. Анда да ташлар арасыннан челтерәп аккан су тавышына кушылып: «Зурмы?» — дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә; Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә,— дип Тукай җырлый сыман. Ә инде Кырлай урманына кереп, кызарып пешкән җиләкләргә үрелү белән, шул тирәдә генә чыршы, наратлар арасында хәл җыеп, күккә карап яткан Тукайның. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк,— дип, көйләп җырлаганы ишетелгәндәй була. Инде ял вакыты беткәннән соң, ат юырттырып кайтыр юлда да безне Тукай моңы озата килде: Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап.. Кырлайның зур урманы, нәни инеше, кызарып пешкән жиләкләре, хәтта Казанга илтә торган такыр юлы да, күңелләргә үтәрлек моң көйләүче талгын жиле дә Тукайны хәтерләтә Шуңа күрә Кырлай бик кадерле булып һәрчак күңелдә саклана Мәктәптә укыган чаклардан ук әнә шундый истәлекләрне язып куя торган гадәтем бар иде. Үз истәлекләремә әтиемнең Габдулла Тукай * белән танышуы турында сөйләгәннәре әниемнең хатирәләре, туган- 5 нарымнан ишеткәннәр дә кушылды. Мин шулай ук байтак кешеләрдә, ± нәкъ безнең гаиләдәгедәй, Тукай турындагы истәлекләрнең легенда- ? лар кебек буыннан-буынга сөйләнеп киленгәилеген һәм кадерләп £ сакланганлыгын белдем Алар рөхсәте белән ул истәлекләрне дә язып 5 алдым. Бу язмада әнә шулар бергә тупланды с Истәлекләр Тукай биографиясенә карата хронологик тәртиптә ур-5 наштырылды һәм дүрт бүлем итеп тупланды «Туган якларда», £ «Уральскида», «Казанга кайткач» һәм «Тукайның туганнарын эзлә- ф гәндә». < Берничә кешенең Тукай тормышының төрле елларын эченә алган а озын истәлекләре, мөмкин булганча бүлгәләнеп, фәлән кешенең бе- “ ренче истәлеге, икенче истәлеге һ 6. рәвешендә елларына карап төрле бүлекләргә урнаштырылды u Кайбер истәлекләрне ачыклау өчен. Тукай турында моңарчы мат- ™ бугатта басылып чыккан истәлекләрдән өзекләр китерелде я Истәлекләрнең күбесе бик кыска. Тукай турындагы олы хатирә- = нең бер мизгелен генә яки Тукайны чолгап алган мохитны гына тас- * нирлыйлар Ләкин ул кечкенә генә штрихлар да шагыйрь турында « безнең белгәннәребезне тагын да тулыландырырга ярдәм итәрләр, дип уйлыйм. Бу язмага кергән истәлекләр һичнинди фәннн-документаль булуга дәгъва итми Алар Тукайның халкыбыз күңел түрендә булуын, Туканга әз генә кагылышлы булган кечкенә генә истәлекләрне дә югалтасы килмичә, бер кадерле тарихи хикәя итеп саклавын, халыкның олугь шагыйрьгә булган кадерхөрмәтен күрсәтәләр ТУГАН ЯКЛАРДА Соңгы күрешү бәхилләшү Корбангалиева Әминг Шакировна (1902 елда туган) снйлггяннардзн беренче истзлек Бу очрашу 1950 еллар тирәсендә булды. Казанда Николай Столбов урамында яшәүче Я кублар мине кунакка чакырдылар Без аларга барып кереп урнашкач, хужалар: «Менә безнең авыл кунагыбыз да бар әле,— дип, минем янга бер авыл абыстаен утырттылар Минем күзләрем инде ул вакытта ук яхшы күрми иде. Гадәтебез буенча куллар биреп күрешеп, хәл-әхвәл сорашкач, мин бу абыстайны якынрак беләсем килеп: «Сез кайсы авылдан килдегез?» — дип сорадым — Мин Соснадан — Сосна Пүчинкәсеннән,— диде — И, алай булгач, сез Габдулла Тукай әнисе Мәмдүдә абыстай турында да ишеткәнегез бардыр. Белсәгез миңа сөйләгез әле, знн- hap. Минем Мәмдүдә абыстайга хөрмәтем бик зур, аның язмышын бик беләсем килә иде,— дидем. — Мин аның турында әнием сөйләгәннәрдән генә беләм шул,— диде күршем, сүзен башлап.