ӨМЕТЕҢ ӨЗЕЛМӘСЕН
Шатлык эчендә кайгы унакханә бүлмәсендә тыныч кына телевизор карап утырганда, Илфат Маннуров кинәт тонык гөрелте ишеткәндәй булды. Гөрелте бик тиз көчәйде, куркынычка әйләнде. Илфатның колаклары тонды, күзләре шартлап чыгардай булып сызлый башлады. чигәләренә ниндидер чүкечләр белән бәреп торалар шикелле иде. Көн яктысы юкка чыкты, тирә- юньне дәһшәтле караңгылык басты Күк гөмбәзенең дөм-кара чыбылдыгын ертып, бер генә йолдыз— Таң йолдызы гына ялтырап күренде. Әмма ул да сүнде шикелле. Ә юк, сүнмәгән. Сүнмәскә тиеш! Өметне өзмик әле... Аңга килгәч, Илфат төшенде, каһәр чир ябырылуы икән бит бу! Гәүдәсенең уң ягы хәрәкәтсез. Кулы да, аягы да тыңлаусызга әйләнгән. кыймылдамыйлар да. Авызы уң якка чалышайган. Телен әйләндереп сөйләшер җае да калмаган Ниндидер зәгыйфь авазлар гына чыга түгелме? Күз аллары томанлы. Баш чирәбенә кургашын эретеп тутырганнар диярсең, башны күтәрер дә, хәрәкәтләндерер дә хәл юк. Илфат гомерендә беренче тапкыр үлемнең ничегрәк килү мөмкинлеген чамалады. Әҗәлнең кешене гел көтмәгәндә якалап ташлавы бик тә ихтимал икәненә инанды. Уйлана торгач, Илфат аз-азлап бу көнне ниләр булганын хәтерли башлады. Республика авыл хуҗалыгы алдынгылары киңәшмәсендә ул райкомның беренче секретаре Кави Салихович Сәмәрханов белән янәшә утырды Партия өлкә комитетының беренче секретаре Илфатка Ленин ордены белән алтын «Урак һәм Чүкеч» медале тапшырды Бүләкләү тантанасыннан «Татарстан» гостиницасына кайтканда аны алтынчы катның холлында, киң иркен көтү бүлмәсендә, авыл хуҗалыгы институтының дүртенче курсында укучы өлкән улы Варис каршылады Егет читтәрәк баскан кешеләрдән дә тартынып тормады, әтисен кысып кочаклады да үбеп алды. — Котлыйм, әткәй, котлыйм! Мең яшә!— Шул сүзләрне әйткәч, ул кинәт тынып калды. Аннары тирән көрсенеп пышылдады.— Әнкәй генә күрә алмады бу шатлыкны... Икесе дә тамакларына килеп утырган яшь «чумарын» кыенлык белән генә йотып җибәрделәр һәм мәрхүмә турындагы сүзне шунда өзделәр Ирләр булу кирәк иде Бүлмәгә кереп, өс-башны салгач, аулактан файдаланып. Варис кечкенә балалар кызыксынуы белән әтисе пинжәгенең түшендәге Ленин орденын һәм Алтын йолдызны карады Әтисенен беләкләреннән тотып. ♦ башын арткарак ташлады. «Урак һәм Чүкеч»нен балкышына сокланды, х — Шәп бит, әткәй, ә?—диде Варис аннары, шатлыгын эченә сый- £> дыра алмыйча.— Мин дә сииа охшый алсам икән S — Бәхетең үз кулыңда, улым1— Илфат та бик сөенә иде, ләкин га- 5 дәтенчә сабыр, тыйнак булырга тырышты. Хәер, тырышу түгел, табигый ® халәте иде ул аның х Телефон чыңлады Илфат түр өстәл буена ашыкты. Аның зур гәү- S дәсе тәрәзәне томалап куйгандай итте Буйга да озын ул, җилкәсе дә ® киң Бәдәне нык Телефон трубкасы Маннуров кулында балалар уен * чыгына әйләнеп калды Беренче секретарь Кави Салихович шалтырата икән Кай арада чишенеп өлгергән, ни арада телефонга ябышкан Шая- “ ра, КӨЛӘ. с; - Әбәд ашап алырга кирәктер безгә, кордаш Ябыгып кайтсак, рай- * онда кабул күрмәсләр,- ди — Ресторанга төшәбезме? Анда да кеше < күп инде. Олы бүләкләрне юмый да ярамый! Минем номерга төшә- * сеңме әллә? и Райком секретаренең бик үз итеп, хөрмәтләп сөйләшүе Илфат кү- е; целенә хуш килде Механизаторның кара туткыллы итләч йөзенә эчке * канәгатьләнү галәмәтләре чыкты Калын иреннәрендә елмаю күренде ш Зур коңгырт күзләрендә шаян чаткылар биешеп алды Борыны өстендә кушылырга торган куе кашлары да ике чигәгә таба тартылгандай иттеләр Ун кулына трубканы кыскан килеш, сул кулы белән юкарып калган кара чәчләрен сыпыра-сыпыра җавап бирдеМинем студент егет килеп җитте бит. Кави туган Без икәү диюем Иренмәсәгез, гаеп итмәсәгез, минем бүлмәгә үзегез менмәссезме рәхим итеп . Бер генә дә ресторанга төшәсем килмәгән иде — Сызгырганга йөгереп килүче мин ул,—диде Кави Сәмәрханов, уйный-көлә сөйләнеп — Варисны да күреп төшәрмен Биш-алты минуттан. яме — Көтәбез, Кави туган!— Трубканы куйгач, Илфат акча бирде дә Варисны буфетка җибәрде Ун-унбиш минуттан алар өчәү — ике ветеран һәм булачак инженер- механик — гөрләшеп утыралар иде инде Варис коньякка бөтенләй кагылмады Әтисе һәм район башлыгы алдында итагать саклавы гына түгел иде егетнең Бу нәрсә белән, чыннан да, татулыгы юк аның Курсташларыннан кайберәүләрнең эчемлеккә хиреслеген дә аңламый ул. Аңларга теләми Өлкәннәр дә фасоны килсен өчен генә авыз итеп куйдылар Мондый чакта, чәчәкләп-чуклап тормасаң да. бөтенләй тостсыз гына да булмый бит Ә турысын гына әйткәндә, хәмер гайрәтенә мохтаҗ түгел иде алар Дөнья ансыз да гаҗәеп матур, сокланып туймаслык. Саулык — үзе чиксез шатлык Хезмәтеңне ярату, аиы җиренә җиткереп башкара алу куанычына ни җитә?! Тырышлыгыңны ил югары бәяләсә. моннан да зуррак бәхетне көтү кирәкме? Балаларың да синең тормыш сукмагыңны дәвам итәбез дип торсалар, бу кадәресе килер көннәреңдәге олы сөенечләреңә дә гарантия түгелмени?! Болардан да түгәрәгрәк бәхет була аламы? Аларның кәефен тагын да күтәрергә теләгәндәй, урамда февраль кояшы елмая иде Кыш. килешмәгәнне кыланган кебек, яңгырлап сә- ерсенлерсә дә. азаккы чутта, үз сукмагын тапты Ун-унбиш градус суык күрсәтергә чамасы җитте. Төннәрен Татарстанда егерме биш градустан узган салкыннар да булып алды Кар да бөтенләй төшмәде түгел. Ашлык яуды дигән сүз, байлык яуды Алда әле февральнең яртысы бар. Март юмартланмасмы дигән өмет тә бөтен... Кави Салихович Илфат бәхетенә сокланып туя алмый иде. — Бик вакытында мендең син, кордаш, тауның түбәсенә. Куәтле- кодрәтле чагыңда.— диде райком секретаре, механизаторның таза җилкәсенә кулын салып — Алтын Йолдызың әнә «Бу иптәш — икмәк фронтының батыры да, профессоры да!» дип сөйләп тора, кордаш... Бүлмәдә эссе булып китте шикелле. Башта — Кави, аннары хуҗа пинжәкләрен салып, урындык аркасына элделәр. Илфат ак ефәк күлмәк өстеннән таккан галстугын күптән өнәми утыра иде. Аны салырга җай чыгуына сөенгән төсле булды. Өйрәнелмәгән, җанны тыгызлый сыман. Әңгәмә салмак кына ага бирде. Варис өлкәннәрнең сөйләшүен бик бирелеп тыңлап утырды. — Кеше, кордаш, табигатьнең яшерен серләренә төшенә-төшенә мәңгелек бишегеннән төште, Галәм киңлекләренә чыкты, атом төше эчкәресенә үтеп керде. Шулай да икмәк һаман газиз икмәгебез булып кала бирә. Изге икмәктә селекционерның да, машина төзүченең дә, химик белән биологның да көче тупланган Тик хәләл ризыгыбыз, барыннан да бигрәк, игенче хезмәтенең җимеше Шуның белән мактанырга тулы хакың бар синең, Илфат. Сәмәрханов бу сүзләрен уйланып кына, салмак итеп чиратка тезә- тезә әйтте. Ниндидер бик абруйлы имтихан комиссиясе алдында җавап бирә иде диярсең. Гомумән, ул ашыкмый-кабаланмый гына сөй- ләүчән. Гүя һәр фикерен пичәтләп бара Кул хәрәкәтләренә саран кеше, очынмый-кагынмый, ара-тнрә генә уң йодрыгы белән өстәлгә ка- гылгалап куя. йөзенә карасаң, чамалыйсың әйткәннәрен күз карашы белән дә раслап бара Снзелерсизелмәс кенә ияк тә кага Кави Салихович — егетләрчә какча гәүдәле, төз буйлы, ябык яңаклы ир. Аның чырае татарлардан битәр Балтик буе кешеләренекенә тартым. Аксыл йөз, салам төсле чәч, озынча борын, зәңгәр күзләр, сыек саргылт кашлар, саргылт керфекләр. Борынының уң яфрагына бәләкәй генә миң оялаган. Юка иреннәре һәрчак диярлек кысылган булыр. Кыскасы, кискен бер кыяфәт Шушы төгәллекне тырпаебрак торган колаклары гына бозадыр төсле. Ул һәрвакыт ыспай йөри Тузанлы юллардан кайтып кермәсә дә, үзен гел чнста-пөхтә тота. Куе шәмәхә төстәге костюмы, ак күлмәк, костюмына иш галстук аңа гаҗәеп килешеп тора. Ашап-эчкәч, Кави Салихович сигарет көйрәтәсе итте һәм коридорга чыгарга җыенды. — Тартыгыз монда гына,—диде Илфат—Ирләр исе чыксын азрак. Мин өйрәнә алмадым инде. Малайларның да күрсәткәннәре юк. Варис көлеп җибәрде. — Тартмаганның ниен күрсәтәсең аның? Сәмәрхановка ияреп, Илфат белән Варис та холлга уздылар Сүз Маниуровларның кечесенә күчте — Каникуллар беттеме, Варис?— Кави әлегәчә бик аз сөйләшкән егетне әңгәмәгә тартырга уйлады. — Түгәрәкләдек кышкы ялны, Кави Салихович. Озакламый дүртенче курска нокта куябыз. — Җәйгелеккә планнар ниндирәк? Гөл-Төркемгә кайтасыңдыр бит быел да? «Интернационал»га? Варис форсаттан файдаланып әйтә куйды: — Үземә аерым комбайн бирсәләр, кайтам, Кави Салихович. — Әтиең белән эшләү туйдырдымы әллә?—Сәмәрханов Илфатка күз кысты. Варис бу сораунын күңел кытыклау өчен генә бирелгәнлеген аңлады, әлбәттә. — Әткәй белән Харис эшләячәк Энем. — Ул быел аттестат ала бит инде сезнең? — Әйе. унны бетерә төпчек тә . — Илфат бу җөмләне «Уза гомер- ♦ ләр!> дигән сымаграк әйтте — Армиягә кадәр колхозда эшләр инде = — ВУЗга җыенмыймы’ — Солдат хезмәтен тутырып кайткач укыйм ди. Кави Салихович. 2 Ихтыяры — Алай да начар түгел Гаскәри хезмәтне яшьрәк чакта узган хә- J ерле. - Шул сүзләргә ялгап, Варне үзе турында да әйтте — Миңа менә диплом алгач барып кайтасы була әле. — Ничава, улым, дөньялар тыныч торганда, солдатта булып кайту— ® үзе бер академия ул - Илфат өлкән улына яратып, үз итеп карады ♦ Варис төскә-биткә, килеш-килбәткә койган да куйган әтисе иде Аңа = текәлеп карагач. Кави Илфатның егет чагын, илленче еллардагы Ман- ° нуровны күз алдына китерде дә «Еллардан да аяусыз нәрсә бармы?»— < дип уйланды. г Ташбуага төнге поезд белән кайтырбыз, дип килештеләр. Төштән * соң вактөяк йомышлар белән кибетләргә чыгып керербез, дип план- у лаштырдылар Үз бүлмәсенә, бишенче катка китеп барганда, Кавн < абыйсы Варисның исенә төшерде — Иртәгә Казан телевидениесе программасын карарга онытма. < яме,— диде —Егерме дә унбиштә, «һәркемнең үз йолдызы», телеочерк. “ Әтиеңне күрерсең. Бүген төшергән кадрларны да файдаланабыз, диделәр. Илфат райком секрета ренең һәммәсен хәтерендә тотуына гаҗәпсенеп куйды Хәтта читенсенде дә шикелле Күз алдында мактаудан кыенсына Илфат, оялчан кызлар шикелле, үз-үзенә урын таба алмый башлый Үзе турында тапшыру хакында сүзне дә тизрәк очларга ашыкты — Белә ул аны. Кавн туган, дип. улы өчен җавап бирде — Авылда минем белән бергә аларны да төшерделәр бит кинога Варисны да. Харисны да Зөбәйдәне дә чакыртып китерттеләр Кызымны Шулай сөйләшеп аерылышуларына ярты сәгать уздымы икән. юкмы. Варис бишенче катка, Сәмәрханон абыйсы номерына йөгереп төште Кара тутлы егетнең йөзе киндер төсенә кергән, тыны кысылган иде — Кави Салихович! Әти... Әтине! — диде ул, сулышына буылып — Әтине... Сәмәрханов, катапульта атып җибәргән төсле, ишеккә томырылды һәм, Варисны көтеп тормастан, алтынчы катка менә торган баскычка ташланды Күз ачып йомган арада ул Илфат бүлмәсенең шар ачык ишегеннән килеп керде Улы Илфатны караватка сузып салырга, изүләрен чишәргә, тәрәзәне ачып куярга өлгергән иде инде Кавн. кордашының йөзенә карау белән, хәлнең җитдилеген аңлады һәм шул мизгелдә телефонга ябышты — Скорая! Скорая! Бик тиз «Татарстан» гостиницасына килүегезне үтенәм Алты йөз унике Илфат Ил фат Райком секретаре яшьтәшенең әтисе исемен хәтергә төшерергә азапланды Бүлмәгә кайтып. Кавн абыйсы артына килеп баскан Варис ярдәм итте Фәйзрахманович! - диде — Илфат Фәйзерахмановнч Маннуров Илле бер яшьтә Илле бер Тугыз йөз утызынчы елгы Инсульт, минемчә Зинһар, тизрәк булыгыз Каршылыйбыз Ашыгыч ярдәм машинасы Маннуровны Соцгородка, Социалистическая урамы чатындагы уникенче больницага алып китте Икенче кат тагы палаталарның берсенә урнаштырдылар Варис үзе генә озата бармакчы иде, Кави Салихович ике сүзгә урын калдырмады, такси туктатып, ашыгыч ярдәм машинасы белән бер үк вакытта больницага килеп җитте. Илфатны койкага салгач та, Сәмәрханов неврология бүлеге мөдирен күреп сөйләште Аннары, чират көтеп утырса утырды, больницаның баш врачы белән дә күреште. Больницадан Кави Сәмәрханов партия өлкә комитетына китте, авыл хуҗалыгы бүлегендәге иптәшләргә Илфат Маннуровның сәламәтлеге китү турында хәбәр итте. Вариска баш врач имзасы белән әтисе янына тоткарлыксыз керү өчен даими пропуск яздылар. Басса бакыр изәрлек булып йөргән Илфатка һәр минут саен кеше ярдәме кирәк иде Гиз арада гына аңа торып утырырга да рөхсәт булмаячагын әйттеләр Илфат аңын озакка югалтмаса да, исен җыя алмыйча байтак ятты. Үзенә дәррәү ябырылган чир зәхмәтен башына сыйдыра алмый иде. дадыр =: Илфат дип, гостиницага барган идем, күңел суытырлык хәбәр әйттеләр * Больницага салганнар икән ләбаса! Синең авыл хуҗалыгы инстнту- < тында укыганыңны белә идем, менә сорашырга дип килдем. Кайсы * больницада әтиең? Хәле ничек? к У » * I 33 Кырык дүртенче ел иде. Язы ачлык белән җанны кыйнаган ел Башта яшь кычытканга, аннары чөгендер яфрагына табындырган, соңрак яңа яшь бәрәңгесен җәннәт сые иткән ел Илфат өчен, апасы Илһамия, ссңелесе Илшадия өчен кара матәм елы Зөянең язда сугып, кара көздә сүтеп калдыра торган күпере аша чыкканда, ноябрь азагында тракторы агымсуга капланып, әниләре үлгән, өч баланың сыңар канатлы булып калган еллары. Канатның икенче сыңары Бөек Ватан сугышы фронтында иде. Кырык икенче елның февралендә МТС аша бирелгән броньнан баш тартып, тракторын танкка алыштырган Фәйзерахман Маннуров бу вакытта, илебезнең дәүләт чиген үтеп, вәхши фашист өерләрен үз ояларына таба куып бара иде. Әтиләре өчен балалар сөенеп туймадылар, әниләре үлеменең хәсрәте чиксез булды Кырык бишенче ел җитмичә Фәйзерахманга хатынының үлеме турында язмадылар Яза алмадылар. Куллары бармады Аннары язмый да булмады Фәйзерахманның җавап хаты күз яшенә манчылып килгән иде Фронтовик-танкист: «Мәңгелек үкенечкә каласыларым булганга, өйрәткәнмен икән Маһибәдәр бәгырькәемне трактористлыкка»,— дип язган иде. «Түзегез, чыдагыз инде, газизләрем, фашист дигән агулы еланны сытып изгәч, исән-сау кайта алсам, ничек тә тернәкләнеп китәр идек. Бер үк чыдагыз, балакайларым Җиңүгә ерак калмады инде...»—дип юаткан иде. Ачлыгына, мохтаҗлыгына бакмастан, әнисе үлгәнгә кадәр Илфатның кәефе әллә ни боек түгел иде. Район үзәгенә бара-кайта укып (һәр көнне егерме чакрым!), кырык дүртнең җәендә сигезенче классны бетерде ул Аннан соң үгез җигеп, җәй буе колхозда эшләде. Урак өстендә катлаулы сугу машинасы янына, ындыр табакларына көлтә ташыды, Ташбуа элеваторына (аны «Заготзерно» дип йөртәләр иде)— ашлык, Лашчы разъездына бәрәңге, яшелчә заданиесе илтте. Кордашларыннан калышмый эшләде. Балалар Йортыйдагы Женя Логинов кына — кырык беренче елның августында Белоруссиядән эвакуацияләнеп килгәндә үтә күренмәле малай, тора-бара ныгып, тазарып киткән яшүсмер — җитезлектә, чыдамлыкта аны уздырса уздыргандыр. Авылныкылар «Детдом Женя» дип атаган шәһәр ятименең сала эшләренә кулы бик ята иде. Гөл-Төркем картлары аны мактап туймыйлар. «Атасы булмаса, бабасы чын крестиян булгандыр бу баланың».— диләр иде. Маннуровлар гаиләсе өчен шомлы булып беткән кырык дүртенче елның көз башы Илфат йөрәгенә шашкын дәрт керү белән истә калган ...Кояш иңеп бара, көне буе катлаулы сугу машинасына көлтә ташыган «үгезләр эшелоны»ның ташбака адымы белән колхоз ихатасына кайтып барышы. Үгез дигән җан иясе белән эш иткән кеше белә, ул мәхлуктан (чү, мәхлук микән?) ашыгып атлавын өметләнеп ялгышмаска кирәк. Сал инде син аңа йөгеңне: көлтәме ул, ашлыкмы, бәрәңгеме, кирпечме яисә утынмы — барыбер, төя икеләнмичә, тартачак «МУ-2» дигән («үгез — ике мөгез») транспорт, әмма ашыктырма син аны. Анысы — файдасыз шөгыль Кыр капка төбендәге басудан да ярты сәгать кайта. Бу юлы «эшелон» авылдан өч чакрым чамасы тимер юл буендагы ындыр табагыннан кайтып килә иде. Кыр ышыклау полосасы яныннан авылга таба сузылган туры юлга чыкканда, үгез җигеп каешланып беткән малайлар өеренә, кулына чемодан күтәреп, бер якка иңкәеп атлаучы кыз очрады. Илфат беренче олауда, саф башы булып бара Саф башы булып йөрүне берәү дә өнәми Ник дигәндә, үгезне һаман әйдәп, кычкырып барасы була, ә арттагы арбаларда малайларның гамендә дә юк, авыл башына кайтып җиткәнче алар йокы симертәләр Шуңа күрә саф башында чиратлап йөрү килешенгән. — Исәнмесез! Кайларга юл тотуы икән берәүләрнең?—дигән булды Илфат, кыздан җавап сүзе өметләнеп. Шомырт кара күзле, нечкә кыйгач кашлы, төз борынлы, бит урталары багалмадай алсу, йомры гәүдәле, озын чәч толымын артка үреп салган кыз күңел җилкетерлек итеп көлемсерәде дә әйтте: — Гөл-Төркем егетләре булсагыз, сезнең авылга барышым,— диде һәм янә җан тәслим кылганнарны да терелтерлек итеп ак тешләрен балкытып елмайды ♦ — Бик ашыкмасагыз, утыртып кайтам үзегезне. Чемоданыгыз да х авыр күренә Әйдәгез, иң әүвәле аны арбага салыйк! Илфат каеш чыбыркысын көлтә арбасынын үрәчәсенә элде дә, җиргә < сикерде, эһ дигәнче кызның чемоданын арбага урнаштырды — Утырыгыз!—диде аннары.— Менә шулай аякларны салындырып ® кайтабыз инде. Җәяүләгәннән алдарак була — Рәхмәт, егет! Үзегезне кем дип белим? — Минме? Мин Илфат булам инде. Сез кем менә? — Мин — Рәмзия . — Менә таныштык та. Илфат бүгенгесе көннән яңа бер танышлы * булды дисә, хаталанмыймы, Рәмзия? ® — Иптәш Илфат хаклы булачак. ч — Бүтән бер нәрсәгә дә мохтаҗлык юк, болай булгач. Ашыйсы кил- < сә, бодай куырабыз. Эчәсе килсә, сусынны басарга чишмә сулары бар. * Ә күңел өчен дигәндә — Рәмзия янәшәдә ж — Сез шигырьләр язасызмы әллә. Илфат? u Бу сорау егетнең көймәсен чак-чак кына комга утыртмый калды * Нишләп тиктомалдан мондый сорау бирде әле иптәш Рәмзия? Күп сөй- а. лисең диюеме? Такылдама, тасма телләнеп маташма, мин синең ише- * ләрне күп күргән димәкчеме? Тнк тоз ашаган тавык кебек миңгерәп “ калырга ярамый иде, җавабын әмәлләде (күп тә, оста да сөйләүче Илфатмыни соң инде! Әле чибәр кыз күргәч кенә «ычкынып» китүе иде): — Шигырьләрне укырга бик яратам мин, Рәмзия Язу кулдан килми. Шигырь чыгарырлык чамам булса, үгез арбасын та парлап кайтуыбыз турында бер шигырь әйтер илем инде әйтүен. Кыз тагын мәгънәсен тиз генә тотып булмаслык сүзләр әйтеп салды. — Романтикасы зур болай юл йөрүнең — Шуннан соң гына Илфат кәефенә ярашлы сүз чыкты — Чемоданны күтәреп атлый калсам, ннтегәселәрем була икән. Ярый әле, сез очрадыгыз. Илфат хәзинәсендәге сүзләрнең һәммәсен кырып-себереп булса да, тел тегермәне тартырга әзер иде — Әти-әниләрегез хәер-дога укып озатканнардыр, Рәмзия Шул догалар кабул булгандыр, югыйсә без караңгы төшкәч кенә кузгалабыз өйгә,- диде. — Әти-әниләр чыннан да борчылып калдылар. Хат язармын инде, бер ялгызыма унбиш олау очрады, диярмен Сөенерләр бичаракайларым — Миннән чук-чук сәламнәр язарга онытмагыз. Гөл-Төркемнең Габдрахман күке оныгы. Фәйзерахман тракторист улы — үгез машинисты Илфаттан күптин-күп сәлам, шуның арбасына утырып килеп ирештем мин бу авылга, диегез, яме Рәмзия рәхәт бер көлү белән көлеп җибәрде — Сәламен язармын, анысыннан эш тормас Бабагызның, әтиегезнең исемнәрен бер кәгазьгә язып бирмәссезме Илфат та шаяру комарына бирелде Кызлар хәтере кыска диләр шул Ну сез кушаматны онытмаска тырышыгыз. Безне шул кушамат аркылы беләләр тирә-юнь авылларда — Үз кушаматын үзе әйтеп торган кешене беренче очратуым, кызык!- диде Рәмзия һәм тагын җанга рәхәт өстәп көлеп җибәрде Илфат исә кушаматы белән горурланганын әйтеп калырга тели иде Аңлатасы килә иде Т. Хаҗиэхмэтов рәсеме — Безнең кушамат, иптәш Рәмзия, жилдән килгән мыскыл сүзе түгел бит Бабай күкеле сәгатьләр ясаган минем Әткәй дә ясый белә иде Бик тырышсам, үзем дә булдырам мин аны. Частьларга гына кытлык . — Кызык!— дип кабатлады Рәмзия.— Бер чакрым юл узмадык, мине бөтен нәселегез белән таныштырдыгыз, Илфат Күңелле егет икәнсез, рәхмәт! * Илфатның бу чибәр күңеленә ятышлы нидер әйтәсе килә иде Күке- = ле сәгать ясап бирәм мин сезгә дип, мәсәлән Ләкин мондый сүзне уң- g ны-сулны чамаламый ычкындырып, дивана Җәләлетдин хәленә калуын 5 бар Вәгъдә биреп куюыңнан алда урабрак килеп, разведка ясаган хә- § ерле булыр. Шул фикергә килгәч, Рәмзиядән ул туп-туры сорады ® — Безнең авылга кемгә киләсең соң? Әгәр дә инде житмеш йозак 2 белән саклый торган сер булмаса, мин дә белер идем Рәмзия, ай-һай әрсезләнәсең, егет, дигәндәй, шаян да. кисәтүле дә ® караш ташлап алды да жавап бирде: Ф — Сез моны белә алмыйсыз. Илфат Чөнки чөнки мин аны үзем я дә белмим әле. о Илфатка тәтелдәргә тагын жай өстәлде. — Алайса мин сезне үзебезгә алып кайтам, яме? Килештекме? х Инде Рәмзия сагая калды — Сезгә килеп төшәргә мин килештем дә. ди. Әйдәгеләр ни әйтер — Хуш киләсез, диярләр. Бүтәнчә ни әйтсеннәр Безнең өндә хатын- < кызлар батальоны гына Әнкәй, апам, сеңелем — Озакка киләсезме соң ч сез? < — Озакка, Илфат * Егет тәмам үзләшеп китте һәм. ялгышам дип фикеренә дә китермәс- тән, ярып салды — Белдем бит, болай булгач! Сез — медсестра, Рәмзия иптәш Кыз кинәт килеп кагылган жилдән күтәрелә башлаган күлмәк итәген кулы белән басып, җайлап куйды да, Илфатның хаталануын, үзенең медсестра булмавын, укытырга килүен аңлатты Егеткә монысы да бик ошый иде — Алайса күңелегезгә язып куегыз инде сез Гөл-Төркемгә бөтенләйгә киләсез. Безнең авылга килгән укытучы кызлар китми Сезнең язмыш та шундый булачак... Рәмзия башын кыңгыр салып, дилбегәсен тарткалап үгезне ашыктырырга маташкан Илфатка сәерсенеп карап алды — Күрәзәчеме әллә сез? Мине монда төпләнеп калырга мәҗбүр итәрлек нинди көч бар дип беләсез? — Мин күрәзәче түгел, ырым-шырымнарга да ышанмыйм, ну күңел сизә минем, изге тамыры бар Сезне Гөл Төркемгә тартып алачак магнитны беләм мин — Кай тирәләрдә икән ул магнит? Андый көчлесе Курск тирәсендә диләр түгелме соң? - Менә монда, минем йөрәктә ул, Рәмзия! Шулай диде дә, егет шүрли үк калды Кызый ачуланып, көлтә арбасыннан төшеп калмасын тагын Тигәнәк кебек сарылу ярап беткән эш түгелдер ул, әй! Бәхеткә. Рәмзия боларның һәммәсен уенга алды һәм тагын бер матур итеп көлеп куйды Илфат моңа чын-чыннан шатланды Шунда бая дан бирле теленнән тартып килгән сүзгә ирек куйды — Озакка килгәч, бөтенләйгә килгәч, мин сезгә күкеле сәгать ясап бирәм дә бирәм инде. Рәмзия.— диде — Дәрескә кичекмәскә бик шәп булачак Күке моңланып алтыны кычкыруга подъем! Җидене кычкыргач. мәктәпкә җыену башлана Әкәмәт булачак. Рәмзия, менә күрерсез! Илфат күңелендә сабан туй иде. Тик аның арбасы артыннан тезелгән ундүрт олаудагы малайлар теш агартырга, тәтелдәргә керешеп, ашка таракан була яздылар. Моны шундук абайлап алган Детдом Женя (ул икенче арбада кайта) торып басты да, юлдаш кызның авыл ягына караган чагын туры китереп, арткы олаулардагы малайларга кояшта янып, җилдә яргаланган йодрыгын селкеде. Үгезчеләр «гвардиясе»ндә Илфат белән Женя сүзе — закон. Алар урнаштырган кануннарны бозарга батырчылык иткән малайга йодрыкларны тату ихтималы да ерак йөрми. Моны ГөлТөркем малайлары яхшы белә. «Үгез машинистлары», тел шомартмый калудан эчләре күгәрер дәрәҗәгә җитсәләр дә, тындылар. Беренче арбада аяк салындырып утырган чибәрнең гайрәтен чигерерлек маймылланулар булмый калды. Бөтенләй үк дәшми булдыра алмагач, кара чутырлыгы өчен Чуен кушаматы алган Гариф җыр башлады: Сары каеш, җизле йөгән Безнең атларда гына; Рәхәт йокы йоклап калдык Сабый чакларда гына Аңа күрше арбадагы Фырт Гарәфе кушылды. Икесенең дә тавышы тыңлап туймаслык матур, моңлы, күкрәктән чыккан тавыш иде. «Безнең атларда гына » Пыяла белән кырып булса да мыек чыгарырга азапланган егет кисәкләренең хыялында ат иде. Атның да ка- натлысы. Кайчак Тәтешкә, Ташбуага, Тарханга задание ашлыгы ташучы атлар җигелгән арбага утыру тәтегәндә, алар үзләрен самолетта ук булмаса да, автомашинада җилдергән сыман хис итәләр иде. Ат адымы үгез көе түгел шул инде! Колхоз йорты-ихатасына кайтып, мөгезле кашканы тугаргач, дирбияләрне саранга кертеп элгәч, Илфат Женяга күз кысты да, бер кулына чыбыркысын, икенчесенә кызның чемоданын тотты Туташны үзләренә алып китте. Бу вакытта кунарга кая барсын инде кыз бала?! Казаннан Ульяновскига баручы поезддан төшеп калган бит ул, Гөл- Төркемгә беренче кат аяк басуы. Үгезчеләр тамак кырган, бер-беренә ым каккан булып, тел шартлатып озатып калдылар. Илфат белән Рәмзия шактый юл алгач кына нидер гапләшергә керештеләр, ләкин арттан акырып-бакырып калучы булмады. Женя анда иде шул, Илфатның ахирие. Телеңә салышып кара ул барында! — Менә кунак алып кайттым!