Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КУНАККА»

Кышкы авыл урамы. Кояш нуры күзләрне чагылдыра. Шыгырдап торган кардан үз дәрәҗәләрен белеп кенә карт белән карчык атлый. Карчыкның кулында бүләк — кызыл шакмаклы ашъяулыкка төрелгән кайнар бәлеш. «Кунакка» дип исемләнгән бу картинаны рәссам Искәндәр Рафиков язган. Сюжеты гади булуга карамастан, әсәрнең мәгънәсе тирән. Рәссам монда кешене дә. табигатьне дә эмоциональ яктан һәм истә калырдай итеп күрсәтә алган. Картинада карт белән карчык икесе берьюлы күзгә ташлана, аларны аерып булмый. Шулай итеп, җыйнап бирү алымы кулланып, рәссам аларның эчке дөньялары да якын икәнен оста күрсәтә. Картларның хәрәкәтләре алар ның характерын ачарга ярдәм итә. Карчык нык басып, ышанычлы атлый, карт әз генә арттарак. башын ия төшкән. Мөгаен, аның характеры да йомшаграктыр. Гаиләдә дә карчык сүзе өстен бугай. Карчыкның йөзендә үткән еллар сагышы, шул ук вакытта аннан шатлык нурлары да бөркелә. Алдагы очрашу куанычыннан карт рәхәтләнеп елмая. Рәссам картларның ягымлы образларын бик яратып сурәтләгән, аларга карагач, кешелекле кешеләр күз алдына килә. Картинада яктылык бик мул. Аның нечкә күчеше, буяуларның ачык гаммасы тәэсирне тагы да көчәйтә. Кояш, өй һәм каралты-кура өстендә уйнаган нурлар, зәңгәрсу кар — барысы да яз якынлашуын күрсәтә. Ачык төсләр картинага бәйрәм күтәренкелеге бирә. .. Авыл темасын бөтен җаны тәне белән яратып иҗат итүче И. Рафиков сәнгать дөньясына алтмышынчы елларда килде. Ә хәзер инде ул күп портретлар. тарихи картиналар һ. б. әсәрләр авторы. Ләкин аны гел рухландырып торучы бер тема бар: ул — татар авылы тормышы, авыл хезмәтчәне, аның катлаулы характеры, берьяклы гына аңлатып булмый торган эчке дөньясы. И. Рафиковның киң таралган әсәрләреннән «Кошчылар». «Колхоз председателе портреты». «Кызлар» тормышны яхшы белеп, кеше күңелен тирән аңлап иҗат ителгәннәр. Рәссамны халыкның буыннан-буынга дәвам иткән гореф-гадәтләре дулкынландыра. Кешелеклелек, бүтәннәр язмышына, аларның кайгы-шатлы- гына битараф булмау И. Рафиковның «Кунакка» дигән әсәрендә дә бик ачык чагыла.