Логотип Казан Утлары
Публицистика

РИЗА ФӘХРЕТДИНЕВ ШӘҖӘРӘСЕ

 

Риза Фәхретдиневнең иҗатын киң планда һәм әтрафлы итеп өйрәнү өчен аның тормыш юлын җентекләп тикшерү зарур. Теләсә нинди шәхеснең аңлы тормыш юлы аның биографиясе белән бәйле. Шуңа күрә без бүген, Р. Фәхретдиневнең биографиясен төрле яклап ачыклауга булган ихтыяҗны исәпкә алып, аның шәҗәрәсе хакында кайбер мәгълүматларга махсус тукталырбыз. Нәрсә соң ул шәҗәрә? Шәҗәрә дип нәсел-ыру, фамилия-гаилә тарихына караган язуларга әйтәләр. Шәҗәрәдә, гадәттә, ата-бабаларның исемнәре, яшәгән урыннары, эзлекле рәвештә буыннарның (ирләр ягыннан алмашынып килүләре күрсәтелгән була. Аның телдән һәм язма рәвештә яшәп килгән күп гасырлык традициясе бар. Татар халкындагы гадәт буенча һәркем үзенең атасы һәм анасы ягыннан җиде буынга чаклы бабаларының исемнәрен белергә тиешле булган. Язма шәҗәрәләр — үзенчәлекле тарихи чыганаклар. Р. Фәхретдинев үзе дә бу жанр белән җитди кызыксынган: үз нәселен генә түгел, башка йөзләгән нәселләрнең дә шәҗәрәләрен өйрәнгән, аларны бер урынга туплаган һәм фәнни хезмәтләрендә алардан киң файдаланган. Тикшерүгә нигез итеп иң элек Р. Фәхретдиневнең үзе исән чакта бастырып чыгарган һәм кулъязма килеш архивларда, туганнарында сакланган шәҗәрә язу Р лары, шулай ук аның Казанда яшәүче кызлары Зәйнәп апа Фәхретдннева (1895), Әсма апа Шәрәф (1906), галимнең бертуган энесе Зыятдиннең улы Нәҗип ага Фәхретдиневләр (1898 елда туган) белән әңгәмәләр вакытында тупланган мәгълүматлар алынды. Р. Фәхретдиневнең үз нәселе шәҗәрәсе беренче тапкыр аның «Асарь» исемле китабының икенче кисәгендә басылган1 . Шул китапның тәртип буенча 73 һәм 90 ф номерлы биографияләрен язганда автор үз нәселе шәҗәрәсе кулъязмаларыннан ш киң файдаланган. х Канчыгышны өйрәнү институтының Ленинградтагы фәнни архивында саклану- с чы кәгазьләре арасында 2 Р. Фәхретдинев нәселе хакындагы шәҗәрәнең кулъязма вариантлары да бар. Күчермә нөсхә «Иске шәҗәрәләр (нәсел-ыруг язулары)» 3 исемле генеалогик җыентыкның 18 битенә язылган •. Кулъязма шәҗәрә басма g варианттан тулырак, ләкин аның эчтәлегенә каршы килми. Аны бу урында тулы х килеш күчереп китү урынлы буяыр. ш КУРМЫШ ШӘҖӘРӘСЕ Таисар исемле кешенең углы Курмыш 4 , Курмыш углы Бахшанды. Бахшанды < углы Кайбула, Кайбула углы Җангилде. х Җангилде балалары монлар: Төмәкәй. Төмән, Килмәт, Бордык, Җанҗегет. Монлардан Төмәкәйнең бүген дә Зөя өязе Шырдан8 авылында булганлыгы ▼ мәгълүм. а Җанҗегетнең йир-сулары урынына руслар Сембер6 шәһәрен салганлыклары ° риваять ителенә.« Алтынчы дәрәҗәдәге Төмәкәй бине Җангилде балалары монлар: Бнгәй (кыз), # Ишкәй, Уразай, Әлкәй, Вәли. £ Төмән бине Җангилде углы Бәйрәш. 