Кызыклы хәлләр
Халык авыз иҗаты гаять киң, тирән һәм катлаулы бер өлкә Ул жанрлар төрлелеге белән дә колач җитмәслек иҗат мәйданы: бәетләр, җырлар, мәкальләр, әкиятләр, мәзәкләр Санаган һәр жанр үз эчендә күп төрләргә аерыла Әйтик, тылсымлы әкиятләр, җинварлар турында әкиятләр, көнкүреш әкиятләре Хуҗа Насретдин мәзәкләре сараннар-юмартлар. байлар-фәкыйрьләр турында мәзәкләр Торихи шәхесләр, исси- нәре мәгълүм булган шагыйрьләр, сәнгатьчеләр турындагы мәзәкләр Язучы, рәссам, артист белән булган кечкенә вакыйга телдән-телгә күчеп йөри, шома ра һәм конкрет шәхес турындагы бу кызыклы хәл халык авыз иҗаты әсәренә әвере лә, шул мәзәк халык арасында мөстәкыйль тормыш белән яши башлый Рус әдәбиятында шундый мәзәкләрне, кызыклы вакыйгаларны җыеп матбугатта бастыру гадәткә кергән эш. Әдәби журналда ул ^литературные курьезы* театр журналында ул ^театральные анекдоты» дип бирелә Татар халкы арасында әдәбиятчылар, сәнгатьчеләр турында таралган бихисап көг- ке мәзәкләр, моңсу хикәятләр бар Әйтик. Тукай, Такташ. Сәйдәш. Тинчурин турында күпме мәзәкләр, кызыклы вакыйгалар телдән-телгә йөри, ләкин аларның күп өлеше ташка басылмаган әле Күп өлеше инде басылмас та. Хөрмәтле аксакалларыбыз сирәгәйгән саен, без ул мөмкинлекләрдән мәхрүм була барабыз Исән шагыйрьләребез, музыкантларыбыз, рәссамнарыбыз артистларыбыз турында да бүгенге көндә мәзәкләр туа тора, сөйләнә тора Ләкин бу вкызыклы хәлләр»не җыю шактый катлаулы, күләмле эш Аларны берәмләп. бөртекләп, еллар буе җыярга кирәк Шуңа күрә без журналыбызны укучыларга мөрәҗәгать итәргә булдык Хөрмәтле иптәшләр/ һәр шәһәргә, һәр авылга артистлар, язучылар килә тора Алар сезнен белән сәхнә аша да. турыдан-туры да аралаша Шул очрашудагы мәзәк хәлләр турында, ишеткән белгәннәрегезне. үзегез шаһит булган вакыйгалар турында язып җибәрсәгез, бик яхшы булыр иде Мәзәкләр, вакыйгалар турында хәбәр иткәндә шәхесләрнең исемнәре төгәл язылсын иде Авторның да исеме, фамилиясе адресы тулы булуы зарури. Түбәндәге адрес белән яза аласыз 420066. Казан. Декабристлар урамы. 2 л К азан утлары» Журналыбызда басыла торган еКызыклы хәлләр»не редакциягә язучы Роберт БАТУЛЛА туплап бирде Редакция Ватык микрофон Фәйзулла Туишев гармунда озын-озак уйнарга ярата торган була Бер-ике көй өчен генә ул сәхнәгә чыкмый Бер ике көй өчен генә \л радиога да килми . Ул чагында магнитофон тасмасына язып алу юк әле — турыдан-туры радио аша эфирга чыгасы Бервакыт радиотапшыру барган ла Фәйзулла абыйны һич кенә дә гармун уйнаудан туктата алмыйлар бит Уйный да уйный бу. Мәскәү тапшырулары үкчәгә басын килә Мәскәү вакытын алырга һнч ярамый Шуннан Фәйзулла абыйга сиздермичә генә микрофонны өзеп. Мәскәүне эфирга тоташтыра iap Фәйзулла абый эшләми торган микрофонга тагын, яргы