Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАКСАТКА РЕАЛЬ НИГЕЗ

Бүгенге татар совет прозасы... Ул нинди мәлдә? Аңа бүген ни җитми? Ниһаять, аның үсеш перспективасы нинди? Беренче сорауга җавап укучыга билгеле Р Мостафин сүэлере белен әйткәндә, ул шуннан гыйбарәт: «Татар әдәбиятында реализм уса, байый, тематик диапазон киңәя, художество осталыгы күтәрелә, чынбарлыктан фәлсәфи мәгънә табу активлаша». Менә филология феннере докторы Т. Галиуллин фикере «Советская Татария» газетасының 1982 ел 25 июль санында басылган мәкаләсендә ул болай яза: «70— 80 еллар башындагы татар совет адебияты соцналь-зтик проблемаларны яктыртуда киң колач алуы белән, психологизмның тирәнәюе белей, нык үскән социализм чоры кешеләре идеалын сурәтләүдә күпкырлылыгы белән аерылып тора Аңарда злик киңлеккә омтылыш кечәйде, реалистик стильне куллану артты Моңа дәлил итеп А. Расихның «Сынау», Ә. Еникинең «Тынычлану», Г Ахуновның «Идел кызы», А. Гый- ләҗевның «Җомга кен, кич белән», М. Мәһдиевнең «Кеше китә, җыры кала» кебек соңгы елларда басылып чыккан уңышлы проза әсәрләрен күрсәтергә мемкии. «Ниһаять, тагын бер фикер. Язучы А. Расих: «...безнең алга чыккан сәңгеләребез булмәсә да, әдәбиятыбыз тере, зур һәм үсә». Китерелгән фикерләргә таянып татар совет прозасының бүгенге хәле турында гомуми нәтиҗә ясарга мемкин: проза — тере, проза — зур, проза — үсә. Әлеге караш чынбарлыкны дөрес чагылдырамы соң? Шөбһәсез. Укучы буларак, без моны үзебез дә күрәбез, тоябыз. Ләкин ирешелгәннәр белән тынычлану ярамын Бу — безнең тормыш законы Ул безнең канга сеңгән, деньяга карашыбызда тамыр җәйгән. Шуңа күрә дә табигый ки, бүгенге проза турында фикер алышуны башлап җибәргән мәкалә үзенең ңсеме белән үк инде талант ияләрен катгый рәвештә искәртә: тынычлану зарарлы! Бүгенге татар совет прозасына ни җитми? Әхсән Баянов: «Гыйбрәт яки үрнәк булып халык телендә йәрерлек образлар күрәсем килә»,— ди. Дөрес, анда уңай геройлар аз түгел. Ләкин алар арасында халык теленә кереп китәрлек, хезмәт ияләренә үрнәк булырлык зурлары, зреләре күренми. Безгә, Европа биеклегенә күтәрелеп әйтсәк, чорга лаек үз Фаустларыбыз, үз Робин Г у дл арыбыз кирәк. Партия язучылардан менә шундый калку итеп сурәтләнгән уңай образлар кете. Уңай герой иҗат итү — ул комплекслы проблема. Биредә зш бер талантка гына кайтып капмый, бәлки язучының шәхесенә дә бәйле Мәгълүм ки, Фауст образын иҗат иткән Гете — зур талант иясе булу белән бергә олы шәхес тә Нәаәи, Низами, Сәгъди, Шекспир, Вальтер, Ф Шиллер, А. Мицкевич, А Пушкин, Г Тукай, Г Ибраһи- мое, М. Җәлил — болар шулай ук тиңсез талант белән бергә бөек шәхес сыйфатларын да үзләрендә берләштерәләр Әйе, ил югарылыгында иҗат итү эчен талантны камилләштерү генә җитми, язу Б чыны шәхес буларак үстерү турында да кайгыртырга кирәк. Бу җәһәттән рус әдәбияты безгә күргәзмәле үрнәк булып тора Аның күп санлы вәкилләре ил эчендә барган партия, дәүләт, хуҗалык эшләре башкаручылар белән көндәлек аралашып, тәҗрибә һәм фикер алышып кына калмыйлар, аларның элемтәсе төрле чит илләргә дә сузыла, шунда дәвам итә. Шөбһәсез, болай киң аралашу язучы шәхесен баета, үстерә. Безнең әдәбият вәкилләре өчен ил гизү, төрле сфералардагы кешеләр һәм аларның эшләре белән танышу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Чөнки