Үткер күңел күзе
Артистлардан, җырчылардан, композиторлардан байтак кына сәнгать кешеләре 1939 елда Татарстанның хөрмәтле исемнәренә лаек булдылар. Бу хәл барыбызны да ифрат куандырды. Шул ук елны Татар Дәүләт опера һәм балет театры ачылды. Татарстан Композиторлар союзы оештырылды. Яңа композиторлар белән танышу, аларның әсәрләрен ишетү тормышыбызга яңа саф сулыш бөркеде. Онытылмас очрашуларның берсе минем өчен Фәрит Яруллин белән танышу булды. Ул минем күңелемә иң элек безнең яраткан тамашачыбыз булып керде. Билгеле инде, без сәхнәдә нинди омтылыш белән яшәвеңне, нәрсә әйтергә теләвеңне аңлаган, артист белән бергә, бер хисләр белән янган тамашачыны яратабыз. Сәхнәдәге вакыйгаларның барышы белән генә мавыкмаган, ә артистның катлаулы иҗатын күңел күзе белән күрә белгән тамашачы безнең өчен үтә кадерле. Фәрит Яруллин гади тамашачы гына түгел, күңел күзе үткер, кичерешләрне йөрәге белән тоя белүче җан иде. Фәрит безнең театр спектакльләрен даими карап баручы булды. Спектакль бетүгә ул безнең янга сәхнә артына керә. Иң элек безне котлый. Аннан сөйләшү китә. Фәрит театр белән генә түгел, башка сәнгатьләр белән дә нык кызыксына. Аларның бер-берсе белән багланышларын ачыкларга омтыла. Музыка һәм драма артисты иҗатының үзенчәлекләре... Сөйләшүебез шул хакта. Ничектер бу проблемага без еш әйләнеп кайтабыз. Фәрит акрын гына, тоныграк тавыш белән сөйләшә. Сүз арасында паузалары зур. Уйланган, күрәсең. Ул безнең театрдан ерак тормый иде. М. Горький урамы унберенче йорт ишегалдында беренче катта яшәде. Ә мин —шул ук урамдагы унҗиденче йортта. Күршеләрчә аларга кергәнем бар. Ул да безгә хатыны Галина белән кергәли иде. Очрашуыбызның берсендә ул миңа фортепианомы яки виолончель өченме, ачык хәтеремдә калмаган, инструменталь әсәр язуын сөйләде. Пианинода уйнап шул яңа әсәрнең темалары белән таныштырды. А Котелмәгән дәһшәт — Боек Ватан сугышы башланды, һәм кетмәгәндә, еемә Фәрит Яруллин саубуллашырга килде. Мин аны Казанда калырга, китмәскә ендәдем. — Сез талант иясе. Сезнең талант — ул ил, халык байлыгы. Хәзер үзем военкоматка барам, сейләшәм,— дим. Фәрит сабыр гына, әмма катгый җавап кайтара: — Военкоматка мин үзем барам. Ил алдында безнең барыбызның да иңнәрдә ♦ бер үк җаваплылык. 2 ...Кем уйлаган, бу сейләшү, бу саубуллашу соңгысы булыр, дип. 1943 елда кетмәгәндә театрда Фәрит Яруллиннан хат алдым. Фронтовик хаты. Рус ? телендә. * «Хермәтле, кадерле иптәш Ильская! Сугышка кадәр әле танышып кына елгергән, 2 бии аз аралашкан кешедән, кетмәгәндә, хат алу, шик юк. Сезне гаҗәпләндерер Без Г Сезнең белән танышканда, мин беренче татар балеты «Шүрелекне тәмамлап кына Z бетергән идем. Ә хәзер, ике ел узганнан соң, тормышым тамырыннан үзгәрде. Су- j гышиың кырыс мәктәбен үттем. Чынында исә бик тә шикле тынып торудан — тынлыктан файдаланып, Сезне — * татар сәнгатенең иң күренеклеләреннән берсен искә тешердем. Күңелдәгеме болай « ихлас ачып салуны, мондый сүзләрне Сезнең беренче генә ишетүегез түгелдер. Мои нарга тагын Сезгә булган соклануымны һәм ихлас күңелдән Сезне якын күрүемне дә ж эстәргә тиешмен. Бик аяныч, күңелләргә рәхәтлек бирә торган танышлыгыбыз бик - иртә езелде. Гитлерчы кабәхәтләр башлаган нәләтләнгән сугыш езде безнең таныш- з; лыкиы. Керәш дәвам итә. Өстебезгә килә торган фашист еерен юк итү очен. Сезнең g белән, кадерлем минем, яңадан кулга кул тотынышып эшләр ечен бик күп ватандашларым кебек мин дә влкытлыча каләмемне калдырып торам. Барлык дусларга фронт сәламен ирештерегез. Бер минут вакыт табылса, аны миңа багышлагыз. Үзегез турында языгыз. Сезгә баш июче Фәрит Яруллини. Кызганычка каршы Фәрит Яруллинның иҗатын ейрәнүчеләр аның миңа язган хатларын алгач, аларны ничектер кире кайтармадылар. Фәрит минем күңелемдә Киевне алу сугышында батырларча һәлак булган улым танкист-лейтенант Фуат белән бергә саклана. Улымны сагынган кебек, Фәритне дә әзелеп сагынам. Бергә булган кыска күрешүләрне кабат-кабат күздән кичерәм. Кешеләрнең хисләрен күңел күзе белән тиз, үткен күрә белүче, сизгер йәрәкле, кешеләргә шәфкать күрсәтергә һәрвакыт әзер торучы, сәнгатькә ботеи барлыгы белен бирелгән җан иде ул. Ә аның зур таланты булуын, сәхнәгә беренче тапкыр Л. Жуков Һәм Г. Таһиров күтәргән «Шүрәле» балеты музыкасының һәр яңгыравы раслап, кабатлап тора.