— Безнең авылда әле мин белгәндә дә, бик кырыс табигатьле Шакир мулла бар иде. Ул Өчнле авылыннан баласы белән тол калган Мәмдүдә абыстайга өйләнә. Башта /Мәмдүдәнең үзен генә алып кайта. Соңрак Мәмдүдәнең улы Габдулланы да үзебезнең авылга — Соснага алдырта. Ул вакытта минем бала чагым иде. Ә Габдулла бер нәни малай гына иде. Беркөнне авылда һич көтмәгәндә Мәмдүдә абыстайның хәле бик начар икән, дигән хәбәр чыкты. Шунда әниләр, күрше карчыклар бергә жыелып, Мәмдүдә абыстайның хәлен белә бардылар «Барып керсәк,—дип сөйләде кайткач, әни,—Мәмдүдә абыстай урын өстендә бик авыр хәлдә ята. Без керү белән, аның янына утырып, тәһлил әйттек. Шул чак Мәмдүдә абыстай күзен ачты «Улымны китерегез»,— диде. Габдулла кече якта әбисе янында икән. Әбисе аны җитәкләп әнисе янына китерде. Мәмдүдә абыстай хәлсез куллары белән Габдулланы кочаклагандай итте, үзе елый. «Әй, балам, мин сине үстерә алмадым, бәхил бул инде»,—ди, Габдулланы әкрен генә сөйде. Мескен үзе шуннан озак та тормады, җан бирде»,— дип, әни кайтып безгә елый-елый сөйләде. Г азизә Габдулла Тукайның, ана башка булып, бер атадан туган апасы Газизә Зәбированың улы, ягъни Тукайның туганнан туганы Хөсәен Зәбиров истәлеге. «Мин, дип сөйли иде әни. 1877 елда Кушлавычта тудым. Әнием Гафифә үлгәч, әтием Мөхәммәтгариф Мәмдүдә дигән кызга өйләнде. 1886 елда энем Габдулла (булачак шагыйрь Габдулла Тукай) туды. Яңа әни — Мәмдүдә әни мине яхшы тәрбияләде. Мин уйнарга чыккач, башка кызлар үзләренең энеләрен, сеңелләрен, я күтәреп, я нәни арбада тартып урамга алып чыгалар, шул бәбиләр белән мәж киләләр иде Мин аларга бик кызыга идем Кулда тотарлык булгач, әни миңа Габдулланы биләп төреп бирә башлады. Мин бик шатланып бәби күтәреп әлеге бала багучылар янына барам. Авылның яшел чирәмле урамына жыелып утырып, без бәби карый идек. Мин Габдулланы бик ярата идем. Ләкин энем Габдуллага биш ай да тулып җитмәде, безнең әтиебез Мөхәммәтгариф үлеп китте. Шуннан соң әтинең энесе, аннан әнинең Казанда тора торган сеңлесе мине үзләренә асрамага алдылар. Ә энем Габдулланы, әнисе үлгәч, Өчиле авылындагы Зиннәтулла бабасына кайтарганнар. Шулай итеп мин энем Габдулладан озакка аерылдым, дип сөйли иде әни». Кырлайга килү Кырлайда туып-үскән бертуган Һаҗирә белән Г арәфетдин Фәйзерахмановларның сөйләгәннә- реннән (1910. 1906 елларда туганнар) Беренче истәлек Әниебез — Әхмәтшина Нәфисә Габидулла кызы Габдулла Тукайның Кырлайдагы тормышы турындагы кайбер истәлекләрдә ул «Нәфисә карчык» дип искә алына. Үзенең сөйләве буенча, әниебез Нәфисә Өчиле авылында туып үскән. Өйләре Зиннәтулла хәзрәтләр белән күрше булган Нәфисә Зиннәтулла хәзрәтнең беренче кызы Мәмдүдә белән яшьтәш булып, кечкенәдән бергә уйнап үскәннәр Туганнар шикелле ике өйне бер итеп бер-берсенә керешеп яшәгәннәр Тик Мәмдүдәнең әннсе Камилә абыстай үлеп, аның урынына үги әни булып Латифа килгәч кенә, аларга ♦ бик кергәләп йөрергә туры килмәгән Озакламый икесен дә кияүгә = биргәннәр. s