—диде Илфат, әле генә басудан кайтып, юынып йөрүче әнисенә. Шул тавышка Илһамия белән Илшадия дә болдырга чыктылар. Кунак кыз белән өйдәгеләр тиз таныштылар Рәмзия узган уку елында педучилищеның беренче курсын бетергән дә за- очнога күчкән, читтән торып укыячак икән. һәммәсе бергә өстәлне урап утырып, туйганчы бәрәңге ашадылар Сөткә дә изгән булгач, патша сые сыман тоелды. Шөкер, август кергәч, тамакка тилмерү газаплары онытыла башлады Мул көз җитте Жәй, Тукай абзый әйткәндәй, матур килде: җил дә вакытында исте, яңгыр да вакытында яуды. Шунлыктан, җиргә ни төртсәң, шул күкрәп үсте. Колхоз эш көненә аванс бүлгәч, шаулап бәрәңге һәм яшелчә өлгергәч, кешеләрнең йөзләренә төс керде. Фронттан килгән шатлыклы хәбәрләр нур өстенә балкыш булып, кешеләрнең кәефен күтәрде. Уракны да узган елларга караганда кыскарак тоттылар. Әйе, язгы ашыйсы килеп тилмерү-өзгәләнүләр, шомлы төшкә охшап, каядыр чигенгән кебек булдылар Мәгәр хәтердән китмәделәр, тиз генә китәргә дә охшап тормыйлар иде. Илфатның йөрәген телем-телем итеп кискәләгән бер хәл, мөгаен, гомеренең ахырына кадәр тынгы бнрмәс- тер. Язгы ачлык китереп кыскач, әтисенең куш көпшәле мылтыгын сатты ул Үч иткәндәй, апрель уртасында Илшадия авырып түшәккә ятты Курайга дип киптергән гөл сабагыдай ябыкты сабый Азрак савыга башлагач аның: «Ипи булса, ашар идем азрак. Хәл кермәс идеме икән?» дип, өзгәләнүен тыңлап тору Илфат өчен иң зур газап нде ♦ Шуңа күрә, бик кызганса да, мылтыкны сатарга булды Авызыннан х шул хәбәр чыкканның иртәгесен Сәйфи Илгизе килеп тә җитте Бик u кәефле иде Иөзе чалт аяз Тамак туклыгы шулай итәдер инде Эре х генә сөйләште: — Дөрес сүзме, мылтыгыңны сатарга булгансың, диләр — Сатмыйм, онга алыштырам,— диде Илфат та артыгын мескен- г ләнмәскә тырышып. — Күпме дисең? — Ике пот бодай оны Илгиз көлгән булды. Аннары: ♦ — Сатарныкын сорамыйсың. Илфат агай-эне Утыз кадак дисәң, я бир бишне, ун булсын.— Илгиз кулын сузып кыстарга кереште Чырае ° аптыраган кешегә изгелек кылучыныкы кебек иде < — Көлмә кешедән!— днде Илфат төксе итеп һәм өйгә керергә бог рылды Илгиз аны туктатты 3 — Әйдә бир бер потка! у — Пот ярымнан грамм да киметмим Шул рәвешле килештеләр Онны барып ал дигән нде. Илфат — Юк инде, мылтык сиңа кирәк, хакын син күтәрә кил,— днп кырт < кисте. 10 Илгиз пот ярым бодай оны күтәреп килде Мылтыкны алай әйләндерде, болай тулгандырды, бик ошатты Капкадан чыкканда капылт кына туктады да мактанып алды — Мылтыксыз калдың бит, Илфат агай-эне' Намусына тукынуны, мохтаҗлыктан кылган эшкә сөенүне Илфат күтәрә алмалы, Илгиз кулыннан мылтыкны тартып алырга, онын кире күтәртеп җибәрергә дә ниятләгән нде, сеңелесенең хәлсез тавышы, бәгырь телгәли торган күз карашы нсенә төшеп, дуамал уеннан кире кайтты Шулай да тел тешләп калмады — Мылтык китсә, алтатар табылыр. Гаделниса малае! Белеп тор!— днп. капка төбендә горур гына басып калды Көннәр үтә, гомер сүтә, ертык киңәя дигәннәр Ертык, чыннан да. киңәйде Яңа ашлыкка, яңа бәрәңгегә ялганырга байтак нде әле. Мылтыкка алышкан он бик тиз юк булды Сеңелесенең хәле әллә нн аруланмады Тагын икмәк дип тилмергәч, Илфат бу юлы инде әнисенә дә әйтмичә (әнисенең трактордан кайтып кергәне юк диярлек), әтнее биреп калдырган куен сәгатен алды да тимер юл разъездына китте Поезд килгәч, эшчеләргә икмәк бушатканда алмаштыручы табармын дигән өмет белән барды Юлы уңды Әрнесә дә, уңды дип хисаплады Әрнү кадәресе көчле иде Истәлек сәгать ич! Вагон-лавкадагы агай йөрәгеңне умырып алырдай комсыз Илфат кулына ике кирпеч икмәк тоттырды да «Әйтер сүзем бетте, энем, бигайбә!» дип, сәгатьне алып калды Сеңелесенең куанычы хакына чыдарга туры килде Илфатка Мондый хәлләр хәтердән тиз генә җуелмый шул, җуелмый Инде йокларга ятабыз дигәндә, әлеге дә баягы Илшадия йөгереп керде дә — Әни! Мунчада ут бар! Кем микән?- дип куркынды — Нинди ут булсын? Күзеңә күренгәндер — Ышанмасан, арт бакчага чыгып кара,— днде кече кызы, әнисенә үпкәли язып Әниләре мунчага барып ук карады. Әйләнеп килгәч, Илһамия белән Илшадия бер авыздан: — Кем анда?—дип сорадылар. — Кем булсын инде, Илфат Сәгать белән җенләнеп утыра,—диде ана. Тавышында борчылудан битәр улы белән мактану сизелде.— Мин аны чоланга чыгып яткан дип торам бит. Коне буе эшләп тә арын белми. Яшьлек шул, яшь чак, армас чак!.. Иртәгесен Рәмзия мәктәп өендә ялгызы гына торучы укытучы кыз янына күчте. Шунда үзеннән өлкәнрәк хезмәттәше белән торырга булды. Илфат йөрәгендә исә ул басу юлында очраган сәгатьтән үк яши башлаган иде. Йокысын качырды Рәмзия Илфатның. Йокы нәрсә? Бер туймаса, бер туяр. Җан тынычлыгын җуйды егет. Башына — уй, йөрәгенә ут капты. Ай тулганын белмәс, егет булганын белмәс, диләр. Рәмзия очрамаса, гыйшык сәгате сугарып белми генә йөрер иде әле малаең. Урак башланганнан бирле тальянын онытып йөргән Илфат моң тартмасын кулына еш алучан булып китте. Рәмзияләргә дә күтәреп киткәли башлады. Илфат әрсезләнеп йөри торгач, шуны ачыклады яшь укытучы да хәйран җырлый икән. Галиябану диярсең. Хәлиле булу гына кемгә насыйптыр? Илфат үзе уйнап, үзе җырлаганда Рәмзия дә килеп кушылгач, бүлмәдәш укытучы кыз тыңлап торыр-торыр иде дә, соклануын яшерә алмыйча — Пар алмадай пар килгәнегезне беләсезме сез, яшьләр?—дияр иде. Аңа каршы Рәмзиянең: — Илфат энекәш әле ул миңа,— дигәне дә булды.— Безнең ара ике яшь. Шулай дигәч, Илфат чәчрәп чыкты. — Кәгазьдә. Еллар язылышы белән чутласаң,— дияргә ашыкты егет.— Чынлыкта безнең ара, бик беләсең килсә, ундүрт ай. Син (алар «сез» дип җәфалану дәверен үтеп, якын кешеләрчә «син» дип сөйләшә башлаганнар иде инде) ноябрь башында тугансың. Шуннан бер ел гомер үтүгә, январь башында мин дөньяга килгәнмен... — Тырышма, яме, тырышма! Ничек кенә исәпләсәң дә акны карага чыгара алмассың,— дип куйды кыз. Рәмзия шулай уенын-чынын бергә кушып, Илфат хисләрен кабул күрмәскә тырышса да. егет аңардан бизәргә уйламады Яратканнан яра алу да татлы дип тикмәгә әйтмәгәннәрдер, кызның рәнҗетүләрен дә бәхеткә чутлый иде ул Рәмзия аның белән мәш килеп сөйләшә, уй- ный-көлә ич. Гармун сайратуын онытылып китепләр тыңлый Ир-егетләр яуга китеп беткәч, авылның бер дигән гармунчысы булып калган Илфат аның саен өздерә генә. Хәер, Ураз авылы чибәренә ошыйм дип кенә түгел, тыңлаучыга — уйнаучы инде ул. Егерме бишенче елгыларны фронтка озатканда, аны саубуллашу мәҗлесләренә йөрттеләр, аулак өйләргә алып бардылар. Тыңламаса үпкәлиләр, рәнҗиләр, хәтта яныйлар иде. Кемнең инде гармунсыз мәҗлес үткәрәсе килсен? Ут эченә чыгып китәсе авылдашларының гозерен ничек аяк астына саласың?.. Хатирәләр дәвамы Августның егерме сигезе иде. Башлангыч класслар өч көннән укый башлыйлар. Рәмзия дә өч көннән чын укытучы була, икенчеләрне укытырга керешә (өлкән классларда дәресләр октябрьда гына башлана, укучылар авыл хуҗалыгы эшләрендә) Иртәгә, ягъни егерме тугызында, Рәмзия белән педучилищеда бергә укыган күрше авыл кызы, Тәтешкә укырга барганда, Гөл-Төркемдә тукталачак Кич кунгач, Рәмзия аны Ташбуага озатырга булган Аннан ул кыз автомашинагамы, аткамы эләгеп, Тәтешкә китәчәк. Шушы уңайдан Рәмзия Илфатны кичке тугызга үзләренә чакырды Гармунын алып килергә кушты Кич утырмак- чылар ♦ Укытучы кызның әлеге гозере дип әйтикме, әмере дисәк тә хата = булмастыр, Илфатка канатлар чыгарды Ул иртәгесе көнне җиткерә “ алмый изаланды Егерме тугызы көнне кояш та бүтәнчәрәк балкып z чыкты, үгез дә тыңлаулыга әйләнгәндәй тоелды, күзләре начарлыктан 2 сугышка алынмый калган председатель Кәлимулла абын да бүтән чак- ® лардагы төсле тупас сөйләшмәде кебек. х Ул көнне катлаулы молотилкага көлтәне Зөя аръягыннан ташыды- н лар. Хикмәт шунда иде: агымсуның аргы ярына тракторны да, катлау- s лы сугу машинасын да чыгарыр әмәл юк. «Үгезләр эшелоны» йөргән * дерелди-калтырый торган күпергә техника кертергә МТС башлыкла- ♦ рының да, колхоз председателенең дә башына тай типмәгән Зөя буе и басуы ашлыгын сукмый калдырып та булмый Фронт икмәк көтә! ° Төшкә туктарга дип, көлтә төялгән олаулар белән тезелешеп кай- < тып килгәндә, умарталык буенда председатель Кәлимулла белән мәк- £ тәп директоры, колхоз парторгы Нәвар каршы очрадылар Күксагыз * үстерүчеләр янына барулары икән Q «Кәрван»ны туктаттылар ч — Нихәл, егетләр, бик йончытмыймы?— ди председатель — Егетләр сынатырлык түгел,—ди Нәвар апа-парторг Салпы якка < салам кыстыра Үзе малайларга елмая ш Кыстырыгыз, апа, кыстыра бирегез, әйдә!—ди өченчеме, дүртенчеме олаудагы малайларның берсе — Салам безгә көлтәсе белән сыя Ардыруын ардырмый. Кәлимулла абый,—ди икенче бер теллесе,— ну чүтеки кичке якта көлтә баса башлый — Үзең көлтә буе булганга ул! Теге малайның юкка теш агартуы түгел, председатель белән җитди сөйләш мәкче Рас әгәрс, көлтә баса, Кәлимулла абый.— ди ул кырыс кына,— әле бүген дә хәл бетеп тора менә. Үгез җигүчеләргә ипине сигезәр йөз грамм итәсе иде Кәлимулла абыйлары да бик җитди — Аванс бирдек кенә бит әле, наный,—ди Малай кул гына селти — Өреп очырырга да җитмәде лә ул Умартачы Гаяз бабайдан бурычка алган ике потны түләдек тә умачка да чутлы гына калды - Дәүләткә ничегрәк тапшыруыбызга карап, тагын бераз аванс бирә алмабызмы дибез менә. Эш сездән дә тора, тырыша төшегез! Председатель шулай ди инде ул, аның белән сөйләшкән малай да моны аңламый түгел, тик ашказанына әмер биреп булмый Ул ипи даулый. Кыштан өшәнеп чыккач, язын адәм балаларының тәнендә май тәмам сызып бетте, яңа бәрәңге белән генә үсеп, ныгып бара торган җапны-тәнне алдап бетерә алмыйсың Әйтәләр бит, бәрәңге алып барам дип ышандыра, алып каптырына сүз бирмн, ышандырмый икән Аллы-гөлле башланган көннең киче Илфат өчен күңелсез булып бетте. Аръяктан соңгы рейсны ясаганда, Илфатның үгезе «кәрван»нын койрыгында кайта иде Күпергә соңгы булып керде Күндәм генә атлый иде. Үзе чыгып җиткәч, көлтә арбасы да күпердән чыгып җиткәндер дип юрады булса кнрәк мөгезбай, капылт кына уңга борылды да. сөзәк ярдан су эчәргә җыенды Бәхетсезлеккә. арбаның кендеге кыска иде Алгы уң көпчәк арба астына керде һәм арбаны сул якка әйләнде- реп ташлады. Бер олау көлтә белән бергә, Илфат Зөягә очып төште. Гомере барга, җәрәхәтсез каласына сәбәп — ике япьле көлтә сәнәге аның башы яныннан узып китте һә.м суга чумды. Ә үгез, бер ни булмагандай, барып су эчә башлады. Корсагы бүлтәеп чыкканчы эчте, аннары озак итеп чишмә челтерәтте. Арбаның алгы көпчәкләре тугымының судагы өлешен ком баса башлаган иде инде. Малайлар башта шыркылдаша-шыркылдаша көлделәр, аннары күлмәкыштаннарын салып, акрын гына агып баручы һәм су сеңеп батарга җыенучы көлтәләрне җыярга кереп киттеләр Чапанча бер кул белән йөзә-йөзә, көлтә кочаклап ярга чыга тордылар. Көлтәләрне яр буена тезеп салгач, күпердән арбаны сөйрәп китерделәр. Су читеннән арбаның алдына гына җигелгән үгезне алып килделәр. Ул күзләрен шарландырып. «Бәла килеп чыктымыни соң? Булмас ла? Мин менә туйганчы су эчтем, бушандым» дигән шикелле исе дә китми тора бирде. Илфат суга төшкән тавык белән бер иде. Киемнәренең коры бер җебе дә юк. шуның өстенә комга, балчыкка буялып беткән иде. Бермә-бер авырайган көлтәләрне бергәләшеп төягәч. Илфат Женя Логинов белән сөйләште. Евгений үз олавын да, Илфатныкын да бушатачак, сусынын баскан үгезне тугарып, камыт, йөгән, ыңгырчак, аркалык. дилбегәне сарайга кертеп бикләргә булды. Илфат чыбыркысын гына алдь: да, өйгә элдертте Аның болай ашыгу серен Детдом Женя гына белде. «Дилбегәне нык тотсам, бу хурлыкка калмаган булыр идем»,— дип уйланды егет. Тормыш дилбегәсен тотарга да гомер дигәнең шулай каккалап-суккалап өйрәткәнен уена китерми иде әле ул Өйләренә кайтып җиткәч, егетне яңа хәсрәт басты Рәмзияләргә бу чалбар белән барып булмаячак. Плащ-палаткадан бозып теккән бу ыштан (ике балак дисәң дә хак) суда бүртеп, торба кебек катып киткән иде. Тиз генә кибәренә өметләнмә дә. Ә ул — карап торган бердәнбер чалбар Кешелеккә дә шул, эшкә дә Дөрес, тагын берәү бар дияргә була. Ләкин ул бик кыскарган, тубыктан гына Анысына да риза-бәхил булыр иде, тик ике тезендә ике ямау әллә каян кычкырып торалар. Артында да ямаулыксыз гына типчеп куйган биш тиен бакыр кадәр бер тап бар. Көл дә, җыла да! Җыларга ярамый, җылау егет эшемени?! Көләр хәл юк, сугыш елларында өстз-башы таланмаган кеше аз калып бара. Чакырган җиргә бармый калуны уйга кертү дә юк. Нишләмәк кирәк, Илфат кыскарган ямаулы чалбарын, искелеге белән чалбарга тиң. төсе уңган зәңгәр күлмәген киеп кызлар янына китте. Чәчләре кара бөдрә дә сон, арасыннан хафалы җил өрә. кыяфәт тә чамалы. Иңгә аскан тальян да фасонны коткара алмый. Ыштансыз артка каеш билбау төсле... Эчтән көйрәп, чиксез пошынулары юкка булмаган. Рәмзия гармунчыны сәерсенеп каршылады Тел күтәреп кыерсытулы сүз әйтмәде ул, мәгәр Илфат килеп кергәч, күзе белән баштанаяк капшап чыкты да чырай бозды Илфат җир убылса, җир упкынына кереп китәрлек булды Алай да югалып калмаска тырышты, Зөя буендагы әкәмәтләрне мәзәк калыбына салып, түкми-чәчми сөйләде. Яраткан күңелдә ялган булмый бит. Бу кичне дә гармун чыңлады, җырлар җырланды, уен-көлке дә булмый калмады Тик гөлчәчкәгә охшап киенгән Рәмзиянең күңел офыгыннан болытлар таралып бетмәде (гаиләдә төпчек кыз Рәмзиянең киенерлеге бар. Әти-әнисе исәннәр. Әтисе өлкән яшьтә, сугышка бармаган. Умартачы Тормышлары бөтен — җитеш, түгәрәк). Саубуллашып, кайтырга кузгалганда, Илфат кунак кызның Таш- буага сәгать ничәләрдә кузгаласын сорашты Дусты өчен Рәмзия җавап бирде: — Көтү куганда. — Иртәрәк тә ярыймы? — Нигә соравың? Үгез белән илтеп кайтырга җыенмыйсыңдыр бит? — Үгезгә калса, эш мөгезгә кала инде ул, Рәмзия. Ник соравым әлегә секрет Илфатның теләге кызларга бер күңеллелек ясау, яхшылык итү иде. Шул нияте барып чыкса. Рәмзиянең кәефе килми калмаячак Рәх- ♦ мәт тә укыр әле «Менә ичмасам егетлек эшләгәнсең!» дияр = Өйгә кайткач, кәжәнкәдәге сандыктан, жыен шара-бара арасыннан £ кечкенә бер капчык алды. Аның төбендә байтак кына самосад тәмәке z бар иде «Моны бирсәмме, моны бирсәм. Ташбуага гынамы. Тәтешнең “ үзенә илтеп куячак!» ® Илфат аларга килеп жнткәндә. колхозның нәсел айгырларын ка- 3 раучы Низами карт капка биген эшереп, кереп ятарга чамалап тора иде Й - Ни хәлләр. Низами абзый?— диде Илфат килә-килешкә ® — Хәлләр, наный, ару. ну интегүемә юк дару . Илфат аңлап тора: тәмәкесе беткән, үлеп тартасы килә картның Анда сугылып баккан инде ул, монда кагылып караган, төпчек тә таба ® алмаган Авылда тәмәке кытлыгы башланганга әллә нн гомер Базарга г; чыксаң, чуваш хатыннарыннан табып була булуын. Алары да акчага * сатмый, он сорыйлар, ярма сорыйлар Үзендә байлык барын алдан ук < сөрән салмыйча, Илфат һаман хәл-әхвәл белешкән булды * — Йокларга җыенып йөрисеңме?— диде. и — йокысы качмас иде әле, мать якасына!—диде абзый, борсалана * биреп — йокы ишәккә тансык. Тартырга юк. энем, үләм, билләһи. Тө- & тен имү бәхетләренә ирешә алмыйча дөньялардан китте Низами дняр- * ләр инде, мәйтәм . — һи-и-и! Пүчтәктән тора икән эшең, Низами абзый Шуның өчен үләләр димени? Мә, төр берне юан итеп.—Илфат күлмәк астында бүлтәеп торган кечкенә капчыкны тартын чыгарды Картның күңеле тәмам күл булды Каерып ипи кисеп бирсәң, бел дә тор. шул тикле сөенмәячәк Авызы колакка җитте бит Чалбар кесәсеннән таслап-бөкләп куйган газета алып ертты, капчык төбенә кул батырып, юан бармак очлары белән самосадны умырды, төрде, төк- рекләп ябыштырды да, бармак битләре белән ышкып торгач, «кәжә боты»н авызына капты Юан төргән, тешсез авыздан да төшәрлек түгел Икенче кесәсеннән буш патрон гильзасына тыгылган мамык филтә. чакма таш һәм рашпиль сыныгы алды Чакма чагып ут элдерде, көйрәтеп җибәрде. Комсызланып суырган иде. тончыкты, буыла башлады Как-кох килеп йөткереп алгач. Илфаттан сорамый түзмәде: — Каян тиендең бу байлыкка, наный? Үзең тартмыйсың да бугай бит Сугыш заманында шул хәтле хәзинә! — Сорама каян алганын, басмас йөрәк янганын, диләр. Низами абзый Илфат тантана итә иде — Сиңа күчтәнәчкә дигәч, таптым инде. — Айгырны жнгикме?—дип сорады карт барысын да аңлап алып — Хәзер түгел, Низами абзый — Егет эшнең асылын төшендереп бирде Низами, килешер-килешмәсен уйлап тормастан (капчык төбендәге самосад аны сихерләгән иде!), тешләгән җирдән өзмәк ният белән сорады — Ничә стакан монда?—Күп дип әйткәнне көтә иде. билгеле — Алты Артыгы белән. — Мә бишне, бир янчыкны! Кунак кызын Ташбуада калдырам, яшь мөгаллимәне кире алып кайтам Люцерна чабарга Наратбаш куаклыгына барасы барыбер Дус кызын айгыр жигелгән тимер хут арбада озату вакыйгасыннан соң. Рәм шя Илфатка чыннан да нәзакәтлерәк карый башлады Саран хисләр көзге кояш кебек кадерле, егет үзе өчен моннан да артык булуны уена да китерә алмый иде. Октябрьда Илфат Ташбуага йөреп тугызынчы класста укый башлады. Үгез белән тарткалашудан котылды. Әмма һәр көнне ун километрны барып, унны кайтуы алай ансат ук түгел иде. Тарих, география, әдәбият шикелле фәннәрдән дәресләрне юлда укып-хәзерләп кайта иде ул, язу-сызулары белән өйдә маташты. Чишә алмаган мәсьәләләрне иртәгесен мәктәпкә килгәч, математиканы «су кебек эчә» торганнардан күчерергә калган чаклары да еш була торды. Квартирда торып укыса, Илфат та фән нигезләрен ныграк кимерер иде бәлки, ана чама юк, юрган кыска. Нәрсә белән түлисең квартир хакын? Налогларны да бәрәңге сатып кына ерып баралар. Көз шактый пычрак килде. Мәктәпкә кия торган туфли кисәген юлда да сөйрәсәң, атна-ун көн дигәндә «авызын ачачак». Шуңа күрә Илфат, авылны чыгу белән, туфлиларны сала да ялан аяк сыпырта, Ташбуага керер алдыннан, тәпиләрне юып-сөрткәләп, янә кия. Салкын балчык ерып килгән аяклар беренче дәреснең буеннан-буена кымырҗап тора. Аннары онытыла тагын Илфат авылны көн яктысында күрми дә. Караңгыда китә, район үзәгенә килеп кергәндә генә яктырып җитә. Караңгыда кайта. Күз бәйләнгәч, юл уңаенда Наратбашның көнбагыш басуына кагыла. Көнбагышларның кечерәк таба кадәр башларын өзеп, орлыгын противогаз сумкасына уа (портфельне шул сумка алмаштыра). Кайткач, бик шәпләп кыздыра көнбагышны. Иртән юл буе шуны чиртеп бара. Юл да кыскара төсле, туклыклы да! Тик кар төшәр алдыннан көнбагыш басуы да бушап калды. Монысы Илфат файдасына түгел иде инде. Кич кайтып, Илһамия апасы пешергән умачны чөмергәч (әнисе тракторыннан арына алмый), йокы баса. Ә баш астына баллы кашык куярга ярамый! Дәресләр бар, мәктәптә сер бирәсе килми. Ташбуа малайлары, кызлары болай да килеп укучыларга «Авылныкылар!» диебрәк карыйлар. Алар шәһәрнеке, янәсе. Шәһәр дигәннәрендә ике-өч ташпулат бар да, базары зуррак. Хәер, тагын тимер юл станциясе... Дәресләрне хәзерләп бетергәч тә шөгыль бар «Нишләсәм дә нишлим, үземнекен эшлим!» дип тотынган шөгыль. Иске күкеле сәгатьне ноябрь башына сайрап тора торган итеп өлгертү мәшәкате Илфат җилкәсенә карчыга булып кунган. Чистартасы, буйыйсы, ялтыратасы да — мә. сиңа булсын! Тырышкан таш яра дигәннәре хак. Рәмзиягә уналты тулган көнне күкеле сәгать мәктәп квартирасының түр стенасына менеп тә кунаклады. Рәмзия дә, аның өйдәше дә тәти күлмәк кигән сабыйлар кебек шатландылар. Ул күкенең моңлануы! Циферблат түгәрәге өстендәге кечкенә генә капкач ачылып китә дә, бәләкәй күке шуннан башын тыгып тавыш бирә. Рәмзия үзенең рәхмәтен «Төнге уникене гел көтеп ятырмын инде мин, болай булгач. Туйганчы тыңларга. Иллә дә матур кычкыра соң!» дигән сүзләре белән әйтте шикелле. Илфат Кавказ тауларының да иң биегендә, болытлардан да югары иде бу көнне. Октябрь бәйрәменең егерме җиде еллыгына дип спектакль әзерләделәр. Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр»ын сайлаганнар иде. Борылырга да вакыты юк дип тормадылар, моңарчы да сәхнәгә менгәнең бар. үзең җырчы, үзең гармунчы, дип, Илфатны да спектакльгә катнашырга күндергәннәр иде. «Тавышың да моңлы, яшең белән дә нәкъ Шәрәф» диделәр. Бер-ике көн репетициягә килә алмаган иде, парторг Нәвар апа үзе сөйләште: — Репетициягә йөрергә вакытың калмый бугай, Илфат. Чыннан да бик талчыгасың булса кирәк,— диде. — Бүген килермен инде. апа.. — Илфат гаепле кеше сыман партоешма секретареннан күзләрен яшереп кенә жавап бирде — Килсәң, әйбәт булыр Бәйрәм житте бит Спектакльне өлгертәсе, халыкның күңелен ачасы иде азрак. Беләсең ич. кайгы-хәсрәт хәттин ашкан — Килермен, апа.. Болай дигәч. Нәвар апасы аны тагын да рухландырып куйды □ — Рәмзия һәр көнне йөри Партнерсыз бик читен, ди л Егет партоешма башлыгының тел төбен әйбәт аңлап торды Рәм- § зиягә тыныч күңел белән карый алмаганын чамалый парторг Шуңа $ ерактан суктыра Ах, Рәмзия чыннан да шулай дип торса икән! £ «Их Рәмзия!— дип өзгәләнде Илфат — Йокыларымнан син дип уяна g башлаганга житмеш көннән артты бит инде. Син игътибар итми кал- х масын дип, жырлыйм, уйныйм, шигырь ятлап сөйлим «Сәхнәдә башың белән йөр!» дисәң анысын да эшлим Кар өстеннән Ташбуага кадәр ♦ яланаяк йөгерергә куш, йөгерәм Миңа гына ошаса икән ул. Алай тү- я гел, бөтен егет-жилән аның тирәсендә чуалырга жай эзли Барысы да ° аңа яхшылык итмәкче, булышмакчы Илгизне әйткән дә юк. ыспай < киенгән, куен кесәсендә сәгать Буй-сын сабан туе батырыныкыдай. s Җиткән егет шул инде ул Миннән өч яшькә өлкән » * Партоешма секретарена вәгъдә биргәннең иртәгесен, хәленнән кил- и гәнчә киенгән-ясаиган булып. Илфат клубка юнәлде Сирәк була тор- * 1ан хәл спектакльдә катнашасы барлык кеше жыелгаи иде. Ишектән а. башы күренүгә, Нәвар апа кычкырын әмер бирле — Булды, Илфат та килде Башлыйбыз' Иптәшләр, тынычланыгыз, башлыйбыз.— диде — Шунда ук Илфатка төбәп — Нихәл, Илфат? Килдеңме? Роль күчергән дәфтәреңне онытмадыңмы?— дип сорашып алды Тик аның хәл белешүе дә, күзләрен тутырып, җылы караш сирпүе дә Илфатны сөендермәде Ник? Түр өстәл буенда Рәмзия янәшәсендә, тимер юлла обходчик булып эшләүче Илгиз Сәйфуллин утыра иде Тик кенә утырса бер хәл, яшь укытучы янында булуыннан бөтенләй к«ефе күккә ашкан Тулган ай кичәседәй түгәрәк йөзе көлә, имән бармактай юан кара кашлары да. симерүдән ярык кына булып калган күзләре дә көлә. Илфатка игътибар да итмәгән булды Тәкәббер! Үзеннән яшьрәкләрне гел малайсытып карый Рәмзиядән дә ике яшькә өлкән бит Сугыш тиз генә туктамаса. берәр елдан солдатка эләгәсе. «Асылъяр»ны укып, рольләр бүлешкән көнне гә, кырыкмаса-кырык сылтау табып, азакта Рәмзия янында бөтерелгән иде Илфатка хәтта «Бар, чыгып тор әле, минем сүз бар», дип төрттереп куйган иде Илфат та аңа «Хәйләң акка кара ямау шул. Секрет мнкритларыңны мич башында сөйләшерсең», днп. җавап биргән иде Ярый әле спектакльдә дус егетләрне уйнамыйлар Илфат - Шәрәф. Илгнз — Габдерәшит Соңгы пәрдәдә: «Ләлә миннән талак, талак, талак!»