5 Килмәт бине Җангилде углы Биймәт. Бордык бине Җангилде углы Җәнсәй. † ‡ Җанҗегет ' бине Җангилде балалары Сүкә. Сабира (кыз). Ииденче дәрәҗәдәге Бигәй бинте Төмәкәй углы Мортаза. Ишкәй бине Төмәкәй Е; углы Юлдаш. Уразай бине Төмәкәй балалары монлар. Сөбханкол. Бәйрәкә. Мөэы мин, Мөхсин, Мөслим, Бәйрәш бине Төмән балалары: Бакый. Ишмәт. Биймәт бине с. Килмәт баласы Ишмәт, Җәнес. Сүкә бине Җанҗегет баласы Метри. Сабира бинте * Җанҗегет кызы Бигәй (бу Бигәй Төмәкәй кызы Бигәй ителеп күрсәтелсә дә. монда берәр яңлыш булырга тиешле. Бигәйнең атасы Төмәкәй бине Җангилде булып, анасы Сабира бинте Җанҗегет бине Җангилде булган сурәттә, Төмәкәйгә, бертуганының кызы булганлыктан, никахлары дөрес булмаска тиешле, мәгәр дә чуваш вакытлары булса гаҗәп түгел, әгәр дә чувашлар арасында мондый хәл булса.). Сигезенче дәрәҗәдәге Мортаза бине Бигәй углы Габдерәшит (Бөгелмә өязе. Яңа Иштерәк* авылында имам); Юлдаш биме Ишкәй — Бөгелмә өязенә Шырданнан һиҗрәт итеп. Кичү елгасы буенда «Кичүчат» ’ исемле авылны төзүче кеше иде. Угыллары: Биккол, Бикмәт, Морат (Кичүчаты берлә Колшәриф 0 арасындагы «Морат тавы» дигән тау моңа мәнсүб "). Сөбханкол бине Уразай углы Бикбау. Бәйрәкә бине Уразай углы Курмыш. Мөэмин бине Уразай углы Ишәй. Хәсән 1 Ригаэтдик бине Фәхретдин Асарь 2 җвзьә Оренбург. 1901. 70—71. 83 бб 1 Беренче мәртәбә М. Госманов тикшергән ң ягы) влешеч дә Енайдаров фамилиясе белән танылган Енайдаровлар хәрби хезмәт үтәп, берничә буын буен ча генерал, майор дәрәҗәләренә ирешкәннәр Риза Фәхретдиневнең Ленинградтагы архивында бу тармакның бер кыска гына шәҗәрәсе саклана (рус телендә) «Енайдар — Җанъжигнт (гене рал)-Суки (генерал) - Димитрий Бектимер (майор мирза) - Усман (прапори мирза) — Мах мут (прапори. мнрзв) — Вялиша (умер я 1810—11 гг) — Сагдетдин (умер в 1868 г. 59 лет)— шамсутдин (17 лет)» _. „ Шушы шәҗәрәдәге Сәгьдетдин — Казагыстаниың халык артисты, композитор Латиф Хәмиди нең әнисенең бабасы була Бине — улы Бинте — кызы • Яңа Иштерәк — Татарстанның Ленниогорси районындагы татар авылы • Кичүчат — Татарстанның Әлмәт районына керә торган авыл 10 Колшәриф — Татарстанның Әлмәт районындагы авыл " Мәнсүб — мвнәсәбәтле бние Уразай углы Габдерашит. Маслим бине Уразай углы Салха, Бакый бине Бәйрәш угыллары монлар: мулла Салих, Габди, Габдессәлам. Габдерәхим, Хәмит, Сәгыйть. Ишмәт бине Бәйрәш угыллары: Габбас. Габдерәшит. Ишмәт бине Бий- мәт баласы Фәйзулла. Зает бине Җәнсәй углы Гаделша. Метри бине Сүкә баласы Шыгый. Бигәй бинте Сабир углы Мортаза. Тугызынчы дәрәҗәдәге мулла Габдерәшит углы Таҗетдин әл-Иштерәки. Бик- мәт бине Юлдаш углы Сөбханкол. Ишәй бине Мөэмин баласы Сөби... Салхә бине Мөслим баласы Әбеш. Мулла Салих бине Бакый балалары: Мәргубә, Мәхбүбә. Габди бине Бакый балалары: Маннур, Бикбау. Бәдри. Габдессәлам бине Бакцй балалары: Габделгазиз, Габделгафур. Габдерәхим бине Ишмәт баласы Әхтәм. Хәмит бине Бакый баласы Хәбибулла, Габдерәшит бине Ишмәт балалары: Габдел- жәлил, Габделкәрим. Фәйзулла бине Зает баласы Иәһүдә. Гаделша бине Зает баласы Курамша. Шыгый бине Метри баласы Әхмәди. Мортаза бине Бигәй углы Габдерәшит әл-Иштерәки». Риза Фәхретдиневнең үз кулы белән язган бу шәҗәрәсендә галимнең әтисе һәм үзе күрсәтелмәгәннәр. Аның бу мәгълүматларын «Асарь»дә басылган һәм Нәҗип Фәхретдинев 1 кулында сакланучы вариантлар ярдәмендә тулыландырырга мөмкин. «Асарь»дә мәсәлән, мондый шәҗәрә схемасы китерелә: Сөбханкол бине Бикмөхәммәт бине Юлдаш бине Ишкәй бине Төмәкәй бине Янгилде бине Кайбула бине Кармыш («Асарь», 2 кисәк, 83 б.) Икенче характер чыганаклар буенча Н. Фәхретдинев төзегән шәҗәрә түбәндәгедән гыйбарәт: БАБАЛАРЫМЫЗ I Кармыш, II Хәбибулла, III Җангилде. IV Төмәкәй, V Ишмөхәммәт, VI Юлдаш, VII Бикмөхәммәт, VIII Сөбханкол. IX Сәйфетдин, X Фәхретдин. Бу бабаларыбызның төп ватаны (шәҗәрәдә Юлдашка хәтле бабалар сызып күрсәтелгән.— М. Ә.) Казан губернасы Зөя өязе Шырдан авылыныкы булып, шул илдә дәфен кылынганнар Юлдаш бабабыз 1556—57 нче елларда, чукындырудан куркып, Шырданны калдырып китәргә мәҗбүр була. Бөтен гаиләсе берлән хәзерге Татарстан җөмһүрияте, Әлмәт районы, Кичүчаты авылына килеп, ике су арасына, әрәмәлеккә, чыбык- чатаклыкка, далага «Юлдаш» авылынкарьясын тәшкил (ягъни сала) итә. Бәгъ- зы мәгълүматларга караганда, аның берлән һиҗрәт кылучы Мөхәммәт тә булган. Моның авылының исме бу көндә «Мәмәт» дип йөртелә. Бу авыл Кичүчатка ике чакрым гына. «Безнең ерак бабаларыбыз Шырданнан күчеп килгәннәр»,— дигән. 70— 80 яшьтә булган бер апа бүген дә Мәмәттә яши. Юлдаштан башлап Фәхретдин һәм бу ике арада булган бабалар барсы да Кичүчаты зиратына җирләнгәннәр. 1918 нче елга кадәрле авылның чын исеме «Юлдаш» булып, кемдер Кичүчатына үзгәрттергән. Безгә мәгълүм түгел. Нәҗип бине Зыятдин Фәхретдинев. Казан, 1976, 15.Х1». Нәҗип ага кулында сакланучы зур форматта эшләнгән икенче бер шәҗәрәдә Сөбханкол бабадан башлап бүгенге көнгә кадәр булган күп буыннар күрсәтелгән. Аннан күренгәнчә, алдагы шәҗәрәдә унынчы номер белән, туктап калган Фәхретдиннең (1818—1891) улы итеп Риза Фәхретдинев күрсәтелә3 . Фәхретдиннең Ризадан (Ризаэтдин) башка Минһаҗетдин, Кашшафетдин, Маһирә. Габделхә- ' Нәҗип Фәхретдинев (1898 елда Кнчүчат авылында туган). Казанда яшн. 'Дәфен кылынган — күмелгән. » Нәҗип Фәхретдинсвтәге шәҗәрәләрнең фотокүчермәләре Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты каршындагы фәнни архивның «Татар шәҗәрәләре, фондын мит. Мәүдүдә, Мәгъсүмә, (Ризаэтдин). Зыятдин. Маһирә. Салих. Хәмит исемле балалары була. Фәхретдин ике мәртәбә әйләнгән була. Аның беренче хатымы. Ризаэтдиниең анасы. Иске Иштерәк авылының Мәһүбә Рәмкол кызы (1821 — 1873). Мәһүбә укымышлы семьяда үскән. Аның әтисе Рәмкол бик күп кулъязма китаплар күчереп гомер иткән. Мәһүбә. 