Мәмдүдәне, елатып, Кушлавыч авылының тол калган мулласы Мө- й хәммәтгарифка биргәннәр Ләкин Мөхәммәтгариф кыска гомерле була о Мәмдүдә Габдулла исемле улы белән тол кала. Аны үзенә хатынлык- « ка Сосна авылыннан Шакир мулла ала. Габдулланы бер карчыкка к бер кибән арыш биреп асрамага калдыралар, тик соңыннан гына Co- 5 снага алып кайталар. Шакир мулла каты куллы, авыр холыклы кеше £ була. Мәмдүдә монда озак яши алмый, көтелмәгәндә үлеп китә. Аның ятим калган улы Габдулланы Өчилегә Зиннәтулла бабасына кайтаралар. * Бу вакытта инде әниебез Нәфисә Кырлай авылына килен булып ш төшкән була Кырлайдан туган авылы Өчилегә килгәләгәндә, Зиннә- * тулла хәзрәтләргә кереп, дусты Мәмдүдәнең ятим калган улы Габ- и дулланың бик авыр хәлдә яшәгәнен күрә, аны бик кызгана Кырлайга ? кайткач, әле яңа гына бердәнбер уллары үлгән, таза тормышлы Сәгъ- ж ди абзыйларга уллыкка бала кирәк булса, Өчиледә бер ятим ир бала х барлыгын хәбәр итә Алар Сәгъди абзый белән бергәләп, Өчилегә * Зиннәтулла хәзрәтләргә Габдулланы алырга киләләр Ләкин Зиннә- £ тулланың икенче кызы — Тукай әнисенең сеңлесе Саҗидә истәлегендә «Габдулланы асрамага алачак кеше аны алырга килгәч, әтием биреп җибәрмәде, берәр атна үзебездә торсын әле. дип әйтте, диелә Әлеге кеше ике көннән соң килеп Габдулланы алып китә. Зиннәтулла «Бер дә бирмәс идем, дөньясы шул»,— дип, елап кала» «Совет әдәбияты», 1946, № 4 3. Р.) Сәгъди абзый белән Габдулланы юл Ия башы авылы аша Кырлайга китергән. Алар уңында да, сулында да ике тегермән торган басу капкасыннан кергәннәр Басу капкасыннан керүгә, уңнан дүртенче йорт әнинең килен булып төшкән, нык тормышлы кайнатасы Әхмәтша йорты була Шул уңайдан тагын ике йорт, бер тыкрык үткәч, Сәгъди абзый өе. Шуннан ерак түгел тәгәрмәчле кое булган Зур хуҗалыкка килен булып төшкән әни таңнан кичкәчә эштә йөргән. Башка эшләр белән бергә коедан күп итеп су да ташыган. Суга гел шул зур тәгәрмәчле коега чыга икән — Чиләкләремне чыңгылдатып суга чыгуымны шул тирәдә уйнап- чуалып йөргән Габдулла шунда ук күреп ала иде,—днп сөйли иде әни —Габдулланың башында матур кәләпүш, өстендә яшел хәтфә белән кырлап теккән җиңсез камзул була иде Ул шатланып көлә- көлә, әле бер аягы белән, әле икенчесе белән тыраклый-тыраклый, минем яныма килә. Аның тыраклап сикерүеннән яшел, кызыл хәтфә корамадан тегелгән кәләпүшенең озын кара чугы баш түбәсендә бнк кызык сикерә иде Габдулла килү белән миңа елыша Без икебез дә бу күрешүгә бик куана идек Сирәк кенә булса да. эштән арынып, әниләр янына кайтырга мөмкинлек булганда, мин Габдулланы да үземнән калдырмыйча Өчилегә алып кайта идем. Габдулланы Өчиледән Кырлайга китергән беренче көнне дә Сәгъди абзыйларда булдым Сәгъди абзыйның хатыны Зөһрә апа кнлү белән Габдуллага ипинең кибән башын кисеп бирде, катык ашатты сөт эчертте Сәгъди абзыйларга Габдулла башта бик кадерле булды. Ләкин шул елларда аларга кайгы арты кайгы килде: башта кызлары Сабира җен зәхмәтеннән үлде Аннан аксак кызлары Сажидә үлде. Аннан Сәгъди абзыйны зәхмәт сугып, аягы аксак булып калды. Шул хәлләрдән соң Зөһрә апаның: «Бу малай безгә бәхетсезлек алып килде. Бу бәхетсез малай булды»,—дип, карчыкларга