сәгать чамасы гармун уйный Туктарга исәбе дә юк һаман уйный ла уйный Гу « ми > рсн җуйган артистлар, техниклар хәйләләргә булалар Көй арасында Туишевка: — Фәйзулла абый, микрофоннар ватылды, халык сезне ишетми дигәч кенә атаклы музыкант уйнавыннан туктый Револьверың хыянәт итсә Шөһрәтле артист Шакир Шамильский «Бәхетсез егет»тә Закирны уйный. Сәхипҗамал Волжская Гайни ролендә була. Үтереш сәхнәсендә Шамильскийның револьверы атмый. Артист каушап калмый: — Шул бәдбәхет хатынны да дөмектерә алмагач, синең ни кирәгең бар!—дип,' револьверны тотып бер якка томыра да, Гайнигә таба янаулы атлый — Атып үтерә алмасам да, мин сине кулларым белән буып үтерәчәкмен!— дип, Шамильский Гайнине «буып үтерә». Соңрак кагылырмын Драматург Таҗи Гыйззәтнең яхшы актер икәне һәркемгә дә мәгълүмдер. Бервакыт Таҗи абзый үз пьесасында уйнаганда, ялгышып, вакытыннан элек, сәхнәгә чыга. Сәхнәдәге актер башта аптырап кала, аның аптыраганын күреп, Таҗи Гыйззәт эшне сизенеп ала. Ләкин сәхнәгә чыгылган, халык аннан нидер көтә. Сүзсез кереп, сүзсез чыгып кнтү пьеса логикасына туры килми. Уңайсыз хәлдән чыгу өчен теге актер сүз башлый: — Я, ник кердең монда?—ди. — Болай гына, хәл белеп чыгыйм, дигән идем,— дип Таҗи Гыйззәт пьесада булмаган сүзләр сөйли башлый.— Ни хәлләрдә ятасыз соң? — Без әйбәт ятабыз, ә менә син бераз алданрак кергәнсең бит әле,— ди партнер. — Шулай икән шул, үзем дә сизеп торам. Алайса, мин соңрак та- 1ын бер сугылырмын әле,—дип, Таҗи ага Гыйззәт сәхнәдән чыгып китә. Сәйдәшнең батырлыгы Кәрим абзый Тинчурин артык юаная башлагач, докторга бара. Доктор аңа аз ашарга, күп су коенырга, чи йомырка эчәргә һәм җәй буе велосипедта йөрергә куша Тинчурин велосипед сатып ала да Салих Сәйдәшевне дә авылларга экспедициягә чыгарга үгетли. — Мин яңа пьеса өчен материал туплармын, син көйләр җыярсың!— ди драматург. Чыннан да болар Сәйдәш белән икәүләп, велосипедка атланып чыгып китәләр. Кайда елга, су очрый — туйганчы коеналар болар Ашауны кысалар, чи йомырка гына эчеп яши башлыйлар. Күпме генә ябыгырга тырышса да Кәрим Тинчуринның авырлыгы кимеми, гәүдәсе нечкәрми. Экспедицияне тәмамлап, Казанга кайткач, Сәйдәшнең арыклыгын күреп, бөтен танышбелешләре шакката: — Салих, нәрсә булды сиңа? Әллә син больницада ятып чыктыңмы? Шыр сөяккә генә калгансың бит, бичара!—диләр. — Әнә, Кәрим Тинчурин өчен ябыгып, ачка үлә яздым!—дигән Сәйдәш. Тавыклар — артистлар Кәрим Тинчурин кайчакларда әллә нинди экспериментлар уздыра торган була. Бер тапкыр «Галиябану»ны уйнаганда ул сәхнәгә тавыклар, әтәчләр чыгара Бәдри карт ишегалдында җим чүпләп, кытаклап йөрергә тиешле тавыклар тамаша залына очып төшә башлый. Пәрдәне ябып, тамашачылар белән бергә артистлар тавык куарга тотыналар. Спектакльнең рәте китә.