— днп. каравыл салдырта Илфат аны Ләкин анысы сәхнәдә генә булачак Тормышта әнә ничек, бер өстәл артында кич буе чүкердаштеләр Ошый, күрәсең, ул Рәмзиягә Хәер, көнчелекне бер якка куеп исәнләсәң. Илгнз ошамаслык егет мени?! Буй дисәң, буй бар Төскә дисәң, берәүдән дә кнм түгел Тормышлары таза. Сугыш елында ла сыртлары сынмаслык Шунлыктан өс-баш та шәп. күнсл дә көр Мисыр күгәрченедәй гөлдерәп кенә тора Плащ палаткадан теккән бердәнбер чалбарлы егет кисәкләренә тышкы як белән ялтырау канда' Йөрәк дигәнен генә гаҗәп нәрсә, синең күлмәк-ыштаның фәлән-төгән дин тормый, яратам дип тибә, яратыласы килә днп сулкылдый Яшьләр спектакльне әйбәт башкарып чыктылар. Сүзләрен ятлаган иделәр, залга суфлер тавышы бнк сирәк ишетелде. Декорацияне дә чама җиткәнче маташтырганнар. Кием-салым эзләп, Гөл-Төркемнең генә түгел, күрше авылларның да астын өскә китерделәр. Аның каравы авыл халкы канәгать булды. Беренче пәрдәнең иң азагында Илфат: Бара торгачтын утырдым Бадьян төпләренә. Энекәем бәхил булсын Имезгән сөтләренә — дип Шәрәф җырын җырлаган чакта хатын-кызлар җылап утырдылар. Спектакль беткәч, парторг апасы Илфатның кулын кысыл мактады. Ләкин егет күңеленең шул тикле канатлануының чын сәбәбен төшендеме икән? Ул, барыннан да битәр, Ләләне башкаручы Рәмзия белән кара-каршы уйнау бәхетеннән исергән иде. Илфат спектакльнең озакка. бик тә озакка сузылуын теләсә дә, бетәсе нәрсәнең очы бер җитә икән. Кичә тәмамлангач. Илфат Маннуров дигән егетнең хыялында табигатьнең иң матур төсләренә манылган бәхете, кул белән сыпырып алгандай, юкка чыкты. Илгиз Рәмзияне озата китте. Алар уеннарга да калмадылар Илфат та кайтып ятты Йокы гына алмады. Әле бер якка, әле икенчесенә әйләнеп ятса да, тынычланмады. Гарьлек буа иде аны, көнчелек калтырата иде. Илгиз белән Рәмзиянең татлы сөйләшүләренә таракан булу теләге кыбырсытты. Бераздан капылт бер карарга килеп, Илфат сикереп торды. Әнисен уятмас өчен мыштым гына киенде дә, чоланга чыкты Шул минутта мылтыкны сатканына өзгәләнә-өзгәләнә үкенде. Нишләргә? Кәжәнкәдән иске ачкыч эзләп тапты, вак-тоякләр әрҗәсеннән кадак һәм иске шнур алды. Шырпыга кытлык дип тормады, ярты кап шырпының башын кырып, күкертне ачкычка төйде. Шнурның бер башын — ачкыч тоткасына, икенчесен кадакның эшләпәле башына бәйләде. Шуларның барсын телогрейка кесәсенә салып, тыкрык буйлап тегермән очына атлады. Төн караңгы. Күзгә төртсәң күренми. Йолдызларны болыт юрганы томалаган Муенга кереп җылынырга өметләнгән төсле, суык җил исә. Аяк тавышы чыгармаска тырышып кына атлады. Бер ара баргач, туктап тыңлады, шылт иткән тавыш та юк иде. Карт-коры изрәп йоклый инде, яшьләр клубтан таралмаган әле. Рәмзияләр яши торган йорт тыкрык башында, кырыйда. Йортка якынлашкач. Илфат җиргә сузылып ятты Чекрәеп озак карый-карый, урыс капка буена сыенган ике күләгәне абайлады. Шулар! Илгиз белән Рәмзия! Акрын гына нидер сөйләшәләр, сүзләрен аңлар хәл юк иде. Илгиз ара-тирә көлеп куя. Рәмзиягә берәр кызык сөйли иде, ахры Кем белсен, бәлки Илфаттан көләләрдер, йөзем җимешенә үрелергә буе бәләкәй, кулы кыска диләрдер. «Башта күлмәк-ыштан ясап кисен, аннары сөйләшеп карар», диләрдер әле... Алар күгәрченнәрдәй гөрләшеп торсыннар, ә Илфат салкын җирдә ике бәхетленең рәхәтен сайлап ятсынмы? «Булмас!—дип сөйләнде эченнән генә Илфат.— Егет эше түгел бу!» Ачу йоту —тау йоту диләр. Маннуровның тау түгел, төймә йотарлык та түземе юк иде. һич югында өркүләреннән телсез калсыннар, тотлыгып сөйләшә торган булсыннар, дип, күкерт төйгән ачкычка кадакның очлы башын тыкты да, койма буена килеп, кадакның эшләпәле очын коймага китереп бәрде. Караңгылыкны тишеп ут бәйләме бөркелде. Төнге тынлыкны боз ган шартлау авазы Зөя буена кадәр таралгандыр сыман булды Га шыйкларның нишләгәнен уйлап тормастан, Илфат арт бакчалар буйлап өйгә сызды Кайтып житкәч тә бер кавым колак салып торды Тегермән очында этләр өргәне ишетелә иде. Егет чишенеп ятарга жыенганда, Илһамия апасы да кайтып керде * — Клубта юк идең, кайда йөрдең?— дигән булып төпченә башлады = Илфатның ансыз да тыелгысыз ярсыган чагы, ачулы кешегә песи кой- 2 рык күтәреп йөрсә дә ярамый бит, Илһамиягә тупас кына — Синең егетләр белән серләшкәнеңне күзәтеп йөрдем,— диде. “ Апасының моңа әллә ни исе китмәде Үкенеч, зар аралаш мыскыллы ® көлемсерәде дә, энесенең авызына тастымал тыккандай, бүтән сөй- 5 ләшергә юл калдырмыйча: ш — Бик серләшер идем әле, йөрәк серләремне бүлешер идем, егетләр | юк Сезнең ише малай-шалай белән генә юанмасан,- дип кырт кисте Илфатка үч итеп әйтелгән ул сүзләрдә Илһамиянең тирән уфтануы сизелә иде Әйе, аңлаганга аңларлык Әнисе дә уянды. Маһибәдәр Илһамия белән сөйләшеп алды — Әллә ферма буена бүре төшкән инде. Мылтык аттылар, этләр * улашты,— диде Илһамия. < — Алла сакласын Каза ялгыз йөрми Авыр елларда ни булмас,— * дип әнисе дә сукранып куйды. и Иртәгесен мәктәптә ял иде, ә Илфатка ял итәргә туры килмәде. * Бригадир һнммәтбану апасы таң яралганда ук килеп, тимер юл разъ- о. ездына кәбестә илтергә баруын гозерләде. «Үгезләр эшелоныждагы * малайларның берсе авырып киткән икән, аягын каймыктырган диме Эшләмәгән эшмени, китте Илфат. Кич кайтканда кәбестә алып кайтырмын, ичмасам, диебрәк тә күнүе иде Арбалар янәшәсеннән чыбыркы сабы белән кирза итек кунычын кыйныйкыйный атлаганда, малайларның бар сүзе кичәге «театр» һәм Рәмзияләр тыкрыгындагы «атышу» тирәсендә булды Күп сөйләгән аз белер. Белгәне дә тыкылдады, белмәгәне дә Янәсе, Илгизнең Рәмзияне култыклап озата кайтканын Янавыл егетләре саклап торганнар Яңавылда Рәмзия дип акылын жуярдай бер егет бар икән Ул быел армиягә китәсе, ди Өйләнеп китәм дип әйткән, имеш «Арабызга кереп, тыкшынып йөрсә. Илгиз! ә бер пуля житә апа» дип сөйләгән, ди. Кичә төнлә дә үтермичә китмисе икән дә. клубтан кайтып баручылар комачаулаганнар икән Янәсе. Янавыл егете наганын тоз белән генә корган икән Илгизнең йомшак жнренә бәреп, адәм рневае итмәкче, ди Тагын әллә ниләр, әллә ниләр Күп сүзнең даруы бер сүз Әмма Илфат чынын әйтә алмый иде ич инде. Тыңлап кына барды Яшелчә кабул игү пунктында чират иде Арттырып та әйтсәң, йөз генә олау тезелгәндер Атлы олаулар аз, һәммәсе диярлек мөгезле айгырлар Гнл-Төркем малайлары да. үгезләрне чиратка куеп, лабазлар ышыгына жыелдылар һәм карта «cyiapra» керештеләр Шул араны рельслар буеннан биленә зур гайка ачкычы тагып, кулына чүкеч тоткан Илгиз килеп чыкты Күннтеге кунычына кечкенә сары флаг урап тыккан. Сары флаг эчендә кызылы да бар — Нихәл, авылдашлар!—дип көлеп сәлам бирде ул — Ярык тояклы айгырларның башы бик каты түгелме? Очынып-очынып карта уйнаучы Гарәф (шуны уйнап туган диярсең, хәтәр дә кылана), башын күтәреп. Илгизгә карады — Безнең хәл ннчава, авылдаш Гарәф, күзләрен челт челт йомып торгач, кеткелдәп көлеп жнбәрде — Синең хәл ничегрәк? Чыдарлыкмы? Кичә төнлә Янавыл егете арт күмәчеңә тоз мылтыгы белән ямаган диләр бнт Малайлар, командага буйсынгандай, гөрләтеп көлешә башладылар Илгиз бер кызарды, бер агарды Аннары теш арасыннан сыгып кына: — Кем әбисе сөйләде?— дип сорады. Гарәф бер читкә караган булып: — Ишетелә ул...— дип төрттерде. — Менә монысы ишетеләме соң?—Илгиз каерылып Гарәфнең яңак буена чалтыратты. Яңаклау шул тикле көтелмәгәндә килеп чыкты, көлке, шаушу шып өзелеп калды, малайларның сыны каткандай булды. Гарәфнең ямьсез тавыш белән чинап җибәрүе генә барысын да кузгатты. — Нигә сугасың син, карун тәресе! — Әй, карун, чамалабрак маташ. Кулыңны кыскартырбыз без синең!— Чуен Гариф Илгиз каршына жилтерәп килеп басты.— Көчең белән масаясыңмы, карун кыйпылчыгы?! — Менә моның белән масайсам, ни әйтерсең, чегән арбасыннан егылып калган зина бәрән! Обходчик егет Гарифка тибеп җибәрде. Эшләр андыйга киткәч, Илфат та чыдамады, Илгизнең якасына барып ябышты. — Каян килгән пәһлеван булдың әле син, карун малае? — Илгиз тез башы белән Илфатның корсагына чамаламакчы иде. тегесе баш белән иягенә тамызып өлгерде. Шулай да аңлап торды Илфат: Илгиз бөтереп салачак аны. Шуңа күрә Гарәфләргә кычкырды: — Гарәф, Гарәф! Килегез, кабыргасын саныйбыз!.. Илгиз чүкече белән селтәнә башлады, ике-өч малай аны аяк чалып егарга, аударгач та күгәргәнче тукмарга исәплиләр иде. Әмма аларга эш калмады Җир астыннан ярып чыккан төсле, юртагына атланып бригадир, Гарәфнең абыйсы Фәтхерахман килеп туктады Атыннан сикереп төшүе булды, Илгизнең авызын сугып туздыруы булды. Күрә- күрә килгән икән. — Әгәр минем братка тагын бер ялгыш орынып киткәнеңне искәрсәм, Сталинград ясыйм мин сиңа, карун! Тешләреңне чутларга Боха- радан йолдызчы чакыртырсың. Югал күз каршымнан, җиргә сең! Сине түгел, фашистларны «Әпипә»гә биеттем мин, селәгәй! Баш чүлмәгеңне артка борып куярмын тегеләй!—дип кычкырынды да, ай күрде, кояш алды дигән төсле, юртагына атланып китеп тә барды. Разъезд күршесендәге Петровка поселогы марҗасына самогон эчәргә генә килгән булган, ахры Илгиз өчен кешедән көлмәк — үзенә килмәк булып чыкты. Малайлар иркен сулады, тик кәефләре барыбер иртәнге кебек шәп түгел иде инде. Ничек кенә димә, бозылыштылар ич. Фәтхерахман абыйлары да килеп кушылды өстәвенә. Әкәмәт холыклы ул Фәтхерахман Дары кебек кабынып китә. Яралангач. акылы-фигыле тагын да текәрәккә әйләнгән. Сул яктан ике кабыргасы юк аның. Аяклары арыш иләгенең төбе кебек, чәрдәкләнеп беткән. Госпитальдән узган кышны, кырык дүртнең башында кайтты. Разведчик булган Сөйләвенә караганда да шулай, уң кулының баш бармагы төбенә кытай карасы белән чәнечкәләп язып та куйган. «Раз- вищик» дигән Фашистларны «биетүе» хактыр, күкрәгендә «Дан» ордены һәм «Батырлык өчен» медале Аларны һәрвакыт тагып йөри. Кызу көнне майкасына күчерә, кышын юлга чыкканда толыбына кадый. Бик тырыш кеше. Көнне төнгә ялгап эшли. Гадел үзе, сәбәпсезгә кычкырып эндәшмәс тә. Әммә чәкүшкәң хаксызга кагылса, мәрхәмәт көтә торганнардан түгел. Өендә дә шулай. Бер караганда — ходаның мәхлугы. Канына чеметем генә тоз салдылармы — өермә. Хатыны Миң- ниса аны чәч уңаена гына сыйпап тора. Кунак ашы — кара-каршы Фәтхерахман юеш керләрне чемоданга төяп, бәкегә чайкарга төшә, сыер сава, тавыкчебешләрне туендыра Бәби искеләренә хәтле юа Әмма Женен кузгатмасыннар! Кызса — кайнар сумала. Лашчы разъездында булган хәл, төнге «атыш»ның койрыгы кебек, ГөлТөркемдә бер канат жәеп алды да тынды Алай да бер-ике көннән ♦ уку өендә очрашкач. Рәмзия Илфатка ачуланды — Комсомоллар бит сез. Тимер юл буенда тукмашып йөрмәсәгез,— диде. s — Мондый батырлыкка рухландыручы кеше иптәш Сәйфуллнн бит, “ Рәмзия. Аңа киңәш бирергә кирәк,— диде Илфат — Бәлки аның белән күптән сөйләткәнмендер,— Рәмзия Илфатка с төксе генә карап куйды Шулай да бер атнадан, ягып жылыт. ачып суыт, дип йөртә торган ® клубта, халык уеннарында очрашкач, Рәмзия Илфатны каршыга биер- . гә чакырды Егет бу хәлне үзенә күктән төшкән мәрхәмәт буларак кабул итте. Шул төнне Рәмзияне тыкрык башына тикле озата да барды. “ Тыныч йокы, тәмле төшләр теләп саубуллашканда аңа ч — Мин гомерем буе синең янәшәңдә булыр идем. Рәмзия Кулым- * нан килсә, сине бер минутка да янымнан жибәрмәс идем,— диде < Тәвәккәлләп әйтте әйтүен, ләкин шул мизгелдә чиксез куркуга төш- * те. Хәзер, менә хәзер тупас җавап биреп, бөтен өметләрен кисәр төсле и тоелды Юк, Рәмзия алай итмәде Илфатның кулын каты кысты һәм * — Бсләм бит мин моны, күптән беләм, Илфат,— днп пышылдады, ь Гүя шушы пышылдау аның эреп юкка чыгуына әмер иде Кар көртенә * сеңеп, күздән югалгандай булды кыз Капка ябылу тавышы гына Илфатны татлы хыял дөньясыннан казыкларын тырпайтып утырган читән буена кайтарды «Беләм бит мин моны, күптән беләм, Илфат!» Нинди мәгънә ишерелгән иде икән соң бу сүзләргә? Беләм, ләкин син, Илфат, гамемдә дә юк диюеме? Белсәм ни хәл итим, минем үз дигәнем бар ич инде, дип әйтүе идеме? Әллә булмаса, беләм дә соң. үзең кыюсыз бит. егет булсаң, һаман ут бул син, диебрәк назлануымы’ Илфатның тәмам башы түнде Озак уйлана торгач, бик яратып укый торган шагыйренең сүзләрен язып, Рәмзиягә кош теледәй генә хат белән эндәшеп карарга булды Иртәгесен Ташбуадан укып кайту юлында Рәмзиянең квартирасына сугылды һәм өйдәш кыз да шунда булуга да исе китмәгән кыяфәт белән илче-кәгазьне Рәмзиянең кулына тоттырды Анда: .. Синен карашына бары ут тин, Я син аны миннән яшер, кнт, Кырт кисен әйт мина «Булмый»,— диген. Я ал мине үзенә әсир ит! — дигән юллар язылган иде Рәмзия дүрт юлны дүрт тапкыр укыгандыр Аннары күзләрен тутырып Илфатка карады да. каймактай ак тешләрен күрсәтеп көлде Шуннан соң: Рәхмәт. Илфат! Бу шигырьне мин дә бик яратам,—диде Илфат шушы минутларда үзен күз буучы, сихерче алдында басып торган кебек хис итте Ул эченнән «Менә аңлап кара син кызларны!»— днп өзгәләнә иде Илфатның Рәмзиягә булган тойгыларын дәвасыз сырхау днп атарга гына калды Шулай да хәтта бу сырхау да төссезләнеп, каядыр еракка, рәшә артына чигенеп торды бер мәлгә Әниләре Маһибәдәрнең үлеме балаларның барсын — Илһамияне. Илфатны. Илшадняне — то- 4 .к У. Ml 49 раташка әйләндерә язды. Көйгән кисәүгә охшап, каралып ябыктылар. Кызларның күз яше түгүләренә тәкать булмады. Илфат исә иренең чәйнәп, бирешмәскә тырышты, ир-ат затыннан икәнлеген исбатларга теләде Аулакта җылап аның яшь чишмәләре кипкән корыган иде инде. Газаплы, михнәтле елда килгән шушы бәхетсезлек балаларның ка натын аяусыз каерды Өелештеләр дә калдылар. Йортны тоту унҗиде яшен тутырып кына узган Илһамия иңнәренә төште. Барлык белән калсалар, бихисап мәшәкатьләрдән, моң, сагыштан ул кадәр сыгылмаслар да иде, нужа очына ат кылы таккан чыбыркысы белән арканы каезлаудан туктамый иде шул! Бәланең башы башлыклардан килеп чыкты. Зня аръягында «Яшәр» колхозында катлаулы сугу машинасын эшләтергә трактор калмаган Җимерелгәннәр, сафтан чыкканнар. Ә запчастьларның әҗәл даруыннан да кыйммәтрәк чагы Юк алар, табар җае да юк Тимер чүмәләсе булып утырган җимерек тракторларны ремонтлап. эшкә яраклы иткәнче кимендә ике атна гомер узасы, ди. Шуңа күрә МТС агайлары «Интернационал» колхозындагы тракторларның берсен, нәкъ менә Маһибәдәр Маннурова эшли торган көпчәкле тракторны, ашлык суктырып беткәнчегә «Яшәр» колхозына биреп торырга карар кылганнар. Ул колхозга юл бары тик Зөя аркылы гына. Эшне тиз тотарга әмер бирелгән. Фронт таләпләре исеменнән, сугыш чоры законнарын искә төшереп сөйләшкәннәр. Ашлык була торып, сукмый яткыруның җинаять белән бер икәнлеген әйткәннәр. Менә шул киеренке ситуациядә валлаһига ышанып кына торган күпергә трактор кертергә булганнар Берәү дә каршы эндәшмәгән, сугыш вакыты кырыслыгы белән күреләсе чараны үз иңенә күтәрергә теләмәгән. Тәвәккәллисе иткәннәр Күпер өстенә, трактор көпчәкләре астына дип, идәнлек такталар җәйгәннәр «Кермим бу күпергә!»—дип каршы торса да, бәлки Маһибәдәрне мәҗбүр дә итә алмаганнар булыр иде. һич югында рульгә ир-аттан берәрсен утыртырлар иде Маһибәдәр үзе дә, гомере бетәргә язгандыр инде: «Барам, суктырып кайтам «Яшәр»нең ашлыгын. Ирләребез фронтта, аларның тамаклары тук булсын, тизрәк җиңеп кайтсыннар фашист тилчәсен!»—дип батыраеп киткән. Кергән тракторы белән шул күпергә, агымсу буен мотор үкерүенә күмеп алга үрмәләгән. Чыгып җиттем дигәндә генә күпернең текә ярга тоташкан башы ишелгән дә төшкән. Анда, билгеле инде, ат йөзмәле тирән. Трактор тикле тракторның суга ничек чумганын күз алдына китереп була Маһибәдәр читкә сикерә алмаган Кычкырырга да өлгермәгән, диделәр. Гәүдәсен су төбеннән көч-хәл белән алып чыкканнар Тракторны елгадан чыгара алмыйча атнадан артык интектеләр. МТС башлыкларын ай буе прокуратурага йөрттеләр. Төрмәгә утырган кеше булмады булуын Фронтка икмәк бирик дип тырышканлыкларын искә алганнардыр инде. Ә Маһибәдәр дөньядан китте. Өч баласын, фашистларга каршы якага-яка килеп сугышып яткан фронтовик ирен калдырып китте. Нибары утыз өч яшендә иде әле. Шундый тетрәткеч фажигадан соң, Рәмзия Илфатның якын дусты, сердәшенә әйләнгән кебек булды. Ихластан әйткәндә, яшь укытучының теләктәшлеге канаты каерылган, күңел эчкәресенә кара шом үрмәли башлаган егеткә терәк булды Тотыныр тоткага, таяныр таянычка әверелде Рәмзия Янәшәсендә кыз булган минутларда Илфат озын, бик озын төннең үтүен, таң сызылуын тойган кебек була иде. Ә таң — ышаныч, әлегәчә күрмәгән, ләкин, әлбәттә, күрми калмаячакмын, дип өметләнгән ләззәт һәм шатлыклар... Мәгәр шушы куанычка да тутык табы төште Мәктәп директоры Нәварның Рәмзиягә: «Син Илфатка рухи юлдаш булырга тиешсең, сеңелем, бу көннәрдә. Аның бит син димәгән сулышы юк» дип әйткәнен кайсыдыр китереп җиткерде Шуны ишеткәч, Илфат янә үртәлә калды: «Сәдака кошы дип саный мени соң ул мине? Минем мәхәббәт теләнчесе буласым килә мәллә?» Әмма бу имеш-мимешләрдән үртәлүләр генә Рәмзиягә якты һәм җылы бирергә кабынган учакны сүндерә ала торган булса, аны ярату димәсләр дә иде Рәмзия Илфатның ятса — төшендә, торса исендә булды. ♦ Декабрь азагында Рәмзиянең Тәтештәге читтән торып уку сессия- х сенә китәсен белгәч, Илфат кинәт ниндидер салкын бушлык снзгән төс- Й ле булды Кар төшкәләп торган матур гына көн. гүя зәмһәрир суыгын 2 чәчте Караңгылык та вакытыннан алда төшкәндәй тоелды Уку өендә Рәмзияне күргәч. Илфат үзе дә абайламастан © — Озата барыйммы соң, Рәмзия, үзеңне?—дип сорады х Кыз шундый итеп карады, аның күз карашында рәхмәт тә. тәкъдим- н не кире кагу да берьюлы чагылды г — Рәхмәт, Илфат. Кирәкмәс Мәшәкатьләнмә Бүтән кеше озата,— диде. ♦ Илфат жиргә сеңгәндәй булды. Шулай өзелмәгән татлы өмет, чынга а ашмаган хыял белән ирешелмәгән максат моңсулыгына уралып яши ° торгач, кыш та узды, яз килде. < Табигатьтә дә һәрбер яз охшаш булмый Ил тормышындагы мең * тугыз йөз кырык бишенче елның язы. аның май ае нсә моңа кадәрге * язларның берсенә дә тип булмады Безнең ил тормышында гына тү- u гел, бөтен дөнья зиһенендә уелып каласы май иде ул Җиңү ае, < Җиңү язы! £ Майның тугызы көнне иртәнге сәгать биштә Илфат аяк өстендә иде < инде. Юлда иде, Ташбуага барышы. Мәктәпкә беренче булып килдемме 10 дисә, юк икән Тоныксу авылыннан классташ дусты Гамнл Иургаснмов аңардан иртәрәк килеп житкән. Аның велосипеды бар Шосседан ун чакрымны ярты сәгатьтә әйттерә генә! Кышларын ул квартирда тора (Илфатның да күз ачкысыз бураннарда һәм язгы юл өзегендә аның янында кунып калган көннәре булгалады) Бүтән чакта басынкы гына йөрүчән бу мишәр малае бүген үрле- кырлы сикерергә әзер иде Аның ияккә таба очлаеп төшкән какча йөзе эчтән нурланып балкый, борын өстенә учлап сибелгән сипкелләренә кадәр биешергә торалар иде Соры күзләре шатлык чәчә Куллары да бүген берөзлексез хәрәкәттә Кыскасы, ябык гәүдәле, озын буйлы бу малай бөтерчек булып бөтерелә Алар семьясындагы тугыз баланың икесе —өлкән абыйсы Галим һәм зур апасы Сылу фронтта булдылар Гамилнең абыйсы капитан, өч орден иясе. Сылу апасы — медицина хезмәте лейтенанты, кыр госпиталендә эшли Сугыш бетү хәбәре Гамил өчен абыйсы белән апасының исән калуы дигән сүз Ул шуңа чиксез куана Гадәтенчә, сүзен ярты юлда ташлый, икенчесен, өченчесен башлый — Абый да, апа да кайта... Гитлер чыннан да капут —дип өзми дә куймый сөйләнә Мәктәп болдырының баскычына бер утыра, бер тора, аннары велосипедына атлана да мәктәп йортын әйләнеп килә, тагын егеттән шатлык ургый башлый — Бетте сугыш! Бетте! Кайталар безнекеләр! Их, тормыш! Җиңү бәйрәме уңаеннан дәресләр булмады Сөенүнең бик бик зуры — зарыгып көткән жиңү килүдән, сугышның, ниһаять, бетүеннән иде. Тагын бер сөенү, - ул көнне дәресләр булмады Өйләргә таралыш тылар Авылда гадәти эш көне Селкенердәй тракторлар жнр сөрә, бураз нала кыймылдарлык атлар да сабан сөйри, хатын кызлар язын чәчәсе мәйданны көрәк белән казыйлар Колхоз председателе Кәлимулла Алимов хатын-кызларга дәрт нстәмәк булып йөри «Жиңү оәйрәме хөрмә тенә тагын да тырышыбрак эшлик, иптәшләр! Армиябезнең тарихи җиңүенә безнең яхшы хезмәтебез җавап булсын!»— днгәнрәк сүзләр сөйли. Кешеләр сагыш катыш шатлык, юксыну аралаш сөенеч, әрнү белән өретслгән куаныч кичерәләр, йөзләрдә елмаю, күзләрдә яшь... Килер көннәргә фараз бер генә: сугыш бетте, тормыш тиздән яхшырачак! Кырык алты, кырык җиденче елларның ничек тилмертәчәген берәү дә уена китерми. Илфат та, унбишне тутырып узган егет, авыл апаларыннан артыгын күп хыяллана алмады Төп теләге — әтисенең тизрәк кайтуы, тамак тую, алмашка күлмәк-чалбар булдыру иде. Бу көнгә каршы төндә Берлин янындагы Карлсхорстта, элеккеге Инженерлык училищесы бинасында Гитлер Германиясенең берсүзсез капитуляциясе турындагы Актка кул куелганлыгын тәгаенләп ишетмәгән иде әле ул (авылда радио юк иде). Шулай да җиңүчеләрнең иң мактаулыларыннан берсе безнең маршалыбыз Георгий Константинович Жуков булачагын яхшы белә иде. Сугыштан исәнлек хатлары килеп торганнарны бүген-иртәгә кайтыр дип көтә башладылар. Хәбәрсез югалды дигәннәрне дә. хәтта дошманга каршы аяусыз сугышып, батырларча һәлак булды, фәлән төштә туганнар каберлегенә җирләнде, дип язу килгәннәрне дә көттеләр. Аналар көтте, яшь киленнәр көтте, балалар көтте. Үлгәнгә чутланганнар- ның авылны таң калдырып, кайтып төшкән очраклары булды. Хәбәрсез югалып торганнарның исән калганнары булгалады Мондыйлар өчен шатланулар хәттин ашты. Ә менә сугыш бетте инде дигәндә гомерләре өзелгәннәрнең хәбәре авырның авыры иде Туксан беренче аерым танк бригадасы составында сугышып, Сталинград һәм Курск дәһшәтләрен кичкән, Днепрның уң ярындагы өермәдә катнашкан, Польшаны азат итешкән, Берлинны штурмлашкан танкист Фәйзерахман Маннуровның Прага операциясендә һәлак булуы турындагы рәсми язу Гөл-Төркемдәге балаларының өчесен бергә дөрләп янган утка ташлады. Хәсрәт ялкынында куырылган бәгырьләргә дәва бар идеме? Илфатның гармунын алып, тавыш кысып кына уйный-уйный, дивана Җәләлетдиннән откан җырны җырлап утырганын күреп, авылдашлары «Я хода, бу бала әллә исәрләнәме инде?» дигән чаклар да булды. Җыры йөрәкне пычаксыз телгәли иде: Казан белән Мәскәү арасы, Ничә төннәр кичеп барасы; Бәгырькәйләр чыдый, янмый дөрләп, Түзсә түзә адәм баласы. Рәмзия бер ел укытты да үз авылларына китте. Ураз мәктәбендә эшли башлады Илгиз белән дә аралары өзелгәнгә охшый иде. Яңа уку елы башлангач, Илфат аңа хат салды. Хат дигәне каяндыр укып истә калдырган дүртьюллык иде. йөрәгемдә син, бел, теләгемдә енн, бел! Булсак икән ике канагым. Мин бит сине бүгенлеккә түгел, Гомерлеккә диеп яраттым. Җавап килмәде... Учак көлендә утлы күмер Илфат, очы-кырые булмастай тоелган хатирәләрдән арынып, больница палатасындагы халәтенә кайтты. «Мәхәббәт бер булса да, ике йөрәктә яшәргә тиеш, йөрәктән йөрәккә юл яра алмаганга, җавапсыз ген генә ясалган нәтижә түгел иде инде бу Янә бер кат иман китерде.—Шуңа күңелдә яра жөе калган «Кызыгу да соклану, дәрт кабынгач—утлану» дигән әйтем бар Әлбәттә, сокланудан башланган мәхәббәт уты иде ул. Күз гыйшкы бер эш. бер-береңне тора-бара сынап, белеп ярату гына аңлы да. тирән дә ярату була торгандыр. Олыгайган, салкын акыл белән, яшьлек тыелгысызлыкларын бер читкә куеп торып уй йөртсәң, теге чакта талпынуларның жавапсыз калуы, кем белсен, хәерлегә дә булгандыр Акылы-фигыле, бүтәннәргә мөнәсәбәте, якынына мөгамәләсе ягыннан еллар Рәмзияне нинди кеше нтеп калыплыйсын күрәзәлек итеп белеп булмый иде ич Бәлки ул гомере буе Илфатка өстән карап яшәр, башны күк гөмбәзенә терәп дөнья көтмәкче булыр, шулай жәзалар иде Бәлки яшьлек кырыслыгы узар, тормышның касыкка суккалый торуы аны да һавалану чиреннән аралар иде Бәлки Ә шулай да ниндирәк икән ул хәзер?. Тормыш кешенең фикерләрен генә түгел, холкын да үзгәртүчән Кай-' чак үзгәрүләргә айлар, еллар кирәк, кайвакытта атна яки берничә тәү Рәмзия сәгать дүрттә генә палата ишеген шакыды Ул беренче сме- * нага эшкә барган иде Больницага сәгать икегә килеп житте. ләкин < аны кертмәделәр, авыруларның төшке аштан соң ял сәгатьләре иде. * Бусагадан атлауга, Рәмзия туктап калды Бүлмәнең сул стенасы о буендагы караваты янында газета караштыргалап утырган Хәбиб аб- * зыйга, уң яктагы караватны тутырып яткан Илфатка баш иеп сәлам а. бирде и Рәмзия авыруның янына килеп утырды, кулына тотып кергән сумкасын тумбочка буена куйды, палатаны күздән кичерде — Хәлең ничек. Илфат? Ул сырхауга шул дәрәжәдә теләктәшлек итеп текәлде, гүя үз саулыгын биреп, бу ир-егетне урыныннан торгызырга, шәһәрнең шаулы урамына алып чыгарга, аннары сөйләшеп туйгач, туган авылы басуларына озатырга жыена нде Илфат та, ана күзләрен тутырып, сагынып карады Механизатор, нхтыярсыздан, еллар томанын ера ера, үз янына килеп юлыккан хатынны яшьлегендә үк йөрәгенә тамырланган илаһи зат белән чаилштыра иде — Хәлләр баһадирларча, Рәмзия, гариплек белән генә сизелми Ял итәргә куштылар менә Минем кияү әйтмешли, айларгамы, елларгамы, әллә гомерлеккәме? — Авызыңнан жил алсын. Илфат! - Рәмзия куллары белән ниндидер шомлы жил кагылуыннан сагайган сыман хәрәкәт ясады — Сәламәтләнерсең. савыгырсың. Илфат Күңел курыкмый, ышана Минем күңел алдамый торган нде Синдәге көч белән, синдәге ихтыяр белән Маннуров: «Рәмзия хәзер «синдәге әрсезлек белән» днп тә өстәр, мөгаен», днп уйлап куйды һәм тизрәк егет буласы килеп ашыккан замандагы мәхәббәт әрсезлеген хәтерләп елмайды — Карап карыйк инде — Врачлар ни диләр соң. Илфат?