зарланганын сөйли башладылар. Озакламый Габдулланы Кырлайдан алып та киттеләр. Без ул көнне кырда эшли идек, шунлыктай мин Габдулланы озата да алмый калдым. Тукай турында бу истәлекләр сөйләнеп беткәч, Һаҗирә апа әнисе Нәфисәнең, 85 яшенә кадәр корьән арасына куеп саклаган, аннан Һаҗирә апа үзе 35 ел буена кадерләп саклап, бик еракка җыеп куйган бер газетаны эзләп тапты. Бу— 1914 нче елның апрелендә Казан шәһәрендә басылган «Кояш» газетасы иде. Газетаның бер битендәге игълан Габдулла Тукай үлеменнән соң, аның истәлегенә «Габдулла Тукаев» исемле бик яхшы исле сабын чыгарылуын хәбәр итә. Шунда ук сабынның рәсеме ясалган, өстендә Габдулла Тукайның фоторәсеме төшерелгән Тетелеп беткән, саргайган бу газета үзендә Тукай рәсеме булганы өчен гасыр буе шулай кадерләп сакланган. (3. Р.) Кырлайда Габдулланың Кырлайдагы кордашы Халилрахман Гобэйдуллин истәлеге. Без малай чакта Сәгъди абзый Өчиле авылыннан Кырлайга асрамага дип бер малай алып кайтты. Малай Габдулла исемле иде. (Ул вакытта аны инде Казаннан Өчилегә китергән булганнар икән.) Габдулла ябык ак йөзле, йомылыбрак йөри торган бер малай иде. Безнең әтиләр яшь чакта заманында данлыклы булган Кышкар мәдрәсәсендә бергә укыганнар — шәрик булганнар. Без дә Габдулла белән бик тиз дуслашып киттек. Әти дә аны якын итә иде. Ятим бала дип, һәр базар көн алдыннан, күчтәнәч алырсың дип, аңа биш тиен акча бирә иде. Без бөтен көнне бергә үткәрәбез. Уйнап арыгач, безгә яисә безнең каршыда гына торган әтиемнең энесе Хәбибрахман абыйларга кереп, чәй эчеп чыккалыйбыз. Кышларын икәүләп башта әнидә, аннан әтидә Габдулла белән бергә сабак укыдык. Габдулла башта бик тын малай күренсә дә, ара-тирә шаярып та ала, хәтта кайчакларда һич уйламаганнарны да эшләп ташлый иде. Беркөнне шулай әти миңа Арча базарыннан уенчык скрипка алып кайтып бирде. Минем шатлыгым эчемә сыймый, скрипкамны күтәреп урамга чаптым, Габдулла алдына барып бастым да, аллы-гөлле тавышлар чыгартып, скрипкамны бөтен көчкә сызарга тотындым. Габдулла шаккатты! Иреннәрен кысып, күзләрен зур итеп ачып озак карап торды Аннан, ни арада өлгерде бу, кискен хәрәкәт белән скрипканы минем кулдан йолкып алды да җан-фәрманга чабып качты да китте. Бу көтелмәгән хәлдән инде мин катып калдым Аңыма килгәч, көчкә куып җиттем үзен. Скрипканы чытырдатып кочаклап тоткан да бирми генә бит. һич аерыласы килмәде шул скрипкадан. (Хәлилрахман Гобэйдуллин абзыйның Тукай турындагы башка истәлекләре «Тукай турында замандашлары», «Тукай турында хатирәләр» дигән китапларда басылды.) Туй Тукай әнисенең сеңелесе Бибисаҗидә кызы Хәбибуллина Әкълимә Сафовна истәлеге Минем әни Бибисаҗидә Габдулла абыйны сабый чактан ук бик ярата Ачлык елны зур гаиләдә үзенә тигән икмәк сыныгын да нәни Габдулла белән бүлешә торган була Габдулла абый да әнине — үзенең Саҗидә апасын яратып, аның турында китапларында язып калдыра, аны «йомшак күңелле ак фәрештә» дип атый Әни Габдулла абый турында безгә дә сөйли иде Әнигә унҗиде яшь тулгач, аны Көтернәс авылыннан Әхмәтсафа дигән егеткә (әтигә) кияүгә бирәләр Туй Өчиледә була. Туйга Кырлайдан нәни Габдулланы да алып киләләр Безнең якларда туй көнне кәләш янына керәсе кияүне