Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮГИ

 

Күги — мари көтүчесе. Килде бер җыр күңелгә, Багышларга булдым аны Истәлеккә Күгигә, Ватан сугышына чаклы, Мин, Казан студенты, Сагынып кайткан елларда Нигезне — иске йортны. Иртән бер әйләнеп чыккач, Киме базарын күреп, Йөрдем су буйлап болында Теге Базаров кебек. Йөрдем көтүдән көтүгә, Сый-җырларыма карап. Белдем хуҗасы кемлеген Сыерларына карап. Тукталып Касыйм, Гыйлемхан, Барый көтүләренә, Аннан барып чыга идем Мари көтүләремә... Артымда татар >ираты, Мәктәбем, өйләр рәте... Алдымда чиркәве русның, Мариның кирәмәте. Әйтерсең узган ачлыктан Бирле юк җим күргәне, Канаты салынган коштай Үрдә җил тегермәне. Татар һәм мари чигендә Эчемнән таллыкларның Җырларын тыңладым шунда Улина, Тарлюкларның... Акты күп сулар, күп еллар, Моңа хәзер күп инде. Очрата идем богында Шунда белеш Күгине. Сузылып учак янында, Сөйләшеп Күги белән, Сөйләшеп бу якның серле Бала чак күге белән, Сөйләшеп карт таллар белән, Текәлеп аккан суга. Текәлеп утта сикергән Чәйнекнең капкачыма. Уздырдык көнне, мари ул Кырыс һәм тырыш адәм: Эчеп чәй барлык болыннар Аңкыган кружкадан, Уздырдык көнме болында, Мин, Казам студенты. Яшьлек, мәхәббәт кабызган Бәхетле эчке утны Шигырьгә салган елларда, Әйе, бер күрү белән Дуслаштым урман, табигать Баласы Күги белән. Ярыштык телдә, рифманы Башласам «акча» белән, Акчага акча дигән күк Бетерде «укса» белән. Син, дидем, минем замандаш, Син, дидем, минем чордаш. «Чордашпка җавап шикелле Каршыма басты чодраш. Чодраш ул — урман, төп йорты Тарихта үгиләрнең, Кайчандыр шушы якларга Куылган Күгиләрнең Сыенган урны ул — чодраш. Анда кем соң кунмаган. Чи мари дисә диярләр, Барыбер чукынмаган. Сөйләде Күги куркыныч Әкиятләр күп кенә ул. Урманын телгә алуга Әйләнде күкегә ул. Ерик камышлар эченнән Сызылган бер кыл сыман. Сугышкан ике пәһлеван Арасына кысылган Әйтерсең өченче кеше... Уртасыннан Дуганың, Икегә бүленгән, ике Капмакаршы дөньяның Ага уртасыннан Ерик, Җырлап бөек заманын, Алда сыналасы көне Утта Дуга-даганың. һәркайсын таный күк Ерик, Батып язгы чыкларга, «Тел» эзләп, көн дә шушыннан Узган разведчикларга Кала хәерле юл теләп. Яз әле, бата кырлар... Фронт штабыннан башлап, Полклар, батальоннар «Тел» көтә... Шундый саф, чиста, Нәкъ сабый инде Ерик, Карасаң, келт итеп искә Төшә кадерле ирек. Кайталар арып, «тел» алып, Ике яктан мылтыклап, Кайталар алып, яралы Иптәшләрен култыклап. Кичеп миналы кырларны, Я сөйрәп аркасында, Я сөйрәп шунда солдатның Плащ-палаткасында, Кайталар алып көрәштәш Дусларын бәһа-ирләр, Сталинградта, Дугада Яралган баһадирлар... Үзем дә күп күрдем, ләкин Алар батырлыгына Сокландым, алар алдында Баш иде үзе Дуга. Сөенгән урман, сөенгән Җәйге таң аны күреп, Күгинең хәтта тамагы Күке тамагы кебек. Кычкырды Күги, караңгы Елгасыр буйларыннан, Авазы яңгырап Илләт Елгасы буйларыннан Кайтты әйләнеп, болында Тугай саен көтүләр... Урман, кирәмәт өстендә Купты бөтен күкеләр. Ишетелеп куйды еракта Бик тонык күк күкрәгән Тавышлар, әйтерсең, урман Тора шул күкеләрдән. Ашаудан туктап шул якка Борылды бар маллары, Уя.