- Рәмзия сөенечле жавап көтте — Өч атнадан безнең хозурдан китүең ихтимал, диләр алар. Өйдә гыйшык газабы кичергәнмен мин», дип, нәтижә ясап куйды ул Бү лек тә житә...» ң — Хәерле көн! Исәнмесез! — Исәнмесез, исәнмесез, сеңел! Әйдәгез, узыгыз Илфат янына килүегездер ич? Хәбиб абзый, бүлмәдәше янына кеше килгәч, гадәтенчә чыгып тору ягын карады Коридорда байтак әңгәмәдәшләре бар аның һәрвакыт шулай: иркенләп сөйләшергә жай калдыра белә, кешеләргә комачау булмаска тырыша — Исәнме, Рәмзия!—Илфат аны баш калкытып сәламләде дә, сул кулын изәп, үз янына чакырды һәм карашы белән читтәрәк торган урындыкка ымлады Шуны алып утыр диюе иде байтак маташырга туры килер әле. Язгы чәчүгә чыкканчы кеше булып булмастыр, пожалуй... Рәмзия булдыра алган кадәр Илфатка яшәү дәрте өстәргә тели иде: — Чәчүгә булмаса, уракка савыгырсың. Артыгын борчылма син, Илфат. Тынгы кирәк сиңа хәзер, тынгы. Мии врач булмасам да әйтә алам, нык йончыгансың син Рәтле-юньле отпускы да күрмисез бит сез, авыл механизаторлары. — Отпускысы бар аның хәзер, Рәмзия Сугыш еллары түгел, сугыштан соңгы еллар да түгел. Юньләп ял итә белмибе$, өйрәнмәгәнбез. Ял йортыннан качып кайтканнарым булды — Менә шулар чыга инде... Алдагы көндә акыллырак булырсың. — һе — Илфат тагын көлемсерәде.— йөрәккә приказ биреп буламыни, Рәмзия?! — Башыңа төшсә, бирерсең. Саулык — байлык, ул булмаса, күктән йолдыз чүпли алмассың... Тора-бара сүз агышы үз үзәненә төште. Рәмзия Илфатны хезмәт юлындагы гаҗәеп истәлекле вакыйга уңае белән тәбрикләде. «Үземә Герой исеме биргән кебек шатландым!»—диде. Ул Маннуровның һәммә хәлләреннән хәбәрдар икән. Хатирәнең моннан ике ел элек ашказаны рагыннан гүр иясе булуын да, Зөбәйдәнең кияүдә икәнлеген дә белә Аның кул астында (Рәмзия смена мастеры икән) Илфатлар авылыннан бер кыз эшли. Ул кыз һәр айда ГөлТөркемгә кайтып йөри, Рәмзия исә аңардан авыл хәлләрен, белешләрнең ничек яшәүләрен бәйнә-бәйнә сораштырып тора икән. Рәмзия, яшьлегендәгечә, күңелгә ятышлы матур, тик беркадәр сабырлана төшкән бәрхет тавыш белән сөйли. Әүвәлгечә, жанга рәхәт өстәп елмая Аерма шунда гына, каймактай ак тешләре арасына алтын тешләр кереп оялаган. Тик ул аларны «Авызым тулы хәзинә!» дип мактаныр өчен, сәламәт тешләрне жимертеп куймаган, зарурияткә буйсынып эшләгән Шомырт кара күзләре дә гел шул. Әмма аларда ниндидер сагышмы, моңсулыкмы, әллә алжумы бар Кашлар һаман кыйгач, чәч толымы әле дә булса сокланып карарлык. Гәүдәгә юаная төшкән. Сугыш елларындагы нечкә билле кыз түгел инде Чигә чәчләре көмеш жепләр белән аралаша башлаган. Кара чәчтә кырау тизрәк си- зелүчән Яшьлегендә Рәмзия иннек-пудрага табынмый иде, бизәнмичә дә чибәр икәнен аңлагандыр Хәзер әнә косметиканы ят итмәгәне күренә. Әлбәттә, чама югалтмаган, киртә сикермәгән. Шулай да жуела башлаган төсләрне тулыландыруны кирәк санаган. Ни хәл итәсен, еллар уза, яшь олыгаю ягына каера. Гомер дәфтәреңнең илле өченче битен ачкансың икән, бу дөньяда байтакны кичергәнсең дигән сүз. Чигәләргә еллар кыравы кунса да, маңгайда сырлар күренсә дә, рәнҗер хәлең юк. Әмма Рәмзия сулырга-сүрелергә уйламый да әле Бик куәтендә. Киемнәре гәүдәсенә бик ятышып тора. Зәвык белән киенгән (шунсыз гөнаһ булыр иде, җөй остасы, осталарны да өйрәтүче!) Мине күрми калмагыз дип кычкырып торган чәчәк-бизәкләрдән кача икән, тыйнак. чәченә-кашына. йөзенә-күзенә иш килә торган төсләр сайлаган. Илфатның шулай текәлеп каравыннан ул җайсызланып калды һәм аның игътибарын башкага күчерергә теләп, сүзне икенчегә бормак булды. — Мин сөйлим дә сөйлим, син тын гына ятасың. Үзеңдә ниләр бар соң, Илфат?—дип куйды ул һәм костюм-күлмәгенең тезбаш тирәләрен сыпырды Илфат тагын көлемсерәде. — Әлегә син минем хәлләрне сөйлисең бит, Рәмзия Минем хакта белгәннәреңне Үз тормышың турында бер ни дә диярлек әйтмәдең. Ә вообщето мин — хәбәрсез кеше Тегү эшендә икәнеңне ишетә белә идем, бүген смена мастеры булуың аңлашылды. Тагын нәрсә? Тормыш- ка чыккансын да, гафу ит, яшәп китә алмагансыз диебрәк тә колагыма кергән иде. Тормышыңда ниләр булып бетте. Рәмзия? Маңгайга бәреп сорау килеп чыкты бугай ла! Илфат шулайрак уйлады Мәгәр Рәмзия моны сөйләргә мәҗбүр итү дип аңламады, яшьлек танышының үз язмышы белән ихластан кызыксынуы дип кабул итте. Шуңа күрә, тартынмый-тарсынмый сөйләп китте. ♦ Уразда өч ел укыткач, шул авылның Казан төзелеш трестларының s берсендә прораб булып эшләүче егеткә кияүгә чыккан Рәмзия Туйны 8 гөрләтеп иткәннәр, бәхетле яшәп китәргә өметләре зур булган Тик г матур төсләргә манылган ул өметләр чынга ашмаган Кырый-кылтыктан 5 акча керә торгач, прораб типтереп көн итәргә күнегеп киткән Семья- ® дан күңеле купкан. Үзе, минем күңелгә киртә юк дип. узынган, өстәвенә =• көнче күбәләк булып тинтерәткән Нахакка бәйләнеп, шикләнүләреннән 2 арына алмыйча хатынының җанын кыйнаган. Уллары тугач та тын- | маган. Рәмзиянең кояшлы көннәре томанлы төнгә әйләнгән Авызым тулы * кан булса да төкермим, сер бирмим, кеше көлдермим, днп чыдаган “ Шулай да көннәрнең берендә сабыр канатлары сынган Ирсез хатын qисемен күтәрүнең таш йоту белән бер икәнен бик белсә дә, Рәмзия, ба- < ласын алып, прорабтан китәргә мәҗбүр булган Ярый диген, улы ту- * ганчы тегү фабрикасында өйрәнчеклек чорын үтеп, тегүче һөнәрен үз- ж ләштергән, разряд алган Педучилище белеме булса да. шәһәр мәктә- w бендә эшләүне уйламаган да ул. * Яше тулып кына узган сабый белән тулай торакта яшәүнең ни икә- £ нен үзе татып караган кеше генә белә. Баласы яслегә бер көн барса. < өч көн авырып тилмерткән Яшь ананың башы больннчныйда йөрүдән арынмаган Ул кәгазьгә тигән акчаның күләме мәгълүм инде Ярый әле әти-әниләрс ярдәмнән ташламаганнар Прораб Рәмзия артыннан килми булмаган, килгән Килешик днп караган, яхшы торырбыз дип вәгъдәләр биргән Кискән икмәк кире ябышмаган, Рәмзия кабат кушылмаган — Шулай итеп, егерме ике яшьтән, ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй, тол калдым мин. Синең каргышың төште, ахрысы, Илфат. .— Рәмзия, шаяртуым бу дигән төсле, матур елмайды, әмма шушы елмаю артына поскан моңсулыкны яшерә алмады — Сине каргый алмавымны беләсең. Рәмзия — Илфат моны чын күңелдән һәм үтә җитди әйтте — Хәтердән китеп тормадың, анысы хак. Күктәге йолдыз төсле дип әйтимме Көндез күренми, ә барын бар бит ул Болытлы төндә дә күренми, барын бар Бу чагыштыру, рияланмый гына әйткәндә, Рәмзия күңеленә хуш килде. Ул моны сер итмәде дә — Кызык сөйләп куясың кайчак. Илфат. «Күктәге йолдыз Барын бар...» — Минем сүзем түгел, кайсыдыр китаптан укыган идем Минем уйга таман килеп торганга әйттем — Шигырьләр кыстырып сөйли торган гадәтең барын беләм — Тик ул шигырьләр мин теләгән җавапны алып кайтмыйлар нде — Илфат кинаяле сүзләрне озайтырга теләмәде, озак еллар буе өметләнеп йөргән соравын бирде — Яшьлектә барып чыкмаган хәлләргә үкенмисеңме, Рәмзия? — Шуны бик беләсең киләме, Илфат? Үткән-беткән эшләрне — Үзем өчен ачыклыйсым килә — Терсәк ерак инде, Илфат Син әйткән йолдыз минем өчен дә кабынды кабынуын Соңлабрак ләкин Аякка сыер баскач Еллар үткәч, иң катлаулы хәлләр турында да шактый ансат сөйләшеп була икән Аңлаштылар Шунда Илфат һич тартынусыз әйтте — Ялгызыңа бала үстерү ансат булмагандыр. Рәмзия Рәмзия дә бизәп-төзәп тормый гына җавап бирде: — Әти-әни исән чакта мохтаҗлык күрмәдек. Материаль яктан интегеп яшәмәдек, Илфат. Ин авыры Хәйдәр үсә төшкәч булды. Аның: «Әти белән ник яши алмадың соң, әни?» дип сорап куюлары бәгырьгә пычак сызып җибәргән төсле була иде. Егет булып җиткәч, төшенде шикелле. Мине җәзаларлык сораулар бирми башлады. Бик дус яшәдек. — Ала-а-ай... Хәзер кайда инде улың? Кем ул? Нинди һөнәр сайлады диюем. — Төмәндә эшли Төзелеш инженерлары институтын бетергәч киткән иде. Утызда инде. Оныгым бар. — Әби, бабай булу бер дә ерак йөрми икән ул, Рәмзия. Минем кыз да ике егет үстерә. Моңсу теманы кузгаттылар, гомер кояшының кичке якка авышуы турында сүз китте, йөрәк дигәнең һич кенә дә картаю белмәсә дә, оныкларың тирәңдә чуала башлагач, картлыкны әледән-әле исеңә төшерми булмый шул. — Картаябыз инде,—диде Рәмзия —Аңардан качып котылыр хәл юк. Картаерга акча да, акыл да кирәкми .. — Акча кирәкми, анысы — дөрес — Илфат Рәмзия сүзләренең бер өлешен генә кабул итте — Акыл кирәк. Бик кирәк. Акыллы булып картайсак икән, Рәмзия Картлар акылга таманрак булса, яшьләргә көч килә... — Сүз чыккач кына әйтүем... Илфат үзен кызыксындырган сорауларга җавап алып бетермәгән иде әле. — Яшәвең кай тирәдә?— дип сорады — Мәскәү районына керәбез хәзер. Декабристлар урамында. «Таң» кибете артында ук. «Химиклар культура сарае» тукталышында. Кооператив белән салган йорт Ике бүлмәле квартира. — Зурдан купкансың. — Чират торып квартирлы булулар карап күренмәгәч, тәвәккәлләдем инде, Илфат. Гомер буе тулай торак чыр-чуында яшәп булмый ла- баса. Әлеге дә баягы әткәй карт күтәреште инде... — Бик бирнәле, бай кәләш булгансың икән, Рәмзия. Яучылар килми тормагандыр?— Илфат уенын-чынын бергә кушып сорады Рәмзия дә уенга сабыштырып җавап бирде. — Ансыз булмый инде, Илфат. Бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел идек лә!—Алай да җитди итеп өстәп куюны да кирәк санады.— Икенче оя корасым килмәде, дөресен әйтим. Баламны кыерсыта калсалар, ни хәлләр итәрмен, дигән уй тоташ тукып торды. Бүген шул мәсьәләне кайтып уйласам да, әйтәм үземә-үзем, дөрес иткәнмен, дим. Улым алдында йөзем ак, вөҗданым тыныч. Инде туйлар узды, туннар тузды... Әңгәмә байтакка сузылды бугай, һәрхәлдә Илфат талчыгу сизә башлады. Ләкин ул моны Рәмзиягә сиздермәде. Үзенең дә сөйләшәсе килә иде, Рәмзиянең озаграк торуын теләде Иреннәрен генә ялаштырып алды да, сүзне җай гына дәвам итте: — Туйлар узды, дөрес. Туннар гына тузмады. Рәмзия Юк, тузмады. Аларны киеп, өздереп эшлисе эшләр бик күп әле безнең! — Эшләмәдек түгел инде, безнең хезмәт стажлары, картлар әйтмешли, бисмилла әйтсәң — туярлык. Утыз биш елдан артып китте. — Бик иртә башладык, рас әйтәсең. Заманы шундый килде. Хәзер кайберәүләр уиөч-уидүрт яшендә шыңшымыйча ипи ашый белми, ә без икмәкне үзебез үстердек ул яшьтә. Дөресен әйткәндә, файдадан гайресе булмады аның. Эшсез яши белмәскә өйрәнеп калдык. Ну, алда да эш тау кадәр әле! — Бик үк тау булмаса да ярамас микән, дим мин. Азрак рәхәт тә кү- pace килә бит .— Рәмзия юри генә, Илфат белән бәхәсләшү кызык булганга гына шулай диде бугай Әллә чынын әйтәме? Алай дисәң, пенсия сүзен теленә ялгыш та кертеп чыгармый әле үзе Гомере буе эшләргә риза-бәхил кеше төсле. — Тау чаклы әле алда эш,—дип кабатлады Илфат — Дөньядан . әҗәтле китү — күңелсез хәл . Үзебез өчен генә түгел, яудан кайтмый калганнар өлеше итеп тә тырышасы бар безнең Әткәйләр өчен 5 — Саулык булсын дип телик, тазалык барында ниятләгәнне эшләр- ® без.— Ханым, үзе дә сизмәстән, авыр сулап куйды — Хәзергә сиңа ты- £ ныч кына дәваланыр!а, Илфат Ярый, мин китим Килеп йөрермен, m ярыймы? Вариска икешәр кат урау читендер, укуы кала бит Чиратла- ® шып килә торган булсак яныңа? S — һай, бнк мәшәкать булыр ул сиңа, Рәмзия Алай килешмәс тә. “ кирәкмәс тә... Ф — Килештерү кадәресеи миңа калдыр, яме Варис белән расписание ф төзербез әле без Аның лекцияләрен, минем сменаны чамалап Менә я бераз күчтәнәч... о Рәмзия, Илфатның ай-ваена карамыйча, алып килгән сый-ннгьмәт- * не сумкасыннан тумбочкага күчерде. Саубуллашып китәргә җыенды ? Нәкъ шул вакытта палатага Зөбәйдә килеп керде. Ул да сумкасын < бүлтәйтеп күчтәнәчләр, әтисенә кием-салымның чисталарын алып килгән иде < Рәмзия, гомерендә күргәне булмаса да. Зөбәйдәне бнк тиз чамалап- £ танып алды Маннуровларның олы баласы әнисенә ике тамчы су төсле < охшаган иде Хатирәнең күчермәсе инде менә аксыл чырай, соргылт “* куе чәч, зур зәңгәр күзләр Ике бала анасы димәссең, буе-сыны яшь каен сыман зифа. Хатирә дә шундый иде. Илфат аларны таныштырды — Сез мени инде ул Рәмзия апа? Өлкәннәр авылда әле дә сөйлиләр, укыткан иде бездә бер чибәр Рәмзия, диләр Зөбәйдә беркатлылык белән туптуры шулай әйтте дә салды — Яшь чагым иде, сеңелем! Яшьлек үзе чибәр була бнт инде ул,— диде Рәмзия, күз алдында кычкыртып мактаудан җайсызланып Ул китәр җиреннән беразга тоткарланды, Зөбәйдәнең кайда тукталуын сорашты Уфа поезды соңгарып килгәнгә. Зөбәйдә туры больницага ашыккан иде Шул ачыклангач, Рәмзия аны үз квартирына чакырды, кәгазь кисәгенә адресын язды, трамвайтроллейбустан төшкәч, үз йортларын ничек табасын тәфсилләп аңлатты Аннары, ата белән кызның икесен генә калдырып, кайтып китте Зөбәйдә, әтисенең кул-аягын күргәч, бөтенләй күңелсезләнеп, боегып калды Күңеле тулды, күзләренә яшь килде Авыз ямьшәйтеп, балавыз сыгарга, әтисен борчыр!а һич ярамаганны Кави Салихович кат- кат тукыган иде аңа Шул кисәтүләрне истә тотып, дөньяны дер селкетеп йөргән әтисенең хәле бнк кызганыч тоелса да. батыраерга мәҗбүр бу.1 H.I — Узар, әткәй, узар Каран торырга сәламәт кул-аягыңнан бер аермасы да юк. тиз терелерсең, дип. сөйләнде кызы Илфат койкасына терәлеп үк утырган кызының беләгенә үрелде һәм сыйпан алды — Син дә юатасыңмы инде, кызым? Юатып азапланма да. бнк бетеренмә дә. кызым Тереләчәкмен мин. шикләнмә Аякка да басачакмын, тракторын да. комбайнын да йөртәчәкмен, ышанам, ышанычым җилгә очмасын беләм Хариска да шулай диген Ул нишләп ята инде бер үзе төп йортта? — Әйбәт кенә укып йөри Кичә генә пилмән пешереп ашаттым үзенә.—Кызы Илфатка әйбәт хәбәрләр генә сөйләргә булды — Аннары безнең ул энекәшнең бөтен эшкә дә кулы ятып тора. Әнкәй булмагач. өйрәнде ул. Керен дә уа, идәннәрне дә ялт иттереп юа, аш-суны да менә дигән пешерә... — Өйрәнгәне үзенә,— диде Илфат.— Заманасы булдыксызларныкы түгел, уклау йотып йөргәннәргә чут юк хәзер... Зөбәйдә әтисенә олылар хатына бер дә охшамаган сәлам-хат күрсәтте. Оныкларының өлкәненнән иде ул. Зөбәйдәнең олы улы, дүртенче яшенә аяк баскан Рафистан. Бабасына сәлам юллауның юлын тапкан сабый Ак кәгазь битенә уң кулын куйган да, әнисе шул кулны карандаш белән йөртеп чыккан Илфатка бу «сәлам-хат» бик күңелле булды. — Маладис минем оныгым!—дип җибәрде бабай кеше.— Әнә ничек тырышкан ул!— Баланың баласы балдан татлы дигәннәре хактыр, Илфат оныкларын кайнар бер ярату белән ярата иде. Кеше күңелле аздан була, бик аздан да кала Ак кәгазьдәге бәләкәй кешенең кул сурәте дә кәефен күтәреп җибәрде Герой бабайның... — Әтиләре ни эш бетерә соң? — Бу соравын Илфат сагая-сагая гына бирде. Сорашмасаң, килешмәс, дип уйлады ул. Сораша башлап, Зөбәйдәнең күңел сызлавына кагылмагаем, дип тә шикләнде. Әмма кызының җавабы борчуга салырлык түгел иде. — Әйбәт эшли Исән-сау Бу арада станциядән ашлама ташыдылар. — Тынычлык, иминлекме соң? — Шөкер әткәй. Зарланырлык берни дә юк,—Зөбәйдә әлеге сүзләрен кәефле әйтте, чыны шулайдыр Иренең күңеле алгысыган чакларда сөмсере бик коелучан була аның. — Үзеңнең хәлләр кай тирәдә? Фермада ниләр бар? — Гадәттәгечә, әткәй. Быел курмыга иркенлек бит, печән елдагыдан байтакка артык. Сөтне яхшы савабыз. — Шул кирәк тә инде. Менә минем белән ятучы Хәбиб абзый куанып сөйләп торды, сөт, каймак, катыкка кинәндерде әле быел колхозлар, ди. Шундый сүзне ишетүе дә рәхәт Күңелдә нур арта. Безнең хезмәт шулай куандыра дигән сүз бит кала халкын. Кешеләрне сөендерә алырлык эшләү, вообще-то, уен түгел инде ул, кызым... — Быел йөкләмәләр дип зурданрак та куптык, ахры...— Зөбәйдә үзенең икеләнүләрен әтисенә әйтми булдыра алмады.— Дүрт мең килограмм дип язып кую гына ансат. — Телеңнән тартып әйттермәгәннәрдер ич. Менә тагын иске авыздан яңа сүз Былтыр шул чамага җитә яздың, быелга бик чын йөкләмә ул синең. — Телдән тартып алмасалар да, кыстадылар инде, әткәй. Председатель дә. партком секретаре да: «Кыю бул, алын, һәммәсе алдында батырып әйт сүзеңне!»— дип үгетләп-өндәп тордылар. — Ышанганга әйткәннәр. Хәзер артка каранасы түгел инде, кызым. Сүзне җилгә ташлаучылар без түгел ул. Маннуровлар әүвәл-әүвәлдән әйткәннәренә хуҗа була белгәннәр. Күңелеңә вәсвәсә кертәсе түгел. Тешеңтырнагың белән тырыш, мәгәр иләк авыз, буш сүз булып каласы түгел... Больница палатасын производство киңәшмәсенә әйләндерүе Илфатка бераздан гына барып җитте. Авырып егылган әтисе янына дип сагынып, зарыгып килгән кызыңа сөт арттыру, ярышны көчәйтү хакында акыл сатып тор, имеш. Мәзәк димәсәң. Икенче төрле уйлап карасаң, гел мәзәге юк, сүзләре тормыш тоткасы хезмәт, шул хезмәт юлында бирелгән вәгъдә турында лабаса. Алай да Илфат әңгәмәне бүтән тарафка боруны кирәк тапты күрше-күләннәрнең хәлен сорашты. Зөбәйдә аларның һәммәсеннән күп сәламиар алып килгән иде. Дивана Җәләлетдин дә сәлам әйткән. «Илфат абый тизрәк терелеп кайтсын!» ди икән (Җәләлетдин алтмышны тутырып килә инде югыйсә, Илфат ана һич абый түгел. Ни әйтәсең, яшьтәшләренә дә абый ди. үзеннән кечерәкләргә дә) Сүз йомгагы сүтелә торгач. Рәмзия апасының ничек килеп чыгуы хакында да сөйләшеп алдылар Илфат анлатын бирде, ләкин кызының ул җаваптай бөтенләй үк канәгать булмавын да чамалады Зөбәйдә хатын-кызларга хас нечкә бер тоем белән нидер сизенә, фараз итә иде. Әтисе исә андый күрәзәлек итүләргә юл калдырмаска тырышты Балалар әниләренең истәлегенә җил кагылганны өнәмиләр, дигәнне Илфат яхшы белә иде Зөбәйдә әтисе янында утырганда. Илфатка кичке аш керттеләр. Әтисенең чәнечкене сул кулга тотып ашый башлавы Зөбәйдәнең күңелен янә чеметкәләп алды. Ул үзенең газиз кешесен канаты каерылган кошка тиңләде. Гомере буена шулай кала торган булса, нишләп кенә бетәр бичаракаем, дип ачыргаланды Үзем ашатыйммы, әткәй?— дип карады Зөбәйдә. — Кирәкмәс, кызым. Үз кулым белән туйдырыйм әле тамакны' — Илфат күрәләтә сер сынатмас өчен тырыша иде — Сул кул болан да азрак эшләүчән. Уң кулга авырлык зерә дә күп төшә Инде сулы да шәбрәк кыймылдасын — Бик җайсыздыр бит. әткәй. — Авыру хәленең җайлы булганын кем күргәне бар5 Борчылма, кызым. бер дә. Әткәң солдат булган кеше, әмәлен табар Чыдамлык белән әрсезлекне әҗәткә аласы түгел безгә Бар. кайт Рәмзия аланнарга. Үпкәләр югыйсә Кайт,-сулу ал, ял ит. — Иртән киләм дә төштән соң поездга төшәм инде мин — Шулай итәрсең, кызым Кызы каршында батырайса да, ул киткәч. Илфат сүрелеп-сәлперәсп ятты Сүз дә күп булды бүген, уй да күп булды Әлсерәтте Кичке аштан кайтып кергән Хәбиб абзыйның «Күңелегез булдымы инде бүген? Кызыгыз да килде» диюенә каршы да кәефсез генә җавап бирде — Килделәр, рәхмәт. Балалар әйбәт минем, Хәбиб абзый - Аннары зар сүзе ычкындырды Үземнең рәт юк бит әле Төпле фикере булган кешеләр картлыкта да жан яшьлеген саклыйлар Хәбиб абзый көр тавыш белән рух күтәрерлек итеп әйтте — Артыгын ашыкмагыз. Илфат энем. Хәлегез әйбәтләнәсенә шигегез булмасын, тик ашыкмагыз. Бабайлар ни дигән? Ашыккан ашка пешә, дигәннәр. Әлеге әйтемне Илфат беренче тапкыр унөч яшендә чагында авыл диванасы Җәләлетдиннән ишеткән иде Кырык өченче елның кышы. Зәмһәрир суык төн уртасы Ызба бүрәнәләре. салкынга чыдаша алмыйча, шарт та шорт атышалар Шакы раеп каткан тәрәзәләр аша төшкән алсу яктылык кояш чы)ып килгән чакны хәтерләтә Кемдер тәрәзә капкачларына таяк очы белән шакый шакый кычкыра Торыгыз! Шәйхуллалар яна! Пожар’ Әнисе, апасы, сеңелесе. Илфат елан чаккан төсле сикерешеп торалар Ут алып торыш юк, болай да яп-якты Киемнәрен таба алмыйлар Ни эләкте шуны киеп, урамга йөгереп чыгалар Шәмәрдән Шәйхулласының өе яна Карт тракторчы йорты Илфат ларның каршы күршесе Халык җыелган Авылның олысы кечесе шунда Детдом малайлары да чабышып килгән Янгынны сүндерергә азапланалар Ләңик кызыл әтәчнең гайрәтләнүенә чик чама юк Үч иткәндәй. янгынчыларның пар ат җиккән чанадагы насослары төчкеренә пошкырына, рәтлрп эшләми Бер чнттәрәк торган сәлперәймсш картлар — Пожарда я көрәк, я йөрәк кирәк* дип кычкырынган булалар Порт хуҗасы Шәйхулла абзый, акылын талап киткәннәр диярсең, гел бер сүзне тәкрарлый — Түр карават астында, түр карават астында... Авыл Советы председателе Гайшә апа аңардан кат-кат сораштыра торгач, бу сүзләрнең мәгънәсен аңлады тәки: түр карават астындагы •фанер чемоданда яңа өй буралыгына дигән акчалары икән! Илфатның шуны ишетүе булды, насос эчәгесеиең сиптергече астына ■басып суга манчылуы булды, янып торган өйгә атылып кереп китүе булды. Халык «Ах!» итте «Башсыздыр бу Маһибәдәр малае!», «Бетә ләбаса акылсыз!» диештеләр. Илфат артыннан өй эченә ташланган Женя Логиновка да: «Нилжә! Агунь бит. янып умрншь!» дип кычкырдылар. «Галавасыз икән бу урыс малае да сәпснм!» дип бот чаптылар. Таякка таянып та чак басып торган Сабиржан карт кына: — Башлылар тел чарлаганда, башсыз дигәннәре эш майтара инде аның,— дип үзенчә сөйләнеп куйды. Каршы күршеләргә еш кереп йөргән Илфат түр караватның кай төштә икәнен белә иде. Тончыкса тончыкты, күзләрен төтен киссә кисте, Шәйхулла абзасының чемоданын тәрәзәдән урамга ыргытты. Кире чыгарга борылып, ике генә адым атлаган иде, абынып идәнгә барып төште. Женя күтәреп торгызмаса, жан куәтенә ишеккә сөйрәмәсә, Илфатның әжәле үкчәсенә баскан иде. Малайлар ут эченнән чыккач минут үттеме икән, өйнең матчасы ишелеп төште. «Гомерләре бар икән балакайларның!»— дип халык иркен сулап куйды. Бүреге өйдә төшеп калган иде Илфатның. Кызулык белән һични абайламый аяусыз суыкта басып торды ул. Иртәгесен ике колагы кабартма сыман шешеп кабарды. Ай буе бәйләп йөрергә мәжбүр булды. Шул вакытта әйтте инде Җәләлетдин. «Ашыккан ашка пешкән!»— диде. Аның уенча, янып торган ызбада сабыр гына йөрергә кирәк булып чыга иде. Дөнья көткәндә, тормыш пожарларында ашыгырга ярамаганын, бүрек яндыруның егетлек түгеллеген Илфат соңрак аңлады. Анда да акылы белән генә, йөрәк дигәнең һәрвакыт акылга буйсынырга теләмәде... Зөбәйдә ике нәни үстереп, механизатор ир карап, колхозның товарлыклы-сөтчелек фермасында сыер савучы булып эшләсә дә, өен зиннәтле сарай кебек чнста-пөхтә тота, һәр нәрсә үз урынында, юган-жый- тан, артык һични юк. Шулай да Рәмзия апасының квартирына килеп кергәч, андагы тәртипкә, зәвык белән жиһазлауга сокланмый булдыра алмады ул. Стенадагы келәмнәр, идәнгә жәйгән паласлар, тәрәзә пәрдәләре — һәммәсе төсе-бизәге белән бүлмәне бер бөтен итеп тора. Мондый бүлмәләрдә сулышка иркен, күңелгә рәхәт, жан ял итә. Тәрәзә төпләрендәге гөлләрнең февральдә үк чәчәк атып утырулары да рухны бәйрәм иттерә. Серванттагы затлы савыт-саба, махсус шкафтагы китаплар нәкъ кирәгенчә тезелгән. Люстрасы белән торшерына кадәр кабатланмый торган ямь биреп тора. — Менә шунда яшәп ятам инде мин. Зөбәйдә сеңелем,—диде Рәмзия, кунак чишенеп зал якка үткәч. Хужабнкә Зөбәйдәгә йомшак киез башмаклар бирде: — Идән салкын түгел түгелен дә, киеп куегыз әле Җылы сөяк сындырмый... Зөбәйдә түрдәге өстәл буена барып утырды — Үзегез генә торасызмы, Рәмзия апа?