яшь-җнлкен- чәк, балачагалар ишек төбендә җырлап туктаталар Гадәт буенча, кияү ишек бавын тотучыларга акча өләшергә тиеш була Әнинең туенда да жырлый-жырлый ишек бавы тоталар Шунда Габдулла абыйга да бауны тоттыралар Ул зур шагыйрь булгач. «Ишек бавы» дигән шигырендә шуларны яза. Туй үткәннең икенче көнендә Габдулла абый, бездәге гадәт буенча, апасы һәм кияү җизнәсе янына күрешергә кертелә. Кияү (безнең әти) аның бик нык ябык нәни малай икәнен күреп «Габдулла, өй ишеген ачу бик авыр бит. Аны бөтен малай җыйналып, күбәүләп ачкансыздыр инде, ә?!»—дип. көлеп сорый. Габдулла оялып дәшми утыра. Аннан «Юк ла. җизни-абый. без бер малай белән икәү генә ачтык».— дип җавап бирә. Апасы белән җизнәсе аны иркәләп, үзләре белән чәй эчәргә утырталар Габдулла абый Уральск каласына китеп укыганда Өчилегә әниемә 1903 ел 30 июньдә язган хатында «Бервакыт Кырлайдан Өчилегә җыенга килгән вакытымда, бабайларда жизнәмнен яңа княү вакыты иде. Исегездәме, мин икегезнең хәлвәт бүлмәсенә (кияү белән кыз ялгыз кала торган бүлмәгә. 3. Р ) кереп чәй эчтем Мөшфнка (шәфкатьле. 3 Р.) апаем! Синең сабый вакытымда һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам». - дип яза Язарга яратучы малай Кырлай авылы Һаҗирә һәм Гарәфетдин Файзерахмановларның икенче истәлеге Әниебезнең каен энесе Әхмәтшин Танб абзый сөйли иде. «Без Габдулла белән кордашлар. Кырлайда Фәтхерахман хәзрәттә бергә сабак укыдык, урамда да бергә уйный идек Уйнап арыгач, безнең өйгә кайтабыз Беркөнне шулай кайтып керсәк, безнең Нәфисә җиңги зур жил- пуч тутырып он иләп куйган Габдулла моны күргәч, шуның янына ашыгып барды да. җилпучның ап-ак булып тигез он сибелгән кырый ларына бармагы белән күп итеп язу язып чыкты, онлы җилпучны матур итеп язу белән сырлады» Бәет чыгару Мәҗитова Разия Зиннәтовнаның беренче истәлеге. Әнием ягыннан туганыбыз Өмбе Сәлимҗан (Хөснетдин улы) абзыйның сөйләгәннәрсннән «Безнең як авылларда берәр зуррак вакыйга яки ятрак хәл була калса, яшьләр шунда ук бәет чыгаралар. Ул бәетнең кайберләре моңлы. кызганыч булса, күбесе көлке була иде. Берәрсенең ярамаган эшеннән көлеп, бик зәһәр тел белән әйтелгәннәре дә була иде. Кырлайда бер олы гына кеше ярамаган эш эшләгән. Моны сизеп алып, олы яшьтәге малайлар теге кешегә карата бәет чыгармакчы булалар Ләкин бу эш берсенең дә кулыннан килми. Шуннан алар, әйдә, Габдуллага әйтәбез, ул жыруга бик оста; дип аңа кушалар Габдулла шунда ук бәет чыгара. Малайлар — егет кисәкләре кич кырын урам буйлап бу бәетне әйтеп тә йөриләр. Икенче көнне, теге кеше таң белән Сәгъди абзыйларга килгән. «Сәгъдиулла, улыңны тый! Минем турыда такмак чыгарып йөрмәсен! Кара аны, әгәр тагын бер ишетсәм, Габдуллаңны бәреп үтерәчәкмен!» дигән» УРАЛЬСКИДА Килү Тукайның туганнан туганы Сатыйга Нуриева истәлекләре Улы Җәүдәт Нуриев тарафыннан язып алынган. Минем әнием Сатыйга Нуриева — Габдулла (Тукай) абыйның туганнан туган абыйсының кызы Мин бу истәлекләрне әнием сөйләгәннәрдән язып алдым. Әниемнең әбисе Фаизә — Габдулла Тукай әтисенең бертуган апасы. Фаизә әби ире Җәләлетдин мулла белән элеккеге Казан губернасы. Казан өязе. Кармыш волосте, Югары Масра авылында яши. Бу авыл кечкенә