18 яшендә кияүгә чыгып. Кичүчатына килә, мәктәп ачып ба- ♦ лалар укыта. Р. Фәхретдинен 5 яшендә әнисеннән укырга, язарга өйрәнә башлый, ш Бу шәҗәрәнең тарихи дөреслеккә никадәр туры килүе хакында берничә сүз о әйтеп китү урынлы булыр. Татар шәҗәрәләренең борынгыдан язылып килгән үрнәкләре мәгълүм. Шулай да татар шәҗәрәләренең күпчелеге. XVIII гасырдагы билгеле тарихи сәбәп3 ләр аркасында, искедән килә торган язма текстлары югалып, соңыннан яңадан ® язуга беркетелгәннәр. Шул сәбәптән аларның борынгы бабалар турындагы өлешен- Е дә кайбер исемнәрнең урыннары алмашыну, яки аерым буыннарның бөтенләй тешеп калу очраклары гадәти күренешкә әйләнеп киткән. Шушындый кимчелек f ләр Р. Фәхретдинев шәҗәрәсендә дә очрый. Аерым алганда шәҗәрә текстларында § ** кайбер исемнәрнең урыннары алмашыну, яки бөтенләй искә алынмавы шуның бер дәлиле. Иң төп баба булган Тансар — шәҗәрәнең Риза Фәхретдинев кулында булган a вариантында гына билгеле. Ул исем Нәҗип Фәхретдинев нөсхәләрендә күренми, ф Курмыш яки Кармыш баба хакында хәбәрләр шәҗәрә язуларында күбрәк сакланган. Әсма апа Шәрәфнең әйтүенә караганда, аның әтисенең кулында Кармыш о әл-Волгарнның бер кулъязмасы булган. Шуңа таянып. Риза Фәхретдинев үзен S болгар нәселеннән дип санаган. Кармыш баба үз ягының (Татарстан. Иделнең уң ягы) атаклы кешеләреннән * булган, күрәсең. Аның исеме төрле нәсел легендаларында искә алына Күренекле ° татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тарихи хезмәтләрендә дә аның хакында хәбәрләр бар '. <т Аннан күренгәнчә. Кармыш баба үзенең улы Җангилде белән Тәтештән килеп л Кармыш һәм Янгилде исемле авылларны (Чувашстандагы зур татар авылларын) корган булганнар. Кармыш бабаның Кармыш авылында нәселләре калган була Q Шушы ук регионда булган Татар Танае авылында атаклы Кармыш нәселенә ха- гылышлы бер шәҗәрә варианты мәгълүм ’. g Инде килеп Татарстанның көнчыгышындагы халыкның тарихына күз салыйк. Андагы Әлмәт. Леинногорск. Азнакай. Баулы районнарында, археографик материаллар күрсәткәнчә, күп кенә авыллар Татарстанның көнбатыш өлешеннән һәм Казан тирәләреннән килгән кешеләр тарафыннан нигезләнгәннәр. Бу авылларның нәсел язмларында көнбатышта калган ата бабаларының илләре, исемнәре хакында мәгълүматлар табарга мөмкин. Леинногорск районы. Керкәле авылында 1980 елда Һади Галимовтан (1900 елда туган) күчереп алынган шәҗәрәдә дә Кармыш исеме телгә алына. Шәҗәрәнең легендасына караганда Кармыш бабаның атасы Казанда ниндидер бунт вакытында югалган. Кармышның әнисе улын урманда биләүсәдә тәрбияләп үстерә. Алар чукындырылудан куркып Керкәле