— Аның беренче соравы шул булды. — Үзем генә, сенелем Улым институтны бетергәч, өйләнеп Төмән гә китеп барды Кооперативка кергәндә, квартир алырга йөргәндә диюем, Булат та Казанда калса диебрәк исәп йөрткән идем дә Яшь- ләрнен дөнья күрәсе килә, киттеләр. Күнегелде инде, гел япа-ялгызым яшәгәнмендер төсле.. Хәзер, ике-өч минут, чәй өлгертәм — Ул аш-су ягына кереп китте. ♦ Зөбәйдәнең карыны ачкан иде. чәйләп алу кирәген эченнән хуплап х торды Бер-берсенен күңеленә ошаштылар булса кирәк, чәйдән соң бик s тәмләп, иркенләп сөйләшеп киттеләр. Кырык тармаклы итеп гапләш- 5 теләр Эштәге хәлләр дә калмады, кибет-базар бәяләрен дә телгә ® алдылар, мода-фасон хакында да сүз булды, балалар үстерү четрек- з- лекләренә дә кагылдылар, яшьлектәге истәлекле хәлләр дә телгә алын- £ ды. Сүз иярә сүз ялганып. Рәмзия үзенең гаилә тормышы барып чыкмаганын да сөйләде. Тора-бара оныкка килеп җиттеләр Рәмзия оныгы дигәндә җанын фида кылып торганга охшый, йокы бүлмәсендәге шн- * фоньерның өске бер киштәсеннән альбомнар алып килде, шуннан оны- “ гының фотосурәтен алып күрсәтте. ч — Менә ул минем бәләкәч оныгым Өч яшен тутырды инде Айдар * Фоторәсемнән сөйкемле генә бала елмаеп тора иде. Рәмзия улының, килененең фотокарточкаларын күрсәтте Альбом- * нар кузгатудан файдаланып, форсатны ычкындырмыйча, Зөбәйдә co- u pan куйды — Яшь чагыгыздагы фотоларыгызны күрсәтегез әле, Рәмзия апа. о. диде ул. Ф - Рәхим итегез, сеңелем Алары менә альбомный монысында булыр Зөбәйдә Рәмзиянең кыз чагындагы фотоларын озаклап карады Чыннан да, чибәр булган икән шул Рәмзня апасы! Хәер, нре дә карап кына торырлык матур кеше булган Бергә-бергә гомер генә итә алмаганнар. «Семьядан күңеле купты...» ди бит Рәмзия апасы Аның бу сүзләре Зөбәйдәне дә борчуга салып алган төсле итте Ир-атның күңеле йортка каккан казык булса икән дә бит Сөйләшә-серләшә торгач, Зөбәйдә, үзенең эчкерсезлегенә бирелеп, Рәмзиянең Гөл-Төркемдә эшләгән елындагы хәлләр белән дә кызыксынды. Авылның яшь яшәгән апаларыннан ишеткәнем бар. сез, Рәмзня апа, әткәй белән дус булгансыз бугай Дөресме шул? - диде. Мондый сорауны Рәмзия көтмәгән иде, әлбәттә Ничегрәк җавап бирергә дигән кебек, бермәл иңнәрен җыерып, уйланып торды. Шуннан соң: — Дуслар идек без аның белән. Зөбәйдә сеңелем, дип, урау сүз башлады Яшүсмер чак дуслары Мин аның гармун уйнавын, җыр лавын бик ярата идем Бергәләшеп спектакль уйнаганыбыз да булды Бик кешелекле егет иде әтиегез Ярдәмчел дигәндә ярдәмчел иде инде Сезнең авылга беренче тапкыр килгәндә, мине көлтә арбасына утыртып ул алып кайтты Беренче кичне мин сезнең өйдә кундым Әбиегез, Маһибәдәр апа, исән чак иде әле — Ачуланмасагыз тагын бер нәрсә сорыйм әле. Рәмзия апа — Ниткән ачулану ди ул?! Булмаганны' Әткәй сезне бик яратып йөргән, диләр Сез апа карамагансыз бугай. — Әй. сеңелем, сеңелем! Алар барсы да яшьлек хыялыйлыклары, барсы да Тирәңдә берничә егет бөтерелүгә алданып, нң кирәге күзгә күренмәүчән була икән ул. Безнең яшь чакларны кем шулай искә ала. сеңелем? — Әнкәй сөйли иде. Мин тугач, исемемне дә Рәмзия кушарга җыенган булганнар да, аннары никтер Такташ шигырендәге исемне куясы иткәннәр — Зөбәйдә боларны һичбер төрле сергә санамыйча сөйләде,— Әнкәй белән бик тату, бик килешеп яшәделәр болай. Әткәйнец әнкәйгә ялгыш кына да кыек сүз әйткәнен белмим мин. Әнкәй үлгәч, әткәй үзе дә дөньядан үткәндәй йөрде. Сүзсез калды, йокысы качты, тамактан язды. Бар юанычы эш булды. Хезмәтеннән кайткач, әнинең стенадагы рәсеменә карап әллә ни гомер тып-тын утырыр иде. Харис энемнең, әллә акылына зыян киләме инде әткәйнең, дип куркынган көннәре булды. Мин тормышта бит инде ул чакта. Варис монда, икенче курста укыган вакыты... Рәмзия дә көрсенеп куйды. — Күзгә-күз карашып гомер иткән кешеңне югалтып, тол калудан да карарак кайгы сирәктер, сеңелем Картаймас борын бигрәк тә. Андый чакта йөрәк ярасы тиз генә элпә гартмый, чыйрап китми шул. Андый җәрәхәтнең гомер соңына тикле уңалмавы да бар... Зөбәйдә әтисенең килер көннәренә үз карашын әйтте. — Нишләмәк кирәк?—диде, Рәмзия аңардан шундыйрак сүз ишетермен дип уйга да китермәгән иде.— Үлгән артыннан үлеп булмый. Калган кеше яшәргә дә, эшләргә дә тиеш. Әткәйгә сүз катканым булды. Бер ел тордың, мәйтәм, ялгызың, ел ярым узды, ике ел була. Болай яшәп бетмәссең, өйләнергә кирәктер, димен... Эндәшмәде. Ул хакта сүз катуны килештереп бетерми. Бездән, балаларыннан җайсызлана юргандыр инде. Тора-торып күнәр иде күнүен, үзе дә шул турыда уйланмый булдыра алмыйдыр. Бәла аяк астында йөри шул, күңелсезлек- нең ниндиенә дучар булдык. Хәзер инде аңа кияүгә чыгам дип торучы бик табылмас... Рәмзия Зөбәйдә сөйләгәннәрне илтифатлы тыңлый, үзенең фикер иләгеннән үткәрә һәм: «Бу хатын әтисен чын ярату белән ярата, аңа бәхет тели. Шуңа күрә әнисенең истәлегеннән көнләшеп газапланудан өстен тора, күрәсең. Беркатлы күренсә дә, тирәннән алдыра»,— дигән уен җыйнап утыра иде. — Табылыр, сеңелем, табылыр —Хуҗа хатын, кунагының сүзен сүрелдермәс өчен, үз фикерен өстәде— Илфат тереләчәк тә, эшләячәк тә. Менә күрерсең Табылган кешесе кадерен генә белә торган булсын. Рәмзия шулай диде, ә үзе бик күптән сүндегә чутлаган күңел учагында әле дә булса утлы бер күмер көйрәгәнен абайлады. Яңа җыр һәм вәхшәт Даруларның гайрәт-шнфасы барлыгына чыннан да ышандырып, больницага алып килүләренә ун көн дигәндә, Илфатның кәефе ярыйсы ук әйбәтләнде. Әлбәттә, әйбәтләнү дигәнне бик үк киңәйтеп җибәрмичә аңлаганда. Сөйләшү кыенлыгы бетте диярлек, кан басымы гадәти хәлгә кайтты Баш сызлавы кимеде. Уң аяк та ихтыярга буйсына башлар шикелле. Кул исә арулану галәмәтен сиздерергә һич ашыкмый. Бөтенләй тыңлаусыз иде әле. Чит кеше әгъзасыдай. Шул кадәресе менә Илфатны куркуга сала. Савыгу өчен атналар, айлар кирәген акылы белән бик белеп, аңлап торган хәлендә, шиккә кала, килер көннәре ниндирәк булырын хафаланып уйлый. Бәхетенә, палатадагы күршесе менә дигән. Оптимист Хәбиб абзый, боега белми. Илфатка да шомланыр җай калдырмаска тырыша. Көн аралаш килеп йөрүче Рәмзия дә тормышка бик өметле караучы зат булып чыкты. Илфатка аның килүләре бик тансык. Ул моны үз-үзенә дә ачыктан-ачык әйтергә җайсызлана, мәгәр якташының мөнәсәбәте аңа дәва икәнлеген тоя Варисны әйткән дә юк. Студент егет әтисен гел рухландырып кына тора Әле менә кече улы да килеп китәргә җыенуын язган Сагынгандыр, күрәсең. Өченче көн авылдан колхоз председателе Кәрим Вәлиев шалтыраткан, баш врач белән сөйләшеп, хәл белешкән Монысын бүлек мөдире Геннадий Иванович әйтте Кичә Хәбиб абзый бик теләп, бик юмарт сөйләшеп утырды Сүз Мәс- ♦ кәүдә барган партиянең чираттагы съездыннан башланды да. үткән- х нәргә барып ялганды Илфат үз колхозларының оешу тарихына сәяхәт ясап кайткан шикелле булды. г Гөл-Төркем — өч йөзгә якын хуҗалыклы авыл. Зөя буена сыенып 3 утырган. Җир шәп бу төбәктә. Туфрак — гөл туфрагы Гөл-Төркемне- ® келәр, тирә-як авыллар белән чагыштырганда, элек-электән икмәклерәк =■ саналып килгәннәр Шуңа микән, күмәкләшү дигәндә, дәррәү кубып £ төшмәделәр Мең тугыз йөз егерме тугызынчы елның көзендә нибары | егерме хуҗалык, атын-арбасын, сабансукасын, корама юргандай яткан җирләрен берләштереп, колхоз төзеделәр Михнәт шулпасын бү- * тәннәрдән күбрәк эчкән кешеләр иде болар. /Хртык озак баш ватмады- ® лар. Колхозның тамакны — тук, өсне бөтен нтәсен сизенделәр Дөресрәге, шуны өмет иттеләр. Егерме гаилә башлыгы арасында «Беткән < баш беткән, моннан да начар булмас әле!»—дип. томан ашарак карау- * чылар да булгандыр. х Шул көзне уртак арыш чәчеп калдырдылар... и Утызынчы елны аларга тагын унҗиде хуҗалык кушылды Алар ара- * сында да: «Агай бара — мин дә барам»,— диебрәк керүчеләр бар иде Колхозга берләшүнең тулысымча ихтыяри икәнен җентекләп төшен- < дергән документлар игълан ителгәч, күмәк хуҗалыктан чыгып китүчеләр дә табылды Утызынчы елның язы онтылырлык кына булмады Март башы иде. Башта — үзәк газеталарда, аннары милли матбугатта Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» дигән мәкаләсе чыкты Анда ярлы һәм урта хәлле крестьяннарның авыл хуҗалыгы артеленә ирекле рәвештә берләшүләренә тагын бер кат басым ясалган иде Партиянең Ташбуа канткомы җитәкчесе Хәбиб Гайсин, алдан сөйләшеп, тимерле чанага җигелгән атын колхоз кәнсәләре урнашкан йорт капкасының алкасына бәйләп, өйгә кергәндә, идарәдә беренче председатель Әхмәтҗан Вәлнев белән авыл Советы башлыгы Ярулла Калимуллин икәү генә утыралар иде Ә халык, карга бураны гайрәтләнүгә исе дә китмичә, урам тутырып клубка агыла Кулакларның җан фәрманга тырышуы бушка китмәгән иде. Авыл җитәкчеләренең йөзендә аптырау Ярулла бөтенләй аптырап калган Әхмәтҗан яшькә дә олы. дөньяны да күбрәк күргән, авылдашлары белән сөйләшсренә ышана, шулай да сүзнең авыр буласын белеп тора, борчыла Кантком җитәкчесе килеп кергәч, авыл башлыклары күңелендә ышаныч беркадәр ныгыды ныгуын. Шулай да Әхмәтҗан булып Әхмәтҗан да исәнләшкәч әйтә куйды: Итәк астыннан ут уйнаталар, иптәш Гайсин, - диде -Бу мәкалә чыккач, кулаклар прәме канатланды, арыслан булып айга енкермәк- челәр Тәкать калмады, чыдар чама юк Тагын ниләр булып бетәр? Яксаң да җылы тормый, ызба каралмаган иде. кәнсәләр бик суык Алай да Хәбиб бүреген салып өстәлгә куйды, күпереп торган куе чәч ләрсн тараштырды, тышлы тунының төймәләрен чиште, аннары урын дык алып утырды Кантком секретарен каршылап аягүрә баскан авыл җитәкчеләре дә утырышты Сине каушап калырсың дип уйламаган идем, Әхмәтҗан абын, диде Гайсин, гаҗәпсенү катыш канәгатьсезлек белән - Лена вакыйгаларында катнашкан кеше син. комбедны җитәкләгәнсең Сыйнфый уяулыгың, политик сизгерлегең бар Моңарчы ныклык сорап та әҗәткә керми идең. Әйдәгез, сөйләшик халык белән. Ачыктан-ачык. Аңлашыйк. Мәлҗерәп калу безнең эш түгел... Җыелышка алар өчәү бергә килделәр. Клуб дигәннәрендә энә төртер урын да юк иде. Колхозга кергәннәр дә, керергә бөтенләй уйламаганнар да җыелган. Җыелышны ачып, Сталин мәкаләсен укырга керешкәч, залның бер чатыннан: — Ишетелми! Үзегезне күрмибез!—дип бәйләнә башладылар. Хәбиб Гайсин әүвәле урындыкка, аннары өстәлгә менеп басарга мәҗбүр булды Бүтән чарасы юк иде. Колхозлашуга ничек кенә булса да карышуны максат иткән кешеләргә бу җитә калды: — Өстәлгә менеп басып, ник безне хурлыйсыз?!—дип бәйләнделәр. Батыраеп акыра башладылар. — Колхоз төзү турындагы протоколны ертыгыз!— дип бугаз киерделәр. Бу инде ультиматум иде. Тартыша торгач, ике сәгатьтән артык вакыт узды. Гайсин бер карыш та чигенмәде. Әхмәтҗан Вәлиев тә нык торды. Мәкаләне укып чыктылар, бәйнә-бәйнә аңлаттылар. Моның мәгълүм бер дәрәҗәдә уңай тәэсире булмый калмады, шулай да ярсыган халык тиз генә тынычланмады. Бер заман, сабан туйларында чабыш атларын каршылагандагы кебек. халык төркеме ике якка аерылып, кемнәргәдер юл бирде. Сәхнә дип йөрткән күперчектәгеләр ни күзләре белән күрсеннәр: егермеләп хатын-кыз аларга таба ажгырып киләләр. Араларында йөклеләре дә бар Соңрак беленде, аларны котыртканнар: «Ни генә эшләсәгез дә сезгә тия алмыйлар».— дигәннәр Хатыннарның телендә бер генә сүз: еЕртыгыз пртакулыгызны!», «Безгә колхоз кирәкми!» Кычкырынып кына калырга да исәпләмиләр, сәхнәгә үреләләр. Әхмәтҗанны тартып төшерергә, кыйнап ташларга ниятләнәләр. Шул чак Хәбиб Гайсин колхоз председателен үз янына бастырды да гөж килгән халыкка кистереп әйтте. — һичнинди башбаштаклыкка юл куелмаячак, шуны бик яхшы белеп торыгыз! Сыйнфый дошман коткысына бирелеп, колхоз башлыгына кул ягучы була калса, каты җавапка тартылачак. Шушыннан ук алып китәчәкбез!—дип катгый кисәтте. Аңлы рәвештәме, әллә ярсуы җиткәнгәме, кабурасын да капшап куйды. Сүз озак барды. Җитәкчеләр алты сәгать буена әсирлектә калган кебек тордылар Ахырга таба колхозга беренчеләрдән булып язылган Фәйзерахман чыдамады, авылдашларын сабырлыкка өнди башлады. — Җәмәгать!—диде ул, картларча итеп.— Монда күмәкләшү юлыннан баруның хаклыгына ышанмаучылар бар Мин менә Советлар эшенә бар булдыгым белән ышанам Большевик булмасам да. партия эшенә иман китерәм. Ялгышмагыз, уйлагыз, хәл кылыгыз, авылдашлар! Безнең өчен бердәнбер дөрес юл — колхоз... Бүлдермиләрме соң. Фәйзерахманны да бүлдереп бугаз ертучылар табылды: — Бүген болай җырлыйсың да син. Күке, атыңны колхозга илткәч, ник мендәр тешләп җыладың соң?— диде, тискәрелеге белән атаклы Карун Сәйфулла. — Шатлыктан җылау иде ул. Сәйфулла абзый! Юк. мондый җавап белән дә каршы якның авызын томалый алмады Фәйзерахман, шау-шу тагын көчәеп алды. Ә былтыр көзен җылавы хак иде бит Фәйзерахманның, һәм шатлыктай түгел, юртакны колхозга бәгырьләреннән өзеп тапшырудан иде. Председатель Әхмәтҗан абзыйсына ялваруы да хак. «Кантком сатып алырга ат эзли икән Сат. Әхмәтҗан абзыкай гынам, безнең кашканы! Анда аны җиңелгә генә җигәрләр, фуражлары да күптер аларның > Бик теләп, гариза биреп колхозлашкан Фәйзерахманның да тез буыны йомшап алган чагы булды шул, булды. Шуны күзенә төртеп әйтте Карун. Кашканы колхозга биргәч, өзгәләнү хәлләрен Фәйзерахманның үз әтисе— Габдрахман карт авылга фаш итте. Ул май капкан булса, бү- ♦ ген Сәйфуллалар кулында суен тузы» булмас иде. Нишлисең, Габдрах- = ман абзыйның да биеп торган юртагын үз абзарыннан колхоз конюш- х ниенә чыгарып җибәрәсе бер дә килмәгән иде дә бит, улы үзсүзлелән- < де. Җыласа җылады, атны колхозга бирде Утка керосин сипкән тагын бер хәл булып алды Чыпта Шәйхи, ® кемнәндер яздырган гаризасын сәхнәдәгеләргә бирде дә, сүз алып так- 5 макларга кереште. Сүзе көмеш булса, теленә салынмавы алтын буласы ш икән дә бит, сөйләми чыдамады Заман үзгәрде, күп кеше сөйләргә ® һәвәсләнеп китте ләбаса! Агай энеләр, җәмәгать, мин дә уйландым, җиде кат исәпләдем. * Аркылыга да, буйга да, не. И карар кылдым калхузга язылырга' Без- ® нең өчен уйлап тапканнар аны, калхузны. Мин сезне дә язылырга дим- ч лим, агай-энеләр! Соңгармагыз, үкенерсез... ■* Аңа да беренче сорауны бирүче Карун Сәйфулла булды. Шуннан * бүтәннәр дә дөрләп кабынды * — Гаризасыннан башка колхозга ни бирәсең соң син? Анысын ник и әйтмисең?—дип бугазладылар. * — Үземне дә, ике күземне бирәм. Карчыгым да эшләр. а. Шунда ярсып карадылар инде. — Бетен бирсенмени?! — Ватык шешәләрен төяп илтсенме?! — Нигә кирәге бар аның колхозга, айнымас адәмнең? Авылга бер адәм мәсхәрәсе бит! — Кеше эшләгәнгә хак алып, аракы чөмермәкчедер Табылган бал имәр кош! - Шалишь, Чыпта! Якын китермибез сине колхозга1 — Мир кимереп ятмак була Тотсын капчыгын' Чыннан да. Шәйхинең авылдашлары алдында абруе чамалы иде Чыпта суга, базарга илтеп сата да. акчасы беткәнче сәрхушлектән арынмый йөри ул. Аты юк. сыеры юк, тавык та асрамый Гауганы бастыру нияте белән председатель Әхмәтҗан — Колхозга кабул итәбез икән, чыптаны колхозга сугачак,— дип тә карады, тынычланмадылар. Былтыр көздән үк колхозга кергән Хөснетдин җитәкчеләрне аптырашта калдырырлык сүз ычкындырды — Чыптаның керүе була калхузга, минем чыгып китүем була Аның ишеләрне тыгындырып, бөкере чыгарасым юк'— диде Шәйхинең гаризасын соңрак карарга булдылар Бу җыелыш күмәк хуҗалыкка бер генә кеше дә өстәмәле Шеш тишелде, мәгәр шеш урын нары тиз генә ямалыр төсле күренми иде Җыелыштан соң җитәкчеләр Фәйзерахманны чакырып алын калдылар һәм аны Ташбуага тракторчылар курсына җибәрергә уйлауларын әйттеләр Бу тәкъдимгә Фәйзерахман бик риза иде, ләкин әтисе белән килешмичә җавап бирә алмады Тимерне кызуында сугучы Хәбиб Гайсин һәм председатель Әхмәтҗан Вәлиен, Габдрахман абзый белән сөйләшергә дип, Маннуровлар йортына юнәлделәр Порт башы сискәнә калды, алай да көтелмәгән кунакларны ак өйгә чакырды Күкрәк баласы Илфатны кочагына алган Маһибәдәр килен бик тиз кече якка чыгып китте Өч яшен тутырып килүче Илһамиясе аның итәгенә ябышкан иде. Гайсинның сүзе ышандырырлык булдымы, авторитет үзенекен ит- теме, Габдрахман агай мәсьәләнең асылына тиз төшенде, улын тракторчылыкка укытырга ризалык бирде. — Аллага тапшырдык,— диде тонык кына таныш белән. Малаен зур эшкә димләүләренә эчтән генә шатлана да, сагая да иде ул,— Куи лыннан килсә, укып баксын . Трактор сәгать сүтеп җыю гына булмас тульке... Хәбиб Гайсин шул көзне Гөл-Төркемгә беренче трактор кайту тантанасында да булды Булды дип, яңарак кына оешкан машина-трактор станциясеннән колхозга кайтучы беренче могҗиза-машинага бөтен авылның игътибарын юнәлтү кирәклеген үзе әйтте. Район яңа оешкан көннәр Август азагы. Колхозлар арыш урагын тәмамлап, сабан ашлыгын уралар. Туңга сөрер чак. Трактор бер'ничЬ булса да артык буласы түгел дә. кайдан аласың?! Монысына да шатланып туя алмыйлар. «Ызаннарны сөрергә бик шәп булды днләр. Каз үләне баскан олы урамга ике яклап халык сибелгән. Карты- яше, хатын-кызы, бала-чагасы. Карчыклар ир-ат күзенә артык чалынмаска тырышалар, туздырып бәйләгән яулык читләре белән авызларын каплап, чышын-пышын гына сөйләшәләр, ә «шайтан арбасы»н барыбер күрәселәре килә. Балаларның күзләрендә очкыннар уйный. Малайларның бер ишесе, авылны чыгып, корыч айгырны Агачбашы юлындагы сыза буенда ук каршылаганнар, хәзер трактор артыннан юырталар Тракторчы Фәйзерахман ниләр кичерә? Горурлы ч-бәхет хисеме, Зл- лә үзен шулай каршылаудан каушап та калганмы? Ни генә димә, шушы яшенә җитеп, аның бу хәтле халык алдына җәяүле килеш тә чыгып басканы юк иде әле. Ә бүген тирә-юньгә гөрелте таратып, сул көпчәк канатына җайлап кадалган кызыл әләмне җилфердәтеп, авыл тарихында беренче тракторны иярләп кайта. «Фордзон»ның теице-тешле көпчәге артыннан киртләч эзләр кала. Төрлесен уйлагандыр Фәйзерахман, авыл тарихына, күмәкләшү тарихына эз салам, дип кенә уена китермәгәндер, тракторның ул елларда мәшәкатьле һәм четрекле крестьян хезмәтендә революция символы икәнен генә уйлап җиткермәгәндер. Хәер, клуб янында башланып киткән җыенда болармы райком секретаре Хәбиб Гайсин үзе әйтте — Бу куәтле машинаның кайтуы авылның индустрияләшү юлына, социалистик үзгәртеп кору юлына басуын исбатлый. Хәерле сәгатьтә, иптәшләр!— диде. Хәбиб өздереп сөйләде, күңеле дә, тавышы да көр иде. Килеш-килбәте үк зур эшнең шаһиты икәнлеген раслап торды — Тракторны йөртүче авылдашыгыз- Габдрахман абзый Маннуров улы — Фәйзерахман иптәш тә буразналар сызып, ызаннарны сөреп кенә калмас, сездә, күмәк хезмәтнең ямен-тәмен тоя башлаган игенчеләрдә, белемгә, фәнгә, техникага мәхәббәт уятыр! Фәйзерахманнар һәр елны арта барачак, ишәя барачак. Монысына шик юк. АвылнЫң киләчәге техникада. Уңыш телик аларга! Барыгызның да эше уң булсын. иптәшләр! Бу көнне трактор бер түтәрәм дә җир сөрмәде. Бәйрәм икән —бәйрәм, диделәр. Колхозның ун арбасын бер-берсенә тагып, тракторга эләктерделәр дә. арбаларга төялеп урам әйләнделәр. Карт-коры моны килештереп тә бетермәде, аның каравы яшь-жилкәнчәкнең, бала-чаганың күңеле булды. Көпә-көндез, кояш көлеп торганда, Гөл-Төрксм урамында җыр яңгырады. Заманның үз җырын җырладылар. Апылларлан авылларга Телефон баганасы, Хәзер иске заман түгел. Техника заманасы* Фәйзерахман тракторын колхоз йортына куеп, каравылчыларга тапшырып кайтканда, әнисе чәй өлгерткән, әтисе кешелеккә кия торган киемнәрен киеп алган иде Өйгә үзенә бер төрле бәйрәм рухы иңгән иде Мактау сүзенә бик саран һәм килештереп сөйли белми торган Габдрахман абзый чәй янында улына җылы сүз әйтми калмады — Булдырдың, улым!—диде,—Булдырдың! Күке нәселенең кулы * тракторга да ятканын күрсәттең Имгәнмә, кысылма гына инде ма- = шинаңа. Аждаһа куәте бар үзендә.. Гаилә шатлыгына, колхозга берләшкәннәр сөенеченә киләсе язга * кайгы кара канатын салыр, дигән уй бу көнне берәүнең дә башына = кереп чыкмады Ә бәла килде. Язгы матур кичнең бар ямен хәсрәт ® басты. ' g ...Ул көнне Фәйзерахман күз бәйләнер чакка хәтле сөрде Инде кай- ш тырга ниятләделәр. Каравылчы белән юлда очраша иделәр Аркылы | елга, икенче төрле атаганда, Коры елга буендагы басу авылдан булыр- . булмас бер чакрымда Плугарь егетне дә кайтарып җибәрде Фәйзерахман «Атлый тор, куып та җитәрмен әле Каравылчы Хәйрулла абзый ® да килә төшсен»,— диде. Аучылык даны чыккан Озын Хәйрулла трак- ч торны саклый иде. * Плугарь ярты юлга да җитмәгәндер, эңгер-меңгер эченнән трактор * янына ике күләгә килеп чыкты Аларның берсе мәче җитезлеге белән * Фәйзерахманга ташланды һәм егетнең аркасына хәнҗәр кадады Трак- и торчы әрнүле-газаплы итеп кычкырды да, күпереп торган буразнага * ауды. Адәмнәрнең икенчесе аркасына аскан капчыктан чүбек, сүс кал- а. дыклары, чүпрәк-чапрак бушатты, алар өстенә калай бидоннан керосин * түкте. — Тизрәк, атаңның арт сөяге сынгыры!— Башлык боермый, елан булып ысылдый иде. — Шырпы юешләнгән. — Ах, селәгәй! Үзеңне дә, мине дә харап итәсең бит!— Әмер бирүче гарьлегенә чыдаша алмый акырып җибәрде — Бир шырпыны тизрәк! Алар кара ниятләре белән шулкадәр мавыкканнар иде, яннарына якынлашкан Хәйрулланы да абайламый калдылар — Әй, кемнәр анда? Иңендә бүре ядрәсе белән корган мылгыгы була торып шүрли калды сунарчы. Аркасыннан тараканнар йөгереште, тавышы тотрыксызланды Җанвардан курыкмаган — адәмнән шүрләгән, диләр бит Явызларны яшен суккандай итте, ләкин алар хәлне бик тиз чамалап алдылар һәм, ат куәтенә йөгереп, яр астына тәгәрәделәр Хәйрулла мылтыгын кулына алды — Туктагыз! Атам!—дип кычкырды. Аңа җавап булып яр балчыгының шыбырдап коелуы гына ишетелде. Сунарчы яр астына таба атып җибәрде. Мылтык тавышы яңгырап тынгач, тирә-якны шимлы тынлык басты Шунда гына Хәйрулла колагына үзәк өзгеч ыңгырашу ишетелде Фәйзерахман сөйләшер хәлдә түгел иде Кан эчендә Хәйрулланың да акылы томаланып калган кебек булды Мылтыгын корды да атты, корды да атты. Патроннары беткәнче Әгәр явызлар аңа янә һөҗүм итә калсалар, ул берни дә кыла алмас иде Мәгәр мылтык бушка шартламаган булып чыкты Плугарь егет, тынына кабынып, кире әйләнеп килде. — Хәйрулла абзый, ник атасың? — Ут бул. Авылга чап! Ат җигеп килегез! Фәйзерахман үлә Кадаганнар! Квткәндә вакытның минуты сәгатькә әйләнә Хәйрулла тракторчы ның исән калырына өмет өзде дигәндә, плугарь егет белән колхоз ат ларын караучы килеп җиттеләр Авыл башында аларны председатель Әх.мәтжан, Габдрахман абзый, тагын берничә кеше каршылады... Ташбуа врачына мең дә бер рәхмәт! Операциядән соң өч тәүлек буена Фәйзерахман яныннан китмәде. Кеше гомере кыл өстендә иде, әти-әнисе, сабыйлары, хатыны бәхетенә, ул гомер өзелмәде. Хәбиб Гайсин үзе больницада еш була иде. Җинаятьчеләрне бик тырышып эзләделәр, тик—ни гаҗәп — эзләренә төшә алмадылар. Монысы колхозларда бармак белән генә санарлык тракторчыларны хәвефкә төшерде... — Үзәк Комитетның утыз дүртенче елгы ноябрь Пленумыннан соң, яңа районнар оештырылгач, мине Буденный районына секретарь итеп җибәрделәр Әтиегезне шуннан соң күргәнем булмады. Кырык бернең октябрендә үзем теләп фронтка киттем. Фәйзерахман кырык икенең башында китте, дисезме? Алай. Шәп ир иде... Кичәге әңгәмәсен, сестра кереп төшке ашка чакыргач, Хәбиб абзый шулай түгәрәкләп куйган иде Үзе дөньяга килгән өермәле еллар хакында бу гомердә бик күп ишеткәне, байтак укыганы бар Илфатның. Гомере өзелә язып калганны әтисенең дә сөйләгәне булды, әнисе дә еш кына искә төшерә иде. Хәбиб абзый ул вакыйгаларны дәвер агышына, чор сулышына, игенченең эчке дөньясы үзгәрүгә бәйләп сөйли. Шуңа микән, электән мәгълүм нәрсәләр дә бүтән төскә керә, башкача яңгыраш ала, саллырак, мәгънәлерәк күренә башлый. Җинаятьчеләрнең тотылмавын Илфатның кат-кат фикер бизмәненә салып караганы бар. Эзләрен бик оста яшерерлек кемнәр булды икән ул явыз бәндәләр? һәрхәлдә, читтән килмәгәннәр бит инде! Авылныкы- лардыр. Ихтимал, хәзер дә исәннәрдер әле. Шуларның балалары, оныклары белән аралашып, кул бирешеп яшибездер бәлки?! Казан туфрагыннан—Прага җиренә Фәйзерахман Маннуровның мең тугыз йөз кырык икенче елны, март урталарында, МТС аша бирелгән бронен калдырып, армиягә китүенә авылдашлары төрлечә карады. — Күкенекеләр шулай җилҗаклана бит инде! Бер бүген генә түгел. Батыр булып телгә кермәкчедер,— диештеләр берәүләр. — Сугышның очы күренми әле, барыбер алмый калмасларын сизеп китә ул. Хәзер китеп барса, ни генә әйтмә — доброволец!