һәм бик ярлы булып, халкы, көз көне барлы-юклы игеннәрен җыйгач, кыш уздырырга читкә, башкорт, Пермь якларына чыгып китә торган булган кайсы итек баскан, кайсы тегү теккән, кайберләре кырык тартмачы булып сату иткән. Җәләл мулла шул ярлы халыктан килгән сәдака белән генә яшәгән Үзләре ике бала белән дүрт жан булып, алар янына тол калган ике сеңелләре икешәр бала белән кайтып, Фаизә әбинең гаиләсе ун кешегә җиткән. Ачлык еллар аларның тормышын тагын да авырайткан Шул чорны бөтенләй ятим калган Габдулла (Тукай) абыйны Фаизә әби үзләренә ала алмагач, Уральскида бай сәүдәгәргә кияүгә чыккан туган сеңелесе Газизә Госмановага хат яза. Габдулла абыйның ятим калуын, чит кешеләр кулында булуын әйтеп, аны балалыкка алуларын үтенә. Газизә Госманова апаларның шул чорда уллары \лгән була Үлгән улыбыз урынына ул булыр, үлгәч, үзебезгә догачыбыз булыр, дип, Галиәсгар жизни белән Газизә апа Габдулла абыйны Кырлайдан Уральскига алдыралар. Фаизә әби белән Җәләл мулла уллары Габдрахманны алып (Габдрахман — минем әнинең әтисе), 1901 елда Уральск шәһәренә Газизә Госманова апаларга кунакка баралар. Бу вакытта инде унбиш яше тулган Габдулла абый Газизә Госманова апаларда яшәгән һәм мәдрәсәдә укый торган булган. Казаннан килгән кунаклар хөрмәтенә Галиәсгар жизни зур мәҗлес җыя. Аларның икешәр катлы ике өйләре була Мәҗлестә утырганда, Габдулла (Тукай) абый күздән югала Эзлиләр—таба алмыйлар. Кычкырып чакырганга да җавап булмый. Шуннан сон эзләргә мин чыгып киттем, ди Фаизә әби Ишегалдына, урамга чыктым — күренмәде, ди. Керешли аскы өйне карадым Мич арасына күзем төшсә, анда Габдулла идәнгә тезләнеп утырган, алдына терәксез урындык куйган да, зур корсаклы байлардан көлеп, ниндидер шигырь яза иде. ди. Мәдрәсә шәкерте | г» Тукайның апасы Газиза Забированың килене ч Зэбирова Сания Гиззатовна исталеге tn Б Минем кайнанам Газизә Зэбирова энесе Габдулла Тукай белән 5 Уральск шәһәрендә үзләренең туталарында (Газизә Госманова белән ₽ Галиәсгар Госмановларда) кабат очрашалар Апа-җизниләре аларны ф тәрбиягә алалар. Габдулла укырга бик яраткан, шуңа күрә аны укыган кеше итәргә уйлыйлар, «Мотыйгия» мәдрәсәсенә бирәләр Минем а кайнанам буласы Газизәне Габдрахман дигән кешегә кияүгә бирәләр. “ Галиәсгар җизнәләре үлгәч. Габдулла да мәдрәсәгә торып укырга күчә. Шул ук вакытта Әхмәтша учитель мәктәбендә русча да укый, и Ә ял, бәйрәм көннәрендә, жизнәсе өйдә юк чакларда көнен кайнанам- k нарда — Газизә апасында үткәрә. ж Кайнанам әле олыгаеп беткәч тә, безгә Габдулла Тукай турында, х аның гадәтләре турында бик күңелле итеп сагынып сөйли иде * «Бервакыт Габдулла безгә килгән көн иде. Мин нидер эшләргә җыенып йөри идем Кашык аяк юарга булса кирәк, ахрысы Габдулла ашъякка кереп китте. Ә мин яңа гына бик кадерләп төреп куйган намазлыгымны югалттым. Эзлим-эзлим — табалмыйм Карасам, ашъ- яктан чыгып килүче Габдулланы күреп шаккаттым Ул минем әлеге кадерле намазлыгымны бау белән бик әйбәтләп биленә бәйләп куйган да, җиң сызганып, савыт-саба юып йөри. «Габдулла, нишләп намазлык бәйләдек?» — дип соравыма «һи. апай, без мәдрәсәдә аш-су пешерсәк тә. кашык-аяк юсак та. корымлы чуен тотасы булсак та намазлык