Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Хисмәт белән кисмәк «Суга бар»,— дип әнисе ЧИЛӘК биргәч Хисмәткә. «Суың кайда?!»— дип Хисмәт Кычкырган, ди. кисмәккә Кисмәк исә кычкырган Хисмәттән дә катырак,— Хисмәт калган аптырап Тәкәббер әтәч Бу әтәчме? Авылда Иң матур әтәч булган, Ә башында таҗ сыман Кын кызыл кәпәч булган Койрыклары тиң булган Салават күперенә «Сугышма!»—дип хуҗасы Әйтмәгән күпме генә Шаккаткан, ди, үзе дә. Калган бер күзе генә Башындагы таҗның да Калган тик эзе генә Колак каккан хәтта ул Үзенең бар йоныннан «Инк сугыштым икән?»— дип И үкенгән соңыннан. Әмма инде соң булган. Вакыты Җитез юрга чаба-чаба Су эчәргә барганда — Атлан,— дигән ташбакага, Кинәт туктап калган да. Ә ташбака ачуланып — Юлыңда бул. бар!—дигән — тар Сиңа атланып торырга Минем вакытым тар!— дигән. Юрга исә нәрсә дисен: Үз җаеңны кара,— ди._ Ә ташбака су эчәргә Әле һаман бара, ди Ике карга Ике карга басуда Җим эзләп йөри икән, Икесе дә бер-берсен Гел күзләп йөри икән. Шуңа күпме җимнәрен Алар таптап үткәннәр. Бер суалчан күрүгә Кычкырышып киткәннәр. — Минеке ул! — Минеке!! Бәхәс һаман кызган, ди... Шул вакытта бер чәүкә Җимне алып сызган, ди. Бәйләнчек ишәк «Сыерның да Мөгезе бар, Үгезнең дә...— Ниндиләре Генә әле Мөгезнең дә!..» Ишәк шулай, Мөгез юк дип Бездә генә Үтә икән Әнисенең Үзәгенә. Мөгез эзләп Барган ди ул Урманга да, Бәйләнгән ди Пошига да, Боланга да. «Ике мөгез Нигә синең Берүзеңә?!»— Дип ябышкан Бер үгезнең Мөгезенә. «Бирәсеңме, Юкмы миңа Берсен?!»— дигән. Үгез, ахры, Ни әйткәнен Белсен, дигән һәм ишәкне Чөеп кенә Ыргыткан ди. Ә бәйләнчек Шундый каты Курыккан ди, Куркуыннан Начар холкын Оныткан, ди. Хәзер инде Тыныч кына йөри, ди, ул, Күргәннәрен Әкият итеп Сөйли, ди ул.