—Фәйзерахманның илкөн алдындагы абруеннан көнләүче кайбер кешеләр шулай сөйләшүдән дә тартынмадылар. — Ир-егет йөрәге чыдамый, шуңа китә!—дип, кырт кисүчеләр дә булды. Илфат ул чагында әлеге сүзләрне колагына да элмәде. Ишетсә дә, мәгънәсенә тирән төшенеп, төпченеп тормас иде. Аңа бер нәрсә ачык иде: әтисе фронтка китә. Ут эченә. Китмәсә дә була иде, тылда да тракторчылар бик кирәк, бронь дигәнне бер дә юкка гына бирмиләрдер. Шулай да әтисе китә. Аның әтисе белми эшләмәс... Кем ни генә сөйләмәсен, Фәйзерахманның сугышка кузгалуын ничек кенә юрамасын, колхозның беренче тракторчысын озатырга ярты авыл диярлек килгән иде. Председатель Кәлимулла абзый артлы чанага нәсел айгырын җигәргә кушкан иде. Олаучы малайның дилбегә кагуы булды, биеп торган айгыр дәррәү кузгалып китте. Фәйзерахман, яшүсмер чагыннан кулында уйнаткан гармунын сызып җибәрде дә, җыр башлады. һаваларда очкан кошлар кебек, Ярсый-ярсый канат кагынып. Башлар исән булса, яу басылгач, Без кайтырбыз сезне сагынып Фәйзерахман янәшәсенә хатыны Маһибәдәр дә утырып китте. Әмма ♦ аның ирен военкоматка озата баруы түгел иде. Трактор ремонтларга - МТСка баруы, уңга каерылган юлга җиткәч, ул төшеп калачак. Маһибәдәр юл аермасына кадәр араның озын, бнк-бик ерак булуын § теләп барды, гүя бу аның теләвеннән генә тора иде. «Олы юл Ташбуага 5 илтә, уңга китә торганы — МТСка Юллар аерылган сыман, безнең ® язмышларның да мәңгегә аерылуы шулдыр инде...» Төште Маһибәдәр чанадан, ире белән елап саубуллашты-бәхилләште “ дә каккан казык кебек юл чатында басып калды Үксн-уксн Фэйзерах- г ман утырып киткән олау күздән югалганчы карап торды Үзәгенә суык * үткәч кенә, уянып киткән кеше сыман, МТСка таба тәпиләде. ♦ йорт башы китеп ике-өч көн узуга, гаиләсендә зарыгып хат көтә а башладылар. Тик Фәйзерахманның беренче хаты апрельнең икенче ° атнасында гына килде. Гап-гади хат. Өчпочмаклы конвертка «Просмот- < рено военной цензурой» дигән пичәт басылган Әмма шушы гап-гади < хатның кыйммәтенә чикчама юк иде кебек. £ «Сагынычлы хат башы, сез дә язарсыз каршы Сезки җанымнан артык семьяма — хатыным Маһибәдәргә, улым < Илфатка, кызларым Илһамия белән Илшадиягә күптин-күп сагынычлы сәламнәремне иртән искән язгы таң җилләре аша җибәрәм < Сәлам соңында шуны язып узам, билгеләнгән җиргә килеп җитеп J урнаштык. Сугыш һөнәренә өйрәнә башладык. Шулай итеп, мин көпчәкле машинадан чылбырлы табанлысына күчеп утырдым булып чыга Монда бик озакламабыздыр, ахры, алай да хатыгызны менә шушы адрес белән языгыз:... .Авылда ни хәлләр бар? Ничекләр генә итеп яшәп ятасызлар? Маһибәдәр! Үз хәлләрең ничек? Ремонтта бик тә биртелмисеңме? Суык гаражда машина астында ятып салкын тидерә күрмә берүк Матрац сымак итеп сырма сыр трактор астына кергәндә җәяргә дип. Балакайларым! Сез инде дәү үстегез, акыллы булыгыз Әниегезнең сүзе — закон, шуны белегез Мин әйләнеп кайткач, үпкәләшерлек булмасын Әйбәт укып килә идегез, алда да тырышыгыз Шуның белән хатымны тәмам итәм. Сезгә изге теләктә калам. Янә дә кайнар сәлам белән: Маннуров Фәйзерахман булыр 9 апрель, 1942 ел» Күңелдән ятларга теләгән төсле, әлеге хатны барсы да кат-кат укыдылар. Чылбыр табанлы гайрәтле машинаның танк булуын да бик тиз төшенделәр. Әтиләренең Казаннан егерме чакрымдагы лагерьда оешып килә торган 91 нче аерым танк бригадасы сугышчысы икәнлеге генә аларга мәгълүм түгел иде. Казан тирәсеннән Гөл-Төркемгә тагын бер хат җибәрде Фәйзерахман Ул Беренче Май бәйрәме көнне килеп җитте Анысында да чук- чук сәламнәр язган, авыл хәлләрен сорашкан иде Шуның белән бергә, бик тә кызыклы бер хәбәр дә бар иде ул хатта «...Без өйрәнеп ята торган җиргә, командирларыбыз янына, бик дәү кеше килеп китте Мин штаб сагында идем Шулай булмаса, күрә дә алмас идем Беренче күрүгә аптырап калдым Неужели шул булыр, мәйтәм. Комбриг аңа званиесен әйтеп эндәшкәч, ул икәнлегенә шигем калмады Вәг, Маннуров, ди мен үз-үземә. кемне күрер сәгатьләрең дә бар икән Илфат, син армиягә китәргә җыенып йөрүче егетләр җырлый торган бер җырны һаман көйләп йөргән була идең Армиягә баруымны Зур бәхет дип саныймын, — дип. Шул жырның башын искә төшерсәң, әткәң кемне күргәнен чамаларсың...» Илфат әтисе язган җырны тапкырлау таблицасы кебек белә иде. Башы болай аның: Ворошилов портретын Күргән саен карынмын. Илфатның әтисе сугыш һөнәренә өйрәнә торган төшкә Советлар Союзы Маршалы Климент Ефремович Ворошилов килеп киткән дигән сүз. Менә кемне күргән аның танкист әткәсе! Шуннан соңгы хатларында Фәйзерахман яна җиргә күчүләрен хәбәр итте. Аннан инде Көнбатыш фронтка киткәнлекләре мәгълүм булды. Ут эченнән бер-нке генә җөмләле хат кисәге килеп иреште Кырык икенче елның сентябрендә танк йөртүче Фәйзерахман «Мин хәзер Идел капкасын саклашам Иң хәтәр җирдә сугышабыз. Дөнья хәлен белеп булмый, солдат башына ниләр генә килмәс Әмма дә ләкин бер әйберне туп-точно беләбез, без җиңәчәкбез»,— дип язган иде. «Идел капкасы», «Иң хәтәр җир»... Сталинград булмый кай төш булсын?! Маннуровлар гаиләсендә монысын да шундук абайлап алдылар. Аннары Фәйзерахманнан хатлар килмәс булды. Өйдә борчу, шик. шом хөкем сөрә башлады. Баштарак мәлдә бер-берсеннән: «Хат юкмы?», «Бүген дә юкмы?»—дип сорашалар иде. Ай ярым узгач, ике ай тулып киткәч. Маһибәдәр балаларына сорау бирмәс булды. «Ни язганын күрербез инде, балакайларның бәгырен телгәләмим»,— ди иде ул. Көндез йөзеннән — елмаю, төннәрен күзеннән йокы качты. Күзгә күренеп ябыкты, сулды Маһибәдәр. Хезмәте авырлыктан, тамак ягы такы- токы булудан гына түгел иде аның кара янып, коргаксып баруы, ире язмышының билгесезлеге аны эчтән кимерә иде. Балалар да әниләренә «Әтидән хат юкмы?» дип, эндәшмәс булдылар. Җае килгән саен алар Маһибәдәрнең күңелен күрмәк булып тырыштылар. Үзара шаярышып үртәшүләрен дә оныттылар, тынып калдылар. Хәбәрсезлеге дүрт айдан ашты дигәндә. Фәйзерахманның исәнлек хәбәре килде. Өйдәгеләрнең сөенешүен күз алдына китерү кыен түгел иде. Куллар чәбәкләнде, чырайларга нур сирпелде, телгә җор сүз керде һәм... шатлыктан күз яше түгелде «...Соңгы айларда хат-хәбәр язарга бер дә ара булмады, газизләрем,— дигән иде сержант дәрәҗәсен алган Фәйзерахман — Мондагы хәлләрне сөйләп тә, язып та аңлатырлык түгел Җәһәннәм диясе дә, бүтәнне әйтәсе юк. Аждаһа белән бер ул фашист тилчәсе. Тиз генә, жиңел кулдан дөмектерермен, димә. Әмма дә ләкин безнең көчкә чыдый алмый. Арт сабагын укытабыз Киләсе көннәрдә ниләр күрергә насыйптыр, күрәзәлек итәр хәл юк, шулай да фашист бандитларын кырып-себереп бетерәсебезгә иманыбыз камил. Бу хатымда үзем өчен бик тә шатлыклы хәл турында бер кәлимә сүз язып узыйм әле. Газеталарда яздылар, хәзер бу сер түгел: шушы елның 28 январенда безнең бригада Красный Октябрь поселогын алды Без Сталинград читенә килеп җиттек. 2 февраль көнне инде бер карыш та чикмичә шәһәрне саклаган армия сугышчылары белән кушылдык Шул сугышлар өчен мине «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр. Белегез. Маһибәдәр син дә, Илһамия. Илфат, Илшадия сез дә, Фәйзерахман Маннуров медальле танкист хәзергесе көндә. Медаль үземнең дә, авылдашларымның да, бөтен халкыбызның да батырлыгы билгеседер кебек . Уйлап очына чыгалмаслык батырлыклар күрсәтәләр монда егетләр Наумов дигән лейтенант командиры булган танк бер көн эчендә генә дә фашистның 15 пулемет оясын тар-мар итте, кораллар тутырылган 5 землянканы юк итте, ил баскыннарының 120-ләп солдатын-офнцерын ♦ кырып салды. Шунысы бик жәл. фашист үләтләре аларның танкын х җимерделәр. Әлбнттә, танклары шып туктап калгач та, алар соңгы 3 патроннарына кадәр сугыштылар Гитлерчылар танкны чолгап алган- i нар да, экипажны плен төшәргә үгетләгәннәр Танк эченнән: «Без—5 руслар, исән чакта фашистларга плен төшмибез!»—дип җавап биргән- Ф нәр. Шуннан сон фашист вәхшиләре танкны бензин сибеп яндырганнар £ Егетләр актык сулуларында «Интернационал» җырлаганнар Исләрең. £ акылларың китәрлек батырлык бит бу! Шундый гайрәт, чыдамлык, көч | кирәк безнең барыбызга да 6 февраль, 1943 ел.» * Алдагы көннәрдә дә Фәйзерахманнан хәбәр өзелеп торулар байтак ° булды Тора-бара Маһибәдәр дә. балалар да моңа күнектеләр. Сирәк < кенә килгән өчпочмаклы сәлам-хатлар Курск дугасындагы мәхшәр ха- * кында, Днепрны кичү өермәләре турында саран гына сөйлиләр иде. х Курск янындагы биниһая зур сугышта катнашып, Фәйзерахман Кызыл и йолдыз ордены белән бүләкләнде. < Маһибәдәр иренең Польшаны гитлерчылардан арындыру сугышла- а. рында катнашуын, Берлинны штурмлашуын. Праганы азат итешүен * белә алмыйча вафат булды. Улы белән кызлары исә түр як стенасына эленгән иске картага билгеләр төшерә-төшерә. әткәләре узган юлны тамгалап бардылар, йорт башының, бердәнбер таяныч булып калган әткәләренең җиңеп кайтуын зарыгып көттеләр Ш\л көн кнләсенә ышандылар. Ләкин.. Прага урамнарының берсендәге сугыш Фәйзерахман Ман- нуров өчен соңгы бәрелеш булды Мең тугыз йөз кырык бишенче елның тугызынчы маенда — Җиңү көнендә!— дошманның үзйөрешле авыр оруднесе снаряды аларның Т-34 машинасының башнясын җимереп ыргытты Шуңа да бнрешмәстән, үз артыннан куе төтен койрыгын сузып танк алга барды. Аның пушкасыннан әледән-әле ялкын телләре шартлап чыга торды. Экипаж соңгы көчен, азаккы ихтыярын туплап сугыша иде әле. Берничә мизгелдән танктагылар, өсләренә ут капкан хәлдә, җиргә сикерделәр, тик яннарына ук төшеп ярылган снаряд кый- пылчыклары аларны аяктан екты. Батырлар шулай һәлак булдылар Әтисенең каберен барып күрү Илфатка тиз генә насыйп булмады Җиңүнең чирек гасырлык юбилеен билгеләп узган елда гына барды ул Чехословакиягә. Турист путевкасы белән икәүләп бардылар. Моңа кадәр Илфатның да. Хатирәнең дә чит илгә сәяхәт кылганнары юк иде. Влтава елгасының нке ярына да урнашкан борынгы Прага каласы беренче мәртәбә килүчеләрне таң калдыра Илфат белән Хатирә дә әлеге агымсу аша салынган күперләргә, мең еллык Градка — Прага Кремленә, Мала Страна кварталындагы паркларга, сарайларга, храм нарга сокланып йөрделәр. Старое Местодагы иске ратуша курантларының чыңы әле дә колакта яңгырый сыман Башкаланың үзәге — Вацлав мәйданы да бик ошады Әмма бу илгә, бу шәһәргә килеп төшкән көнне Илфат күңелен ни тетрәткән урын Ольшан зираты булды Зират тып-тын иде. Туганнар каберлегенә яңа Чехословакия өчен көрәшеп һәлак булган совет сугышчылары күмелгән Гөл-Төркем туфрагында туып үскән Фәйзерахман Маннуров та шунда ята Илфат та, хатыны да, тын калып башларын игән килеш, кабер алдында бик озак басып тордылар Ара-тирә үтеп йөрүчеләр аларга их- (ира.м белән карап узалар иде. Беләләр бит: үзләренең якыннары зиратын эзлән килгән совет кешеләре болар Хатирә башына китермәгән иде, Илфат ак ефәк янчыкка салып ГөлТөркем туфрагын алып килгән булып чыкты Фәйзерахман дөньяга килгән төп нигездән, утызынчы ел язында аның каны тамган басудан һәм Маһибәдәр кабереннән алган туфрак бу. Илфат Татарстан туфрагын каберне каймалап үскән чәчәкләр төбенә бушатты, аннары, туган нигезгә сибәргә дип, янчыгына туганнар кабереннән бер уч туфрак алып салды. Аның күңеле тулды, тамак төбендә кайнар төерчек кыбырсыды. Ул күз кырые белән генә Хатирәгә карады. Хатынының яңаклары буйлап яшь бөртекләре тәгәри иде. — Менә без килдек, әткәй, янына — Илфатның иреннәре снзелерсизелмәс кенә кыймылдаша иде.— Сезнең яныгызга килдек, илдәшләр... Ольшан зиратыннан чыкканда, Илфат катлы-катлы тойгы кичерде. Әткәсе кабере яныннан кузгалып китүе авыр иде. Гомерендә тагын зиярәт кыла аламы ул бу урыннарны, юкмы, ничек әйтәсең?! Шул ук вакытта күңелендә ниндидер ак, саф бер хис тә канат җилпи иде: килделәр бит газиз кешесе күмелгән җиргә, халыкның: үлгәннәрнең каберен бел, дигән васыятен үтәделәр. Гөл-Төркемгә кайткач, көзен, Хатирә белән Илфат, әтиләре истәлеге итеп, үз бакчаларына әлегә авылда бердәнбер булган эрбет агачы утырттылар. Аның төбенә Праганың Ольшан каберлеге туфрагын салдылар. Урман хуҗалыгыннан алып кайткан эрбет агачы, ел үсәсен ай үсә дигәндәй, ГөлТөркем җирен үз итте, шәбәеп бара. Гасырлар кичә икән ул. Дөнья иминлеге өчен гомерләрен корбан иткән каһарманнар хатирәсенә үстерергә дип яралган диярсең. Илфат йокысыннан сәер бер халәттә уянды. Жаны бер үк вакытта сөенечле дә, эч пошыргыч та хисләр белән кайный иде. Әтисен күрде ул төшендә. Шуңа сөенгән иде. Төш кенә икәнен чамалап алуга, бик күңелсез булып китте. Кәефкә сөремле юшкын утыргандай булды. Ә әтисе нәкъ сугышка чыгып киткәндәге кыяфәттә иде. Кайры тун, колакчын бүрек, озын балтырлы киез итек кигән Муенына Маһибәдәр үз куллары белән бәйләгән ак йон шарф ураган. Шул шарф аның кара туткыл йөзен ачып тора Фәйзерахман янәшәсенә, зур өстәл буена, больница халаты, ямьшәйгән чүәкләр кигән Хәбиб абзый Гайсин барып утырган икән. Аларга каршы якта Илфат үзе һәм кече улы Харис утыралар, н.меш. Харис бабасына бер-бер артлы сораулар бирә. Фәйзерахман җайлап, тыныч кына җавап кайтара тора. Илфат, алар сөйләшүеннән кызык табып, бик бирелеп тыңлый. Хәбиб абзый исә, Фәйзерахман сөйләгәннәргә кул куйган төсле, ара-тирә баш кагып тора. Картның йөзендә вәкарь бар. Ул гүя: «Безнең тәрбияне алган буын менә шундый! Тыңла, улым, тыңла!» — ди. Илфат төшен Хәбиб абзыйга сөйләмәкче булган иде дә, исәпләп карагач, андый ниятеннән кире кайтты «Төшкә-фәләнгә ышанучылардан булмаса да, күптән үлгән кеше белән янәшә утырганыңны күрдем дигәч, агайның кәефе кырылуы бар»,— дип уйлады. Харис белән бабасының сөйләшүе кызык кына иде. Ап-ачык истә калганы болайрак: — Мин, бабай,— ди, имеш, Харис,— тормыш максаты, тормыш мәгънәсе, бәхет нәрсә икәнен төгәл аңлатып бирә алмыйм Купшы сүзләр сөйләп булыр иде булуын Ә сезнең бит максатыгыз ачык булган— җиңәргә һәм исән калырга! Әллә сез дә икеләнә идегезме? Фәйзерахман каймактай ак, тигез тезелешкән тешләрен күрсәтеп елмаеп куя, уң кулы белән ияген учлап, беравык тын тора Аннары башын бер якка кыңгыр салыбрак сөйләп китә ♦ — Сугышка кадәр, улым, икеләнгән чаклар булды инде ул. Өлге- = сез, күчергесез килеш яңа тормыш төзи башлады бит халык. Ә фронтта £ бернинди икеләнү дә булмады Ил каршындагы бурыч ачык иде Шуны * үтисен икән, вөҗдан газапламый, син — кеше! Максат бер иде — озаг- “ рак яшәргә. Җиңәр өчен, җиңү хакына. Сугышта ярым-йорты уйлар ® булмый. Әнә — дошман, менә - узебезнекеләр Илгә тугрылык бар, £ батырлык бар. Сатлык булу бар. куркаклык бар Икенең берсе Мон- Е нан да ачыграк нәрсә булмый — Безне кайчак баласыталар «Сезнең яшьтә бабаларыгыз, әтилә- ф регез инде...> диләр. Сез ничек тиз җитлектегез сон? в Бабасы тагын берхәтлс тынып тора Җавабы әзер булмаганнан тү- ® гел, аңлаешлырак итеп әйтер җай эзли < — Мин үзем сугышка яшьлән китмәдем, ди ул.— Утыз бишне * тугыра идем инде. Бик яшь китүчеләр күп булды. Аларнын яшьлеген * сугыш умырып алды Яшь чак — самай хыялланыр чак, фашист хыял- и ларны ярты юлда тураклады. Егет булып кына бара торган үсмерләр * үлем, кан, ачлык эчендә калды Якыннарны, белешләрне югалту авыр о. иде. Үзең дә һәр көн үлем белән прәме йөзгә-йөз. Шул хәлләр адәм * баласын бик тиз олыгайтты — Шулай да, бабай, сезнең буын көчлерәк тә, яхшырак та булган... — Беләсеңме, улым,—дип, кырт кисте бу юлы Фәйзерахман,— алай дип өзеп сөйләве читен Сезнең буын да, кирәк икән, утка да. суга да керәчәк, җиңәчәк. Сезнең буын йөрәгенә дә. төптән уйласаң, Туган ил дигәнең тирән тамырланган Кешеләрне, менәтерә, ике төрлегә бүлеп карарга мөмкин. Янып торган тәвәккәлләр бар, җитезләр, өлгерләр. бар тыныч, сүлпән, сак кешеләр. Дөнья бит. Берәүләр, иреклеләр булып, кулына корал алды, доброволецлар диюем Андыйлар атакага да беренче булып күтәрелде Икенчеләре дә сугышмый кала алмый иде, знамо. Әмма дә ләкин аларга һөҗүмгә бару газап белән бирелде Сезнең заман башка, улым Әгәр бүген кемдер тайгада чуен юл салмый. космоска очмый икән, аны без икенче сорт кеше дия алмыйбыз бит Шул мыштым гына зат. кем белсен, бәлки безнең акыл җитмәгән ачышлар ясар Төшнең Илфат хәтерендә ап-ачык булып калган өлеше шундый. «Әткәй турында истәлекләр тыңлау 1аләмәте ииде бу Әткәйләр бүген нинди киңәш-унаш бирерләр, кайсы шөгылебезне хупларлар, нн өчен рәнҗерләр иде, дип уйлану галәмәте. Карават үлчәп озаграк ята калсаң, җиденче буын бабаңа да сораулар бирә башларсың,— дип. сөземтә ясап куйды Илфат Шулай да үткәнгә караш ташлауга һич тә каршы түгел иде ул — Бер уйласаң, үзеңдәге җан байлыгына ревизия дә кирәктер ул. Кичерешләреңдә казыну түгел, юк! Мин бүген, бу атнада, быел нишләдем, ниләр майтардым дигән ревизия кирәк Үзем башкарган эшем, кылган гамәлем мине тормыш баскычының яңа бер басмасына күтардеме? ЮГЫЙСӘ бит. ЯП11..НГС11 ы бнк ашкын булып та, тора-бара абына-сөрлегә бушап калучылар да буа буарлык Ник болай килеп чыгамы? Яшьлектәге уңышлары башларын әйләндерә андый иптәшкәйләрнең, гомер буе шулай юыртып барырлар төсле тоела аларга Әмма лә ләкин, руслар әйтмешли, ан нет’ Кырык ел буе сынар аякта титаклап булмый икән шул Болан сикерү бала чагага гына килешә > Үткәннәр аҗаганы Февральнең соңгы якшәмбесендә, көненә генә, Илфатның төпчеге Харис та килеп китте. Улы палата бусагасын атлауга, әтисенең уйлаганы шул булды: «Суырылып-ябыгып киткән малай. Эләгә моңар! Хатын- кыз өчен дә, ир-ат өчен дә җигелеп йорт тартырга калды бит әле бу бала» Буйга-сынга абыйсыннан да шәбрәк егет исә бер дә бирешкәнгә охшамый иде болай. Күңеле аяз, кәефе әйбәт күренә, сүзен өзеп сөйли, чәчрәп-яшьнәп тора. Яшьлек дигәнең кайгы карасын үзенә бик йокты- ручан түгел бугай ла ул. Дөрес, әтисен сагынганлыгын сүзләре генә түгел, күз карашы да сөйли иде. Авылдагылардан күп сәлам алып килгән, колхоз хәбәрләрен иренми ирештерде, әтисенең хәлләрен берәмтекләп сорашты. Аннары, вазифам үтәлде минем дигәндәй, китәргә дә җыенды. Кайсыдыр урамдагы бер йортка сугылып, кемдер калдырып киткән хоккей кәшәкәләрен алып кайтасы бар икән. Мәктәптә хоккей командасының терәкләреннән берсе бит... Илфат аңа: «Төнге поезд белән генә китсәң, нишләр? Рәмзия апаң- нарга кереп ял итәрсең»,— дип караган иде, мондый киңәш улының касыгына төрткән сымаграк булып чыкты. — Юк!— диде Харис, башын чайкап.— Беркемгә дә кермим дә, ял да итеп тормыйм . Апа сөйләде миңа аның турында. . Шушы бер-ике авыз сүз, ярты минутлык кына тискәреләнү, киресен әйтеп кую җитә калды, улы киткәч, Илфат бу хакта кат-кат уйланып ятты. Кәефе кырылды хәтта: «Карале син төпчекне! Рәмзия исемен телемнән чыгаруым булды, сырт йоннарын кабартты. Зөбәйдә, авылга кайткач, Рәмзия турысында ниләр сөйләде икән соң?» Бимазалы уйларын читкә тибәрергә тырышып, Илфат, Харис сүзләрен әллә ни чутка сугарга кирәкмәстер лә, дип тә карады. Яшь-җилкенчәк нәрсә әйтеп куймас?! Үз-үзләрен бик яраткан чаклары лабаса! Мөстәкыйльлек күрсәтмәк булып әрсезләнә торган еллары. Бала тү- геллекләренә ышандырырга теләп җан аталар... Тик авыру кеше күңелен кимерә башлаган шик-шөбһә тынмады һәм ул Илфат хыялында кабыныр-кабынмас кына елтыраган ө.мет-юаныч утына үрмәлидер иде кебек. Ярый ла ул шик юкка чыкса. Үсә барып, азынып, олы бер вәсвә- сәгә әйләнмәсә. Менә сиңа Харис! Тапты казык тешен күрсәтеп алыр чакны! «Юк, арымадым мин, әткәй»,— дип кенә калса, җитмәс идеме? «Апа сөйләде миңа аның турында»,—дип әллә нинди мәгънә-төсмерләр салып әйтә бит. Зөбәйдә тәмсез телләнмәгәндер, алай дип шигәергә урын юк. Ул үзе — бала анасы. Варисның да Рәмзия дигәндә бозык чырай күрсәткәне, тавышын үзгәрткәне булмады әлегә. Төпчегенең генә канында кайсы әбибабасыннандыр калган үзсүзлеләнү өянәге уйнап алды булса кирәк. Әллә соң бу Харисның әнисе истәлеген сабыйларча көнләве, бүтән исемнәрне Хатирә исеме янәшәсенә якын куймаска тырышуымы? Әбәд ашап, ял сәгатьләрен уздырганчы Илфат шундый уйларның очына чыга алмый аптырады. Өйләдән соң сестра кереп, аның хәлен сорашты, янына бер полковник килгәнен әйтте, керсенме соң дигәнрәк рәвештә рөхсәтен сорады. — Ниткән сүз, милая!—диде Илфат.— Керсен, бик керсен. Гамилдыр ул, яшьлек дустым. Үзем чыгып йөри алмыйм ич әле!.. Полковник булсын да, Маннуровны сорап больницага да килсен, Гамил булмый кем була, ди ул?! Нәкъ үзе! Палата ишеген сак кына ачып, китель өстеннән иңнәренә ак халат салган Гамил Нургасимов палатага керде. Хәбиб абзыйга да, Илфатка да уртак сәлам биргәч, райондашының койкасы янына килде һәм күрешергә кулын сузды. Шунда гына бу хәрәкәтнең саксызлык күрсәтү икәнлеген төшенде. мәгәр соң иде инде Илфат, мендәреннән калкына төшеп, аңа сул кулын бирде. Шунда шаяртып та алды — Правая — каждому, левая — важному,—диләрме әле, иптәш полковник? Гамил да елмайды ♦ — Анысы да хактыр Беренче эш итеп, котлыйм әле үзеңне! Кот- х лыйм. дускай! Мәктәпнең беренче «Алтын йолдыз»лысы син. — Рәхмәт. Гамил Ил зурлады Бурычлы калмыйсы иде дә соң s — Тагын бер теләк, давай тизрәк савык! 5 Аларның елдан артык күрешкәннәре юк иде инде. Частьтан демо- ® билизацияләнеп военкоматка кайткач. Нургасимовны Кама буе район- □ нарының берсенә хәрби комиссар итеп билгеләделәр Анда ярты ел гы- 5 на эшләттеләр дә Казандагы иң зур районнарның берсенә комиссар ® итеп билгеләделәр Подполковник иде. полковник булды Теге елны ф туган авылы Тоиыксуга кайткач, Гөл-Төркемгә дә килде, бер-ике көн v кунак булды Шуннан бирле очрашмаганнар иде Ә бер-берс.нен исән- “ саулык хәбәрен хатсыз-телеграммасыз гына белешкәләп тордылар ч Арадашчылары бик төгәл иде Илфатның улы Бари.- белән Гамилның * кызы, медицина институтының инде соңгы курсында укучы Миләүшә, < бик дуслар Якташлар булып танышып киткәннәр иде Танышлык—* дуслыкка, дуслык мәхәббәткә әверелде. Аларның үзара мөнәсәбәтләре о курсташ студентларга да, әти әниләренә дә мәгълүм нде инде. Илфат * та. Гамил белән ха1ыны Зәйтүнә дә яшьләрнең якынаюына бик риза- & лар да. Варис белән Миләүшәдән генә калмаган, сөешерләр дә. өйлә- * иешерләр дә. гаилә корып, балалар да үстерерләр Сау-сәламәт булсыннар. укуларын уңышлы очлап чыксыннар да кеше арасында кеше булып дөнья көтсеннәр, бәхетле-тә^фыйклы булсыннар Кыскасы, һәр ата-анага хас теләкләр белән яши иде өлкәннәр. Ләкин., Монда бик үзенчәлекле бер «ләкин» бар Менә шул «ләкин» аркасында. Гамил да. Илфат та. яшьләр үз язмышларын бер төенгә төенләми генә аерылсалар. иркен сулап куячаклар Ике кордаш, ике классташ, үсмерчак дуслары бу мәсьәләне кузгатып авыз ачканнары юк. Илле бишенче елгы ул вакыйгага Варисны һәм Миләүшәне катнаштырып сүз кузгалганы булмады Ихтимал, алдагы көннәрдә дә булмас. Әмма Гамил Нурга- симов белән Илфат Маннуров йөрәгендә, хәер, тагын бер зат бәгырендә төзәлми торган сызлавык яши.. Палатага Гамил кергәч. Хәбиб агай, гадәтенчә, шөгыльме, йомышмы табып, коридорда әңгәмә коручылар янына чыгып китте. Канына сеңгән итагать-әдәп галәмәтедер инде, танышлар, дуслар, туган-тумача сөйләшкәндә сүзгә богау төсле утыруны өнәми ул. — Я. хәлләрең кай тирәдә, Илфат?— Гамил, урындык алып тор- мастан, кордашының ятагындагы ак җәймәне бераз күтәреп, аяк очына. караватка утырды Аңлашылса кирәк, болай итүе өлкән офицерның рәт белмәвеннән түгел, үз итүе, тарсынмавыннан һәм Илфатның да гаепкә алмасына ышануыннан иле. — Хәлләр күреп торганыңча, иптәш полковник,— дип көлемсерәде Илфат — Берүк шушы сәгатьтә оркестрлар сбор уйный күрмәсен, гвардия өлкән сержанты Маннуров сафка басарга йөгереп чыга алмаячак Хандра, в общем то. Гамил Алан да комиссовать итеп, ак билет тоттырырга уйлама Сабыр ит. яме Иллене узу—илгә яраксыз булу түгел әле ул. Гамил ярым шаян, ярым моңсу тондагы сүз башын шундук кабул итте. — Ә мин сине, гариза тотып килсәң дә. учеттан төшермәс идем, агай-эне Ул халатын иңнәренә җайлабрак талды да кордашының йөзенә якынрак иелде.