бәйлибез, намазлык тотабыз Намазлыкны без гел алъяпкыч итеп йөртәбез. Әй, апай, алъяпкыч итәргә ни җайлы нәрсә шул намазлык инде ул!» — дип, безне көлдерде. Кайчакта бергәләп нинди дә булса бер эшне тын гына эшләп утырганда, Габдулла кинәт сикереп тора да. өтәләнеп, өстәл янына китә «Габдулла, ни булды сиңа?» — диюгә, «Илһамым килде! Илһамым!» — дип, ашыгып язарга тотына иде»,—дип сөйли иде кайнанам Җаен тапты Уральскида туып-үскан Ибатуллина Гарифа Сачфетдиноена исталеге Минем әни ягыннан бабайлар үзләре Чнстайдан Алар электән үк Уральскига күчеп килгәннәр Әти кешеләргә ат сбруйлары ясаган, әни өйдә биш бала үстергән Мине укыту өчен әни Мотыйгулла хәзрәтләргә өй эшен караучы булып кергән. Безнең торган йортыбыз Мотыйгулла хәзрәт мәчетенә каршы якта, почмакта, трактир күршесендә иде Мәдрәсәләр дә безнең янда Агач мәдрәсә мәчет күршесендә, ә таш мәдрәсә безгә каршы урамда Әниемнең туган энесе, хәзер Мәскәүдә яшәүче Зәки Вәлнев абый һәм бертуган абыем Шәрифҗан Акъсгетев тә Габдулла белән әнә шул таш мәдрәсәдә дә, Әхмәтша учительдә дә бергә укыдылар Алар гел бергә йөриләр. Габдулла безгә килә, кайчак бездә кунып та кала иде. Бер көнне иртән торып ишегалдына чыккан идем, өйдән Габдулла килеп чыкты Ул алай зур гәүдәле түгел, өстендә җилән, аягында читек иде булса кирәк Кулына китаплар тоткан, үзе бик ашыгып капкага юнәлде. Сабагыма соңга калмагаем диде, ахры, ашыгып капканы ачмакчы булды. Ә ул заманнарда төнгә капканы бикләп ята идек бит, капка ачылмады Габдулла капканы тарткалап карады да, ул ачылмагач, капка астына иелде Безнең капка җирдән шактый биек итеп ясалган, аста ачык урыны бар иде. Габдулла шуны карады да, шуышып капка астыннан чыгып та китте. Бездән ерак түгел Габдулланың туганнары — Зәбировлар яши иде. Ирен — тирече Габдрахман дип, хатынын — Газизә, дип йөртәләр иде. Шуларның Вәли исемле малайлары бар иде. Ул җырларга ярата, тавышы да матур иде. Аның бер җыры әле дә истә калган: Байлар-байлар бал эчә, Урта байлар сыра эчә; Безнен кебек ярлы мескен. Ярга ятып су эчә. Абыйлар үзара «Яшьләр түгәрәге», «Яшьләр түгәрәге» дип бик сөйлиләр иде. Ләкин мин әле ул вакытта нәни кыз гына булганга, аның нәрсә икәнен белмәдем. Озак та тормадык, без Уральскидан күчеп киттек. Льбишиннән ерак түгел Мерген дигән җирдә яшәдек. Габдулла Тукай белән бергә укыган Шәрифҗан абыем шул Мергендә мөгаллим булып балалар укытты. Уральскиның Бозаулык урамында Джамбул шәһәреннән бертуганнар Даутова Тамилла һәм Еникеева Сания Вахриевналар истәлеге. Тукай турында без бала чактан ук үзебезнең бабабыз Мусин Йосыфҗан сөйләгәннәрдән, әбиебез һәм әниебез истәлекләреннән беләбез. Габдулла ябык кына кечерәк гәүдәле, фәкыйрь киенгән, үзе телгә оста, кешегә ихтирамлы булган. Гаделсезлекне дошман күргән. Уральски шәһәрендә бик авыр яшәгән чорында аны Йосыфҗан бабайга алып килгәннәр. Бабай аны үз канаты астына алган. Бабай үзе тегүче булып, тирә-юньдәге кешеләргә кием-салым теккән. Габдулла безгә еш килгән. Килгәч тә башкалар шикелле өй янына килеп, өй эчен карап тәрәзә какмаган. Алай эшләүне тәрбиясезлек дип санаган. Ул үзе ишегалдындагы өйалды тәрәзәсенә килә торган булган. Аның килүен