чды кебек Күгинең Борынгы бабалары. Учакка теләр-теләмәс Чәердән сагыз тамды, Карт имән ботагы төсле Тырнады сагыш җанны. Кояшның нурлары иңде Кимү ягына таба. Кузгалды көтү... Мин киттем Киме ягына таба. Бу җирдә миналар кайда Ятканын күрми бзләм, Икенче тапкыр Дугада Очраштым Күги белән. Яз иде. Кырык өченче Ел язы. Яшел Дуга. Мылтыкны тезләргә куеп, Текәлеп язгы суга, Утырдык Ерик читендә, һаман да җырламактыр, Ерик ул бәлки безнеңчә Ерыктыр, ерганактыр. Авылны искә төшердем, Сугышны каргап алдым. Бу җирдә кара миналар Яз кара каргаларның Ясаган оясы кебек, Шартлыйлар, җоннар тузгый, Юк, җоннар түгел, шул язгы һавада җаннар тузгый... Алдынгы сызыктан алда Шырпыны сак сызып та Өскә туплар уты алган Сугышчан сакчылыкта Күп булдым. Ике сакчылык Уртасында, бушлыкта, Тик сүсән, кылганнар үскән. Хәтта җәнлек, кош-корт та Читләтеп үткән бушлыкта Күп булдым, кабер тесле Шәп-шәрә, аксыл сүсәннәр Тоташ бер кәфен тесле. Кылганлы шушы араны Ялгыш атлап чыгудан Сакла, язмышым, сакла син Җанымның бушлыгыннан. Алгы пост... Ватан куйган пост. Анда бер салкын, җылы... Ул минем иҗатның да бит Сугышчан сакчылыгы... Алда, бишенче июльдә Дошман танкларыннан Тип-тигез булыр бу ярлар, Ерик таллыкларыннан Бернәрсә калмас... Әле яз... Чыккач та көйри үлән... Яшьлегем дусты, фронтташ Снайпер Күги белән, Юып аяк чолгауларын, Буш арада, таллыкта, Киек казлар өне килгән Кыска, шомлы тынлыкта Утырдык Ерик читендә, Яшь бөреләр зиректә, Алда Дуга үзәгенә Әйләнәчәк Ериктә Очраштырыр әле язмыш, Мылтыгын, кулын изи. Кычкырам Ерик ярыннан: Чияерын — сау бул, Күги. Солдатның сугышта нидән Кәефе кырылганын Кем әйтер? Сугыша, диярләр Ял итми Кырымда ул. Сөйләшми, боек, төшенке, Ниндидер авыр халәт. Сырхаудыр? Авырмый солдат, Я герой, яки һәлак... Юк монда иркәләр кешең, Юк монда атаң, кодаң... Чыккандыр бәлки уңышсыз һөҗүмнән, атакадан? Бар төрле вакты солдатның (Кемнәрне очратмыйсың). Тоттыр шул чакта солдатка Хатның өчлочмаклысын, Баласын кочаклаган күк Кочаклар, ике кояш Уйнар йөзендә, тураер, Башта пилотка кыйгач. Бар төрле вакты солдатның. Җор, шаян чагын күрдем, Иптәшен күмгәч, далада Җылаган чагын күрдем. Бар төрле вакты солдатның. Тезләнеп брустверга, Бирелеп, орынып тәмам Маңгае белән җиргә, Күрдем нәрсәдер укуын, Борчыймы җан сыкравы? Очканда тирәюнендә Туп, мина ярчыклары, Ни укып үзен юата? Киткән күк сәҗдәгә ул. Бу канлы мәхшәр эчендә Табына нәрсәгә ул? Бар төрле солдат, динлесе, Бар күке