— Ә менә кырынмаганың өчен старшина аркылы берәр җәза чәпәтер идем мин сиңа. Илфат Хариска кушарга онытты бит, билләһи! Малай актыгы ди- мәсәң, әллә ниткән чебен тешләде дә үзен, китәргә каударланды. Уенда шул иде, теленә бүтән сүз килде. — Гаеплемен, иптәш полковник. Яшьлек хатасы, төзәлермен,—дип куйды. — Кырынгычың бармы соң? — Бар Безопаска. Пәкеләре дә «Ленинградский». — Бездә дә лезвие ясарга өйрәнеп баралар. Кая, кырыйм үзеңне...— Гамил караваттан торды, кырыну әсбаплары эзләп, тумбочканы ачты. Анда азык-төлек келәте хасил булган иде.— Ә кайнар су? Әһә, бүлмәдә үк икән бит! — Мәшәкатьләнмә сәнә, Гамил!—Илфат чын-чынлап карышмакчы иде.— Варис килгәч, яшәртер әле. Бүген генә кызлар янына барасым юк. Кызлар да мине күзләми... — Кырынасың һәм вәссәлам!—диде полковник, аннары станокка яңа пәке куйды, помозокка «Флорена» кысып чыгарды — Кырынасың, агай-эне. Кызлар хакына түгел, солдатлык хакына. Кызлар дигәне дә, яшьлекне сагынып, тирәңдә тулганалар дип ишетәм. Илфат сәламәт кулын селтәде. — Варис дигән сертотмас үрдәк информацияседер... — Әйе, Варис сөйләп торды. Ник, гаебе бармыни? Рәмзия апа баргалап йөри әти янына, ди. Мин сөендем, беләсең килсә. Малай чакларны искә төшердем Рәмзия дип саташкан вакытларыңны. Илфат сул кулын селтәде. — Булган, үткән... — Алай гына димә, агай-эне...— Бу хактагы сүзгә шул төштә нокта куелды. Кеше җанына озынборын булып кадалырга ярамаганы ачык лабаса!— Яле, сөлгеңне ияк астына куйыйк. Сабынга чумырыйм әле кара чутыр йөзеңне. Бераз агармассыңмы?.. Гамил кордашының битен сабынлый башлады. Илфат дәшми-тынмый гына ятарга тиеш булды. «Олыгая Гамил да,— дип уйлый иде ул шушы минутта.— Тормыш үзенекен ала. Яшьлек ямен суыра. Аның бәрабәренә әнә җыерчыклар өсти, күзләргә уйчанлык, тамак астына сыр сала. Кызгылт-сары чәче дә әүвәлгечә түгел Гамилның. Аңа да гомер кыравы кагылган. Борын өстенә мул сибелгән сипкелләре генә бер дә кимемәгән төсле...» Военком иптәш, хәрбиләргә хас җитезлек белән, ялт-йолт китереп, Илфатның сакал-мыегын тиз кырды Аннары сөлге очын кайнар суга чылатып, массаж ясагандай итте. — Мә көзге.— диде ул, тумбочка өстеннән терәүле кечкенә көзге алып, дустына сузды — Кара бер чәһрәңә! Я, әйт, ничә яшькә яшәрдең? — Кырынып кына яшәреп булса, Гамил, гарип кулым белән дә тәүлегенә өч кырынмый калмас идем,— диде Илфат һәм яшьтәшеннән мыскал да тартынмыйча офтанып, ямансу көрсенеп куйды.— Эх, белмисең эчемдә нинди утлар янганын!.. Гамил бер-ике адым артка чикте һәм ләм-мим эндәшми классташына текәлеп торды, авызына су капкандыр, я булмаса иреннәрен тегеп куйганнардыр диярсең. Илфат: — Я, нәрсә чекерәйдең? Авыру кеше күргәнең юк идеме әллә?— дими торып теленнән бер аваз да чыгармады. Сырхау үзе сорагач кына җавап кайтарды: — Бар иде күргәнем Була тора,— диде Гамил, таләпчән итеп.— Менә хәзер дә күреп торам. Хәлең шәптән түгел, ләкин әле өметсез дә гүгел Авыру килми торамы кешегә? Яныңа кергәнче бүлек башлыгы белән сөйләштем Ачыктан-ачык. Ирләрчә. Ул — тәҗрибәле врач. Мине якыннан белә, военкоматта еш була. Сафка басуыңа тулы гарантия бирә. Үзең генә мәлҗерәмә! Илфат карашы белән, ымы белән Гамилны янына утырырга чакырды, сәламәт кулының бармак очлары белән яңакларын капшаштырга- лап алгач, яшьтәшенә күңеленең тәрәз пәрдәләрен ачты . — Мәлҗерәмәскә тырышам инде, Гамил. Синнән гайре берәүгә дә сер биргәнем юк болай. һәммәсе мине юата, мин аларнын күңелен кү- § тәрмәк булам. Үлемнән курыкмыйм мин... Гамил аның сәламәт кулына кагылып куйды. — Бу сүзне лексиконнан чыгарып торыйк әле, яме,—диде ул. — Алай димә...— Илфат фикерен өзәргә теләми иде.— Картлар әйт- ® кәндәй, үлем — бер хак. Вакытсыз килгән әҗәл инде менә бәгырьләрне “ айкап гарьләндерәчәк. Ә курыкканым шул ни аллага, ни муллага дигән = кебек, бернинди эшкә яраксыз тере мәет булып яту. Кеше күзенә карап. ® Тилмереп, кеше тилмертеп... Менә нәрсә коточкыч, Гамил! ф Хәрби комиссар янә кырысланды а — Менә шундый елак уйлар өрлектәй ирләрне дә балавыз итә инде о ул, Илфат. Ташла чыгарып башыңнан шул тузга язмагаинарны! Уйлар нәрсә беткәнмени?! Әти, мәрхүм, әйтә иде, бәланы кайчак кеше үзе г дәшеп китерә Йомшаклыгын сиздерә Ә бәла буыны сыекланганнарны < гына көтеп йөри, ди торган иде. Мирзанур абзыйны күз алдына китерү Илфатка ләззәт бирде. Агай < аның исендә тирән акыллы, сабыр, тәмле телле, ярдәмчел кеше булып =: калды, шулай булып яши. Мирзанур абзый сугышка бармады, яше чык- < кан иде. Нурҗамал түти белән икәүләп тугыз бала үстергәннәр алар. * Өлкән уллары Галим сугышта Кызыл Йолдыз орденының беренчесен алган елны, кырык дүртнең көзендә, аларнын төпчек уллары Ризван туды. Абзыйның кызык бер хәтерсезлеге бар иде. Балаларының кайсын да булса берсен чакырып аласы булса, тугызының да атын әйтеп чыгар иде: Галим, Сылу, Зөләйха, Гамил, Шамил, Сәвия, Хамис. Гыйльман. Ризван Тугызынчыда укыганда, ял көненә дип, Илфатның Гамилларга. То- ныксу авылына кайтканы еш булды Ятим дип кызганудандыр инде,— тик моны ул сиздермәскә тырыша иде, — Мирзанур абзый улының классташына бик мәрхәмәтле иде. Үз өендә тугыз баланың җидесе мыжгып ятканда, өйдә артык кием-салым булырмы икән Еллары нинди иде бит җитмәсә! Менә шул өзелгәнбнртелгән елны офицер улыннан килгән гимнастерканы Илфатка яраклы итеп бозып тектерде бит Тектерде дә. өстенә кигезде дә. «Галим абыеңның ут эченнән сау-сәламәт кайтуын телә, балам!»—диде. Бүтән бер сүз дә әйтмәде. Нурҗамал апаның: «Менә икегезгә ике әпәй!»— дип, дүшәмбе көнне мәктәпкә озатып калуларына да Мирзанур абзый бер сүз әйтми иде. Ятим бала күңеле болай да китек, бераз булса да юансын диюе булгандыр Бөтен ипи түгел, бер телеме дә гаҗәеп куаныч иде шул ул елларда! Илфат бу хәлләрне хәзер бик нечкәләп төшенә. Дәрт тә бар, дәрманлы да яшибез, тамак тук, өс бөтен Их, бер генә сөйләшеп утырасы иде ризык- нигъмәт тулы өстәл янында дөнья бәясе Мирзанур карт белән! Юк шул инде, киләчәккә атлап була, үткәннәргә кайтыр хәл юк. — Җир кешесе иде мәрхүм,—дип. «җир» сүзенә басым ясады Илфат.— Җирне ярата иде, туфрак кадерен белә иде. Улларым, кызларым да иген игәрләр дип хыяллангандыр, вообще-то. — Язмыш үзгәчәрәк хәл кылды шул мәсьәләне .— Гамил әллә Илфатның төрткеле сүзен кабул күрмәде, әллә үз туганнарының туган туфрактан кубып китүләрен бик табигый күренешкә хисаплый иде — Өчебез — профессиональный хәрбиләр Өчебез — эшче Ризван фән кешесе булды, кандидат, доцент. Сәвия — күрше авылда укытучы Бер дәнбер Зөләйха апа үз авылыбызда. Кияүгә авыл кешесенә чыкты да Тоныксуда төпләнде. — Мирзанур абзый күбрәкне өметләнгән булгандыр, әйеме? — Бәлки... Шулай Мирзанур абзый хакында сөйләшеп торганда исенә палатадагы күршесе Хәбиб абзый Гайсин килеп төште һәм Илфат Гамилгә аның турында сөйләп алды. — Әти белгәндер аны алайса,— диде Гамил. — Мөгаен!— дип, кордашының фикерен куәтләде Илфат.— Мирзанур абзый да карт коммунист иде. — Егерме дүртенче елдан. — Хәбиб абзыйның партстажы да илле елдан артык. Аннан сүз янәдән Илфатның сәламәтлегенә әйләнеп кайтты. — Бер айны гына ятам да ятам инде мин монда.— Илфат котылгысыз җәзага дучар кеше сыман әйтеп салды. Дусты исә моны бик табигый хәлгә санады — Аякка басу, сәламәтләнү өчен күпме кирәксә — шул кадәр ятачаксың,— диде.— Верховный командующийлар — врачлар. Бездән фәкать хәер-фатиха, изге теләкләр... Палата ишеген шакыдылар. Илфаттан да алда көр тавыш белән Гамил рөхсәт бирде. — Да, да...— һәм, үз күзләренә ышанасы килмичә, тотлыгып калды. Бусагада Илшадия басып тора иде. Ул да аптырады. Әмма керми дә хәле юк иде. — Исәнмесез!— Илшадия мизгел эчендә үзен кулга алды, кыю атлап абыйсы янына килде, сак кына аның иңнәреннән алды.— Исәнме, абый! Куанычы белән көенече бергә килде үзеңә. Хәлләрең ничек? — Арулана, сеңел, арулана... — Шулай була күрсен.— Аннары Илшадия Гамил белән күреште.— Хәерле көн! — Исәнмесез! Алар бер-берсенең күзләренә карамаска тырышалар иде. Сөйләшү дә, магнитофон тасмасына язып алган төсле, әзер юлдан барды. Күрешмәскә тырыша-тырыша чирек гасырны уздырсалар да, очрашу насыйп икән. Тау белән тау гына очрашмый дигәннәре хак шул. Палатада һава электрланып калгандай тоелды. Энә очыдай очкыннан да шартлау чыгар төсле. Сүзнең тәме китте, уйлар чуалды. Хәлне җиңеләйтергә кирәклеген иң беренче булып Гамил чамалады. — Ярый, Илфат, мин китәм. Күрештек, сөйләштек. Тик савык.— Бая гына әйткәннәренә капма-каршы җөмлә дә өстәде.— Озак ятарга рөхсәт юк,— диде һәм, командага буйсынгандай, тиз генә саубуллашып чыгып китте. Палатадагылар тын калдылар. Агалы-сеңелле Маннуровларның уйлары гомер томаны белән өртелгән елларга чигенгән иде бугай. Педагог кеше. Илшадия, сүзсезлектән котылу чарасын тапты. Ул: — Врачларның прогнозы нинди соң, абый?—диде. Сорау саксыз иде, гадәттә сырхау кешегә болай кырт кисеп эндәшмиләр. Акылы белән Илшадия дә моны әйбәт аңлый, тик менә сәеррәк хәлдә калгач, аның теленә шундый сүзләр килде. — Алар ни дисен? Тереләсең, диләр. Шунсыз ярамый да инде. Терелмичә. савыкмыйча дигәнем. Үзең ниләр майтарасың? Илшадия: — Беләсең инде безнең хәлләрне абый!— дип, бик җәеләсе итмәде сеңелесе,—Хатын-кыз директорга ансатмы? Укыту-тәрбня эшләре генә булса икән... Ягулыгы, төзелеше, ремонты, тәҗрибә участогы... Уптым илаһи җыеп әйтсәң инде, чыдарлык. — Илһамия ападан сиңа хат юкмы?— Илфат агроном кияве белән чирәм җирләрдә кон күрүче апасы хакында сорашты — Килгән иде, ике атна гына бардыр инде. Сау-сәламәтләр. Апа һаман үз эшендә, бухгалтериядә Пенсия тәрәз кага, дигән. Ялга чыккач, озаклап кунак булырга Гөл-Төркемгә кайтам, дигән. Татарстанны сагына Җизни бер көй эшли икән Балалар үсеп беткәч, икәүләшеп ♦ чүкердәшәләрдер i нде... s — Булат нишләп йөри? , — Өйдә Укый, рәсем ясый Күп сәлам әйтге. 2 — Сәламәт булсын! Миннән дә сәлам Булатка кагылышлы сүзне дә озакка сузмадылар. Сүз озайтмый J да аңлашыла торган нәрсәләр бар тормышта Ул егет хакында төпче- - иеп сораштыру сеңелесе өчен күңелсез, боектыргыч икәнен Илфат ях- “ шы төшенә. Язмыш Илшадиянең карап торганына йонлач кулын сузды ? шул. Өметсез шайтан диләр дә соң. ® Илшадия абыйсы кырында сәгатьтән артык утырып китте. Салмак- ♦ сабыр гына атлап кулына күчтәнәчләр тоткан Хәбиб абзый палатага a кайтып кергәч, әйтә куйды: ° — Бүген приемный көн булды сезнең, Илфат энем. Бик ялыктырма- < дылармы? % — Зыян юк, Хәбиб абзый Хәл белик дип киләләр, үземнексләр * Рәнҗемәссең бит... — Шулай, энем, шулай Талчыга күрмәгез диюем генә. Минем дә < карчык килгән иде әле, вестибюльдә сөйләшеп утырдык. Талчыгу кадәресен бик дөрес әйтә бүлмәдәше Үзеннән белеп сөйли < Башыннан кичкәне байтак. 16 Килеп китүләре анысы йончытмый, менә уйлар тынгы бирми Бал кортлары ил аергандагы кебек Бер күч уй килеп ябырыла да, кусаң да китми. Куам дип селтәнмә дә, үчегә генә баралар. «Уйла, үлчә, бизмәнгә сал, акны карадан аер. кибәкне бөртектән җилгәр» дип, теңкәгә тияләр Инде һични үзгәртү мөмкин түгеллеген белсә дә, һәммәсе үт- кән-беткән икәнен аңласа да, Илфат сеңелесе белән яшьлек дусты кичергәннәрне йөз дә беренче кат анализлап ята Бу җәһәттән үзенә дә еллар ераклыгыннан караш ташлый Йөрәк саңгыраулыгы белән чирләп калмадымы икән ул теге елны? Абый буларак, кулыннан килердәйме эшләдеме? Күңелдәге сызлавык ...Илшадия Гамилны беренче мәртәбә абыйсы белән Гөл-Төркемгә кайткач, кырык бишенче елның апрель башында күргән иде Үзләренең илТы почмаклы, шатрун түбәле йортларында Кичке ашны җиткереп ашагач, алар Илһамия. Илшадия, Илфат һәм Гамил — түр өстәлне түгәрәкләп алып. «Йөзек кашы» повестен укыганнар иде Әйе, башлаганнар иде дә укып бетермичә туктый алмаганнар иде Сукыр лампаның күмерләнгән филтәсен нке-өч тапкыр кырырга туры килгән иде. Үз акылы белән үз йөрәген бергә куша алмыйча бунтарьланып йөргән Айдар һәм сыл>-чибәр Вәсилә язмышы барчасын исәрткән нде Хәер, һәммәсен дә гаҗәеп исәрткән нде дию дөресрәк булыр Ник дигәндә, китаптагы мәхәббәт тарихының унсигез яшен тутырып килүче Илһамия- 1ә тәэсире бер төсле булса, унөчтәге Илшадияне икенче төрлерәк кы бырсыткандыр Илфат үзен Айдар урынына куеп, ләкин үлемнән котылган, бүген дә тере иттереп күз алдына китерде Вәсилә итеп, әлбәттә, ул укытучы кыз Рәмзияне күз алдына китерде Инде Гамилга килсәк.' аның хыялындагы Вәсилә классташының бертуган сеңелесе Илшадия төсле иде. Койган да куйган Илшадия Сөйләшүләре, көлүләре, бит уртасындагы чокыры, авыз-борыны, гәүдә тотышы, йөреше... Тик Гамил үз уенда Илшадияне бераз үстерә төшә, җитеп килгән кыз итә иде. Күкрәк-түш тирәләрен дә калкурак итеп күрә. Хыялда кызның кием-салымы да затлы. Ефәккә уралган Вәсилә-Илшадия Аягында затлы туфлилар. Колакларында ялык-йолык килеп торган алкалар.. Илфат Ташбуага йөреп тугыз классны төгәлләү белән канәгатьләнергә мәҗбүр булды, йортны алып барырга, Илшадияне укытырга кирәк иде Шулай итеп, абый кеше җигелеп колхозда эшли башлады. Тракторчылар курсында укып кайтты, механизатор булды. Тракторчыларга ул елларда ук гарантияле түләү бар иде Унынчыны Илфат Армиядән кайткач, үз авылларында ачылган кичке мәктәптә тәмамлады Булачак хатыны Хатирә белән дә шунда якынлашып киттеләр. Гамил исә укуын өзмәде, тоташтан укып, өлгергәнлек аттестатына ия булды Юристлыкка ниятләп, институтка имтиханнар тапшырды, студент билеты да алды, тик югары уку йортына җаны ятмадымы, тартып җиткерүе кыенгарак килдеме, ВУЗны ташлап кайтты. Аттестатка өстәмә итеп бер кыш «гыйлем өстәде» дә, алдагы көздә хәрби училищега китеп барды. Еллар үтү ‘белән, яшь офицер Германиядәге Совет гаскәрләре группасында хезмәт итә башлады. Шуннан Союзга ялга кайткан лейтенант, сирәк булса да, хат алышкалап торган студентка Илшадия янына, Казан педагогия институтының тулай торагына килде. Бик күңелле очраштылар. Илшадия Гамилны әле дә булса абыйсының мәктәп дусты итеп кабул итә, ихластан якын күрә иде һәрхәлдә, офицер егетнең үзенә бүтән күзлектән карау ихтималын уйламый иде ул. Ишетә белә иде: Гамил медицина институтында укучы райондаш бер кызны ярата, тик араларыннан суык җил узган, бозылышканнар. Күпкәме, озаккамы, әллә бөтенләйгәме? Мәхәббәт үпкәсез, бәхәссез генә, ялыну-ялындырусыз гына буламыни?! Килешерләр әле! Соңгы курста укучы, җәй җитүгә урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын алачак кыз кайчандыр яшүсмер Гамил хыялында гәүдәләнгән чибәр генә түгел иде инде. Фантазиягә бирелеп торасы да юк, табигатьнең сирәк бүләге — җир җиләгедәй гүзәл кыз аның каршында басып тора һәм колакны назлый торган матур, ягымлы тавыш белән аны студент кызлар бүлмәсенең түренә чакыра иде. — Узыгыз, Гамил абый, узыгыз! Өстегезне салыгыз. Бирегез, монда элим,— ди. — Үзем, үзем,— ди Гамил, Илшадиянең бүлмәдәшләрен дә сәламләгәч. Ул шинелен, бүреген чөйгә элә. Китель чабуларын тарткалап куя, чәчләрен сыпыргалап ала, чалбар кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып битен сөртә һәм түрдәрәк тәкъдим ителгән урындыкка утыра. Мәзәген-чынын бергә кушып беркадәр гәпләшкәч, бүлмәдәш кызлар чыгып киттеләр («Читалкага төшәбез!») Яшьләр аулакта калды. Гамил Илшадиягә соклануын яшерә алмаудан хәтта уңайсызлану сизә башлады Кыз. чыннан да, әкият гүзәледәй бит: нәфис буй-сын, төз гәүдә, дөньяга тутырып, томырылып карый торган көләч күзләр, очлары бөгелгән куе керфекләр, чәчәк таҗыдай иреннәр. Дулкын-дулкын куе коңгырт чәч. Илшадия ул чәч дулкыннарының әрсезлеген толымнарга үреп кенә тыеп яшидер кебек, йомры күкрәк өстенә яткан ике калын толым кыз гәүдәсенең сылулыгын арттыра гына төшә. Киенә белеп киенә иде студентка Юк кына нәрсә дә аның өстенә кеше көнләштерерлек булып ятышып тора. Төс, фасон сайларга дигәндә, иптәш кызлары аның белән киңәшәләр иде. Үз бәясен яхшы белә иде Илшадия Сугыштан соңгы еллардагы кайбер кызлар түгел. Моны Гамил тиз абайлады. Тойгылары нечкә туташның нәзакәтле, әмма шул нечкәлек янәшәсендәге тәкәбберлеге дә күзгә ташланмый калмый Күрергә күркәм, килергә куркам диюең бар Кай ягыдыр сагайта Курстан-курска институт егетләре, юк сылтауларны бар итеп, Ил- шадия тирәсендә бөтерелделәр, тик кыз аларның әйләнү-тулгануларын күрә торып күрмәмешкә салышты Дөрес, физматтан бер егетне хөрмәт итә иде ул, мәгәр тегесенең чамасыз тыйнаклыгы кызны уйга * калдырды. 5 Шундый шундый эшләр, тора-бар нишләр, дип яшәгән бер вакытта, $ мең тугыз йөз илле бишенче елның февраль башында, лейтенант Гамил * Нургасимов Татарстан җиренә кайтып төште. Эчендә мәчеләр тырнаша " иде анын. Мединина институтын тәмамлаучы Фәйтүнә исемле бер ту- ® таш гафу итүен сорап аңа хат язган, үзенең кияүгә чыгуын хәбәр иткән 5 иде Мәгәр башын түбән ияргә, күңелен төшерергә исәбе юк иде егет- & нең: «Миннән башканы тиз генә таба алмады дип кукраерга җай бирү ® булмас! Аңардан да күркәмрәк кызга өйләнергә кирәк миңа!»—дип * күңеленә беркетте Тулай торак бүлмәсендә аулак калса да, Гамил Илшадияне “ шәһәргә чыгарга өндәде Кыз карышмады, тиз генә җыенды да, q кузгалдылар. * Яшь офицер «Казан» кунакханәсенә тукталган иде, Илшадияне < шундагы ресторанга чакырды Кыз, гәрчә рестораннарга йөреп күнек- * мәгән булса да, абыйсының яшьлек дусты кыстагач, ялындырмый-наз- u ланмый гына ризалашты. * Көзгеле залда кеше аз иде әле. Гамил белән Илшадия иң түрдәге а. сулъяк өстәлне сайладылар. Бик тыныч урын иде бу. Җитез йөрүче * официант—Касим татары шундук заказ алды, елмаеп-көлеп шәраб, салкын ризыклар китерде һәм яшьләрне беравыкка тынычта калдырды. Гамил гадәтенчә юмарт булды Кыз каршында чая да, хәлле дә күреним дип тырышудан түгел, күңеле бәйрәм сорый иде аның һәм ул бәйрәм үзе дигәнчә башланып та килә иде Хәмер-шәраб белән әллә ни дус булмагангамы, бермәлдән Гамил җнңелчә генә исерү сизде, рәхәтлек тойды, кәефе күтәрелде. Шулчак ул Илшадияне үзе байтактан әзерләнеп килгән әңгәмәгә тартасы итте — Әгәр дә мин Америка ачарга ниятләсәм, сез, Илшадия, үтә дә гаҗәпләнерсез микән? Гамил кызның коңгырт күзләренә текәлде, тик анда үзен түгел, люстрадагы электр лампочкалары тәлгәшен генә күрде. Илшадия шаярып елмайды һәм лейтенант күңелендә дә җылы уятты. — Гамил абый, дөньяның ул кисәген унбишенче гасыр азагында ук ачканнар бит. Диңгезченең исеме дә Гамил булмаган. Гамил сүз дилбегәсен ычкындырырга ярамаганын абайлый иде. Күзләрен каршында утырган туташтан алмыйча һәм ала алмыйча ялгап китте - Мин, Илшадия. сезгә һәм үземә генә кагыла торган материк турында сүз алып барам Илшадия кинәт җитдиләнеп һәм хәтта кәефсезләнеп калгандай булды Тик сүзсез торыр хәл юк иде, күптәнге белешең, туганың сыман үз итеп йөргән кешең нидер аңлашырга тели икән, аны тыңламыйча булмый ич инде. — Шаяртмасагыз тыңлыйм. Гамил абый,—диде ул. кырыс кына караш ташлап Әлеге караш лейтенантны да айнытып җибәргәндәй итте Ул. аклану эзләп, гафу сораган төсле — Мин җитди сөйләшергә телим, Илшадия,— диде. — Тыңлыйм. — Энәсеннән җебенә кадәр белмәсәгез дә, Фәйтүнә беләи мннем арадагы мөнәсәбәтләр колагыгызга кергән нде бнт инде Соңгы хатла- рыгызның берсендә юату җөмләсе дә язган идегез 81 — Шуннан? . х jfs — Шуннан, Илшадня, мин ниләр уйлаганны, ниләр кичергәнне бөртекләп сөйләмәсәм дә чамалыйсыз. Миңа зур удар булды аның фокусы. — Тиктомалдан гына ике кеше арасындагы хәлләрне хөкем итергә алынып булмый. Аннан соң бу — минем эшем дә түге^т...— Менә шунда Илшадиядәге тәкәбберлек тышка бәреп чыкты, әллд нинди генә эре,- лек ишетелеп калды. Гамил исә тимерне кызуында tсугарга ашыкты. — Кыскасы, Фәйтүнә белән минем ара өзек. Бөтенләйгә! Ул — ир хатыны хәзер... — Гамил кңң-тирән чокыр авызына якынлашкан кеше сыман калды: я бөтен көч-куәтеңие туплап сикереп ^ыгасың, я чокыр гәбенә мәтәләсең. Мәтәлергә ярамый! Егерме биш яшен тутырып килүче офицер, саулык-сәламәтлек бөркеп торган егет, персһектийасы-ки- ләчәге бар кеше югалып калырга тиеш түгел дә түгел’ Чнгенмәстбй шундый фикергә килгәч, Гамил өзеп әйтте: — Мин сезнең кулыгызны сорар идем, Илшадйя. Китапча сөйләнә башладым бугай, гафу итегез. Мәгънәсе аңлашылса кирәк. Үзегезне дә, туганнарыгызны да күптән беләм. Безнекеләргә сезнең як таныш... Бик тә көтелмәгән тәкъдимме, Илшадйя? — Көтелмәгәннән дә битәр, уйланылмаган тәкъдим түгел.Ме дһм мин. Сез, ни өчендер, мине дәррәү риза булырга тиеш кешегә йезпли- сез, Гамил абый. Бәлки Илшадиянең үз планнары бардыр, анйан Срң күздә тоткан кешесе булу ихтималы да уегызга килми түгелме? Үз-үзе: гезгә артыгын ышанганга охшыйсыз. Гамил сүзен килештереп сөйли белмәве өчен үзен күңеленнән аяусыз битәрли иде инде. Гомергә шулай булды, азак әйтәсен алдан тукып куйды, кереш сүзе ахырга калды. Бер фикернең ялы, икенчесенең койрыгы бергә үрелеп чәбәләнде. Дипломатлык аңардан ерак йөрде. Менә хәзер дә һич югы «Вәгъдәләшкән, ышандырган кешегез булмаса» дию кирәк иде ләбаса. ' “ * Авыз ачкач, сүзне очлый да белү зарур. Гамил хатасын төзәтергә тырышты — Мнн, Илшадйя, бу тәкъдимне озак уйланганнан соң гына әйттем,— диде ул, югалып калмаска һәм бәясен төшермәскә карар кылып— Билгеле инде, күңелегезгә якын кешегез булмаса, дигән шартны күздә тоткан идем. — Мондый мәсьәлә бер утырып сөйләшүдә хәл кылынмый дип беләм, Гамил абый Мин кайтыйм әле булмаса. Иртәгә ял көне түгел. Гамил аның аз гына сабыр итүен үтенде, вакытның әле бик иртә икәнен исенә төшереп куйды һәм әңгәмәне ярты юлда өзеп калдырмаска теләде. — Мондый мәсьәлә турындагы сүз дә бер башланырга тиеш бит инде. Илшадня,— дип, дәвам итте лейтенант.— Вакыты да шундый. Мин отпускыга кайттым. Иң мөһиме — сез быел эшкә направление аласы кеше. Мәсьәләне бер яклы итү кирәк диюем. — һәрхәлдә миннән җавапны бүген көтмисездер дип уйлыйм, Гамил абый. Күрше коесына суга кереп чыгу турында сөйләшмибез ич... Бүгенгә шуннан артыгын әйтү кыен миңа. Әңгәмә шунда тәмамланды дияргә мөмкин иде. Гамил Илшадняне тулай торакка озата килде. Саубуллашып, иртәгә тагын очрашырга килешеп китеп барганда, егет үз тәкъдимен студентка хәтеренә янә бер кат төшерәсе итте. — Тыныч йокы, тәмле төшләр телим, Илшадня. Минем уңай җавап көтүемне оныта күрмәгез,— диде. Мәгәр яшьләрнең икесен дә йокы алмады бу төндә. «Мине пичектер үз итүен тоя идем мин аның,— дип уй йөртте Ил-, шадия.— Бәлки ул дустының сеңелесенә җылы караш кына да булгандыр Фәйтүнә апа кияүгә чыгып киткәч, тормышында шундый бер адым ясарга карар иттеме икәнни? Ә бит Фәйтүнә апа белән урта мәктәптән үк таныш булганнар алар Яшь врач кыз ни өчен Гамил абыйдан йөз чөерде икән? Гамил абыйның чамасыз кызуланып ташлавы гына түгелме? Фәйтүнәсе гомер буена күңеленнән китмәсә? йөрәк ачып серләшер кеше дә юк бит ичмасам! Әнкәй исән булса, беренче итеп аңа сүз кушар ♦ идең. Илһамия апа да дөнья читендә шул Җенләнделәр бит чирәм х җирләр дип. . Әлеге мәсьәләдә Илфат абый белән дә җәелеп сөйләшүе J кыен. Ир туган — тормышта төп терәк, сердәшкә кыз туганы бик кирәк дигәндәй килеп чыга.. Быел гына кияүгә чыгармын дип тәгаенләгәнем дә юк иде. Районга ® укытырга китәм, ә читтән торып аспирантурада укымаммы, дигән ния- 5 тем һавада асылынып калырмы? Гамил абый белән бергә булган оч- £ ракта чит илгә китәргә туры киләчәк Анда нишләрмен? Диплом ко- | чаклап утырырмынмы? Аны Союзга кайчан кайтаралар әле? Хәрбиләр . үз белдекләре, үз теләкләре белән эш итә алмыйлар Гомерләрен офицерлар белән бәйләгән хатын-кызлар үкенмиләрме? Сүз дә юк. алар- “ ның ирләре авыр, кирәк хезмәттә Кырыс хезмәтләрен азмы күпме җиңеләйтешү өчен хәрби эштәгеләргә бермә-бер игътибар, илтифат, < гаилә җылысы кирәк. Әмма гомер итү елга кичү генә түгел Кемнеңдер ч тормышын тулы, түгәрәк, җылы, якты итү бәрабәренә үз өметләреңне * җилгә очыру хак эшме?..» и • Гамил да каршылыклы фикерләр камалышында калган иде. «Илшадия — миңа кулай зат. Бер мохит кешесе Чыгышы белән, °- тумышы, үсмеше белән Бер үк газапларны татып үскән кеше — Лейтенант кайта-кайта шулай уйлады, шул фикернең тамырлануына ирешергә тырышты. Шулай уйлау аңа Илшадиягә ясаган тәкъдимен нигезләү, аклау, шул нигезгә таянып, алга таба хәрәкәт итү өчен кирәк иде — Ул — чибәр, уйлап, үлчәп сөйләүчән. Җилбәзәклек — аңа яг сыйфат. Тормыш итә белүче хатын булырына шикләнмәскә мөмкин. Икмәк телеменең, акчаның, кигән киемнең нәрсә икәнен белә. Ятим үстеләр. Ятимнең ипие әремле була. Шуның тәме гомер буена бара һәм азынып- масаеп сикеренүләргә юл куймый Чынбарлыкның әлс минем хыялдан күркәмрәк тә булуы мөмкин Илшадия белемле, тәрбияле, нәзакәтле булуы сизелеп тора. Тик Тик артык нык характерлы (чакматаш холык диләрме әле?), горур да Илшадия Тора-бара әлеге характер ныклыгы үзсүзлелеккә әйләнмәсме? Белемле булуы мина югарыдан карарга җай өстәмәсме? Нәза- кәтлелеге гел генә наз сорап торуга, нәзбереклеккә кайтып калмасмы?