Өч очрашу
Утызынчы еллар башында илебезнең байтак кына шәһәрләрендә ленинградлылар үрнәгендә эшче яшьләр театрлары (ТРАМ — театр рабочей молодежи) барлыкка килә. Казанда да ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты каршында шундый коллективлар оештырыла. Елга аръягында рус, ә Вахитов исемендәге комбинат клубында татар труппасы туплана. Татар труппасына кырыктан артык комсомол-яшьләр йөри. Артист булырга хыялланган яшьләр төп эшләреннән соң, клубка җыелалар. Дәресләр, репетицияләр шау-гөр килеп уза. Театр тарихы һәм диалектик материализм буенча лекцияләрне алар бирелеп тыңлыйлар. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистларыннан Хәким Сәлимҗанов нәфис сүз, Гай Таһиров хореография буенча дәресләрне ифрат та күңелле алып баралар. Бергәләп академия театры спектакльләренә йөрибез. Караган спектакльләр турында кайнар бәхәсләр куба. Тәҗрибәле, бай иҗатлы театрны бик җиңел генә «искелектә» гаеплибез, ә безнең коллектив яңа юнәлеш алган театр булачак, имеш. Театрга музыка эшләрен алып бару өчен чакырылган Хәким Батыршин безнең өчен яңа җырлар иҗат итә. Беэ аның «Комсомол маршы», «ТРАМ маршы». «Беренче май» җырларын җырлыйбыз. Халык көйләреннән ул өйрәткән «Дулкын» көен дә аерата яратабыз. Көннәрнең берсендә Батыршин репетициягә үзе белән бергә укучы ике егетне — Нәҗип Җиһанов һәм Фәрит Яруллинны алып килә. Нәҗип рояльдә, Фәрит виолончельдә уйный. Ачык хәтерлим, Хәким Батыршин белән Нәҗип Җиһа- нов ул заман өчен шактый купшы киенгәннәр. Ә Фәрит — ярлырак. Аның өстендә куе зәңгәр блуза, искерәк кара чалбар. Коңгырт чәчләре озынрак һәм бик куе. Ул куе чәчләр ничектер күпереп торалар. Фәрит аз сөйләшә. Режиссер һәм музыка җитәкчесе әмерләрен игътибар белән тыңлый, уйный. Тәнәфес вакытларында Нәҗип һәркем белән сөйләшә, шаярта, ә Фәрит читтә. Тик игътибар белән барысын да күзәтә. Әнә, тамашачы залының иң арткы урындыклардан соң буш калган урында ике егет акробатик күнегүләр ясыйлар, көч сынашалар. Ә бу почмакта Мөхәммәт Садри яңа шигырьләрен укый Сәхнәдә Батыршин берничә кызга яңа җырын өйрәтә, ә рояльдән читтәрәк Фәрит виолончелен кулына тоткан да тын гына, моңсу гына утыра. Бу яңа коллективта мин исә иң яше, иң кечкенәсе, иң яңасы. Минем монда йөри башлавыма нибары берничә ай. Табигый хәл, мин Фәриткә дә, Хәкимгә дә, Нәҗипкә дә дәшергә кыймыйм. Репетицияләрдә булачак композиторлар белән күп тапкырлар У очрашсам да, Фарит белам аерым сейләшкәнебезне хәтерләмим. Бу театрдагы беренче очрашуда мин аны тирә-юньгә игътибар итүчем, уйчан-моңлы йезле. аз сүзле музыкант итеп хәтеремдә калдырдым. 1932 1933 еллар. Татарстан радиокомитеты. Карл Маркс урамындагы 36 нчы йорт . (хәзер бу бинада комсомолның Татарстан елка һәм шәһәр комитетлары урнашкан) — еч катлы зур матур бина. Мәрмәр баскычлар. Бу йортка республиканың иң яхшы 5 музыкантлары, җырчылары, күренекле әдипләре, танылган драма артистлары килеп 5 йориләр Монда симфоник оркестр, думбра квартеты, рус ир җырчылары квартеты, £ рус опера солистлары, Татарстанның иң күренекле җырчылары, халык музыкантлары j дәртләнеп эшлиләр. Күз алдыгызга китерегез; ул елларда әле Казанда филармония “ к>к, опера театры да юк, консерватория дигән сүз телгә дә алынмый. Барлык музы- 2 кала кечләр радиода тупланган. Менә шушы зур иҗат коллективына Фәрит Яруллин 55 килә. Ул пианистаккомпоииатор итеп чакырыла. Тагын искә алыйк. Профессиональ ш музыка әле күтәрелеп кенә килгән чор. Халык кәйләрен җыю, аларны нотага салу, фортепианога кушылып җырлау яки терле ансамбльләрдә уймау ечен эшкәртүләрнең м әле нибары беренче үрнәкләрен генә очратабыз. Әле нотага теркәлмәгән йеэлөгәи 3 кәйләрне Гелсем Сөләймаиова, Газиз Әлмехәммәтов. Мәрьям Рахманкулова, Гайшә < Камаева, Ситдыйк Айдаров, Мехәммәт Сафии кебек танылган җырчылар Фәйзи з Биккинин, Мөхәммәт Яушеа, Хәбибулла Әхмәдуллин кебек халык музыкантлары төр- > ле кечкенә гармуннарда, скрипкада уйныйлар. Кей белән илһамланып уйнау — импро- < визация, әлбәттә, музыкаль сиземләүнең, музыкаль хыялның көчле булуын таләп ♦ итә. Фәрит Яруллин әнә шул ифрат үзенчәлекле иҗади эштә халкыбызның күренекле музыкантлары белән аралаша. Репетицияләр көндезләрен һәм кичке радиоконцертлар башланырга ике сәгать вакыт калганда уздырыла Фәрит репетицияләргә кичекмичә киле. Җырчыларның, музыкантларның уйнаганнарын тыңлый. Алар белән бергә көйләрне ни рәвешле башкаруны билгели. Кайчакларда аларны нотага сала Концерт программалары бик күг. төрле. Бер концертта симфоник оркестр да. думбра секстеты да, вокаль дуэтлар да катнаша. Фәрит һәрвакыт программаларны бирелеп тыңлый. Үз вазифасын илһамланып башкара. Бу елларда «Микрофон алдында радиотыңлаучылар» дигән концертлар да оештырыла. Радиодан бер атна алдан радиотыңлаучыларның катнашы белән концерт оештырылу хәбәр ителә. Концертта катнашырга теләүчеләр студиягә чакырылалар» Фәрит Яруллин бу концертларда пианинода уйный. Алдан репетицияләр үткәрелә. Музыкаль редакция җитәкчеләре килгән һәвәскәр җырчыларны, терле музыка коралларында уйнаучыларны сайлап алалар, программа төзиләр Аннан алар студиягә киләләр. Әлеге концертларның халык арасыннан талантлар табудагы хезмәте зур булды. Заманында татар, башкорт көйләрен моңлы җырлаган Гайшә Камаева, саф тавышлы Фәвия Хәсәнова. югары музыкаль белем алган җырчылардан Рөкыя Бех- тиева-Садриҗиһанова, Әминә Шәңгәрәева шул радиотыңлаучылар концертларында җырлаганнан соң профессиональ сәнгать юлына аяк басалар. Эшче яшьләр театрында беренче очрашканнан соң бер елдан артык вакыт узган. Фәрит һаман аз сейләшүчәи Ул миңа һаман нәрсә турындадыр уйлана төслә тоела, ә минем аны сейләштерәсем, уйларын бүлдерәсем килә, юк, алай да түгел, уйларын беләсем килә. Аңа сүз кушар өчен җай эзлим, сәбәпләр табарга тырышам. Ул елларда ашамлыкны местком алып элешкән талоннар белән ала идек. Миңа местком берәр кило конфет алыр ечен талоннарны артистларга өләшү эшен тапшырды Мин иң элек Фәритне күрергә тырыштым. — Фәрит, конфет алырга телисеңме! Талон бирәм Проломная урамындагы кибеттән алырга кирәк. Талон биримме! — Ярый,— дип бер генә сүз әйтте Фәрит Талонны кесәсенә салды да китеп барды. «Менә ул рәхмәт әйтер, минем местком эшенә ярдәмемә игътибар итәр, тагын нинди талоннар барын сорашыр, шулай сөйләшеп китәрбез, ул үзенең моңсу уйларын онытып торыр»,— дип өметләнгән идем Тиздән Фәрит радиоконцертларга килми башлады Аның Мәскәүгә китүен, ком- серваториядә укырга теләвен ишеттем. 1935—1936 елгы концерт программаларында инде композитор Фәрит Яруллин исеме ишетелә башлады. 1940 елның кезе. Кояшлы матур кеннәрнең берсе. Мин Бауман урамы чатындагы аптекага керәм. Кассага чиратка басыйм дигәндә таза гәүдәле, аксу-соры костюм, аның естеннән соры затлы макинтош кигән бер кеше миңа дәшә. Карасам: Фәрит! Ул танымаслык булып үзгәргән, чибәрләнгән, элек тузгып, күпереп торган куе чәчләре хәзер хуҗасына буйсынып, артка таба таралган, ыспайланган. Тулы йезе ничектер агара төшкән, яңаклары алсуланыбрак тора. Күзләрендә елмаю. Аның бетен кыяфәте, үзен тотышы интеллигент булуын сөйли, бүгенгесенә шат, киләчәгенә нык ышаныч белән яшәвен раслый кебек. Ул бик ачык йөз белән миңа кулын суза. Исәнләшәбез, озак кына сөйләшәбез. — Мин балет язып бетердем. Безнең театрда репетицияләр башланырга тора. Син репетицияләргә кил, яме?—дип саубуллашты да җәһәт кенә аптекадан чыгып китте. Мин соклануымнан, көтелмәгән очрашудан, Фәритнең шулай елмаеп, күтәренке рух белән сөйләшүеннән бер мәлгә югалып калдым. 1931—1933 елларда мин күп тапкырлар күргән, эштә, радиоконцертларда еш очрашкан аз сүзле, караңгырак чырайлы, моңсу, бик гади, дөресрәге, ярлы киенеп йөргән музыкант Фәрит — бүген ягымлы интеллигент! Шат рухлы чибәр егет! Фәрит — композитор! Беренче татар балетын иҗат иткән зур талант иясе! Сөендем, сокландым, әмма аның янына барырга, репетицияләргә йөрергә җөрьәт итмәдем. Репетицияләргә йөрмәвемә ифрат үкенәм... Фәритне башка очратмадым