тирәсенә килеп урнашалар Керкәле авы лында Кармышевлар нәселе дә булган. Бу нәселләр Керкәлегә килгәнче хәзерге Леинногорск районына кергән керәшен татарлары авылында — Федотовкада (Ана лык) яшәгәннәр. Федотовка авылы Кичүчатына якын гына. Шунлыктан Керкәле һәм Кичүчаты шәҗәрәләрендәге Кармышларны бер кеше итеп карау әллә ни гаҗәп түгел. Китерелгән мәгълүматлардан нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин. Риза Фәх ретдиневнең ата ягыннан нәселе Шырдан авылыннан килә. Ана ягыннан нәселе дә шулай ук Татарстанның Тау ягы (Көнбатыш) белән бәйле Инде килеп Риза Фәхретдииевнең милләте кем булу хакындагы кайбер бутал ' Насыйрн Каюм Сайланма әсәрләр. II т Казан. 1975. 36 6 'В И Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты I II Лобачевский исемен дәге фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге. № SI5 т в бит ** Күчермә автор кулында саклана чык мәсьәләләргә тукталыйк. Галим үзе исән чакта бу мәсьәләгә бик ачык җавап биргән була. Кызы Әсма апа Шәрәф бу хакта болай сөйли: «Безнең әти,— без болгар төрекләре, болгарилар; татар исеме безнең халык өчен дөрес түгел, ул — монголларны аңлатучы атама,— дип әйтә торган иде. Безнең паспортларда башкорт дип язылган иде элек. Ул вакытта болай язуның безнең өчен бернинди аермасы юк иде. Чөнки башкортлар ул вакытта татардан аерылып каралмадылар. Казанда без үз ихтыярыбыз белән татар булып паспорт алдык». Риза Фәхретдиневнең паспортына бәйле кайбер буталчыклар хакында искәрмәләр бирү дә бу очракта артык булмас. Ул паспорт 1906 елның декабренда волостной старшина тарафыннан Риза Фәхретдиневкә биш еллык срок белән бирелгән. Анда аның семья хәле һ. б. хакында кайбер мәгълүматлар бар. Әмма безнең өчен кызыклы ягы шунда ки, анда паспорт иясе башкорт милләтеннән һәм Кичүчат†† авылы да тулаем башкорт авылы дип язылган булуында. Галимнең шәҗәрәсе һәм балаларының, туганнарының бу хактагы фикерләре әлеге паспортның хакыйкатьне никадәр төгәл чагылдыру дәрәҗәсен ачык күрсәтә. Шул ук вакытта паспорт хаталары моның белән генә дә чикләнми әле. Әйтик, анда Р. Фәхретдиневнең хатынының исем- фамилиясен буташтырып — Нурйыһан Әбделнасыйрова, 44 яшь дип язганнар. Чынлыкта аның исеме Нурҗамал Габденасыйр кызы Төхфәтуллина (1866—1946), ә яше 1906 елда 40 булган. Балаларның яшьләре дә паспортта дөрес күрсәтелмәгән. Мәсәлән, Әсма һәм Зәйнәп апалардагы семья архивы мәгълүматлары буенча 1906 елда Габдрахман (1887—1937) 19 яшьтә, Габделәхәт (1889—1938) 17 яшьтә, Габдерәшит (1892—1953) 14 яшьтә, Зәйнәп (1895 елның январь аенда туган) 11 яшьтә булганнар. Моның дөреслеге 1905 елда төшерелгән гаилә фоторәсеме белән дә раслана. Шулай итеп, кечкенә генә паспортта унга якын хата-мәгьлүмат. Димәк, мондый кәгазьгә ышануы да кыен.