шикеллесе, Моңлысы, урманнар кошы, Шул Күги шикеллесе. Сугыш, билгеле, фаҗига, Торса да фаҗигадан. Әйтмә, укучым, солдат дип Боеккан да җылаган. Бушаса бераз, баянны, Тальянны ала кулга, 17 Берничә минутка шунда Таңнарны ала кулга. Курск сандугачларының Сугыш чоры моңнарын Сөйли шул тальян, шул баян, Сәхнәсе зур Дуганың. Урнаша Ериктә тынлык, Яз биткә сынап карый, Солдатлар күңел кылында Разведка ясап карый. Җавап бирерме дошман як Авыз гармуны белән? Гармуны гармун, ә үзе Явыз барлыгы белән. Чыдамый, көнләшә фриц, Узыша ике сәнгать, Ярыша кайчак сугышта Үзешчән ике сәнгать. Фриц авыз гармунында Үзенчә зеңелдәтә. Җиңелсә, ярсып ачудан Көн буе дөпелдәтә. Төрлесен күрдем солдатның; Бераз җир килтергәчтен, Ясап киндердә, эңгердә Өстерәп Гитлер рәсмен Күрдем мин алып барганын Ике яшь снайперның, Миналар өстенә яшел Үләннәр үскән кырның Түренә атлады алар, Аларның берсе Кугм, Ул минем взвод урнашкан Ериктән үтеп йөри. Мәскәү һәм Сталинградның Кырларыннан бу рәсем; Сөйрәде алар җир буйлап Гитлерның күләгәсен. Шуышты җирдән шәүләсе. Кайда ул үткән даны! Дошманның алгы сызыкта Торган ут нокталары Каршына китереп элделәр, Элделәр полотноны. Мин шаһит, шаһит бу кырлар һәм Дуга наратлары. Яшел наратлар эченнән Кара мыегы Гитлерның Тырпайды, язның бар яме Югалды, я, ник элдең? Ту^р таң... Ачык билгеле, Калганы безгә хәер... Уянып, куркудан фриц Кычкырыр: Гитлер, хайль) Үрмәләр наратка, читтән Күзәткән снайперга Бик уңай фрицне теге Дөньяга озатырга. Төшкән наратның төбенә Күләгәсе киндернең. Шулай каршылады Күги Туган көнен Гитлерның... Бу рәсем — Күги тапкан эш. Үзенә газап кына. Күгине үлем уены Тартты үз азартына. Узды Ерик күпереннән, Бүген дә узды Күги, Мылтыгын өскә күтәреп, Марича дәшеп юри. Яз иде, кырык өченче Ел язы, блиндажда, Посттан бушаган солдатлар Чумып уйга беразга, Сүз кузгаттылар: бу сугыш Җимерде илне, юньсез, Булмасын иде кабат дип, Кимендә илле елсыз. Татлы соң солдат хыялы. Йөрәк ник ярсымасын. Диделәр шаккатып шунда: Илле ел... Ярты гасыр!.. Кайтсалар исән, аларны Берсе дә итмәс үги. Әйтик, син мари туена Очрасаң юлда, Күги? Эләксәң мари туена, Инде өеңә шуннан Кайту юк, уртага сине Көчле өермә сыман Бөтерер, авыл башында Купкан янгын-утка син Эләктем диген, тик җырла, Юк бисмилла, юк амин, Утны көчәйткән хәмер-җил Хисләрне ялгап бара, Күчә туй — ялкын бер өйдән Бер өйгә, ялмап бара. Урамда утыз йорт икән, Беткәнче туйга шунда; Тына бәрелеп туй-давыл Соңгы йорт коймасына... Хыялда туй итә Күги, Кулына коймак тоткан: Илле ел1.. Юк, диде алты Көпшәле минометлар... Илле ел, диде солдатлар, Тынып торып бер мәлгә, Тыныч тормышның кадерен Белеп бетермәгәнгә Үкенде алар, кадере Үсте һәртөрле эшнең. Мең гафу — хатыннарының Калган хәтере өчен... Яз әле. Кырык өченче Ел язы, яшел Дуга. Иттеләр