күрү белән бабай әбигә: «Син Габдуллага тизрәк ашарга хәзерлә, ашат»,— дип, әйтә торган булган, һәм киткәндә, Габдулланы шатландырып, биш тиен акча да бирә икән. Бабай аңа күлмәк-чалбар теккән, әби өс-башын юган. Йортсыз бер ятим булганга, урам малайлары аны какканнар, аңа төрле мыскыллы кушаматлар такканнар. Бабайның квартирасы тыгыз булса да, Габдуллага да төн кунар урын тапканнар. Бабай Габдулланы пекарняга эшкә урнаштырырга уйлый. — Шунда эшкә кер. улым, ичмасам, тук булырсың, ди — Абзый, мин бернәрсә дә эшли белмим бит,—ди икән Габдулла. — Белмәсәң, өйрәтерләр,— дигән бабай. Пекарня хуҗасы аны эшкә алырга теләмәгән: — Бигрәк сыек инде, үзе ышанычсыз, урлашыр,— ди икән Бабай анын бик гадел, намуслы икәнен сөйләгән. Икмәк пешерүче Габдулланы эшкә алган. Эштән соң Габдулла бабайларда икмәкне бик тәмләп ашый икән. Аннан: «Син пекарняда туеп чыкмыйсынмыни?» — дип сорагач «Без икмәк пешерәсе камырны, чалбар балакларын сызганып, аякларыбыз белән изеп басабыз. Ул камырдан пешергән ипине ашарга мин жирә- нәм. Ә менә сездә ипи бик тәмле»,— дип ашый икән. Бабайда өйрәнчек булып эшләүче малайлар Габдулладан төрлечә көлә торган булганнар Сиңа кием тегү өчен үлчәү алабыз, дип аны йөзтүбән яткырып, аркасыннан тимер аршын белән авырттырып сыза торган булганнар Ул чорда ук Габдулланың шигырь дәфтәре булган. Ул аны һичкемгә бирмәгән. Ләкин яшьләр аның дәфтәрен яшереп кенә алып, аннан шигырьләр күчереп, шуны ятлап, күңелдән сөйләп йөргәннәр. Ул чакта малайларны мәчеткә кертмәгәннәр Ә Габдулланың мәчеткә кереп манарадан шәһәрне карыйсы килә икән. Көннәрдән бер көнне бабай аны үзе белән мәчеткә алып кереп манарага мендергән. Манарада Габдулланы күргән урам малайлары «Карагыз, Габдулла манарага менгән’»—дип кычкыра башлагач, Габдулланың шатлыгы эченә сыймаган. Габдулла: «Казаннан ниндидер журнал яздырам»,—дип акча җыярга тырышкан. Ләкин һич мөмкинлеге булмаган Шуннан «Ул журнал бик күңелле, анда төрле әкиятләр, төрле хәбәрләр басыла»,— дип бабай белән әбине шул журналга язылырга димләгән Бабай язылган Ул журналның һәрбер санын Габдулла түземсезлек белән көтеп алып, төннәр буе укыган. Ул журнал, әллә инде рөхсәт ителмәгән журнал булган, шуны алдыра башлау белән бабайны мәчеткә кертми башлаганнар. Безнең әниебез ул чакта, Тукайның үзе кебек, бер яшь кыз булып, Тукайга ул бик ошый торган булган Ләкин ул заманнардагы каты законнар егет-кызларга күрешү-сөйләшү гадәтләрен тыйган Пекарняда эшләгәндә йосыфжан бабай Габдуллага утырырга бер урындык рәтләгән. Габдулла шунда утырып эшләгән дә, шигырьләрен дә шунда утырып яза торган булган Инде Уральскидан киткәндә, ул урындыкны Габдулла бабайга бүләк итеп биргән Ул урындык Тукай истәлеге буларак, кадерле реликвия булып гаиләбездә шушы көнгәчә сакланды Уральск музеенда Тукайга багышланган почмак ачылгач, без ул урындыкны үзебездә булган Тукай фоторәсемнәре белән шул музейга тапшырдык Габдулла эшләп йөргән пекарня инде күптән янган Ә йосыфжан бабай йорты Габдулла безнең гаиләгә килеп йөргән йорт әле дә исән. Ул элек Бозаулык урамы дип, хәзер исә Хамид Чурин урамы дип йөртелә. Шул урамдагы 60 нчы йорт безнең йорт була.

Дәвачы бар