— Шулай күңелендә казына актарына торгач, Гамил үз-үзеннән мыскыллы көлде — Кырт кисеп, миңа кияүгә чык дип тәкъдим яса да, төне буена уйланып, күзеңне шар ачып ят инде! Фәйтүнәнең әкәмәте авызны пешергәндәй иттемени соң? Моңа тикле андыймондый икеләнүләр җиде ятып бер төшемә дә керми иде » Илшадия белән Гамил иртәгесен дә, өченче көнне дә очраштылар. Ниһаять, уртак фикергә килделәр. Язылышу кадәресен Тоныксу авыл Советында башкарырга булдылар Авылдаш офицер егеткә б\ мәсьәләдә тоткарлык тумасы мәгълүм иде. Беренче мөмкинлек чыгу белән, Гамил туган илгә кайтырга рөхсәт сорап рапорт язарга вәгъдә итгг Илшадиягә июльдән дә кичекмичә чакыру кәгазе җибәреләчәге хакында сүз беркеттеләр. Туй хәстәрлеге турында да сөйләшми калмадылар Әмма боларның барсыннан да элек. Гамил авылга кайтып, әтн-әнн- се һәм туганнары белән киңәшергә, бер уңайдан Гөл-Төркемгә барып, мәсьәләне Илфат белән уртага салып сөйләшергә тиеш иде Килешенгәнчә эшләделәр Гамил дүрт көн дигәндә Казанга әС. неп килде һәр ике якның да ризалыгын алып килгән иде ул Ике-«ч көн яшьләр Казан кибетләрен айкадылар, иртәдән башлап төнге караңгы капканчы аяк өстендә булдылар. Тоныксуга алып кайтасы әйберләре, ризык-күчтә- нәчләре, тугантумачага бүләк-мазар, Ишадия әйткәндәй, «ат йөге» җыелды. Анысын алып кайтуда Илфат булышты, районнан машина белән килеп алды Яшь кияү белән кәләш, җиңел чемодан һәм сумка гына тотып купель» вагонда кайтып киттеләр Тоныксу разъездында колхоз ветераны Мирзанур абзый улы белән булачак киленен артлы тимер чаналарга пар атлар җигеп каршылады. Дугаларга чигүле срлгеләр уралган, кыңгыраулар тагылган, «җиз тараканпар»ы ялт та йолт килеп торган йөгәннәргә әллә ни төсле тасмалар, кулъяулыклар бәйләнгән иде. Яшьләрне ап-ак мамык мендәргә терәп утырттылар. Кияү юлдашлары— Тоныксу егетләре—гармун күрекләрен кызганмый суздылар, жырга-такмакка да юмарт иделәр. Тояк асларыннан очкын чәчкән юртаклар зур авыл урамының бер башыннан икенчесенә коштай очты. Капка төпләренә чыгып баскан карт-корының куллары каш өстенә менде, тәрәзәләргә ябырылган кыз-кыркын да тел шартлатып калды. Алдан планлаштырылганча. җигүле атлар кәрваны туп-туры авыл Советы бинасына кайтты. Загс кәгазьләре шунда язылды, рәсми тәбрикләр шунда әйтелде. Аннары тантана Мирзанур абзый йортына, кияү гуып-үскән йортка күчте. Яшь киленне Тоныксуда әүвәл-әүвәлдән килгән гадәт буенча сынапчамалап торырга ара зур булмады. Туйның иртәгәсен, якшәмбе кичендә. кияү белән килен Казанга китәргә тиешләр иде. Хәер. Илшадия, кайтып беренче чәйне эчте дә, кичкә билгеләнгән туй мәҗлесен хәзерләшергә кереште. Сынап караганнарга сынар җай бар иде. Бик бәйләнчек кодачалар да аның эшеннән гаеп-кыек таба алмаслар иде. мөгаен. Эшләп үскән кызның аш-суга да кулы ятулы, җнһаз-җәймәнең дә рә- тен-жаен нечкәләп белә иде. Кыскасы — туй бик матур узды. Килгән кунаклар да канәгать таралышты. Хуҗалар да һәммәсеннән риза-бәхил иделәр. «Сыңар кашык та төшмәде өстәлдән, сыңар чынаяк та ватылмады Шөкер! Ахыры хәерле булсын!» — диештеләр. Әмма туйның ахыры хәерсез бетте. Мәгәр бу шомны беренче мәлгә берәү дә белмәде, берәү дә башына китермәде. Туйдан соң тимер юл станциясенә озата барганда да, кияү белән киленнән кала, халык берни сизмәде, һәркем: «Яшьләр кавышты. Егете теләп алды, кызы теләп барды. Туй менә дигән үтте. Киләчәк гомерләре дә татулыкта, бәхеттә, бербереннән туйгысыз мәхәббәттә узсын!» — дип кенә торды. Туган-тумачаның да кайберсенә туй азагы күңелсезлеге ике-өч атнадан, бүтән берәүләренә айлар узгач гына килеп иреште. Белгән бере «Аһ!» итте. Сәбәбен төпченүчеләр дә булды, үзләренчә генә юрап, үзләренчә генә гөман итүчеләр дә табылды. Шулай да боларына карап та, тегеләренә карап та эшнең асылы үзгәрмәде. Кавышкан сәгатьләрендә мәңгегә аерылышкан кияү белән кәләш язмыш дигән тирән, кин елганың икесе ике ярында торып калды. Мондый очракларның күпчелегендә кыз хакында имеш-мимеш таралучан. Янәсе, кыз абруе чук өстендә, аннан төшсә — чүп өстендә. Имеш, яшь киленнең куначасы кыска булган. Кәләшнең башы пеләш булган, ди. һәм башкалар, һәм башкалар... Илшадиянен намусы саф. вөҗданы пакь идс. Гыйффәтле булганга күрә дә. Гамилнең ахырын уйламыйчамы әйткән сүзләрен күтәрә дә. кичерә дә алмады. Ул хәерсез сүзләрне туй мәҗлесенең иртәгесен, кияү мунчасында әйтте Гамил. «Хатын-кыз күрмәдем түгел, әмма синдәен күргәнем юк иде әле. Илшадия».— диде. Яшь киленне яшен сукты мыни! Илшадия беравыкка телсез-өнсез калды, аннары үзенә дә ят, кыргый тоелган ямьсез тавыш белән кычкырып сорады. Төгәлрәге, акылын жуйган кыяфәттә үкереп куйды: — Синең белән булган беренче сәгатемдә шулай хурлыйсыңмы? Аннары көн саен кайтып отчет бирермен, дисеңме? Мактанырмын дисеңме? ♦ Илшадияие калтырау алды. Теше тешкә тимәс дәрәҗәгә житте. х Дерелдәшеп торган иреннәре арасыннан «Әшәке жан! Җирәнәм мин S синнән!» дигән сүзләр сытылып чыкты Ул, өстенә су да коел тормас- й тан, ак мунчаның җиләс ягына атылды һәм киемнәренә ябышты. Дива- 5 на хәленә калган Гамил аның артыннан чыкты, хатынын юатып, наз- S лап бакты, шаярттым гына бит дип, гафулар үтенде, бүтән һичкайчан g кәефеңне китәрердәй сүз әйтмәм дип ант итте. Шуларның берсен дә g искә алмастан, Илшадия тыңлаусыз һәм буйсынмас халәттә калды, г Ахыр чиктә ул Гамилнең: «һич югы бүгенгә, кешеләр таралышканчы, үзебез поездга утырганчы чыда», дигән соңгы шартына күнде «Әти- ♦ әниең хакына гына!» —диде Илшадия һәм, чыдап-чыдап та булдыра a алмагач, ярсып елый башлады. Күз яше түгүдән туктарга кирәген акы- ° лы белән аңлый иде, жанына әмер итә алмады Депрессиянең, рухи изалану-ачыргалануның теләсә кемдә булып алуы мөмкин. Әмма, Илшадия чигенмәде дә, гафу да итмәде. * Илфатның; «Бу ниткән эш, сеңелем? Нәсел-ыругда булмаганны!» о диюенә каршы кыз туганы сабыр гына жавап биргән иде «Ниткән эш < икәнен Гамилдән сорый аласың, £бый. Ирләр үзегез аңлашырсыз дип * уйлыйм» Илфат Гамил үз частена китеп өлгергәнче үк сорашты Лейтенант ш яшьлек дустына чын дөресен сөйләде. Шуннан соң Илфат сеңелесе белән ныгытып гәпләшергә, кече туганын үгетләп багарга да исәпләгән иде, булдыра алмады Илшадиягә басым ясау аның намусына тукыну, ихтыярын кысу, шәхес буларак кимсетү тоелыр дип уйлады Ә менә чирек гасырдан соң үз алдына сорау куя: «Йөрәк саңгыраулыгы белән чирләп калмадыммы икән теге елны?» Мең тугыз йөз илле бишенче елның августында Илшадия Алабуга районына укытырга китте. Гамил аның карашы үзгәрмәсме дип бер ел көтте, өметләнде, аннары инде түземе төкәнеп, бүтәнгә өйләнде Илшадия белән Гамил хәлләре, күңелләргә сызлавык чыгарса да, үсмерчак дусларын аермады Анысы начар түгел иде. Инде менә якынлашу көтелә. Хәерлегәме? Палатадан Гамил ашыгып чыгып китәргә мәжбүр булгач, Илша- дияиең тораташтай катып утыруына сәбәп бер генә иде аның күңел түрендә бу кешегә карата күптәнге тойгы соңгы тапкыр талпынып жан бирде. Авыр сөйләшү Больницага хәл белергә, күчтәнәч авыз иттерергә дип килүчеләр, телиләрметеләмиләрме, бер вакыттарак киләләр, чөнки сырхаулар янына иртән дә, кичке якта да мәгълүм сәгатьләрдә генә кертәләр. Шул сәбәпле еш кына болай була берәү янына бер сәгать дәвамында ике-өч кеше килә Якшәмбеләрдә бигрәк тә шулай Хәл белергә дип килүчеләрнең төп хезмәтләреннән буш булуларына бәйләнгәндер инде, күрәсең Мартның өчендә, якшәмбе булмаса да, Илфат янына да берьюлы өч кеше килделәр. Рәмзия белән Варис подъездда ук очрашканнар Алар кереп җитеп сәлам бирергә дә өлгермәделәр. Илфатның кияве Даниял Имамов Гөл-Төркемнән килеп төште. Иртәнге поезд белән кузгалган булган. Даниял бераз кәефлерәк иде шикелле (хатын яныннан юлга чыгып киткәч, иркенләп алгандыр инде). Ләкин бик ачык чырай белән, бабасын чыннан да сагынып 'килеп керүе бәхәссез иде. Гөлдерәп торган тавыш белән, гадәтенчә, җыр сүзләре әйтеп сәлам бирде: — Минуты ай, сәгате ел, шул кадәрле сагындым, дигәннәре хактыр, бабай. Ычкынып-арынып чыгар хәл юк колхоздан. Ике атна буе ашлама ташыдык. Юл өзелгәнче дип ашыктырдылар... Сау гынамы? Хәлләрең аруландымы? — Хәзер ярый, тернәкләнәм бугай. Үзеңдә ни хәлләр? — Ашыйбыз да яшибез, яшибез дә ашыйбыз. Зөбәйдә сау-сәламәт калды. Рафис белән Хафиз ике өйне бер итеп уйныйлар. Вагоны белән сәлам алып килдем үзләреннән. — Сәламәт булсыннар, бик рәхмәт! Даниял Варис янәшәсендә утырган хатынны танымый иде. Рәмзия ГөлТөркемдә укыткан елны бишегендә мышкылдап яткандыр әле. Танышмыйча утыру читен иде, сорашасы итте. Илфат аңа бик гади генә итеп аңлатты. «Бу апаң заманасында безнең авылда укытып киткән кеше. Минем чирләп китү колагына кергән дә, килеп йөри менә, рәхмәт төшкере!»—диде. Рәмзия исә бу сүзләрне кияүдән сагаебрак әйтелгәнгә чутлады. Яшьлек дуслыгын сиздерергә теләмәүдән дип уйлады. Аулакта гына килеп чыгарга җай килмәүгә үкенә иде ул. Җан тоемы дип әйтикме, әллә заман шартына китереп телепатия дип җибәрикме, Илфат үзе дә нәкъ шул турыда уйлап куйган иде. Икәүдән икәү генә бик сөйләшәсе килә Илфатның да. Бер уйласаң, ни генә сөйләшерләрдер инде. Икенче уйлап баксаң, һич кенә дә кырт кисәсе түгел. Ни генә димә, аларның күңел эчкәресендә кечкенә генә өмет чаткысы да юк түгел бит. Бәлки алар аңлаша алырлар? Бәлки алар тормышның бик зур мәсьәләсе хакында гәпләшерләр? Бәлки алар, берәүнең дә бәхет өлешенә кгрмәстән. киләчәктә бер-берсен бәхетле дә итә алырлар? Бу сораулар ханымның да, агайның да күңеленә бик яшерелгән иде, әлбәттә. Хәзергә. Тик кайчанга кадәр? Илфат Рәмзия күңелендәге сизелер-сизелмәс кенә җылылыкны тойгандай була. Хатын-кыз, татар хатыны, ир-ат тел тибрәтми торып, сине яккан мич кызуы белән җылытмас бит инде. Бу буын хатын-кызларының әдәплесеннән андый сүзне тиз генә ишетә алмассың. Шәһәр паркларында егетләр муенына үзләре ташланырга торган хәзерге кызчыклар түгел алар. Илфатның ерактан урап кына сүз кушарга, мәсәл теле белән генә ул мәсьәләгә кагылып карарга дәрт тә, дәрманы да җитәр иде, кыю-чая булып дан казанмаса да, мокыт түгел ич! Аның шикләнгәне, хәтта шүрләгәне бүтән: авырып егылгач тәкъдим ясавыңмы дип уйласа? Хәлләр мөшкелләнгәч кирәгем чыктымыни, дип туп- туры әйтә калса? Телисеңме, теләмисеңме — шулай килеп чыкканга охшап тора лабаса! Бик өзгәләнгән булсаң, Хатирә вафатыннан соң ук эзләп табар идең дисә? Хаклы булачак. Күңелендәген туп-туры әйтү- чән ул Рәмзия. Казан хәзер Гөл-Төркемнән килү өчен ындыр арты кебек кенә ул, ә мин эскерт астында югалган энә түгелне беләсең дип тә куйса? Каланың иң зурысында да исемен, әтисенең исемен, туган елын белгән хәлдә адәм баласын тапмый калмыйлар, син, ир-егет, шуны чамаламадыңмы дип әйтсә? Күңеленнән шундый әңгәмәне кичергәч (булырмы әле ул, юкмы). Илфат әле батыраеп та алды. Үз-үзенә вәгазь укып куйды: «Дилбегә буе сорауларны чакырым буена тезеп ятканчы, ирлегеңне итеп, кырт кисеп сүз кушсаң, уңмассыңмы? Балан бәлеше булып яту, чыннан да, бер тамчы да егетлек түгел инде!» Кияү белән бабайның сүзләр берегеп китә алмаганын бик анык чамалаган Рәмзия хатын-кыз хәйләкәрлегенә бирелеп алды. — Без, Илфат, Варис белән кибеткә генә барып килик әле Бик шәп тавыклар кайтарганнар дигәннәр иде. Сез Даниял белән сөйләшә торыгыз, яме?—диде. Варис та әлеге уенны кабул итте, китәргә чамалап утыра иде инде. — Кабат кертерләрме сон үзегезне?— Бу — Илфатның ризалашуы иде.— Швейцарлар бик усал дисез ич... — һәр усаллыкка дару бар, Илфат, кайгырма,—дип, җавап бирде Рәмзия Ишек катындагы шәрран ярып, килгән бер кеше белән талашып йөргән хатынга бер кап һинд чәе төрткән иде ул. Шуннан соң кертә генә түгел, бөтен авыруларыңны күтәреп чыксаң да сүз катмаячак Рәмзиядәге тоемны кара әле! Даниял тик аны-моны сөйләнеп утырган икән. Кайнише белән Рәмзия чыгып киткәч, алыштырып куйгандай булды кияү. Җорланып китте, тик чаманы югалтып, артыгын кыюланган булып чыкты, бабасы чак кына сүгеп ташламады үзен Нәрсә ди бит? «Минем тельняшка астына гына, корсакка кыстырган бер акбаш бар, бабай Аллага тапшырабызмы әллә шуны? Кеше-кара күргәнче ялт иттерик!» — Вообщем-то дурак син, кияү!— Илфат моны тавышын күтәрми генә, мәгәр төптән кистереп әйтте.— Дурак! Больницага килдеңме син, сәрхушханәгәме? Мине теге дөньяга олактырмакчы буласыңмы? Шалишь, иптәш кияү-Имамов! Үзең зәм-зәм суын йотарга өлгергәнсең бит инде! — Минем нормадан куркасы юк ла, бабай! — Мин шуннан куркам шул, Даниял Үзең өчен генә куркуым да түгел. Кызым өчен дә куркам, багалмадай үсеп килүче оныкларым өчен дә бик-бнк куркам Яхшыга илтмәгәнен беләм мин котырган сыер сөтенең. Үткән ел партия членлыгына кандидат булып керергә рекомендация сорагач, нәрсә дип яздым, неужели оныттың? Яхшы механизатор, молодец, дидем. Башы эшли, илгә-көнгә начарлык кылмасына үземә ышанган кебек ышанам, дидем. Җәмәгать эше дигәннәреннән дә шүрләми, дидем. Но бер минусы бар. яка астына төшергәләргә яра та, аннары кыз-кыркынга күз аларта, дидем. Шуларны холкыннан куып чыгарырга батырлыгы җитмәсә, членлыкка кергәндә миннән хәер-фа- тиха өметләнмәсен генә түгел, каршы кул күтәрәсемне дә алдан ук әйтеп куям, дидем. — Әй, арттырып язган идең былтыр да. Кызларга исем дә киткәне юк. Минем хатын хур кызларына алыштыргысыз Шулай итеп миңа гел сухой закон ясыйсыңмы инде? Зур-зур кешеләр дә тост әйтәләр, бокал чәкешәләр. — Бәйрәмнәрдә ннк тотып куймаска?! Чама белеп. Урынын белеп Син бит, кияү, чатта-чотта эчәсең Кыз-кыркын белән тотканым юк, ну колакка кергәләде Шуны бел, бер өшәнсәң, тансыкка да батырая алмассың. . Палатага ярты күтәреп кергәнеңне минем күрше сизенмәсен Хәбиб абзый Гайсинны әйтәм. Карт коммунист, әдәпсезләрне җене сөйми. Мине дә больницадан кудыртырсың, рисвай итәрләр — Син, бабай, тагын күпертә башладың Мине я утларга, я суларга салмак буласың Сине, Герой кешене, әдәп иясен кем куа ала? — Арттырасың, кияү, арттырасың Геройлык та. коммунистлык та бер дә юкка күкрәк сугарга, бугаз киерергә права бирми Нәрсә әле дөньяны аңламаганга салышып утырасың? Геройга таләп зуррак, беләсең килсә.— Илфат борчылды, дулкынланды, ахры Артыгын сайрашып утыруны кирәксезгә санап, кырт кисте.— Я. бетте аракы турында ләчтит Авылда ниләр бар, шуны сөйлә’ — Тракторлар квартал саен график беләы ремонтлана Бер ишесе көндәлек эшкә кирәк. Әйтәм ич әле ике атна ашлама ташыдык дип. Быел күп тә бирделәр үзен. Комбайннар ремонты өченче көн бетте Сабаны, чәчкече, культиваторы син Казанга киткәнче үк әзер иде. Язны көтәбез — шул!.. Сине кайчанрак кайтаралар соң әле? Өзеп әйткәннәре юкмы? — Ул кадәресен әйткәннәре юк әле. Киләсе атнада аякка басып карарсың, диләр. Кул тиз генә төзәлмәс шикелле, вот нәрсә! Вообщем- то, өметсезләнгән юк. Тагын бер-ике атнадан чыгарырлар инде. Әйе, ни, әйтергә онытып торам, съезд материаллары басылган гәзитләрне аерым куеп җыйсын әле, Харисның хәтеренә төшер. Монда радиога колак салгалыйм да соң. Кичә съезд делегатларына дип оештырган концертны тыңладым. Зыкина әйттерде мин сиңа әйтим, кияү. Нәрсә ди? Мәктәп баласы шикелле ятлап калдым. Чем угодно можно поступиться, ди, Золотом червонным пренебречь, ди, Только хлеба каждую крупицу, ди. Сердце повелело нам беречь, ди. Вәт! Тыңламадыңмы? — Әйтәм ич, ашламада. Ташбуага кыш үзәгендә икешәр рейс ясап кайткач, кая ул! Түнү ягын гына карыйсың. Хатынны да тыңлыйсы килми. — Язгы чәчү алды партҗыелышы булдымы инде? — Юк әле Ел да апрельдә була ич. Механизаторлар җыелышы булды. Ике сәгать буран дулаттык. Илфат белә: тракторчылар, комбайнчыларны, аларга хезмәт күрсәтәчәк кешеләрне еш кына җыйгалыйлар Андый чакларда тиенгә-тиен өзеп сөйләшенә Кем кайда нишли? Норма нинди? Арттырып үтәлгән чакта өстәмә күпме түләнә? Энәсеннән җебенә кадәр. Буран дуламый ләкин. Илфат шуңа гаҗәпләнә калды. — Нәрсә булды ул чаклы? — Нәрсә булсын! Синең «дус» бар ич инде, Әхмәт Хәйретдине. Гармунын лыгырдата, үзе лыгырдый, кызый мактый. Яңа трактор биргәннәр иде бит аңа. Шуны бәрдергән. Син әйтмешли, яка астына җибәргән килеш күрше авылга — Казнага киткән. Авыл башына барып керүгә, сыерлар фермасының яңа кирпеч абзарына таран ясаган. Бер бәрелгәч, артка чигенгән. Аннары тагын нинди җеннәре купкандыр, янә барып сөзгән Алгы як кабартма инде тракторның! Үз хисабына төзәттерергә, диделәр. Тракторга да. комбайнга да ике ел якын җибәрмәскә дип карар чыгардылар. Трактор РТСта әле. Түләткән өчен артык шүрләми ул. Акча ул карунда! Эшләтмибез дигәнгә ертылды инде Теленә салыша башлагач, ишү катырак бәрделәр тегене Ә кая бара?! Кәрим абый, председатель, әйтә: «Ник соң син мотоциклың белән генә барып сөзмәдең ферманы?» — ди. Аның бит әйтсә әйтә торган гадәте бар. — Мотосын ялап кына тора ул! Инструкциясен күңелдән белә, шигырь сөйләгән кебек. Тракторы шәп иде. Түгелгән тулы булмас инде. Хөсетле бәндә зыян күрми калмый ул, әй! Казнага нәрсәгә баруы булган соң? — Яхшы папирос бар дип әйткәннәр иде, ди.. — Ахмак! Бездә тракторларны карап кына торсаң да чакка килә әле. Нагрузка күп потому што аларга... Тагын беравык утыргач, бераз гәпләшкәч, Даниял китәсе итте. Саубуллашканда сорады: — Кайчан килеп алыйм?— диде. Бу сорау Илфат күңелендәге әллә кайсы гына кылны өзде дә куйды. бабасы йомшап калды. — Синнән алда кайтып китәр идем. Җәяүләп. Кар каплаган кыр һавасын сулар өчен әллә ниләр бирердәй булдым инде.— диде, чын- чынлап нәүмизләнен.— Патша сарае кебек булса да, больницаларына борылып та бакмас идем Кайтып булсын иде бүген. басуга чыгарып өйгән тирес өеме бетенә менеп, басудан авылга сөрән салыр идем, билләһи. Авылны шулкадәр сагындым' Шәһәрне яманлар хәл юк, кияү. Ну авылны да онытыр хәл юк Ата-баба каны шулай итәдер инде. Эчеп ♦ үскән суы. яланаяк чапкан туфрагы... х Рәмзия шактый йөреп килде. Даниял киткәч тә байтак торып. Ил- -J фат уйларында баягы бәхәс тагын бер кузгалып алды. Ниһаять, урап- г урап кына авыз ачарга тиеш булды g — Менә кияү дигән жан иясе килеп, авылны искә төшереп китте, ® әле, Рәмзия. Алгысытып. Җирсетеп Кайтасы килә. Бик! =• — Шулай, шулай Кояшның да үз оясы була. — Яшьрәк чакта оя корсаң, шәһәр тормышы да начар түгелдер | дә. Олыгайгач, үз нигезен тарта икән. Белмәгән идем болай ук булыр дип. * — Шәт. озаклатмаслар инде — «Чегән чибәре»нең карашында жан ® җылысы. теләктәшлек чагыла иде. Миһербанлылык кешене чибәрәйтә ч төшә бит. күркәмлек өсти Рәмзия дә бу минутларда әллә нинди актрн- * саларыңнан, примадонналарыннан да матуррак булып күренә иде. < Илаһилык белән өрстелгән матурлык иде ул. Шул хәл Илфатка көч- * куәт, кыюлык-чаялык өстәде. Әле генә Рәмзия әйткән сүзгә ялгап: u — Тик үз оямда мин. байгыш, япа-ялгыз булам бит инде. Рәмзия. * Бер ялгызым °- — Байгыш та үз баласына лачын дип исем кушкан, диләр Ник * алай дисең? Илдә чыпчык үлми. — Алар да парлашып яшәгәнгә үлмиләр Рәмзия йоклап торучылардан түгел шул Кыюлык жыеп сорамасынмы: — Авылны сагынып тилмерүен шул тиклеме? Солдат булган, чит- гә жир-су күргән кеше бит син. Илфат Әллә югыйсә мина әйтер сүзен булып, әйләнеп боргаланасынмы? Илфат моны ук көтмәгән иде — Рәхмәт яусын әйтмичә аңлавына, Рәмзия,— диде һәм ятагында калкынып куйды.—Яшьлектә үлеп үлеп яратуым хакына олыгаеп беткәч ачыктан-ачык сөйләшик әле Рәмзия тавышында исә ягымлылык, күңел күрергә тырышудан би- 1әр үтә җитдилек ишетелде Кырыс җитдилек хәтта — Монысы бит инде, иптәшкәем, кибеткә күмәч алырга чыгу гына түгел. Монысы — авызы пешкән, дөнья җилендә йөзе какланган кешеләрнең икенче, өченче катка алданмаска теләп зур мәсьәлә чишәргә маташулары Минем дә үз оям бар Анда мин үземне хуҗа итеп тоям Минем дә балам бар. Аның белән киңәшми генә җилбәзәкләнә алмая чакмын Инде дә килеп, минем нык ияләшкән эш урыным, хезмәттәш ләрем, Рәмзия апа гына дип торган шәкертләрем бар — Үзең риза булсаң, калганнары хәл кылынасы киртәләр. Рәмзия Мина үз ризалыгың кыйммәт Мнн< м нигезгә кайтып гомер итәргә риза лыгың Минем малайларның киләчхәл кылынган дип сана Варис тиздән инженер-механик буласы егет. Хрмиягә барып кайта да үз көнен үзе күрә башлый Харисы башта солдат хезмәтемне тутырып кай там. аннары укыйм, хи. Безнең янда торасы егет түгел диюем Кайткан чакларында — баш өсте Безнең өй алты почмаклы, хет туп тип. футбол уйна! Зөбәйдә күптән аерым дөнья көтә Казандагы фатирыңны фәкать үзеңә кирәкчә хәл кыласың, мин ул мәсьәләдә сыңар сүз дә әйтмим — Фатирга хуҗа табылыр Мин. синең белән җитди сөйләшү бул ды дигән шарт белән, Хәйдәргә хат язам. Менә шул. Аннан җавап килми торып, әлеге бу хакта кузгатмыйбыз, яме? — Килештек. Мин арып киттем сымак. Сөлге очын салкын суга гына манып бирче. Битне, маңгайны сөртеп алыйм, һәм курыкма, минем бу халәт озакка бармас. Синең ризалыгың мине тиз аякландырыр Өметсез шайтан, диләр. — Куркырдай булсам, бүгенге сөйләшү булмас иде. Йөзен-битен салкынча су белән сөрткәч, Илфатның кәефе ярыйсыланды. Бүген, ихтимал, беренче тапкырдыр әле, ул кинәнеп елмайды. Ниләр генә юк иде бу елмаюда! Барыннан да элек, яшьлек дустының үзен аңлавына чиксез куану. Киләчәккә күңел тулы өмет. Тагын әллә ниләр... Хәбиб абзый кайтып керде. Соңгы араларда ул кордашлары, больницада дәваланучы фронтовиклар белән гәпләшә, кызыл почмакта газеталар, журналлар актара, карчыгы килсә (көн аралаш ул килми калмый), аеруча рухланып китә. Бүген кәефе күтәренке, берсекөнгә аны больницадан чыгаралар. — Аш вакыты җитте, Илфат энем. Әйтимме, кертсеннәрме? — Рәхмәт, Хәбиб абзый. Сестралар бүтән чакта кертер. Менә Рәмзия алып керер бүген. Монда гына ич,— диде Илфат. Бу сүзләрне әйтүдә горурлык та, таянычы барлыгына гаҗәеп сөенү дә, үзе хакында кайгыртып йөрүче агайга мең-мең рәхмәт хисе дә бар иде. Күп кирәкмени адәм баласына?! Кайчак без шулай дибез. Ә төптәнрәк фикер йөртсәң, күп, бик күп кирәк. Сине аңлаган, аңларга тырышкан, сиңа булышудан җанына җим таба алган кешең булу — бик-бик күп нәрсә ул. Биниһая зур нәрсә. Кайберәүләр шул бәхетне бөтенләй татымыйча, «атый алмыйча якты дөньядан китәләр Икенче берәүләр бу бәхетне татырга сәләтсез булалар. Андыйлары үз җаннарының караклары гына гүгел, башка җаннарны талаучы караклар булалар. Иң кызганыч бән- зәләр шулар. Тик алар үзләренең жәлләүгә дучарлыкларын аңламыйлар Шуңа күрә башны салават күперенә терәп йөриләр, зурдан кубып сөйләшәләр, үчегәләр, хөсетләнәләр, кара эшләрдән тартынмыйлар, кара сукмаклардан йөриләр. Рәмзия ханым белән Илфатны, килер көннәре ничегрәк булып калыпланса да, андый кара көннәр көтми. Андый кара көннәр аларның күңел яктысыннан шүрләп ерак чигенәчәкләр. Тагын бер күрәзәлек әйтергә мөмкин, шушы яшьләренә җиткәнче күргәннәре, кичергәннәре аларга бәләкәй генә сөенечне дә олы итеп тоярга булышачак. Кояшлы иртә, хуш исле чәчәкләр, күршеләренең ихтирамлап эндәшүләре, гади • енә хәлал ризык, кешегә биреп торган әҗәтләре — һәммәсе аларга бәхет мизгелләре, сәгадәт минутлары булып тоелачак. Гади, эчкерсез, гадел, ярдәмчел, эшчән булып кала алган кешеләр алдында баш ияргә кирәк...
Ахыры киләсе санда