карар солдатлар. Кимендә илле елга... 9 Ул нинди блиндаж, землянка— Землянка мичләресез, Ул нинди сугыш: батырлык, Легенда, истәлексез. Тиз генә ташлыйкмы алып, Сызыйкмы шуны чуттан; Көрәкнең очы тиюгә Пылт итеп суы чыккан Калинин җирен онытыйкмы, Булып бер көчле ташкын, Шул җирнең өстеннән узган Йөз илле җиде частьның Аяк эзләре эчендә (Уйлыйм кайчакларымда) 10 Сорады берсе, күз алмый Күгинең көдрәсеннән: Туктату шушы сугышны Килә кем кодрәтеннән? Туры килүе үз уе Белән менә бу уйның, Кузгатты хисен, күптәнге Тонык хисен Күгинең. Уянды ул хис бары тик Җай көтеп торган кебек; Өстенә бастым дигәндә Уянган тургай кебек. Атарга җитмәс кодрәте Җир-табигать күркенә, Туктатыр сугышны Күги Әйләнсә шул күкегә. Туктата иде бит элек, Кычкырса күке булып. Тыңлый, кузгалмый, селкенми Бит көтү, көтү булып. Кычкырса түмгәккә кунып, Урныннан күчә-күчә, Сыерлар уйлана иде Ашамый, күшәмичә. Яз иде. Кырык өченче Ел язы, Күгигә ул Соңгы яз, әкренләп аны Бардыр югалма: эзләре Минем аякларның да. Баткакта, пычракта язын һәм көзен интеккәнне Искә алып, салып дагалы Шул кирза итекләрне, Кайнар мич ташына терәп, Төн буе аякларны, Фронт юлы кебек тыгылган Трсмбалы аякларны, Яшь бала кебек кадерләп, Бөтенен, яртылашын, Җылытасы иде бер тапкыр, Җылытасы ярты гасыр... Китерде үлемгә ул. Кычкырды күке нараттан Наратка куна-куна, Туктады сугыш, ничәдер Минутка тынды Дуга. Кырык... Кырык бер... Саташмас, Күгиме сакау күке? Тутырыр иллене, саклар Җир-суны, саклар күкне. Булмаса ярар иде дип, Чиге, бу сан актыгы, Күги артыннан кабатлап, Солдатлар санап торды. Җир-траншея казыдылар Тын алмый кичкә кадәр, Сузсаң җитәрлек Мәскәүдән Владивостокка кадәр. Иген игәргә сусаган Көрәк тоткан куллары, Мондагы солдат ничәмә- Ничә талкыр Дуганы Казып иген чәчәр иде, Сугыштан коткар, Күги, Сана туйганчы, бәхетле Елларны телители. Кычкырды кырык тугызны... Бәхет — җир иминлеге... Яңгыратыр сыман иде ул Менәменә иллене... Күзәткан сугышснайпер, Мылтыгын оста корган, Илле дип әйтүгә Күги, Юк, диде, снайперлар... Көттеләр егылып төшкәнен... Күги дә, күке дә ул... Шул соры спай бер кошта Күпме моң, күпме дәвер... Көттеләр егылып төшкәнен. Үлемгә күңел күнми, Аттылар махсус мылтыктан, Чыннан да кайда Күги? Узды яшьлектә мариның Урманында күп көнем, Эзләдем кунган агачын Шунда ялгыз күкенең. Эченнән кара урманның Каршыма якты акты. Очраттым көндез моңаеп Утырган ябалакны. Тирәннән агылган якты Урманны ярып узган... «Адаша башлар безнең...» дип Кем җырлап яныбыздан Юыртты? Таныш түгел, юк, Монда беркем дә безгә. Утырды күке еракта Якты бөркелгән төштә. Яралган Күги — яшь күке Шул урман яктысыннан... Аттылар, тетрәде урман... Ә якты? Якты сынган. Күгинең артында басып Тора кара урманы, Халкы бөккән һәм турайткан Ул ничаклы Дуганы. II