аларның, Ләбибә Ихсанова сүзләре белән әйтсәк, туксан процентка якыны авыл туфрагын таптап үскән егетләр. Аларга шәхесне баетучы элемтәләрне арттыру — һава кебек кирәк. Шуңа да карамастан язучыларыбызның элемтәләре Татарстан чикләреннән әллә ни ерак китми. Урта кул әсәрләрнең дөньяга килүенә сәбәпләрнең берсе шушы түгелме икән соң? Тагын нәрсә әдәбиятыбызның үсешенә комачаулый соң? Шик юк. әсәрләребезнең үзәктә басылып чыгуы, шунда телгә керүе күңелле. Ләкин бу фактны әдәбият камиллегенең төп күрсәткече дип санау, төп бәяләү үлчәвенә әйләндерү — хата. Беренчедән, үзәк матбугатта даими рәвештә басылып килүче барлык авторларны да зур талант иясе дип, бар әсәрләрне дә югары үсеш баскычында тора дип булмый. Ә телгә керү-кермәүгә килсәк, бу фактор әсәрнең сәнгатьчә камиллегенә генә бәйле түгел. Эш болай: күп милләтле совет әдәбиятының барлык күренешләрен сөйләшүдә түкми-чәчми телгә алу белгечтән, тәнкыйтьчедән бик зур өлгерлек, көч, уңганлык сорый. Мәсәлән, безнең тәнкыйтьчебез Ф. Мусин «Правда» газетасында берничә милләт вәкилләре әсәрләренә кагылган ике әйбәт мәкалә бастырды. Ләкин хәзергә әле андый мәкаләләр аз язылалар, чөнки алар бик күп материал үзләштерүне таләп итәләр. Әдәбиятны алга әйдәү, камилләштерү, яңа биеклеккә күтәрү — олы эш. Биредә максатка юл бик күп төрле мәсьәләләрне хәл итү аша бара, һәм шулерның берсе: язучы — укучы, язучы—тормыш элемтәсен ныгыту. Кызганычка каршы, татар язучылары китапны чыгару белән үз бурычларын үтәлгән дип саныйлар. Ә менә әсәр укучыга барып җитәме, укыламы? Аның кешедә рухи ихтыяҗларны фоомалаштыруга һәм күтәрүгә ярдәме тияме? Ул укучының идея-политик, әхлак сыйфатларына йогынты ясыймы? Әлеге сорауларга язучыда ачык җавап булмаганда әдәбиятны яңа биеклеккә күтәрү турында барган сүз үзенең реаль нигезен югалта. Чөнки максатка юл нәкъ менә язучының укучы белән, коммунистик төзелеш белән элемтәсен ныгытудан башлана. Ләкин әдәбиятны яңа биеклеккә күтәрү, юлдагы киртәләрне алып ташлау бер язучылар җилкәсенә генә төшә торган эш түгел. Бу — комплекслы проблема һәм аны хәл итүдә комплекслы чаралар күрү кирәк. Прозаны яңа биеклеккә күтәрү турында сүз алып барганда безгә иртәгәге көй турында да нык уйларга кирәк. Бүгенге иҗат эшен иртәгә дәвам итәрдәй резерв бармы? Татарстан Язучылар союзы бу өлкәдә зур эш башкарса да, әдәбиятның киләчәген тәэмин итү өчен бу гына җитми. Талант күренсен, ачылсын өчен генә аны иң элек формалаштырырга кирәк. Бу эш исә гаиләдән башланып, балалар бакчасында, аннары мәктәптә дәвам итә. Биредә уңай нәтиҗә бик күп нәрсәгә бәйле. Барыннан да элек, бала гаиләдә, бакчада, мәктәптә телне бик яхшы үзләштерергә тиеш. Чөнки тел — язучының төп коралы. Кызганычка каршы, кайбер ата-аналар баланың тел үзләштерүенә җитәрлек әһәмият бирми. Дискуссиядә чыгыш ясаучылар «әдәбият эшенең көрәш һәм батырлык» икәнен яшьләргә аңлатырга чакыралар. Әйе, кирәк эш. Ләкин өлкәннәрнең бурычы аңлату гына түгел, алар беренче чиратта үзләре «чын көрәш һәм батырлык» үрнәген күрсәтергә тиеш Чөнки тормышны аңлату гына аз, аны революцион рухта үзгәртергә дә кирәк, дип өйрәтә безне марксизм-ленинизм... ...Бүгенге татар совет прозасы яңа биеклекләр яулау өчен киңәш тота. Мәсьәләләр күп, мәсьәләләр катлаулы. Аларны дөрес хәл итү — максатка реаль нигез.