Изге җир Дуга... Барам дип Юк, әйтә алмыйм хаҗга. Җан тыныч түгел, сагаеп Керәм кырыгынчы язга. Иске ориентирларымны Күрсәтә атап Дуга. Керәм Дугага кергән күк Беренче атакага. Ак таулар артында яңрап, Әкренләп сүнгән «Ура» Тамактан чыгып бетмәгән Сулышым кебек тора. Миндә төртелгән «Ура»ны (Бөек дан — солдат даны) Алды күтәреп соңыннан Вьетнам солдатлары. Палестина чүлләрендә, Шыр Галан сыртларында Ул кабатланды, Ливанның Тын калган йортларында Йөрде борчулы авазым — Сахра-чүл, ят илләрнең; Мәңге төзәлмәс яралы Сабра-Шатилаларның Керде хәрабәләренә Каңгырып, сусап суга. Рейхстаг стеналарыннан Әй, бәреп чыккан ура, Кайда син хәзер? Җанымның Бер ягын били Дуга, Икенче ягында аның Яши Никарагуа. Керәм кырыгынчы языма, Борчуым үсә барган, Үз рухым ирешмәгәнне Эзләп шул Мусалардан Йөрсәм дә Европа буйлап, Җан тынмады, күп дәвергә Җитәр әрнүем, сыендым Кайтып ил күкрәгенә. Бу җирнең күкрәге — Дуга, Күпергән ястык кебек. Кая бассам да уңайсыз, Нәрсәдер язык кебек. Бүген аякта, сугыштан Cay-исән калганнарның Чәчләре кебек башлары Дугада кылганнарның. Кылганнар кырда... Плащлар Җилдә кабара кебек, Кылганнар монда бездән дә Тизрәк агара кебек. Элекке даны Дуганың Онытылып бара димә: һәр авыл Прохоровка, һәр кайсы Бородино! Үзәге — Прохоровка. Үзе тик разъезд гына. Атаклы Бородино күк Керде ил язмышына. Прохоровка үзәненә Мең дә биш йөз танкны Куды ике як, күзәтеп Торсын өчен тарихны Бастырды шунда, әйтерсең, Тимер паркы елларның Тупланды шунда, үзәнгә «Тигр», «Пантераяларның Кара күләгәсе ятты, Ярсыган үгезләрнең Көтүен өерделәр күк, Чарпылган мөгезләрнең Уты чәчрәде үзәнгә. Июльнең уникесе. Тик ике шәүлә яланда Калыкты: үлем-кеше... Барам шул үзәннәр буйлап, Гомремнең разъездына — Прохоровкага, әйтерсең, Паспортым язды Дуга. Үземә генә билгеле Тагын бер билге тора; Кайнар июлен бу җирнең Дуга партбилетыма Теркәде үз кулы белән, Җырлап мин шул язымны, Дугадан, бөек еллардан Санап партстажымны, Атлыйм, минем яз, без яулап Алган яз, кырыгынчы. Кинәт күз алдымда шунда Үзгәрде кырның төсе, Урнашты сабырсыз тынлык, Сызлатты җанны җирсү, Сагаеп калды наратлык, Сагаеп калды җир-су. Җир, арба, ат кебек гади Кыңгыраулы дугада, Чуалтып бөтен хисләрне, Бер өн кебек томанда, Чыкканда уйланып таңда Таныш Ерик күперен, Иске наратлык ягыннан Тавышы килде күкенең. Кычкырды күкесе ерак Мари урманнарының. Күкесе тыныч язларның, Бар ил урманнарының. Санады узган елларны, Котлады язның башын, Кычкырды бөтен дөньяга: Тиздән дип ярты гасыр. Аттылар, тузгыды урман, Күренде очкан җоннар, Икенче континентлардан Аттылар снайперлар. Көттеләр егылып төшкәнен, Кызык снайперларга... Яңгырады күке авазы Тагын бер гасыр алга! Борчылып язмышы өчен Халыклар, күп илләрнең, Илтәм хыялын җир буйлап, Вәкиле Күгиләрнең. Июль, 1983.